Логотип
Проза

Күрше

Хикәя 


Хикәя 

Бүрене бүреккә салсаң да, урманга карый.
Әйтем.


Санияне икенче бүлмәгә күчергәч, Зәйтүнә карчык үзенә урын, күңеленә тынгылык таба алмыйча озак җәфаланды. Ястү намазыннан соң күз яшьләрен сөртеп, теләкләрен теләргә кереште.
– Йә Ходам, яхшы күңелле, ахирәт булырлык кеше насыйп булсын. Бергә-бергә намаз укырга язсын. Бер-беребезгә терәк булып, сердәш булып, аңлашып яшәрлек күрше насыйп итче, Ходам!
Бер атна дигәндә бүлмәгә Мәйсәрә исемле ханымны урнаштырачакларын әйттеләр.
– Рәхмәт яугыры, теләкләрем кабул булды шикелле. Шөкер, үзебезнең яулыклы мөселман кешесе. Миннән яшьрәк булсын дип тә теләгән идем. Шөкер, шөкер, – дип эченнән куанды Зәйтүнә, булачак күршесен күрү белән. 
– Зәйтүнә апа, бу – Мәйсәрә ханым була. Сердәш булып, чөкердәшеп кенә яшәгез! – дип, яңа күршенең авыр чемоданын, сумкасын урнаштырды да, шәфкать туташы чыгып китте.
Зәйтүнә  көч-хәл белән урыныннан кузгалды.
– Урнаш, тартынма, карлыгачым. Ә мин чәй куеп җибәрим. Бергә-бергә чәй эчәрбез. Юлдан ачыккансыңдыр. 
Аякларын чак сөйрәп барган Зәйтүнәнең артыннан килеп, иңбашына кулын куйды Мәйсәрә.
– Зинһар, борчылмагыз, мине аш бүлмәсендә кайнар аш белән сыйладылар. Утырып торыгыз, чәйне соңрак эчәрбез. 
Шул сүзләр белән ул Зәйтүнәне кире урынына алып барып утыртты. 
– Рәхмәт ярдәмеңә. Әллә нигә кан басымым уйнап тора бүген. Башым чайкалып, әйләнеп китә. Хәзер үтеп китәр ул, – дип, өстәл өстендә торган чынаяктан су йотып куйды карчык.
Мәйсәрәбану әйберләрен, киемнәрен урнаштырып бетергәч, урындыкка килеп утырды да: «Йә бер дога, күрше», – дип кулын күтәреп дога кылды.
– Рәхмәт инде, Ходам. Догалы матур кеше белән фәрештәле бүлмәгә урнашу насыйп иттең, – диде.
Бераз тынып торгач, кулындагы төргәген актарырга кереште. Андагы күчтәнәчләрен берәм-берәм өстәлгә тезде. 
– Менә монысы чияле сары май. Монысы корт, шулпага салып ашарбыз. Монысы үзем койган карлыган кагы. Ә монысы үзебезнең гөлҗимеш. Кәнфит-прәннекләрем чәйгә булыр. 
– И Ходам, шундый юмарт күрше җибәргәнсең миңа. Рәхмәтләр яусын күчтәнәчләреңә, Мәйсәрәкәем! – дип балаларча сөенде Зәйтүнә. – Чәйсез булмас монда, чәйсез булмас.
– Аз гына күчтәнәчләремне дә шулай зурлап кабул иткән өчен үзеңә рәхмәт, Зәйтүнә апа.
Мәйсәрә чаршау артына кереп, юынып, юлдан килгән киемен алыштырып, җиңелчә халатын киеп алды да:
– Монда шулай йөрергә ярар микән? – дип Зәйтүнә каршына басты. 
– Бу синең йортың хәзер. Яшәгән урының. Ничек киенсәң дә ярар. Борчылма. Иң мөһиме – чиста булсын. Өйдә – өйчә, бәйрәмгә бәйрәмчә киенерсең. Менә иртәгә бербөтен булганнарны котларга җыелырбыз. Тормыш дәвам итә ул монда да. Аптырама. Ялгызларны парлаштырып очраштыра да монда, Тәңрем, кавыштыра да... Мин өч ел инде монда яшим. Әйтерсең бөтен гомерем монда үткән...
Әнә шулай танышып китте һәм гомер йомганын бергәләп сүтәргә кереште ике карчык. Яшь аралары әлләни зур булмаса да, Зәйтүнәгә Мәйсәрә «апа» диеп эндәште. Ә Зәйтүнә каршы килмәде. Шулай көннәр-төннәр буе бер-берсенә түгелеп яшәп ятканда, Зәйтүнә янына авылдашы килде. 
Ишек шакып та тормыйча килеп кергән ят хатын «Привет!» дип, күршесенә эндәшкәч, Мәйсәрә чәй табыныннан торып, ятак өстендәге бәйләмен алды да акрын гына бүлмәдән чыгып китте.
Шуны гына көткән кунак сүз башлады.
– Мать! Син шәп яшәп ятасың бит монда! 
Зәйтүнә көтелмәгән хәлдән яшьләнгән күзләрен сөртеп урыныннан кузгалды. 
– Балам, карлыгачым, килдеңме? Бик озак көттем үзеңне!
Зәбирә карчыкның кочакларга дип үрелгән кулларын кире этте.
– Мин озакка түгел. Вот бумагалар алып килдем. Кул куярга кирәк. 
Зәйтүнә аптырап калды.
– Ә?
– Синең култамгаң кирәк, дим. 
– Нинди култамга? Нигә? Кемгә кирәк ул? Тукта, син утыр, балам. Сөйлә. Ни хәлләрдә яшисең? Авылда хәлләр ничек? Нинди яңалыклар бар? Күрше-тирәләр исән-иминме? И сагындым, балам. Бик нык кайтасым килә. Хәзер үзем атлап йөрим бит. Күзләрем генә начар күрә. Әмма үз йортымда йөри алырмын әле. 
Зәбирә аның сүзләрен гүя ишетмәде дә. Тирә-якны карашы белән айкаганда тәрәзә төбендәге курчакка күзе төште.
– Әллә һаман курчаклы уйнап утырасың инде син, мамаша?
– Уйнамыйм, кызым. Минем өчен уенчык түгел бит алар. Ә күңел юанычлары. Шуларны бизәп юанам. Вакыт узганы да ул кадәр сизелми. Шулар белән атна-айларымны сүтәм сине көтеп, газизем.
Хәлләрең ничек соң?
– Отлично! Ашот тагын яңа кибет ача. Урын кирәк. Синең өең кибет өчен бик удобный җирдә. Рядом гына буа. Күрше авылдан килер өчен басма бар. Юл яхшы. Култамгаңны куй.
Зәйтүнә кызы чыгарып салган кәгазьләрдән куркып артына чигенде. 
– Ни сөйлисең? Минем туган йортым-нигезем бит ул! Акылыңа кил, балам! Картәтиләрең утырткан имәннәр исән бит әле аның тирә-ягында. Ә өй түбәсендә күпме хазинә: сине үстергән бишек, сандыклар, йорт кирәк-яраклары.
Зәбирә бераз сүзсез торды да кычкырып җибәрде. 
– Ты что? Это все старье! Аларны күптән чүплек башына томырырга кирәк. Синең монда бар нәрсәң дә бар. Ашаталар, эчерәләр, күршең тоже ничего. Әнә бергәләп чәй эчеп утырасыз. Тагын ни кирәк соң? Күпме яшәргә уйлыйсың? Нигә кирәк ул йорт сиңа?
Озын бармакларын өстәлгә сугып, тагын әллә ниләр кычкырды Зәбирә. Тик Зәйтүнә аларны яртысын да ишетмәде. Колаклары томаланды, күз аллары караңгыланды да утырган җиреннән мендәренә ауды. 
Тавышка ишекне ачып караган Мәйсәрә әлеге хәлне күреп шәфкать туташын чакырды. 
– Ник тавышланасыз? – дип шелтәләде шәфкать туташы, килеп керү белән. – Кем сез?
– Күршесе. Карчыкның хәлен белергә кергән идем.
– Хәл белергә кергән кеше тавыш куптарамыни? Зәйтүнә апа, кан басымыңны карыйк әле. Күтәрелгән бит. Хәзер укол кадыйм. Тынычлан, Зәйтүнә апа. Ә сез чыгып китегез! Зинһар, чыгып китегез!
Зәйтүнә кызы артыннан карап калды. Аның кыланышларына түзә алмыйча, инсульт кичереп, дәваханәгә эләккән иде бит ул. Бик озак ятты. Шуннан аны карар кешесе юк дип бирегә – картлар йортына китерделәр. 
Зәбирәне өч айлык чагында алып үстерде бит ул. Үз кызыдай кадерләп, укытып, кеше итәргә теләде. Барысына да шул әрмән генә гаепледер. Ашот белән яши башламаса, мондый хәл тумас иде. Ташламас иде Зәбирә анасын. Белә бит ул аның үз гомерендә бик күпне кичергәнен. Зәйтүнә – сугыш елларында туган, әтисез үскән ятим кыз. Кызын тәртипле итеп үстерер өчен әнисе бар көчен салды. Тәрбияче һөнәрен үзе сайлады ул. Укуын тәмамлау белән ятимнәр йортына эшкә урнашты. Гомере буе тәрбияче булып эшләде. Балалар арасында кайнады. Әнисе картаеп, бакыйлыкка күчкәч, туган нигезендә ялгыз яшәмәс өчен үзенә ошаган кечкенә ятим кызны алып үстерде. «Зур хазинәм минем Зәбирәм!» дип горурланды. Ә кызы ана кешенең чиксез мәхәббәтенә хыянәт белән җавап кайтарды. Әнисенең сүзен түгел, әрмән егетен тыңлады, байлыкка кызыкты. Инде машиналары да бар, шәһәрдә фатирлары, авылда зур йортлары, кибетләре бар. Һаман җитми! Нәфесе йөрәгенә сыймыйча, анасының газиз нигезенә, үскән йортына кул сузмакчы...
Зәбирә тиргәнә-тиргәнә машинасына чыгып утырды да кузгалып китте. Аның ачуы аңын да, күзләрен дә томалаган иде. Кайтыр якка җилдерде ул. Зур-зур йөк машиналарын да, чит илнекеләрне дә узып китте. Чираттагы йөк машинасы артыннан каршына килеп чыккан җиңел машинаны гына шәйләми калды...
«Исәнме, әни! Ни хәлдәсең? Кәефең, тазалыгың ничек? Бу мин – Зәбирә кызың. Синең янга килеп киткәннән соң ярты ел вакыт узды. Бүгенгә кадәр кулыма каләм тота алмый идем. Мин дәваханәдә. Теге көнне юл һаләкәтенә очрадым. Умыртка сөягем җәрәхәтләнде. Мин түшәктә ятам хәзер, әни. Кеше ярдәменә мохтаҗмын. Әмма бушка карарга кем риза булсын? Булган бөтен акчам да бетте. Ашотның килгәне юк...  Хәлем шәп түгел. Авыр миңа, әни, нык авыр! Син кирәк, синең догаң кирәк.
Үбеп, синең кызың Зәбирәң...»
Хатны укып чыгуга Зәйтүнәнең буыннары йомшарды. Ул кәгазь кисәген төшереп җибәрде. Башы әйләнде, күз аллары караңгыланды. Мәйсәрә күршесенең хәлен күреп, табибны чакырды. Укол белән шәфкать туташы йөгереп керде.
Ике көн урыныннан тора алмый ятты Зәйтүнә. Өченче көнгә хәлсез тавышы белән Мәйсәрәгә эндәште.
– Мәйсәрә, торырга булышчы.
– Зәйтүнә апа, ятып кына торсаң яхшырак булмасмы? Хәлең юк бит.
– Торырга кирәк. Теге чакта авылдан килгән яшь хатын күршем түгел иде бит минем. Кызым. Кечкенәдән багып үстергән балам иде ул! 
Мәйсәрә ни дияргә дә белми күршесенә карап катты.
– Бәлагә очраган балам. Ярдәм кирәк. Директор бүлмәсенә кадәр генә озатып куйчы мине.
Мәйсәрә култыклап кирәкле кабинетка алып кергәч, Зәйтүнә түкми-чәчми кызына бәйле язмышын сөйләп бирде. 
– Пенсия акчамны Зәбирәне караган кешегә түләп барырлык итеп гариза язарга кирәк миңа. 
Чак-чак тын алып утырган карчыкның җыерчыклы йөзенә карап, инде күпне күргән-ишеткән директор ханым тагын бер кат ана кешенең бөеклегенә таң калды.
– Ярый, язарбыз, – диде ул. Иртәгә үк Зәбирә яткан дәваханәгә барып, гаризаны күрсәтергә, барысын да җайларга сүз бирде. 
Сагынды Зәйтүнә, эчтән өзелепләр кызганды догасыз баласын. 
– Ни генә булмасын, мин анасы бит аның. Гомерем булса карармын, кайнар шулпалар белән сыйлап, догалап дару үләннәреннән төнәтмәләр эчерермен, Аллаһы боерса! – дип уй-хыялларын Мәйсәрәгә сөйләде сиксәненче язын каршы алган карчык.
Тәрәзә аша язга сокланып, үткән-булган гомеренә рәхмәтләр әйтеп, догасын укыды, ә эчтән үзенең сүзләрен мөнәҗәткә салып көйләде...
Киткән кошлар кайта – 
Гомер бар бит әле яшәргә.
Карлар эреп акты күптән
Каеннар да инде яшәрә... 


  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар