Логотип
Проза

Кошлар канат ярганда 

(хикәя) 

(хикәя) 

     Илленең аръягына чыккан Мәрсиләне ахирәте  алтын куллы, мул дөньялы, ипле генә холыклы ир-ат белән таныштыргач,  аның  күңел төпкелендә бик эчтә  яткан  татлы хыяллары уянды да,  офыкларга күтәрелеп, хатынны үз артыннан әйдәде. Тымызык күлдәй  күптән дулкынланмый, бер җайга      изрәгән күңеле  алгысып куйды. Соңлап килгән бәхете әллә шулмы икән?  Беренче иреннән аерылганга инде күп кенә еллар үтте. Балалары – ике улы үз тормышлары белән яши. Мәрсиләнең дә ир канаты астында  тыныч кына яшәргә хакы юк түгелдер.  Биш ел элек тол калган Һәнүз дә ялгызлыктан алҗыган ахры,  телефон аша гына таныш булсалар да,   син миңа ошыйсың, дип  Мәрсиләгә чат ябышты.  Пермь ягы татарларына хас сөйләм белән (“минем” урынына “минеке” сүзен куеп)  Мәрсиләнең ялгыз кичләрен бизәде: “Ялгыз башыма яшәве кыен кый, җәнем.  Ятсаң да бер үзең, торсаң да бер үзең дигәндәй. Тормышның  һич тә җәме юк. Ярый ла  минеке  кыз бар янымда. Аның өчен яшим”.  Сөйләвенчә,  Һәнүзнең кече кызы— ун яшендә ана атлы хәзинәдән язган  Дилә әтисе тәрбиясендә үсә, бик тә акыллы бала.  Мәктәптә яхшы билгеләргә генә өлгәшә, җыр-бию белән мавыга. Аның ике апасы кияүдә, шәһәрдә үз балаларын үстерәләр.   Әнисе тәрбиясе үк булмаса да, унбиш яшьлек үсмер кызга да хатын-кыз    йогынтысы, эшкә өйрәтү   кирәк. Һәнүзнең теленнән өзми-куймый кече кызы хакында сөйләвеннән Мәрсилә аның үз баласын өзелеп яратуын аңлады.   “Минеке кызым, әнием юк, дип  күңеле кителеп үсмәсен өчен тырышам инде. Барысы да аның өчен. Әтисе дә, әнисе дә булырга маташам. Әнилеләрдән үзен кәм тоймасын дим...” Үз чиратында Мәрсилә балачактан  авыр сынауларга дучар булган кызчык хакында,  бер канаты  сынган ир-ат турында уйланды.  Мөнәсәбәтләре  җитлегеп, кушылып бер оя булып яши  башласалар, күңеле яралы  ятимә кыз белән аңлашып яши алырлармы? Дилә аны кабул итә алырмы?  Мәрсиләнең үзенә дә унсигез яшь түгел, үз холкы, үз кылыгы дигәндәй. Олыгая барган көннәрендә Һәнүз белән  бер-берсенең  сүзен сүз итеп,  санлап, терәк-таяныч булып, килешеп яшәп китә алырлармы?  

       Телефоннан көн дә  аралашу бер, ә күреп сөйләшмичә җитди мөнәсәбәтләр турында, уртак оя кору турында уйлау әлбәттә иртә иде әле. Мәрсилә  бераздан Һәнүзне үзенә кунакка чакырды.  Кешегә күрсәтерлек артык байлыгы юк,  авылдагы сипләнгән, рәтләнгән  өе дә ябай, тормышы гади генә.  Шулай да уңган хатын яшәгән өйнең  бар җире таза, чиста-пөхтә, җыештырылган.  Ул яктан кызарырлык түгел.  Кунак  көткәч әйбәтләп  сыйламый булмый. Мәрсилә дә таңнан торып   кулыннан килгәнчә   иркенләп пешеренде-төшеренде.  Күрше өлкәдә яшәгән Һәнүзнең машинасы   иртәнге якта өе каршына килеп туктаганда хуҗабикәнең бәлеш-пәрәмәче дә, башка сыйлары  да, мунчасы да әзер иде инде.   Үз тырышлыгы белән салган ике катлы зур гына йортта яшәүче Һәнүзнең   әлбәттә Мәрсиләнең “тавык кетәклегенә” исе китмәде. Шулай да моны  йөзенә чыгармады. “Җәнем, миңа синең байлыгың кирәкми. Үзең кирәк”,− дигәч, Мәрсиләнең иңеннән  тау төшкәндәй булды. Шау чәчәкләргә күмелгән бакчасын,   тыйнак кына йортын, дөньясын күрсәтеп йөргән арада Мәрсилә   кунак иргә сынаулы караш  ташлап  алгалады.    Һәнүз урта буйлы,  алтмыш яшькә якынлашуына карамастан әле нык кына бәдәнле кеше булып чыкты.  Чал кергән чәчләре сирәгәйсә дә,  тип-тигез эре тешләре әле үзенеке.  Шул байлыгымны күр әле, дигәндәй, берничә кат Мәрсиләгә  киң итеп елмаеп та алды.  Шул ягымлы елмаюы белән  илледән узса да сылулыгын югалтмаган хатынның яшенә карата сөйкемлелеген хуплады шикелле. Араларындагы киеренкелек ничектер  тиз эреде. Мәрсиләнең  тел йотардай бәлеше, сыйлары кунакның күңеленә хуш  килде. Яккан мунчаны керми китү яхшы булмас дип кенә кунак  мәтрүшкәле, каен миллекле мунча кереп чыкты. Мәрсиләне үзе белән ымласа да, хатын, кая ул! дип тизрәк табак-савыт юарга тотынды. Хуҗабикә  әдәп йөзеннән ирне кунарга да калдырмады.  Һәнүзнең моңа бераз кәефе кырылгандай күренсә дә, ризалашмый хәле юк, кунак – хуҗаның ишәге. Шулай да киткәндә Һәнүз хатынны ошатуын яшермәде.    

        Бераздан Һәнүз Мәрсиләне, балалар белән таныштырам,  дип  үзенә кунакка килеп алды.  Кунакта тыйнак һәм бераз оялчан күренгән иргә үз өендә ышаныч кердеме, ул,  йөзенә горурлык билгеләре чыгарып, Мәрсиләгә үзенең  дөньясын күрсәтте.  Әйе шул, горурлануы да юкка түгел, алтын куллы, эшчән  икәнлеге әллә каян сизелеп тора.  Үзе эретеп ябыштырган челтәрле  тимер капкадан башлап, ике катлы зур кирпич  йортның һәр җирендә тәртип.  Кая гына карама,  һәр нәрсә, монда уңган-булган, тырыш  хуҗа яши, дип кычкырып тора кебек. Иркен йортның беренче катында кече зал,  аш,  кунак, йокы булмәләре  булып чыкты. Икенче катта зур зал, кызлар бүлмәсе.  Хуҗа кеше зиннәт артыннан кумаган, ә шулай да муллык, җитешлек   күзгә ташлана.  Шушы мул дөньяны бергәләп төзеп тә  рәхәтен күрмичә, кече кызын үстерәлмичә  бик иртә вафат булган  бәхетсез җан – хатынын  искә алмый булдыра алмады Һәнүз. “Бергә-бергә  шушы тормышыбызга сөенеп яшәргә дә яшәргә иде дә бит, китте шул минеке хатын...” Кайгы, мөмкинме, дип сорап  тормый шул ул, ишегең ябык булса,  тәрәзәңнән бәреп керә.  Мәрсилә   чибәр хатынның  зал диварында эленеп торган сүрәтенә кызганулы караш ташлады.  Дивардагы хатын, нәкъ тере кебек тоелгандай күзләрен,   көлемсерәү артына яшеренгән моң сирпеп,   кем син? дигәндәй  Мәрсиләгә төбәгән. Бу сагышлы карашның әсирлегеннән чыгарга теләгәндәй,  Һәнүз кунагын аш бүлмәсенә чакырды.  Кибет пилмәне булса да пешереп алдылар. Янәшә утырган ир Мәрсиләнең күзләренә төбәп карады да аның  кулларын  учына алды: “Җәнем, алтыным, күреп торасың, бар нәрсәм дә бар, ярты канатым гына юк... Киләм дисәң, бүгеннән ризамын...” Мәрсилә үзе дә сыңар канатлы кош иде шул.  Очарга күпме генә талпынсаң да, ялгыз канат белән еракка китә алмыйсың... Әллә тәвәкәлләргәме соң? Мондый булдыклы, тырыш ирне көндез шәм кабызып эзләсәң дә табып булмас. Гомер көзләрендә язмыш таныштыргач, бәлки юкка да түгелдер?    

       Мәктәптән кайтып кергән кызы бусагада күренүгә, Һәнүз кулларын корт чаккандай тартып алды.  Бер Диләгә, бер Мәрсиләгә күз ташлады да гаепле төс белән: “Дилә кызым, таныш  Мәрсилә апаң белән”,− дип гасабиланып торып ук  басты. Үсмер кыз кунак апага кырт кына үпкәчел караш ташлады да, бер сүз дә әйтмичә, ничек керде, шулай ук тиз генә йөгереп чыгып та китте. Маңгаена тир бөрчекләре бәреп чыккан Һәнүз аклангандай сөйләнде: “Менә шундый инде ул минеке  кече кыз...”  Әйе, Мәрсиләнең юраганы юш килде – Дилә аны беренче күрүдә үк ошатмады. Хәер, эш Мәрсиләдә генәме икән? Әнисе урынына кем генә килсә дә, ике аяклы гади хатын-кыз түгел, ә канатлы фәрештә очып керсә дә,  ул  Дилә өчен   бу йортта әнисен алыштыра алмаслык  артык, чит  зат. Бу хакта  аңа беркем дә аңлатмаса да, Мәрсилә кызның күңел халәтен ачык төшенде. Анаңдай ана булмас.   Әнисез калган ярым ятимә кызның әтисен дә алырга йөриләр – ә нигә бирергә тиеш әле ул әтисен?! Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас – үсмер кызның шуңардан куркуымы?  Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә... Күзләре  күпне күргән  олыларча әнә ничек тирән   сагышлы балакайның.  Ятим баланың күңеле сынык шул.  Үги ана урынын “яуларга” килгән хатынга бала башкача карый аламы соң? Дилә бүгенге күңелсез танышуларның башы гына булган икән әле. Бераздан ирләре, балалары белән Һәнүзнең ике олы  кызы да кайтып төште.    Янына килеп  күрешүче,  ачык йөз белән  исәнләшүче, алып килгән күчтәнәч-бүләкләренә кагылучы булмагач, Мәрсилә  моңайды, бу йортта үзен артык сизә башлады.  Кунаклар үзара  гөрләштеләр, кече сеңелләре белән әвәрә килделәр,  ә  кунак хатынга эндәшүче, табынга чакыручы  күренмәде. Мәрсилә  сүз катса да, аны ишетүче булмады.  Тирләп пешкән Һәнүз бахыркай, киеренкелекне  киметергә маташып, ары йөгерде, бире йөгерде.  Олы кызлары да әтиләре белән бүлешергә теләкләре юклыгын яшермәделәр.  Кәефе төшкән  кунак хатын  бер арада  шым гына әйберләрен алды да үзенә урын булмаган   бу иркен  йорттан  чыгып китте. Автостанцияне сорап белеште дә, автобуска билет алып, үз өенә кайтып китте.   Кызларның ябык күңеленә ачкыч эзләмәве белән бәлки  хаклы да булмагандыр, кем белә.  Бәлки бу зур йорт аны кабул итәр өчен  күпмедер вакыт үтәргә тиештер. Һәр хәлдә Мәрсилә үзе дә Һәнүз белән бүгеннән кушылып яши башларга әзер түгел иде.  

        Үзенең кечкенә генә тыныч йортына кайтып кергәч, Мәрсилә күкрәк тутырып җиңел сулады.  Иртән генә чыгып китсә дә,  газиз өйкәе ничек сагындырган!  Бер яктан,  Һәнүзгә бәйле исәпләре барып чыкмавына хатын сөенеп тә куйды кебек. Тормыш бу. Аның үз кануннары, үз тәртибе. Хыялларым барып чыкмады, дип аңа үпкәләргә хакың юк.   Дистә еллар буена  хәләл тире  түгелгән, җылыткан, сыендырган   шушы кадерле куышын ташлап китәргә җыенуына үзен оялтып ук куйды Мәрсилә.  Йортны сипләү, көйләү, вакыт-куәт  сарыф итү  генә түгел, көчең белән бергә җаныңның бер өлешен дә саласың шул.  Еллар дәверендә һәр йорт үз хуҗасының яшәешен, күңел халәтен, кичерешләрен  үзенә сеңдерә бара. Аннан аерылганда җаныңның бер өлеше дә каерылып елап кала. Йортлар да алар тере сыман.  Йортны төзегән, бар иткән, көчен салган хуҗа кешенең  җанының бер кыйпылчыгы яши анда.   Хуҗабикәсе кайтып кергәч газиз өйкәе аны  әнә ничек җылы итеп каршы алды, яктырып киткәндәй булды.  Мәрсилә үз гомерендә кеше байлыгына кызыкмады.  Кайдадыр, ике-өч катлы зур йортта, тук, җитеш тормышта  үзен артык сизеп гомер үткәрүгә караганда, аңа  шушы нәни генә җылы куышында яшәү тансык. Үз өе, үз көе дигәндәй.  Мәрсилә үзен шулай юатты.   Инде ялгызлыкка да күптән  күнекте.  Авырмы, җиңелме, кеше бар нәрсәгә дә күнегә. Ә үз язмышына, үз тормышына баш булмаган, һаман да кызларының авызына караган  ирне кызганырга гына  кала. Икенче яктан, аның бала хакын хаклавы начармы соң?       

    Бер-ике атна Мәрсиләнең телефоны дәшмәде. Ә бервакыт, төнге тынлыкны ярып, кинәт телефон шылтырады. Йокысыннан сискәнеп уянган Мәрсилә, кем шылтыратканын аңлагач, тыңламый булдыра алмады. Төн уртасында аның тынычлыгын алган кеше – Һәнүз иде. Беренче җөмләсеннән үк хатын ирнең исерек икәнлеген аңлады: “Җәнем, алтыным, мин әле бу...  Сагынып куйдым үзеңне...   Менә, шешәдә юаныч таптым тагын...” Мәрсилә  кәефе төшкәнен  яшермәде, ризасыз тавыш белән сорады: ”Бәйрәмең күптән барамы? Кызың ни хәлдә?” Һәнүз акланып маташмады: “Күптән дип, син киткәннән бирле инде. Ничә көндер, санаган юк. Ә кыз ни... Кыз елый миңа карап...” Мәрсилә теле көрмәкләнгән  ир белән сүз озайтуны кирәк санамады, телефонын сүндереп  үк куйды. Таң белән Мәрсилә Һәнүзгә үзе шылтыратты: “Хәлләр ничек, баш авыртамы? Алып батыр дисәм, син бик үк батыр  булып чыкмадың  бит әле. Мин сиңа беркем дә түгел, шулай да әйтим”.  Һәнүз дәшмәде, авыр сулап куйды,  ләкин  телефонын өзмәде. Аңа ошыймы, юкмы,  Мәрсилә күңелендәген тезеп-тезеп  әйтми булдыра алмады: “Кызың белән икегез дөньяда ике бөртек җан, бер-берегез  өчен бердәнбер юаныч, таяныч.  Ул  синең иң якын кешең әлеге вакытта.  Син аңа ата да, ана да. Кайгыңны җиңә алмыйча кызыңны хаксызга елатып, аның хөрмәт-ихтирамын, ышанычын  киметеп, әти буларак дәрәҗәңне, абруеңны  югалтсаң ничек яшәрсең икән син, ә?! Кем үсәр аннан?   Үзеңне кызганмыйсың икән, балаңны кызган! Аның хакына кеше бул! Ни гаебе бар ул күңеле китек ярым ятимә баланың? Әнисез калуы җитмәгән, әтисез дә калып бара. Эчкече әтинең  тере мәет икәнлеген аңламый дисеңме аны?! Әнисез дә калсын, әтисе дә эчсен,   ничек яшәргә, кем булып үсәргә  тиеш ул бала? Сынган, яраланган  күңелен тагын да сындырырга тырышасыңмы?!” Һәнүз уфтанды, тик шулай да  түзде, дәшмичә тыңларга көче җитте. Мәрсилә,  ирнең иң авырткан, иң нечкә җиренә кагылып дөрес эшләдеме, икеләнде. Шулай да  нәкъ шул тирән яралы җиренә тиюе  нәтиҗәсез-эзсез  калмады кебек.   Үз гаебен таныды, ахры, башкача Һәнүз аңа эчкән килеш шылтыратмады. Мәрсилә үзе  бу икәүнең хәлен белеп шылтыратканда да ирнең тавышы айнык иде. Таеп егылган таянып торыр –  бала хакына ялгыз ир үзен кулга ала алды.  

          Елак көзләрдән соң ак яллы  бураннарын җигеп салкын  кышлар да җитте. Язгы гөрләвекләр белән ул да вакыт елгасына  агып китте.  Мәрсиләнең бакчасындагы  кош умартасына  сайраша-сайраша сыерчыклар  килеп урнашты. Хатын язгы кунакларны читтән генә кызыксынып күзәтте. Башта тырыш  кошлар  ояны әйбәтләп тазарттылар, чистарттылар. Аннары тыз-быз килеп  томшыкларында яңа оя өчен мамык, мүк, вак чыбык ташыдылар.  Ана кош  йомырка басып утырган арада ата  сыерчык аңа томшыгында  җим ташыды. Бераздан ул умартаның  кечкенә генә болдырына басып  дөньяга хәбәр салды: “Ишетегезче, фьют-фьют, безнең кошчыкларыбыз туды, фьют-фьют...” Һәм  канатларын җилпеп яңа туган кошчыклары өчен  туктаусыз  җим эзләде – бала кошның авызы зур була.  Оясына якынлашкан чит кошларны куды. Аста йөргән мәкерле мәчедән  шикләнеп күзләрен алмады. Оя  болдырына басып сөенә-сөенә җыр сузды...    Ару-талуны белмәгән бу тынгысыз кошчыкны күзәткән Мәрсиләгә ул кай ягы беләндер Һәнүзне хәтерләтте. Ул да бит   көч салып, тырышып-тырмашып, сөеп-яратып  сыңар  канаты астында нәни кошчыгын  үстереп ята. Кайчак абынгалап алса да, бала хакына тагын үрмәләп торып баса.  Туендыра, киендерә, тәрбияли, белем бирә, юата,  яклый-саклый, кеше итәргә  тырыша... Ярата. Үзе хакында онытып, әти кеше бүгенгә кызы өчен яши.  Кошчыгына канат чыгара. Бүгенгә кызы, аның язмышы әтисе өчен беренче урында.   Ата аркасы – кала аркасы. Балага иң күәтле кеше – ата.   Вакыты җиткәч кече кошчыгы да,  рәхмәтле канатларын җилпеп,  башкалары артыннан зур җиһанга очып китәр. Ә әлегә ул җылыда, тәрбиядә   туган оясында канат яра.    Аерма шунда гына – Һәнүзнең әлегә пар кошы юк.  Нишлисең, монысы инде язмыштан. Түзәргә кирәк.    Әтиле-кызлы бүген аларга икесенә җиңелрәк.  Өченче берәү аларның тормышында әлегә артык. Үз бәхетеннән ваз кичеп булса да, Һәнүз кызының  балачагын  бәхетле итәргә тырыша. Намус белән ата-ана  бурычын үти.   Кайчан да булса, бәлки,  аңа да язмыш елмаер, пар канаты табылыр. Ә бүгенгә ул,   кайгыртучан ата  сыерчыктай, сөекле баласына   әти дә, әни дә булырга ымтылып, нәни   кошчыгын багып үстерә. Бүгенгә шунда  аның бәхете.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ахыры кызганыч.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мэрсилэ ярый кайтып киткэн.Кызлары бит исэпкэ дэ алмаган.Бэлэкэй кыз анлашыла.Кияудэге кызлары да шул хэл.Уз доньянда яшэ рэхэтлэнеп.Уз балаларын, уз оныкларына бир бар жылынны.Нигэ ул читлэрнен кирэге бар.Авторга рэхмэт.Ничек бар,шулай язган.Сериалда кебек тугел.Анда булса, кин колач белэн каршы алырлар иде Мэрсилэне.Кино азагында булсада.Булса беренче ир инде ул, икенчесенен проблемалары нигэ инде ул илледэн арткан хатынга???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Үз өеңдә үз көнең.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик матур хикэя!

          Хәзер укыйлар