Логотип
Проза

Көндәшләр

Иренең икенче хатын алырга ниятләвен ишеткән Канифәнең кулыннан сөтле чиләге төшеп китә язды. Чиләк тоткасын тотып калса да, агы ярыйсы чайпалып, итәген чылатты. «Кемне?» – Канифә шулай диде дә телен тешләде. Бу сорау үзе үк ризалык билгесе иде. «Нәрсәгә сиңа икенче хатын?» дип чәрелдәп елап яки һичьюгы аркылы төшеп карышу урынына... кызыксынып тора...

Ике гасырдан артык утырып, яртылаш җиргә сеңгән таш келәт бүген дә хуҗаларына хезмәт итә. Анда һаман да дөньялыкта кирәкле булган мал-мөлкәтне, кулланылудан чыгып та, ташларга ярамаган иске нәрсәләрне саклыйлар. Төп йортка кайтып төшкән һәрберсе, аннан кала, бу затка бәйләнеше булган туган-тумача берәр җаен табып, монда кереп чыгуны әллә ни күрә. Үзе бер музей булган келәттә, чынлап та, нәрсә генә юк?! Ә асылда һәрберсе шунда – агач киштәләрнең иң түрендә утырган җиз самавырны – ыру тарихында яшәгән гыйбрәтле вә соклангыч риваятьнең бердәнбер тере шаһитын күреп калырга керә. Җиз самавыр, үз дәверен яшәп үткәргән, бер колагы өзелеп чыккач, кабаттан эретеп ябыштырылган, кайчандыр ялтыр булган йөзе дә тоныкланып калган, урыны-урыны белән тут алган ядкарь, килүчеләргә дә, озак текәлеп торучыларга да, сыйпап-сыпырып караучыларга да илтифатсыз гына утыра бирә. Монда түгел аның уйлары да, җаны да, бу заманның әлеге көнендә аның тик шушы боек гәүдәсе генә тора. Ә күңеле аның теге заманда – бәхетле дә, михнәтле дә үз дәверендә. Сөләйманы янында, Канифәсе белән Кинҗәбикәсе түрендә...
Иренең икенче хатын алырга ниятләвен ишеткән Канифәнең кулыннан сөтле чиләге төшеп китә язды. Чиләк тоткасын тотып калса да, агы ярыйсы чайпалып, итәген чылатты. Башыннан яшен тизлеге белән «Нигә? Ни өчен?» дигән сораулар үтсә дә, бичә асылы алдарак бәреп чыкты:
– Кемне?
Шулай диде дә телен тешләде. Бу сорау үзе үк ризалык билгесе иде. «Нәрсәгә сиңа икенче хатын?» дип чәрелдәп елап яки һичьюгы аркылы төшеп карышу урынына... кызыксынып тора. Кызыксынды да шул. Сөләйманы, яшьли генә ярәшкән, җандай күргән ире, аның янына кемне тиң итеп куя ала икәнне белергә теләве бөтен башка уй-теләк-хисләрен таптап алга йөгереп үткән дә киткән иде шул.
– Гаделгәрәй агайның Кинҗәбикәсен.
– Кин... җә-бикәне?..
– Әйе, – ир хатынының югалып калган, хәтта купшы авызы ачылып киткән сылу йөзенә төбәлеп карады да, өстәп куйды, – синең ризалыксыз түгел инде.
– Ә-ә-ә... – Канифә аны ишетмәгән кебек өйгә атлады. Иренә аңлаешлы итеп нидер әйтер дә, киңәшләшер хәлдә дә түгел иде хатын.
Алдагы көннәрдә дә иренең ниятенә каршы чыгар сүз дә, дәлил дә тапмады Канифә. Аны телсез һәм чарасыз иткәне – уртак балалары юк. Укымышлы, абруйлы, хәлле Сөләйманга – якын-тирәдә бердәй булган, көрәшләрдә бил бирмәгән, кирәк җирдә сүз дә әйтә, эшен дә башкара белгән мәртәбәле, гайрәтле иргә дүрт хатын алганда да гөнаһ түгел икәнен дә аңлый. Заманында үзе дә бит, кайдадыр Зәйнулла ишан мәдрәсәсендә укып кайткан бу сөлек кебек белемле егеткә бер күрүдә гашыйк булды. Сөләйман да аның нечкә сынын, шомырт кара күзләренең иркә карашын, йөзен ача биреп яшерен елмаеп үтүләрен сизмәде түгел. Чибәр кызның уңай карашын сиземләде дә, яучылап, алып та куйды. Бер көн дә үкенгәне юк шуннан алып. Ире иркәләп-сөеп, саклап-тәрбияләп кенә тора. Үзе дә аны, бер көн күрмәсә дә, сагынып өлгерә. Яшәүләренә җиде елдан артса да, аралары һаман да кайнар әле. Барысы да бар, бөтен нәрсә җитеш кебек. Тик нигәдер балага гына уза алмый. Шунлыктан, иренең икенче хатын дип авыз ачканын да кире кагар хокукы юк. Әмма йөрәген үтә дә яндырган бер нәрсә бар монда. Ире күз салган кыз – авылда бер дигән чибәркәй. Уртача гына көн иткән Гаделгәрәйнең иркә Кинҗәбикәсе. Үткәндә елгада кер чайкаганда гына кызлар арасында сылулыгы, нәфислеге һәм әллә нинди бер илһамлы терелеге белән аерылып торган кыз баланы: «Бу, ни, җиткән икән, кем бәхетенә үскән-дер», – дип күзәтә биреп торган иде. Ә ул менә кем бә-хетенә булмакчы! Димәк, Сөләйман да күреп-шәйләп йөргән сылукайны... Шушы уйларыннан үзалдына үзе кабынып янып киткәндәй була Канифә. Бар син, бүлешеп кара иреңне!
Бүлеште... Олы хатын буларак, тарантаста ире белән парлап утырып барып, кыз йортында никах укытып, мәһәр салып, аяк астына ак мендәрләр ташлап каршы алып, башлап йөреп ихата эчендәге бәләкәй өйгә күчерешеп, урнаштырышып бирде әле. Йола кушканның барысын да үтәде. Артык түшәлеп тә китмәде, әмма ирен кимсетерлек, аның күңеленә хуш килмәслек бер караш, бер ым да күрсәтмәде. Ире куенына яшь кәләш алган төнне түгелеп елап үткәрсә дә, ул иртәнге чәйгә зур йортка килеп кергәндә, өстәл ашъяулыгына тәгам-ризыгын тезеп чәйгә көтә иде инде.
Сөләйман, бернәрсә дә булмагандай, аяк чалып каршыга утырды да, нидер дип сүз башламакчы иде, олы хаты-нының кызарып шешенгән йөзен шәйләп алды.
– Ни булды сиңа, Канифә?
Канифә, эндәшмәстән, үҗәтләнеп чәй ясый иде дә соң, сатлыкҗан яшьләре «чуп-чуп» итеп касәсенә тамды.
– Йә-йә... – иренең шушы йомшак сүзе таман гына бул-ды, хатын кулбашына салган сөлгесе белән битен каплап шыңшып җибәрде. Ахырда, Сөләйман торып килеп, хатыны янына утырды. Иңбашыннан сөйде. Алай да тынычланмагач, кечкенә бала шикелле итеп күтәреп алып алдына утыртты да, күкрәгенә кысты:
– Елама, Канифәм... Син минем монда, йөрәгемдә ге-
нәсең. Елама, матурым... Синең өчен берни дә үзгәрмәячәк. Йә, алайтмә... Син бит акыллы хатын.
Ярсуы басылып, тынычлангач, иренең түшенә сарылып утыра бирде Канифә. Тик артык онытыла алмады. Сизгер борыны иренең иңбашы, муен тирәсендә ят исне тойды. Әчкелтем-ширбәтле бер хуш ис иде ул. Чит хатын исе...
– Мин чәйне кайнарлатам. Бар син теге... көндәшемне алып кер... 
Шулай итеп, тыныч кына яшәп киттеләр. Моңача ничә буын ата-бабалар шулай гомер иткәнне бер Канифә генә үзгәртә алмый иде.
Сөләйман әйткән сүзендә торды. Яшь хатыны булса да, Канифәсенә карашын үзгәртмәде. Элеккечә калды. Шаштырып-очындырып та җибәрми, тезгенне каты гына тота, әмма иркә-назга сусатмый, игътибарсыз да калдырмый иде. Киңәшләшергә дә һәрвакыттагыча аны чакыра, табын артында да гаилә мәсьәләләрен аңа төбәп аңлата, күрсәтмәләрне, боерык-әмерләрне дә аның җаваплылыгына сала. Ә иркә Кинҗәбикәгә балага караган кебегрәк көлемсерәп карый. Тегесе инде шундук башларын кыйшайтып назланып китә, керфекләрен төшереп җибәргән була. Сизми каламы инде Канифә? Әмма сер бирми. Ире алдында бу тәтәй курчактан күпкә мөһимрәк, дәрә-җәсе югарырак икәнне белдереп, әңгәмәне дәвам итә:
– Ярый, шулайтербез. Әйткәнеңчә әзерләп куярмын барысын да.
Сөләйман да аның бәһасен төшермәскә икәнне белә. Карашына ясалма җитдилек биреп, яшь хатынына катырак эндәшкән була:
– Олы көндәшеңне тыңла. Кушканнарын төгәл үтә.
Тегесе, көндәшенә сиздермәстән, күз кырые белән генә шаян караш ата:
– Йә.
Шәһәр базарында ашлык, агач сатып, сәүдә итеп, атна ятып кайткан ирне хатыннары тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп көтеп алды. Кая барганда да бүләксез кайтмасына өйрәнгән, аннан бигрәк, үзара да бүлешәселәре килмәгән ирләренең читтә тагын берәрсенә күз салып куюыннан куркып борчылган хатыннарның күңеле тыныч түгел. Һәрберсе үз йортында утырса да, күзләре – зур урам капкасында.
Алты почмаклы өй тәңгәленә якынлашып килгән пар атлар җигелгән тарантасны ялчы булып йөргән үсмер егет капка ачып каршы алып тора. Ике хатын ике яктан чыгып баскан. Олысы сабыр булырга тырышып, шәле белән түшен капшый. Яше талпынып очардай булып боргалана.
Сөләйман бер бәйләмне – бер хатынына, икенче төенчекне икенче хатынына тоттырды, бер төргәкне – берсенә, икенчене икенчесенә сузды. Шулай итеп, арбасындагын таратып бетереп барганда, төргәкләр астыннан һуш китәрлек ялтыр самавыр килеп чыкты. Хатыннары «аһ!» итеп калды.
– Самавыр алдым бит мин сезгә! – ир бу купшы бүләкне алып өскә күтәрде. – Карагыз, нинди шәп! Күрдем дә, бу нәрсәне, хакына карамый, бичәкәйләремә алып кайтыйм әле дидем, – дип кулын аска төшерүе булды, ике хатын ике яктан самавырның колакларын эләктереп тә алды. Берсе бер якка тартты. Икенчесе – үзенә. Өлкәне дәрәҗәсен белеп, кинәт тартып, йолкып алмакчы иде, яше, җиңәргә тырышып, ике куллап чат ябышты. Бахыр самавыр аптыраган ирнең күз алдында әле бу, әле теге якка чайкалды. Бичәләрне туктатырлык түгел иде, алар әр-тавышсыз гына самавырны тарткалый торгач, аның бер колагы аерылып китте дә, Кинҗәбикә самавыр ко-чаклап артына ауды. Шул вакыт ирнең дә югалып калуын ачу алыштырды:
– Ы-ых! Албастылар! – аның кулындагы камчы һавада сызгыруга, бичәләре ике якка торып качты. Бары сыңар колаклы җиз самавыр гына чирәме кибә башлаган ихатада аунап калды. Баягы киштәдә утырган җиз самавырның бу гаиләгә килеп кергән көне иде бу. Канифә белән Кинҗәбикәгә бүләк булып килгән көне. Самавыр тарихының башланган көне...
 Кинҗәбикә кыз бала тапкач, Канифә сер бирмим дисә дә, шул бәләкәй өйгә тартылды да торды. Ахырда көндәшен бишеге-ние белән олы йортка күчереп алды, анысы хәзер үз өенә йокларга гына чыгып йөри башлады.
Яшь хатын баланы карап җиткерми кебек тоелды олысына. Шуңа бәбине күбрәк үзе бакты. Урындык түрендәге көймәле бишектән чак кына өн чыкканда да көндәшеннән алда ул барып җитте һәм тиз генә баланы алып такмак-лый да башлады:
– Ә-әй, безнең Сәлимәкәй уянган бит... Безнең алтын балабыз да соң! Безнең купшыкаебыз...
Көндәшенең икенче кызына кендек әби дә булып куйды Канифә. Анысын да биләүләп-тирбәтеп, сылап-сыйпап үстереп баралар иде, йә Ходай (!) үзе авырга калды...
– Көндәшем, – диде ул кызчыкларны мунча кертеп алып чыгып, майлап-биләүләп утырган бер кичне, – әллә мин йөкле инде...
Бәләкәчен имезергә дип сыңар түшен чыгарган Кинҗәбикә, баласына имчәген каптырырга онытып, аңа төбәлде:
– Әстәгый! – аннан төзәтә куйды. – Әлхәмделилләһ!
Канифә кыюсыз гына дәвам итте:
– Нигә бу билем ката да куя, дисәм... Эчем дә үскән сыман. Син берәр нәрсә сизмисеңме миндә?
– Сизәм дә ул. Әле мунчада да дәшәргә уйладым да, йә ошатмассың, дидем. – Кинҗәбикә күкрәгеннән сыгып чыгарган сөткә чәчрәп киткән сабыеның түбәсендәге йомшак җиренә өрде. Канифә аның бу бәбәй имезгән илаһи мәлен күзәтеп утырды да, хыялланып, әйтеп куйды:
– Бирсәче Ходай миңа да шундыйны...
Бирде. Бер-бер артлы өч кыз бирде аңа да Ходай. Берничә елдан биш кызның чыр-чуыннан йорт кына түгел, ихата гүләп торды. Бар иде шәп чаклар! Өй алдындагы чирәмдә ашъяулык җәеп җибәреп ризыкланган, түшәкләрдә балаларны аунатып уйнаткан, түрдәге асыл ирне ике яктан сылап-сыйпап сыйлаган, эретеп ябыштырылганнан соң бер колагы чак кына кәкрерәк күренгән ялтыр җиз самавырны пар бөркетеп җырлаткан, дөнья хәл-әхвәлләрен дустанә сөйләшеп көн иткән чаклары... бар иде.
Уйламаган җирдән буталыш китте. Илгә басып кереп, таптап килгән яңа хакимлек – Совет власте, аларның ирен кабул итмәде. Аларның, типсә тимер өзәрдәй, бер учы белән куй муенын сындырырдай көчле, Коръәнне яттан белгән укымышлы, зур шәһәрләрдә урыс-мишәр белән сәүдә итә алган асыл ирләрен, тамаклары мәңге ашка туймаган, бер аршын җирне дә эш итеп тотына белмәгән, әлепне таяктан аермаган, моңача мәңге көнлекче булып йөргәннәр дошман итте. Дошман итеп кенә дә калмады, сөргенгә сөрделәр.
Язмышлары хәл ителеп, иртәгә озатылалар дигән кичне Сөләйманнарга бер егет белән урта яшьләрдәге ир килеп керде. Төенчекләрен төйнәү, кием-салым барлау белән булган хатыннарын чакырып алды Сөләйман.
– Шушы егеткә Сәлимәне биреп китәм. Бу – минем балалык дусым Абдрахман, Абдулла – аның улы, – диде.
Канифә авызын гына каплады, Кинҗәбикә еларга тотынды:
– 14 яшьлек баламны... Юк, калдырмыйк!
Тик Сөләйман бу эшне хәл иткән һәм кире уйлыйсы түгел иде:
– Кая алып китәрләрен дә белмибез. Кайда, нәрсә көтә? Ичмасам, бер балабыз монда калсын. Кызымны какмый-сукмый карармын, диде Абдрахман, мин аңа ышанам.
– Ни күрсәк тә, бергә күрер идек әле... – диде Кинҗәбикә чигенәсе килмичә дә, ире өзеп әйтте:
– Булды. Тәмам. Әзерләгез кызны, никахны үзем укыйм.
Ике хатын, зар елашып, өлкән балаларын җиде ят кешеләрнең чанасына утыртты да җибәрде. Төн карасында яшереп кенә кылынды бу эш. Ә иртәнчәккә аларның үзләрен ике чана итеп төяп алып чыгып киттеләр. Эт күрмәгәнне күреп, михнәт шулпалары эчә-эчә, ачыгып-туңып, ай буе йөрделәр юлда. Барып егылган җирләре Иркутск өлкәсенең бер калачыгы иде.
Кайгы-михнәттән болай да хәлсезләнгән хатыннарны тагын да аптыраткан аяусыз бер хәл көтә иде монда. Лагерь начальнигы Сөләйманга хатыннарының берсен аерырга кушты. «Совет властенда күп хатынлылык юк», – диде ул. Ир каушап калды. Хатыннарына алмаш-тилмәш бакты. Урысча аңламаган тегеләре бер ноктага карап тора бирде. Аңлатып әйткән иде дә, һаман күзлә-рен киң ачып төбәлеп торуларын дәвам иттеләр. Бу хәбәр аларның башларына да, аңнарына да сыймый иде! Ахырда начальник иртәгәгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә кушып, барысын бергә кыйгайган иске йортка кертте.
Күптән хуҗасыз торган өйне җыештырып, мичен төтәтә-төтәтә ягып, балаларның тамагын ялгатып алгач, хатыннар ирләре янына килеп утырды. Өчесе дә үзалдына төбәлеп тынып калды. Күпмедер вакыттан соң Канифә телгә килде:
– Мине аер, Сөләйман.
Сөләйман соңгы көннәрдә яртылаш картаеп калган, хәсрәтеннән каралып каткан йөзен күтәрде:
– Нишләп сине?
– Кинҗәбикә яшь. Аңа ялгыз авыр булачак...
– Син дә аннан җиде яшькә генә олы. Син дә бичә кеше.
– Мин бит катырак... Мин түзә алырмын ул.
Ир хатыннарына тагын да алмаш-тилмәш карап алды.
– Берегезне дә аермыйм. Сез минем хәләл бичәләрем.
Кинҗәбикә түгелеп елап ук җибәрде:
– Мин бер көн дә яши алмам синсез... Елгага төшәм дә батам...
– Чү! Юкны сөйләмә! Әнә, балаларны уятасың, – Канифә, усал шыбырдап, аны тыйды. Аннан иренә эндәште. – Нишлибез алайса?
– Сине икенче җиргә күчерергә кирәк булыр, Канифә. Балалар монда калыр. Тик талаклап аермыйм. Син минем хатыным булып каласың һәм онытма, мин теге дөньяга китмичә, сиңа миннән ирек юк.
Аннан бу сөйләшүне Канифә йомгаклап куйды:
– Ярый, Сөләйман, шулай булыр.
Сөләйман күмер шахтасында эшләде. Таң карасыннан китте, төн җиткәч, хәлсез булып, тешләрен елтыратып кайтып керде. Кинҗәбикәне урам себерүче итеп куйдылар. Кызлар аңа ярдәмләшеп янында йөрде. Канифәне шәһәрнең икенче очындагы хатын-кызлар барагына алып барып тыктылар. Ул тимер юллары сакчысы булып китте. Ял туры килү белән көндәше, балалары янына йөгерде, әллә нигә бер – тансыкка гына ирен дә туры китерде. Сагынышып күрештеләр, җан өзешеп, аерылыштылар. Бер мәлгә генә теге җиз самавыр тирәли җыелдылар да тагын бүленешеп киттеләр. Шулай елдан артык яшәгәч, Канифә авырга калды. Инде хәлне яшереп булмый башлагач, Сөләйман аны җитәкләп алып әлеге начальникка керде.
– Иптәш начальник, хатыным төнге каравылда йөрерлек хәлдә түгел. Зинһар, аны минем яныма кире кайтарыгыз, – диде.
Начальник берчә инде корсагы бүлтәеп чыккан хатынга, берчә иргә бакты:
– Син бу хатынны аерган идең түгелме соң?
– Мин аеру беләнмени... Аллаһы Тәгалә аермагач, – дип әйтте дә куйды Сөләйман.
Кулындагы тәмәкесен борхытып, ни дип җавапларга белмәде начальник та. Бу мәсьәләдә ул да көчсез иде.
– Нишләтәсең... Аласың инде кире. Бу хәлдә синең хатының кемгә кирәк?
Кайтып җиткәнче иренең беләгенә асылынып, сөенеченнән елый-көлә килде Канифә. Ә өйдә аны зык кубып көндәше белән кызлары каршы алды. Ике бичәсенең кочаклашып елашканнарын күреп, Сөләйманның да күзләренә яшь тулды.
Бәла тагын да көтмәгәндә килде хатыннарга. Беркөн Сөләйман киткән җиреннән кайтмады. Икенче көнне Канифә белән Кинҗәбикә кара таңнан урамда торалар иде инде. Алар кебек ирләрен көтеп ала алмый сагаеп завод юлын күзәткән хатын-кыз да аз түгел. Ике көнлек билгесезлектән соң шахта җимерелгән дә эшчеләрен баскан дигән дәшһәтле хәбәр таралды. Көндәшләр бу яңалыкны кабул итмәде. Аларның пәһлеван ирләренә нидер булуы мөмкин түгел иде. Бернидән дә курыкмаган, хәтта әллә нинди начальникларның да йөзенә туры карап сөйләшә алган, берүзе биш кешенең нормасын үтәп йөргән ирләренә ни булсын?.. Җитәр-җитмәс кенә ашларын кырык җылытып, ирләренең алмаш кием-салымын кырык тотып карап-салып, ни утырып ашый, ни йоклый алмый йөрешкәндә, Сөләйманның алыптай гәүдәсен кертеп, идән уртасына сузып салып киттеләр...
Канифә ирен ничек итеп җирләгәнен дә, ничек җеназалар укытып-тәрбияләп куйганын да яхшылап хәтерләми. Бөтен бу мәшәкатьләрне үзе оештырса да, нечкә генә иңнәрендә күтәреп чыкса да, аңы томаланган хәлдә башкарган иде. Ә Кинҗәбикә кисеп аударган кебек Сөләйманның өстенә егылган булса, шуннан тора алмый ятты да калды. Аяклары тыңламас булды хатынның. Шулай итеп, Канифә кулындагы дүрт кыз бала, 3 яшьлек кенә улы һәм түшәктә яткан көндәше белән торып калды.
Әмма афәт ялгыз килмәгән булып чыкты. Шул яз шәһәрдә көчле кызылча чире таралып, бер-бер артлы кызларның икесен алып китте. Бердәнбер уллары, салкын тидерүдән мантый алмый, сызылып кына җан бирде.
– Әй Ходаем... Сөләйманыбызның төс кенәсен калдыр инде... Алма инде, Ходаем, улыбызны... – дип баланың ике ягында шыңшыган хатыннарның зарын нишләптер ишетмәде күктәге. Алай дисәң, ил буенча андый зар булганнар аз түгел иде шул ул заманда. 
Тагын ике елдан Канифәгә ярлыкау килде. Гаебе акланган булып чыктымы? Һәрхәлдә, хатын үзенең һәм, гомумән, аларның һәм үзләре кебек шушында михнәт чиккән меңәрләгән халыкның нәрсәдә гаепле икәнен дә төшенә алмый иде ул. Шулай да аңа кайтырга рөхсәт булды. Аякка басып эшләп йөргән Кинҗәбикәгә бу кәгазь юк иде әле. Хатыннар утырып киңәшләштеләр дә, Канифә булган акчаларын төйнәп тотып, ике кызын ияртеп юлга чыкты. Ә Кинҗәбикә, буылып елап, поезд артыннан йөгерә торгач, сөрлегеп, егылып ятып калды...
Сәлимә кызлары килен булган йортка кайтып төште Канифәләр. Сөләйманның балалык дусты булган Абдрахман аларны бер почмакка сыендырды. Сәлимәләре Кинҗәбикә кебек сылу хатын рәвешенә кереп, туптай ике бала анасы булып яшәп ята иде. Аңа карап бер сөенде, тегендә калган көндәшен уйлап бер көенде хатын. Тик берни эшләр чарасы юк.
Кайткач та колхозга эшкә чыкты. Үсмер кызлары да кул астына керде. Җайлап, сәмәннән өй салдылар. Савым кәҗәсе сатып алдылар. Тиенләп акча җыйдылар. Аларның нәрсәгә җыйганнарын белгән Абдрахман да, кияүләре Абдулла да хәлләреннән килгәнчә кушылды. Тагын ике ел дигәндә, ярыйсы хак җыелып, Кинҗәбикәгә җибәрелде. Ул бу акчага «вульный» кәгазе сатып алып, көндәше иптәшкә дип калдырган җиз самавырны кочаклап, канатланып кайту ягына очты. Тагын ничәдер көннән көндәшләр сәмән өй идәнендә бергәләп чәй эчә, Сөләйманнарын искә алып, хатирәләрен яңартып, елашып-җырлашып, сөйләшеп туя алмыйлар иде.
Яшь үк булмасалар да, олы да түгел иде әле хатыннар. Икесе дә төс ташламаган. Язмышларына үч иткән шикелле, һаман сылулыкларын да, йөз-төс нәфислекләрен дә саклаган иделәр. Күз карашларында да очкын, чәм бар. Өзә басып, очкын салып йөриләр әле. Кайбер ирләр, уфтанып: «Хатын сайлый белгән бит бу Сөләйман», – дип, юкка гына әйтеп куймый иде шул...
Җил капкаларын яучылар да аз какмады. Бигрәк тә Кинҗәбикәне соратты бер адәм. Өзмәде дә куймады. Тамчы тама-тама таш тишә дигәндәй, димче әби Канифәне дә көндәшен үгетләргә күндерде.
– Көндәшем, икәүләшеп утырып картаймыйк инде. Яхшы гына ир сората, дөньясы төгәл... Кызлар минем белән калыр, күрше авыл гына, килеп йөрерсең, – дип әйтә-әйтә ризалатып куйды. Теге ир, беркөн килеп, арбасына төяп алып китте Кинҗәбикәне. Йөрәгеннән әллә нәрсәсен өзеп биреп җибәргәндәй булса да, шулай кирәк, яшәү дәвам итә дип уйлап юанды Канифә. Икесенең берсе бәхетле була алырга тиештер инде.
Ай чамасы үткәч, таң алдыннан хатынның ишеген
сак кына кемдер какты. Канифә ишек ярыгына авызын терәп шыбырдады:
– Кем ул?
Тыштан җавап юк.
– Кем, дим? Хәзер уклау тотып чыгам!
– Мин, көндәшем, ач. – Келәне күтәреп җибәрсә, тупсада Кинҗәбикә утыра. Канифә аның янына чүгәләде:
– Ни булды? Нишләп болай?
Кинҗәбикә аңа карамый гына авыр көрсенде:
– Кайттым... менә. Яши алмыйм аның белән. Җаным да, тәнем дә тартмый... Кума мине. Күз алдымда Сөләйман тик тора... Аның кебеге юк та, булмас та.
Хатыннар тынып калды. Сызылып таң атып килә иде. 
– Сөләйман мине кичерә алыр микән?.. Ничек уйлыйсың? – утыра торгач, шундый сорау бирде Кинҗәбикә.
Канифә башын борып, аның кызарган йөзенә бакты. Юл буена тыела алмый елап килгәндер инде. Елак кына бит аның яшь көндәше.
– Кичерер, нигә кичермәсен. Бу дөньяда кичерми торган хәл юк... – аннан, тегесенең чыланып, чигәсенә ябышкан чәчләрен сыпырып куйды да елмаеп өстәде, – үзем сөйләшермен Сөләйман белән, мин үгетләп башын бутадым, кичерә күр безне, дип әйтермен.
Кинҗәбикә олы көндәшенең иңенә терәлде.
...Канифә белән Кинҗәбикә әбине авылда күпләр апалы-сеңелле дип уйлады. Алар язмышын белмәгән яшь буын, гомер буе бергә яшәгән, бөтен җиргә дә парлашып йөргән бу ике карчыкны бер-берсенә нәрсә бәйләгәнен дә төшенмәде. Кызларыннан таралган буыннар чылбырында да алар тарихы бер риваять кенә булып калды. Онык-туруннары кайчак кем кемнең картәнисе икәнлекне ачыкламакчы булып сорашканда да, карчык-лар өзеп кенә җавап бирмәде.
– Картәниегез кемебез булганда да, картәтиегез Сөләйман иде. Дөньяда бер дигән ир иде!
– И-ий, безнең Сөләйман ул нинди иде! Килеп керсә, түбәсе өрлеккә тиеп торыр иде...
– Икебезне ике беләгенә утыртып күтәреп алыр иде... 
– Аның кебек азаматлар юк шул хәзер...
– Э-эй, безнең Сөләйман иде... мирдә берәү иде...
...Шуларның барысын да хәтерли җиз самавыр. Бернәрсәсен дә, бер көнен дә, бер генә мәлен дә онытмаган. Җиде ят җирләр куенында ятып калган Сөләйманын, мондагы зиратта янәшә генә җирләнгән көндәшләрен сагына... Асылда, таш келәттә аның коры гәүдәсе генә тоткын булып утыра. Ә җаны күптән икенче дөньядагы, бәхетле дөньядагы хуҗалары янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    шул тиклем ҡыҙғаныс яҙмыш! Бик матур яҙылған!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ииии,язмыыыш!Нилэр генэ курмэгэн бабай- эбилэребез! Тамакта тоер....

      • аватар Без имени

        1

        0

        Искиткеч осталык белән язылган. Көчле

        • аватар Без имени

          1

          0

          Фильм төшерерлек сюжетлы әсәр.

          • аватар Без имени

            2

            0

            Бу ике көндәшнең сабырлыгына, акылына таң калырлык. Шундый матур һәм оста итеп язылган,укыйсы гына килеп тора.

            Хәзер укыйлар