Логотип
Проза

Клеопатра

Əнисе көне буе эштə. Аңа рəхəт. Төнге каравылга йөргəч, миңа шактый читенгə туры килə. Унөчен тутырган кызыбыз Гөлчирəнең һəр хəрəкəте, һəр кыланмышы күз алдымда. Кыш көне, ичмасам, мəктəпкə йөри иде. Мəктəптəн кайткач та тегендə-монда боргаланырга мөмкинлек юк — дəреслəре көтеп тора. Ул дəреслəре белəн утырганда, мин дə тынычланып йоклыйм.
Дəрес əзерлəп бетергəч, кызым телевизор карый. Йоклый бирəм — карасын! Телевизордан күрсəтелə торган киноларга уземə ышангандай ышанам мин. Телевизор, теле сүзе белəн
башлангач та тиле түгел лə ул — бала күңелен илəслəндерүдəн бə-əк саклана. Ə быел җəйгə чыккач, өстəл артында яисə телевизор каршында басылып утырырга күнеккəн Гөлчирəбез, кино, дип җенлəнергə кереште.


Каравылдан кайтып ятуым була, идəннəрне аннан-моннан лаштыр-лоштыр майлаштыргалап ала да көзге каршысына килеп баса. Чəчлəрен шомарта, мин сезгə əйтим, болай тарый, тегелəй сыпыра. Теге кофтасын киеп карый, бу кофтасын. Əнисенең иннек-кершəннəренə орынмас микəн, дип керфек арасыннан гына күзəтеп ятам. Орынса, торып өшкерергə исəп. Орынмый. Кояшта кызынырга өлгермəгəн тезлəрен капларга тырышкалап, кыска күлмəк итəклəрен тарткалаштыргалап миңа эндəшə:
— Син йоклыйсыңмы, əти?
Дəшмим. Сузып-сузып мышный бирəм.
— Йокламыйсың ич инде, əти, юри генə кыланасың.
— Ə-əх, нəрсə тагын? Эштəн кайткан кешегə тынычлап йокларга ирек бирмилəр.
— Əти, мин кинога барам. Əни рөхсəт итте.


Культура сарае да тəрəзə каршында гына бит аның, чəнчелгере. Ничə карама — күз бəбəгеңə игъланнар чекерəеп керə. «Бер мəхəббəт тарихы», «Тагын мəхəббəт турында», «Мəхəббəт белəн шаярмыйлар», «Чын мəхəббəт». Табалар бит, əй, игъланнарга язарга сүзлəрен дə.

— Телевизордан гына карамыйсыңмы соң, кызым, киноны?
— Телевизорда кино юк, əти.
— Ə клубта нинди кино?
— Робинзон Крузо!
— Нəрсə турында ул?


Давыл вакытында кораб һəлəкəткə очрый да бер кеше кыргый утрауда ялгызы гына кала.
— Шуннан?
— Шунда яши инде.
— Тегелəйрəк урыннары юктыр бит?
— Ниндиерəк, əти?
— Тегелəйрəк, значит. Разный кети-мети анда, гыйшык-мыйшык.
— Юк, юк, əти.
— Алайса, бар. Озак йөрмə...


«Капитан Грант балалары»на да җибəрəм кызны: анысы да зарарсыз кино. «Океан һəм малай»ның да зыяны юк. Барсын, карасын. Хəер, кызым үзе дə əдəпле минем — игъланына «мəхəббəт» сүзе кергəн киноларга əйлəнеп тə карамый. Бар белгəне көлке дə маҗара, мультик та пультик, кызык та мызык.

Ə менə бүген яшькелт күзлəренең сəер елтыравыннан сиздем, берəр төрле мутлык кылырга чамалый кыз. Үзем дə шулай идем мин яшь чагында. «Күзлəрең май ашаган мəченеке кебек ялтыр да йолтыр, мөгаен, Госман, берəр этлек эшлəргə уйлыйсың»,— дип əйтə торган иде аннары əни. Яшь чагында кемдə булмый, булгандыр инде...

Инде төлдереп кенə киттем дигəндə, янə көзгегə күзем төште. Гөлчирəбез кайчы белəн маңгай чəчен кыркып маташа. Нигə кирəк? Шул килеш ярамаганмы? Ул да түгел, кайчысын элеп куйды да бу чəчлəрен елтыр күзлəренə төшереп шомартты, эчендəгемутлыгын тышка чыгармаска тырышып, миңа эндəште:
— Əти!
— Нəрсə тагын?
— Мин кинога билет алып кайтам. Əни рөхсəт итте.

Һе, ансат кына. Əнисе рөхсəт иткəн, имеш.
— Нинди бетмəс кино булды инде ул? Исеме ничек?
— Клеопатра.
— Анысы нəрсə тагын?
— Клеопатрамы? Патша кызы бугай...


Тукта, шалишь! Патша кызы булгач, кети-мети уйнарга əвəс нəмəрсə инде ул. Патша кызлары тəк кенə йөрмəслəр. Тамак тук, өс бөтен була аларның. Ə безнең кызга нəрсə калган Келəпатра тирəсендə? Чорт та калмаган.
— Кызым?
— Нəрсə, əти!
— «Келəпатра»га бармыйсың.
— Ничек инде бармыйм. Əни рөхсəт итте.
— Бармыйсың булгач, бармыйсың. И, вообще моннан соң белмəгəн, күрмəгəн, алла язмаган
киноларга йөрмисең. Бернинди Келəпатра да, чорт та юк. Беткəнмени синең үз ишлəрең, əллə нинди патша кызлары тирəсендə чуалмасаң. Бар, əнə, əптиктəн баш даруы апкайт, үлəм, чигəлəрем сызлый...


Ай күрде Гөлчирəне, кояш алды — ишектəн чыгып киткəннен абайламый да калдым. йоклап булмый инде эшлəр болайга киткəч. Тиз генə торып киендем дə тарих укытучысы Бикбулатның ишеген шакыдым. Озак көттермəде күршем — ишеген ачты. Сары мыегын сыпыргалап: «Кер, нишлəп торасың», — диде.
— Кереп тормыйм, күрше, кечтеки генə консультация кирəк иде. Мөгаллим булсаң, əйт əле син миңа шуны — кем ул Келəпатра?

Бикбулат авыз чите белəн генə елмаеп башын чайкады, лəкин, минем хəлемне аңлагандай, шунда ук җитди кыяфəткə керде.
— Шактый мут хатын ул Клеопатра дигəннəре, күрше. Байтак асыл егетлəрне үзенə гашыйк иткəн. Цезарь кадəр Цезарьның башын əйлəндергəн.
— Шулай ук микəн?! Ə ул, теге, ни, кем əле? Чизыр дигəннəре каравылда-фəлəндə тормагандыр ич?
— Каравылда торган, күрше. Əле каравылның да ниндиендə торган! Бөтен Рим дəүлəтен каравыллаган.
— Кит аннан! Рəхмəт сиңа, күрше.
— Рəхмəтеңə рəхмəт, — диде Бикбулат һəм, коридорда ялгызымны гына калдырып, ишеген биклəде.


Чизыр кадəр Чизырның башын əйлəндергəн, диме? Келəпатраны əйтəм, ну чая хатын икəн, əй! Безнең трестта да бар инде ул андыйлар. Əмма нишлəптер берсе дə миңа күз салмый. Марфа Ивановна сөйлəшкəлəп йөри болай. Гəрчə аның да хəл-əхвəл сорашудан узганы юк. Секретарь кыз Əлфия дə бик ачык туташ. Үткəндə-сүткəндə исəплəшмичə калмый. Завхоз Роза бигрəк тə җилле. Майда йөздереп пешерелгəн сумса кебек кабарып, ялтырап кына йөри. Əмма алар берсе дə Келəпатра кебек түгел. Мин үзем Чизыр кебек үк зəһəр каравылчы бит инде, югыйсə. Төннең төне буе керфеккə-керфек какмыйм. Яктыра башлагач кына азрак черем итеп алам. Андый гына гаеп Чизырдада булмый калмагандыр...

Шулай уйлап бара-бара, урамга ук чыгып киткəнмен. Эчке киемнəн генə лəбаса мин. Ə урамда кар катыш яңгыр сибəли. Йөгереп өйгə кердем. Өстəлдə бер кап дару һəм ярты бит кəгазь ята. Кəгазьдə язу: «Əти, мин стадионга киттем!» Кай арада кайтып, кай арада чыгып сызган соң бу бала? Əллə «Келəпатра»гамы? Əнə, курткасы, əнə башлыгы. Спорт киемнəрен кигəн. Йөрəгем тыела төште — чыннан да стадионга киткəн икəн. Тəрəзə каршына килдем. Тимер рəшəткəгə мылтык түтəсе хəтле хəрефлəр белəн «Келəпатра», юк, түгел, «Клеопатра» дип язылган игълан элгəннəр. Шулай да Рим дəүлəте хəтле Рим дəүлəтен каравыллый торган Чизырның башын ничегрəк əйлəндерде икəн соң Клеопатра? Туктале, йоклап ятып булмас. Өскə егет чактагы плащымны кидем, башыма хан заманындагы эшлəпəмне элдем, борыныма кара күзлек атландырдым — алай-болай кызым Гөлчирə очраса, танымасын, янəсе — чыгып киттем клубка... Ике серияле тек, ике серияле, беткəн баш беткəн. Чизыр хакына инде, Клеопатрасына сукыр тиен дə əрəм итəсем юк...

Əти-əнилəре ни карыйлардыр — тамаша залы яшь җилкенчəк белəн тулган. Кайсы тарафка гына күз салсам да пумала баш та маргарин баш, маргарин баш та пумала баш. Өченче мəртəбə кыңгырау чылтырагач, артымда əллə нинди серле караш тоеп, борылырга мəҗбүр булдым. Иң арткы рəттə, күзлəрен елтыратып, спорт киеменнəн Гөлчирə утыра иде. Сикереп тордым. Əмма кайсыдыр плащ чабуымнан тартып урыныма утыртты.

Ут сүнде. Кино башланды.

Ну, Клеопатра, мин сине! Төнге каравылда торганда килеп капмассың микəн əле бер...


Хəбир ƏХМƏТҖАНОВ рəсеме.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Участие в проекте поможет увеличить количество посетителей Вашего сайта - заказчиков, не упустите такую возможность. Одна страница вашего сайта "http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza?id=6462" уже добавлена в поиск. Для полноценного участия в поиске, установите код на Вашем сайте. https://www.nigez.com/add.php ТАТДИГ поиск - https://www.nigez.com/ Обойди конкурентов!

    Хәзер укыйлар