Логотип
Проза

Күксегән җиләк

Танышырга алып кайткач та, әни: «Бу кызый бик шома күренә. Кара аны, сак бул» , − дип кисәткән иде. Бергә яшәвебезгә берничә ел узса да, шул карашын тәки үзгәртәсе килми әнинең...

«Өзелеп тә яшьли сөйгән ярлар
Ятка кала икән аерылгач...»
Күңелемә кунып, туктаусыз кабатланган бу ике юлны онытырга теләп, үземне бик тә бәхетле итеп тоярга тырышам. Дөресрәге, үз бәхетемә үземне инандырырга маташам. Синме соң үз язмышыңнан канәгать булмаслык, янәсе?! Синме соң шөкер итмәслек? Кешеләр омтылган иң зур «бәхет макеты» – тулы, балалы, яшь гаиләмне күз алдыма китерәм дә җаным беразга хушлана. Гаиләм минем өчен – иң башта кызым Нурия. Аннары аның әнисе Кәримә. Кызымны нигә анасыннан да алда куюымны үз-үземә дә аңлата алмыйм. Хатынымны да яратам, әлбәттә. Тик Нуриямне, нәни кызчыгымны ничек яратканымны сүзләр белән дә аңлата алмыйм. Хатыным минем нечкә-нәзек урынымны белә һәм кызымны бик яратуымнан хәйләкәрләрчә файдалана. Үзенә миннән нидер кирәк булса, ул бу мохтаҗлыкны кызы исеменнән яисә аның мәнфәгатеннән чыгып аңлата. Мәсәлән, чәшке тун яки алка-балдак кирәк булса, Кәримә: «Ничек инде шундый матур кызның әнисе тунсыз йөрсен?!» – дип сырпалана. Нуриягә кагылышлы булгач, мин, әлбәттә, бик тиз эрим дә төшәм. Кәримә белән без инде бишенче ел яшибез. Кәримә бер дә начар хатын түгел. Миңа каршы әйтеп, юкка-барга ызгышмый. Күбесенчә минем җайга гына тора. Тик нәкъ әнә шул сыйфаты әнигә ошап бетми. Танышырга алып кайткач та, әни: «Бу кызый бик шома күренә. Кара аны, сак бул», − дип кисәткән иде. Бергә яшәвебезгә берничә ел узса да, шул карашын тәки үзгәртәсе килми әнинең. Киленен бик өнәмәвен мин мәңге катлаулы кайнана-килен мөнәсәбәтенә бәйләргә тырышам. Ә хатыным, бахыркай, әнинең аны бик якын итмәвен күреп, аеруча тырышкан була: күчтәнәчен дисеңме, бүләген дисеңме, өя генә. Тик мәңге исерек киявен дә чит итмәгән әнкәй минем хатынга «үги әни» булды да куйды. Аңламассың бу хатын-кызларны! Җир астында елан күшәгәнен дә сизгән әнинең тынычлыгы югалды! Туй алдыннан мине кире якка үгетли башлады: «Әллә әлегә өйләнми торасыңмы соң, улым? Орлыгы Бохарада түгел, башканы табарсың, бәлки?» Ике апам исә Кәримәне бик ошаттылар. Булачак хатынымның «Илфарым» дип кенә торуы күңелләренә бик хуш килде. Апаларым аның бу сүзен үзенчә аңласа, Кәримә эчке мәгънә салганын яшерми: «Илфарым, димәк, син минеке, аларныкы түгел! Шулай булгач, кысылмасыннар!» «Җаным, Илфарым», − дип кенә торган чибәр хатыным булганда, «әтием, сөеклем» дип кенә торган кызым янымда сикергәләгәндә ничек бәхетсез була алам мин?! Менә шулай үз-үземә дәгъвалар китереп, үземне бик бәхетле икәнемә инандырырга тырышып яткан көнем.
Ә Ул бәхетлеме икән? Бу уемнан үз-үземә гаҗәпләнәм. Ни турында уйласам да, башыма «Ә Ул?» соравы килә. Бәхетледер, әлбәттә. Дөресен әйткәндә, миннән башка, кем беләндер Аның бәхетле булуы бераз мин-минлегемә тия. Бәхетсез булуын теләмим дә кебек. Ә шулай да... Яратамы икән ирен? Исенә төшерәме икән мине? Исенә алса да, рәнҗеп кенә хәтерлиме икән? Мин инде Аны биш ел күргәнем юк. Беренче вакытларда көннәрне, айларны саный идем. Хәзер елларны санарга кала. Сирәк булса да апаларым Аны күрештерә. Миңа моны ишетүе кыен булуын да уйламыйча, апаларым ярышып Аның тормышын мактый: «Илзирә ире белән дүрт бала үстерә. Илзирә белән ире ике катлы йорт салган. Илзирә кайнанасын да, үз әнисен дә янына алган...» Ярый, бәхетле дә булсын ди. Үзем дә теләмичә, Илзирәнең бәхетенә мин сәбәпче булдым түгелме соң? Теге вакытта, берничә ел элек, безне Кәримә белән тоткач, укуын ташлап, тиз арада Уфадан авылга кайтып китте дә ике атнадан үзеннән олы, ике бала белән тол калган иргә чыгып та куйды Илзирә. Ә мин ул вакытта Кәримә белән бик мавыккан идем. Хәтта Илзирәнең кинәт кенә тормышка чыгуын ишеткәч, кайгырмадым да кебек. Тик кемне югалтуымны еллар үткәч кенә аңлый башладым. Әлбәттә, Аның алдындагы гаебемне намусым таный. Сигезенче класстан башлап, бер-беребездән күз алмадык. Бергә кич чыктык, бергә печән чаптык, бергә көтү көттек. Аннары бергә укырга кердек. Гомер буена да бергә булырбыз кебек иде. Кәримә очрамаса... Ә Кәримә белән урамда бик кызык таныштык. Пыскаклап яңгыр яуган көзге көнне тукталышта басып торганда кара чәчле матур гына бер кыз лычкылдатып аягыма басып үтте. Ялтырап торган ботинкаларым лычма ләпек булды да куйды. Мин аның бу кыйланышына ачуым килеп басып торганда, кыз артына борылды да елмаеп гафу үтенде һәм, кесәсеннән ап-ак кулъяулык чыгарып, яныма килде. Кызның пычранган ботинкамны сөртергә иелгәнен күреп, бик уңайсызландым, «кирәкми, кирәкми, нишлисез», – дип, кызны терсәгеннән тотып торгыздым. Ә кыз, әллә ни булгандай, аның саен гафу үтенә. Ә мин, ачуымны онытып, инде аны ничек тынычландырырга белмим. Сүз ара сүз чыгып, кыз белән кафега кереп утырдык. Егетләр белән урамда бик оста таныша белүе дә, миңа ияреп, бүлмәмә кайтуы да әллә ни аптыратмады. Язгы ташкындай ташып торган дәртне йөгәнли алмаган чак... Укуны онытып, өч көн ятактан тормадым Кәримә белән. Мине югалтып килгән Илзирәгә ярым шәрә Кәримә ишекне үзе ачты. Ишек шакыганны ишеткәч тә торып ачмакчы идем, Кәримә ялт кына сикереп тә торды, миннән алда ишеккә барып та җитте. Ә мин, куркак йөрәк, посып кына аларның сөйләшкәнен тыңлап тордым. «Кем кирәк?» – Кәримәнең тавышы хуҗаларча катгый ишетелде. Илзирә, киресенчә, тыйнак кына: «Мин этажны бутадым, ахры», − дип, аска йөгереп төшеп китте. Илзирә миннән күпкә саф иде шул. Ә мин Аның шул сафлыгын аңа гаеп итеп куярга тырыштым. Әгәр дә син мине чынлап яратсаң, һәр күзәнәгеннән дәрт-дәрман ташыган егетнең теләгенә буйсыныр идең, янәсе... Күпме үгетләсәм дә, Аның минем белән калганы булмады. Ә Кәримә... Кәримә танышкан көнне үк мине назларына күмде. Назга сусаган яшь тәнем Кәримәне яратып туя алмады. Күңелдә генә ниндидер сызлавык калды...
Укуымны бетергәч тә мин Кәримәгә өйләндем. Дөресрәге, Кәримә миңа үзе тәкъдим ясады: «Җиләк кебек миндәй кызны тагын каян табарсың?» Назлары аша мине үзенә кирәк якка борырга Кәримә өйрәнеп беткән иде инде. Туебыз бик тыйнак узды. Минем яктан иң якын туганнарны гына чакырдык. Әни, урынлымы-урынсызмы, миңа киңәшләрен тага башлады: «Ялгыша күрмә, балам. Ялгышыңның ачы сагышы гомерлеккә җитәр!» Хәтта нигәдер никах-туйда катнашырга да көчләп ризалаттык әнине. Әллә нигә һич кенә дә килене итәсе килмәде Кәримәне. Кәримә ягыннан туганнары әз булуы да әнигә ярамады. Бәләбәйдән генә ике туганы килә дигәч, әни төпченә башлады: «Үсеп чыккан авылыннан ник берсе дә юк? Нәсел-нәсәбе билгесез, җилдән туган кыз аласыңмы?» Әйе, Кәримә үскән район үзәгеннән берсе дә туйда катнашмавы бераз сәеррәк иде, әлбәттә. Булачак хатыным аңлатуынча, ул әтисенең кем икәнен да белми, ә әнисе үлгән, башка туганнары юк икән. Әнигә генә Кәримә нидер яшерә кебек тоелды. Ә мин әнигә түгел, ә Кәримәгә ышандым. Кәримәнең эшләгән урыны – массаж салоны да әнине шиккә салды. Мин генә начарны уйламаска тырыштым. Кәримәнең авырлы булуы да кире кагып булмаслык дәлил иде.
Кәримә үскән район үзәгенә егет чакта барганым бар иде. Бергә укыган дус егет Габит белән башта безнең әнигә бәрәңге алырга булыштык, ә икенче ялны аларга кайттык. Бәрәңге алып бетергәч, рюкзакларны бәрәңге белән шыплап тутыргач, автовокзал янында Уфага китәсе кичке автобусны көтәбез. Автобус китәргә ярты сәгатьләп вакыт бар, билетлар кесәдә. Урамда тәмәке төнәтеп торганда яныбызга шактый гына таушалган чырайлы абзый килде дә кылларыбызны тарткалый башлады. Акчабыз бармы, юкмы, янәсе. Булса, әнә теге якындагы йортка кереп урарга була. Бик матур, уналты яшьлек, җиләктәй татлы туташ егетләрне бик сөенеп каршы алачак... Тәрәз пәрдәләре төшерелгән бәләкәй генә йортка күз ташладык та, юк-юк, кирәкми, дип, бәйләнчек абзыйдан тизрәк котылу ягын карадык. Габит, Калтасы малае, бу йортның хуҗаларын белә икән. Юл буе миңа ул йортка бәйле гыйбрәтле тарихлар сөйләп барды. Имеш, анда яшәгән эчкече фахишә хатын, олыгаеп рәте чыккач, 16 яшьлек кызын сата башлый. Җиләктәй кызын... Күксегән җиләк... Юлдан чыккан ул кыз бала да төшерткән, диләр. Татар авылында мондый хәлләр булыр дип кем уйласын?! Минем чәчләр үрә торган иде. Кәримә белән танышкач, ул яман данлы йорт хакында сорарга кыенсындым, әлбәттә.
Кәримә белән без фатир яллап яши башладык. Мин, яшь белгеч, җир теркәү оешмасында эшлим. Кәримәне, массаж салоныннан алып, яхшы гына эшкә администратор итеп урнаштырдым. Кызыбыз тугач, Кәримәне күтәреп кенә йөртмәдем. Әйе, хатынымны яратам кебек. Тик нигәдер Аны гына оныта алмыйм. Һәр вакыйгага, һәр хәлгә, телимме-теләмимме, Аны кыстырам: «Ул булса ни дияр иде, Ул булса ни эшләр иде?» Ул булса... Башкача Аның булмавын да аңлыйм. Булса да, Ул тик ире белән... Тик Ул нигәдер һаман минем уйда, минем янда... Өннәремнең газабы төшләремә күчә. Төшләремдә гел Ул! Аның белән җитәкләшеп болыннан барганда арада елан калкып чыга. Озын кара елан! Илзирә кинәт күккә күтәрелә дә офыкта югала. Елан минем кулларымны, бөтен гәүдәмне чорный бара! Тын алырга ирек калмагач, мин шабыр тиргә батып уянам. Һәм Кәримәнең күкрәгемдә яткан кулын алып ташлыйм. Илзирәнең саф мәхәббәтен аяк астына салып таптавым өчен гомерлек газапмы бу? Аның рәнҗүләре төшүеме? Үзем дә аңламыйча аны өзелеп юксынуыммы? Бер генә кат булса да, читтән генә булса да күрергә иде Илзирәне – көннән-көн көчәя барган бу теләгем мине куркыта да, каядыр ымсындыра да, өметләндерә дә...
Кәримә белән дә бәхетсез түгелмен кебек югыйсә. Һәрхәлдә, мин моңа үземне ышандырырга тырышам. Шуны гына белмим – бәхетнең үзе микән миндә, макеты гынамы икән? Җенси якынлыкка гына нигезләнгән мөнәсәбәтне мәхәббәт белән бутавыммы? Тап тимәгән тойгыларны саклый алмадың, хәзер кемгә үпкәләргә кала?
Моңа хәтле Кәримә туып-үскән өйләренә үзе генә кайтып йөрде. Бераздан мин искерәк кенә машина сатып алдым. Кәримә йортын сатарга уйлагач, машинада бергә кайтырга булдык. Арткы урында утырган кызыбызны сөйләндереп кайта торгач, Уфа белән Кәримәнең авылы арасы сизелми дә калды. Район үзәгенә кергәндә безне арттан кара болытлы яңгыр куып җитте. Урам буйлап тезелгән йортларга карап бара торгач, Кәримә урысча тын гына: «Ничә җәй, ничә кыш монда булмаганга...» − дип куйды. Мин аптырап аңа борылып карадым. Ничек инде ничә җәй, ничә кыш? Үткән айда гына бирегә кайтып килдең бит? Кәримә, ярамаган сүз ычкындырганын аңлап, телен тешләде һәм гадәттәгечә миңа сырпалана башлады: «Синең белән кайтканым юк, дим бит! Синең белән, Илфарым!» Мин, үз уемнан үзем куркып, кызымның көзгедәге чагылышына бактым. Авылга кайтам дип, бала күтәреп чыгып китеп, кайда йөрисең икән син, Кәримә?! Бала белән! Минем балам белән! Башыма килгән бу шомлы уйдан рульне кулдан төшереп җибәрә яздым. Кирәкмәгән сүз ычкындырып, үз-үзен сатканын сизми калды түгелме соң минем хатыным? «Ничә җәй, ничә кыш биредә булмадым!» Ә кайда йөрисең син?! Уйларымны сизгәндәй, Кәримә миңа карап, балаларча үпкәләде һәм тизрәк җеп очын яшерүне кирәк тапты: «Йә инде, һәр сүзгә бәйләнмә!» Һәм, минем игътибарымны кызыбызга юнәлтергә тырышып, Нурия белән гөрли башлады. Кәримә кушкан буенча уңга-сулга борыла торгач, кирәкле урамны тиз таптык. Берничә ел элек күргән урамны мин, әлбәттә, таныдым. Үз күзләремә үзем ышанмадым – Кәримә белән без нәкъ мине чиркандырган, пәрдәләре төшерелгән, кеше аягы күптән басмаган шакшы йорт турысына килеп туктадык...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исянмесез!Давамы бармы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Азгынлыкнын беркайчан яхшыга илткэне юк эле. Саф кыз ярамаган. Миргэ яраган бер иргэ генэ ярый белэ инде. Эзлэгэненне тапкансын.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Азагыда бардыр кебек, әлбәттә аңлашылуын анлашыла,.тик дәвам иттерәсе килә.

        • аватар Без имени

          1

          0

          Менэ... бер нэфсенне тыя алмагач... жинел килеп капкансын... Эстэгьфирулла тэубэ... коферлеген курсэтмэ, Раббем! Балаларыма, оныкларыма тэуфикь бир! Узен сакла!🙏🙏🙏🤭😔

          • аватар Без имени

            1

            0

            Укый укый аптырыйсың.Ана күңеле сизә шул.Бүре баласын,бүреккә салсаң да урманга карый дигән әйтем бар.

            Хәзер укыйлар