Логотип
Проза

Килен дә кеше баласы



Башкалада яшәгән балаларына уйламаган җирдән җыенырга туры килде Тәрҗемә апага. Исәбе-уенда да юк иде, энесенең хатыны көчләп диярлек күндерде. “Әйдә, әзер машинага утырып бар, бер-ике көн йортыңа күрше-күлән дә күз-колак булып торыр, сыерыңның да ташлаткан чагы”, – дигәч, ризалашты. Улы белән килененең кайткан саен: “Әнкәй, фатир котлатканнан бирле безгә килгәнең дә юк”, – дип, үпкәләбрәк әйткәннәре дә гел күңелен кырып торды. Чынлап та, ике ел вакыт үтеп киткән ләбаса. Үзләре еш кайтып йөргәч ни, сизелми дә икән вакытның узганы.

Кичтән балаларына кесә телефонынан шалтыратып, кунакка киләсен әйткәч, Тәрҗемә апа алып барасы күчтәнәчләрен хәстәрләргә кереште. Ике олы сумканы тутырып, веранда ягына чыгарып куйгач, барысын да салдыммы, тагын берәр нәрсә онытылып калмады микән, дип сөйләнә-сөйләнә урын җәяргә кереште. Касыймы үлгәннән бирле түрдәге йокы бүлмәсендә ятмый ул. “Бәләкәй як” дип йөртелгән бүлмәдәге диванда йоклый. Җылырак та, уңайлырак та кебек тоела үзенә. Бәлки сагыну, юксыну хисләрен җиңәргә тырышуы гынадыр, кем белсен? Кырык ел кырык көн генә түгел бит. Бер тән, бер җан иткән ястыкка ялгызың килеп ятукайлары, ай-һай, җиңел түгел икән! Пенсия яшенә җиткәч кенә, язмыш күпсенде шул. Көндезләре көндәлек мәшәкатьләр белән үтсә дә, кичкә кергәч, ялгызлык сиздерә. Әле дә ярый Илсур улы башкалада калды. Әнә, кызларын өйләнешү белән ирләре Себергә алып чыгып китте. Барысы да шунда агылганда, безнекеләрне генә тыеп калып буламыни?

Илсур улы йортка тузан төшерми, шөкер. Килененнән дә уңды Тәрҗемә апа. Гүзәлия авыл кызы булмаса да, бөтен эшкә кулы килешеп тора. Хәер, үзе дә иркәләнеп, аларның кайтып эш бетергәнен көтеп тормый. Ял йортыннан кайтмыйлар ич алар. Улы заводта инженер, килене – табибә. Атна буе әллә арымыйлар дисеңме? Юк, Тәрҗемә апа өлгергән кадәр, көче җиткәнчә йорттагы эшләрен үзе эшли. Күмәк көч сораганнары гына кала. Пенсиядәге кешенең кабаланып ашыгыр җире юк, тазалыктан гына аермасын Ходай. Аннан килеп, балаларына сөтен-каймагын, бәрәңге-суганын биреп җибәрүләре үзе бер күңелле, рәхәт бит! “Әнкәй, без кайтканда булса да утырып тор”, дигән балаларын: “Тик торсаң, сөяк тутыга, тик торганчы каткан туныңны уа тор”, – дип көлдереп алырга да ярата. “Бер уйлана башласаң, уйларның очына чыгарлык түгел, иртәгә юлга чыгасы”, – дип, Тәрҗемә апа, башка көннәргә караганда утын иртәрәк сүндереп, йокларга ятты.

Энеләре аны алырга кергәндә, кышкы җомга иртәсе беленә башлаган иде. Өч сәгать дигәндә, калага килеп тә җиттеләр. Алдан сөйләшеп куйганча, улы подъезд янында каршы алды. “И-и-и, әнкәй, әллә күченеп килгәнсең инде”, – дип шаяртты Илсур, олы сумкалар белән лифтка кергәндә. Гүзәлия тиз генә табын өлгертте. Аның бүген икенче сменага икән, тамак ялгаганнан соң, ул эшкә җыена башлады. Илсур да әнисен каршы алырга гына кайткан булган. “Әнкәй, ачуланма инде, оныкларың кайтканчы бераз ялгыз утырырга туры килер”, – дип, Тәрҗемә апаны фатирда бикләп чыгып киттеләр.

Ике сәгатьтән оныклары кайткач, фатир эче җанланып китте. Башта алар берсе-берсе белән ярышып, дәү әниләренә үзләренең яңалыкларын сөйләделәр. Аннан авыл күчтәнәчләре белән сыйлангач, өчәүләшеп якындагы паркта һава сулап керделәр. Оныклары дәресләрен карарга утыргач, Тәрҗемә апа аш-су бүлмәсенә чыкты. Улы белән килене эштән кайтуга пилмән бөгеп алырга уйлады. Авылдан иттарткычтан чыгарып, тәмләткечләрен салган итне суыткычның аскы өлешеннән алды. “Нәкъ вакыты, камыр басыйм”, дип, бисмилласын әйтеп, эшкә кереште. Соңгы пилмәннәрне ясаганда Илсур кайтып керде. Димәк, Гүзәлия дә озакламаячак. “Килен кайтканчы капкалап аласыңмы? Пилмәнне ул кайтугарак салырбызмы?” – дип сорады Тәрҗемә апа улыннан. “Көтик, ярты сәгатьтән кайтып җитәчәк ул. Нигә мәшәкатъләндең инде, әнкәй, Гүзәлия үзе әзерләр иде әле”, – дип, юыну бүлмәсеннән чыккач, залдагы телевизор каршына килеп утырды.

–Бәй, киленнең эштән кайтып ашарга әзерләгәнен көтеп утырабызмыни җыйнаулашып, язмаганны.

– Мин аш-су бүлмәсенә ашарга гына керәм, әнкәй.

– Начар, улым!

– Тукта, тукта, әнкәй, безнең әткәйнең чәй куйганын да хәтерләмим, алай дисәң.

Тәрҗемә апа улына бүген генә күргән кеше кебек карап куйды. “Син арыш белән бодайны бутама, улым. Механизатор әткәгез белән ярышыр идеңме әллә? Аның кебек колхоз эшеннән кайткач, мал карыйсың, кар көрисең, печән чабасың бармы? Хатының да синең кебек хөкүмәт эшенә йөри, гаиләгә акча китерә. Ул да бит кеше баласы, әнкәсе белән әткәсенең газизе!”

Илсур дәшмәде. Уйлап карасаң, хак сүзләр. Тик моңа кадәр Гүзәлиясе аны савыт-саба юдырып, ашарга әзерләтеп “җәфаламады”, үзе барысына да өлгерде. Элегрәк келәм чистартыша иде, хәзер анысы да – малайлар җилкәсендә. Дөрес, ялларда авылга кайтмаганда азык-төлек кибетләренә бергә чыгалар, анысы. Атна уртасында кирәген Гүзәлия эштән кайтышлый үзе алып кайта.

“Авылда бер минут та тик утырмыйсың бит, улым, нишләп калада болай?” – дип, “допрос”ын дәвам итте Тәрҗемә апа.

–И әнкәй, авылда икенче инде, кала фатиры түгел. Син мине бөтенләй ялкау кешегә әйләндердең дә куйдың түгелме соң? Фатирдагы ир-ат эшлисе эшләрне үзем эшлим мин, мастер чакыртканым юк.

– Улым, ул яктан бер сүзем дә юк, алтын куллы икәнеңне беләм. Югары белемле инженер була торып та эшләмәсәң. Тик...

– Нәрсә, әнкәй?

– Сез ир-атлар фатирда көндә ачкыч тотып, нәрсә дә булса төзәтмисез, ә хатын-кызның көндәлек эше, авылныкымы ул, шәһәрнекеме, тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Аны сиңа аңлатасы түгел, утызның теге ягына чыктың. Фатирыгыздагы чисталыктан күз камаша, өстәлдәге ризыклар телне йотарлык, үзеңнең дә, балаларның да киемнәре чук кебек, юылган, үтүкләнгән. Киленнән иртәрәк кайткан көннәреңдә аш-су бүлмәсенә керергә өйрән, дип әйтүем. Бергә эшләгәндә аш та тәмле, өй дә ямьле! Студент чакларыңда ресторанда ашап йөргәнеңне хәтерләмим, үзебез әзерлибез дип сөйли торган идең түгелме?

– Анысы шулай инде, әнкәй, үзебез әзерләп ашадык күп вакыт. Гүзәлия кушса, мин каршы килмим инде алай.

– “Кушканны эт эшләр, үзе белеп адәм эшләр”, дип, халык юкка әйтмәгән, улым. Нәрсә, әллә эт көненә төштеңме?

Тәрҗемә апа белән Илсурның сүзен звонок тавышы бүлде. Гүзәлиянең, ишектән үткәч, иң беренче сүзе: “Аһ, нинди тәмле пилмән исе! Эштән кайтып кергәндә сине әзер ризык каршы алгач, нинди рәхәт!” – булды.

Кичке аштан соң, Илсур савыт-саба юарга әзерләнгән хатынына: “Без малайлар белән монда үзебез тәртип ясарбыз, сез әнкәй белән чүкердәшегез иркенләп”, – дип, биленә алъяпкыч салды. Тәрҗемә апа, канәгать елмаеп, өстәл артыннан кузгалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мондый акыллы биемнэр хикэялэрдэ генэ була торгандыр, искиткеч шундый жинел укыдым, ижади унышлар телим сезгэ.....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт, Асия!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кубрэк булса икэн анлый кайнаналар!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик матур хикэя , яратып укыдым . Эни булгач , шундый эни булсын !!! Килендэ кеше баласы !! Ун,ышлар телим , Люция ханыма !!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эйе,бик тэ эчтэлекле хикэя. "Яшь" кайнаналар да киленнэр дэ укысын иде. Хэзер китап укучылар кимеде шул.

            Хәзер укыйлар