Логотип
Проза

Кичерүләр миңа юк инде

– И-и, кара әле моны, ирен яклап утыра! Синеке генә әүлия булыр инде! Төшке ашка туктап чәй эчкән арада ирләрнең чит хатыннарга тәкатьсезлеге турында сүз чыкты да, бар да бердәм булып ирләрне яманлый башлады. «Бөтен кешене бер кысага кертмәгез инде», – дигән иде Гөлфия, Фирая аңа ырлап ябышты.

– И-и, карале моны, ирен яклап утыра! Синеке генә әүлия булыр инде!
Төшке ашка туктап чәй эчкән арада, ирләрнең чит хатыннарга тәкатьсезлеге турында сүз чыкты да, бар да бердәм булып ирләрне яманлый башлады. «Бөтен кешене бер кысага кертмәгез инде», – дигән иде Гөлфия, Фирая аңа ырлап ябышты.
– Бөтенесе дә – бер. Әле юньле ир-ат күргәнем булмады! – дип, чап итеп мөһерне ябыштырды да куйды. Фирая белми әйтмәс инде анысы, хәзер яшәгән ире дүртенчесе.
– Синең Радигың гына әүлия, бер сиңа гына карап ятадыр, дисеңме? Бар, әкият сөйләмә! Синең күзең күрмәгәч тә, бөтен кеше синең кебек сукыр түгел!
Фираяның бу сүзләреннән әллә нишләп китте Гөлфия. Күзгә карап нәрсә ди бит, юньсез!
– «А» дип әйткәч, «б»сын да әйт инде, кем белән күргәнең бар аны? – Фирая усал булса да, Гөлфия дә төшеп калганнардан түгел. – Үзең күрми ник яла ягасың?
– Ник миннән «дапрус» аласың әле? Әнә, ирең белән бергә эшләгән Зәмзәмияне «дапрусла»! Мин кайдан белим, кеше әйткәнне генә әйтәм!
Хатыннар чактан гына эләгешеп китмәде. Гөлфиянең кулыннан эш төште. Бергә эшләүчеләр күзләрен яшереп, мыштым гына эш урыннарына таралышты. Күкрәгеннән сикереп чыгардай булып типкән йөрәген ике учына кысып, Гөлфия дә компьютеры каршына барып утырган булды. Алай гына тынычланып буламы соң мондый сүзне ишеткәч?! Ул кабат Фирая янына барып, барысын да бәйнә-бәйнә сорашырга булды.
– Сорама миннән бернәрсә дә. Мин үзем күрмәдем, кеше күргәнне генә әйткән идем. Соң, үзең дә күзеңне ач инде бераз, ике көннең берендә Зәмзәмия янында бит Радигың!
Күз аллары караңгыланды Гөлфиянең. 
– Кызлар, булмый, утырыр чамам юк, «если что» мин авырыйм, – дип, Гөлфия җыенып кайтып ук китте. 
Бу минутларда ул уйлау сәләтен югалтып, тәмам миңгерәүләнгән иде әле. Ачулана да, ярсый да, үпкәли дә, гарьләнә дә алмады. Баш мие уйлаудан тәмам тукталды. Җанына гына ниндидер бик тә салкын, бик тә авыр бер нәрсә төшеп ятканын тойды. Аңлатып та булмый торган әллә нинди хис иде бу. Ул үзен бер тирән, караңгы мичкәгә ташланган балык кебек хис итте. Авызын ачса – һава җитмәде, күзен йомса – утлы боҗралар биеште. Башына әйтерсең тукмак белән төеп, кемдер гел бер сүзне такмаклый: «Ра-ди-гың «гу-лять и-тә, Ра-ди-гың «гу-лять и-тә...»
Өенә кайтты да, диванга ауды. Җылы булса да, гәүдәсен никтер салкын алды. Дерелдәвен калын юрган да басмады. «Булмас! Бу – ялган!» – дип карышты акылы. «Күргәннәр бит, күрә торып ялганламас инде Фирая» – дип җөпләде күңеле. 
Иренең эштән кайтканын чак көтеп җиткезде ул. Мәктәптән кайткан балаларын ашатып-эчертеп, дәресләрен каратырлык көч тапты әле алай да үзендә. «Барыгыз, әзрәк апагызда кунак булып кайтыгыз», – дип, кичке якта аларны күрше йортта гына яшәүче апасына кунакка кертеп җибәрде. Аларның сөйләшкәнен бала колагы ишетергә тиеш түгел. 

Радик гадәттәгечә, үз вакытында кайтып керде. Кәефе күтәренке иде. 
– Кая, карчык, нәрсәләр пешердең? Үтереп карын ачты, бүген обед та ашап булмаган иде, – дип, кулларын уа-уа өстәл янына килеп утырган иренә ләм-мим сүз эндәшми аш бүлеп куйды Гөлфия. «Ач ирне иң элек ашат син, аннары гына сүзеңне әйтерсең», – ди торган иде мәрхүмә әбисе. Үзенең сабырлыгына үзе шаккатты Гөлфия. Берәү булса, кайтып керешкә үк иренең битенә ябышыр иде. Кая кайтып керешкә? Эшенә үк барып!
Үзенә дә берәр чүмеч кенә аш бүлеп, Гөлфия Радик каршысына утырды да, иренә текәлде. 
– Ник алай карыйсың? Берәр нәрсә юктыр бит? – диде Радик аның төбәлеп каравына гаҗәпсенеп.
– Сезнең Зәмзәмия белән мөнәсәбәтләр нинди стадиядә? – Гөлфия сорауны турыдан ярып бирде. 
– «В смысле» мөнәсәбәтләр? Безнең аның белән бернинди дә мөнәсәбәтләр юк, – ир хатынының соравын бөтенләй аңламады. 
– Башкалар да сөйләрлек булгач, мөнәсәбәтләрегез бик тирәндер инде...
– Кем ул башкалар? 
– Ну, эштәге хатыннар, мәсәлән...
– Күбрәк тыңла ул гайбәтче карчыкларны! 
– Нишләп гайбәтче карчыкларны?! Утсыз төтен булмый, диләр. Бернәрсә дә булмаса, сөйләмәсләр иде. Радик, әйдә, дөресен әйтеп сөйләшик. Чынлап та Зәмзәмия янына йөрисеңме?
– Кит! Кияүдәге хатын бит ул! Тузга язмаган уй синең башка килә инде. Берәр юньле нәрсә әйтәме дисәм?... – Радик ашын шапор-шопыр гына чөмерде дә, телевизор каршына җәелеп утырды.
– Юкны уйлап, вәсвәсәләнеп йөрмә. Кеше ни әйтмәс, син гайбәтчеләргә түгел, миңа ышан.
Бик тә ышанасы килә дә бит Гөлфиянең, күңелендә ниндидер юшкынмы, ышанып бетмәүме барыбер утырып калды. Фираяның әйткәннәрен ул онытырга тырышты. Соң, азмыни шулай бәхетле гаиләләрне аеручылар! 
Тавыш-гауга куптармады Гөлфия. Чынында, Фираяның сүзләренә бик ышанып та җитмәде ул. 

Көннәргә – атна, атнага айлар тоташты. Ул ирен читтән генә күзәтеп, теге сүзнең чынлыгына дәлилләр эзләде – таба алмады. Ул хәл инде онытыла да төшкән иде кебек, беркөнне кече улы почта тартмасыннан конверт тотып килеп керде. Тышына бернәрсә дә язылмаган бу хат кемнән булыр? Конверт эченнән чыккан ике фотография карап, Гөлфия тораташтай катты. Бик бәхетле парның фотолары иде алар. Әнә ир-ат бер кулы белән хатын-кызның нәфис иңеннән кочып алган. Анысы тыйнаклык күрсәтеп, чак кына читкәрәк тайпылган. Әнә алар тагын урамнан икәү янәшә атлый. Хатын-кызның кулларында – чәчәк, күзләрендә – шатлык. 
Гөлфия, бер фикергә килеп, тиз-тиз киенә башлады. План башына мизгел эчендә килде. 

– Хм... – кара мыеклы ир алдындагы фотоларны кулында боргалый-боргалый бик җентекләп тикшерде. Бу мизгел бик озак узган кебек тоелды Гөлфиягә. Ирнең болай да кара-кучкылт йөзе тагын да каралды, кашлары җыерылды. Төбәп карасаң, хәтта мыегы да үзеннән-үзе селкенә кебек тоела иде.
– Хм... – ул кабаттан көрсенеп куйды. – Димәк, сезнең ирегез минем хатын белән йөри... Сез үзегез моңа ышанасызмы соң?
– Әллә инде... – Гөлфия аптырап иңнәрен сикертте. – Бергә эшләгән хатыннар шулай ди бит.
– Бергә эшләгән хатыннар әйтер ул...
– Минем бу хакта Радик белән сөйләшкәнем булды. Ул, бернинди дә мөнәсәбәтләр юк, дигәч, мин ышанган идем. Ләкин менә бу фотолар...
– Фотолар... Фотоларны аны ясап та була. Бу әле дәлил дигән сүз түгел. Ярый, ачыкларбыз. – Кара мыеклы ир фотоларны кире конвертына салып, хатынга сузды.

Иңнәренә бик авыр биштәр аскандай, аякларын көчкә генә сөйрәп кайтты Гөлфия. Аның берни күрәсе дә, берни ишетәсе дә килми иде. «Әни, кайчан ашыйбыз», – дип каршы алган улларына да игътибар итмичә, Гөлфия кискән агачтай караватка ауды. Онытылырга, берни турында да уйламаска дип фәрман бирде акылы үрсәләнә-үрсәләнә үксегән күңеленә.
Ишек ачылганы, Радикның киемнәрен салып маташканы ишетелде. Гөлфия кымшанмый да ята бирде. Яшәү белән үлем арасындагы бер халәттә иде ул. Җанының бөтен күзәнәге әрнеп-әрнеп сызлый, ә акылы боларның берсен дә кабул итмәскә, берсен дә уйламаска куша. Сәер...
 – Авырыйсыңмы әллә? Ни булды? – дип янына кергән иренә конвертны сузды Гөлфия. Радик аны ачып фотоларга күз генә салды да, шап итеп өстәлгә ыргытты. 
– Әйе, булды шул андый хәл. Ләкин бу син уйлаган нәрсә түгел. Инде хәтерләмим дә аны нигә кочаклаганымны. Дусларча, яратып кына бит инде ул... – Радик килеп, хатынының кулын үз учына алмакчы иде, Гөлфия шунда ук аны кире тартып алды. 
– Әкият сөйләмә... – дип ыңгырашты ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
– Нишләп әкият булсын? Көпә-көндез урам уртасында кеше хатынын ник кочаклап йөрим инде? Нәрсәгә кирәк миңа ул Зәмзәмия? Вообще минем «вкустагы» хатын түгел ул.
– Ә чәчәкләр? Анысын да мин бирмәдем диген? 
– Валлаһи мин бирмәдем! Болай фотога төшәргә кайчан мөмкин булганы башыма да килми. Ә! Бу бит теге көнне! Хәтерлисеңме, безне оешманың юбилеенда котлаганнар иде. Точно! Шул көнне ул. Анда һәр хатын-кызга чәчәк бүләк иттеләр. Монда без аның белән икәү генә булмаганбыздыр! Бөтен коллектив белән ресторанга бардык бит, шул вакытта бу! 
Радик торып, өстәлдәге конвертны кабат кулына алды. Тәрәзә янына ук барып, фотоларны янә җентекләп карады. 
– Кара, точно! Монда икебезне генә керткәннәр, әнә, Расихның ботинка очы да күренә. – Радик хатынына иелеп, борын төбенә фотоны терәде. – Кара инде, кара! 
Гөлфиянең торып утырырлык та, ул фотоларга кабат күз салырлык та егәре юк иде. 
Радикның сүзләренә ышанган кебек булса да, берни булмагандай бергә яшәүләрен дәвам итсәләр дә, алар арасында элеккеге җылылык юк иде инде. Күңеленә шик корты кереп, ул Гөлфияне әкрен-әкрен генә эчтән кимерде. Гел көләч күзләргә сагыш шәүләсе сирпелде, елмаерга гына торган иреннән кысылып бөреште. Җиңел гәүдәсе авырайды. Моңарчы эштән өенә очып кайтасы гына килсә, хәзер бусагадан да атлыйсы килмәгән көннәре күбәйде. Гомеренә бер сыкранмаган йөрәге чәнечте, кан басымы уйнаклады. 

Бу хәлләрдән соң озакламый Зәмзәмияләр дә башка җиргә күчеп киттеләр. Тормышлары ничек булып беткәндер, анысын белми Гөлфия. Ире акыллы кешегә охшаган иде, бәлки, чынга да алмагандыр. 
Ир белән хатын арасындагы салкын кырпак еллар үткәч тә эремәде. Шулай бер-берсенә түзеп гомер ителде. Юк, мөнәсәбәтләрне ачыклап, ул чактагы гайбәтләрнең чынмы, ялганмы икәнлеген тикшереп яшәлмәде үзе. 
Гөлфия инде күптән эшен алыштырды. Бергә эшләгән хатыннарның күбесе белән шул еллардан соң аралашканы да булмады. Кайчакларда Фираяны урамда очратса да, күрмәмешкә салышып, бөтенләй ят ишегалларына борыла иде. Шул хатын күзенә чалынса, җан яралары кузгалгандай була.

Ял көне иде. Берничә көннән Ураза гаете, Гөлфия көне буена шуңа әзерләнде. Әле әбисе исән чакта, Гөлфия кечкенә булганда да, гает алдыннан бөтен өйләрне юып, яңа челтәрләр элә торганнар иде. Кичкә таба кемдер ишек кыңгыравына басты. Бу вакытта кем булыр, дип, сагаеп кына Гөлфия ишекне ачты. Радик та, уллары да авылга зират җыештырырга кайтып киткән җирдән килеп өлгермәгән иделәр.
Бусагада таныш түгел яшь кенә ханымны күреп, аптырап калды ул. Теге ханым үзе дә бик каушаган иде бугай, бермәл теле көрмәкләнеп, сәламен дә әйтә алмый торды. 
– Мин Фираяның кызы булам. Менә, әни сезгә тапшырырга кушты, – дип, Гөлфиянең кулына бер конверт тоттырды да, борылып, баскычтан төшеп тә китте. – Әнине кичә җирләдек...
Гөлфия, аптырап, әле конвертка, әле баскычка карады. Бу кызның кайгысын уртаклашыр сүзләрне дә әйтми калды бит! 

Менә хәзер, шушы минутта ук әлеге конвертны ачарлык көч юк иде анда. Кухнясына узып, урындыкка утырды да, өстәлдәге конвертка башта бик озаклап карап торды Гөлфия. Аннары хәле киткән салкын бармаклары белән хатны кулына алды. 
«Гөлфия, синең алда да, Радик алдында да, Зәмзәмия белән Гамил алдында да бик гаепле мин. Теге юлы сиңа әйткән сүзләрем нахак иде бит. Синең гел Радигыңны мактап, аны гына яратып, аны гына хөрмәт итеп яшәвеңә ачуым килеп, үчләшеп әйткән сүзем иде ул. Син ул чакта ышанмадың. Ә минем сиңа тагын да ныграк ачуым килде. Радиклар оешмасында бер танышым эшли иде. Аңа баргач, альбомыннан юбилейда төшкән фотоларны күрсәтте. Зәмзәмия белән синең Радигың да бар иде анда. Бер төркем булып, ресторанга барышлары икән. Зәмзәмия белән без кайчандыр күршеләр идек, бер мәктәптә укыдык. Шул фотоларны качырып кына алдым да, фотосалонга алып барып, икесен генә калдырып эшләттем. Сезнең почта тартмасына ул конвертны да мин алып килеп салдым. Сезне аерасым килмәде минем, чынлап әйтәм, ләкин кычкырышканыгызны күрәсем, түм-түгәрәк булган бәхетегезне бераз киметәсем килде. Шуннан миңа рәхәт булыр иде шикелле. Ләкин рәхәт булмады. Син бит барыбер сер бирмәдең. Гамил янына барганыңны да ишеттем. Ул да ышанып бетмәгән, диделәр. Үзем бәхетсез булгач, бәхетле хатыннарны сөйми идем бит мин. Аларның бәхетләрен күрсәм, җенем котыра, аларга берәр әшәкелек эшлисем килә иде. Син дә, Зәмзәмия дә бик бәхетле идегез.
Соңыннан бу гамәлләремә үкендем мин. Гел синнән гафу үтенәсем килеп яшәдем. Инде барам, гафу сорыйм дигәндә дә, гел нәрсәдер тоткарлады. Үз әшәкелегем үземне буды, бәгыремне корытты. Ашказанымда чир таптылар. Операция ясаттым. Тора-бара ул чир үңәчемә менде. Ахырга таба инде бик теләсәм дә, синең яныңа килеп, гафу үтенә алмаслык хәлдә булдым. Инде менә шушы хатны язам. 
Гөлфия, беләм, миңа кичерүләр булмас инде. Шулай да, булдыра алсаң, мине гафу ит. Зәмзәмиядән да гафу үтенеп хат яздым. Зинһар, кичерегез.»

 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: бәхет хатын-кыз бәхете язмыш мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше сузе кеше утерэ шул.

    Хәзер укыйлар