Логотип
Проза

Хәшәрәт

– Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.

– Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме?
 Улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, Зөлфия каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды. 
– Йә, әни, ризасыңмы?
Риза булмаган кая инде. Мең тапкыр риза! Бәхетле генә булсыннар! Мәхәббәтле озын, тигез, сәламәт гомер насыйп итсен Аллаһым!
– Улым, әлбәттә, риза! Балам сайлаган ярга нишләп каршы килим ди инде. Өч ел вакыт эчендә бер-берегезне сынап өлгергәнсездер. Фәридәне бер генә күрсәм дә, ошаттым. Дәү әниеңнәрдән сөенчене үзең аласыңмы, әллә мин әйтимме?
– Газимә дәү әни янына авылга хәзер үзем барып кайтам, ә Нәсимә дәү әнигә үзең шалтыратып әйт инде, әни. 
– Ярый, балам, шалтыратырмын. Ул да сөенер.
Илшат эндәшмәде. Ул чыгып киткәч, Зөлфия беренче эш итеп кайнанасына шалтыратты.
– Әнкәй, ни хәлдәсең? 
– Һаман исәнмен әле!
– Аллаһка шөкер диген, әнкәй! Синең исән-сау, таза булуың безгә дә куаныч кына. 
– Нәрсә булды тагын?
– Ни, әнкәй, Илшат өйләнергә уйлый, тәкъдим ясамакчы.
– Булачак киленнең әти-әнисе кайда эшли?
– Әтисе хуҗалык рәисе бугай, әнисен – белмим, ныклап сорашканым да юк.
– Хуҗалык рәисе?! Менә-ә-ә, үзеңнең улыңа хуҗалык рәисе кызын аласың. Минем җан кебек улым да рәис кызларына өйләнерлек иде, син, хәерче баласы, башын ашадың. Хәшәрәт! 
Зөлфия телефон трубкасын тиз генә сүндереп куйды. Беренче тапкыр ишетми ич, кайнанасының йөрәк әрнетә торган сүзләрен. Алда ни сөйләячәген дә белә, инде ятланып беткән. «Улымны кабергә керттең дә, рәхәтләнеп типтереп яшисең хәзер», – диячәк. Тагын әллә күпме нахак сүзләр тезәчәк. Инде бу яшеңдә намазга басып, белеп һәм белми кылган гөнаһларың өчен тәүбә китерер вакыт та бит. Юк, аны аңлый торган кеше түгел шул кайнанасы. Бөкрене кабер генә төзәтә, диләр. Белмим, төзәтер микән?! 
Зөлфиянең уйлары улына әйләнеп кайтты. «Беркайчан да юк-барга кысылып, өйрәтеп яшәргә язмасын! Үз гаиләләренә үзләре баш, үзләре түш булып яшәсеннәр. Сүземдә генә тора алсам ярар иде, Аллаһым!» 
 Культура-агарту техникумы тәмамлаган Зөлфияне Чишмәле авылына эшкә җибәрделәр. Иркен сулап куйды ул, ниһаять, ялгыз әнисе җилкәсендә булмаячак. Эшен кабул итеп алгач, башаягы белән эшкә чумды. Дулкынланып торган озын кара чәчле, нечкә билле кызны чибәр кызны, беренче көннән үк озата барырга теләүчеләр күп булды. «Чәчең бөдрә түгел, мыегың юк», – дип, Зөлфия берсен дә үзенә якын китермәде. 
Район үзәгендә эшләп йөрүче Гөлүс аның хыялындагы егет булган икән! Алар бер-берсенә беренче күрешүдә ук тартылдылар. Дөрес, бик озак, хәтта, кулга-кул тотынышып та йөрмәделәр. Ләкин мәхәббәт җиңде – бер ел дигәндә гөрләтеп туй ясадылар. Яшьлекләренең чәчкә генә аткан чагында кавышкан матур парга сокланмаган кеше калмагандыр.  Гөлүснең: «Менә, әни, кер юу машинасы сораган идең, алып кайттым», – дигәнен шаярту дип кабул иткән Зөлфия, язмышы әзерләгән «бүләкләр»енең бу башы булганын бөтенләе белән күз алдына да китереп карамаган иде... .
     Кайнанасының тормыш девизы: «Кешенекеннән күбрәк булсын!» Көнләшеп дөнья куа торган кеше иде ул. Күршедә өч чүмәлә печән булса, икенче көнне үк үзләренекен дүрткә әйләндертте. Хуҗалыкларында булган мал-туар янына яшьләргә туйда бүләк ителгәннәре дә өстәлде. Алар елдан-ел үрчем китерде. Җәй буе печән әзерләү дә кайнатасы Талип белән Зөлфия өстенә төште. Кайнатасы чаба, Зөлфия җыя, әйләндерә, киптерә. Кипкән печәнне алып кайтып сәндерәгә төнге өчкә тиклем тутыралар. Иртәнге биштә дүрт сыерны савып, көтүгә озату, сөт аерту, кош-кортка, кичтән җыйган кычытканнарны турап бирү һәм башкалар, һәм башкалар, эшкә иртән өйдән чыгып киткәнче бурычына әйләнде. Эшкә талымсыз Зөлфия бәрәңгесен дә утады, керен дә юды, ашарга да әзерләде. Колхоз басуында гектарлап чөгендер утарга да өлгерде. Сакчыл кайнанасы хәтта җиргә төшкән алманы да әрәм иттермәде. Кибеттән азык-түлек сатып алу дигән әйбер булмады диярлек, бөтен ризыкны үзләре җитештерделәр. Кышкылыкка кагы, кайнатмасы, компот, салатлар белән баз тутырды яшь килен. Артык дип тапкан каймак-май, йомырка, итне кайнана оста итеп сатып җибәрә белде. Кышкы озын кичләрдә шәл, оекбашлар бәйләделәр, киемнәр тектеләр. Аларның да күбесе сату өчен иде.
Аерым башка чыгып, туганнары, дуслары белән аралашып яшәү турында хыялланды яшь хатын. Кояш чыксын гына, көннең үткәне сизелми дә үтеп китә. Көннәр генә түгел, еллар да бер-бер артлы тәгәри бирделәр. Зөлфия белән Гөлүснең малае белән кызы да инде кул арасына кереп баралар. Тик менә әти кешенең генә күңеле соңгы вакытларда гаиләсенә никтер ятмый-ягылмый кебек. Бигрәк тә вазыйфасында күтәрелгәч иртәнге дүрттә яки биштә кайтулары ешайды. «Чит хатыннар белән бутала», – дип җиткерүчеләргә ышанасы килмәде Зөлфиянең. Ярата иде Гөлүсен. Иренең машинасын юганда килеп чыккан хатын-кыз әйберләрен күргәч, үзе белән сөйләшеп карамакчы да булды. Килеп кенә чыкмады. «Эшең юктыр, башыңа теләсә нинда уй керә башлаган. Мал-туарны арттырмый булмас», – дип, «җенләнеп» чыгып китте. Җәен иртәнге якка гына кайтып, келәттә генә йокларга гадәтләнеп киткән улын, кайнатасы тирги башлаган иде дә, тик аның авызын бик тиз яптылар. «Улыма сүз әйтәсе булмагыз! Кирәккә йөридер, ул рәис кызларына өйләнерлек иде», – дип, кайнанасы бу мәсьәләгә нокта куйды. Башка киленен яклап, кайнатасы сүз дәшмәде.
Бу гаиләдә бар нәрсә дә акча үлчәмендә булды. Кайнанасының иң яратып кабатлана торган сүзе: «Менә фәлән кешеләрнең байлыкларының иге-чиге юк», булды. Кешелек сыйфатларын беренче урынга куеп тәрбияләнгән, гомерлек саф мәхәббәт турында хыялланган Зөлфия күңел төшенкелегенә бирелде, ябыкты, кипте... ләкин түзде. Әнисен көяләндерәсе килмәде, нәселдә аерылып кайткан кеше юк ич аларның.
 Зөлфиянең: «Әйдә, башка чыгыйк, аерым торыйк», – дигән теләгенә Гөлүс баштарак каршы килмәгән кебек тә иде. Эшеннән фатир бирергә булгач, кайнанасы тавыш чыгарды. Улының эш хакын берсе белән дә бүлешәсе, үзенең яныннан җибәрәсе килмәде, бугай. Өйләнешкәннән бирле Гөлүснең дә, декрет ялына кадәр Зөлфиянең дә хезмәт хаклары аңарда булсын да, хәзер шуңардан колак как, имеш! Юк, була торган эш түгел бу! Декрет ялыннан чыккач, Зөлфия акчасын бирми башлаган иде дә, шома кайнана барыбер җаен тапты. Гөлүс капчыклап ташыган азык-төлекне бикләп куйды да, киленнән кирәген алып кайтарттырды. 
Зөлфиягә ире белән кунакка йөрергә ярамады. Әнисенең барып хәлен белү елына бер-ике генә эләкте. Аның каравы, кайнана кунакка улы белән чапты, килен белән кайнатай өйдә «дөнья көтеп» калдылар. Бер тапкыр кайнана киленен көтү кайтыр алдыннан гына түбән очтагы ахирәтенә йомыш белән җибәрде. «Ашыкма, иркенләп, һава алыштырып, балаларсыз гына йөреп кайт, сыерларны үзем сава торырмын», – диде. Зөлфия мондый ачык караштан эреп китеп, кайнанасын кочаклап үбеп алганын да сизми калды. «Кешеләргә бер җылы сүз җитә, ул сүз булса чын йөрәктән», – дип юкка гына җырламыйлар ич! Ләкин чын йөрәктән генә булса икән шул. Бу «яхшылыгы» кайнанасының чираттагы капканы булганы икәнен, риясыз килен соңыннан гына аңлады. Ул көнне Гөлүс тә нишләптер иртә кайткан булып чыкты. Ишекне ачып керү белән: «Кайда йөрдең, хәшәрәт, нигә әниләргә әйтми чыгып киттең?» – дип, Зөлфияне тукмый башлады. Эченең күгәрмәгән урыны калмады. Ире, күгәргән урыннары күренеп тормасын дип, соңгы вакытларда гел шулай эченә суга иде. Килененең улы каршында бөтенләе белән ышанычын югалттырырга ирешкән кайнана, куанычын кая яшерергә белми, бакча ягындагы тәрәзәдән күзәтеп торды. Кайнатасы балалар белән веранда ягына кереп бикләнгән иде. 
    «Бәлки район үзәгенә эшкә чыксам, шунда төпләнеп яши башларбыз», – дип уйлаган уйлары да тормышка ашмады Зөлфиянең. Хәтта бергә барып-кайтып йөрергә дә рөхсәт булмады аңа. Ә бервакыт, утыз градус салкында юлга чыгудан куркып, Гөлүснең эшенә барган иде, кайтып җиткәч, капка ябылу белән: «Башкача минем эшемә килеп йөрмә», – дип такмаклый-такмаклый, Зөлфияне чәченнән тартып, ихата буйлап сөйрәп йөртте. 
Бервакыт Гөлүс, чираттагы төн уртасында кайтуында, тройник таптыра башлады. Җавап биргәнен дә көтми: «Әниеңә илтеп бирдеңме, хәшәрәт?» – дип, сугып та җибәрде. Мунча ишегалдында машина белән кер юганда алып чыккан иде шул, ялгыш онытып калдырган. Бу юлы Зөлфиянең түземлелеге шартлап сынды. Еллар буена җыелып килгән шешнең тишелер вакыты җиткән булды, күрәсең. Болай да җитәрлек түзде шул Зөлфия. Гөлүсен ярату хисе аны түзем булырга өйрәтте. Туганына гына чишелгән кебек булган иде дә, әнисенә дә барып җиткән кызының аһ-зарлары. И әниләр! Гомерләре буе балаларына бәхет теләп яшәсәләр дә, ниндидер билгесез көчләр аларның теләкләрен тормышка ашырырга комаучаулый, юлларына аркылы баганалар сала, бөтен кешене тигез яктыртырга тиеш кояшның нурларын, каядыр читкә алып куя. Сания апа, бу хәлләрне ишеткәч, кияве исеменә хат язып салырга булды. И беркатлы, ышанучан, гадилек бөркелеп торган әниләр! Бәлки хат Гөлүс кулына эләксә, уйланып караган булыр иде дә. Тик елгыр кайнана, һәрвакыттагыча өлгеррәк булып чыкты шул. Кодагыеның хатын ачып укыды да, янып торган мунча миченә ыргытты. Ялкын санаулы секундларда Сания апаның йөрәгеннән суырылып чыккан сүзләрен ялмап алды да, юк та итте. 
Бернинди дә үзгәрешләр булмаячагын аңлаган Зөлфиягә, ике баланы алып төп йортына кайтып китүдән башка чара калмады.
Өч көн дә үтмәде, Гөлүс авариягә эләккән дигән шомлы хәбәр килеп җитте. Зөлфия булган үпкәләрен, әрнү-газапларын онытып, әнисенең киемнәрен киеп (кайнанасы киемнәрен бирмәгән иде) дәваханәгә китте. Бер ай ире яныннан китмәде, калактан ашатты. Инде Гөлүскә хәл керә башлагач, кайнанасы килеп: «Үзем карыйм, күз алдымнан югал, хәшәрәт!» – дип, Зөлфияне куып кайтарып җибәрде. Ары-бире яңадан кушылмасыннар дигәндер инде.
    Зөлфия Гөлүссез яшәргә өйрәнә башлады. Читтән торып педагогика институтын бетерүе эш проблемасын тиз чиштерде. Бәхетенә, нәкъ шул чакта туган авылындагы мәктәптә башлангыч сыйныфка укытучы кирәк иде. Коллектив элекке укучысын үз итеп каршы алды. Эшли-эшли дә аңа булган карашларын үзгәртмәделәр, бәлки, ныграк та ихтирам итә башлаганнардыр. Тырыш, максатчан укытучыны кем яратмасын инде?! Эш белән йөрәк яралары әз генә басылган кебек булса да, барыбер ныклап торып җиңеллек килеп бетмәде Зөлфиягә. Балаларын тере әтиләре була торып, әтисез үстерү күңеленә тынгылык бирмәде. Биш елдан соң Гөлүс, әти-әнисе белән Зөлфия янына килеп, кире кайтуын сорагач, берни дә уйлап тормыйча, ризалашты. Мәхәббәте, ике баласы хакына. Тик тагын ялгышты: Гөлүс эшеннән фатир сорап баргач, гаиләң булса бирәбез, дигән булганнар икән...
Гөлүснең теге вакытта авариягә эләгүе файдага булмый, начар нәтиҗәсе, инде онытылып бетте дигәндә килеп чыга. Баш өянәге тота башлый. Бертуктаусыз дәваланулар да хәлен җиңеләйтми, ул инвалид булып кала. Вазыйфа биләгәндә, сәламәт чакта булган дуслары да әкренләп югалып бетә. Зөлфия иртән эшкә киткәнче урынга калган иренең өстен-башын алыштырып, юып, ашатып өлгерә. Буш сәгатьләрендә кайтып тагын ашатып китә. Ике бала өстенә тагын бер бала өстәлә Зөлфия җилкәсенә. Җитмәсә, шушы чорда Гөлүснең әтисе дә үлеп китә. 
Улының инвалидлык пенсия картасы кулында булган кайнана тагын тынычлыгын югалта башлый. Ике бүлмәле фатирга кызыга ул. Гөлүснең хәлен белергә килгәләп китүләренең озакламый нәтиҗәсе күренә – ир гаиләсен фатирдан куалый...
 Кайнана «театр»ын дәвам итә. Гөлүсне носилкага салып, авылга алып кайтып китә. Зөлфия барып ялынып та карый, бирми. Әнисенең кыланмышлары Гөлүснең дә башына барып җитә башлый. «Алып кит мине, калдырма монда. Минем сезнең белән яшисем килә», – дигән кебек, тилмереп хатынының күзләренә карый.
 Озак тормады Гөлүс. Рәхмәт, үләр алдыннан аңсыз калган ире янына кайнанасы керергә рөхсәт бирде... 
Гөлүс үлгәннән соң, ярты ел үткәч, Зөлфия һәм балалары исеменә повестка килде. Кайнана фатирдан өлеш дауларга тотынган икән. Суд акчалата түләргә дигән карар чыгарды. Зөлфия кредит алырга мәҗбүр булды. Юк, бала кайгысы күргән кайнанасына ачу тотмый ул. Аллаһ үзенә мондый сынаулар бирмәсен! 
Гөлүснең каберенә рәшәткәсен үзе куйдырды Зөлфия. «Ташын үзем ясатам!» – диде кайнанасы. Анда чокып язылган сүзләрнең азагы «әниең» дип тәмамланган иде. Соңгы юлга озаткач та, берсе белән дә бүлешәсе килмәгән ахрысы улын....
...Зөлфия, ишектә ачкычлар шылтыраган тавышка сискәнеп китте. Бәй, ул үткән тормышын күздән кичергән арада улы Газимә дәү әнисеннән әйләнеп кайтып та җиткән ләбаса. «Үз гаиләләренә үзләре баш, үзләре түш булып яшәсеннәр. Сүземдә генә тора алсам ярар иде, Аллаһым!» – дип, Зөлфия урыныннан кузгалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мәгънәле . Нинди генә язмышларга очырамый кыз бала . Мәхәббәте хакына күпме авырлыклар күргән . Тик . кирәкме соң , андый каенаналарга , ирләргә тромышыңны әсирлеккә биру ? Люция ханыма , яңадан - яңа үрләр яулавын телим . Уңышлар юлдаш булсын Сезгә !!! Сезнең язган хикәяләрне укыгач , бәлки , менә шулай тоткынлыкта яшәгән , хатын - кызлар . тормышларын үзгәртер ? Гомер - бер генә , Кадерен белеп , үзегез йчен яши белергә өйрәнегез !! Нәфисә .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үзен генә түгел балаларын да шундый тәмугта яшәргә дучар иткән хатыннарны аңламыйм. " Бала хакына түздем" диләр әле җитмәсә. Гаугалы гаиләдә балалар имгәнеп үсә икәнен дә беләләр, югыйсә.

      Хәзер укыйлар