Логотип
Проза

«Кешелекне дәвалыйсым килә!» 3

(3 бүлек, азагы)

1 бүлек: http://syuyumbike.ru/news/proza/keshelekne-dvalyysym-kil

2 бүлек: http://syuyumbike.ru/news/proza/keshelekne-dvalasym-kil-2

(3 бүлек, азагы)

Динар себердә «озын акчаларга» ияләшеп кенә барганда, Талиясе «кыбырсый» башлады. Бер айлык ялдан соң, китәргә җыенып йөргән көннәрдә: «Туйдым, болай йөрүеңнән, җитмәгән акча житмәс, кайт», – дигән шартын куйды. Хатынын да аңлап була – аермалары әллә ни зур булмаган дүрт бала, абзар тулы мал, эшкә дә йөрергә кирәк. Усаллыкка күршегә керәсе булмаган хатынына каршы торуның файдасыз икәнен Динар аңлый иде. Тик менә эш мәсъәләсен ничек хәл итәргә? Теге вакытта эштән китү турында язган гаризасына хуҗалык рәисе кул куйганда: “Ныклап уйладыңмы, яшең дә бара, кабат кайтырга уйласаң, эш булмаска мөмкин”, – дип, көзгегә караган кебек әйткән булган икән. Гөлхәятне дә кияүгә чыгып, Якты Җәйләүдә төпләнеп калыр дип ул вакытта башына да китереп карамаган иде. Җитмәсә, Рәшитен дә мәктәп директоры итеп куйдылар. Дөрес, Талияның бертуган абыйсы районда абруйлы вазифада, ярдәме тими калмас. Мәкер кармагын кайсы яклап, ничегрәк салырга уйланып йөргән вакытта гына, Гөхәят белән Гаязны бергә туры китерү, аның күңелендә өмет уятты. Болай да соңгы вакытта авылда алар турында чыш-пыш таралган хәбәргә ялкын гына өстәсе калды.

Улларын Гөлхәятнең клубта лекциясе тәмамлаган вакытка туры китереп алып кайтырга чамалаган Рәшит, педсовет утырышыннан соң турыга әтиләренә китте. Капканы ачып керүгә, ихатага таралган тәмле бәлеш исе, ач карынга җитә калды. Рәшит ишектән, бала-чактагыдай, кулларын угалый-угалый керде: “Әнкәй, тамакның өзелеп ачыкканын каян белдең, ә?” Таныш тавышка, түр якта дәү әтисе Нәҗип белән төнгелеккә “гараж”га машиналарны урнаштырып булашкан Кәрим йөгереп килде.

– Киленнең эше кайчан бетә соң?

– Сәгать сигездән дә калмас димен.

– Безгә киләдер бит?

– Бәлеш пешкәнен белсә, килер иде дә бит, белми.

Биленә килешле итеп салынган алъяпҡычындагы чәчәкләр төсле алсуланып-кызырып киткән йөзләре белән мичтән бәлешне алып торучы әнисе, икеләндерерлекне калдырмады: “Капка төбендә машина, биш минут вакыт җитә, бар, киленне алып кил, бәлешне ачмый торам”. Әтисе: “Малларның аяк астына салам ташлап керим әле”, – дигән булып, Рәшит артыннан чыкты. «Карале, улым, беркөннән бирле әйтергә кыймый торам…килен турында әшәке сүзләр йөри димме шунда…”

– Әткәй, дөрес булса, андый хәбәр яшеренеп ята, сиңа килеп җиткән икән, димәк, нахак.

– Мин үзем дә шулай уйларга тырышам, улым. Гөлхәятнең башына тай типмәгән. Аяк өсте сөйләшә торган сүз түгел инде түгеллеккә…

Рәшит, бу темага кабат әйләнеп кайтмыйк дигән кебек, җәһәт кенә машинага кереп утырды.

Авыл клубына кадәр бары бер урам ара гына үтәсе булса да, Рәшиткә аның иге-чиге булмаган кебек тоелды. Күз алдына, бер-берсенә мәңге тугры

булырга сүз бирешкән кич искә килеп төште. Алар башка бик күп парлар кебек дуслашып-озатышып йөреп өйләнешмәсәләр дә, бер-берсен бала чактан ук яхшы беләләр иде. Икесенең дә күңелләрендә яшерен сөю уты ялкынын тышка чыгармый гына янып торган булган күрәсең. Ләкин бер-береңә пар икәнлегеңне аңлар өчен, кайчагында башкалар белән дә үз мөнәсәбәтеңне сынап карарга кирәк була торгандыр. Язмыш аларга шушы юлны биргән. Шөкер, әлегә кадәр алар арасында бернинди дә аңлашылмаучылыклар килеп чыкмады. Ярату хисләренең көннән-көн зурая барганлыгын икесе дә тоеп яшәгәнгә, ике арадагы мөнәсәбәтләр үтә дә нәзәкатле, бәллүрдәй саф иде. Холык-фигыльләре белән бер-берсенә ошап торулары, Рәшитнең Гөлхәяткә үтә дә игътибарлы, ә Гөлхәятнең Рәшиткә ихтирамлы булуы да ярдәм итми калмагандыр. Аннан, юк-бар тормыш ыгы-зыгысына аларның вакытлары да юк иде. Икесе дә яңа гына эш башлаган, үз профессияларына мөкиббән киткән чаклары. Икесе дә энергияләре ташып торган яшь белгечләр. Хаттә тәүлектәге егерме дүрт сәгатъ әз дә кебек тоела. Бигрәк тә Кәрим тугач. Тукта, тукта... Улларына бер яшь тулу белән, Гөлхәятнең эшкә ашкынып чыгулары әллә... Юк, булмас! Ышанмый Рәшит бу гайбәткә һәм ышанмаячак! Әгәр шулай булса, Гаяз башкалага эшкә китеп бармас иде. Болай да зур тизлек белән килмәгән Рәшит клубка җитәрәк, тагын да машинасын акрынайтты. Шуңа: “Тукта” – дип ишарә ясаган Динар янында ул тормозга җиңел генә басты.

– Сигаретың юкмы?

– Тартмаганны беләсез ич, Динар абый!

– Мин дә ташламакчы булып йөри идем дә, Гаяз энекәш әзрәк көяләндерде, шуны басмакчы идем. Хатыныңны кочаклап тора клуб артында, тетмәсен теттем хәшәрәтнең!

Рәшитнең йөзендәге бер мускулы да селкенмәгәнен тойган Динар тагы да нәрсәдер әйтмәкче булган иде, өлгерәлмәде, машина кузгалып китте. Рәшит үзе дә сизмәстән йортларына таба борылды. Дүрт гаиләгә исәпләнеп салынган таш йортның бер генә фатирында ут янмый иде. Әллә?.. Юк, юк, мең тапкыр юк! Әгәр шик-шөбһәне бер кертеп оялатасың икән, аңардан котыл җиңел булмаячак. Писхология укыган кеше буларак, Рәшит моны яхшы аңлый иде. “Әйтәм бит, әнә ут та кабынды, димәк Гөлхәят өйгә кайтып керде. Хәзер кереп алам да, бәлеш ашарга сыпырабыз!”

***

Гаяз Гөлхәят белән үткән кайтканда да сөйләшмәкче булган иде. Тик, Гөлхәят юлның икенче ягына чыгып, күрмәмешкә салышып үтте. “Яратмагандыр мине Гөлхәят, яратса, Рәшиткә шулай тиз ризалык бирмәс иде. Бәлки, шулай булуы яхшыга гына булгандыр. Өйләнешсәк, бәхетле булмас идек. Уртак сөю булмаган гаилә тиз таркала, диләр бит. Хәер, монысы да бер фәлсәфәдер. “Бөтен бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә охшаган, ә бәхетсезләре һәркайсы үзенчә бәхетсез” – дип классик юкка әйтмәгәндер”. Дөрес, Гаяз калага күченгәч, үзе белән кичке бүлектә укып йөргән Нәсимә исемле кыз белән очрашып карады. Тик, җан тартмаса, берни эшләп булмый икән. Нәсимәдән Гөлхәятнең чалымнарын табырга тырышып, өч айлап

чамасы йөргәч, гафу үтенеп китеп барды. Ичмасам, медицина училищесында укып йөргәндә, Гөлхәят белән бергә булган бәхетле мизгелләрне искә төшереп торган урыннары да күп шул каланың. Әнисенең: “Динар үз эшенә кире кайтмакчы була икән, Гөлхәятне урыныныннан алып ташлатабыз, дип әтиеңә мактанып торган” – дигән сүзе дә соңгы вакытта тынгылык бирми. Бүген клубта Динарның Гөлхәяткә кирәк-кирәкмәс сораулар биреп утыруы, учакка ялкын өстәде. Димәк, әнисе әйткәннәрдә дөреслек бар. Гөлхәятне кисәтергә кирәк, саграк булсын. Якын туганнар булса да, Динар абыйсын өнәп бетерми ул. Холкы, олылар әйтмешли, ташка үлчим. Үзенә кирәксә, хатын-кыз кебек юха телләнә, йомышы төшмәсә, көпә-көндез дә танымаска мөмкин. Мал врачы булып эшләгәндә халыкны әз интектермәде, анысын да танырга кирәк. Ә Гөлхәят икенче камырдан әвәләнгән, эшен чын-чыннан яратып, җиренә җиткереп эшли, вакыт белән исәпләшми. Шулай булмаса, әз генә вакыт эчендә халык арасында ихтирам да яулап өлгермәс иде. Тик Гөлхәят белән сөйләшү тагын килеп чыкмады. Нәкъ шул минутта Динарның килеп чыгуын әйт әле, син! Гаяз башта кире борылып кереп, концерт карамакчы булган иде дә, кул селтәп кайтыр якка борылды. “Мирсәит бабай янына кереп чыксам инде?” Гаяз үз соравына үзе җавап та бирде: “Керергә кирәк! Гөлхәяткә куркыныч янаганын әйтеп бирергә кирәк!“

***

Дулкынлану хисләре һаман басылып бетмәгәнгәме, Гөлхәят бәлеш тәмен тоймады. Кайтырга чыккач кына, әзрәк тынычлангандай итте. “Рәшиткә әйтергәме, юкмы? Әгәр, дөрес аңламаса? Нәрсә сөйләшмәкче була минем белән Гаяз?” Аның уйларын укыгандай, Рәшит: “Күңелең күтәрәлмәслек әйберне бушатсаң, җиңеллек алырсың”, – дип куйды. Гөлхәят итәгендә изрәп киткән Кәримгә ишарәләде: “Соңрак”.

Ләкин “соңрак” ул кичне дә, икенче көнне дә булмады. Атна башында терлекләргә йогышлы авыруга юл куймас өчен, профилактик прививка ясый торган кызу көннәр башланып китте. Шәхси хуҗалыкларга күчкәч, дәү әтисенә дә чират җитте. “Сиңа тапшырам инде малкайларны, курыкмыйча”, – дип шаяртты Мирсәит дәү әтисе. Академияда укыганда ук: “Сыерга бозаулар алдыннан акбур, тоз бирергә ярамый”, – дип күндергән оныкчыгына ничек ышанмыйсың инде!? Сыер әйбәт бозаулый башламаса, башкача тыңламаган да булыр иде. Соң, авылда бөтен кеше кальций җитми дип, акбур биргәндә, син киресен эшлә инде, ә?! Хуҗалык рәисе дә моны башта бик авыр кабул итте, чөнки бер аның өчен генә яңалык түгел иде бу әйбер. Әмма Гөлхәят тәвәккәл булды, башта бер группа сыерларда сынап карадылыр, тора-бара башкаларына күчтеләр. Нәтиҗә уңай булды. Сыерны ашату үзе бер сәнгать икәнен аңлап бетмәүчеләр күп шул әле. Ашатыр өчен яхшы сыйфатлы азык булмаса да, ул үлеп китә. Бу чакта инде мал табибын гаеплиләр. Башкалар күзлегеннән караганда, табиб аны исән калдырырга тиеш иде килеп чыга.

– Теге шимбәдә Гаяз кереп чыккан иде.

– Сиңа нинди йомышы төшкән?

– Йомышы-фәлән юк, синең турыңда сөйләштек.

– Минем турында? Кызык икән!

– Бик кызык та түгел шул.

Гаҗәп, Гөлхәят Динар турында тыныч кабул итте. Иң мөһиме, Гаязның аңа булган мөнәсәбәтендә ачыклык кертелде. Ярый әле ашыгып, Рәшиткә сөйләп өлгермәгән. Югыйсә, өчесен дә уңайсыз хәлдә калдырасы булган икән. Йә инде, юләр, кеше сиңа ярдәм итәргә ашкынган, ә син әллә ниләр уйлап, исәнләшүдән дә качып йөр. Әйтерсең, алар гына бу дөнъяда кавышылмаган бердәнбер пар! Якты Җәйләүдә дә җитәрлектер әле, уйлап карасаң. Гөлхәят, дәү әтисен аптыратып, кочаклап үбеп алды да, капканың теге ягында көтеп торган ярдәмчесе Кәбир янына шәп-шәп атлап чыгып китте. Бу минутларда аңа әйтерсең лә өр-яңа канатлар өстәлде. Ә канатлары шундый ышанычлы, талмас, күкләргә талпынырлык иде!

***

Тип-тигез итеп чистартылган кышкы юлдан башкалага Яхиннарның җиңел машиналары җилдерә. Медицина һәм педагогия институты студентлары Кәрим белән Сәлимәне кышкы каникуллары сизелмичә дә үтеп китте. Каникуллар гына дисеңме, әнә күпме гомер дә узып киткән. Артка әйләнеп карасаң, сискәнеп тә китәсең. Шөкер, матур үтә тормышлары Рәшит белән Гөлхәятнең. Эшләреннән куаныч таба, һәр килгән көннең кадерен белеп яшиләр. Бер-берсенә булган хөрмәт, әлегә кадәр сүрелмәгән хисләр юлдаш булып яннарыннан атлый, көч бирә. Икесе бер сүзле булып, бер якка карап барганга, тормыш язган сынаулары да җиңел үтелә. Югыйсә, Динар ташлаган пычраклык аркасында, суд юлларын әз тапарга туры килмәде. Ләкин бер мичкә балны бер кашык дегет боза, дисәләр дә, бал – бал булып кала, ә дегет беркайчан да балга әйләнми. Шөкер, алар элеккечә халыкка намус белән хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Якты Җәйләү кемнең кем икәненә үзе бәя бирә торган авыл. Динар кебек бәндәләргә ул бер дә хәер-хаклы түгел, сәбәбен табып, үзеннән ераккарак озата. Шуңа күрә Динарның нигезен сатып, гаиләсе белән Себер якларына бөтенләе белән күченеп китүенә дә шаккатасы түгел.

Абыйсы белән апасын калага тиклем озатырга форсат чыккан Фәниснең дә кәефе шәп. Ул да инде сигезенче сыйныфта укый, химия, биология дәресләрен аеруча яратып үзләштерә. Калага кереп, бераз баргач Фәнис: ”Әни, нишләп син кала кызы була торып, табиб түгел, ә мал табибы һөнәрен сайладың?” – дип сорап куйды. “Табиб – кешеләрне, мал табибы кешелекне дәвалый, дигән бөек классик, минем кешелекне дәваласым килде, улым!” Куллары маллар белән эшләргә, аларны дәваларга ятып торган Фәниснең сүзләре күңелнең иң нечкә кылларның да нечкәләрен тибрәндереп үтте: “Минем дә кешелекне дәваласым килә. Бик… бик нык килә, әнием!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч хикэя !!! Укып туймаслык . Бик ошады , рэхмэт . Люция ханым Чилэбе . Нэфисэ

    Хәзер укыйлар