Логотип
Проза

“Кеше күңеле – кара урман”

Рәгинә иртән эшкә барганда да, кичтән кайтканда да ике тукталыш арасын, гадәттә җәяүләп үтә. Кышын буранга, язын челләгә, язлы-көзле коеп яуган яңгырларга карамый, җәяүләп атлый. Бүген дә шулай итмәкче иде...

 

Рәгинә иртән эшкә барганда да, кичтән кайтканда да ике тукталыш арасын, гадәттә җәяүләп үтә. Кышын буранга, язын челләгә, язлы-көзле коеп яуган яңгырларга карамый, җәяүләп атлый. Бүген дә шулай итмәкче иде. Төнлә явып үткән яңгырдан соң сафланып, төсләре ачыкланып калган иртәнге кала урамнарына хозурланып баруга ни җитә! Күңеле белән күптән урамда булган Рәгинә тукталышка килеп җитәрәк урыныннан кузгалды. Тик башы әйләнеп китеп, яңадан урынына утырырга мәҗбүр булды.

Бер ел чамасы элек шушы халәт җәфалый башлады аны – кинәт кенә башы әйләнеп китә, йә булмаса, кан басымы төшә. Тикшеренеп тә алды, андый-мондый шикләнерлек әйбер тапмадылар. Бер курс дәвалану үткәч, әйбәтләнеп тә кебек булды. Тик менә бүген тагын кабатланды. Рәгинә эш урыны урнашкан йорт янындагы тукталышта гына төште. Баш әйләнүе бетсә дә, хәле шәптән түгел иде. Аның агарынып киткән йөзенә хезмәттәшләре дә игътибар итми калмады. Кабинетка килеп керүгә, уйлап бетермичә, сүзен әйтә торган Ленизаның чәркелдек тавышы колакларны ярып үтте: “Рәгинә Мөдәрисовна, нәрсә булды, төсегез калмаган?!” Ике атна элек кенә эшкә урнашкан Светлана стаканга су агызып, Рәгинәгә сузды.

- Ашыгыч ярдәм чакырыйкмы?

- Рәхмәт, Светлана, үтеп китте кебек.

Бүлек башлыгы килеп кергәндә, Рәгинәнең йөзенә алсулык йөгергән, киеренкелек беткән иде. Гадәттәгечә, Венера Харисовна хезмәттәшләренә ачык итеп сәлам биргәннән соң, кемгә дә булса мактау сүзләре әйтеп ала. Бу юлы аның күзләре Рәгинәнең алкаларына төште. “Яратам шушы алкаларыгызны, үзләре гади, үзләре затлы! Миндә булсалар, салмас та идем, ә сез сирәк-мирәк кенә киясез”, – дип елмайды. “Әйе, шул, мин дә шулай дип гел әйтәм үзенә”, – дип Лениза, бүлек башлыгының сүзен җөпләп куйды. “Әллә инде, минем өчен алар гадәти алкалар. Артык зур да түгел, кечкенә дә. Күптән шундый җиңел алкаларга кызышып йөри идем”.

Көндәлек эшкә кереп киткәч, Рәгинә үзендә тагын хәлсезлек сизсә дә, хезмәттәшләренә белдермәскә тырышты. Төш вакыты җитәрәк, нигәдер, һава җитмәгәндәй тоелды. Үзе дә сизмәстән куллары алкаларына үрелделәр. “Әни гомер буе алтын алкалар такмады, тыным кысыла дия иде, әллә миңа да ярамый микән? Алай дисәң, алтын алкаларны күптән киям, ары-бире моңа кадәр андый хәл күзәтелмәде”. Шулай да Рәгинә алкаларын салып, сумкасына күчереп куйды.

Ике атна чамасы алкасыз йөргәннән соң, утыз яшенә ире котлап бүләк иткән зөбәрҗәт кашлы алкаларын алып киде. Баш әйләнүе дә, кан басымы да аны борчымады. Рәгинә: “Димәк, алтын алкаларда сәбәбе булмаган” , – дип нәтиҗә ясап куйды. Сентябрь аенда чираттагы ялын алгач, беренче атнасын алар бакчаларында уздырдылар. Рәгинә, эш эшләгәндә җиңелрәк булсын дип, алкаларын алыштырып киде. Шушы ук кичне аны тагын хәлсезлек биләп алды. Ярый әле күршедә генә шәфкатъ туташы булып эшләгән ханымның да килгән чагы иде. Кан басымын үлчәп, беренче

ярдәмне күрсәтте. Рәгинә башка рубин кашлы алкаларны кимәскә сүз бирде. Тик кая куярга, чыгарып атып булмый ич? Берәрсенә бүләк итеп бирергәме? Сатып алуы да сәеррәк булды шул. Әлеге дә-баягы җәяүләп йөрергә яратуы аркасында килеп чыкты. Үткән кыш автобустан төшеп, бераз атлау белән белән күзләре аяк астында җемелдәп яткан әйбергә төште. Пар алкалар! Баганалардан төшкән ут яктысы булмаса, кышның караңгы иртәсендә аларны күрмәс иде дә. Җитмәсә, әкрен генә кар да явып торган чак. Рәгинә иелеп алкаларны алды да, шул урында басып калды. Эшкә ашыккан кала кешеләрендә әле генә кар өстеннән иелеп алынган табылдык алкалар кайгысы юк иде. Халык агымы: “Юл уртасында комаучаулап басып торасың”, – дигән кебек, алар Рәгинәне күзгә күренмәс дулкын белән әле бер якка, әле икенче якка чыгарга мәҗбүр итте. Ниһаятъ, Рәгинә, ушына килеп, алга атлады.

“Әллә алтын, әллә түгел”, – дип уйлап, алкалар табуы турында ул беркемгә дә сөйләнмәде. Югалткан хуҗасын бәлки табырмын дип, ай буе алкалар табылган тукталыш янындагы белдерүләргә күз салып йөрде. Тик андый белдерүләр күренмәгәч: “Алтын булмагандыр дип, чүп савытына ыргытмакчы булды. Тик тагын тукталып калды. Бик тә зурлар, авыр иделәр бу алкалар. Шулай беркөнне зәркән кибете яныннан үтеп барганда келт итеп, теге табылдык алкалар искә төште. Кереп, тикшертеп караса, чынлап та алтын булып чыктылар. Зәркән эшләнмәләрен кайсы йолдызлык астында тууыңа карап сайларга кушканның маркетинг алымы икәнен белсә дә, күптән аның күңеленә үзенең йолдызлыгына туры килгән рубин кашлы алкалар ошый иде. Рәгинә алкаларны кибеттә тапшыргач, бераз үзененең акчасын да кушып, артык купшы да, гади дә булмаган пөхтә генә рубин кашлы алкалар сатып алды.

Бүлек башлыгы Венера Харисовнаны лаеклы ялга озатканнан соң, аның урынына Рәгинәне билгеләүләре оешмада эшләүчеләр өчен дә, бүлек хезмәткәрләре өчен дә ачыш булмады. Чөнки Рәгинәнең белеме дә, тәҗрибәсе дә бу эшкә алынырлык иде. Хуҗа: “Үзеңнең урыныңа кемне тәкъдим итәсең?” – дигәч, аптырап калды. Чынлап та, кемне? Хезмәт стаҗы буенча исәпләсәң, Лениза тиеш кебек. Ләкин бер елдан артык кына эшләгән Светлана да үзен белемле белгеч итеп танытып өлгерде. Лениза – үзенә тиешле эштән башканы белми торган белгеч. Ә Светлана бүлектә килеп чыккан сорау-проблемаларның эченә кереп, ерып чыгарга куркып тормый, кыю тотына. Рәгинәнең озын ялларында да, авырып торган чакларында да, аның эшен Светлана алып барды. Венера Харисовнаның да аңа ышанычын ныграк белдергәне көн кебек ачык күренеп торды. Кайчан карама, Светлана бүлек башлыгы бүлмәсендә булды. Кызлар холыклары буенча да кап-каршы кешеләр иде. Лениза артыгы белән һавалы, күп вакытта авызы нәрсә сөйләгәнне колагы ишетми. Җитешсезлеген күрсәткәнне дә һич яратмый, үпкәләп, көннәр буе сөйләшми утырырга мөмкин. Светлана бөтенләе белән икенче, гади гаиләдән булса да, әдәпле, игътибарлы!

Ринат Халитович Рәгинәдән шушы минутта җавап алмаячагын аңлады бугай.

– Ярый, уйлагыз. Атна азагына кадәр хәл итәргә кирәк булыр.

Хуҗадан чыккач, Рәгинә хезмәттәшләренең икесен дә беръюлы чакырып сөйләшергә булды. Ләкин Лениза буфетка киткән иде. Бүлмәдә икәү генә булудан файдаланып, Светлана сүз башлады.

– Рәгинә Мөдәрисовна, рубин кашлы алкаларыгызны хәзер бер дә курыкмыйча кия аласыз.

– Ник алай дисез Светлана, берни аңламыйм.

– Венера Харисовнаның гына күзе тиде, шундый сокланып карый иде алкаларыгызга. Гел искә алып тордым, сез шушы алкаларыгызны кисәгез, гел чирләдегез.

– Юкны сөйлисез кебек, мин хорафатларга ышанмыйм.

– Рәгинә Мөдәрисовна, әгәр сез үзегез урынына мине билгеләсәгез, сез белмәгән әллә күпме серләрне ачырмын. Беләсезме, Лениза...

Ләкин ул сүзен тәмамлый алмады, ишектән Лениза килеп керде. Рәгинәнең тәне эсселе-суыклы булып китте. Башында яшен тизлеге белән кабул ителгән карары сызылып үтте: “Буш урынга яңа кеше эзләргә кирәк!”.

Халыкның зирәклегенә шаклар катырсың. Җәмгыятътә, тормышта булган һәр очракка ул җавапны табышмак, әйтем, мәкалъ, ишарә белән әйтеп бирер. Кеше күңеле – кара урман дип, Светлана кебекләр турында әйткәндер ул. Рәгинә бүгенге сөйләшүне уйлый-уйлый, тукталышка якынлашты. Бүлек башлыгы булгач, вакытында кайтулар да сирәгәйде. Менә бүген дә, эштән чыгып киткәндә, кичке сигез җитеп килә иде. Тик урамга чыгу белән, бөтен арыганнары кире чыга башлаганын тойды. Яз һавасы да моңа булыша, ахры. Кала эчендә бертуктаусыз йөргән машиналар да саф һаваны җиңә алмый кебек, сулыш алулары икенче! Рәгинә таблодан автобус киләргә ун минутлап вакыт барлыгын күргәч, тагын бер тукталыш җәяү үтәргә булды. Аның белән янәшә рәхәтләнеп татарча сөйләшеп килгән ике кыз да атлый иде. “Студентлар бугай”, – дип уйлап куйды Рәгинә.

– Шушы тукталышны яратмыйм, үтеп киткән саен кәефем төшә.

– Фәридә, беренче курста югалткан алкаларың өчен һаман җаның әрнегәнеңне чамалыйм.

– Әрнемәс иде дә бит, әнинекеләр булмаса. Колакны тиштергәч, алтын алка тиз үк кисәң, бозылмый дип, көчләп биреп җибәрде бит, ә мин... Ну, тапкан кешесе дә инде, белдерү-фәлән дә куймады тукталышта, ярты еллап карап-күзәтеп йөрдем. Хәзер үкенәм дә бит, үзем шунда язып куймаганмын дип, белдерү. Тапканның кадере булмый аның, үзе дә югалту кичерә дип әйтә әбием.

– Ярый, дускаем, бер атнадан диплом алабыз, эшкә урнашырбыз. Ә син иң беренче акчаңа әниеңә алтын алкалар алып бирерсең.

– И-и, аның эше тиз генә табылыр дисеңме әле, безгә калгач.

– Сиңамы соң борчылырга? Дипломыңда “дүртле” билгеләрең бармак белән генә санарлык ич, гел “биш”ле.

Рәгинә колак очларының кызарганын сизде. Әйтерсең кызлар: “Син бит алкаларны табучы, нигә эндәшмисең?” – дип бармак белән төртеп

күрсәткән кебек тоелды. Ул арттарак калды. Аннан бер фикергә килеп, кызларны яңадан куып җитте.

– Кызлар!

Кызлар икесе беръюлы туктап калдылар.

– Гафу итегез, сез эш эзлисезме? Нинди уку йорты бетердегез?

Аптырап калган кызлар башта Рәгинәгә сәерсенеп карап тордылар. Аннан сүз артыннан сүз ялганып китте. Нәкъ Рәгинәләр бүлегенә кирәк белгечлеккә укыганнар икән кызлар. “Иртәгә шушы адрес белән килегез, берегезгә буш эш урыны бар, икенчегезгә тагын берәр җае чыгар, бәлки”, - дигәнгә, Фәния исемлесе: “Рәхмәт, апа, мин үзебезнең районга кайтып китәм, Фәридәгә генә кирәк”, – дип җаваплады.

Рәгинә өйгә кайту белән, бер эшкә карамыйча, рубин кашлы алкаларны сумкасына салып куйды. Кич буе аның йөзеннән елмаю китмәде. Йокларга ятканда аның башында: “Алкаларны Фәридәгә ай-ваена карамыйча бүләк итәчәкмен, барысын да аңлатып, гафу үтенәчәкмен. Әгәр оешмага эшкә урнашса, өйрәтермен, киңәшләрем белән ярдәм итәрмен”, – дигән уйлар бөтерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ошады . Люция ханымнын, иж,аты бит . Бик яхшы хикэя булган !!! Саф кун,елле инде , Сезнен, геройларыгыз !!!! Рэхмэт , !!!!!!! Нэфисэ Чилэбе шэhэре .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт эчтәлекле хикәягез өчен.Яңадан яңа әсәрләрегезне көтеп калабыз.

      Хәзер укыйлар