Логотип
Проза

Күңел күзе

Туры килүен әйт әле син аның! Имтихан иншасының темасы: «Сабантуй»! Болай да районның Сабантуе, нәкъ шушы көнгә туры килгәнгә кәефләре бозылган сигезенчеләр арасында ризасызлык дулкыны йөгереп узды.


Туры килүен әйт әле син аның! Имтихан иншасының темасы: «Сабантуй»! Болай да районның Сабан туе, нәкъ шушы көнгә туры килгәнгә кәефләре бозылган сигезенчеләр арасында ризасызлык дулкыны йөгереп узды. Бәй, бөтен кеше рәхәтләнеп бәйрәм иткәндә, син бер бүлмәгә бикләнеп, инша язып утыр, имеш! Җитмәсә, Сабан туе хакында! Тел укытучысы Рәмилә Харис кызы: «Әгәр дә җәһәт кенә тәмамлыйсыз икән, Сабантуйга өлгерәчәкбез», – димәсә, бераз эчләргә «җылы» йөгереп, сүз артыннан сүз, җөмлә артыннан җөмлә тезелә дә башламас иде.

Мәйсәрә иншаны иң беренчеләрдән булып диярлек язып бетерде. Инде менә укытучыларының күз йөртеп чыгасы гына калды. Аннан мәктәпкә терәлеп торган өйләренә кереп, тиз генә мәктәп формасын алыштырыр да, Сабантуй җиренә халыкны ташып торган машиналарының берсенә утырып, бәйрәм үткәрелгән мәйданга китәр. 
– Сабирова, Сабантуйга барасыңмы?
– Әйе, апа!
– Алайса, минем малайларны да дәү әниләреннән кереп алырсың әле, идарә каршында очрашырбыз, яме!
 Менә сиңа мә! Тиз генә булмады, болай булгач! Ашкынулары, ашыгулары да юктан гына түгел иде шул. Ел буе хат алышкан Рәзил белән очрашырга сүз куешканнар иде бит...

 Мәйсәрә белән Рәзилнең, танышып, хат алыша башлауларына район гәҗите сәбәпче булды. Җәйге ялларда әнисен ялга җибәреп, фермада сыер сауган мәктәп укучысы турындагы мәкалә күпләрне битараф калдырмады. Шуңа күрә Рәзилгә хат язучы бер Мәйсәрә генә булмады. Тик аның хаты, нишләптер, җавапсыз калмады. Мәйсәрәне иң аптырашта калдырган Рәзилнең бер хатасыз язуы иде. Гадәттә, егетләр төгәл фәннәрне яхшырак үзләштерә, ә тел-әдәбиятка килгәндә, бераз аксаулык сизелә. Соңрак, Рәзилнең барлык фәннәрдән дә гел «бишле» билгеләренә генә укыганын белде Мәйсәрә. Дөрес, үзе дә «иң яхшы»лар рәтендә булмаса да, чиреккә «өчле» алганы юк. Бигрәк тә Рәзил белән хат алыша башлагач, укуына игътибарны арттырды. 

Ике арадагы элемтәне сыйныфташы Зөлфидә генә белгәнгә, әлбәттә, аңардагы бу үзгәрешне ничек бар шулай кабул иттеләр. Укытучылар исә: «Мәйсәрә төпле белемнең кирәклеген ныклап аңлый башлады, маладис!» – дип үсендерә башлады. Әнисе дә мәктәп җыелышларыннан күңеле күтәрелеп кайта торган булып китте: мактаганны кем яратмасын инде?! Элегрәк, ризасызлык белдереп: «Сине начарлар рәтенә дә кертмиләр, бик яхшыларда да юксың, уртачаларны әйтеп тә тормыйлар», – дигәннәре бөтенләе белән әйтерсең булмаган да. 
 Мәйсәрә мәктәп формасын зәңгәр кыңгыраулар төшкән күлмәгенә тиз арада алыштырып чыкты да, юл уңае Рәмилә Харис кызының игезәк малайлары Азат белән Азаматны «эләктереп», идарә йорты урнашкан якка атлады. Никадәр генә ашыкса да, малайлар аның сәгать унике белән бер арасында Сабан туе колгасы янында Рәзил белән очрашасы барлыгын һич кенә дә аңларга теләмәде. Хәер, өч яше дә тулмаган малайлар түгел, утыз яшьлеге дә аның хәленә кермәс иде, мөгаен. Һәркемнең үзенеке мөшкәдә шул! 

Әнә бит Азат белән Азамат та, атлаган саен: «Әни дә, әни!» – дип, үзләре өчен иң кадерле кешесе белән очрашуны якынайтырга тырышалар. Алардан да эрерәк, алардан да шәбрәк атлап барган кеше бу дөньяда бөтенләе белән юк: чабалар гына үзләренчә! Ә Мәйсәрә, игезәкләрнең ташбака «адымнарының» тизлеген арттыру юлын белмәү көчсезлегеннән иренен тешли.
 Бар икән теләкләрне ишетә торган көч! Каршыга кузовы дыңгычлап тутырылган машина килеп туктагач, шуңа инанды Мәйсәрә. Ялт итеп башта малайларны күтәреп алдылар, аннан – үзен. Рәмилә Харис кызы улларын сөенеп кочагына алганда, Мәйсәрә уйлары белән инде Сабантуй җирлегендә йөреп ята иде. «Әгәр килмәсә? Ни дисәң дә чыгарылыш елы, бу синең кебек сигезенчене тәмамлау гына түгел, кулга аттестат аласы, киләчәк һөнәреңне сайлау каршына баса торган мәл». Рәзилнең югары уку йортына Мәйсәрә һичшиксез керәчәгенә ышанса да, язмыш сынавы дигән әйбернең дә барлыгын олылардан ишетеп белгәнгә, күңелендә бераз шөбһә орлыклары да яралып алгалый шул. 

– Исәнме, Мәйсәрә!
Үзеннән чак кына калку, сары чәчле, күзлекле егет аның исеме белән эндәшкәч, башта Мәйсәрә каушап калды. Рәзилнең аны беренчерәк танып алуы югыйсә аптыратмаска тиеш иде кебек, чөнки ул аңа фоторәсемен дә салып өлгергән, зәңгәр кыңгырау чәчкәле күлмәктә буласын да язган иде. 
– Исәнме... сез!
– Мин бит әлегә укытучы түгел, әйдә, «син»гә күчик.
– Сез – Рәзилме?
– Мин – әйе, ләкин күплек санда түгел. 
Колгага менү ярышлары башлану сәбәпле, алар бераз читкәрәк китте. Ләкин күзгә-күз очрашып сөйләшү белән хат язышу икесе ике әйбер икән. Ничектер үзеннән-үзе сүзләр ялганып кына торды. Уйлап, җиренә җиткереп язасы җөмләләр дә, өтерләр дә, нокталар да юк иде монда...

Иртәгәсе көнне Мәйсәрәнең кәефен Зөлфидә төшерде.
– Нинди «куян» белән сөйләшеп тора идең син кичә?
Мәйсәрә дүртенчедән бирле бергә утырган партадашының сүзен аңлап җиткермәгәнгә, кабатлап сорады.
– Колагыңа чөгендер үстердеңме әллә? Сабантуйда нинди кылый күзле егет белән идең димен. Җитмәсә, буе да бер карыш!
Мәйсәрә бу юлы бөтенләе белән каушап, ни әйтергә белми кызарып чыкты: «Куян»? «Кылый?» Нәрсә сөйли бу Зөлфидә?»
– Синең мәхәббәттән күзең генә түгел, аңың да сукырайган бугай, кызый. Шундый чибәрлегең белән, моның ише егетләргә хат язып вакытымны да әрәм итмәс, алай гына түгел, йөз километр урап үтәр идем әле аларны! 
Зөлфидәнең әйткән сүзләре Мәйсәрәнең күңеленә бик каты килеп тисәләр дә, нигәдер каршы бер сүз дә әйтә алмады. Гүя, кемдер аның телен аркылы бау белән ишеп бәйләп куйган иде...

 Мәйсәрә Рәзилнең йөзенә ныклап карамады да. Нишләптер кирәген дә тапмады, бәлки, оялу хисләре дә җиңгәндер. Тик шунысы ачык – өч сәгатькә якын аралашу вакыты, бары өч минут кебек кенә тоелды аңа. Егет артык җитди дә, кирәгеннән узып, шаярып та бармады. Нинди генә темага сөйләшсәләр дә, Мәйсәрәгә аның янында рәхәт, җиңел иде. Хатлары да бит Рәзилнең ялкыта торган түгел, кат-кат укыйсы гына килеп тора. «Кешене акыллы итеп әвәләп булмый, Аллаһыдан бирелмәсә», – дияргә яраткан дәү әнисе, әллә Рәзил кебек егетләр турында әйтә иде микән? 

Бәлки, Зөлфидә хаклыдыр? Ихтимал, иң беренче кешенең тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәктер. Чалбары үтүкләнгәнме, аяк савыты чистамы, тырнаклары киселгәнме? Рәмилә Харис кызы да бит еш кына Чеховның: «Кешенең бөтен нәрсәсе – күңеле дә, уйлары да, төсе-бите дә, өс-башы да матур булырга тиеш», – дигәнен кабатларга ярата. Тик укытучылары классикның фикерен Зөлфидә биеклегендә түгел, башка төсмердә аңлатып биргән кебек исендә калган...

 Мәйсәрә юешләнеп беткән мендәрен әйләндереп салды да, күзләрен йомды. «Юк! Нишләп ул кылый булсын! Ул – булачак профессор! Күп укыганга күзлек кигән ул! Җитмәсә, үзенә килешеп тә тора әле. Әйе, ки-ле-шеп! Зөлфидә, син үзең сукыр! Күңел күзең сукыр, йөрәгең сукыр!» дигән уйлар, йоклап киткәнче аның башында бөтерелеп йөрде. Ә иртән торгач, иң беренче эш итеп Рәзилгә хат язып салды...

Мәйсәрәнең тел һәм әдәбият белгечлегенә укырга барырга җыенганын белгәч, Рәмилә Харис кызы аңа аеруча игътибарлы булды, унынчы сыйныфта өстәмә дәресләр дә биргәләде. Бервакыт Мәйсәрә аңа университетның икенче курсында укыган Рәзилнең фоторәсемен күрсәтте дә, үзе дә сизмәстән: «Күзенә операция эшләтәчәк, күзлеген салачак», – дип каударланып өстәп куйды. «Кешенең физик кимчелеген аның рухи матурлыгы төссезләндерә һәм ул бөтенләй күренми башлый», – дип җаваплады укытучысы. 
 ***
Сабантуйлар ел да кабатланып килә. Иншаларның да кабатланулары хак икән. Тик гомер-язмышлар гына кабатланмый. Аларны бер генә үтеп була. Район Сабан туена дәрәҗәле кунаклар булып кайткан ирле-хатынлы фән докторлары Рәзил Таһир улы белән Мәйсәрә Дамир кызы да моны бик яхшы аңлый һәм үкенмәслек итеп, кулга-кул тотынышып алга атлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар