Логотип
Проза

«Кайда соң син, әнкәй?» 

(Хикәя) 

(Хикәя) 

 

Айсылу арып-талып соң гына операциядән чыкса да, сабакташының үтенечен тыңлап, кизүгә калды. Гомерендә әллә күпме кеше гомерен коткарган табибә бүген нигәдер җанына урын тапмый бүлмә буйлап арлы-бирле йөрде. Өстендәге халатын, башындагы калфагын һәм марля битлеген салып диванга куйды. Урындык артына эленгән мамык шәлен иңенә салып алды, хәлсез адымнар белән тәрәзә каршысына килеп басты. Көрән калын пәрдәләр, баудан ычкынып, менә-менә өстенә шуып төшәр дә аны күмеп китәр төсле тоелды. Шомлы уйлардан ул хәтта чайкалып ук китте һәм, кабаланып, пәрдәләрне тартып ачып куйды. Ниһаять, тын алуы бераз иркенәйгәндәй булды... 

...Күк йөзен кургаштай авыр болытлар каплаган. Алар, бер-берсенең иңбашына башларын терәп, шыңшып елыйлар кебек. «Бу бит күк күлмәкле күк кызы үкси түгелме? Кемнәреңне юксынасың, Күк кызы? Шулай да сиңа җиңелрәк әле – сагышларыңнан саргая язганда түгелеп бер елый аласың. Ә менә мин бүген хәтта елый да алмыйм, газаплы уйларымнан арынырга ирек бирми...» 

Айсылу, үз алдында сөйләнә-сөйләнә, маңгаен яңгыр тамчылары аккан тәрәзә пыяласына терәп, сабый чакларын, үткән гомерен хәтерләде. 

...Балалар йортында ул, сагышлы күзләрен күккә төбәп, һәр көнне әнисен көтте. Әйе-әйе, ул әнисен җирдән түгел, гел күктән көтә иде. Башка әниләр китергән конфетларның кәгазьләрен җыеп барды, аллы-гөлле кыр чәчәкләре, матур-матур сурәтләр төшерде, ул аларны тик әнисенә багышлап, дәртләнеп, өметләнеп ясады. Үзе кебек иптәш кызларына ул: «Минем әнием озын-озын чәчле, зәп-зәңгәр күзле. Әнә шулай матур булганга аны Күк әнисе һавага күтәргән дә үз янына алган. Менә күрерсез әле, әнием күп итеп күктән йолдызлар җыяр да, бер көнне безнең янга төшеп, барыбызга да бүләк итәр. Ул мине озак-озак эзләп таба алмагач, Айсылуым, матуркаем, син тилмереп мине көтәсеңдер, дип, кулларын җиргә сузып елыйдыр әле. Әнә яңгыр булып чирәмгә әниемнең күз яшьләре тамадыр», – дип җаваплый торган иде. Чынлап та, яңгыр ява башласа, Айсылу кечкенә кулларын күтәреп: «Елама, әнием, мин монда – Җирдә, мин хәзер зур үстем инде», – дип күккә үрелә, өшегән аякларын җылытырга теләп, сикергәли иде. Салкын көз көннәрендә суык яңгыр астында әнисен күктән чакырып үксегәне, күшеккәннәре әле дә күз алдында. Изге күңелле Хатирә апасы аны бакча артындагы куаклар арасыннан эзләп табар да, күтәреп алып күкрәгенә кыса-кыса болай әйтә иде: «Йә, сабыем, шул тиклем дә өзгәләнмәче, әнине шулай салкын яңгырда көтәләрмени? Ул күктән түгел, җирдән килер. Өметеңне өзмә, балам. Хәзергә эшләре күптер шул. Әнә бит, иптәш кызларыңның әниләре килә, ул да бер көнне сине җылы кочагына алыр. Балалар йортында тәрбияләнгән кызлар акыллы, сабыр, тыңлаучан була ул. Тик еларга ярамый, курчагың күзләренә охшаган күзләреңнең зәңгәрлеген яшьләр юар югыйсә. Йә, тынычлан, иртәгә ял көне, безгә кунакка барырбыз. Телисеңме, мин синең әниең булам». Тик бала күңелендәге өметне тиз генә сүндереп буламыни? «Ю-у-ук, мин үз әниемне көтәм әле. Мин сезгә киткән чакта гына ул күктән төшсә, мин аны тагын да күрәлмәсәм, танымасам...» «Танымыймы соң, шунда ук танырсың, ул бит сиңа охшаган. Аның уң битендә ике зур кара миңе бар. Шуңа да Миңнур дип исем кушканнар әниеңә». Хатирә апасының бу сүзләре дә бүгенгедәй хәтерендә Айсылуның. 

Их, кайчан гына килеп күренерсең соң, әнием? 

...Бераз үсә төшкәч, балалар йортының тәрәзәсе төбендә бөкләнеп утырып, урамнан үткән һәр апаның йөзеннән күз карашы белән игезәк миң эзләп-карап калулары гомерендә дә онытылмас! Их, өмет тулы шул елларның һәр ае, атнасы, көннәре, сәгатьләре ничек озак үтә торган иде. Ә капка төпләрендә тилмерүләрне, моңсу сагышлы карашларны онытырлыкмы соң? Зуррак класска күчә барган саен йөрәкне шик-шөбһәләр өзгәли башлады – әгәр ул исән булмаса? Карынында күпме газаплар кичереп күтәргән, үлем белән тартышып дөньяга китергән ана кеше шушы вакытка тиклем ничек килеп күрмичә түзә алды икән йөрәк парәсен? «Ни тиклем ялварып көтсәм дә, син килмәдең, әни. Балалар йортында шәфкать туташы булып эшләгән барыбыз да яраткан Хатирә апабыз мине үзләренә яшәргә алды. Бу тату гаиләдә ятим тоймадым мин үземне. Унынчы классны тәмамлагач, медицина институтына укырга кердем. Студент чакларымда да үз әнием кебек булды бит Хатирә апам. Әмма балачакта ук күңелемә сеңеп калган сораулар барыбер тынгы бирмәде. Гомер юллары кайда гына илтмәсен, меңнәрчә кеше арасыннан барыбер үз әниемне эзләдем. Озак эзләдем мин сине, әни!» 

...Айсылу яңагы буйлап аккан күз яшьләрен дә тоймады хәтта. Әйтерсең лә тәрәзәгә сарылган болыт белән бергә кушылып үкси иде ул бу минутта. Көтмәгәндә шәфкать туташы ишек шакымаган булса, белмим, ул үзенең хәтер дөньясында күпме сәфәрдә булыр иде. Кинәт куркыныч төштән сискәнеп уянгандай, калтыранып куйды, хәтта иңбашындагы шәленең яртылаш шуып төшкәнен дә сизмәде. Тиз генә өстенә халатын элде, кабалана-кабалана күз яшьләрен сөртеп алды. «Кем бар?» – дип сорады, тыныч булырга тырышып. Тик бу минутта тавышы үзенә бөтенләй ят тоелды. 

Шәфкать туташы Айсылу апасының арыган йөзен күреп каушап китте, хәтта сүз кушарга кыймый торды. «Авырулар бар да тыныч диярлек. Ләкин күрше палатадагы кичә операция ясалган карчыкның гына хәле начар, әллә инде йокы аралаш повязкаларын үзе алып ташлаган, әллә инде юләр ул». 

«Ярый, хәзер перевязочныйга китерегез». Айсылу халатын өстенә киде дә, перевязочныйга юнәлде. Шәфкать туташы карчыкны култыклап алып керде. Хәер сорагандай калтыранган кулларын сузган, какча буйлы, бәләкәй генә килбәтсез әбине күргәч, дертләп китте. «Балакаем, йокы аралаш белештерми күземнән тартып алганмын, үтереп сызлый каһәр төшкерең...» 

Карчыкның калтыранган кулларын күреп, сискәнеп китте Айсылу. «Борчылмагыз, зинһар. Берүк кулыгыз белән күзегезгә генә кагылмагыз!» – Хәтта үз тавышы ташлап киткәндәй тоелды шулчак врачка. Карчыкның битендәге миңнәрен күреп, ул катып калды. Күз алларын кара пәрдә белән ябып, утлы күмер өреп җибәргәндәй яктылык сибелде. Кулына алган пинцеттагы салфеткалар кан савып, шешенгән уң күз кабагына көрән каләм белән язылган беренчә хәреф аның алдында биергә тотынгандай сикереште. Бу ни хәл? Күпме вакыт үткәндер – алдындагы карчык нәрсә сөйләгәнен дә ишетмәде ул. Янында басып торган шәфкать туташына әкрен генә: «Зинһар өчен, перевязка ясагыз да палатага озатыгыз», – дип, чыгып йөгерде. Ишекне ачып керү белән авыруларның дәфтәрләрен актарырга тотынды. 18 нче палата... менә, ниһаять, шушы... Карчыкның исеме – Миңнур!.. 

Ул кулына алган дәфтәрне тотып, бик озак карап утырган булыр иде, янә тынлыкны бозып, шәфкать туташы ишек шакыды: «Скорая» белән эштә күзе җәрәхәтләнгән кешене китерделәр, сезне көтәләр». 

Айсылу караңгы урманда адашып калган кешедәй, сукмак эзләгән юлчыдай хис итте үзен... Кулындагы дәфәрне бер кулына йомарлап, тартмага яшерергә теләгәндәй, кайда куярга белми озак җәфалангач, өстәл өстендәге фонендоскопны капшарга тотынды. Аннары бар көчен туплап, йөгерә-атлый аскы каттагы кабул итү бүлмәсенә ашыкты. Яшь егетнең ике күзе дә калын итеп бинт белән бәйләнсә дә, шуның аша саркып чыккан канны күрү белән, операционныйга бригада чакыр, дип боерык бирде. Беразга гына ялгыз каласы килде аның. Ләкин нишләргә, авыруга ярдәм күрсәтергә кирәк. Операционныйга кергәндә йөзе агарып, күз төпләре каралыбрак киткән Айсылуга анестезиолог та игътибар итте. Ә Айсылу операцияне гадәттәгечә кыю ясады. Бары тик соңыннан гына көтмәгәндә кулыннан скальпель чыңлап идәнгә төшеп китте, күз аллары караңгыланды. Авыруның кан тамырларын эләктереп тегеп, каты повязка ясауга, бөтенләй хәле бетте. Ялгыз, ялгыз гына каласы килә иде аның. 

Бу нинди төн булды соң әле, аның җанын йолка, күңеленә тынгы бирми... 

Сак кына ишек шакыдылар. Шәфкать туташы икән.Ул күз төпләре кызарган врачны күреп, аптырап калды, тик сиздермәскә тырышты. «Зинһар, борчылмагыз, барысы да әйбәт. Палаталарда тыныч, бар да йоклый, уколларны ясадым», – диде ул. Шәфкать туташы, ишектән узмый гына тыныч йокы теләп, китеп барды. Айсылу кабаттан күңеле белән үткәннәргә юл алды... 

...Айсылу авырлы иде ул чакта. Бала табарына да әллә ни күп калмаган иде. Шулай да яшь хатын Хатирә апаларына барып, бераз ял итеп кайтырга булды. Бер атна исән-имин үтте анда. Ә дүшәмбе көн авылда эшләп йөргән иренә шалтыратырга дип телефонга үрелгән иде, кинәт тулгак тота башлады... Карынындагы сабые фани дөньяны тизрәк күрергә теләвен белдереп, чәбәләнә, боргалана... ашыгырга кирәк, югыйсә өлгермәвебез бар дип уйлады Айсылу. Аны әнисе үзен тудырган больницага алып китәчәкләр. Аягы тартмый, әмма башка чара юк... 

Айсылу кулындагы кәгазьгә күз төшергәч, сискәнеп китте. «Син бит, әни, мин дөньяга килгәч тә шундый кечкенә язу калдыргансың да, юкка чыккансың, хәтта бер генә тапкыр күкрәк сөтеңне имезеп тә карамагансың...»  Айсылу күз яшьләренә буылып утырды. 

...Ул арада Хатирә апасы кайтып керде. «Балакаем, эчең бөтенләй түбән төшкән бит, ашыгыйк!» Ул җәһәт-җәһәт кенә кирәкле әйберләрне барлап сумкага тутыра башлады. Үзе бертуктаусыз сөйләнә: «Аллага тапшырдык, туачак сабыкаеңның дүрт саны төгәл булсын, фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен! – Айсылуның кесәсенә ул ниндидер кәгазь кисәге салды. – Бала тапканда әни кешенең кырык тамыры өзелә, тик гомер тамыры гына өзелми кала. Борынгылар белми әйтмәгәндер моны. Бала тапканда хәлне җиңеләйтә торган дога бу...» 

Хатирә апасының шулай дип әйтүе булды, Айсылу үрсәләнеп идәнгә чүгәләде. Авырту үткәч, алар әкрен генә бала табу йортына таба атладылар. Якын гына булса да, бик ерак тоелды бу ара. Тартына-тартына махсус кәнәфигә менеп яткач, үзен упкынга тәгәрәгәндәй хис итте Айсылу. Шулай әле кайдадыр күккә очып, әле түбәнгә, бушлыкка атылып тудырды ул сабыен. «Кызың бар, коллега», – дигән тавышка гына исенә килеп, елап җибәрде. Яшь аралаш сабыена күз салды. Кып-кызыл җан иясе ачыргаланып кычкырып азапланган, үзе йодрыкларын авызына кабып имәргә тырышкан була. Күп кан югалткан иде Айсылу. Үтереп йокысы килсә дә, күзләрен йоммаска тырышты, чөнки әнә шуннан ничәмә аналарның уяна алмавын белә иде ул. Аны палатага кертеп салдылар. Өздереп эче авырта башлады. Шәфкать туташы эченә бозлы грелка китереп куйгач кына авырту бераз басыла төшкән сыман тоелды. Айсылу онытылып йокыга талды. Шулай да йокысы тыныч булмады аның. Өне белән төше буталды, саташа башлады. «Әнкәем минем, кызым бар, синең оныгың туды. Менә күкрәкләремне ярып сөт төште. Исән-сау котылдым, әни. Балам белән иң беренче Хатирә апам котлады. Хәтерлисеңме, әни, мине тапканда ул синең хәлеңне дә белергә килгән. Бер кочак ялан чәчәкләре җыеп, авызы колагына тиклем ерылган ирем килеп җиткән. Әнә алар палатага ничек хуш ис бөркеп утыра... Табибә булгач, миңа чәчәкләрне хезмәттәшләрем үзләре дә китереп куйган. Кем белә, бәлки, алар син мине тапкан махсус кәнәфидә бәбәйләвемне дә белгәннәрдер. Ана булачагымны аңлагач, өзелеп-өзелеп онлаткан белен ашыйсым килде. Шундый тәмле беленнәрне бары тик син генә пешерә алгансыңдыр кебек тоелды миңа ул вакытта. Күкләргә карап, сабый чактагыдай тилмереп, мин сине чакырдым, әни. Син минем йөрәк тавышымны ишетмәдеңмени, әни?» – Яшь хатын сыкранып куйды. Аның ыңгырашып-ыңгырашып куюына палатадагы башка хатыннар да игътибар итте бугай... 

 

Сабыен берничә тапкыр имезергә китерделәр. Аңа карап ни тиклем зур шатлык кичерде Айсылу шунда. Ул янә әнисен хәтерләде. «Мине якты дөньяга китергәнсең, әмма күкрәк сөтеңне жәлләгәнсең, әни. Син мине тик бер генә тапкыр имезеп караган булсаң, гомереңдә дә ташлап китә алмаган булыр идең. Әнә бит, ничек матур итеп, авызларын шапылдатып имә сабыкаем, үзе елмайгандай итә. Арып йоклап китә дә, бераздан тагы имә башлый». 

 

Айсылу, үзе дә сизмәстән, кычкырып елап җибәрде. Палатадагылар сискәнеп китте. Күрше караваттагы урта яшьләрдәге хатын, аптырап: «Куйчы, бала имезгәндә тиккә шыңшып утыралармы? Бәләкәчеңнең дүрт саны төгәл, ирең яныңа көненә өчәр тапкыр килә, ни дип авыз күтәреп үксеп утырасыңдыр? Өзлегеп куюың бар, сөтең китәр, елама, йөзеңне ямьсезләп. Сиңа кешеләрнең күңелен яктыртып, гел елмаеп кына торырга кирәк», – диде. 

Айсылу бераз тынычлана төште, әмма җаны барыбер җәрәхәтле иде аның. Марля белән күз яшьләрен сөртеп алды да, имеп арыганнан соң йокыга талган сабыена карап, яшь аралаш елмайды ул. 

Бераздан балаларны арбага салып алып чыгып киттеләр. Ә палатадагы хатыннар әйтерсең яудан кайткан яугирләр инде, канәгать кыяфәт белән бераз үзара гапьләшеп алганнан соң изрәп тирән йокыга талдылар. Бары Айсылуның гына күзенә йокы кермәде. Менә өченче көн инде рәнҗү катыш әрнүле үткәннәр тынгылык бирми аңа. Гомерендә бер тапкыр да күрмәгән әнисе төшләренә кереп йөдәтә. 

 

Бүген тагын төшләремдә күрдем, 

Карашларың, әни, чакыра. 

Йөгереп барам дисәм, югаласың, 

Торып калам юллар чатында... 

 

Менә бүген дә әнисен төшендә күрде. Әнисе кәнәфидә бала таба, имеш. Ә Айсылу күп канын югалткан әнисенә кан бирергә дип веналарын кисеп җибәрә.  «Әни, курыкма, безнең кан бер үк группа бит, мин синең кызың – Айсылу. Менә, кара әле, ничек зур үстем мин», – дип кулын күтәрергә итә, ә әнисе урыныннан сикереп кенә тора да, тәрәзә аша күккә аша да китә, аннан бер ноктага әверелеп юкка чыга. Айсылу күпме генә ялварып кычкырса да, әнисе аның тавышын ишетми, имеш. Кулларыннан бернинди дә кан акмый, ә учына караса, анда кечкенә бер бала, әнисе ташлап киткән бала, имеш. Ныклабрак караса, бу аның үз кызы лабаса. «Сабыем, өшисең бит»,  – дип кычкырып җибәрә һәм үз тавышына үзе сискәнеп, йокысыннан уяна Айсылу. Курка-курка гына күзен ачса – палата тып-тын, барысы да йоклый, ә ул манма суга баткан, үзе одеялын бала итеп кочаклаган. Ул тиз генә өстен япты да: «Ярый әле төш кенә икән. Син, әни, мине өнемдә ташлап китеп күпме газапладың, хәзер төшләремне тоташ газапка әверелдерергә булгансыңдыр инде», – дип, үзе дә сизмәстән тешләрен кысып куйды һәм хәтерләүләр иленнән үз дөньясына кайтты. 

Утыз ел гомер үткән дә киткән шул. Айсылу утырган бүлмәгә каршы палатада маңгайлары бөтәрләп ыргыткан кәгазьдәй җыерылып беткән, еллар камчысын мул татыган, күп еллар зинданда утырган, киң маңгайлы, какча гәүдәле, тәне төрле кабих рәсемнәр белән чуарланган бер карчык ята. Глаукомага катлаулы операция ясаганнан соң тоташ марлялар белән бите бәйләнеп беткән булса да, аның уң як битендәге үзенә генә хас ике миңе барлыгын һәммә кеше күрер иде. Бу әбинең гомере буе әле күктән, әле судан, әле җирдәге кешеләрнең күз карашларыннан эзләп, янына килүен ялварып тилмергән табибә әнисе икәнлеген Айсылуның үзеннән башка беркем дә белмәде... 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар