Логотип
Проза

«Калай әтәч» рәхмәте

Чәчәкләр дә түгел, тавышы, карчыкның тавышы туктатты бит Әнәсне! Кабатланмас таныш һәм ягымлы тавышы! ..

Әнәс шәһәр урамын буган «бөке»не көчкә ерып чыкты да машинасын базар урамына борды. Бар хәрәкәткә аяк чалган шул бөкедә вакыт исраф итә торгач,  көн кичкә дә авышып бара! Инде базарның эшләве дә икеле. Их, шушы кысан шәһәр урамнары өстеннән очып үтәрлек вертолетың булса икән! Бу уйдан Әнәснең кырыла төшкән кәефе яктырыбрак киткәндәй булды. Ә нигә?! Берничә фатирын, җир кишәрлекләрен, кыйммәтле акцияләрен сатса, эшкуар Әнәс Зәкиевнең вертолет алырлык кына җае юк түгел! Үзен кыйбатлы уенчыкка кызыккан баладай хис итеп, базар тарафына атлаган ир бу минутта хәтта үз-үзенә чынлап мәзәк булып күренде. Вертолет алырга түгел, ун ел гомер иткән хәләл җефетеңә шушы истәлекле көндә чәчәк алырга да вакытың юк! Үзалдына елмая-елмая атлаган иргә читтәрәк чәчәк гөлләмәсе сатып торган әбекәй дәште: «Улым, менә нинди розалар. Күрче?! Ал. Күп сорамыйм...» Әллә карчыкның тавышы таныш тоелды, әллә чәчәкләре чынлап та Әнәснең күңеленә хуш килде – ул базар янында вак-төяк сатып торучылар рәтендә туктамый булдыра алмады. Кояшта төсе уңган күлмәк кигән, башына арзанлы яулык бәйләгән карчык кулындагы розалар чыннан да күз явын алырлык матур иде. Нәкъ Әнәснең Халисәсе ярата торган куе ал, әле бөресе ныклап ачылып җитмәгән нәфис чәчәкләр! Хатынының ничек сөенәчәген күз алдына китереп, йөзе яктырды. Чәчәкләр ирнең күңеленә хуш килгәнен күреп, әбекәй дә сөенде һәм, китеп бармасын бу дигәндәй, гөлләмәне ашыгып төрә-төрә, хакын әйтте. Әнәс – бер әбигә, бер аның кулындагы чәчәкләргә  карады да  акча янчыгына үрелде һәм... куллары һавада эленеп калды. Колаклар бервакытта да алдамый шул алар! Чәчәкләр дә түгел, тавышы, карчыкның тавышы туктатты бит Әнәсне! Кабатланмас таныш һәм ягымлы тавышы! Беркемнеке белән дә бутый алмаслык җай гына аккан тавыш тик аның беренче укытучысында гына иде бит! Иң иркә дигән баланы да тыңлата белгән, иң усал саналган малайны да җиңә алган, иң игътибарсызны да үзенә җәлеп иттергән акыллы да, таләпчән дә тавыш бар иде Рәсимә Рәнифовнада. Чәчәкләр хуҗасы, икеләнгәндәй туп-туры үзенә карап торган таза буйлы ир-егетне, алыргамы-алмаскамы белмичә тора, дип уйлады, ахрысы. «Улым, алсаң, ярты хакка бирәм. Миңа өйгә кайтырга кирәк. Соң инде», − диде дә тирә-ягына каранды. Әйе, базар таралган, төрле юк-барын сатып торучылар рәте дә бушаган, әбигә инде чыннан да  кайтырга вакыт иде. Карчыкны сискәндереп, Әнәс кинәт аны иңнәреннән кочып алды: «Рәсимә Рәнифовна! Саумысыз!» Рәсимә карчык кайчандыр үзе укыткан укучыларның берсе каршында торганын шәйләде, әлбәттә. Кем соң бу, дигәндәй, каш өстенә кулын куеп, үзеннән ике тапкыр диярлек биегрәк иргә карады. Әллә күзләре баеп барган кояш нурларыннан чагылды, әллә утыз ел эчендә Әнәс атлы шук малайдан берни дә калмаган иде, әби гаепле кешедәй башын чайкады: «Юк шул, улым. Танымыйм... Кем буласың соң син?» Хөрмәтле укытучысын очратканга күңеле булган Әнәс балкып елмаеп торды да, гаҗәпләнүе йөзенә чыккан әбине башкача  аптыратмаска булды: «Рәсимә Рәнифовна! Мин бит бу! Сезнең үзәгегезгә үткән Әнәс!» – дип әйтеп салды. Гаҗәпләнүдән карчык кулындагы чәчәкләрне төшереп җибәрә язды: «Кит лә! Булмас ла! Зәкиев? Әнәс Зәкиев үзе?!» – дип сөенде. Үз чиратында карт укытучы элекке укучысын биленнән кочып алды. «Әй гомерләр!» − дип сөйләнә-сөйләнә аркасыннан сөйгән укытучысын Әнәс сак кына күкрәгенә кысты. Бу очрашудан икесенең дә күңелләре тулган иде. Андый нәзбереклекне күрсәтү ир-ат өчен түгел – Әнәс, күңелендә ташыган тойгыларын тезгенгә алып, сүзне башка якка борды. Күптән күрешмәгән классташлар, укытучылар, мәктәп, яңалыклар... Ә Рәсимә Рәнифовна күңеле мөлдерәмә тулганын яшермәде дә – яулык очы белән күз читләрен сыпыргалап алды. Хатирәләрне барлап бераз сөйләшкәч, Әнәс сәгатенә карап алды да: «Рәсимә Рәнифовна, әйдәгез машинамда өегезгә хәтле илтеп куям», – диде. Карчык баш тартты: «Рәхмәт сиңа, Әнәс! Онытмасаң, мин бит моннан бер-ике йорт аша гына яшим, – диде һәм авыр сулап куйды. – Һаман да шул коммуналкада...»  Уена нидер килепме, кулындагы портфеленнән кәгазь-каләм чыгарып, Әнәс бер-ике җөмлә сызгалады һәм Рәсимә Рәнифовнага сузды: «Алыгыз. Бу минем телефон номеры. Кирәгем чыкса, зинһар, шалтыратыгыз!» Аннары, карчыкның кулындагы гөлләмәне алып, акчаны бушаган кәрзиненә салды. «Рәхмәт сезгә, Рәсимә Рәнифовна!» – дип, артына борылып карый-карый ераклашкан Әнәскә карчык ул күздән югалганчы кул болгап калды. 
Әнәснең машинасы тагын зур шәһәрнең очсыз-кырыйсыз «бөке»сенә чумды. Тик элекке укытучысын очратып күрешкәннән соң, гомергә күралмаган «бөке» дә бу юлы аның кәефен кыра алмады. Бер кузгала, бер туктый барган машиналар агымында күкрәгендә сулкылдаган татлы истәлекләрне барларга җай чыкты. Олыгайган укытучысының тирән буразналар ерган йөзен күз алдына китереп, Әнәс үзалдына, да-а-а, дип сузып куйды. Вакыт менә ни эшләтә кешене! Вакытның дилбегәсе юк димәсләр иде шул. Җыйнак кына гәүдәле, гади, ләкин зәвык белән киенеп йөргән, һәр баланы үз баласыдай күргән  укытучының үзенә генә хас сөйкемле сөягеме, башка матур сыйфаты-фигылеме бар иде – укучылар  аны ярата, ата-аналар хөрмәт итә иде. Бу бала  усал, бу тәртипсез, бу начар  яки яхшы укый, моның ата-анасы түрә-рәис, дип, Рәсимә Рәнифовна беркайчан да балаларны аермады. Укучыларының төрлесе бар иде, ә ул аларны барысын да тигез яратты. Беренчедән өченче сыйныфка хәтле  укыткан укытучыларыннан укучылары дүртенче сыйныфка  күчкәндә аерыла алмый җәфаландылар. Кызлар елап беттеләр. Ягымлылыгы белән ул аларның икенче әниләренә әйләнеп беткән иде. Әтисез үскән Әнәснең тәртип ягы бик яхшыдан түгел иде, әлбәттә. Кемнедер якларга әтисе йә өлкән абыйсы бар, ә Әнәснең үзен якларга беркеме дә юк! Ике баласын туйдырыр өчен әнисе көне-төне эштән кайтып керми. Шуңа күрә Әнәскә, борынын канаттыра-канаттыра, башын тиштерә-тиштерә, энекәшен дә, үзен дә якларга туры килде. Кем кем белән сугышкан? Зәкиев сугышкан! Кем дәрескә соңарган? Зәкиев соңарган!  Кем тәртип бозган? Зәкиев бозган. Үскәндә кушаматы ук «калай әтәч» иде Әнәснең. Кимсеткәнне күтәрәлмәгән горур яшь әтәч иде! Бервакыт завуч класска кереп, барлык  укучылар алдында Әнәснең тетмәсен теткән иде: «Зәкиев, синнән башкисәр чыкса да гаҗәпләнмәм. Кем үсәр тагын синдәй тәртипсездән?!» Аның шул сүзләрен ишетеп, Рәсимә Рәнифовна сак кына каршы төште: «Бала гына бит әле ул. Нинди башкисәр...» Үзенә сүз тидереп булса да, укучыларын аралый иде ул шулай. Менә, укытучыларның үзәгенә үткән Зәкиев тә үсеп җитте. Әтисез үткән авыр балачак аңа шактый сабак бирде: аякка басты, кеше булды. Бурычка алган  иске «Жигули»енда кеше ташып башлады ул үз эшен. Машинасын үзе ватты, үзе көйләде. Шәһәр урамнарында йөри торгач, иске машинасының кара тирләрен чыгара иде. Бераз акча туплап – яңарагын, ә берничә елдан өр-яңа машина сатып алды. Бераздан, кеше яллап, үз эшен ачып җибәрде. Эшен киңәйтә барды. Бүгенге көндә ул шәхси таксопарк хуҗасы. Балачактан чыныккан үҗәт холкы үзенекен итте – башын ашарга торган  дус-дошман, күпсанлы конкурентлар арасында үз урынын яулый алды. Ышкылмыйча асылташ та ялтырамый дигәндәй, Әнәсне дә дөнья җитәрлек «ышкыды», җитәрлек каезлады. Йомшак, җебек булса бернигә дә ирешә алмас иде. Энекәше дә әкренләп абыйсы артыннан иярде. Олы яшьтәге әниләре дә кадер-хөрмәттә. Иганә кебек рәхим-шәфкать тә онытылмый кебек. Үзен кайчандыр әлләкем санаганнар да хәзер Әнәс алдында эшләпәсен сала. Кем әйткәндәй, уллар үсә, агач утыртылды...  Үкенәсе юк: теләкләр чынга ашты, нәрсәгәдер ирешелде кебек. Ә Рәсимә Рәнифовна... Ул чынлап та балаларның икенче әниләре иде! Кайберәүләр башкисәр булыр дип күзалласа да, юлдан чыгарга ирек бирмәде укытучы апалары: яхшы якларын күреп, шул якларын үстерә, ялгышларын кичерә, күңеле төшкәннәрне үсендерә белде. Арып-талып эштән кайткан әнисеннән Әнәс белән энекәше җылы сүзне сирәк ишеттеләр. Өйдә җитмәгән шул җылылыкны тансыклап, Рәсимә апаларына елышты малайлар. Тик дөнья гына бәяләми олы йөрәкле андый укытучыны. Әнә бит, пенсиясе җитмәгәч, бакчасында үзе үстергән чәчәкләрне сата... Машинасында балачак истәлекләренә чумып барган Әнәс үзалдына көрсенеп куйды: «Дөньясын да әйтер идем инде! Һаман шул коммуналкада яши икән!» Әнәсләрне укытканда да шул ук уналты метрлы коммуналкада яши иде укытучылары. Берни дә үзгәрмәгән. Укытучы кебек изге һөнәр иясенең кадере һаман да юк! Ә бит кешенең нинди булып үсеп җитүе гаиләдән генә түгел, беренче укытучысыннан да тора. Баланың күңеленә нинди орлык салынудан да... Кояшта уңган ситсы күлмәк кигән, чал башына иске яулык бәйләгән укытучысының акча җиткерәлмичә чәчәкләр сатып утыруын күз алдына китергәч, Әнәскә оят булып китте: «Ә син вертолет турында хыялланасың, ахмак!..» – дип, үзен сүгеп атты.
Яраткан укучысын күргәннән соң күңелендә ташыган хисләрдән рәхәтлек кичереп, Рәсимә карчык әкрен генә үз йортына таба атлады. Менә бит, типсә тимер өзәрлек  ир-ат булган! Тормышта үз юлын тапкан. Әтисенә кирәкмәгән, ялгыз әнисе көч-хәл белән тарта-тарта үстергән ярым ятим бала иде бит! Энесе белән икесенә бер ачкычларын югалткач, көзге кичтә  Рәсимә апаларының ишеген килеп шакыды ике бала: «Әни төнгелектә эштә. Подъездда кунарга салкын...» – диде алар. Үз баласы булмаган Рәсимә ике баланы да юындырып, ашатып, әкиятләр сөйләп йокларга яткырды. Иртәгәсен әниләре кайтыр вакытка аларны өйләренә хәтле озатып куйды. Менә шулай гомере буена кеше балаларын тәрбияләп кинәнде, ә үз баласы булмады Рәсимәнең. Гомер азагында үзе өчен түгел, ә укучылары өчен сөенергә кала. Әнә нинди бөркет үскән бит сугышудан мәңге арынмаган «калай әтәчтән»! Рәсимә карчык тагын бер кат Әнәсне күз алдына китереп, канәгать елмаеп куйды. Аның укучыларыннан шундый ир-атлар үскән икән, димәк, юкка яшәлмәгән! Кайтып җиткән Рәсимә, подъезд ишеген ачарга  ачкыч эзләп, кәрзиненә үрелде. Ачкычы белән бергә, кулына бая Әнәс салган кәгазь кисәге дә эләкте. Дүрткә бөкләнгән кәгазь эченнән... берничә пенсиялек акча чыкты... Рәсимә әби кулындагы бер уч акчага карап, югалып калды. «Бәй! Чәчкә гөлләмәсенә биргәндә, ялгыш эләккәндер бу акча. Каяле, телефон номерын яздым, диде бит! Шалтыратырга кирәк тизрәк», – дигән уй йөгереп үтте. Куллары, кабаланып, Әнәс калдырган язу кисәген ачты. Анда Әнәс кулы белән: «Бу Сезгә  «калай әтәч»тән  кечкенә генә бүләк! Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!» − дип язылган иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бик матур, тәрбияви хикәя! Рәхмәт!!!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Шундый эчтэлекле,кунеллэргэ хуш килэ торган язма.Рэхмэт авторга.

      Хәзер укыйлар