Логотип
Проза

Кабартмам-3

Өйгә әйләнеп кергәндә инде табын әзер, безне генә көтәләр иде. Өстәл артына килеп утыруга, әни сорау ала да башлады:  – Алисә, Айдар, сез кайда таныштыгыз соң, сөйләгез әле, барыбызга да бик кызык... 

1 – http://syuyumbike.ru/news/proza/kabartmam
2 – http://syuyumbike.ru/news/proza/kabartmam-2

12 бүлек 

 Өйгә әйләнеп кергәндә инде табын әзер, безне генә көтәләр иде. Өстәл артына килеп утыруга, әни сорау ала да башлады: 

– Алисә, Айдар, сез кайда таныштыгыз соң, сөйләгез әле, барыбызга да бик кызык. 

– Э-э-э, – дип төртелеп калдым, – Айдар... җаным, әйдә син сөйлә әле, – дип тиз генә бөтен авырлыкны аңа аудардым, ул сөйли башлагач, бераз аптырап та калдым. 

– Алисәне мин бер күрүдә ошаттым. Шундый ачык, шат күңелле, гел балкып тора торган кеше, аны яратмый мөмкин түгел. Ләкин ул минем мәхәббәтемә бик озак кына җавап бирми йөрде.  Янына якын да китерми иде, – дип елмаеп куйды. 

– Мин бит тәрбияле кыз бала, юлымда һәр очраган кешене кабул итәргә! – дип елмаеп, әнигә күз салдым. 

– Әйе, кабартмам минем, мин барысын да аңлаганга күрә синең арттан йөрүемне дәвам итәм дә инде, -–дип, Айдар елмаеп кулымнан үбеп тә алды. 

Аздан гына «Ник мин сиңа кабартма булыйм!» – дип кызып китми калдым. Айдарны бүлдереп, мин дә сүзгә кушылдым: 

– Айдар көн дә күз явын алырлык чәчәк бәйләмнәре белән килә иде, нинди генә рестораннарда булмадык, – диюгә әнинең йөзе балкып китте. 

– И балалар, бәхетле генә булыгыз, бер-берегезне тапкансыз икән инде, бер-берегезгә юл куеп матур итеп яшәргә язсын, – дип, әни аш бүләргә чыгып китте. Өстәл артында бүтән безнең турыда сүз кузгатмадылар. 

...Айдар бүлмәгә килеп керүгә нидер эзләгәндәй тирә-якны күзәтеп чыкты. Бүлмәдә бер генә артык әйбер дә юк иде: түрдә бер кешелек карават, янындагы кечкенә генә тумбочка өстендә светильник, ишек артында бер шкаф, шкаф янында өстәл һәм урындык. 

– Монда синең әйберләр ник юк диярсең инде, чөнки мин бу йортта кунак кына, – дип бөтен уйларына нокта куйдым. 

Айдарга йокларга урын күрсәтеп, «юынырга киттем»  дигән cәбәп белән юыну бүлмәсенә юл тоттым. Озак кына вакыт үткәннән соң, «Мин килгәнче йоклаган булса гына ярар иде» – дип теләп, бүлмәгә кердем. Айдар йоклый иде инде. 

Өстәл янындагы урындыкка утырып та, өстәл өстенә ятып та йоклап карарга булдым. Төне буе йоклый алмадым дип әйтү – ул берни дә әйтмәүгә тиң, төне буе болай таң атканын көтеп чыккан юк иде әле минем. 

Айдар иртән бик иртә уянды да, сәгатькә карап: 

– Алисә, безгә төшәргә вакыттыр инде, коймак исләре килә, – дип елмайды. 

 Айдар белән авыл урамнарын карап килдек, су буена гына барып булмады, сукмагын кар басып өлгергән иде. Әбәт ашагач юлга җыена башладык. Машинага кереп утыргач өстемнән авыр йөк төшкәндәй булды. Тәрәзәгә карап уйга калдым. Әниләргә Айдар шулкадәр ошады, аны миңа карганда да ныграк җибәрәселәре килмәү сизелеп тора иде. 

– Айдар, ешрак кайтып йөрегез, шәһәрдән ерак түгел бит, – дип яшьләрен сөртте  әни. 

– Әлбәттә, кайтырбыз, Дания апа, хәзер юлны беләбез, – дип кочаклады аны Айдар. 

...Шулай уйланып йокыга да талганмын, кемнеңдер йомшак куллары битемнән сыпыруга уянып киттем. Башта кайда икәнлегемне аңлый алмадым, аннары Айдарның подъезд төбен абайлап алдым да: 

– Айдар, без нишләп монда? – дип кызыксындым. 

– Бүген юлдан соң арытылган, синең әйберләрне иртәгә иркенләп ташырбыз әле, - дип тыныч кына җавап бирүен һич аңлый алмадым. 

– Тукта... Нинди әйберләр? Син ни сөйлисең? 

– Ничек инде... Әти-әниең белән таныштырдың, инде хәзер бергә яши башласак та була торгандыр бит. 

Мин ни әйтергә дә белмәдем. Бер яктан уйларым: «Алисә, бу бит синең лоторея билетың» дисәләр, икенче яктагы уйларым: «Алисә, ризалашма, уйнар да ташлар, син аңа нигә?» – диде. 

– Алисә, син ник дәшмисең? Шатлыктан телеңне йоттыңмы әллә? – дип көлде Айдар. 

– Айдар, миңа бу фикер бер дә ошамый... 

– Ник? Ни булды? – дип гаҗәпләнде. 

Әйе шул, ул кызларның каршы килүенә өйрәнмәгән... 

– Айдар, мин өйләнешмичә бергә яшәүгә каршы, – дип җитди җавап кайтардым, – Әйе, күпләр бергә торалар, аларда минем эшем юк. «Бергә яшәп карыйк» дигән сүзләрне үзләренә җаваплылык алырга курыккан көчсез кешеләр әйтә. 

– Алисә, кыерсытсам, гафу ит. Моңа кадәр минем беркемгә дә мондый тәкъдим ясаганым булмады, минем өчен бу уен түгел, ә җаваплы адым. 

Мин Айдарны кочаклап алдым да, колагына: 

– Айдар, үпкәләмә, мин бары тик законлы ирем белән генә бергә яшәячәкмен, – дип пышылдадым. – Минем өчен иң мөһим әйбер ул – иремә ашарга әзерләү, иремә балалар табып бирү. Талашкан саен кайчан арт ягыма тибәрләр икән дип яшәү түгел һәрхәлдә... 

Айдарның мондый ачулы йөзен күргән юк иде әле. Минем кочактан  ычкынып, машинадан ук чыгып китте. Аның ник котырганын аңлый алмадым. Бераз тынычлангач: 

– Алисә, син миңа бөтенләй ышанмыйсың бугай, әйеме? Мин бик җитди кеше бит, нигә шуны аңларга тырышмыйсың соң син? – дип әйтеп салды. 

– Айдар, зинһар өчен мине өйгә кайтарып куй әле, бик арыдым, – диюгә, берсүзсез җилдереп подъезд төбенә кайтарып куйды да, шулай ук бик тиз китеп тә югалды. 

Төне буе йоклый алмадым, бер яктан уйларым: «Алисә, җүләр син, ник ризалашмадың?» дисә, ә икенче яктагылары: «Алисә, молодец, дөрес эшләдең!» – дип мине яклады. 

Иртән теләр-теләмәс кенә эшкә юнәлдем. Өстәлдә егерме биш розадан торган ал чәчәк бәйләмен күргәч ни көләргә, ни еларга белмәдем, ә араларына кыстырылган кәгазьдә: «Мин яратам сине, Кабартмам» дип язылган иде. 

Күзләремне күтәрүгә, каршымда елмаеп басып торган Айдарны күргәч, әллә нишләп киттем. 

– Айдар, бик матур чәчәк бәйләме, ләкин эштә безнең очрашканны белмәсәләр яхшырак булыр иде, – дип башымны идем. Ә ул һаман да берни булмагандай дәшмичә елмаеп тора бирде. «Аның бу елмаюы яхшылыкка түгел, Алисә» дип уйлап куйдым. Шул арада каршыма чыгып өстәлгә таянды да: 

– Алисә, – дип бик матур тембр белән сөйли башлады, тәнемнән ток узды, – ник син бөтен әйберне дә катлауландырасың икән ул, аңлый алмыйм, – дип йомшак кына битемнән сыпырды. Кемнеңдер: 

– Кхм... кхм... без сезгә комаучаламадыкмы, күгәрченнәр, – дигән тавышына сискәнеп киттек. Борылып карасам, күзен шар итеп ачкан Эля белән бер нәрсәгә дә исе китми торган Артур Камилевич басып тора иде. «Уф! Эля беркемгә дә сөйләмәс дип ышанып калам» – дип үз-үземне тынычландырган арада, Эля: 

– Тәк-тәк, хәзер үк Динәгә сөйлим әле бу яңалыкны, – дип ярып салмасынмы! Бөтенләй коелып төштем. 

– Кызлар, сезгә сөйләшергә биш минут бирәм, аннары бөтенегезгә дә эш урыннарында булырга киңәш итәм, – диде Айдар Азатович, һәм алар Артур Камилевич белән бүлмәгә кереп югалдылар. 

Алар артыннан ук Эля түземсезлек белән миннән мәхәббәт тарихын көтте: 

– Сөйлә инде, яллар ничек үтте, әниең ничек кабул итте? 

Мин башта берни дә сөйләмим дип авызымны япкан идем дә, авылдагы хәлләрне өстән генә сөйләп бирдем, аннары: 

– Авылдан мине Айдар туры үз фатирына алып кайтты да  «Алисә, әйдә бергә яшибез» диде, – дип әйтеп ташладым. 

– Ә син? 

– Ә мин каршы килдем, әлбәттә... 

– Мин сине аңламыйм, кызый, – дип иңсәсен сикертте Эля. – Синең урында булсам, уйлап та тормый күченер идем, алдагысын яши-яши күз күрер иде әле. Икенче яктан, бу синең язмышың, син үзең нишләргә кирәк икәнлеген бик яхшы беләсең. Әнә бит Айдар да синең каршы килүеңә үпкәләмәгән, димәк, син аңа ничек бар шулай ошыйсың. Шулай булгач башыңны катырма, алдагысын күз күрер. 

                          13 бүлек 

  Айдарны уйлап йокыга талып, Айдарны уйлап уяна башладым. Миңа, бер яктан караганда, шундый рәхәт, икенче яктан, нишләптер аны югалтудан курка идем. Нишләптер, ул минеке, бары тик минеке дип әйтә алмый идем мин. Көннәр үтә торды, ә Айдар элеккегечә минем белән иде. Баштарак ул мине һәр көнне затлы рестораннарга йөртте, ләкин миңа анда ошамаганны сизеп алгач, без һәр кич саен бергә урамда йә паркта йөри башладык. Көннән-көн бер-беребезгә ныграк тартылдык. Айдар ничек бу фирмага килеп эләгүен, аның уңышларына көнләшеп күпме  дусларын югалтуын сөйләде. 

Айдар вакыт-вакыт үз фатирына күчүемне сорады, ләкин аның мине бу адымга мәҗбүр итмәве, ашыктырмавы ошый иде. Бары бер генә әйбер җаннымны телгәләде, инде күпме очрашып йөреп, күпме сөйләшсәк тә, «Мин сине яратам», – дигән сүз авызыннан чыкмады. «Алисә, кума атларны, ашыктырма, барысы да алда әле», – дип үз-үземне тынычландырдым. 

Соңрак бу романтика ничектер арткы планга күчә кебек тоелды.  Эше бик күп бит, дип игътибарга алмаска тырыштым. Соңгы арада Айдар мине өйгә куып кайтара башлады, ә үзе эштә кунарга кала иде. «Алисә, бераз гына түз, Кабартмам, бик зур контаркт көндәшләргә китеп бара, кире үзебезгә кайтарысы бар», – дигәч, бөтенләй кысылмый башладым... 

Бу хәлләрдән соң берничә көн үткәч, Айдар миңа кунакка киләсен әйтте. Атлап түгел, очып йөрдем ул көнне. Аннан сорап, романтик кичке ашка әзерләнергә иртәрәк кайтып киттем. Бөтен күңелемне биреп өстәл әзерләдем. Әллә аңа күченеп бергә яшәргә инде, дигән уйлар да килмәде түгел. Бераз хыялларга бирелеп, безнең туйны да күз алдыма китереп карадым. Хыялларга бирелгән арада итем дә яна язды. Ничек кенә булса да, билгеләнгән вакытка өстәлем әзер иде. Без йөргән кыйммәтле рестораннардан берни белән дә аерылмый кебек тоелды миңа. 

 Йөгерә-атлый тиз генә үземне тәртипкә китердем дә, өстемә озын күлмәгемне киеп, сәгатькә күз салдым. Биш-ун минуттан Айдар кыңгырау төймәсенә басарга тиеш, ул соңга калып йөрергә яратмый. 

Залга кереп өстәлгә күз салып чыктым, бар да тәртиптә. Шул арада звонок шалтырады. Мин елмаеп-көлеп ишекне ачып җибәрдем. 

– Сәлам! Сине сагынып көтеп тордым, җаным, – дип, аяк очына басып битеннән үбеп алдым, ә ул мине кочакларга ашыкмады. Мин аптыраулы караш ташладым, ул мин белгән Айдарга охшамаган иде, аннан ниндидер салкынлык бөркелде. Сүзсез генә залга үтте. Нидер әйтергә теләп басып торганын күргәч, куркуга калдым. 

– Алисә, – дип күзен дә күтәрми дәште, – безгә аерылышырга кирәк,. 

– Нәрсә? – дип сорадым, үз колакларыма ышана алмыйча. 

– Без синең белән аерылышабыз, бар да уен белән башланган ялгышлык бу, алга таба инде бу уенны дәвам итә алмыйм, бар да тирәнгә кереп бара... 

Мин һаман да аңа ышана алмадым... 

– Айдар, берни дә аңламыйм... ник соң без шулай озак бергә булдык... ник соң син бергә яшәргә тәкъдим ясадың... ник соң син минем әти-әниләр белән танышырга кайттың... Боларның барысы да нигә кирәк иде? Әйт... 

– Рәхмәт йөзеннән... Бары рәхмәт әйтер өчен, – дип пышылдады Айдар. 

– Нинди рәхмәт?.. Нишләдең син? – дип еларга тотындым. 

– Мин авырганда ташламаганың өчен... Шулай булды шул, гафу ит... 

 Бөтен көчемә яңагына суктым да диванга капланып еларга тотындым... Бераздан ишек шапылдап ябылуга сискәнеп киттем... 

 

14 бүлек 

– Алисә, ни булды? Инде әбәт җитте, ә синең тавыш-тының да чыкмый? – дип Эля яныма керде. 

Мин сөйләшәсе килмәгәнлекне белдереп кулымны гына селтәдем. Ул мине сөйрәп диярлек буфетка алып чыгып китте. Тәрәзә янындагы өстәлдә Айдар белән Динәнең бер-берсенә елышканын күреп катып калдым. 

– Алисә, сез әллә Айдар белән аерылыштыгызмы? – дип аптырады Эля. 

Мин әйе дип башымны гына кактым, ә үзем «берәр тәлинкә аш белән Динәне коендырсам ничек шәп булыр иде» – дип уйладым. 

-–Алисә, синең карашың миңа бер дә ошап бетми әле, кызый, – дип Эля янымда бөтерелде. – Әйдә, яхшы чакта китик моннан, минем никтер ашыйсым да килми башлады, – дип мине кире чыгу ягына сөйрәде. Ә мин һаман да Айдарның май кояшы кебек балкуыннан күземне ала алмадым. 

Әбәттән соң җитәкчем үз бүлмәсенә чакырып алды. Кәефе никтер юк иде. Бәлки, миннән кичәге, бүгенге хәлләр өчен гафу үтенергә, ялгыштым дияргә телидер... Бу мизгелдә мин барын да гафу итәргә әзер идем, ләкин бөтен сөйләшү дә эшкә кагылышлы гына булып чыкты. Кичкә кадәр вакыт бик озын үткән шикелле тоелды. Сәгать төгәл алтыны сугуга йөгерә-атлый кайту ягын эзләдем. Ярты юлга җиткәч, эштә телефоным калганын абайлап, кирегә борылдым. 

Айдар әле кайтып китмәгән иде, бәлки, сөйләшеп аңлаша алырбыз дигән уй белән ишеген ачтым. Аннары ник кергәнемә үкендем, аның алдында Динә утыра иде. Ишек шыгырдаганын ишетеп Айдар башын күтәрде дә: 

– Нәрсә, сине ишек шакырга өйрәтмәделәрме әллә? – дип усал караш ташлады.   

– Гафу итегез, – дип борылып чыгып киттем. 

Алдагы атна минем өчен тәмугъ кебек тоелды. Каршымда канәгать йөз белән йөрүче Динәне күралмадым, ләкин нишләптер Айдар белән аларның кочышканнары бүтән күземә чалынмады. Атна эчендә бик ябыктым. Болай тере мәет кебек йөреп булмый дип, эштән  китәргә карар кылдым. Тиз генә гаризамны язып җитәкчем янына кердем. 

Соңгы арада Айдар да бик арыган кыяфәттә йөри башлады. Моңа безнең аерылышу түгел, эштәге киеренкелек сәбәпче иде. Артур белән икәүләп эштә кемнең аяк чалуын таба алмыйча интектеләр. 

Мин кергәндә Айдар Азатович кәнәфие артына башын ташлап, нидер уйланып, тәрәзәгә карап утыра иде. 

– Алисә, җитди сораулар беләнме? – дип башын күтәрде. 

Мин сүзсез генә өстәле янына килдем дә гаризамны суздым. 

Ул гаризаны күрүгә сискәнеп китте, кәнәфиенә җайлабрак утырып: 

- Юк! Аңлыйңсыңмы – юк! – дип кырт кисте. 

 Мондый борылышка әзер түгел идем, минем сценарий буенча, Айдар  гаризага шат булырга тиеш иде. 

– Айдар Азатович, сез мине аңламадыгыз бугай, мин китәргә ярыймы дип сорарга кермәдем, сез кулыгызны куймасагыз да тиешле ике атнамны эшлим дә китәм, – дидем. 

– Юк, Алисә, мин түгел, ә син мине аңлап бетермәдең бугай. Мин сине җи-бәр-мим, – дип иҗекләп сузды да гаризамны ертып чүп чиләгенә салды. 

– Син кем дип белдең үзеңне! – дип үзем дә сизмәстән кычкырырга тотындым. – Мин кешечә, тавыш чыгармый гына китәрмен дигән идем, димәк, мин хәзер үк китәм! – дип чыгып йөгердем. 

Йөрәгем күкрәгемнән чыгардай булып типте. Тиз-тиз әйберләремне җыйганда күрше бүлмәдә нидер дөбердәде дә, ике секунд та үтмәде, мине кемдер стенага терәп тә куйды. Айдарның күзләре чыгып китәр төсле тоелды миңа. Ул мине кочагына кысты. Тамагыма төер тыгылды, акырып елыйсым килде. «Нигә мине шулай газаплыйсың син, нигә?!» – дип кычкырасым килде. Айдар бик очларымнан үпте дә: 

– Алисәм... Кабартмам минем...әз генә түз инде... китмә...ник икәнен хәзер бик теләсәм дә әйтә алмыйм... соңрак аңлашырбыз... миңа болай да бик авыр бит, китмә... –  дип ялварды. 

Бер ни дә аңлый алмадым, аңларга да тырышмадым, мин бары тик аның кочагында булу мизгеленнән рәхәтлек алып калырга тырыштым. Бу бәхеттән  аның телефон шалтыравы бүлде. Айдарның шунда ук кәефе үзгәрде, тартынып-нитеп тормыйча, минем янда ук сөйләшә башлады: 

– Әйе, Динә, чыгам инде, хәзер булам, – диде. 

Минем өскә салкын су койдылармыни! тиз генә Ни күрдем шуны эләктердем дә тиз генә чыгып чаптым. Артымнан куып тотмасын дип уйлап,  шундук машинам эченә кереп чумдым да газга бастым. Өйгә кайтып керүгә үк телефонны сүндереп куйдым, морозильниктан бер чиләк туңдырма алып, җанымны тынычландырырга керештем. Уйларым белән җир йөзендәге барлык ирләрне сүгеп, бүтән беркайчан да аларга ышанмаска, бүтән беркемгә дә гашыйк булмаска сүз бирдем. 

Кич буе мендәремне кочаклап еладым. Аннары үз-үземә: «Алисә, булды, җитте! Син – көчле кеше, җитте кем өчендер күз яше түгәргә!» – дигән позитив нотада йокларга яттым. 

 

15 бүлек 

– Уф, Алисә, ниһаять, трубкаңны алдың! Кайда йөрисең син, кызый? Эзләмәгән җир калмады, инде полициягә барырга исәп бар иде, – дип тезеп китте Эля. 

– Кайда-кайда, Төркиядә идем, – дип тыныч кына җавап бирдем. «Бөтенесе дә бара, әллә миңа ярамыймы?» – дип эчтән генә ачуландым үзен. 

– Менә сиңа мә! – дип кычкыруын дәвам итте Эля. – Без монда җир җимертеп сине эзлибез, ә син диңгез ярында корсагыңны кыздырып яткансың икән әле! Син Айдарның кыяфәтен күрсәң иде әле, нәкъ тере мәет... 

– Эля, әйдә ул турыда сөйләшмибез, ярыймы? Зинһар өчен минем әйберләрне генә кертеп чык әле, кич диңгез тәм-томнары белән чәй эчәрбез. 

– Ю-у-ук, синең әйберләргә тырнак очы белән да кагылмаячакмын. Мин мондый хезмәт хакы белән яңа эш каян табам аннары. 

– Аңламадым... Синең эшнең монда ни катнашы бар? 

– Ничек кенә әле... Айдар Азатович бөтен кешене дә, әгәр дә Алисәнең өстәленнән бер кечкенә генә әйбер юкка чыкса да, эшеннән колак кага, дип кисәтеп куйды. Ә, тагын әйтергә онытып торам икән әле, аның сүзләре белән әйтәм: «Кабартмам, синең ак аюың минем кулда тоткынлыкта, син эштә күренгәнче һәр көнне иртән бер кисәген йолкып барачакмын», – диде. Бу сүзләргә берәр атна чамасы бар инде... Ә... теге ни... нинди аю ул? 

– Ул аю гади уенчык кына түгел, ул минем яклаучы талисманым! Ул миңа бик тә кадерле булган кешенең бүләге! Ул кечкенә чагымнан бирле минем белән! Ул аюның бер генә йоны коелып карасын, мин үзем аны кисәкләргә таркатачакмын! 

– Син кайчан эшкә чыгачаксың соң? Дусларны шулай ташламыйлар бит инде, монда синнән башка сөйләшер кеше дә юк бит... 

– Эля, гафу ит, мин Айдарны күралмаганга качтым бит... 

– Ә хәзер нәрсә? 

– Белмим... Әзрәк җиңелрәк бугай... Эштән әйберләрне җыям да, гариза язып кабат яңа эш эзләргә исәп. Ярый, әйдә сау бул, телефон сүнә хәзер, заряды бетте, иртәгә әбәтләр тирәсендә кереп чыгармын. 

– Алисә, син әле яңалыкларны белмисең бит...– диюгә, үч иткәндәй телефон сүнде. 

Ни булды икән инде? Айдар белән Динә өйләнешергә дә өлгерде микәнни?...  Ярый иртәгә белермен әле дип йокларга яттым. 

 

*** 

–Алисә?! – дип гаҗәпләнеп каршы алды Артур Камилевич. – Син кайда шулай озак югалып тордың? 

 Моңа ни булган, беркайчан да бернигә дә исе китми торган кеше миннән сорау ала түгелме? Аңа берни дә аңлатып тормыйча икенче катка күтәрелдем. Эш өстәле янына килеп җитүгә шап итеп җитәкченең ишеге ачылды да, каршымда ачу тулы Айдар Азатович пәйдә булды. Мин югалып калдым: 

– Исәнмесез... Эээ... теге ни ... калган әйберләрне алып китәргә килгән идем, – дип, берни булмагандай әйберләрне барлый башладым. 

– Алисә, син үз акылыңдамы? Син ике атна буе кайда йөрдең? – дип Айдар кычкырып җибәрде. Җавап итеп: «Минем акылны сорыйсыңмы, ике атна элек керткән гаризамны оныттың дамыни? Ә мин сиңа беркем дә түгел отчет биреп йөрергә!» – диясе килгән иде дә, авыздан бөтенләй башка җөмлә килеп чыкты: 

– Айдар Азатович, күптән отпускта булган юк иде, диңгез ярына юллама алдым да бераз ял ясадым үземә, юкса кәгазьләр эченнән чыкканым да юк. 

Кычкырган тавышка башка бүлмәдәге хезмәкәрләрнең башлары күренә башлады, ә миңа барыбер иде. Айдар үзенең авторитеты турында уйласын, ә минем аларны бүген соңгы тапкыр күрүем. 

Минем сүзләрдән Айдарның тагын да ачуы кабарды 

– Диңгез ярында һава әйбәт иде, – дип сөйли башлауга, Айдар кулымнан тартып бүлмәсенә алып кереп китте. Коридордагы халыкның ушы китте, бер Артур гына никтер куана иде. Бүлмәгә керүгә кулымны җибәрде. 

– Алисә, – дип үзен кулга алып, тыныч кына эндәште Айдар, – безгә сөйләшергә кирәк... Алисә, тыңла әле мине! – дип кабат мине үзе янына тартты Айдар, аннары битләремнән сыпырды, бит очларымнан үбеп алды, мин үзем дә сизмәстән тын да алмый тордым да, бирелдем, кулларым белән аның муенына сарылдым да елый башладым. Шуны гына көткәндәй Айдар: 

– Тссс... кызчыгым минем... кабартмам, елама... хәзер бар да яхшы булачак...бар да артта калды...  – дип пышылдады. 

Үзенә кысып, сабый баланы тибрәткәндәй тынычланганны көтте, ә мин исә күз яшьләренә ирек бирдем, аның янында болай елаганым юк иде әле. Бераз тынычлана төшкәч: 

– Айдар, булды тынычландым, җибәр зинһар, – дисәм дә, ул мине җибәрергә ашыкмады. 

–Алисә, мин хайван, – дип сүз башлады, аңа сөйләшергә бик авыр икәне сизелеп тора иде. Мин «әйе» дип баш кактым. 

– Нәрсәдән башларга белмим... Ни дисәм дә ышанмассың төсле... теге ни... мин Динәне бер көнне дә озатмадым, рестораннан ары беркая да бармадым аның белән, – дип акланырга тотынды. – Син бит белә идең безнең эштәге киеренкелекне. Артур безгә аяк чалучыны таба алды бит, ул Динә булып чыкты. Ул үзе генә шул кадәр эшне башкарып чыга алмавын белеп, миңа аның белән элемтәне яңартырга туры килде. 

– Ләкин фирманы коткару планын төзегәндә минем турыда бераз онытып җибәрүегезне аңламыйм... нигә? 

Айдар мине үзенә якынрак кысып: 

– Әйе, син хаклы. Планны төзегәндә без синең белән аерылышырга тиеш түгел идек. Ләкин, синең шатлыклы йөзең Динәнең ачуын чыгару сәбәпле, кирәкле мәгълүматны тартып алу сорау астында иде. 

– Димәк, шуның өчен син мине тормышыңнан сызып ташладың, минем ул хәбәрне ничек кабул итәсен бераз гына булса да күз алдыңа китереп карадыңмы соң? Ахыр чиктә, син бары тик Динәнеке генә булгач, ул куанып сиңа бөтен кирәкле мәгълүматны салып ташлады инде, фирма исән калды, котлыйм... Ә бар да яхшы булгач, син миннән гафу үтенергә дип шалтыраттыңмы? Ә Алисә юк... Ая-яй-яй, кая булган ул... – дип мәкерле елмайдым да әкрен генә шуышып куенныннан ычкындым. 

– Алисә... мин... 

– Бар да яхшы, Айдар. Менә хәзер әз генә булса да ни хакына мине ташлауларын аңлый башладым. Юкса «Ни өчен мине ташладылар» дигән темага инша яза-яза арыдым инде, акылдан яза башлагач диңгезгә юллама алырга мәҗбүр булдым... Ә хәзер минем бер генә дә гаебем юк икәнлеген аңладым. Миндә бер генә гаеп – ул да булса әдәпсез кешегә гашыйк булуымда, – дип ишеккә юнәлдем, Айдар, артымнан кочып алып,  җибәрмәскә тырышты: 

– Алисә, гафу ит... мин бит белмәдем... бүтән беркайчан да, ишетәсеңме, беркайчан да мондый хәл кабатланмаячак... мин яратам сине... синнән башка яшәве авыр миңа...Ике атна буе сине күрмәү минем өчен ахырзаман төсле тоелды, мин үз-үземә урын таба алмадым... 

– Айдар, булды җитте инде, минем сине күрәсем дә, ишетәсем дә килми, – диюгә Айдарның тәне тартылып китте, миннән кулларын алды, мин тиз генә чыгу юлын эзләдем. Артымнан пыяла зыңлаган тавыш ишетелде, «Эх, нинди шәп ваза иде бит!» – дип елмаерга тырышып урамга чыктым. Нинди саф һава, беркем дә ачуны китерми, нинди рәхәт... Айдарның тәрәзәсенә бик тә күтәрелеп карыйсы килсә дә, карамадым. Тиз генә машинама кереп чумдым да: «Эх, Алисә! Нишләдең син! Әкияттәге кебек, менә сәгать 12не сукты, Көлсылу, сиңа өйгә кайтырга вакыт, ярый әле машинаң кабактан түгел», – дип елмаеп, музыканы кычкыртып өйгә юнәлдем. 

16 бүлек 

– Син әле тагын күпме котырачаксың? – дип ишектән башын тыкты Артур. Тирә-якта сибелеп яткан әйберләрен күреп, сызгырып та алды. Анда ни генә юк иде: кыйммәтле ваза дисеңме, кәгазьләр, әйләнеп яткан урындыклар... Шушы чүплек уртасында нишләргә белми һәйкәл төсле Айдар басып тора иде. Вәзгыятькә ачыклык кертү өчен: 

– Минем аңлавымча, Алисә белән уртак бер фикергә килә алмагансың, димәк, – дип кыяр-кыймас кына сорау биререгә булды Артур, Айдар каш астыннан усал караш ташлап, «юк» дип башын какты. 

         – Хәзер нишлисең инде? 

– Турик, мин нишләргә дә белмим... – дип янындагы шкафка йодрыгы белән китереп сукты Айдар, – Син Алисәнең йөзен күрсәң... Ул мине беркайчан да гафу итмәячәк! Мин хәзер нишләргә дә белмим... 

– Дарик, әй ташла әле шул кызыйны, – дип тыныч кына елмаеп дәште Артур. – Дөньяда кызлар беткән, штоли. Синең арттан күпме чибәркәйләр йөри, ә син Алисә, Алисә... Ни бите... ни фигурасы... 

– Авызыңны чамалап ач, юкса... – дип, Артурның өстенә килә башлады Айдар, – тагын бер Алисә турында начар сүз әйтеп кара яме, юкса... 

– Булды, булды... тынычлан... Минем никадәр җитди проблема икәнлеген генә ачыклыйсым килгән иде, шушындый йөзең белән тәмам туйдырдың инде син мине, кая соң ул элеккеге энергиясе ташып торган Дарик, ә? Алисә белән үзең аңлаша алмагач, димәк, сиңа булышырга кирәк инде, дустым, – дип, Артур Айдарның иңсәсенә дусларча кулын салды. – Минем бер план бар, сиңа ошар дип уйлыйм... Мә, укы, – дип ниндидер кәгазь кисәге тоттырды. 

Айдар тиз генә күзен йөртеп чыкты да, йөзен чытып: 

– Нәрсә? Нинди әкият инде бу? Каян алдың? 

– Башта мин дә аңлап бетермәгән идем, ни дисәң дә хатын-кыз логикасы бит, – дип көлеп куйды Артур. – Мин бу язуны Алисәнең өстәлендә таптым, Эля белән чын идеал ир образын эзләгәннәр, ахры, сиңа, бәлки, кирәге чыгар. 

Айдар башта уйланып торды да, элеккегечә елмаеп: 

– Ну, рәхмәт сиңа, Турик! Син чын дус! – дип көлеп җибәрде. 

– Бу пунктларның барысын да үти башласаң, рәхмәтеңне кире алырсың дип уйлыйм. Бу бит чын ир картинасы тугел, ә «подкаблучник» образы. Бее... 

– Кая төкерим дөньясына! – дип сүгенде Айдар. – Кабартмамны кире кайтарырга булышса, кем булса да барыбер түгелмени? 

– Бу пунктларны төгәл үтәргә булышучы кирәк безгә. Алисә янында безнең белән элемтәдә торучы кеше булырга тиеш! – Артур шулай диюгә, Айдар телефон трубкасында ниндидер саннар җыярга тотынды. 

– Алло, Эльвира, хәерле көн! 

– Исәнмесез, Айдар Азатович! 

– Тиз генә минем янга кереп чык әле, зинһар. 

– Әйе, хәзер менәм. 

Трубканы куюга Айдар тирән итеп сулап: 

– Турик, әйт әле, серенаданы үземә уйлап чыгарыргамы икән, әллә берәр таныш җырны гына сузаргамы? Аны ни киеп җырлыйлар икән? 

Артур шаркылдап көлеп җибәрде. 

– Ник көләсең? Мин бит сиңа җитди сорау бирәм... һәм тагын син минем белән дуэт җырлаячаксың әле... әйе-әйе... музыка дәресендә алган нота белемнәрен искә төшерә тор. 

Артур мондый кискен борылышны көтмәгән, ахры, көлгән җиреннән ютәлли үк башлады. 

 

17 бүлек 

Аңла йөрәгемне, тыңла йөрәгемне, 
Үтенәм, ялварам, каршы килмә инде. 
Кагыл йөземдәге кайнар яшьләремә, 
Синсез мәгънә дә юк җирдэ яшәвемә, – 

дип сузды Илназ Бах телевизорны кабызуга, икенче каналга боруга ниндидер гаилә низагын карау эшләре алып баралар иде. «Нинди көн бу, бөтен җирдә кемдер нигәдер кайгыра» – дип ачуы кабарды Алисәнең. Кинәт кесә телефоны «Кайтам әле Әлдермешкә...» дип сузып җибәрде. «Беркая да кайтмыйбыз да, беркемне дә күрәсе дә, ишетәсе дә кил-миии» – дип сөйләште телефоны белән. Телефон Алисәне ишетергә теләмәде, шалтыравын дәвам итте. 

– Әйе, – дип коры гына дәште. 

–Алисәәү, – дип шатланды Эля, – мине коткар инде зинһа-а-ар! 

– Нәрсә булды? 

– Фатир хуҗасы икенче урын табарга кушты, бер-ике генә кичкә синдә кунсам ярыймы? 

– Уф! Янгын чыкканмыни! Чистый йөрәгемне алдың! – дип ачуланды ул дустын. – Кил, мин өйдә, ничек сиңа каршы килим инде мин. 

– Рәхмәт, кызый! Мин хәзер әйберләремне җыям да килеп җитәм, – дип трубкасын куйды. 

Бер сәгать вакыт үттеме-юкмы, Эля килеп тә җитте. Аның үзен ничектер серле тотуы миңа ошап бетмәде, ләкин мин аңа артык игътибар бирмәдем. 

*** 

Без чәй эчеп бетерергә дә өлгермәдек, ишек төймәсенә бастылар: 

– Мин беркемне дә көтмим, сине эзләп тә килделәр бугай, Эля, – дип ишеккә юнәлдем. Ишек ачуга, бер кочак роза чәчәкләре тотып бер егет басып тора иде: 

– Сез ялгыш төймәгә бастыгыз, ахры, – дип ишекне яба башлауга, егет телгә килде: 

– Сез Алисә Ганиева буласызмы? 

– Әйе... 

– Алай булгач кул куеп чәчәк бәйләмен кабул итеп алыгыз! 

– Мин... мин заказ бирмәдем... 

– Сезне көйләп торырга вакытым юк, тоткарламагыз мине, – дип ачуы чыкты егетнең. 

 Тиз генә кул куеп егетне җибәрдем, ә үзем берни аңламый ишек төбендә басып тора бирдем. 

– О, нинди чәчәк бәйләме, кемнән икәәән, – дип артымда серле елмаеп Эля басып тора иде. 

Аш өстәленә чәчәкләрне куеп, эчендәге язуын тартып чыгардым, анда: 

«Бу чәчәкләр сиңа, Кабартмам!» дип язылган иде. 

– Миңа синнән берни дә кирәкми, – дип, язуны чүп чиләгенә ыргыттым, чәчәкләрне дә шунда озатмакчы идем, Эля миннән өлгеррәк булып чыкты: 

– Син үз акылыңдамы? Чәчәкләрнең ни гаебе бар?  – дип үзенә кысты, – һәм мондый букетны яраткан кешегә генә бирәләр, димәк, Айдар сине ярата. 

Мин кычкырып көлеп җибәрдем. 

– Юк, чынлап ярата, мин дә башта уйнар да ташлар дип уйлаган идем. Ләкин бу соңгы ике атнада аның ничек газапланганын күргәч, алай түгеллегенә ышандым. 

– Әллә минем янга да сине ул җибәрдеме, ә? – дип төртелдем мин, ул елмаеп кына куйды. 

–Алисә, син артыгын кыланасың бугай. Әйе, ул дөрес эшләмәде, ләкин ул үз гаебен танып гафу үтенде бит инде, уеннан уймак чыкмасын, – бераз уйланып торды да, – Артур белән Айдарның сине кайтару планнарын күрсәң син... ой, артыгын да әйтеп ташладым, ахры, - дип, авызын япты Эля. 

– Тәк-тәк, әйдә әле, төгәлрәк сөйлә әле, – дип Эляга ябыштым. 

– Юк, кызый, сөйли алмыйм, Айдар Азатович мине аннары точно эштән куачак, мин бит сөйләмәскә сүз бирдем, – дип, Эля минем кулдан ычкынырга тырышты. 

Эля бераз тынып торгач: 

– Исеңдәме, синең белән бер тапкыр идеал ир образын язган идек... Шул язуны синең өстәлдән Артур табып алган да Айдарга биргән, янәсе шул биш пунктны да үтәсә, син гафу итәрсең дип уйлыйлар. Син беркая да чыгып качмасын дип мине монда җибәрделәр. 

– Эля, без уйнап кына язган идек бит ул пунктларны... Ә нәрсәләр язып бетергән идек соң без анда, синең  исеңдәме? 

Эля шатланып сумкасынан кәгазь кисәген тартып чыгарды: 

– Мин Айдардан копиясен алдым, – дип кәгазь кисәген борын төбемдә болгады. 

– Уңган да булган да... – дип Эляның кулыннан тартып алдым да, игътибар белән укырга тотындым, аннары кычкырып көлеп: 

– Боларның барысын да үтәргә җыеналармы? – дип аптыраулы караш ташладым. Эля «әйе» дип баш какты. 

– Хе... Айдарның кулыннан килә торган эш түгел, менә күрерсең! – дип нокта куйдым. 

– Тукта әле, кызый, алдан нәтиҗә ясарга ашыкма, нинди пунктлар анда, укы әле... 

– Беренчесе – зур матур букет, ярый, плюс куябыз, икенчесе – өй каршына асфальтка матур сүз язарга, анысын, бәлки, булдырыр да, ә менә өченчесе – тәрәз төбендә серенада җырларга, – дип кычкырып көлеп җибәрдем, – дүртенчесе – тәмле әйбер пешерергә, нинди повар инде аннан... бишенчесе – иң зур хыялымны тормышка ашырсын. 

– Нишләргә уйлыйсың инде? – дип кызыксынды Эля. 

– Вакыт күрсәтер, – дип күз кыстым. 

18 бүлек 

– Кайда йөри соң инде болар? Бернинди дә төгәллек юк бу егетләрдә, әле хатын-кыз озак җыена дигән булалар, – дип мытырданды Эля тәрәзәдән урам якка карап. 

–Рәссам таба алмый торганнардыр, – дип мыскыллы елмайдым. 

«Ничек инде ул Айдар асфальтта рәсем ясый да серенада җырлый, башка сыймаслык хәл», – дип хәйранга калдым. «Бәлки, кулын да селтәгәндер инде, «барби» курчакларына бер сызгырса – шундук килеп җитәләр бит!» – дип үз-үземне ашадым. Кинәт Эльвираның кесә телефоны шалтырады, анда Айдар иде. Эля озак та уйлап тормыйча микрофанга басып: 

–Алло, –диде. 

– Эльвира, биш-ун минуттан бар да әзер булачак, – дип эшлекле сүз башлады Айдар. 

Мин чактан гына прых итеп көлеп җибәрмәдем. 

– Музыка башлануга Алисәне балконга чыгару синең өстә, – дип бик җитди дәвам итте сүзен, – Алисә ничек анда? Ул һаман да миңа ачулымы? Никтер телефонын алмый һаман... 

– Алисә белән бар да яхшы, тагын ни булыр икән, ничек күңелемне яулар икән дип кызыксына, – дип җавап бирде Эля. 

– Алай булуы бераз куандыра, рәхмәт яхшы хәбәрләрең өчен... м-м-м... зинһар, Алисәне ничек тә булса хәйләләп балконга алып чык инде, яме... Юкса күпме әзерләнгән юкка чыгачак, – дип борчылды Айдар. 

– Берсүзсез, Айдар, борчылма! Аркан белән булса да бәйләп куярмын, - дип җавап кайтарды Эля. 

  Айдарның җырлавына һаман ышанып бетмәдем. Мине кайтарыр өчен ниләр генә уйлап чыгармый бит! Моңа кадәр бер генә егетнең дә минем өчен көрәшкәне юк иде әле... Түзмәдем, тәрәзәгә күз салдым: анда Айдар белән Артур тырышып-тырышып акбур белән нидер язалар иде. Көлке тоелса да,  горурланып та куйдым: теләсә кемгә шулай язмыйлар да, теләсә кемгә багышлап җыр җырламыйлар! Озак та үтмәде асфальтта «Кабартмам, гафу ит мине! Мин сине яратам!»  дигән язу калкып чыкты. Бераз күңелем эри башлады. Ул арада куак арасыннан карадан киенгән ике кешене абайлап алдым. Тиз генә балконга йөгереп чыгып артларыннан күзәтә башладым. 

– Дарик, адәм хурына калабыз, – дип, Артурның сукранганын ишетеп алдым. – Нинди маскарад инде бу яшьтә, сакаллы сабый... 

Якындагы эскәмиядә «кара плащ» эшләпәсе һәм гитара ята иде. 

– Хәзер берәрсе телефонга төшереп интернет челтәренә куйса, бөтенләй шәп булачак... 

– Турик, мә, маска ки, танымаслар үзеңне, – дип көлде Айдар. – Үзең генә оятка калмыйсың, яныңда мин дә бар, – дип аркасыннан какты да, иртәнге тынлыкны бозып, гитара тавышы яңгырады. 

Алисәкәй, ялгыш кына, 

Салкын карап йөрмә син! 

Алисәкәй, сиңа карап 

Килә бит сөеләсем. 

 

Утыр әле яннарыма, 

Ял булсын җаннарыма... 

Дип таныш җыр көенә башка сүзләр яңгырады, алай гына булса ярар иде әле, икесе ике тавышка шәрран ярып җыр сузуларына түзә алмыйча, авызны кул белән каплап өйгә шылдым. Эля сүзсез генә «нишлисең син» дип ымнар ясады. 

Җыр беткәч Айдар: 

– Алисә, чык инде, сөйләшик! – дип кычкыруга, бүтән балконнарда да кешеләр күренә башлады. 

– Хәзерге яшьләр бигрәк отясыз, иртә таңнан йокларга ирек бермиләр, – дип кемнеңдер сукранганы ишетелде. 

– Юньле кеше иртә таңнан кычкырып йөрмәс, кичтән кайтып китә алмаган яшьләр инде, – дип өстәде берсе. 

– О, нинди романтика! Супер!!! – дип хозурланды бер яшь кыз. 

Айдар бернигә дә карамый кычкыруын дәвам итте: 

– Алисә, төш инде... 

– Алисә, бар төш инде, әнә ничек синең өчен тырыша бит, – дип Эля мине куарга тотынды, – таш йөрәк тә эрер, билләһи! Каты бәгырьле булма, бар чык. 

 Тәрәзәдән минем башны күрүгә, Айдар: 

– Алисә, син ник газаплыйсың ә? – дип өзгәләнде. 

– Айдар, миңа бар да ошый гына башлады әле. Иртә белән ике «кара плащ» йокларга да ирек бирсәләр, бөтенләй шәп булыр иде. 

– Димәк, йоклатмый дисең инде! Ярар-ярар, мин китәм, йокла рәхәтләнеп, – дип, чынлап борылып китеп тә барды. 

 Бер яктан уйларым: «Алисә, горур бул, чапма артыннан!» – дип хуплады, икенчек яктагы уйларым: «Алисә, китә бит егет, нәрсә дә булса эшләргә кирәк!» – дип кисәтте. 

Үзем дә сизмәстән: 

– Айдар, тукта! – дип кычкырып җибәрдем. Ул борылуга: – Иң зур хыялымны тормышка ашырсаң, мин – синеке! – дип аваз салдым. 

– Нәрсә соң ул? Бәлки, үзең әйтеп бирерсең? 

– Чынлап та яратсаң, син үзең ул сорауга җавап табарга тиеш!  – дип кереп киттем. 

Мине Эля усалланып каршы алды: 

– Бәлки иң зур хыялыңны миңа әйтерсең? – дип кызыксынды. 

– Мин үзем дә белмим бит аны, – дип тыныч кына диванга барып утырдым. 

– Ничек инде? – дип гаҗәпләнде Эля. 

– Чынлап әйтәм, нишләсә дә миңа барыбер. Ни генә эшләсә дә, алтын балык тоткандай куаначакмын, син минем хыялымны дөрес ачкансың диячәкмен. 

– Мин синең шундый икәнлегеңне белми идем әле, кызый, – дип,  Эля миңа шаккатып карап торды.. 

Мин үзем дә үз-үземә ышанып бетмим әле, Эля!  – дидем хыялга чумып. 

Бик кызык икән ул дөнья... 

– Ну, бу Алисәне, – дип сукранды Артур машинага утырганда, – гади генә кыз түгел икән үзе... Ничек диде әле, «яратсаң , үзең бел» дидеме? 

– Турик, кайгырма, – дип тынычландырды Айдар. – Нәрсә дә булса уйлап табарбыз әле! 

– Дарик, тукта әле, Алисәнең кыланмышлары бер дә ачуыңны чыгармыймыни соң, аңламыйм. 

– Чыгара, ничек кенә әле, – дип ризалашты Айдар, – ләкин мин аны я-ра-там, -–дип сузды. 

– Нәрсә уйлап таптың инде бу юлы? Эльвирадан сорыйбызмы? 

– Юк. Сорамыйбыз. Ул күптән ике якка эшли, сизмәдеңмени. 

– Хатын-кыз сер тота белмәс, нәрсә... нәрсә эшлибез соң? 

– Минем дә бер зур хыялым бар, минеке белән аныкы туры килер дип теләк кенә телисе кала, – дип, машинаның газына басып китеп тә барды... 

Айдар тарафыннан сюрпризлар беткәндер дигән идем, юк икән. Вакыт әбәткә якынлашканда, ишек кыңгыравы шалтырады, анда ак зур коробка тотып бер егет басып тора иде, кул куеп посылканы кабул итеп алгач, аш бүлмәсенә юл тоттым. Мине күрүгә Эля аптырап калды: 

– Нәрсә бу? 

– Э-э-э... Нәрсә-нәрсә... Торт... 

 Тәм-том бик яратканлыктан, түзмәдем, тиз генә бармак очы белән татып карадым. Бу кадәр дә баллы әйбер ашаган юк иде, авызга кабарлык түгел. 

– Кызык, кайсы кибеттә шушындый искиткеч тәмсез торт сатыла икән ул, ә? 

– Әнә, кара, язуы да бар, – дип төртеп күрсәтте Эля. 

Открытканы карауга, күзем шакмак булды. Айдарның мондый адымга баруын күз алдына да китерә алмас идем! 

«Кабартмам минем, бу – тортның өченче варианты. Беренче икесе барып чыкмады. Мин яратам сине!»  дип язылган иде. 

– Менә бу романтика ичмасам! Моный бәхет һәркемгә дә тәтеми, ә син кадерен белмисең,– дип тел шартлатты Эля. 

Кич белән Айдардан смс хәбәр килеп төште: 

«Кабартмам, кичке җидедә синең иң зур хыялыңны тормышка ашырырга барабыз. P.S. Матур күлмәкләреңне киеп көт!» 

...Такси иң матур, иң купшы рестораннарның берсе янына килеп туктагач, аһ иттем, мин бит шоколадка да риза идем. Машинадан төшүгә, керү юлы роза таҗлары белән түшәлгән иде! Кайсы гына кыз мондый романтика турында хыялланмас! Мин Айдарга карап елмайдым да: 

– Айдар, рәхмәт! Иң зур хыялым тормышка ашты! – дидем. 

 

Икебез өчен генә әзерләнгән зур бер зал, безнең өчен генә оркестр уйный, зал уртасында чәчәк бәйләмнәре белән уратылган фонтан. 

-–Монда барысы да искиткеч! – дип, Айдарга карап елмайдым. 

Ул да елмая иде... 

 – Алисә, монда килергә ризалык биргәч... мине гафу иттең дип санаргамы ? – дип кулларымннан тотты. 

 «Әйе» дип баш кактым. Айдар бит очларымнан үбеп алды. Ә аннары... Аннары берни булмагандай ресторанның ачылу тарихын сөйли башлады. Мин берни аңлый алмадым... Кая соң мәхәббәт аңлату? Кая матур сүзләр? Нинди уен инде бу?  Инде кайтыр вакыт якынлашып килә иде, официант чәй белән пирожное  алып килде. Түземсезләнеп десертка кагылдым, никтер кашык тиз генә батып керергә ашыкмады, ниндидер каты әйбергә төртелеп калды: 

– Айдар, минем пирожныйга ниндидер таш салганнар, – дип зарландым. 

– Әйдә бергәләп карыйк, нинди таш икән? – дип серле елмайды Айдар.  Аһ! Һушымны алалмый торам! Таш дигәнем... Шундый матур йөзек!  Йөрәгем чыгып китәрдәй булып типте! 

Айдар тиз генә йөзекне салфеткага сөртеп каршыма тезләнде дә: 

Алисә, мин сине бик яратам! Миңа синнән башка беркем дә кирәкми, чык миңа кияүгә! – диде. Күз алларым караңгыланып китте, күзләремә яшь бәреп чыкты. 

– Кабартмам, ни дә булса әйт инде?! 

Өнемме бу, төшемме – Айдар янымда, өздереп карап тора! «Әйе» дип баш кактым, ул мине үзенә кысты, иреннәребез очрашты. 

– Алисә, мин сине бүтән бер кая да җибәрмәячәкмен! – дип пышылдады Айдар. 

 Эпилог 

– Айдар һәм Алисә! Сезне ир белән хатын дип игълан итәм! Кияү, кәләшне үбеп ал... 

Менә шулай итеп мин Сафина булдым да куйдым. Кызлар колагына киңәшем, чапмагыз егетләр артыннан, сезгә дигәне үзе киләчәк! Әйбәт булып кыланмагыз, егетләр өчен дип ябыкмагыз, ничек бар шулай яратсыннар. Хыялланыгыз, хыяллар барыбер тормышка аша! Тели белергә генә кирәк! 

Кунаклардан качып, без Айдар белән балконда йолдызларга карап сөйләшә башладык. 

– Алисә, әнә йолдыз атылды, әйдә теләк телибез, – диде Айдар. 

– Син бит сынамышларга ышанмыйсың, әкият дип саныйсың, – дип иркәләндем. 

– Яңа ел киченнән соң ышана башладым мин, Кабартмам, – дип елмайды Айдар. 

– Ә ни дип теләгән идең соң син, кабул булдымы? – дип кызыксындым. 

Ничек инде, нәрсә? Алисә минем хатыным булса иде, җәйге җылы көнне бергә йолдызлар санарга язсын иде, дип. 

 Мин, әлбәттә, аның бер сүзенә дә ышанмадым, сүзне икенчегә борып: 

– Айдар, син ник мине Кабартма дип йөртәсең ул, әйт әле, – дип кызыксындым. Айдар бераз елмаеп карап торды да: 

– Мин кечкенә чакта әбиемә кунакка кайта идем. Мин кайтуга ул гел кабартмалар пешереп куя торган иде, и тәмле була иде алар, синең кебек, – дип, мине үбә башлады. «Син минем бердәнберем, кабатланмас кешем... Мин сине яратам!» – дип кулларына күтәрде. 

– Ярый, күндердең, кабартма икән кабартма... Мин дә сине яратам, Айдар! Айдарым минем! – дип муенына сарылдым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч позитив эсэр!Бераз экияткэ ошаса да,укыйсы килеп укыйсын.Тормышта болай да негатив куп.Рэхмэт!!!

    Хәзер укыйлар