Логотип
Проза

Кабартмам-2

Бүгенге күтәренке кәефемне беркем дә, бернәрсә дә боза алмас кебек тоелды. Бераз эшләп алгач, сәгатькә күтәрелеп карадым...

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/kabartmam

6 нчы бүлек 

Бүгенге күтәренке кәефемне беркем дә, бернәрсә дә боза алмас кебек тоелды. Бераз эшләп алгач, сәгатькә күтәрелеп карадым. Вакыт унберенче ярты, ә Айдар һаман юк. Бу бик сәер тоелды, күпме эшләп мондый хәлнең булганы юк иде әле. Әбәт җиткәндә мин чын-чынлап борчыла ук башладым, нишләп берни дә әйтмәде икән дип уйладым. Тиз генә номерын җыйдым, ул телефонын аерып куйган булып чыкты. Кәгазьләрдә казынып, аның өй телефонын тапкач, эчкә җылы йөгергәндәй булды, ләкин анда да алучы булмады. Мин үземә урын таба алмадым. Әбәт вакытында өенә барырга дигән уй килде башыма. Аннары Артур Камилевичны исемә төшердем. Алар бит якын дуслар, ул белми тагын кем белсен! Шулай уйлап, кабинетына юл тоттым. Мин сөйләгәннәрне ишетеп ул да аптырап калды.Үземнең планымны сөйләп бирдем. Ул мине хуплап кына калмыйча: 

– Бу ачкыч Айдар фатирыныкы, – дип ачкычлар сузды. – Мин үзем барыр идем дә, сәгать ярымнан поездым. Өендә булмаса, язу калдыр, ә ачкычларны күренеп торган урынга куй, фатир ишеге автомат рәвештә бикләнә аның. Ни генә булса да, миңа шалтыратып хәбәр итәргә онытма, – дип күрсәтмәләр бирде. 

Артур Камилевичның бик тыныч булуы мине бераз гаҗәпләндерде, аннары бер белмәгән кешегә фатир ачкычы бирүе дә сәер тоелды. Шундый уйлар белән Айдарның өенә юнәлдем. 

 Кыңгырау төймәсенә кабат-кабат бастым, ләкин ишек ачучы  булмады. Соңгы тапкырында озаграк басып тору сәбәплеме, ишек артында аяк тавышы ишетелде. Әкрен генә ишек ачылды. Каршымда газапланып беткән идарәчене күреп шаккаттым. Кып-кызыл күзләре, шешенгән йөзләре бер дә килешми иде үзенә. 

– Ник килдең? Мин бит Артурга авырыйм, бүген килмим дип әйттем, – дип канәгатьсезлеген белдерде Айдар, гаҗәпкә калган йөземне күреп. – Ә бәлки әйтергә онытканмындыр... Бар өеңә кайт, чир йоктыруың бар, – дип  ишекне яба ук башлады.  Тиз генә аякны куеп өлгердем, аннары аны этә-төртә фатирга уздым. 

– Алисә, мин сиңа керергә рөхсәт бирмәдем бугай бит, – дип фырылдады Айдар. 

– Мин дә кунакка килмәдем, Айдар... әлеге хәлгә бераз җаваплырак караган булсаң, монда йөрмәгән булыр идем, – дип чеметтем үзен. – Айдар, син табиб чакырдыңмы соң? 

– Нигә кирәк ул? Салкын тигән саен аларны чакыра башласаң, – дип караватына ауды да буыла-буыла ютәлләргә тотынды. 

– Анысы шулай инде, синең хет даруларың бармы соң? 

– Анальгин эчтем, тиздән хәлем яхшырырга тиеш. 

Янына килеп башын тотып карауга: 

– М-м-м, ничек рәхәт, кулларың салкын, – дип сузды Айдар. 

– Хәлең бер дә яхшыга ошамаган шул. Температураң да бик югары... Нишләтергә соң сине... Бәлки, табиб чакырыргадыр? 

– Юк, бернинди дә табиб кирәкми миңа, - дип киреләнде Айдар, - аннары хастаханәгә алып китсәләр, бөтен яңа ел бәйрәмнәрен шунда гына үткәрәсе була. Даруханәдән температура төшерә торган берәр дару алып кайт та, син ирекле. 

– Син нишләп әле  шулай дорфа сөйләшәсең? – дип усалландым мин. 

– Белмим, моңа кадәр минем фатирда болай әмер биреп йөрүчеләр булмады. 

Бераз уйланып торганнан соң башыма якты уй килде, әнинең дусты табиб булып эшли бит, иң дөрес киңәшне ул гына бирә ала дип, телефон номерын җыярга тотындым. Тиз генә барын да аңлаткач, миңа нинди дарулар алырга кирәклеген әйтте. 

– Табиб сүзләренә караганда, синдә гап-гади грипп... – дип әйтәсе килгән  иде дә, Айдарның авызын ачып карап торуын күреп, тукталып калдым. 

 – Ярар, минем даруханәгә киттем, өеңдә ашарга бармы? – Айдар юк дип башын гына какты. - Ярар, кибеткә дә керермен. Син уйлый тор, төнгелеккә кемнедер чакырырга кирәк, үзеңне генә калдырырга ярамый. Температураңның кисәк күтәрелү куркынычы бар. 

– Алисә, син үзеңә чир иярер дип курыкмыйсыңмы? – дип борчу катыш сорады Айдар. 

 – Әле күптән түгел генә чирләп алдым бит, бүтән иярмәс дип ышанам. 

Айдардан акча алып, тиз генә кирәк-яракларны төяп кайтып та кердем. Мин кайтканда фатирда тынлык, Айдар сабый баладай йоклап ята. Ишекне әкрен генә ябып аш бүлмәсенә юнәлдем. Авыруга тавык шулпасы бирергә кирәк дигәннәрен ишеткән бар иде, шундый аш пешердем. Ашарга әзер булгач, Айдарны уяттым. 

– Айдар, Ай-да-а-ар, то-ор, сиңа ашап алырга кирәк! 

         – Алисә? Мин сине төштә күрәм дип торам, – дип башын күтәрде. 

– Юк, бу төш түгел – өн, тор әйдә, ашап ал. 

-–О, нинди тәмле аш исе, – дип сокланып өстәл артына килеп утырды, – шундый тәмле итеп пешергәнсең, - дип мактый-мактый кабып та карады. 

 Мин тизрәк даруханәдән кайткан сумканы актарырга тотындым. 

– Монысы ютәлдән, монысы томаудан, монысы температурадан, – дип тездем. –  Э-э-э... көнгә ничә тапкыр эчәсен үзең укып белерсең дип ышанам. 

 Тиз генә савыт-сабаларны юып, кичкә ашарга әзерләдем дә, авыруны карап килим дип йокы бүлмәсенә кердем. Айдарны йокысыннан уятмыйм дип аяк очларына гына басып кердем, башын тотып карарга талпынган идем, кулымнан эләктереп,  «Рәхмәт сиңа, Алисә», дип үбеп тә алды! 

– Сәламәт бул. Әйдә, температураңның үлчик әле, – дип градусник суздым. 

Айдар биш минуттан градусникны алып тиз генә миннән яшерергә маташа башлады. Тиз генә тартып алдым: 39,9 градусны күрсәтә! Куркып калдым. Даруларны эчеп кабат урынга ятты. Ә берәр сәгатьтән инде кош тоткандай килеп чыкты: градусникта 37,5 санын күргәч, эчкә бераз җылы йөгерде. 

– Айдар, инде соң, миңа кайтырга вакыт. Төнгә берәрсе синең белән утыра аламы, белештеңме? – дип кызыксындым. 

Айдар, күзен күтәрмичә генә, әйе дип баш какты. Тыныч күңел белән өйгә кайтам алайса дип, җыена башладым. Айдар ишек төбенә озата килгәч: 

– Тизрәк терелүеңне телим. Каршы килмәсәң, иртәгә авылга кайтып китәр алдыннан хәлеңне белеп чыгармын, – дип елмайдым. 

– Әлбәттә, каршы түгел. Син озаккамы? 

– Яңа ел бәйрәмнәре беткәнче инде, – дип саубуллашып кайтып киттем... 

 

7 бүлек 

Төн уртасында шалтыраган телефон тавышына уянып киттем: Айдар Азатович! 

– Әйе, Айдар! Ни булды? Бар да яхшымы? 

– Исәнмесез, Алисә, сезне ашыгыч ярдәм табибы Ислам Шакирович борчый... 

Мин тиз генә сикереп тордым: 

– Айдар кайда? – дип табибны бүлдердем. 

– Борчылырлык берни дә юк, аның бик каты температурасы күтәрелү сәбәпле ашыгыч ярдәм чакырган. Хәзер уколлар ярдәмендә температурасын төшердек, ләкин үзен генә калдыру кирәкмәс иде. Айдар сезгә шалтыратырга кушты, җаегыз булса, килерсез бәлки? – дигәч, йокы  да качты. «Әйе... Киләм... Әлбәттә киләм», – дип тизрәк киенергә тотындым. 

Мин лифттан чыкканда табиб ишек төбендә иде, ничек, нинди дарулар бирергә кирәклеген аңлаткач, китеп барды. Мин Айдар бүлмәсенә юнәлдем. 

– Алисә, гафу ит,  нигә табибка сиңа шалтыратырга кушканымны үзем дә белмим... 

Караваты читенә барып утырдым да: 

– Ярар, кайгырма. син миңа моның өчен бер ял көне тиеш, – дип елмайдым. 

– Ярый, килештек. 

– Ә хәзер әзерлән, бераз арт сабагыңны укытып алам әле, – дип усал караш ташладым. 

– Нинди сабак?... Нәрсә?... – дип аптырап калды Айдар. 

– Әйе, «арт сабак»! Ник син мине алдадың? Синең белән көне буе уен уйнап йөрмәдем ләбаса! Әгәр ашыгыч ярдәм вакытында килмәсә... Ни буласын аңлыйсыңмы син? 

– Язмыштан узмыш юк, диләр. Тәкъдиргә ни язылган шул булыр иде инде, – дип уен катыш җавап бирде ул. 

– Уф, Айдар! Моңа кадәр мин синең хакта җитди кеше дип уйлап бик ялгышканмын икән, – дип бу темага нокта куйдым. – Таңга кадәр сүз көрәштереп булмас, йокларга да кирәктер, син ят, ә мин менә бу атынгыч урындыкта утырып таң каршылармын, мөгаен. 

– Алисә, син миннән чир йогар дип куркасыңмы? – дип кызыксынды Айдар. 

– Юк, ник алай дип уйлыйсың? 

– Ник соң алайса караватның икенче ягына ятмыйсың? Урын иркен бит... Курыкма, тимим мин сиңа, дөресен генә әйткәндә, кызларга бәйләнер хәлдә түгел мин хәзер. 

– Синең сүзләргә ышанырга ярыймы соң? Кара аны, мин бит тәртипле кыз, аннары өйләнергә туры килмәсен, – дип янап та алдым. Аннары юынып киләсе бар дигән сәбәп белән бүлмәдән чыгып киттем. Ничек тә вакытны озаккарак сузасы килде, мин әйләнеп килгәндә йокыга китәр дип өметләндем.  Әкрен генә аяк очларына баса-баса бүлмәгә юнәлдем. Айдар изрәп йоклап киткән иде. 

 

8 бүлек 

– Сезне ир белән хатын дип игълан итәм! Айдар, кәләшегезне үбеп алыгыз... 

Айдар елмаеп минем битемә үрелде... «Әйе, мин! Нәкъ менә мин хәзер Сафина», – дип эчемнән шатландым, шулчак кемдер арттан: «Юу-у-у-ук!»– дип әче итеп кычкырмасынмы, борылып карасам – үз күзләремә ышанмадым... Кинолардагы әкренәйтелгән кадрлармыни! Минем өскә паровоз кебек мышнап ачулы Динә чаба! Өстендә кара күлмәк... Йөзендә күпме нәфрәт... Иреннәре бертуктаусыз нидер сөйли... Ауга чыккан гиппард шикелле минем өскә ыргылып чәчәк бәйләмен атып бәрде дә, мине идәнгә егып: 

– Ул – минеке! Ишетәсеңме, бары тик минеке! – дип кабатларга тотынды. 

Кинәт тирә-якта җыелган халык: 

– Тор, тор, – дип дәррәү кычкыра башлады... Сулыш алуы авыр булгангамы, куркып күзләремне ачтым. «Тор, тор» – дигән халык тавышы ул минем будильник көе булып чыкты. Үземә дә кызык тоелды. Уйланып утырганда, кемдер артымнан кочып алды, мине кабат ток сукты. Айдар да сизде, күрәсең, кычкырып көлеп җибәрде, әлеге көлү көчле ютәл белән дәвам итте. Тиз генә торып сулы стакан суздым, ютәле тынгач: 

– Айдар, нәрсә дип син душ кердең инде? – дип тыныч кына сорау бирдем. 

– Беренчедән, мин температураны үлчәдем – бар да яхшы; икенчедән, э-э-э...кыскасы, бик тә юынасым килде. 

Күзем сәгатькә төште: тагын өч сәгатьтән минем автобус. 

– Айдар, син бүген кемне дә булса чакырасыңмы соң? 

Соравымны әллә ишетмәде, әллә җавап бирүне кирәксенмәде. 

– Айдар, кичә ашыгыч ярдәм чакырганыңны оныттыңмы әллә? 

– Алисә... Яңа ел – гаилә бәйрәме, һәркем аны күңелле компаниядә каршы алырга тырыша, ә авыру кешеләр белән түгел... 

– Әти-әниләреңә бар алайса. 

– Алар Тайландка киттеләр. 

– Берәр таныш кызыңны чакыр инде алайса... 

– Алла сакласын, ул курчакларны чакырганчы, миңа үземә тыныч кына утыру кулайрак. 

Минем күз алдыма ялгыз авыру Айдар килеп басты, бөтен кеше күңел ачканда ул берүзе телевизор каршында утырачак. Кызганып куйдым үзен. 

– Айдар, телисеңме мин бүген синең янда калам? – дигән тәкъдим авызымнан очып та чыкты. 

Айдар бу сүзләрдән катып калды. Мин дә: «Алисә, сиңа бу кирәк идеме... Өйдә туганнарың көтә...», дип, үз-үземне эчтән генә тиргәргә тотындым. 

– Алисә, бик телим! Ләкин син бу бәйрәмне түземсезлек белән көттең бит, миңа бик уңайсыз... – дип,Айдар каршыма тезләнде. 

– Бәйрәм яллары күп бит әле, иртәгә кайтырмын, – дигәч, Айдар балкып китте, ә мин исә «кабат үземә маҗаралар эзлим, ахры» дип уфтанып куйдым. 

 

9 бүлек 

– Алисә, син чыннан да моңа ышнасыңмы? Чыннан да кирәк дип саныйсыңмы? Без бит зур кешеләр, ә бу бала-чага уены... – дип киреләнде Айдар. 

– Айдар, мин бит мәҗбүр итмим, ышанмыйсың икән – синең эш, ә мин бик тә үземнең теләкләрнең кабул булуын телим, – дип, зәңгәр салфетка кәгазенә теләкләремне язуымны дәвам иттем. 

Бераздан башымны күтәрсәм, Айдар да мыштым гына нидер язып утыра. 

– Менә, хәзер бар да әзер! Курантлар сукканын гына көтәсе калды, - дип сабый баладай куандым мин. Айдар гына һаман да мине аңлый алмады, шаярам дип уйлады, ахры. 

– Алисә, тукта әле, син чыннан да шушы әкияткә ышанасыңмы? 

– Уф, Айдар, ышанам! Ишетәсеңме, ы-ша-на-ам! 

Ашарга рестораннан гына заказ бирергә дип уйлаштык та, өйне бизәргә тотындык, алайса Айдарның фатирында бер генә дә бәйрәм рухы юк иде. Мин ялтыр-йолтыр серпантин кәгазьләр белән кухняны бизәгән арада, Айдар киенеп тә өлгергән. Ак күлмәге белән кара чалбары бик килешә иде үзенә. Мин дә аннан калышмадым, кара гипюр күлмәгемне киеп куйдым, күзләргә дә әз генә тушь, иреннәргә кызыл иннек сөрттем. 

Мине күрүгә Айдар балкып китте: 

– Вау! – дип кенә хисләрен аңлатты да, – Алисә, 12 туларга 10 минут калып килә! Син бит әле салфеткалар яндырып, көле белән шампань эчәргә дә өлгерергә тиеш! – дип ашыктырды. 

– Кая, күрсәт әле, ниләр язып тутырдың, – дип шаяруга, тизрәк салфеткасын күкрәгенә кысты, битләре алсуланды. 

-Әй, күрсәтмәсәң, бик кирәк, – дигән булдым, ә эчтән генә «ни язды икән?» – дип кортлар кимерде үземне. 

Президент сөйләп бетерүгә шампань шәрәбы салынган бокалларны күтәрдек. Аннары Айдар: 

– Алисә, әгәр дә минем теләгем кабул булмаса, ну эләгәчәк, үзеңә, кызый! – дип елмайды. 

– Әлбәттә кабул булачак, борчылма, – дип елмаеп күз кыстым. 

Бәйрәм киче дәвам итте. Фатирда гына утырсак та без аны бик күңелле итеп үткәрдек. Үземне әкияттәге кебек хис иттем, болар барысы да төш кебек тоелды миңа. 

Телевизордан талгын музыка агыла башлануга, Айдар биергә чакырды, бию барышында миңа комплиментлар әйтте: 

– Алисә, бүгенге бәйрәм киченә ямь өстәгәнең өчен рәхмәт сиңа, – дип бит очларымнан үбеп тә алды. Җыр артыннан җыр дәвам итте, ә без һаман бер-беребезгә елышып сөйләштек. Икәүләп диванга барып аугач кына, уянып киткәндәй булдым, тиз генә сикереп торып: 

– Син нәрсә эшлисең? Мине бер төнгә килгән кыз дип белдеңме әллә? – дип Айдарга кычкырдым. 

– Алисә, тукта әле, кызма. Мине дөрес аңламадың бугай. Син ирләрдән нәрсә өмет итәсең соң? Сиңа ничек кирәк? 

Туп-туры Айдарның күзләренә карап: 

Мине хөрмәт итүләрен телим. Бер көнлек кенә итеп түгел, ә гомер буе  яртуларын телим... – дип туктап калдым да, – Һәм бераз төгәллек кертсәк, мин синең гомереңне саклап калдым, ә син мине мыскыл итәсең! – дип сүземне йомгакладым. 

– Алисә, гафу ит, мин бүтән алай кыланмам, – дип, Айдар юыну бүлмәсенә кереп китте. Ә мин һаман тынычлана алмыйча үземне кимердем: «Ә бәлки катырак әйтеп ташлаганмындыр... юк, мин бик дөрес эшләдем» – дип үз-үземне тынычландырдым. 

Бер ун-унбиш минуттан ишектә Айдар күренде, ул бүлмәгә керергәме юкмы дип уйланган арада: 

– Айдар, миңа бәлки кайтып китәргәдер? – дип сорадым. 

Ул минем янга әкрен генә килеп кочып алды да колагыма: 

– Алисә, мин сине туйдырдым да мени инде, - дип пышылдады. Мин юк дип баш кактым. – Алайса тагын беразга гына түз инде... Мин сине бүтән рәнҗетмәскә сүз бирәм...Син үзең ялынып киләчәксең әле, – дип елмайды да – Алисә, инде соң, бәлки йоклау ягын карарбыз, – диде. 

 

 

10 бүлек 

Бәйрәмнәр сизелми дә үтеп китте. Эшкә иртәрәк килеп, Эля белән бәйрәмнәрне ничек үткәрүебез турында гәпьләштек. Эля һаман бай егетләрнең башын әйләндерү белән, ә мин исә бәйрәмнәрне туганнарым  янында үткәрү белән горурландым. 

Минем әти-әниләр шәһәрдән ерак түгел генә авылда ике катлы йорт салып, авылда рәхәтләнеп яши бирәләр. Алар янына еш кайтам дип әйтә алмыйм, бары тик зур бәйрәмнәрдә генә кайтып күренеп китәм. Авылдагы тыныч тормыш күңелсез кебек, миңа шәһәр эчендә кайнарга кирәк... Еш кайтмауның тагын бер сәбәбе – «кайчан кияү белән таныштырасың инде», дип, әни тәмам тенкәмә тиеп бетте. Соңгы вакытта аеруча активлашып китте: «Без синең яшьтә бала үстерә идек инде» дип кенә калмыйча, кайтуыма берәр кандидат та табып куя торганга әйләнде. 

Менә бу юлы да өйгә кайтып туганнар белән аралашудан тәм таба гына башлаган идем, безгә ялгыш үтеп барышлый берсеннән-берсе шәп егетләр кагылып чыгарга булган. Әни чакыруы белән килгәннәре миңа күптән билгеле булса да, сер бирмичә ышанган атлы булам. Башта Марат исемлесе килде... Соңрак әтине кыса торгач аңладым, алар гөмбәгә барган вакытта нәкъ шушы Маратның тавык фермасы янында булып, танышып киткәннәр икән.  Үзе пеләш, үзе карт... Нигә кирәк аның тавык фермасы... 

Аннары Вәли исемлесе килеп җитте. Янгын сүндерүче булып эшли икән. Авызыннан аңкыган аракы исен сизүгә үк күңелем кайткан иде дә, әле бу башы гына булган икән... Юньнләп җөмлә дә төзи алмый, сүз саен сүгенү, үләм дип торам. 

Вәлинең нәкъ капма-каршысы – яңарак кына муллалыкка укып кайткан Ислам да килде. Әтигә сораулы караш ташлауга, ул әнигә күрсәтми генә чигәсен бармагы белән борып елмайды... 

– Ник? Бик шәп кандидат бит, – дип Эля рәхәтләнеп көлеп җибәрде. – Яулык сиңа бик килешер иде ул, кызый. Ел саен берәр бала да алып кайтып торсаң, гел кулында гына күтәреп йөриячәк... 

– Эля, бу күренеш баштарак кызык тоелса да, хәзер бер дә көләсем килми, үземне карт кыз кебек  хис итә башладым инде. Телефоннан сөйләшкән саен: «Йә ничек, егет таптыңмы?» – дип башлана бит сүз, аңлыйсыңмы... 

– Әзрәк алдалый да белмисең бит үзең, ә? – дип хәлемә керергә тырышты Эля. – Син тагын кайчан кайтырга җыенасың соң? 

– О, тиз түгел. Бәлки 23февраль, ә  бәлки бөтенләй 8 мартка гына... 

– Хәерле иртә, кызлар! – дип балкып Айдар күренде. 

Минем битемә алсулык йөгерде. Ялларда көн саен диярлек хәлләремне белеп торды, ләкин шуннан ары темага күчүне кирәк дип тапмады. 

– Алисә, бүген әбәткә ресторанга барабыз, Эльвирага компания төзим дип вәгъдә бирмә, ярыймы, – дип күзен кысып, бүлмәсенә кереп чумды. 

– Нәрсә дигән сүз булды бу? – дип аптырады Эля. – Кайчаннан башлап әле сәркәтипләрне кыйммәтле рестораннарга чакыра башладылар ул? 

Башта ни әйтергә дә белми тынып калдым, аннары сөйләмәсәм үпкәләр дигән уй белән Яңа ел кичен сөйләп бирдем. 

– Чынлапмы?! – дип куанды Эля, минем сөйләгәнне бүлдерми генә тыңлаганнан соң. – Кызый, син бик шәп иткәнсең бит, ә! Нәчәлникне бик тиз кармакка эләктердең әле син, молодец! Хәзер ничек тә ычкындырмаска кирәк инде, кем белгән, бәлки борчак та пешеп чыгар, Сафина да булып куярсың, – дип елмайды ул. 

– Син нәрсә инде, минем башта андый уйларның булганы да юк, кайчакта арттырып җибәрәсең дә инде син, Эля, – дип карыштым. 

– Алисә, син уйлап кара, нинди шәп егет, үзе чибәр, үзе акыллы, үзе бай, сиңа бәхет өчен тагы ни җитми? – дип аптырады Эля. 

–Тугрылык, – дип пышылдадым. 

– О, монысы инде фантастика! – дип көлде Эля. – Чибәр егетләргә кызыгучылар күп булачак инде, үзеңне гел формада тотарга туры киләчәк –дип күз кысты Эля. 

Эляның сүзләреннән соң бер картина күз алдыма килде: Айдар янында көтүе белән барби курчаклары бөтерелә, ә мин аларны себерке белән куып йөрим. Эчемнән генә: «Ю-у-ук, миңа боларның берсе дә кирәкми», – дип уйлап куйдым. 

– Син Динә янында саграк йөр, чәчеңне йолыкмасын. Элек тә сине яратып бетерми иде, хәзер бөтенләй күралмас инде, – дип кисәтеп куйды Эля. 

– Алисә, «Еврострой» буенча кәгазьләрне керт әле, – дип, интерком телгә килде. Эля мин интеркомны сүндерергә өлгергәнче: 

– Кара аны әниең берәр кияү табып туй ясаганчы тизрәк уйла, – дип елмайды. 

Мин интерком төймәсенә басып, чигәдә бармак белән борып күрсәткән арада, кабат интерком телгә килде: 

– Алисә, тиз кирәк! 

Эля бармагын өскә күрсәтеп чыгып китте. Мин җитәкче бүлмәсенә ашыктым. «Алисә, утыр», – дигәч бераз югалып калдым. Айдар күрсәткән урындыкка утырдым да аңа төбәдем. Ул миңа бик игътибар белән карап: 

– Йә сөйлә, нинди яңалыклар? Бәйрәмнәр ничек үтте? – дип кызыксына башлады. 

– Бар да бик яхшы, – дип елмайдым. Минем елмаюым аңа ошап бетмәде, ахры... 

– Нинди туй хакында әйтте ул Эльвира? – дип шикләнеп сорау бирде. 

Битемә кызыллык йөгерде, «Әй, болай гына», – дип җавап бирдем. 

Айдарның бу сүзләрдән соң тагын да ныграк ачуы чыкты: 

–Алисә... – дип, нидер әйтмәкче иде, минем бәхеткә каршы аның  телефоны шалтырады. – 12дә ресторанга барабыз, онытма яме, – дип кенә әйтә алды ул. Ярар дип баш кагып, тизрәк чыгып киттем. Тәк-тәк, бу сорауны ул болай гына калдырмаячак, ничек тә чыгу юлын эзләргә кирәк! Ну, Эля, кирәкмәгән җиргә чөй тыкты бит ә! 

*** 

– Ничек? Ошыймы? – дип кызыксынды Айдар. 

 Дөресен генә әйткәндә, мин монда үземне чит тәлинкәдә итеп хис иттем, искиткеч кыйммәтле рестораннар мине беркайчан да кызыксындырмады. 

– Әйе, әйбәт урын, – дип кысып чыгардым үземнән. Айдар моны сизми калмады. 

– Алисә, сиңа ошамыймыни? 

 Соравын җавапсыз калдырдым. Килеп чыккан паузаны меню алып килгән официант тулыландырды. Менюны ачкан идем, йә хода, бар да французча язылган! Ул гына да түгел, һәр ризыкның бәяләрне күреп күзем шар булды.  Ниндидер Crème de Cresson aux Huîtres «Gillardeau» бер порциясе 45евро тора, шул кадәр бәя куярлык нәрсәдән ясаганнар икән соң аны?! 

 Айдар мин сайлаган ризыкларны күреп аптыраулы караш ташлап алды. Нәрсәне дөрес эшләмәдем, аңлап бетермәдем. «Иң арзан бәяле салат сайладым бит юкса», – дип үз-үземне ашадым. 

–  Алисә, бәлки сиңа сайларга булышыргадыр? 

– Юк, кирәкми, Айдар, сюрпризлар яратам мин, – дип кенә елмайдым. 

Официант заказларны язып алып күздән югалгач, Айдар кабат сүз башлады: 

– Алисә, теге юлы син миңа ниндидер туй турында сөйләмәкче идең, бүлдерделәр, – дип миңа төбәлде. – Син ник башыңны кагып утырасың? 

– Юк, сөйләргә теләмәгән идем... 

–  Алисә! – дип ачуы кабарды Айдарның. 

– Ярар, сөйлим инде алай булгач. Минем инде яшем утызга җитеп килә, ә һаман йөргән егетем юк. Бу хәл әнине бик нык борчый. Вакыт-вакыт, мин авылга кайтканда, миңа кандидатлар да табып куйгалый. Әллә безнең зәвыклар туры килми, әллә мин артык таләпчән, белмим, ул сайлаган кияүләрнең берсенә дә күңел тартмый. Ничек кенә каршы килсәм дә, әни һаман эзләвен дәвам итә,  әллә риза булыйммы дип тә уйлап куям кайчак... 

– Уйлама да! – дип югары тавыш белән җавап бирде Айдар, аннары үзен бераз кулга алып, – Шул кадәрле үк тиз карар кылырлык эш дип санамыйм, вакыты җиткәч бар да җайлашыр әле, – дип киңәш бирүгә, официант кабат килеп җитте. Ул минем алдыма ниндидер яшел ботка китереп куйды, икенче тәлинкәнең бер башында озын гына спаржа сузылып ята иде, тәлинкәнең икенче ягында ниндидер кызыл соус өстендә кечкенә генә яшелчә кисәкләре күренде. Кайтышлый буфеттан пирожкилар алырмын, дип уйлап куйдым. 

– Официант, - дип дәште шулчак Айдар, зинһар өчен Gratinée de Blettes et Queue de Bœuf, Saint Jacques Grillées алып килегез, ә соңрак десертка Beignets de Chocolat Coulant, Crème Montée Cardamome кирәк булыр, - дип заказ ясады да, аннары миңа борылып: 

– Алисә, мин сиңа сыер койрыклары белән суган ашы, кызган балык һәм десертка шоколадлы пирожное алып килергә куштым, әйбәтме? – дип сорады да  – Ә син әниең белән ул хакта бер дә сөйләшеп караганың булмадымы? – дип кызыксынуын дәвам итте Айдар. 

– Сөйләштем, бер генә тапкыр да түгел. Әни барыбер үзенекен эшли. Эльвира шуңа алдашып карарга тәкъдим итте, ягъни егетем бар минем, миңа башкалар кирәми дияргә... 

– Бик яхшы тәкъдим! – дип пичәт сукты җитәкче. 

– Ләкин сез минем әнине белмисез шул. Бер алдау белән генә эш тәмамланмаячак. Әни ник бергә кайтып йөрмисез яки безгә дә күрсәт әле кияүне диячәк, ә мин аны кайдан табам аннары... 

– Алисә, ул кандидатлыкка мин батмыйммы соң? – дип бүлдерде Айдар. 

– ... 

– Ялгышмасам, әниеңә әйбәт тәэсир калдырырлык егет кирәк. Мин сиңа булышырга әзер! Бергә кайтып, бер-берсенә гашыйк парларны уйнарбыз да, кәҗә дә исән, бүре дә тук! 

– Сиңа болар нигә соң? – дип гаҗәпләндем. 

– Ничек инде, мин авырганда булыштың бит, ә хәзер минем чират. Бары шул гына, – дип коры гына җавап бирде Айдар. Аннары: – Тәк, кайчан кайтабыз «әби» белән танышырга? – дип көлеп җибәрде. 

 Курка ук калдым. Эх, Айдар, минем әнине белмисең шул әле син, белсәң алай дип җавап бирмәгән булыр идең! 

 

11 бүлек 

Миңа юл бик озын булып тоелды, аптырагач, телефонны кушып уен уйнарга тотындым. 

– Алисә, бик кызыкмы? – дип мәкерле елмайды Айдар. Мин уңайсызланып телефонны сүндердем дә, урман полосасына карап бара башладым. Менә бик ерак тоелган февраль бәйрәмнәре дә җитте. Без әти-әниләр белән «танышырга» кайтып барабыз. Авылга якыная барган саен,  ныграк борчылам. Айдар уйларымны укыгандай: 

– Алисә, ни сөйләячәгебезне уйлашырга кирәк бит әле, юкса тотылуыбыз бар, – дип әйтеп салды. 

– Бер күрүдә үлеп гашыйк булдык, – дип карашымны аңа ташладым, – кызыгызны бер күрдем дә яраттым, аннан башка яши алмыйм, дигән булырсың. Ниһаять, сезнең белән таныштырырга ризалык бирде, диярсең... Мин әйе дип баш каккалап торырмын. Иң мөһиме – арттырып җибәрмәскә... 

– Бик кызыклы хикәя килеп чыга түгелме соң? – дип көлеп куйды Айдар, – әти-әниләрең турында бераз сөйлә әле, ниндирәк кешеләр, алардан ни көтәргә була... 

 Уйга калдым. 

– Минем әнием Дания исемле, бер дә тик тора торганнардан түгел, гел әтигә эш табып кына тора. Бик күңелле һәм кунакчыл кеше. Синнән бик каты сорау алачак, әзерлән. Әти – Әмирхан. Хм... аның турында ни әйтергә дә белмим инде, бик изге күңелле кеше...Кыскасы, үзең күрерсең... 

– Тагын кемнәр булачак? – дип кызыксынды Айдар. 

– Башка беркем дә булырга тиеш түгел. Апалар кайтырга җыенган иде дә, уллары чирләп киткән, кайтмыйлар.  Айдар, син дә әти-әниләрең турында сөйлә әле. Күпме эшлибез, бер дә ишеткән юк, – дип сүзне икенче якка бордым, чөнки әни «нинди гаиләдән соң безнең кияү?» – дип сорамый калмас. 

– Әти минем кибетләр тота, әни өйдә генә. Элегрәк әти бик күп эшли иде, күптән түгел инсульт кичерде, хәзер күбрәк өйдә булырга тырыша. Әни белән бик күп сәяхәт итәләр, үз күңелләрен күреп яшиләр. Без әти-әниләр белән бик сирәк күрешәбез. Тагын нинди сорауларың бар? – дип караш ташлады Айдар. 

– Ә нишләп син әтиең белән бергә эшләмисең? Гаилә бизнесын бергә алып бару җиңелрәк булыр иде бит... 

– Баштарак бергә эшләдек, ләкин бер фирманың ике идарәчесе була алмый, бер-беребезгә буйсынмый идек. Аннары мин китәргә булдым. 

 Аңлашылды... Ә синең Айраттан башка тагын туганнарың бармы соң? 

– Юк. 

Шулай сөйләшә-сөйләшә юл сизелми дә үтеп китте. Авылга кереп бераз баруга ике катлы йортка төртеп: 

– Әнә теге йорт янына тукта, безнеке, – дигәч, Айдарның күзе шар булды. – Шушымы инде синең авыл йорты? – дип гаҗәпләнеп сорады. Мин әйе дип баш кактым. 

Ул арада әни: «Алисә! Кызым!» – дип йөгереп чыкты. Артыннан әти дә күренде. 

– Әни, әти! Бу Айдар була. Айдар, таныш бул: әнием Дания, әтием Әмирхан, – дип таныштырдым. Айдар кем дип дәшәргә белми аптырап торганда әни телгә килде: 

– Миңа әлегә Дания апа дип дәшсәң дә ярый, алдагысын күз күрер, – дип кеткелдәде. Әти: 

– Амирхан абзаң, – дип кулын сузды. 

– Әмирхан, ник кунакларны өйгә чакырмыйсың? Керегез, кер, әйберләрегезне соңыннан барларсыз, – дип, әни өйгә әйдәкли башлады.  Шатлыгы эченә сыймаганы әллә каян күренеп тора иде. 

Дания апа, бер генә минут, – дип, Айдар әнигә зур гына чәчәк бәйләме тоттырды. 

– Әни, ишегалдында нишләп машиналар күп? Син тагын кемдер була дип әйтмәгән идең бит, – дип шикләнеп сорадым. Әни тизрәк күзләрен читкә төбәп: 

– Кызым, ни... теге... бәйрәм яллары бит... Шуңа кисәтми-нитми апаларың, абыйларың килеп төште әле менә. Сезнең планны бозарга теләмичә, әйтеп тормадым инде, ачуланма... 

– Әллә безнең кайту хөрмәтенә барсын да дәштеңме, ә? 

– Юу-ук, син нәрсә инде...Кунаклар барын әйтсәм, кайтмассыз дип курыктым... 

Мин ышанган атлы булып кыландым, ә үзем эчемнән генә: «Ыһы, әни дә булсын, әйтмәсен дә, ул аны бәлки туры итеп әймәгәндер дә, ләкин Лилия апага шалтыратып: «Лилия, теге... ни ... бит әле... Алисә, ниһаять, егетен күрсәтергә алып кайта бит... Күрергә теләсәгез ялларда килеп чыгыгыз, урын барыбызга да җитәрлек...» Һәм шул ук схема буенча башка туганнарга да... » дип үземне ашадым. 

Залга килеп керүгә нәкъ мин күз алдына китергән картина: Лилия апа ире Кәрим абый белән, кызлары Ләйсән, Әнвәр абый хатыны Ләлә апа белән, Гөлнара апа кызы Венера белән, аларның берсен дә әни «чакырмаган», күптән күренмәгән туганнар үзләре бер көндә каяндыр искәрмәстән генә җыелып килергә булганнар, әни әйтмешли, «ялгыш туры килгәннәр». 

Барысы белән дә күрешеп, танышып чыккач, мин әнине аш бүлмәсенә алып чыгып киттем: 

– Әни, без Айдарны нинди бүлмәгә урнаштырабыз соң? Юлдан соң бераз ял итеп алсын иде. 

Ул миңа аптыраулы караш ясап: 

– Ничек инде кая? Синең бүлмәңә! Өйдә бүтән буш бүлмә юк, әнә күреп торасың бит күпме кунакны урнаштырасым бар минем. 

«Менә бу номер!» – дип шап итеп урындыкка утырдым, нәрсә-нәрсә, ләкин әнидән мондый сюрприз көтмәгән идем. Өйнең бер генә почмагында булса да Айдарга аерым бүлмә бирерләр дип өметләнгән идем. Ачуым кабара башлады: 

– Әни, син үз акылыңдамы? Без бит әле өйләнешмәгән... Ничек инде син безне бер бүлмәгә урнаштырасың? 

– Әйе, менә шулай ирләрне дистанциядә тотканга син һаман кияүдә түгел инде ул, кызым. Булган ирләрне эләктереп алып, бер адымга да читкә җибәрмәсәң генә ул синеке булачак, кара, тирә-якта күпме ялгыз хатын-кыз. Сез бүген бер бүлмәдә кунасыз, бүтән бу сорауга кайтмыйбыз! – дип әни кырт кискәч, ризалашмый булдыра алмадым. Ул арада мине Айдар чакырып алды да: 

– Алисәм, әйдә машинадан әйберләрне алып керик, – дип билемнән кочып алды. 

– Әлбәттә... җаным, – дип этелеп-төртелеп җавап кайтардым.
Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/kabartmam-3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар