Логотип
Проза

Кабартмам

Повесть 

(Повесть) 

1нче бүлек 

– Нинди дөнья бу, исем китә – олы бер шәһәрдә эш юк. Ник соң беркемгә дә талантлы менеджер кирәкми?! Миндә бит әнә ничек эшләү дәрте ташып тора... Эш тәҗрибәм дә җитәрлек... – дип сукрана-сукрана гәзитләр әйләндерүне дәвам иттем. – Бу гәзитне кем өчен генә чыгаралар соң, бу гәзит кемнәргә генә эш тапты икән соң... Бүген дә менә бардым инде мин. Сораулар яудырдылар да, барыгыз кайтыгыз, үзебез шалтыратырбыз дип җибәрделәр. Шуннан... Мин инде бер айдан артык шул сүзләрне ишетәм... Элеккеге эшемнән дә тышкы кыяфәтем белән җитәкчемә ошап бетмәгән өчен генә  җибәрделәр. Шуннан бирле менә хәзер эш эзлим, тырыш, тәҗрибәле кешеләр, нишләптер, беркемне дә кызыксындырмый. Яшем инде утызга таба барса да, элеккеге студент тормышы белән яшим бит хәзер: акча автобуста йөрергә һәм ипи-сөт алырга гына җитә. «Алисә, т-с-с, начар уйларга бирелмә, син горур кыз, барысы да җайланачак», – дип елмаерга тырышып, чираттагы компаниянең кадрлар бүлегенә юл тотам. 

Чакырылган урынга бик тиз барып җиттем. Ишек төбендәге сакта торучы абзый, фамилиямне ишетүгә, кайсы якка барасын күрсәтеп үк җибәрде. Икенче катка менүгә үк «Финанс директоры» дигән язуга күзем төште, миңа шушы кабинет кирәк тә инде. 

– Исәнмесез, мине финанс директоры белән әңгәмәгә чакырганнар иде, – дип елмайдым өстәл артында утыручы кызга. Ул баштан-аяк мине күздән кичерде дә бик канәгатьсез кыяфәттә интеркомга иелде: 

Айдар Азатович, сезнең янга әңгәмәгә килгәннәр, – дип бик тә ягымлы тавыш белән дәште. Әлеге тавыш, кызның бу кыяфәтенә һич тә килешеп бетмәгәнгә, үз алдыма көлеп куйдым. 

Кабинетка узуга, чибәр егетне күреп сүзсез калдым. Бу бит минем идеалым! Әнием, юк ул андый егетләр дип көлсә дә, мин аларның барлыгына ышанып яшәдем, димәк, эчке тоемлау ялгышмаган... Кара чәче дисеңме, янып торган күзләре дисеңме, кабарып торган мускуллары күлмәгеннән бәреп чыгам дип тора... Егет тамак кырып куйгач, сискәнеп киттем.    

– Узыгыз, утырыгыз, – дип урын тәкъдим итте финанс директоры. – Димәк, сез – Алисә Ганиева. Таныш булыйк мин Айдар Азатович булам. Сез минем ярдәмчем вазыйфасына резюме калдыргансыз. 28 яшь сезгә, КГУ тәмамлагансыз, бик зур компаниядә эшләү тәҗрибәгез дә бар икән, тәк-тәк... Бүгенге көндә сез эшсез, кияүдә түгел, балаларыгыз юк, – дип, минем резюмены укырга тотынды, әйтерсең лә әле генә кулына тоттырганнар. Аннары эшкә урнашканда һәр эш бирүче сорый торган  гадәти сорауларга күчте: «Сезнең көчле ягыгыз нинди?», «Ник нәкъ безнең компаниядә эшләргә телисез?», «Нинди яңалык алып килә аласыз?»... Миңа бу сораулар бик җиңел кебек тоелды, бер сулышта җавап кайтардым. 

Сораулар бирелеп беткәч, бүлмәдә тынлык урнашты. Финанс директоры, нидер уйлана-уйлана, кулындагы ручкасын әйләндерергә тотынды. 

– Тәк-тәк, Алисә, – дип сүзен башлады, – алдан ук кисәтеп куям, эш бик күп булачак, эштән соң да калырга туры килергә мөмкин, әгәр дә шуңа риза булсагыз, дүшәмбедән эшкә керешә аласыз. 

«Ура-а-а! Мине эшкә алдылар! Мин бүтән эшсез түгел!» – дип, бөтен дөньяга кычкырасым килде, ләкин эмоцияләрне тыеп: 

– Әлбәттә, риза, Айдар Алмазович, – дип тыныч кына җавап кайтардым. 

– Азатович, – дип елмайды җитәкче, – ярар, дүшәмбегә кадәр, Алисә,  – дип, кабат өстәлендәге кәгазьләренә чумды... 

 

 2 нче бүлек 

«Кәгазь… Кәгазь… Кәгазь… Уф, кайчан бетә инде бу өемнәр! Теге ак чәчле кыз монда көннәр буе ни генә эшләде икән соң? дигән уй йөгерде башымнан. Инде менә ике атна дәвамында баш та күтәрми эшлим-эшлим, ә кәгазьләр кимеми. Җитәкче хаклы булган, көн дә өйгә төн җиткәч кенә кайтып авам бит. Хәер, минем тырышлыкны җитәкчем сизми калмады, бер генә дә шикаять белдермәде. Дөресен генә әйткәндә, җитәкчем миңа бик ошый, ягымлы, тыныч, игътибарлы, ә аның тышкы кыяфәте... йөрәккә май булып ята». 

Ишек шыгырдавы хыялларга шундук нокта куйды. 

– Алисә, зинһар, менә бу адреска бер чәчәк бәйләме җибәрегез әле, – дип мөрәҗәгать итте Айдар Азатович һәм кулындагы адрес язган кәгазен тоттырды. 

– Алисә, ә сез нинди чәчәк тәкъдим итәр идегез? 

«О, җитәкчем аралашып алырга тели? Сөйләшергә мин яратам!» 

– Нинди дип инде… ялгышмасам, сез яраткан кешегезгә бүләк итәргә телисез, шулай бит? – Айдар Азатович бүлдерүдән куркыпмы, нигәдер елмаеп башын гына какты. – Алай булгач, берсүзсез ал розалар! – дип нокта куйдым. 

– Минемчә, барлык хатын-кызлар да ал розаларны аңлап бетерми, җилбәзәклелек билгесе дип кабул итәләр, – дип елмайды Айдар Азатович. 

– Юк инде, сез хаклы түгел, – дип урындыкка җайлабрак утырдым. –  Кайбер хатын-кызлар, мәсәлән, кыр чәчәкләрен ярата... Ләкин кыр чәчәкләре кыш көне генә романтикага ия, – җитәкченең кашлары сорау билгесен хәтерләтү сәбәпле, сүземне дәвам иттем, – ни өчен дисезме? Чөнки кыш көне алар бик чәчәкләр, теләсә нинди егет кыр чәчәкләре өчен андый сумманы чыгарып салырга ашыкмый, ә менә җәй көне инде аларны сыерларга азык өчен әзерлиләр! 

– Ай-яй, Алисә, сез бигрәк акча яратасыз икән, – дип башын какты җитәкче. 

     – Нишләп мин? Минем, мәсәлән, кыр чәчәкләре сорап азаплаганым юк, миңа егерме биш ал розадан торган чәчәк бәйләме булса, җитә. Бу урында минем бакчама таш ату урынлы түгел, Айдар Азатович. Кыскасы, нинди чәчәкләр җибәрергә соң? – дип сүзне кабат әңгәмәнең башына борып җибәрдем. 

– Ак хризантемалар!.. Минем әнием шуларны ярата. Хәер, бәлки, дөрес түгелдер... Хатын-кызлар барыбер уйлаганын әйтеп салмыйлар бит, – диеп күз кысты да Айдар Азатович бүлмәсенә юл тотты. 

Әнием дидеме, ә мин бит… Кызык, ә аның йөргән кызы бармы икән? Телефонында бер төнлек кызлары муеннандыр инде, сүз дә юк, ә менә сөйгән яры бармы икән?.. Һичшиксез, компаниядәге кызлар белән танышырга кирәк, юкса берни белми кәгазь арасында утырам... Нурия күптән чакырып йөри иде, әбәткә бергә барасы булыр. 

Эш белән мавыгып, әбәт вакыты бик тиз килеп җитте. Буфетка килеп керүгә үк Нурия кул изәп чакырды. Аның белән тагын өч хатын-кыз  бар иде. Берсе таныш, исеме Ләйлә, бухгалтериядә эшли. Кешеләрне салкын караш белән кабул итсә дә, күңеле әйбәт. Аңа 30–35 ләр тирәсе. Икенчесенең дә йөзе таныш, ул маркетинг бүлегенең тиктормас «кычыткан чыпчыгы». 

– Таныш бул, Алисә, бу безнең маркетинг бүлеге йолдызы Эльвира, – дип таныштырды Нурия. 

– Миңа Эля дип кенә дәшсәң дә була, – дип бүлдерде ул. Аның өстендә күз явын алырлык ал блузка һәм бик тә затлы джинсы чалбар иде. Кулында берничә беләзек ялтырап күренде, колагында нәкъ беләзеге төсле алкалар. Читтән караганда ул тәва кошын хәтерләтә. Ул бик эмоциональ кеше,  кулларын болгап бертуктаусыз сөйләп торуын күпләр өнәп бетермәсә дә,  андый темпераментлы кешеләр миңа ошый. 

Өченчесе – Динә. Мине каршы алган ак чәчбикә була инде. Барби курчагын хәтерләтә, бер карауда аның  яшен дә билгеләп булмый. Алисәгә ул беренче көнне үк ошамады, ниндидер җилбәзәк, бай ирләр аулаучы мәкерле кешене хәтерләтә. Бигрәк тә Айдар Азатовичка елышуы ачуымны чыгара. Тиз генә дәрәҗәле кеше булырга теләгәндер, ләкин, никтер, Айдар Азатович аны күчереп, булышчы итеп мине алды. 

Кызлар белән тыныч кына сөйләшеп утырганда, Динә кинәт ауга чыккан мәче сыман алга ыргылды. Буфет ишеге төбендә Айдар Азатович белән куркынычсызлык хезмәте башлыгы Артур Камилевич пәйда булган икән. Алар тәрәзә янындагы буш өстәлгә урнашты. Тиз арада Динә аларны куып тотып, өстәлләренә иелеп нидер сөйли башлады. Айдар Азатович  канәгатьсез кыяфәт белән генә өстәмә урындык китереп куйды, ә Артур Камилевичның битендәге бер генә мускулы да селкенмәде. Хәер, ул гадәти көндә дә эмоцияләргә бирелә торган кеше түгел. 

– Динәбез вакытын бушка уздырмый бит тәки, нәрсәгәдер өметләнә, күрәсең, – дип елмайды Эля. – Кайчандыр ул Айдар Азатовичның сөяркәсе иде бит, – дип сүзен дәвам итте, – кеше алдында оялмыйча мәхәббәтен күрсәтте ул аңа, ләкин, никтер, борчаклары пешмәде, нинди сәбәпләр аркасында икәнлеген үзләре генә белә. Динәнең бу кыланышлары бары тик бер әйбергә генә ачыклык кертә: ул Айдар Азатовичны түгел, ә Айдар Азатович аны ташлаган. 

– Айдар Азатовичның сөйгән кызы бармы соң? – дип кызыксындым. 

– Бу сорауга тәгаен генә беркем дә җавап бирә алмас, чөнки ул һәр бәйрәмгә яңа кыз ияртеп килә, – дип, Нурия дә сүзгә кушылды. 

– Алар барысы да журнал тышлыгыннан төшкән модельләрне хәтерләтә, – дип елмайды Ләйлә. 

– Безнең кебек гади кызларның шансы юк дип саныйм, – дип көрсенде Эля. 

 Калган вакытны юк-бар темаларга сөйләшеп үткәрдек. Иң кайнар темаларның берсе – Яңа ел корпоративы иде. Компания ел саен әлеге бәйрәмне  зурдан кубып уздыра икән. Быелгысы да ким булмастыр, шәһәрнең иң купшы рестораны броньләп ук куелган икән инде. 

Компаниядәге һәркем түземселек белән Яңа ел кичәсен көтте. Бинаның һәр почмагында кем нинди күлмәк алган, кем нинди диетага утырган, кем ниниди фитнес залга язылган кебек гайбәтләр ишетелеп торды. Минем генә исем китмәде. Корпоративның ни кызыгы бар инде, бөтенесе, эчеп, цирк куячак, аннары икенче көнне шуны көлә-көлә искә алачаклар. 

Ә күптән түгел генә бер кызык хәл булды. Көннәрдән бер көнне эшкә килеп утыруыма кинәт: «Сәлам, чибәркәй!» – дигән тавышка башны күтәрсәм, җитәкчесе басып тора. Тышкы кыяфәтен күреп, чак һуштан язмадым... Аягында зууур солдат ботинкасы, тишкәләнеп беткән иске джинсы чалбар, эленке-салынкы свитер кигән, матур итеп тарап йөри торган чәчләре төрле якка караган, битендә – өч көнлек сакал. Дөньяның асты-өскә килгәнме әллә дип уйларга өлгермәдем, ишектә елмаеп Айдар Азатович күренде: «Уф! Бар да яхшы икән!» – дип  эчтән генә куанып куйдым. 

– Айрат! Энем минем! – дип, идарәче әлеге кешене кочаклап алды. 

– Алисә, таныш бул: бу минем игезәгем Айрат, – диде Айдар Азатович, – Ул – танылган фотограф, – дип горурлану катыш өстәп тә куйды. Аннары борылып, – Кай яклардан кайтыш, энекәш? – дип Айратның иңсәсеннән кагып алды. 

– Эфиопиядән. Анда кояш ничек матур баюын сүзләр белән генә аңлатырлык түгел, абзый, – дип сөйли башлады Айрат, ә күзләре мине  бораулый. Айдар Азатовичка бу күренеш ошап бетмәде, күрәсең, этә-төртә бүлмәсенә алып кереп китте. Инде эшкә чумдым дигәндә генә: 

– Чибәркәй минем белән әбәткә барырга каршы түгелдер бит? – дип Айрат кабат бүлдерде, – Мин шәһәрдә үтеп барышлый гына, вакытымны чибәр кызлар белән үткәрүдән баш тартмас идем, – дип елмайды. 

– Гафу итегез, мин каршы, – дидем. 

Айратка күптән каршы килгәннәре булмаган, күрәсең, һөҗүмен дәвам итте: 

– Нишләп? Сер булмаса... 

– Гади хатын-кыз логикасын аңлатыйммы? – дип,  акыллы сүзләр сөйли башладым. – Күз алдыңа китер: без кафега барабыз, әбәт ашаганда мин шундый чибәр егеткә гашыйк булам ди, аннары, синең янып торган күзләрең буенча, син кафе белән генә канәгатьләнмәячәксең, дәвам итеп берәр кунакханәгә чакырачаксың, алда әйтелгәнчә, мин, сиңа гашыйк булу сәбәпле, артык каршы килмәячәкмен. Ә аннары иртән, карават кырыенда мин үзем генә ятам, икенче мендәрдә хат, анда: «Рәхмәт, матур төн өчен! Мин Тайландка очтым», – дип язылган, өстәвенә, син – җитәкчемнең игезәге, Айдар Азатовичка караган саен син искә төшеп йөрәгемне яралаячаксың, миңа эштән китәргә туры киләчәк. Озын сүзнең кыскасы: «Миңа бу проблемалар кирәкме?» – дип тыныч кына монологны тәмамладым. Айрат  миңа озак кына карап торды да кычкырып көлә башлады, ә ишек артында, көлүен тыеп, идарәче басып тора иде. Ул ишетми дип, хисләргә бирелеп сөйләдем ләбаса. Әллә ничек уңайсыз булып китте. Аннары Айрат бераз тынычлана төшеп: 

– М, да! – дип кул чабарга кереште. – Моңа кадәр мине болай матур итеп кире какканнары юк иде әле. Вәт төлке бу, ә. Кимсетмәде дә, ара-тирә мактап та алды бугай, ә нәтиҗәдә әбәтне үземә генә ашарга туры киләчәк. 

– Энекәш, минем булышчыма бәйләнмә, – дип бүлдерде Айдар Азатович, – ә әбәткә мин үзем синең белән барам, күптән күрешкән юк... Алисә, Ибраһим Нуруллович сораса, мине министерствода диярсең, ярыймы? 

– Әлбәттә, Айдар Азатович, – дип елмаеп озатып калдым. 

Ул арада буран өертеп Эля килеп керде.  Бу компаниядә бәйрәмнең ничек күңелле үтүе турында сөйли башлады. 

3 нче бүлек 

Менә корпоратив көне килеп тә җитте. Кичә компаниянең генераль директоры Ибраһим Нуруллович чыгышы белән башланып китте. Бәйрәмнең  рәсми өлеше тәмамлануга, уен-көлке дәвам итте. 

– Алисә, син нишләп эчмичә утырасың? – дип кызыксынды Айдар Азатович, – бүгенге бәйрәм хөрмәтенә бераз гына ярый инде. 

– Айдар Азатович, миңа спиртлы эчемлекләр эчәргә катгый тыела, – дип елмаерга тырыштым. –  Эчсәм башымны югалтам... 

– Сез арттырып сөйлисез бугай, Алисә. 

– Айдар Азатович, менә сезгә бер мисал, сез үзегезнең машинагызны яратасызмы? 

– Машинамнан мин канәгать, – дип аптыраулы караш ташлады җитәкче. 

– Ә мин исә үземнең беренче кызыл Киа Пикантоны алгач, шатлыктан автостоянкада бераз капкалап алу сәбәпле, төн уртасына кадәр аңа мәхәббәтемне аңлатканмын. Әлбәттә, минем исемдә түгел, ә менә икенче көнне автостоянка каравылчысы ни булганын түкми-чәчми сөйләгәп, видео күзәтү камераларының язмасын күрсәткәч кенә ышандым. 

– Алисә, сез бик кызык кеше, ләкин сөйләгән бер генә сүзегезгә дә ышанмыйм, – дип елмайды Айдар Азатович, – барысы да алдан уйланылган маҗараларга охшаган. 

– Алисә, матурым, син дөрес профессия сайламагансың. Кәгазьләр арасында атказанган артист әрәм булып ята икән бит, – дип төчеләнде Динә  һәм мәкерле елмаеп, Айдар Азатовичны әкрен биюгә сөйрәп  диярлек алып китте, Алисә белән көлешеп утыруыннан көнләште, күрәсең. Алар китүгә: 

– Алисәкәем, ник моңаеп утырасың? – дип күтәренке кәеф белән Эля килеп җитте. Кыска алсу күлмәге бик килешә иде үзенә. Бер генә ир-ат та игътибарсыз калдырмады аны. Минем дә бу кичә өчен махсус алынган күлмәгем Эляныкыннан калышмый иде. Биюгә чыктык. Аннары Эля, бераз һава сулап керик дип, тышка чакырып чыгарды. Кәефе бераз кырылган Динә белән күтәренке кәефле Нурия килеп кушылды, кулларында төрле төсле бокаллары да күренде. 

– Кызлар, тамагыгыз киптеме? Менә бу кызылы – спиртсыз, мә, Алисә, махсус синең өчен, – дип Нурия миңа махсус бокал сузды. Бер тында эчеп куйгач, никтер Динәнең йөзе яктырып китте. Өстәл янына барып җитәрәк, башым әйләнә башлады, күз алларым караңгыланды. Сынып төшкәндәй өстәл өстенә башымны салдым. 

– Алисә, нәрсә булды? – дип, Айдар Азатович янымда бөтерелде. 

– Борчылмагыз. Бер стакан су эчсәм әйбәтләнер, – диюгә, Динә, йөгерә-атлый килеп, стакан сузды. Голт итеп йотмакчы идем, ютәлли үк башладым – су урынына аракы салынган булган икән... 

 

4 нче бүлек 

Чүл... эсселек... Минем бик нык эчәсем килә... 

 Сискәнеп уянып киттем... 

Күземне ачуга ук ник бик эссе булганын аңлап алдым, янымда мыш-мыш килеп җитәкчем йоклап ята иде. Тизрәк торып китү җаен эзләдем, бәхеткә каршы, Айдар уянмады. Никтер аны Айдар Азатович дияргә телем әйләнмәде. 

Аяк очына гына басып йокы бүлмәсеннән чыгып чаптым, тиз генә юыну бүлмәсенә кермәкче булдым. Тик мине озын коридор каршы алды, тирә-якта тагын өч бүлмә. Ул бүлмәләрдә әле ремонт эшләре күптән түгел тәмамланганы сизелә, берсенә дә җиһазлар алынмаган. 

Каршыда аш бүлмәсе, аннары юыну бүлмәсе күренде. Кереп көзгегә карауга, үземне таный алмый басып тордым, кыяфәтемнән куркып: 

– Йә Хода! – дип кычкырып җибәрдем. Көзгедә әкиятләрдән генә укып белгән чып-чын бичура басып тора иде. Кеше-кара күргәнче дип, тиз генә үземне тәртипкә китердем дә ишектә эленеп торган халатны өстемә элеп, аш бүлмәсенә атладым. Ул затлы мебель белән җиһазландырылган, техниканың ниндие генә юк. Өстәл артына утырып, нишләргә икән дип план кора башладым. Беренче уй – берни дә булмагандай җыенырга да чыгып качарга. Бик шәп идея, ләкин... Дүшәмбе кабат эшкә, кабат җитәкче белән очрашасы, әле бүгенге көнне нинди уйлар белән үз-үземне газаплап үткәрәсем дә бар бит... Икенче уй – ни генә булса да, идарәченең йокыдан торуын көтәргә. Булган эш булган инде, аны берничек тә яшереп булмый. Үзеңнең һәр кыланмышың өчен җавап тотарга кирәк. Ә бәлки куркырлык әллә ниләр булмагандыр да. Кем белә... Шулай уйлап, кофе пешерергә тотындым. Айдар Азатович та мин пешергән кофены ярата бит, бәлки, күңеле йомшарыр, бик каты эләкмәс тә... 

– Хәерле иртә, Алисә! – дип, нәчәлник дә уянды. Тавышыннан сискәнеп киттем. Матур спорт киеменнән ишек яңагына таянып торган җитәкчене күрүгә, «ник чыгып кына качмадым инде», – дигән уй йөгерде башымнан. 

– Хәерле иртә, Айдар Азатович! – дип елмайган булдым, – э-э-э, менә сез торуга кофе пешерә идем әле... 

– Рәхмәт, бик теләп. Башта душ кереп чыгам да... 

Ул өстәл артына килгәндә бар да әзер иде инде. Кофены  алдына китереп куйдым. Тынлык урнашты. Кофесын эчеп бетерүгә, Айдар Азатович шаркылдап көлеп үк җибәрде. 

– Гафу ит, кичәге картина күз алдыма килә дә, көләсем килә минем, – ди. – Алисә, кичәге хәлләрдән соң Айдар Азатович дип эндәшү бик рәсми тоелмыймы сиңа? Миңа син дияргә һәм Айдар дип кенә дәшәргә рөхсәт итәм. 

– Ярар, алай булгач... Айдар, мин ничек синең фатирыңа килеп эләктем? Нәрсәләр булды кичә? 

– Син чыннан да берни дә хәтерләмисеңме? – дип гаҗәпләнде ул. 

– Хәтерләсәм сорамаган да булыр идем, – дип үпкә катыш җавап кайтардым. 

– Ярый, кайгырма, борчылырлык берни дә булмады. Син бераз биеп күңел ачтың, аннары  аңыңны югалттың да, ул-бу булганчы дип, мин сине өеңә озата барырга булдым. Күпме генә сорасам да, адресыңны әйтмәдең, шуңа сине үз фатирыма алып кайттым. Үзең дә күреп торасың бит, фатирда бер генә бүлмә, калганнарында яңа ремонт тәмамланды, шуңа күрә сине үз караватыма салдым. Ә калганын торгач үзең күрдең инде,  – дип башын иде Айдар. 

Айдар нидер яшерә төсле тоелды. 

– Ә нишләп  өстемдә күлмәгем юк иде, кем салдырды аны? 

– Ышанасыңмы, юкмы, монда минем гаебем юк, син төн уртасында торып, сукрана-сукрана үзең салдың, ә мин... ә мин каршы килмәдем, – дип елмаюын дәвам итте Айдар. 

–  Гафу ит шимбә иртәңне бозган өчен, синең, бәлки, кичтән үк корып куйган планнарың да булгандыр. 

– Тәк-тәк, нинди планнар дип уйлыйсың инде? – дип кызыксынды Айдар. 

– Э-э-э, йөз процент дип әйтә алам, кичәге кичтә исерек булышчыңны коткару планга кертелгән вакыйга булмагандыр! 

– Ә минемчә, син башка әйбер турында уйлаган идең булса кирәк, – дип кызыксынуын дәвам итте Айдар. 

– Бик яхшы, алай булгач тыңла ни турыда уйлавымны, – дип кызып ук киттем. – Кичәге кичәнең кульминациясе синең өчен берәр Барби төсле чибәркәй белән кайтып китү булгандыр инде. Гәрчә анысы инде минем эшем түгел, син сорадың – мин җавап бирдем. 

Айдарны эмоцияләргә бирелми торган танк дип уйлап бик каты ялгышканмын икән. Җитәкче, берни дә дәшмичә, торып өстәл җыештырырга тотынды. Гаҗәпкә калдым: мин бит аны кырт итеп киенгән интеллигент итеп кенә күз алдыма китерергә өйрәнгән идем. Бераздан икебезнең дә куллар шикәр савыты өстендә очрашты, ток суккандай булды, үзем дә сизмәстән кулымны тартып алдым. Такси чакыртырга кирәк дигән сәбәп белән адресын белештем. Айдар берни дә сизмәгәндәй елмая бирде. Өйгә кайтырга җыенганда, минем өчен Айдар идарәче түгел, ә бик чибәр егет булып күренде. «Алисә, Динә кебек чирләгәнче, тизрәк кач! Аның әнә нинди озын буйлы чибәркәйләргә күзе төшә, ә синең ни буең, ни фигураң», – дип, үземне тирги-тирги чыгу юлын эзләдем. Мин ишеккә юнәлгәндә Айдар кухня тәрәзәсен генә ачып, тәмәке көйрәтә иде. 

– Айдар Азатович... э-э-э... Айдар, тәрәзәдән бик каты өрә бит, салкын тиюе бар, – дип, үзем дә сизмәстән тиз генә тәрәзәне ябарга ашыктым. 

– Мин беркайчан да чирләмим! – дип канәгатьсезлеген белдерде Айдар, – аннары, белмәсәң белеп кал, син миңа кичәге кич өчен бурычлы, бурычыңны берәр мавыктыргыч кич белән кайтарып бирерсең яме, – дип елмайды ул. 

Мин җаваптан качарга тырышып, ишеккә юнәлдем. 

– Дүшәмбегә кадәр, Алисә, – дип озатып калды идарәче. 

Урамда искиткеч саф һава иде. Мин тизрәк таксига утырып өйгә юнәлдем. 

 

 

5 нче бүлек 

Дүшәмбе иртәсе мине куандырды дип әйтә алмыйм. Беренчедән,  эшкә соңга калып чыктым, урамда каршы алган кар көртләре кәефемне бозды. Икенчедән, корпоратив күңелне тырный иде, идарәче мине борчымас өчен өстән-өстән генә сөйләде кебек, эштә һәр почмакта мине чәйниләр төсле тоелды. 

Эшкә атылып диярлек үк килеп кердем, беренче эш итеп дивардагы сәгатькә күзем төште, «Уф, соңга калмадым диярлек икән, сәгать сукканчы кабинетка кадәр йөгерергә өлгерәм әле», – дип куандым эчтән генә. Ничәдә килү-китүләрне билгеләүче Вәли май кояшыдай балкып каршыма ук килеп басты. Миңа аның бу кыланмышы ошап бетмәде. Гомергә борын астыннан гына исәнләшә иде бит моңа кадәр, ни булгандыр? Тиз генә журналга теркәлдем дә, кыланмышына игътибар итми генә баскычка юнәлдем. Ул яшен тизлегендә каршыма сикереп чыкты да: 

– Алисә, син бүген кич нишлисең? Якында гына бер кафе бар, әйдә, эштән соң шунда керәбез, – дип, мине диварга кысты, бер дә оялмыйча  пальто төймәләремне ычкындырырга тотынды. 

Бу кадәр оятсызлыкны гомеремдә дә күргәнем юк иде. 

– Кит моннан, – дип, кулыннан ыргылып качарга теләдем, ләкин ул кабат юлымны бүлде дә: 

– Ярар инде. Ник карышасың соң син, бик әйбәт урын, бераз күңел ачып алырбыз. Кызлар ярата торган теге ни... нәрсә соң әле... ә... суши ясыйлар анда, мин андый әйберне аңламыйм, кәнишне, миңа пилмән кулайрак... Сез кызлар гына мода артыннан куасыз бит...Ә... син теге... акчасы юк дип уйлама, кичә генә хезмәт хакы алдым әле мин, – дип үз алдына куанып тезеп китте Вәли. 

 Түземлегем бетә башлады. Аның нигә миңа бәйләнгәнен мин һич кенә дә аңлый алмадым. Кинәт урам ишеге шакылдап ябылганы ишетелде, эчкә бераз җылы йөгерде: «Уф, ниһаять, кемдер килә!»  Кинәт безгә таба килүче кешенең Айдар Азатович икәнлеген абайлап алдым, өстемә салкын су койдылармыни... Ул безне Вәли белән күреп, усал караш белән: 

– Алисә, – дип сәгатенә күз салып алды да, – сез 15 минут элек үк эштә булырга тиеш идегез. Ә сезнең, Вәли, эшегез беттеме әллә, ник минем булышчымны тоткарлыйсыз?! – Идарәченең салкын карашыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Вәли дә берсүзсез табан ялтыратты. 

Без икенче катка кадәр сөйләшмичә мендек. Айдар Азатович ишекне ачып миңа юл бирде. Мин йөгерә-атлый тиз генә пәлтәмне салырга керешүгә: 

– Алисә, мөмкинме сезгә булышырга, – дип ягымлы итеп дәште идарәче. Кулы белән иңсәмә кагылуга, мине кабат ток сукты. 

– Юк, кирәкми, үзем! – дип читкә тайпылдым, ә үзем берни булмагандай елмаерга тырыштым. 

– Алисә, – дип мине үзенә таба борды да, Айдар пәлтәмне салырга булышты, – бу урында карышырга түгел, ә матур итеп елмаеп рәхмәт әйтергә кирәк, ярыймы? 

Янымда Айдар басып торудан мин рәхәтлек алдым, битеннән сыпырып «Айдар, бар да яхшымы?» – дип иңсәсенә башны саласым килде. «Алисә, уян, әнә нинди чибәркәйләрне күзли бит ул», – дигән уйдан уянып киткәндәй булдым. 

– Э-э-э... Кофе эчәсезме? – дип сүзне икенчегә борып җибәрергә тырыштым. 

– Айдар, кофе эчәсеңме? – дип төзәтте мине җитәкче. – Алисә, әйдә, болай килешик, чит кешеләр булганда миңа «сез» һәм  «Айдар Азатович» дип дәшәрсең, икәү генә булганда, мин синең өчен – Айдар. Ә кофега килгәндә, әлбәттә, мин каршы түгел. Син тәмле пешерәсең кофены. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында синең кофесыз нишләрмен инде, – дип күз кысты. 

– Гафу ит, минем хезмәт килешүендә «һәр иртәне идарәченең өенә килеп кофе ясарга» дигән пункт юк, – дип, кофе ясарга тотындым. 

Артымнан Айдар пышылдап кына: «Кызганыч...» – дип, бүлмәсенә кереп китте. 

*** 

«Юк, өч көн алдан корпоратив үткәрү бер дә дөрес түгел. Бер генә дә эшләү дәрте юк. Менә тагын өч көннән өйгә кайтам. Анда һәрвакыттагыча зур гаилә җыелачак. Апамны, җизнине, аларның улларын күрәчәкмен. Инде аларны күрмәгәнгә... Ике айдан арткандыр. Әтинең апалары да Мәскәүдән кайта бугай. Ух, нинди күңелле бәйрәм булачак...» – дип хыялланып утырганда,  Эля кабинетка атылып керде: 

– Син, кызый, ник ялларда телефоныңны алмадың, ә? Мин үземне кая куярга белмәдем. Син хет мине исеңә төшердеңме соң? – дип сорау арты сорау яудырды. 

– Минем белән бер-бер хәл булган дип уйладыңмы? – дип кызарындым мин. Үземне аның  урынына куеп карагач, миңа оят булып китте. 

– Юк, кайгырмадым, киресенчә, шатландым синең өчен,  – дип елмайды Эля. –  Нәчәлник белән бергә кайтып китүең өчен шатландым. Ну, ничек соң, борчак пештеме? 

– Эх, син, Эля, – дип кулымны селтәдем. – Югалганга борчылгансың дип торам, мине бераз намусым да газаплый башлаган иде инде, ә син гайбәт җыеп йөрисең икән әле! 

– Берсе икенчесенә комаучаламый аның. Сезнең бергә кайтып киткәнегезне күреп, Динәнең ничек котырганын күрсәң син... Барбидан читтәрәк тору хәерлерәктер сиңа... Әйдә, әбәткә киттек, ләкин буфетка барасы килми минем, җаным кафега тарта. 

Шулчак кафедагы меню күз алдыма килде, берсеннән-берсе тәмлерәк сый-нигьмәт, аннары яңа ел кичендә киеләсе матур күлмәгемне күз алдыма китердем дә: 

– Ярар, әйдә киттек, ләкин бер шарт белән... Әгәр дә салаттан башка әйбергә үрелә башласам, кулыма сук, яме, – дип көлдем. 

– Килештек, һич чиксез сугачакмын, – дип  Эля да көлеп җибәрде. 

– Ә тагын, синнән корпоратив буенча тулы отчет, – дип өстәдем мин. 

– Алайса, әйдә, Нурияне дә алыйк, мин күп әйберләрне хәтерләмим. 

Тиз арада җыенып, өчәүләп кафега юл тоттык. 

Бер поднос әйбер җыеп, якындагы буш өстәлгә юнәлдек. 

– Ну, көтәбез, сүлә дафай... – дип сүз башлады Эля. 

– Кызлар, сез молодцы, рәхәтләнеп күңел ачтыгыз, – ди Нурия. Безнең бию күнегүләрен дә күрсәткәч, иртән Вәлинең ник миңа  бәйләнгәне берсүзсез аңлашылды. Кызларга ул хәлне сөйләп биргәч, ятып-ятып көлделәр. Ә мин ни еларга, ни көләргә белмәдем. 

Аннары кызлар Айдар белән кич ничек тәмамлануын сорадылар, минем чын дөресен сөйлисем килмәде, берни дә дәшмәсәң дә ярамый дип уйлап: 

– Юк, берни дә булмады, ул мине өйгә кадәр озатты да каядыр китеп югалды, – дигәч, кызлар хор белән: 

– Фиии... – диештеләр, янәсе “нинди егетне җибәргәнсең! – диюләре иде. 

Әбәт тәмамлангач, һәркем үз бүлмәсенә кереп югалды. Күрше бүлмәләрдән вакыт-вакыт көлешүләр ишетелеп торды. Айдар да иртәрәк эштән китеп барды. 

ДәвамыҐ: http://syuyumbike.ru/news/proza/kabartmam-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошый, дэвамын котеп калам

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэерле кич, кызлар монын дэвамын укыйсы килэ бит, каян укырга икэнтелеграмга да кереп карадым тапмадым.

      Хәзер укыйлар