Логотип
Проза

Кәҗә ите

Хикәя

Хикәя

Муллагали атлы кәҗә Сәкинә карчыкның вафатыннан бихәбәр иде. Үзе бәйләнгән казык тирәсендә тик чирәм утлап йөри. Шулай да кәҗә күңеле белән сизенде: өйдә нәрсәдер булган. Икенче көн инде бөтен туган-тумача тыз-быз килә, ә карчыкның ишектән чыкканы күренми. Өченче көн дигәндә аңлады: карчыкның олы улы Сахалинда яшәүче Маратның капкадан керүенә ярты сәгать чамасы узгандырмы-юктырмы, Сәкинә карчыкны калай кабыкка чыгарып салдылар да Муллагали утлап йөргән чирәмлек кырыендагы зиратка алып кереп киттеләр. Авылдашларының кем өчен кабер казыганлыклары да Муллагали башына әнә шунда гына барып җитте. Чөнки зиратка якындагы шәһәрдән, көн саен ук булмаса да, ай саен мәет кайта иде. Бөтенләйгә дип туган нигезеннән чыгып киткән авыл кешесенең күбесе яңадан үз туфрагында урын таба торды...


Карт-карчыклардан гайре  беркем яшәмәгән бу авылда, көтү чыкмаганга, Муллагали сөт бирүче бердәнбер җан иясе иде, шуңа күрә Сәкинәттәйләргә чәйгә килүчеләрнең саны бихисап булып, Муллагали сөтенең тәмлелеге телләрдән төшмәде.
Муллагали мактауга лаек зат булса да, Сәкинә карчыкның уллыкка алган оныгы Рәшит белән генә дуслашып китә алмады. Дуслашыр иде дә, әтисе үлеп, шулай ук әби-бабасы тәрбиясенә калган Зөләйха Рәшитне нәкъ менә аның аркасында яратмады. Кайсыдыр әдәби әсәрдә, сыер асрарга хәленнән килмичә, кәҗә генә тоткан геройдан авторның көлүен сизгән Зөләйха малайның кәҗәле йорттан булганы өчен эченнән генә гарьләнә иде. Аның бу хакта Рәшиткә теле белән әйткәне булмаса да, һәрнәрсәгә сизгер малай ике арадагы салкынлыкның сәбәбен шундук аңлады һәм якты дөньяга килгәненнән бирле үзенең яшәү чыганагы булган Муллагалине озын гомерлелеге өчен гафу итә алмады. Дөрес, бу авылда кәҗә халкыннан инде башка берәү дә калмаганга, ул үз токымының соңгысы иде.
Эре сөякле кәҗәләр бала чакта Рәшитнең сөт әнкәсе дә, аты да, дусты да булды, ә инде Рәшитнең күңеле күрше кызы Зөләйхага төшкәннән соң, күз көегенә әйләнде.
Муллагали, печән утлый-утлый, әнә шулар хакында уйланды. Ул боларның барысын да кайдан белә иде дип сорарсыз. Муллакәҗә яшәгән һәр көне турында түкми-чәчми – Муллазәйнигә, Муллазәйни – Муллагабдрахманга, Муллагабдрахман – Мулласалихка, Мулласалих Муллагали кәҗәгә җиткерде. Бу авылда кәҗәгә исем бирү гадәте юк иде, аларның барысын да Сәкинә карчык ни өчендер ирләр исеме белән атады. Үләр алдыннан күрше авылдан кәҗә бәтие алып кайткан Муллаҗан абзый исеменә ятышлы булсын дигәндерме, әллә ирләрне олыларга күнеккән, нәсел умырткасы санаган мөселман карчыгының аңлы эше идеме – бу турыда сорарга хәтта Рәшитнең дә уена килмәде.
Җиргә сөйрәлеп барыр имчәкле кәҗәкәйләр әлеге хәл белән килешмәсәләр дә, кешеләр телендә сөйләшә алмаганга, ризасызлык белдереп мәэлдәп карасалар да, аларның нәрсә дә булса әйтергә теләве беркемнең дә башына кереп чыкмады. Шулай итеп, Аллаһыга тапшырып, бу нәсел ирләр исеме белән яшәп китте. 
Хәер, буыннарны дәвам итүне ир кәҗәләргә тапшырсак, күпчелек очракта ул ике буыннан артмаган да булыр иде. Тәкәләргә дөньялыкта да рәт күрсәтмәделәр, соңыннан да... Көзен, суеп, йә хөкүмәткә тапшыралар, йә кыш буена өй борынча хезмәттә йөртәләр-йөртәләр дә язда итен этләргә ыргыталар. Авылда кәҗә ите ашау гадәте сакланмаганга, Сәкинә карчык та һаман шулай эшли килде. 


Соңгы елларда Муллагали казыкка бәйләнгән бердәнбер җан иясе булып калгач, бу җәфадан да котылды. Инде менә аркасыннан кага-кага сөтен сауган, сусыл бәрәңге, кипкән печән белән сыйлаган Сәкинә карчык та юк. Әбисе урынына җиленен тарткан Рәшитнең кулларын Муллагали өнәп бетермәде. Савытка төшәм дип ашкынган ярты сөтне калдырып аптыратты алар, ими төбендә җыелып калганы – иң куесы, иң татлысы дип малайга аңлата алмаганга, арт аягы белән тибенүдән башканы эшли алмады. Рәшит исә моны үзенчә – Муллагалинең сауган сөтне түгәргә теләве дип аңлый иде.
Сәкинә карчыкны җирләү белән үк, туган-тумача каралты-кура язмышын хәл итәргә кереште. Әбинең калада яшәүче алты улы, ике кызы, түгәрәкләнеп, өстәл тирәсенә утырдылар. Шуларның иң почмактагысы – Рәшитнең тапкан әнисе булып, улын ташлап киткәннән бирле йорт ишегеннән беренче мәртәбә атлап керсә дә, аның Сәкинә карчык вафатын кемнән ничек ишеткәнлеген сораштырмадылар да. Әллә үлем-җитем кайгысы, әллә башка бер-бер хәсрәт оныттырды.
Рәшит әнисе турында үзен дөньяга китергәндә вафат булган дип белә иде, әллә шуңа гына малай янында кирәкмәгән нәрсәләрне кузгатмадылар микән? Шулай да бу көнне көтмәгәндә-нитмәгәндә Рәшитнең башында, әнкәм кабере кайда икән, дигән сорау туды.
Өйне сатып алырга теләүчеләр тиз табылды. Урыны да әйбәт, шәһәргә дә якын дип, бер кала бае алырга булды. Рәшитне дә кертеп, аны тугыз тигез кисәккә бүләргә килештеләр. Малай бу чакта күрше кызы Зөләйха белән капка төпләрендә утыра иде. Үзенең язмышы башкача хәл ителгәнне белмәгәнгә:
– Чык миңа, Зөләйха, – диде ул. – Синең белән бергә ничек тә яшәрмен. Ялгызыңны гына калдыртып, армиягә дә алмаслар.
– Тиле! Укыйсы бар бит әле! – Рәшит сүзләреннән Зөләйханың күзләре маңгаена менгән иде.
– Булса соң! Хәзер закун ничә яшьтә өйләнсәң дә тыймый, диләр. Чык инде, Зөләйха...
– Кәҗәле егеткәме? Ни за что! Мин кә-җә и-те а-ша-мыйм! – шулай диде дә кыз үз капкаларына кереп югалды.
Озакламый Рәшитнең үзен дә йортка чакырып алдылар. Өстәлнең тугыз җиренә тигез итеп өеп куелган акчаларның берсен малайга таба этәрделәр:
– Менә монысы синең өлеш.
– Нинди өлеш тагын?
– Без, йортны сатып, гадел рәвештә бүләргә булдык алучысы барда... Хәзер Мунчалыга авыл сәвитенә китәбез, – дип аңлатты Алма апасы. – Әбиең белән үскәнгә, сине дә катнаштырырга булдык.
Малайның башына тимер таяк белән суктылармыни. Беравык баскан урынында тирбәлеп торганнан соң, акчаны да алмыйча, өйдән чыгып йөгерде.
Кая, кем янына бара, үзе дә белми иде. Берникадәр ара узгач, кемнеңдер тавышын ишеткәндәй булды. Ул, Зөләйха түгел микән дип, артына борылып карады. Шунда казыктан ычкынган Муллагалинең артыннан чабуын күрде. Туктады, көтәсе итте.
Шабыр тиргә баткан Муллагали, мәэлдәрлек тә хәле калмыйча, авырайган җиленнәрен тузанлы юлга салып, малай алдына килеп ятты. Күзендә бәхетсез моң иде. Бу гөнаһсыз җан иясенә нәрсә әйтәсең дип уйлады Рәшит, әллә кайдан күңел түреннән миһербаны кузгалып. Шушы нәсел биргән сөттән ясалган кан ага иде аның тамырында. Ул бүген, үзе дә сәерсенеп, әнә шуны уйлады. Юл кырыена утырып, Муллагалинең бераз хәл җыйганын көтте дә китәргә кузгалды:
– Әйдә, Муллагали, янәшәмнән бар, бавыңны ычкындырмыйм, йә шәһәрдә адашырсың. 


Гомерендә дә кәҗә ите ашамаска сүз биргән малай инде бу көнне тагын бер кат күңеленә туганы урынына калган Муллагалине пычак астына куймаска дип сүз беркетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сюжетны әйләндереп чыгарырга баш җитми монда...

    Хәзер укыйлар