Логотип
Проза

Исем анасы

Маринаның терапия бүлегендә бүген беренче эш көне. Зифадан сменасын кабул итеп алганда, авыруларның вакытлыча ачылган карталарын барлап алды да: «Кәгазьгә караганда үз күзләрем белән күрү артыграк», – дип палаталарны карап әйләнергә булды.

(Хикәя) 

Маринаның терапия бүлегендә бүген беренче эш көне. Зифадан сменасын кабул итеп алганда, авыруларның вакытлыча ачылган карталарын барлап алды да: «Кәгазьгә караганда үз күзләрем белән күрү артыграк», – дип палаталарны карап әйләнергә булды. 12 авыруга система куелган икән, күзәтеп торырга булыр. Аерым пациентлар ята торган 8 нче палатаның ишеген ачты. Авырулар исемлегендә бу ханым турысында ни өчендер кош канаты (галочка) куелган иде, хастаханәгә кабул ителгәндә, хәле бик авыр булган, күрәсең. 

 Марина палатага узды. 

– Хәлегез ничек, апа? 

Кечкенәдән татар балалары белән уйнап үскәнгә, Марина чуаш кызы булса да, татарча бик оста сөйләшә иде. 

Җавап булмады. Шәфкать туташы авыруның маңгаен тотып карады. Авыруның кайнар маңгаена зур-зур тир тамчылары бәреп чыккан, йомылган күзләреннән аккан яшь тамчылары бите буйлап муенына ерганак ясаганнар, иреннәре күм-күмгәк булып, каты кысылганнар, үзе ыңгырашып, сирәк-сирәк кенә тын ала. Марина хатынның уң кулына өч бармагын куеп пульсын тикшереп карады. Йөрәге акрын булса да тибә. Тонометрны сул як беләгенә тоташтырып, кан басымын үлчәп карады. 160/120 не күрсәтә иде. Чырае ап-ак булган хатынның авыру тарихын карарга кирәк булыр. Марина яңадан коридордагы карталар саклана торган өстәлгә килеп 8 нче палата дигән авыру тарихын кулына алды да, кабат үзенә җавап кайтармаган апа янына юнәлде. Яле, кем икән ул безнең? Әһә, бүген иртән кергән, кабул ителгән чакта аңсыз булган икән. Көндезге табиб-терапевт «периферическое нарушение мозгового кровообращения» дигән диагноз куйган, безнеңчә әйтсәк, микроинсульт. Авыруга ксантинола никотинат, пирацетам, актовегин билгеләнгән. Марина пациентның исеменә игътибар итте: «Гөлсирин Аглиуллина, 52 яшь, укытучы». Бик сирәк очрый торган исем! Чү! Туктале, кайда ишетте соң әле бу исемне, бик күңелгә якын исем кебек! 

Марина кулындагы авыру тарихын тумба өстенә куйды да, пациентның карават читенә утырды, авыр гына тын алучы ханымның йөзенә текәлде. Авыруның мендәргә тузган көрән чәчләре, сул кул аркасындагы тирән җәрәхәт эзе дә бик таныш сыман. Күзләре ачык булса, бәлки тиз генә төсмерләп, хәтерләп булыр иде. Шәфкать туташы хатынның уң кулын кабат үзенең учларына кысты. 

– Апа, апа, йә, ачыгыз инде күзегезне, хәлегезне бик беләсем килә, – диде ул тагын. 

Авыруның җавап урынына керфекләре генә калтыранып куйды. Марина хатынның бармакларын салмак кына уарга тотынды. Кабат пульсны капшап карады, яхшыра төшкән кебек. Куелган система инде агып беткән, менә соңгы тамчылар төшә... Марина инъекцияләр өчен куелган системаны алды да, энә эзен спиртлы мамыгы белән каплап, авыруның сул кулын бөкләп, күкрәге өстенә куйды. Хатынның челтәрле эчке күлмәген тигезләп тартып куярга үрелде һәм аның муенының сул ягына парлашып утырган миңнәргә күзе төшеп тетрәнеп китте... Бик таныш, кайдадыр күргәне бар кебек ул миңнәрне, хәтта тотып, сыйпап караганы бар кебек тоелды аңа. Ул, үзен-үзе белештермичә, шул пар миңнәргә тагын йомшак кына кагылып алды. 

– Йә, хәзер менә тынычлап йоклап алыгыз инде, тизрәк рәтләнеп китәрсез, –диде ул үзе белән сөйләшкәндәй итеп. Ачык ишектән шәфкать туташын чакырган тавыш ишетелде, күрәсең, тагын берәр авыруның системадагы даруы агып беткәндер. Марина палатадан тиз генә чыгып китте. Бер палатадан икенчесенә йөгереп йөри торгач, шактый вакыт узып киткән, кабат авыруларның вакытлы карталарын барларга, төнге уколларны билгеләргә дип коридордагы өстәл янына утырды. Күзләре терапия бүлегенең инъекцияләр ясау исемлеген алып баручы калын дәфтәрдә булса да, уйлары һаман теге пар миң турында әйләнә. Нишләп исенә төшерә алмый соң ул аларның хуҗасын? Кем ул? Әлеге авыр хәлдә ятучы ханымның Маринага нинди катнашы бар икән? Уйлар кургашын күк авыр, котылгысыз иде. Күпме куарга тырышып караса да, һич китәргә теләмиләр... 

«Туктале, тагын бер карап әйләним 8 нче палатаны», – дип уйларга өлгермәде, бүлеккә керә торган ишектә таныш түгел чибәр генә бер кыз күренде. 

– Керергә рөхсәтме? Миңа 8 нче палатага керергә кирәк иде, мөмкин булса? –диде керүче. 

– Әйе, әмма өстегезне салыгыз, аягыгызга бахила кияргә кирәк булыр, туташ! 

«Бу сөйкемле кызга да 8 нче палата кирәк икән! Авыручы ханымның кеме икән ул: кызымы, туганымы?» 

– Әйдәгез, рәхим итегез, тик анда ятучы ханым бик авыр хәлдә шул, сезнең белән сөйләшә алмас. 

– Мин янында булса да утырып торыйм... Бәлки әле күзләрен дә ачар. Әнием ул минем, – диде чибәркәй. 

Палатага уздылар. «Бу сөйкемле кыз да минем тирәләрдер, укыймы, эшлиме икән, ник кич кенә килергә булган, ерактан кайтканмы?» 

Хатын йоклый иде. Марина аны тагын бер кат күздән кичергәч, кызның ялгызын гына палатада калдырып чыгып китте. Процедура бүлмәсенең тәрәзәсеннән сентябрь аеның салкынча һавасы керә. Ныграк итеп сулыйм әле, дигәндәй, Марина тәрәзә янынарак килеп басты. Карашлары каршы яктагы зур кибеткә төште. Кибет алды җиңел машианалардан гөрләп тора: берсе килә, берсе китә. Әле кайчан гына биредә мәктәп бакчасы иде... 

 13 ел элек әнисе белән менә шул бакча янында алар бер апаны бик озак көтеп торганнар иде. Хәтерли әле, хәтерли... Менә бу урында агач эскәмиядә утырганда, әнисе сөйләгән сүзләрне: 

– Кызым, сиңа бүген 15яшь! Ышанып та булмый хәтта! Чын кәләш булдың инде син минем! 

– И әнием, нинди кәләш, мин бит кияүгә җыенмый әле! 

– Ә беләсеңме, кызым, без кемне көтәбез? Сиңа бик якын кешене! Бик якын! Бик кадерле... Сиңа 15 яшең тулган көнне сине күрсәтергә аңа сүз биргән идем мин, аңлыйсыңмы, балам? Роддомнан сине алып чыккан көнне мин аңа сүз бирдем: «Мариночкага 15 яшь тулганда, нәкъ шушы көнне 12 дә хастаханә каршында очрашырбыз», – дидем... Киләчәк ул, килми булдыра алмас ул, чөнки син аның да кызы! 

«И кызык та инде бу әни, шәһәргә алып килде дә, сиңа бер сер ачам ди, үзе кемнедер көттерә, ә ул кеше һаман килми. Кем булыр икән ул?» Марина инде кыбырсый башлаганда гына, әнисе: 

– Кызым, әнә без көткән кеше! 

 Марина хастаханәгә борыла торган сукмакта көрән чәчләрен җиңелчә генә бөдрәләткән яшь ханымның менеп килүен күрде. «Бу яшь апа аның әнисенә кем була икән соң? Аның әнисе карт бит инде, пенсиягә чыгарга да күп калмаган. Килүче апа зәңгәр кыңгыраулар төшкән җиңелчә җәйге күлмәктән. Маринаның әнисе шул апага кул изи: 

– Нурия, без монда! 

Менә таныш түгел апа килеп тә җитте, әнисе белән кочаклашып, озак итеп күрештеләр. 

Кунак апа: 

– Рита, Риточка, мин инде сезне күреп өлгерә дә алмам, көтәрсез-көтәрсез дә, кайтып китәрсез дип курыккан идем, – дип тагын әнисен кочаклый. – Каяле, Мариночкабыз зур кыз булган икән, кил әле сине дә кочаклыйм бер, бәгырь кисәгем, ай, сөбханалла, миннән дә зур бит кызыбыз! – дип кочагына кыса таныш түгел апа. 

Әнисе белән көттергән апа, тагын бер кат күзгә күз карашып алалар да, әнисе сүз башлый: 

– Марина, балам... – әнисе дулкынлана. Кирәкле сүзен таба алмыйча аптырый, – бу апа, бу апа.... 

Нишләптер, әнисенең күзләре яшьләнә: 

– Сиңа гомер бирүче дә! 

Марина аптырап бер әнисенә, бер кунак апага карый. «Нишләп мин әнинең кызы түгелме әллә, мин бу апаның кызымы әллә, алайса ник мин ул апада яшәмим, берни аңламыйм». Марина аптырый. Тизрәк әнисе аңлатсын иде инде теге серне. 

– Кызым, бу апаны, бу апаны син мине яраткан кебек үк яратырга тиеш! Барыбер аңламый Марина, ничек инде бер дә таныш түгел апаны яратырга тиеш, ник?! Таныш түгел апа әнисе кебек түгел, чибәр икән, и юк ла, әллә ни чибәр дә түгел үзе, әмма сөйкемле! Күлмәге дә бигрәк килешә үзенә. Аягындагы чем кара туфлилары белән күн сумкасы да пар икән. Марина әнисе бик көткән бу кадерле апаны баштанаяк күзәтергә тотынды. Әһә, әнә сумка тоткан кулы нидер эшләгән, кул аркасында тирән җәрәхәт эзе бар. Муенына сап-сары кашлы алтын медальон таккан, әнисенеке сыман хач түгел! Әллә бу апа чуаш түгел, татаркамы икән? Әнисе дә апа белән гел татарча сөйләшә бит! Муенында ике пар миңе дә бар! Марина үзенең муенындагы пар миңнәрен капшап куйды... «Әллә, әллә соң мин, чынлап та, бу апаның кызымы? Әнә бит, миңнәре дә минеке сыман!» Таныш түгел апа күзләрен ник Маринадан алмый икән? Карале, күзләре дә Маринаныкы төсле коңгырт икән бу апаның! Әнисенең күзләре яшел төстә бит! Маринаны бабасына охшаган диләр, кем белсен?! 

Әнисе озак кына дәшми торды. Тынлыкны теге апа бозды. Кунак апа сумка кесәсеннән бер тартма алды. Яшел бәрхет тартмадан алтын хачлы нәзек кенә матур алтын чылбыр чыгарды. 

– Мариночка, бәгырь кисәгем, туган көнең белән сине! 

Каян белгән кызның туган көне икәнен бу апа? Әнисе әйткәнме? Ник әнисе бу апаның кем икәнен һаман да әйтә алмый. 

– Нурия, әллә соң кафега кереп утырабызмы? Монда аяк өстендә әллә ничек кенә... – диде Рита. 

Әнисе кунак апаны култыклап алды да, кафега киттеләр. Марина арттан бара. Таныш түгел апасы элгән чылбырны карап туя алмый. Аның әле мондый алтын әйбере юк иде. Кояшта нәзек чылбырдагы хач тагын да ялтырап, кызның күзен чагылдыра. Бу апа да әнисе кебек кечкенә генә буйлы икән! Әнисе бу апага караганда бераз юанрак кына... Һаман елмаеп торучы бу апа, Нурия дидеме әле әнисе, әйе Нурия апасы, Марина шикелле, елмайганда, гел уң як колагын тотып ала икән! Әллә соң Нурия апасы аның әнисеме? Марина Нурия апасының муенындагы һаман шул пар миңне күзәтә. 

Менә кафега килеп тә җиттеләр. Шәһәргә килгән саен, бу кафега алып керә әнисе кызны. Анда алар яратып утыра торган урын да бар – өченче өстәл. Гел шул өстәл артына утырып, тәмләп чәй эчәләр, әнисе туңдырма алып бирә кызга. Өстәл буш булмаганда, көтеп торганнарын да хәтерли Марина. 

Нурия апасы Маринага каршы якка, әнисе янәшәсенә утырды. Чәй белән бергә өчпочмак, торт, конфетлар алдылар. Кайчан ача инде әнисе серне, нинди сер булгандыр ул, һич әйтә алмый әнисе. 

– Кызым, бүген синең туган көнең! Син зур инде хәзер... Нәкъ 15 ел элек бу көнне мин өйдә печән әйләндерә идем. Әтиең бер машина печәнне бушатты да, паркка китте, – дип ерактан башлады сүзен әнисе. «Нәрсәгә монда печән, әти, парк?» – дип аптырады кыз. – Менә шул... Печәннең кайбер урыннары кибеп бетмәгән, әтиең кайтканны көтәсе килми... Капка төбенә печәнне туздырып бетерәм генә дигәндә, эчем бик каты борып куйды. Синең дөньяга туасы сәгатең җиткәндер дип уйлап, өйгә кереп, төенчек әзерли башладым. Калганы хәтердә төш кебек кенә... Әтиең өйгә кайтканда, мин инде су эчендә булганмын. Мине машина табып, шәһәр роддомына китергәннәр. Сине бик озак таба алмый газапланганмын. Карт идем бит инде бәби табарга, 40та идем. Кем инде 40та бала таба?! Ә мин 13 ел көттем ул көнне. 13 ел! Үземнең бик тә әни буласым килде. Сине инде үлгәндер бу бала дип, мине операция өстәленә кертеп салгач та, син тугансың. Нәкъ 5кг! Мин сине ничек тапканымны да хәтерләмим, үзем дә үлем белән 3 көн көрәшкәнмен. Бик күп кан югалтканмын, әтиең кан бирер өчен авылдан көн дә кешеләр ташыган. Хәзер ул көннәр бер төш кебек кенә! Аерым палатага салганнар. Әтиеңә сине күрсәтеп: «Кызыгызның весы шәп, тамагы ач, ә хатыныгызга күкрәк сөте йә төшәр, йә төшмәс, бик икеле, инде нишләтик?» – дигәннәр. Коридорда бу сүзләрне Нурия апаң ишетеп торган, чөнки без аның белән бервакытта бала тудырганбыз. Бер минутта, акушерка кайсыбызга ярдәм итәргә дә белмәгәч, Нурия анда да: «Ританы карагыз, мин үзем дә табармын, икенче балам бит инде!» – дип, акушеркага мине таптыруын үтенгән. 

Әнисе сөйли дә сөйли. Марина ашауны онытты, әйтерсең, үзе турындагы гаҗәп бу хикәятне беренче тапкыр ишетә! Менә кем, менә нинди икән Нурия апасы. Аның бу апага ихтирамы, кызыксынуы артканнан арта барды. 

– Нурия апаң синең өзелеп елавыңа түзә алмаган, ашыйсың бик килгәндер инде, минем палатага кереп, сине имезергә гинекологтан рөхсәт сораган. «Сөтем җитә, минем кызым кечерәк бит, аз да ашый, кайчан еласа да, кереп имезә алам», – дигән. Ирина Федоровна аңа минем палатага керергә рөхсәт биргән. Мин өч көннән соң гына күземне ачканмын, аңыма килгәндә дә Нурия апаң безнең палатада сине имезеп утыра, синең белән мыгыр-мыгыр, яратып нидер сөйләшә иде. Син авызларың чупылдатып, мышнап-мышнап рәхәтләнеп озак итеп имгәнне мин сокланып карап яттым. Син имеп туйгач та, Нурия сине күтәреп, минем яныма килде: 

– Йә, әнием тор инде, мин бит хәзер пәпи йөреп китәм дип, син булып сөйләшеп, күңелемне күтәрергә тырышты. Тагын бер атна узгач кына мин аякка баса алдым. Әтиең нихәтле җиләк-җимеш, ризык ташыса да, миңа күкрәк сөте төшмәде. Ул күрмәгәндә, бөтен ризыкларны Нурия тумбочкасына ташысам да, Нурия апаң палатадагы башка имезүче хатыннарга өләшеп бетерә, үзе бик азын гына авыз иткәли иде. Бала имезер вакыт җиткәндә, сине күтәреп Нурия апаңның үз кызын имезеп бетергәнен көтеп утырганда, бу кешелекле хатынга әллә ниләр әйтер кебек була идем, кызым. Сине имезергә башка беркем дә ризалашмады бит! Тагын ике көннән Нурия апаңны роддомнан чыгарырга тиешләр, ә минем һаман күкрәк сөтем юк. Ул инде, шуңа күрәме аз булса да бу сабый күкрәк сөте имеп калсын дип, соңгы көннәрдә минем палатага ешрак та керә башлады. Үзен роддомнан чыгарасы көнне истәлек итеп менә бу фотосын бирде, ә мин исән булсам, сиңа 15 яшең тулган көнне хастаханә каршында көтәрбез, дип вәгъдә бирдем. Әнисе кофтасының күкрәк кесәсеннән кечкенә генә фото чыгарды да Маринага сузды. 

Карточкадан кызга чәчләрен баш өстенә җыеп куйган, чәчәкле крепдишин күлмәкле Нурия апасы елмая иде. Марина фотоның артын әйләндереп карады. «Гөлсирин Аглиуллина, Казан, 1980ел» дип язылган. Кызның сораулы карашы Нуриягә төбәлде. 

– Мин бу, бәгырь кисәгем, паспорттагы исемем шулай минем. Фамилиям дә. Ике исемле мин. Кечкенә чакта бик авыргач: «Бу бала исемен күтәрә алмый бугай», – дип, колагыма икенче исем кычкырган мулла. «Нурия» дип. Шуннан соң гына рәтләнеп киткәнмен. Менә шулай ике исемле булып йөрим инде хәзер, эштә Гөлсирин Хәбировна, туганнар, дуслар Нурия апай дип йөртәләр. Әниеңә дә Нурия ошыйрак төшә бугай, – диде. 

Марина тәмләп чәй эчкән арада әнисе белән Нурия-Гөлсирин апай рәхәтләнеп чөкердәштеләр, әллә кайчангы вакыйгаларны тагын бер кат исләренә төшереп көлделәр дә, моңайдылар да. 

– Мариночка, син, кызым, Нурия апаеңа да Әни дип эндәшә аласың, күкрәк сөтен имезеп, сине дә исән алып калган бердәнбер кешебез ул безнең! Кем белә, бәлки ул көннәрдә тормышыбызда Нурия апаң очрамаган булса... Әнисенең күзләре тагын дымлана... Маринаның тамак төбенә төер утыра.Ул бер әнисенә, бер каршыда аңа яратып та, сокланып та карап утырган Нурия апасына карый, аны кочаклап аласы, рәхмәт әйтеп, битләреннән үбәсе килә, тик ояла гына... Әле генә танышкан апаның муенына сарыл инде! 

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/isem-anasy2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын кайдан табыйм

    Хәзер укыйлар