Логотип
Проза

Иншардагы мәхшәрләр

Хикәя

Хикәя

Йорт саен диярлек ике-өч пенсионер яшәгән Иншар авылының тузанлы юлы буйлап атлаучы ак күлмәкле, дипломатлы бу көяз, чибәр егетне берәү дә танымады. Капка төпләрендәге шомарып беткән эскәмиядә кызык көтеп, яңалыкка сусап утыручы карт-коры, кулларын маңгайларына куеп, үрелә-сузыла карый-карый, таныш түгел кешене озатып калды. Олыгайган саен, «мин генә беләм, мин генә хаклы!» дигән фикерне башларына ныграк сеңдерә барган карчыкларның һәркайсы үз уйларын тизрәк әйтеп калырга ашыкты:
– Нәчәнник-мазар дисәң, үз аягында, артын машина утыргычына салмаган.
– Каян нәчәнник булсын ди?! Күрмисеңмени, калхуз сыеры кебек арык, үтәли күренә.
– Сүләмә инде, Фатыйма, нәчәнникләрнең галстуклары борыннарына тиеп йөри бит.
– Ашыкма, тияр әле, тияр! Яшь бит, бәлеш белән аз сыйлаганнардыр. Бер-ике елдан танымассың да абзаңны.
– Сумкасы да бик кәттә моның, телевизордагы министрларныкы кебек.
– Прастуй кеше түгел инде, культурный. Пыравлинегә керә, мөгаен.
Әмма егет, идарәгә таба борылмыйча, түбән очка төшеп китте. Аны күреп калучыларның күңелен «Кем бу? Кайдан? Ни эшләп йөри?» дигән уй-сораулар кытыклап калды.
Шулай да бәхетле кешеләр бар икән. Фермадан төшке ашка кайтып килүче өч хатынга егет авызыннан берничә сүз ишетергә насыйп булды.
– Исәнмесез, апалар! – диде ул. – Зариф Идиятуллинның йортын күрсәтә алмассызмы?
Үтенечнең нәкъ менә үзләренә атап әйтелүенә ифрат куанышкан хатыннар бер-берсен бүлә-бүлә аңлатырга керештеләр. Зариф Идиятуллинның зәңгәр капкалы, әле быел гына төзелеп беткән өр-яңа верандалы йортта торуы, өй каршындагы бакчаларында җәй буе бер файдасызга мамык очырып утыручы ике тупыл үсүе, койма буенда былтыр ук кайтарылган каен агачлары таралып ятуы, аларны кисеп ярырга көне-төне колхоз кырыннан кайтып кермәгән Зарифның вакыты булмавы, ә Чаллыдагы бердәнбер малаеның сукыр эчәгенә операция ясатып, булышырга кайта алмавы мәгълүм булды. Әгәр егет тагын да шулай авыз ачып тыңлап торса, әле тагын бик күп нәрсәләр белә алыр иде. Хәлнең кискенләшүен вакытында аңлап алып, ул тагын бер сорау бирергә чак-чак өлгереп калды:
– Зариф абый өйдә булырмы икән?
– Өйдә ул, өйдә. Әнә бит тракторы тырылдап утыра. Ашарга кайткандыр. Анысы өйдә булыр ла аның...
Шуннан соң сорау бирүчегә түбәндәгеләр мәгълүм булды: Зариф аганың хатыны Сөммия йөрәк чирле булып, инде ун еллар беркайда да эшләми икән. Шулай да аена бер тапкыр Чаллыны, атнасына ике-өч тапкыр район үзәген, көненә биш-алты кат авылны урап чыга икән үзе. Менә аны инде өйдә тоту үзе бер могҗиза, хәтта малае армиядән кайтып төшкәч тә ярты көн эзләгәннәр. Зарифтан: «Нишләп хатының йорт саен йөри?» – дип сорагач, тегесе, исе дә китмичә: «Алдашмагыз, йорт саен йөрсә, безгә дә кереп чыгар иде», – дип әйтеп әйткән, ди, имеш...
Хатыннарның агудан исереп безелдәгән кара чебеннекедәй яңгыравык, нечкә тавышларыннан башы тәмам тубал булган егет, болардан тизрәк котылып, хушлашырга ашыкты:
– Рәхмәт, апалар, рәхмәт, – дия-дия, үз юлын дәвам итте.
Тегеләр исә тиз генә тынычлана алмадылар. Хатыннарның берсе, култык астына кыстырган олы капчыгын җиргә бастырып куйды да:
– Әй, аңгыралар! Кем икәнен сорый да алмадык! – дип уфтанды.
– Юкка эчең пошмасын, – диде икенчесе. – Әле белмичә калган нәрсәбез юк. Төшкә булмаса, кичкә белербез, иншалла. Әнә минем кайнана комган күтәреп чыккан арада да итәгенә дөнья хәбәр ияртеп керә.
– Их... Безнең авылда... түбән очта төчкерсәң, югары очта ишетелә... – дип уфтанды өченчесе, арада иң яше, иң чибәре. Күрәсең, уфтанырлык сәбәпләр булгандыр.
Ят кешенең кемнәр белән сөйләшүеннән яхшы хәбәрдар булган карчыклар, Би-би-си, Эй-би-си һәм дә тагы әллә нинди бибиләр, сисиләр корреспондентлары кебек, тиз арада боларны уратып та алдылар: «Кем бу? Нәрсә диде? Кемнәргә килгән? Каян килгән? Нигә килгән?» Көтмәгәндә-уйламаганда көн геройларына әйләнеп куйган һәм дә ки беркайчан да «белмим» сүзен кулланмаган хатыннар, күзләрен дә йоммый, берсен-берсе уздырып алдашырга тотынмасынмы!
– Гирас Зарифын эзләп килгән. Ничә ел буе бер күрергә тилмереп яшәдем, ди. Нәкъ үзе бит, валлаһи! Атасы кебек колга буе, колакларына хәтле Гирасныкы, суйган да каплаган.
– И Алла, Сөммиясе нишләр инде хәзер?
– Сөммиягә чуртым да булмас, Зариф жәл.
Озын буе һәм ифрат аз сүзле булуы аркасында мәктәптә укыган елларында ук «Герас» кушаматына ия булган Зариф солдат хезмәтеннән зәп-зәңгәр күзле, көлтә чәчле рус кызын ияртеп кайткан, тик әти-әнисе аяк терәп каршы торгач, сөйкемле марҗасыннан аерылырга мәҗбүр булган бер мүкләк ир иде. Күршеләре бөкре Миңзифа карчык әйтүенә караганда, теге мескен бала «ни бырасай, рябунка ыжду», дип бик елаган, ди...
Хатын-кызның сөйләшеп сүзе бетмәс, алар авызыннан чыккан көлтә-көлтә сүзләрне язарга кәгазь-каләм җитмәс. Кыскасы, яңалыкка тилмергән Иншар халкына чәйнәр өчен бик һәйбәт өр-яңа хәбәр булды бу. Кичке якта авылда колактан-колакка мондыйрак хәбәр уралып йөри иде: «Сөммия бик елый икән. Кеше баласын ятим итәсемне белсәм, шул идиатлар ягына әйләнеп тә карамас идем, – ди икән...»
Әмма әчүе-кабаруы җиткән камырга чүпрә өстәүчеләр нык ялгыша иде. Сөммия бу вакытта су буе урамындагы күгәреп-каралып беткән калай түбәле, ике терәүле йортта бер ялгызы дөнья көтеп ятучы Васфикамал карчыкта тирләп-пешеп чәй эчә, һәм бу икәү, авылны ду китергән яңа хәбәрләрдән мәхрүм булып, иске гайбәтләрне яңарта-яңарта, аерткан сөттән май язып утыра иде.
Хәбәрне ялгыз карчыкка җомга хәере керткән Якты Зөләйха авызыннан ишетергә насыйп булды.
– Бәрәч! – диде ул, кулындагы төенчеген чак төшереп җибәрмичә. – Зарифның марҗадагы малае кайткан, ә син Васфикамал йортын саклап утырасың! Алып китәләр бит картыңны!
Унике чынаяк сәйлүн чәе эчкәннән соң тәмам хушланган, зиһене ачылып киткән Сөммия, «марҗа» сүзен бик тиз эләктереп алып, җылы урыныннан җәһәт кенә кузгалды да, саубуллашып та тормыйча, урамга атылды. Ә Зөләйха, бу йортка ник килүен дә онытып, төенчеген күкрәгенә кысып, Сөммиянең әле суынырга да өлгермәгән эзләренә баса-баса, түбән очка элдертте. Сигезенче дистәсен ваклаган Васфикамал карчык, колакка бераз катырак булып, Зөләйханың сүзләрен «Зариф морҗа калаен ваткан, авып китә бит йортың», дип ишеткән һәм бу мәгълүматларны кечкенә башына берничек тә сыйдыра алмыйча, шулай да теге дөньяга киткәнче барысын да белеп, үз күзләре белән күреп калу нияте белән, кәкре таягына «атланып», тегеләр артыннан иярде.
Ачу-үртәүләрдән күмер самавырыдай кайнап чыккан Сөммияне исә буш йорт каршы алды. Ни ире, ни теге малай күренмәде. Парын вакытында чыгара алмаудан гаҗиз булган бичара хатын кабат урамга атылып чыкты, шунда гына чуар күлмәкләр, чәчәкле яулыклар төркемен күреп алды. Болар – Зарифлар турысында бушлай күрсәтеләчәк «Иншарфильм» карарга җыеллган тамашачылар иде. Әлегә «кадр»да дошманын кай тарафтан эзләргә белми аптыраган Сөммия генә булып, халык кызык күрүдән мәхрүм иде. Билгесезлек начар хәбәрдән дә яман. Моны яхшы аңлаган бер миһербанлысы әйтеп куйды:
– Киттеләр алар, икесе дә... 
...Зариф өенә җәяү генә кайтты. Турыларында бер көтү хатын-кыз күреп, тәмам өнсез калды: «Әллә Сөммия үлгәнме?!»  Атылып өенә керде. Сөммиясе, башына юеш сөлге урап, яңа верандага чыгарып куелган иске диванда ята, ә аның тирәсендә юатучылар төркеме әвәрә килә иде.
Сөммия, каршысына килеп баскан иренә үтергеч караш ташлап, ачу-үпкәсен белдерергә ашыкты:
– Ник кайттың? Марҗаң янында гына каласы булган!
Берни аңламаган ир иңбашларын сикертеп куйды: «Эшләр харап, саташа башлаган мескен». Аның гөнаһсыз, юаш күзләрендә яшь тамчылары ялтырады.
– Улың тач үзең икән, Зариф, – диде яхшы хәбәрне Сөммиягә иң беренче булып җиткерү бәхетенә ирешкән Зөләйха. – Марҗа малае димәссең дә.
Шунда гына эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган Зариф гомерендә беренче мәртәбә әче итеп сүгенде:
– Телегезне корт чаккыры! Газетадан килгән корреспондент бит ул!
Чынлап та, күп тә үтмәде, район газетасында Зарифның тракторына сөялеп төшкән рәсеме белән бергә «Тынгысыз механизатор» исемле мәкалә басылып чыкты. Шуннан соң инде авылда мондыйрак сүзләр йөри башлады: «Зарифның марҗадагы малае шәһәрдә бик зур кеше икән. Гәзит хәтле гәзиттә рисподин икән...» 

 

Изображение от bedneyimages на Freepik">фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыл хэллэрен кызык итеп язгансыз. Колэ-колэ укыдым, кунеллэр кутэрелеп китте. Юкка гына авылларны гайбэтчелэр оясы дип атамыйлар инде. Безнен урамда да бар андый гайбэтче эбилэр. Ойлэреннэн дэ чыга алмыйлар, тик алардан да куп белгэн кеше юк. Авыл яналыкларын шулардан сора инде. Рэхмэт авторга!

    Хәзер укыйлар