Логотип
Проза

Гомернең ике яры

Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!

Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!

 

– Бигрәк матурлар! Кемнән?

Чәчәкләрне китергән курьер егет, аларны миңа сузды да, ашыгып китәргә дә борылды. «Анда язылган», – дигән сүзләрне дә миңа инде арты белән борылгач кына әйтте. Хатын-кызның йөзенә кунган сөенечкә ничек шулай битараф калырга мөмкин икән? Мин үзем гел бәхетне башкаларга да йога дип уйлыйм. Бөтен кешегә дә йокмый бугай. Әнә бит бер кылы да селкенмәде.

Хәер, аңа юкка бәйләнәм бугай. Сәбәп үземдәдер. Бу чәчәкләр мине берничек тә дөньяның иң бәхетле кешесе итмәве читтән яхшырак та күренәдер. Беләм бит мин кулымдагы ак розаларның кемнән икәнен, сорап тормасам да, бик яхшы беләм.

– Берәү, икәү, өчәү... Унбер!

Әйе, унбер. Санамасам да була иде. Нәкъ былтыргы кебек. Өченче елгы кебек. Аннан алдагы елгы кебек... Ә нәрсә язды икән бу юлы? «Үзебезнең урында көтәм. Иртәгә көндезге сәгать бердә». Кыска-кыска шушы ике җөмләсе дә үзгәрмәдеме икән? Юктыр... Ялгышмадым дисәм, быел: «Бик көтәм!» – дип тә өстәгән. Елмаеп куйдым. Сабырлыгы бетеп барган кеше әйткәнгә охшаган монысы. «Мин сине көтүдән беркайчан туктамаячакмын! Моңа өметләнмә!» – дигән иде бит берәүләр! Көтүнең нәрсә икәнен белми иде шул әле ул чакта Рәис...

Кабинетымның ишеген инде бикләп чыккан идем – кире кереп йөрисе килмәде. Розалар – искиткеч нәзберек гөлләр, ишек-тәрәзәсе ябык бүлмәдә дүшәмбегә кадәр алар, һичшиксез, сулачак. Башка елларда гел эшемдә калдыра идем, быел менә минем белән өйгә кайтсыннар әле...

...Дус кызларына адым саен: «Миңа кара чәчлеләр генә ошый», – дип сөйләп торып, үзе көннәрдән бер көнне сары чәчле егеткә гашыйк булып куйган кеше тагын бармы икән? Сизми дә калдым шул... Яңа ел алды иде. Башлангыч классларның Яңа ел бәйрәменә мине Кар кызы итеп билгеләделәр. «Булдыра алмыйм, гомер кеше алдында җырлаганым, биегәнем юк, миннән нинди Кар кызы чыксын?!» – дип карадым, ишетергә дә теләмәделәр. «Сүзләре күп түгел, ятларга өлгерәсең. Кечкенәләрне җитәкләп, чыршы тирәсеннән генә әйләнә алырсың әле», – дип авызымны да ачырмадылар. Соңыннан гына белдем: «Лилияне Кар кызы итеп куйсагыз гына, Кыш бабай булырга ризалашам», – дип Рәис әйткән икән. Кар кызына караганда, Кыш бабайны табу авыррак шул...

Искә дә төшерәсем килми ул чыршы бәйрәмен. Берничә куплет шигырь белән генә бала-чагага тамаша ясап буламыни?! Аларны түгәрәккә җыеп, чыршы тирәсеннән җырлый-җырлый әйләндерү өчен дә талант кирәк икән шул. Ә миндә ул юк! Ярый әле укытучылар үзләре булышты. Югыйсә Кыш бабайның барлыгына әле чынлап торып ышанган бәләкәчләрне ташлап, залдан чыгып китәр дәрәҗәгә җиткән идем. Бәйрәмнәренең ямен җибәрдем, дип, соңыннан еладым да еладым. Күз яшемне тыеп кына булмый. Кыш бабай костюмын салырга өлгергән Рәис бер минутка да янымнан кит-мәде. Нәрсәгә елаганымны аңламаса да, ул барыбер үзен гаепле саный иде бугай...

Мәктәптән ул көнне без бергә чыктык. Рәис бертуктамый сөйләде дә сөйләде. Минем кәефемне күтәрергә тырышкандыр инде. Капка төбенә кайтып җиткәнче инде елмая гына түгел, көлә үк башлаган идем. Безгә бер йорт кала, яныбыздан аның ике классташ кызы узып китте.

– Менә тотылдың! Иртәгә бөтенесенә дә, Рәис Лилияне озатты, дип сөйләячәкләр инде, – дим көлеп.

Ул шундый җитдиләнде.

– Сөйләсеннәр! Ә мин сөйләүләрен телим! Мин бит, чынлап та, сине озатып кайттым. Шулай түгелмени?

Янәшә атлап барган җирдән ул каршыма чыгып басты һәм җавап көтеп миңа карады.

– Белмим... Озаттың бугай...

Гомергә истә калды ул көн: мин беренче һәм соңгы тапкыр Кар кызы булдым һәм... аны очраттым. Гомерлек мәхәббәтемне... Беренче мәхәббәтләрен гомерлек дип уйламаган кешене белмим әле мин.

Мәктәптә күзләр гел бер-беребезне эзләсә дә, тәнәфес-ләрдә туктап сөйләшеп тормыйбыз. Кая ул?! Минем әни укытучы – аның күзенә чалынсак, шимбә көнне дә урамга чыгармаячак. Бик кырыс ул безнең. «Институт тәмамлап, диплом алмыйча кияүгә чыгу турында уйламагыз да», – дип, сеңлем белән икебезгә тукып кына тора. Мине ул V курста укыганда тапкан. Бик елак булганмын. «Йокы, ял күрмәдем... Имтиханнарны ничек тапшырганны, дипломны ничек яклаганны үзем генә беләм. Акыллы кеше башта укып бетерә, аннары гына кияүгә чыга, бала таба», – ди ул. «Әни, безгә ул хакта уйларга иртә бит әле», – диюебезне ишетми дә.

Рәиснең дә вакыты тыгыз: чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә. Хыяллары зурдан – укырга Ленинградка ук китәргә җыена. «Космосны өйрәнәчәкмен», – ди. Икебез генә калган саен: «Анда бит югары уку йортлары күп. Сайла берәрсен. Бер шәһәрдә укырбыз», – ди. «Сине шулай озак күрмичә түзә алмаячакмын бит», – дип тә өсти. Аннан аерылу турында үзем уйларга да куркам.

– Әйдә, бер-беребезгә хат яза башлыйбыз! – диде ул миңа бер шимбә кичендә клубтан кайтканда.

– Һәм аны почта аша җибәрәбезме?

– Юк, мәктәптә бирешәбез!

– Кайдан уйлап таптың инде моны? – дим көлеп.

– Сиңа сөйлисе сүзләрем шундый күп була минем. Күрешкәч кенә барысын да сөйләп бетерә алмыйм. Искә төшкән саен язып барачакмын. Син дә шулай ит...

Хатлар безнең зур серебез иде. Мин алар хакында хәтта иң якын дус кызыма да белгертмәдем. Җай табып, кулыма Рәис тоттырып киткән хатны мәктәптә укып булмый: күңелеңне җылытып ничә дәрес буе ул сумкаңда йөри. Тизрәк өйгә кайтуны, ялгызың гына калуны көтәсең... Хатларында ул миңа бөтенләй яңа яклары белән ачылды. Мин дә аңа шулай бугай.

Чыгарылыш кичәсенең икенче көнендә үк Рәис Ленинградка китеп барды.

Бәйрәмнең яртысыннан качып, яныма килде. Таңны да классташлары белән түгел, минем белән каршылады.

Ул кичне күз яшьләремне берничек тә тыя алмадым.

Син бер дә борчылма, – дип юатты ул мине. – Без бит аерылмыйбыз, уйларда гел бергә булачакбыз... Сагынган саен, утыр да миңа хат яз. Адресымны белү белән хәбәр итәрмен, барысын бергә салырсың...

Аннан беренче хат килгәнче узган бер ай кадәр озын айның аңа кадәр дә булганы булмады, аннан соң да...

Мин бер караганда: «Керәлмичә кире борылып кайтса ярар иде», – дип телим. Аннан Рәиснең моны ничек авыр кичерәчәген күз алдыма китерәм дә: «Имтиханнарын уңышлы тапшырсын иде!» – дип теләргә керешәм. Керсен иде шул институтка – ул бит аның иң зур хыялы! Ә мин... мин сагынуга түзәрмен!

Түзәрмен дидем дә... Сагынуның шундый авыр икәнен күз алдыма да китермәгәнмен икән. Күземне ачуга иң беренче итеп аны уйлыйм. Йокыга киткәндә дә уемда ул була. Тавышын сагынам, көлүләрен, елмаеп миңа карап торуын, кочагына бөтереп алуын, чәчемә кагылуын...

Аз гына вакытым булдымы, аңа хат язарга утырам. Кайсын бер утыруда язып куям, кайсысын, бүленеп-бүленеп, өчәр көн язам. Минем аңа бөтен нәрсәне дә сөйлисем килә! Кечкенә генә яңалыктан да зур вакыйга ясыйм. Язарга яратам икән мин...

Аның беренче хаты килгән көнне үк, инде ябыштырып ук куйган конвертларыма адресны гына яздым да, барысын берьюлы почта әрҗәсенә салып кайттым.

Кышкы каникулга кайтканчы, хат саен аларны алгач ничек сөенүе турында язды ул миңа. Хат саен бер тапкыр булса да шуны искә төшерде. Хәер, каникулга кайткач та, исәнләшүгә, тагын шул хатларга күчте.

– Син ул хатлар белән мине ничек шатландырганыңны, бәхетле иткәнеңне үзең дә белмисең! Безнекеләр әле һаман да сөйли аны... Күз алдыңа китерәсеңме, ул көнне хатлар шактый килгән иде. Берәм-берәм тарата башладылар. Бөтенесенә диярлек килгән. Минем генә исемне атамадылар. Шундый кәефем төште инде... Сине үлеп сагынган идем... «Бүген дә хаты килмәде», – дип уйлыйм. Старостаның кулында бер кочак конверт калганына игътибар да итмим. «Бетте, башка юк», – диде бит. «Ничек бетсен, ә болары хат түгелмени? Алары кемгә?» – дип сорады кайсыдыр. «Болары... Болары барысы да Рәискә! – диде ул. – Бөтенесе дә бер кул белән язылган. Кызлар кулына охшаган... Бигрәк ярата бугай!» Хатларны берәм-берәм миңа бирә башлады. Ул бирә, башкалар санап тора: «Бер! Ике! Өч!.. Унбер!!!» Синең турында бөтен группадашларым белә хәзер! Ярату менә ничек була, диләр. Фотосын күрсәт дип аптыратып бетерделәр...

Шул кайтуында: «Унбер саны – безнең талисманыбыз була, яме, – диде ул. – Безне гомер буе озатачак ул... Туебыз да айның унберенче көнендә булыр».

– Ә унбере ул айда атна уртасына туры килсә нишләрбез? – дип сүзне шаяртуга бормакчы булам. Әйтерсең, иртәгә никахлашырга җыена кайберәүләр.

– Килсен! Барыбер шул көнне ясыйбыз! – дип, үз сүзендә нык тора ул.

– Ярый соң алайса, – дип килешәм аның белән.

– Бәлки, син әле безнең кызыбызны да унбере көнне табарсың... Аннан улыбызны... Шулай туры китереп буламы икән?

Оялып, йөземне аның күкрәгенә яшерәм.

Укырга мин ул теләгәнчә Ленинградка ук китә алмадым, Казанга гына кердем. Әнидән узып булмады...

Сагыну тулы еллар уза торды. Бөтен нәрсәгә дә ияләшеп була, юк, сагынуга күнеп булмый икән. Каникулга ул кайтыр көннәр җиткәндә сагыну бигрәк тә көчәя – сулап булмый башлый. Минем үземә шулай тоела иде. Рәис кайтып мине кочаклап алгач кына сулый башлыйм кебек... Ә аннан, китәр вакыты җиткәч, ул янымда килеш үк сагынырга керешәм үзен... Әле аңа кагылып, әле җылысын тоеп булганда ук.

Өченче курста укып йөргән чагым. Яңа ел бәйрәменә кайткач, авырып киттем. Температурам төшми дә төшми. Район больницасына күренергә дип кенә барган идем, мине салып ук куйдылар.

– Үпкәңдә кара тап бар, Лилия!..

Бу хәбәрне миңа Рәиснең әнисе җиткерде. Поликлиникада педиатр булып эшләсә дә, һәр көнне кереп, хәлемне белеп чыга иде ул. Безнең Рәис белән аралашуыбызны күптән белә, мине якын да итә кебек иде.

– Сиңа бик озак дәваланырга туры киләчәк... Бүген аерым палатага күчерерләр.

Кәефе юк икәнлеге йөзенә чыккан, шуңа күрә мин аңа артык сораулар бирмәдем. Дөресрәге, берне дә бирмәдем. Үземә нинди диагноз куйганнарын әле аңларга өлгермәгән дә идем бугай.

Палатадан чыгып киткәндә генә, борылып, тагын бер яңалыгын җиткерде:

– Җомга көнне Рәис кайта... Телеграммасы килде.

Җомга көнне күземне ачуга аны көтә башладым. Төш вакыты да җитте, көн кичкә дә авышты, караңгы да төште. Ул һаман юк! Нидер булган да кайта алмаган, кайтса, түзмәс, яныма йөгереп килер иде, дим.

Шәфкать туташы градусниклар таратып чыккач кына, күрше палатада ятучы бер апа, ишекне ачып:

– Лилия, синең янга бер егет килгән анда, – диде.

Ул! Кайткан! Исән-сау!

Очтым гына!

Соңыннан күпме генә искә төшерергә теләсәм дә, хәтерли алмадым: аның кочагына барып сыендыммы, ә ул мине кочаклап алдымы, юкмы, белмим. Күрәсең, юктыр... Көчле куллары белән сагынып кочагына кысуын онытмас идем бит. Кочакласа да, димәк, каты кысмаган.

Градусник куйган килеш чабып чыкканмын икән – ул идәнгә төшеп ватылды.

Без әле бер сүз дә алышырга өлгермәгән идек. Идән юучы юан гына апа, мине ачулана-ачулана, аның ватык-ларын җыйды.

Аның: «Табибка әйтәм!» – диюенә әллә ни исем кит-мәде, мине башка борчу биләп алган иде инде: Рәискә нидер булган! Ул үзгәргән! Башта бу үзгәрешнең нидә икәнен аңламый тордым. Тышкы кыяфәте дисәм... Юк, ул гел шундый – төз буйлы, чибәр, чәчләре һәрвакыттагыча кыска итеп алынган. Күзләре... Сәбәп күзләрдә икән бит! Ул миңа туры карамый! Гел читкә карап сөйли!

Палатага кергәч, мендәремә капланып еладым.

Нәрсәгә икәнен белмәсәм дә, еладым да еладым.

Каникулы тәмамланганчы ул яныма тагын ике тапкыр гына килде. Һәм... бер тапкыр да мине үпмәде! Читтән карап торганда, без инде ят кешеләр кебек күренгәнбездер: баскан килеш кенә, 1–1,5 метр ара калдырып, сөйләшеп торабыз... Ул үзе куйган шул чикне узып, миңа якынаймады. Минем дә аны бозарга йөрәгем җитмәде...

Рәис килеп киткән саен күзләрем кызаруга игътибар иткән күрше палатадагы теге апа беркөн яныма утырды:

– Нигә елыйсың син, Лилия? – ди. – Егетең өченме?

– Аның башка кешесе бар бугай... – дим. Күзләремә шундук мөлдерәп яшь тулды.

– Юк аның беркеме дә... Сиңа куйган диагноз аркасында бу. Үпкә чире дип уйлыйлар бит. Безнең палатадагылар әнисенең бер врач белән сөйләшкәнен ишетеп калган. «Рәис бик тыңларга теләми теләвен, әмма улымны аның белән йөртмәячәкмен. Нәселдән нәселгә күчә торган чир бит», – дигән. Казанга китеп тикшеренеп кара әле син. Мондагыларның аппаратлары да дөрес күрсәтми, диләр. Юктыр мондый авырту синдә, кайдан килсен ди ул шундый япь-яшь, янып торган кызга?

Йөрәгемә әйтерсең мең энә кададылар...

Киткәч, ул миңа бер тапкыр гына хат язды. Шундый салкын иде ул...

Җавап бирмәдем.

Казан табибларына күренүемне, аларның миндә бернинди чир тапмавын, «Районныкылар булмаган нәрсәне бар дип күргән», – дип әйтүләре турында бер язарга да уйлаган идем, аннан тукталдым.

Аңардан башка хатлар килмәде.

Яратуымны онытырга, сагынуларымны ниләр беләндер басарга кирәк иде. Мин ул чакта яшәмәдем дә бугай: шулай кирәк булганга гына лекцияләргә йөрдем, имтиханнар тапшырдым, ялларда авылга кайттым. Язга, аннан җәйгә ничек барып җиткәнне дә белмәдем. Көзгә кергәнне дә. Уртак танышлар Рәиснең җәйге каникулга авылга кайтмавын әйттеләр. Яшермим, күңелем белән бик көттем аны. Әмма аның белән очраклы очрашу да тагын яңа газаплар өстәячәк иде, шуңа күрә кайтмавына, бер яктан, сөендем дә.

Якшәмбе көн иде.

Әле йокыдан да тормыйча, әнинең чәйгә чакырганын көтеп иркәләнеп ятам. Ишетелә бит – коймак пешерергә йөри ул анда. Менә исе дә чыкты... Гадәттә, авылга шимбә көн лекцияләрдән соң кайтам да, икенче көнне кичкә таба гына китәм.

Ул арада ишек ачылды – кемдер керде.

– Өйдәләрме соң? Лилия дә кайткан кебек иде, әле китмәдеме?

Тавышыннан таныдым – классташым Гөлназның әнисе Әминә апа. Бездән берничә йорт аша гына торалар.

– Уз, әйдә, уз, Әминә, – ди әни. – Лилия тормаган әле, йоклый бугай. Яшьләрнекен беләсең, бик ашыкмыйлар. Мактап йөрисең – коймак пешереп ятам. Чәй эчәрбез...

– Эчеп тормыйм, рәхмәт... Ашыгам... Кичә Рәиснең әнисен очраттым, сөйләшеп тордык. «Рәиснең туена барып кайттык. Бик матур туй булды. Кодалар Ленинградның үзеннән», – ди.

– Шулаймыни?! Әйбәт булган, бик әйбәт!..

Монысы әни тавышы.

Рәис?! Рәис ди бит... Минем Рәис турында сөйли бит Әминә апа! Лилия киткәнче дип, шушы хәбәрне әйтергә ашыгып кергән иртә таңнан...

Алар тагын нидер хакында сөйләштеләр – мин инде калганын ишетмәдем.

Тукта, бүген нинди көн әле? Әйе, якшәмбе. Кичә октябрьнең унысы иде. Бүген, димәк, унбере. Унбере?!

И-и, Рәис, өздең үзәкләремне...

...Ул мине тагын биш елдан соң эзләп тапты. Ышанасызмы-юкмы, августның унбере иде.

– Бүген ничәсе икәнен беләсеңме? – дип сорадым аннан күрешүгә.

– Беләм, – дип моңсу гына елмайды ул. – Мин моны махсус туры китермәдем, очраклы бу...

Күбрәк ул сөйләде.

– Сине күрер өчен генә кайттым бу юлы... Көн дә димим, әмма шундый еш искә төшәсең... Төшләремдә күрәм. Белсәң иде, шундый сагынган чакларым бар... Барысын ташлап, җәяү кайтып китәрдәй булам. Мин аның белән бала хакына гына яшим... Ул моны белә. Синең хакта да белә... Бүген иртән дә шалтыратты: «Лилия белән күрешергә кайтып киттең инде, очраштыгызмы әле?» – ди... Бәхетсез ата-ана янында бала бәхетле булып үсми. Аерылышуыбыз хәерлегә генә булыр... Барысы да синнән тора, Лилия! Кичерсәң, без бит бергә була алабыз... Кичер мин җүләрне...

Хатирәләрнең шушы өлешенә җиткәч, мин гел тынычсызлана башлыйм.

...Кулымдагы чәчәкләрне кысыбрак тоттым бугай – розаның энәсе кадалды. Үземнең тукталышка да җитәм икән инде – узып китмим тагын. Күршемдә утырган япь-яшь егет кем беләндер телефоннан сөйләшә.

– Әйе, әйе, шул кыз белән очрашуга барам! Исеңә төшердеңме кем икәнен? Чибәр кыз, әйеме. Шундый ягымлы ул... Акыллыга да охшаган. Күз алдыңа китерәсеңме, бүген безнең беренче свидание! Ниһаять, ризалашты... Кафега акчам, әйе, җитә... Чәчәк кенә алып булмады менә. Бу атнада ипотекага түләгән идем...

Ул җәлт кенә кулымдагы чәчәкләргә карап алды.

Матурлар шул!

– Киләсе тукталышта төшмисезме?

Телефоннан сөйләшүдән аерылмыйча гына, ул мине чыгу юлына уздырды.

Трамвай тукталышка килеп туктады, ишекләре тавышсыз гына ачыла башлады.

– Мә, энем, бу чәчәкләр сиңа!

Ишекләр, ачылган кебек үк, тавышсыз гына ябылды.

Трамвай тәрәзәсеннән миңа аптырап карап торган егеткә елмаеп кул болгыйм. Ул әле нәрсә булганын аңларга да өлгермәгән бугай.

Горький паркы түрендәге аулак эскәмия янында Рәис мине юкка көтә. Без инде күптән гомернең ике яры кебек, ә елга ярлары – очрашмый. Менә хәзер кайтып, өй ишеген ачып керәчәкмен һәм мине анда ирем, кызым каршы алачак...

Рәсем: Наталья Васильева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт бик зур??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт, гыйбрәтле хикәя, эчтәлеге бай. Матур язылган,.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик охшады, Гульнур!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гөлнур да булсын, начар да язсын! Шәп дебют!

          • аватар Без имени

            1

            0

            БИК матур эчтэлекле хикэя, ошады.

            Хәзер укыйлар