Гомеркәйләр бик кыска



(хикәя)
    Ара-тирә хәер бирешеп, хәл белешеп күрешкәләгән ике авыл карчыгы,   Галия белән Хәлилә, исәннәргә-әрвахларга дога укып, дөнья хәлләре турында  бераз сөйләшкәннән соң,   үзләре өчен иң авыр саналган темага күчәләр.  Сүз киленнәрдән башлана.  Ике баласын ятим калдырып, улы  бик иртә  үлгәч, Хәлилә карчык килене, оныклары белән төп йортта яши.    Килене  Зәмфәрия  шапшак та түгел, ялкау булып та тумаган, балалары өчен дә өзелеп тора, ә менә бер ягы белән каенанасының үзәгенә үтә.  Шул күркәм сыйфатлары арасына ничек бу  ямьсез  ягы сыйган, билгесез! Иреннән тол калган Зәмфәрия чит ирләр белән чуалырга ярата иде.   Соңгы арада Зәмфәрия  Галия карчыкның улы Фәрит белән “гыйшык-мыйшык” уйный.  Ә Фәритнең  менә дигән хатыны Рәсимә, дүрт баласы бар! Ике карчык, Галия белән Хәлилә, очрашсалар, ояла-кызара шул хакта гәпләшәләр иде. “Кеше алдында йөземне кызартма! Гөнаһа җыйма! Йөрмә! −  дип әйтәм дә бит мин аңа, ишетми генә бииит!  – дип Хәлилә  һәр килгәндә килененә зарлана. – Минем бер җиремне саклап йөрмә. Үзем беләм!  − дип кенә кычкыра! Балалардан да ояла белми бит!” Галия карчык  аның  һәр сүзен,  чал башын селкеп, җөпләп бара. Аннары үзенең гөнаһлы улына күчә: “Сөйләмә инде, ахирәткәем! Оят юк аларда! Шулай адәм ыстырамы булып йөргән өчен Фәритне тиргәмим дип беләсеңмени?!  Колагына да элми бит!”  Киленен бик өнәп бетермәсә дә,  Галия карчык  Рәсимәгә бу яктан тел-теш  тидерми: “Нәрсә җитми дә кем кирәктер ул юлдан язган Фәриткә шундый хатыны бар чакта!” Балалары   яулаган биеклекләр өчен ана йөрәге  шашынып куана белсә, алар кылган  түбәнлек   өчен дә шул ук ана йөрәге сызланып  өзгәләнә.   Гомер-гомергә бер авылда яшәгән, бер авыл суын эчеп картайган ике карчык та балалары  кылган гөнаһа өчен оялдылар.  Хәлилә карчык тагын  вакытсыз  гомере киселгән улын  искә алып  көрсенде: “Балакаем исән булса, йөзем  кызарырлык  бу  хәлләргә  төшәсем юк иде!”  Нишләмәк кирәк, кешенең гомер озынлыгы  үзеннән тормый шул! Улының тракторы белән капланып үлүенә дә айлар түгел, еллар үтте.  Вакыт  − дәва, дисәләр дә ана йөрәгенең яраларын төзәтерлек көче-куәте бармы икән вакытның?!  Зәмфәрия  дә ире үлгәч кайгысыннан акылдан язардай булып йөргән иде.  Хәсрәтеннән тиз арынды, ирен тиз онытты алай да. Чит ирләр кочагында  рәхәтләнә.   Ике карчык, йөремчәк килен белән  азгын малайны тетеп салганнан соң,  сүзне заманага күчерәләр. Ахыр замандыр бу! Шулай булмаса, кеше бу хәтле азмас иде! Алладан курыкмау, динсезлек боза кешене! Шайтан котырта!  Алланы юк санагач, кемнән   куркасы? Менә шуңа күрә  курыкмыйча  гөнаһа кыла да инде кешеләр.  Галия карчык мең дә беренче кат ачы язмышына  зар елый.  Атасы сугыштан кайтмады бит Фәритенең! Ул  исән булып, ата тәрбиясе күрсә, улы мондый кара йөзгә дә  әйләнмәс иде...
        Авылда, нинди караңгыда булмасын, кем аты кем капкасына бәйләнгән − уч төбендәгедәй күренеп тора.  Рәсимә дә, гарьләнә-гарьләнә булса да, ничә тапкыр иренең аты бәйләнгән   чит капкага барып шакыды.  “Син мине ил алдында  хур итәсең, артымнан йөрисең!”  −  дип эчеп алган  ире кайтып сугышты.  Ил алдында  кем кемне хур итүе турында уйламадылар Фәрит белән Зәмфәрия. Фәрит азгын дәртен тыя алмады.  Ялгызлыктан җаны өшегән Зәмфәрия исә кеше учагында җылынырга тырышты. Ике бала белән  иртә тол калган  яшь хатынның  дөньяга үпкәсе зур иде,  ахры.  Кайнанасы, туганнары күпме әйтеп карасалар да, кырт кисте.  Тимәгез миңа! Кысылмагыз  минем тормышыма!   Күпсенмәгез шушы тырнак очы хәтле барлы-юклы  юанычымны! Мин болай да язмышымнан  кимсетелгән... Ана-бианайның үгетен колакларына  да элмичә,  кеше сүзен бар дип тә белмичә, оятларын югалткан Фәрит белән Зәмфәрия шактый гына чуалдылар. Әнисе, әтисе өчен балаларының йөзләре  кызарды.    Агач ботаксыз, кеше гөнаһсыз булмый – анысы хак.  Тик кемдер языгын аңламыйча кылса, кемдер аны аңлап-белеп, тәм  табып  кыла.  Зәмфәрия  ярты  йөк салам хакына  бер көнне Вәли белән, икенче көнне Гали белән чуалды.  Тол хатын лаеш шулпасын җитәрлек эчте инде  эчүен.  Ялгызың ике баланы үстереп кара! Гөнаһалы  наз исәбенә кемдер утын китереп аударды, кемдер бакчасын сөреп бирде. Шулай да бу “ярдәмнең” бәрәкәте булдымы икән?    Ә  Фәрит   яшь чагында  караш алмаслык  егет солтаны иде шул!  Дулкынлы кара чәчләре, мут күзләре, татлы теле  белән кызларның  күңелен тиз яулый иде гармунчы егет.  Рәсимәгә өйләнеп, дүрт балалары тугач та,  “егетлеген” ташламады.  Зәмфәриягә үлеп гашыйк булганнан да түгел иде уҗымга йөрүе. Күрше авылда да  назга мохтаҗ тол хатын-кызлар юк түгел. Аларга да җитә... Гомеркәйләрнең бик кыска икәнлеген, Олы Казый алдына басар алдыннан адәми затның  гөнаһа түгел, савап җыеп  өлгерергә тиешлеген  кем генә аңлый икән яшь чакта?! Ирен тыя алмагач, Рәсимә, китәм, дип тә карады. Тик  иңнәренә өелгән дүрт катлы йөге – дүрт баласы белән кая китсен дә, ярдәм сорап,  кемгә барып сыенсын?!   Балалары үсә торды, үз сукмакларыннан китә торды. Ә Рәсимә, талпынып та оча алмый калган коштай,    яшьли килен булып төшкән йортында кала бирде.  Килененең  кулына калып, каенанасы  Галия карчык озак кына чирләп ятты. Рәсимә аны  үлгәнче үз анасын карагандай карады. Хәлиләгә исә андый бәхет тәтемәде.  “Улың белән ничә ел гына яшәп калдым.  Ул миңа кайгы гына калдырды”,  −  дип Зәмфәрия авырып яткан каенанасын карамады.  
           Әз-мәз шатлыгы белән алдалап, күбрәк   моң-сагышка урап,  кыска  гомеркәйләр  үтә торды.  Ике көндәш Рәсимә  белән Зәмфәрия дә олыгайды.  Фәрит  чирләп егылгач, Зәмфәрия  хушлашырга килгән иде, Рәсимә аны кертмәде: “Йөрмә монда ачуымны китереп!  Күп йөрдең!” Зәмфәрия Фәритнең җеназасына гына килде.  Күпме кайгылар  китереп тә, оялмыйча  бусагасын атлап кергән  бу хатынга карап, утка бастырасы бик килсә дә,  Рәсимә чак түзде.  Кылган бар гөнаһасын онытып, олыгайгач мулла песиенә әйләнгән  Зәмфәрия белән ашта туры килсәләр дә, Рәсимә  җир битнең  ягына караш та ташламады.   Картая барган ике хатын да эчләреннән генә, шул көндәштән  бер генә көнгә артыграк яшәсәм икән, дип  өмет багладылар.  Үзе мәңгелеккә каласы кебек,  Зәмфәрия бигрәк тә, шул Рәсимәнең үлгәнен ишетсәм иде, дип теләде. Әйе, Зәмфәриянең теләге кабул булды – балалары кайткач, Рәсимә аларның кулында җан тәслим кылды.  Зәмфәрия Рәсимәдән дүрт  елга артыграк яшәде.  Тик яшәү дип атап буламы икән аның һәр минут сызланып, авыртынып җан асравын?! Бот төбе сөяген сындырган Зәмфәрия,     үз тизәгенә үзе буялып, тәне чиләнеп, һәр таңда Газраил килүенә  өметләнеп  дүрт  ел буена  урында ятты. Күп газаплар кичерде.   Шул хәлендә өч  ай саен  чиратлап караган ике баласының берсенә күченде. Теләгәнчә,  көндәшеннән артыграк яшәсә дә,  җиңел үлем бәхете тәтегән Рәсимәгә  кызыкты. Озын гомер  сораганда иң башта тазалык сорарга кирәк икән шул. Дөньялыкта кылган  гөнаһалары өчен тәүбә иттерәсе, чуарланган җанын агартасы  килепме,  Аллаһы Тәгалә Зәмфәрияне  бакый йортына озак   җибәрмәде.  Белер-белмәс кылган догаларын да ишетүче булмады ахры карчыкның.  Хуҗасыз  калган йортка зыян салырлар, дип балалары Зәмфәриянең өен саттылар.  Күрше авылдан берәү өйне үзенә  күчереп  салды.  Кайчандыр күпләргә кайгы китергән йортның урыны гына калды. Зәмфәриянең җеназасын да зират алдында гына кылдылар.
        Җәй җитү белән,  кош балаларыдай талпынып,  авыл уртасындагы  төп нигезгә  Рәсимәнең балалары  ераклардан кайтып җыела. Инде алар дүртәү   генә дә түгел – бала баласы, оныклары белән өч дистәгә якын җан  ата-баба  нигезен якын итә.  Тамыр тарта. Туган белән туган монда бер-берсенә киңәш итә. Кирәк булса, ярдәм кулы суза.  Мәшәкатьле шәһәр тормышыннан соң алар авылда җаннарына-тәннәренә  ял, сихәт  алалар. Бакчадагы бәрәңге барсына да җитә.    Йортта кеше яшәмәсә дә, хатыннар,  җыелышып,  һәр елны өйне  юып алалар.  Авылның карт-корысын   җыеп, ата-ана рухына корьән укыталар.  Балаларга әниләренең   җәннәт нурларына күмелгән рухы   читтән генә  сөенеп карап тора  сыман  тоела.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (7)
Cимвол калды:
  • 13 гыйнвар 2021 - 18:06
    Без имени
    Бик охшады, тормышта була шундый хэллэр
  • 13 гыйнвар 2021 - 17:57
    Без имени
    Бик охшады, азгын ирлэр, хатыннар куп инде, оятлары качкан, гаилэсе, балалары турында уйламыйлар,
  • 8 гыйнвар 2021 - 09:27
    Без имени
    Сюжет обиженных. Сразу видно воспитание одинокой бабушки
  • 22 декабрь 2020 - 18:28
    Без имени
    Хикэйэ окшаны. Кызганыска каршы азгын хатындар етэрлек шул. Ире, балалары була тороп икенсе иргэ киткэн хатыны белэм. Балаларын иренэ ташлап китте.
  • 19 декабрь 2020 - 10:15
    Без имени
    Бигрэклэрдэ дорес язма азгын кешегэ ходай каршында жавап бирэсе бар икэнен онталар шул
  • 18 декабрь 2020 - 18:35
    Без имени
    Бер рэхэтнен мен кыены.....
  • 18 декабрь 2020 - 09:35
    Без имени
    Гыйбрэт алсыннар иде,шундый хэлдэ калганнар..
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2410
    28
    242
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6227
    2
    91
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 октябрь 2021 - 17:51
    Без имени
    Сезгэ айлык ашарга, тулэугэ булышырга гына кирэк. Акчагызны снимать итмэгез. 1 ай шулай итеп карагыз. Тавыш чыгарса аерым торырга китэ без диегез. Бигерэк кайнанага ярыйм диеп узегезне онытасыз. Яшьлэр бит эле.
    Хезмәт хакын кайнанама бирергә тиешме без, юкмы?
  • 22 октябрь 2021 - 16:00
    Без имени
    Минем яшь вакытта кияугэ чкеач шундый ук хэл булды,акча кирэк булган саен кул сузып баш иеп ,узен эшлэп алган акчаны сорап уземне кимсетэ идем,э кайнана квзынын балаларына кием салым жыя иде,минем ирем тиз генэ бу хэлне узгерттэ ,без аерым башка тора башладык,э мин кайнана очен враг номер 1 булып калдым,алла бабай судья
    Хезмәт хакын кайнанама бирергә тиешме без, юкмы?
  • 22 октябрь 2021 - 11:16
    Без имени
    Талашып нервыларын, ны бетермэ.бераз узен, дэ калдыра бир акчан, ны. Бэлки сезнен, очен сезнен, килэчэк очен ж,ыядыр эниегез. Туз, кот, сабыр бул. Сынау бу. Аллаhы Тэгалэ белуче, хэерле гэ булсын.
    Хезмәт хакын кайнанама бирергә тиешме без, юкмы?
  • 22 октябрь 2021 - 07:13
    Без имени
    Әниләрнең 5нче майда бер хатынның буранда адашып үлгәне хакында сөйләгәннәрен хәтерлим.
    Язмышның салкын кары
  • 22 октябрь 2021 - 19:39
    Без имени
    Купме кешенен тормышын жимерде сугыш.
    «Яратудан туган бала түгел мин...»
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан