Логотип
Проза

 Гомер бер генә килә 8

6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.

Ахыры.

Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kilh

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomer-ber-gen-kil-2

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-3

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-4

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-5

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-6

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomer-ber-gen-kil-7
 
 Авырулар Рафига апаның язмышы турында хәбәрдар иде. Әниләренең хастаханәгә кереп ятуын белә торып, хәлен белергә дә килмәүче таш бәгырьләр палатада ятучы хатыннарның күңелендә нәфрәт тудырды. 
– Больницадан чыгуга, адресларын белеп, эзләп табам ул оятсызларны, башларына акыл кертәм, оятларыннан җир тишегенә керерлек булсын, – дип сөйләнде Бибиниса апа, Рафига апа үзе ишетмәгәндә. Ә менә хәзер, 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады. Каршы ятакта ятучы Кукмарадан килгән 30 яшьлек Рәшидә сикереп торды да Бибиниса апаның аркасын учлары белән шап-шоп кага башлады. Калган авырулар, тамаша кылырга әзерләнгән театр тамашачы хәлендә, палатага килеп кергән кунакка төбәлде. Рафига апаның олы кызы Рафиса 50–55 яшьләр тирәсендә икән, чәчен сап-сарыга буяткан, затлы киенгән, яныннан хушбуй исләре аңкып тора. Ул үз-үзен бик яратканга охшый: озын тырнакларын кып-кызылга буяган, ирененә алсу төстә иннек сөрткән. Сәүдәгәр хатыннар киенешләре, үз-үзен тотышлары белән ерактан ук «мин кем» дип кычкырып тора. Аларның карашлары да икенче төрле: кешенең күзләренә туры карап сөйләшәләр, карашлары рентген уздырган аппарат шикелле: нәрсә уйлаганыңны, нинди сүз әйтәсеңне алдан сизеп тора. Алар белән бәхәскә кермәү хәерле: син бер сүз әйтсәң, ун сүз белән җавап кайтаралар. Гаепсез булсаң да, гаепле каласың. Сәүдә эшендә көчле психологларга әйләнә алыпсатарлар. Бу һөнәр ияләре җитезлек ягыннан да, әрсезлекләре белән дә риэлторлар янәшәсендә тора. Рафига апаның кызы 18 яшеннән сәүдә өлкәсендә эшләгән. Мәскәүнең «оптовый склад»ларыннан джинсы киемнәр ташып, Казан базарында «точка» ачкан. Башта үзе саткан, финанс хәле яхшыргач, кибетче яллаган. Уңган, җитез кыз бизнеста уңышларга ирешкән: Төркия, Кытай илләренә йөри башлаган. Биш ел эчендә Казанда өч кием кибете ачкан. Бер тиенне 100 сумга әйләндерүче алыпсатарга әйләнгән ул. Акча артыннан куып, кайчандыр нечкә күңелле булып үскән Рафиса салкын канлы ханымга әверелгән. Комсызлар беркайчанда акчага туймый: әнисе фатирына да күз төшергән ул. Рафига апа онкология авыруы белән көрәшкәндә балалары арасында тавыш-гауга чыккан: hәркем фатирны үзенә генә яздырырга хыялланган. 
 Үз дәрәҗәсен белеп кенә, бик горур кыяфәттә палатага килеп кергән Рафиса ишек янында бер мизгелгә тукталып калды, бүлмәдәге авыруларны күздән кичерде. Хастаханә мохите, моңсу карашлы авырулар, дару исе хатынга бик көчле тәэсир иткән булса кирәк: аның йөзе агарынган иде. 
 Кызы палатага килеп кергәндә Рафига апа санитарларның килгәнен көтеп караватында ята иде. Ишек янында таптанып торучы кызын күргәч, могҗиза булды: хәлсезлеге каядыр эреп юкка чыкты, организмында көч барлыкка килде. Авыру яткан җиреннән яшен тизлегендә торып утыруын сизми дә калды. Рафига апа үз күзләренә ышанмады бугай: авызын ачып бер сүз әйтә алмады. Ана белән бала бер-берсенә карашып, хәрәкәтсез калгандай булдылар. Бер мизгелдә Рафисага әллә нәрсә булды: иңсәләре калтырый башлады, яшь баладай үксеп елап әнисенә ташланды. 
– Әни, исәнме, хәлең ничек синең? – диде ул, анасын кочагына алып. – Бүген операция буласын дәвалаучы врач шалтыратып әйтте. Төне буе йоклый алмадым, елап чыктым, барлык эшемне ташлап хәл белергә йөгердем. Син, әни, безгә рәнҗемә инде, гафу ит. Төнлә Мәскәүгә Сиринәгә шалтыраттым. Бик озак сөйләштек, ул да борчыла. Казанга поездга билет алачак. Чиратлашып караячакбыз сине. Безгә рәнҗемә инде, гафу ит... 
 Рафига апа кызының кулларыннан сыйпады: 
– И балакаем, ничек сезгә рәнҗим инде... Һәр туган көн саен Алладан балаларыма тәүфыйк, бәхет сорап дога кылам. Бер-берегезнең кадерен белеп, тату яшәсәгез иде. Гомер бер генә килә.... – дип пышылдады ул.
 Рафига апаны авылларына алып кайту хыялы белән янган Галия әни белән кызның бер-берсенә сыенып, пар күгәрченнәр кебек чүкердәшеп торганын дәшми генә күзәтеп торды. «Аллага шөкер, Рафига апаның догалары кабул булган. Балалары күңеленә рәхим-шәфкать иңгән бит...» – дигән уйлар узды кызның башыннан. Ул бите буйлап аккан шатлык яшьләрен халат җиңе белән сөртте дә операцион блокка юнәлде. Бер сәгатьтән Рафига апаны операциягә алып китәчәкләр. Анестезиолог, дәвалаучы табиб, хирург, Рафига апаның авыру тарихы язылган журналны тотып, икенче катка юнәлделәр. Рафига апага операцияне яңа эшкә чыккан яшь белгеч Айрат Дамирович ясаячак иде. Кыз яныннан узып баручы хирургка кызыксынучан караш ташлады: «Светлана хаклы. Бигрәк чибәр икән», – дигән уй узды шәфкать туташының башыннан. Ул үз уйларыннан оялып куйды. «Хәзер катлаулы операция булачак, ә мин егетләр турында уйлыйм, тукта, Галия, тынычлан, җитди бул», – дип әрләп куйды ул үз-үзен. Стенада эленгән көзгегә карап, кыяфәтенә күз салды. Йөрәге кызу-кызу типте. Аның бүген иң матур кызларның берсе буласы килә иде. Галия чәчләрен башлык эченә яшерде, халат төймәләрен рәтләде. Шәфкать туташы гашыйк булып куйганын сизә иде микән...

P. S. Бу хәлләрдән соң биш ел вакыт узды. Галия бүгенге көндә медицина институты студенты. Ул онкологик хастаханәдән бирелгән юллама белән медицина академиясенә укырга керде. Үз эшен яхшы белгән, тырыш шәфкать туташына бик зур өмет баглый баш табиб: «Син ил күләмендә танылган хирург булырга тиеш», – дип әйтте ул, Галияне укырга озатканда.
Галиянең дус кызы Светлана исә Андрей исемле егеткә кияүгә чыкты, бала көтәләр. Галия хастаханәдә дәваланган авыруларның хәле белән кызыксынып тора. Рафига апа операциядән соң бер ел олы кызы тәрбиясендә яшәде. Рафиса васыятьне үтәде: әнисен ислам кануннары кушканча, җеназа намазы укып җирләделәр. Мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын укыттылар. Әниләрен җирләгәндә балалары бик елаган, дип әйттеләр. Америкада яшәүче улы да кайткан. Фатирны өч балага тигез итеп бүлгәннәр. Бибиниса апаның операциясе уңышлы узды. Әле, Аллага шөкер, исән, яхшы гына яшәп ята. Мәхәббәт мәсьәләсенә килгәндә хәл болайрак: Галия – хирург Айрат Дамировичның кәләше. Егете аңа Яңа ел алдыннан кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Галия шатланып риза булды. Гомер бер генә килә, кеше бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа!
 
 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик охшады , Рахмят

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ахыры яхшы беткэн эсэрлэр кунелдэ рэхэтлек тудыра, рэхмэт яусын, Фагилэ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик ошады, тормыштан алынган, рэхмэт бик зур

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик матур эсир очен зур рахмат язучыга!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик матур эчталекле, Бик Бик матур

            Хәзер укыйлар