Логотип
Проза

 Гомер бер генә килә 3

 Галия Рәшидә ападан калган догалык китабын учында кыскан килеш авырулар яткан 5 нче катка менде. Стенада урнаштырылган сәгать кичке өчне күрсәтә, коридорда тынлык хөкем сөрә. Посттагы яшь медсестра Ралия башын иеп журналга нәрсәдер язып утыра.

Дәвамы. Башы: 

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kilh

ttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomer-ber-gen-kil-2
Галия Рәшидә ападан калган догалык китабын учында кыскан килеш авырулар яткан 5 нче катка менде. Стенада урнаштырылган сәгать кичке өчне күрсәтә, коридорда тынлык хөкемсөрә. Посттагы яшь медсестра Ралия башын иеп журналга нәрсәдер язып утыра. Ул коридордан узып барган коллегасын күрмәде дә. Галиянең дә Ралия янында тукталып торасы килмәде, аның башында мең төрле күңелсез уйлар бөтерелде. 
 Рәшидә апа яткан палата процедура кабинеты янында гына. Шәфкать туташлары укол кадарга да, система куяр өчен дә иң беренчеләрдән булып 6 нчы палатага керәләр. Этажда ике кешелек, бер кешегә исәпләнгән палаталар да бар. Ләкин алар гади кешеләр өчен түгел. Монда түрәләр, акчалары күп булган эшмәкәрләр ята. Алар – икенче дөнья кешеләре. Алар башка авырулар кебек коридорда йөрмиләр, ашханәдә ашамыйлар. Аларга ризыкны да палатага китереп бирәләр. Эшлекле кешеләр үзләренең авыруларына ышанып та бетми бугай. Кыйммәтле телефоннарын кулларыннан төшермиләр, һаман да ниндидер мөһим мәсьәләләр хәл итеп яталар. Банкта яткан миллионнары, акцияләре өчен борчылалар. Их, хәлләреннән килсә, акчаларына сәламәтлекне дә сатып алырлар иде дә, 100 яшькә кадәр типтереп яшәрләр иде. Ләкин кешегә гомер бер генә килә шул. Сәламәтлекне дә сатып алып булмый. Әле бер атна элек кенә бер кешелек «вип» палатада Гали Вәлиевич исемле бик бай кеше ятып чыкты. Ул кайда гына булмаган, хәтта Германиядәге бик кыйммәтле клиникаларда да дәвалану узган. Гали Вәлиевич яткан палатага хастаханәнең баш табибы көненә икешәр тапкыр хәл белергә кереп чыга иде. Табиблар да аның янында еш булалар, хәтта психолог та консультация уздырып китте.
 Гали Вәлиевич янына еш кына модалы киенгән, бик чибәр яшь хатыны килә. Бай ирләрнең хатыннары гадәттә үзләреннән яшь була. Изольда да иреннән күпкә яшь: озын буйлы, чәчләрен ак төскә буяткан. Ул горур кыяфәттә узып барганда коридорга кыйммәтле хушбуй исе тарала: бер мизгелгә хастаханәдән сасы хлорка исе югалып торган кебек була.
 Дежурда торган шәфкать туташлары бу затлы ханымны күргәч, соклануларыннан авызларын ачкан хәлдә катып калалар. Әйтерсең лә хастаханәгә Голливуд киноактрисасы үзе килгән! Хатын-кызлар кайда гына эшләмәсеннәр, хатын-кыз булып кала: үзара чыш-пыш сөйләшә башлыйлар, гайбәт саталар. Галиянең дус кызы Светлана Изольда турында каяндыр барлык информацияне туплап та өлгергән инде. 
 Бу яшь ханым Гали Вәлиевичның өченче хатыны икән инде. Аңа бары 26 яшь кенә икән. Ир аңа матурлык конкурсында игътибар иткән. Гали Вәлиевичны бу чарага спонсор буларак чакырганнар. Изольда жюрины матурлыгы, тапкырлыгы, пластикасы белән таң калдырган. Аны бертавыштан җиңүче итеп игълан иткәннәр, башына бриллиант ташлар белән бизәлгән таҗ, арык гәүдәсенә затлы чәшке тун кидергәннәр. Таҗ белән кыз яңа тормышка «путевка» да алган. Кәттә агентство белән ике елга сузылган контракт, чил илләргә сәяхәтләр, яңа проектлар, мода журналлары белән хезмәттәшлек... Чибәркәйгә бер күрүдә гашыйк булган Гали Вәлиевич туташны үз канаты астына ала. Хатыны, өч баласы булуы да комачаулык итми аңа. Байлык белән чибәрлек янәшә тора диләр бит. Алар арасында мәхәббәт куера. Чит илгә командировкаларда Гали Вәлиевичны озын аяклы блондинка Изольда озатып йөри. Мәхәббәттән башы киткән ир сөяркәсен бүләкләргә күмә, яхшы чит ил машинасы бүләк итә, Казан уртасында иң кәттә йорттан 4 бүлмәле фатир алып бирә. Ләкин Изольда чибәр генә түгел, бик хәйләкәр дә булып чыга. Үз заводы булган акцияләр хуҗасының законлы хатыны булырга тели ул.
 Гали Вәлиевич Изольдасын югалтырга теләми: адвокатларын чакырып, аерылышу процессына документлар әзерләргә куша. Ләкин бизнесменның хатыны да гади түгел: югары белеме булган юрист. Озак вакытка сузылган милек бүлү, судлашу процессы башлана. Шул вакытта Гали Вәлиевичның сәламәтлегенә зыян килгән, диләр. Хатыны белән булган авыр сөйләшүдән соң ирнең йөрәк өянәге кузгала, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастахәнәгә озаталар. Яше 55 тән узган иргә яшь хатынны көйләргә, бизнес, хөкүмәт эшләрендә алгы сафларда барырга җиңел булмагандыр: Гали Вәлиевичта яман чир табалар. Гомер уртасында, тапкан малының рәхәтен тоеп яшәр урында, Гали Вәлиевичның вакыты, тырышлыгы дәвалануга китә. Хәтта Барнаулдан шәхси самолет белән шаман да кайтарткан, дип сөйлиләр. Ләкин язмышны алдап булмый, Гали Вәлиевичка табиблар берни вәгъдә итә алмый. Ул гомеренең санаулы гына калганын аңлый. Адвокатын чакырып васыятьнамә яздыра. Ләкин байлыгын кемгә калдырганын сер итеп сакларга куша. Акцияләр, бизнес, банк счетындагы акчалары балаларына каламы, яшь хатынгамы – беркем белми. Изольданың ире яткан палатадан истерикага бирелеп, елап чыкканын шәфкать туташлары үз күзләре белән күрде, сәбәбен дә васыятьнамә аркасында булуын аңладылар. 
 Рәшидә апа яткан палата блокта иң зурлардан санала, 6 кешегә исәпләнгән. Кайвакытта хастаханәгә ятучылар, палатаның номерын күргәч, башка урынга күчерүне сорыйлар. 6 санын өнәп бетермиләр, бугай. Янәсе, бәхетсез сан. Галия мондый хорафатларга ышанмый. 
 6 нчы палатаның ишеге ярымачык хәлдә иде. Санитар авыру яткан карават янында маташа: мендәрләргә яңа тышлык кидерә. Палатада Рәшидә апаның елаудан шешенеп беткән кызы – Гөлчәчәк тә бар. Ул әнисең шкафыннан чынаяк-кашыкларын җыеп пакетка тутыра. Бер мизгелдә агач урындык башына эленгән ак шәлне алып йөзенә китерде дә, үксеп-үксеп елап җибәрде: – «Әнием, әнием, зинһар, гафу ит безне. Сине саклап кала алмадык», – дип кабатлады ул... 
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-4)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормышчан әсәр. Рэхмэт!

    Хәзер укыйлар