Логотип
Проза

Гөл апа

– Нишләдең, бәгырем? – дип, аның беләгеннән сыйпады. Гөл апаның йөзе көл кебек агарды. «Бәгырем...» Бу сүзне мин ишетмәмешкә салыштым. Тик инде ул балык сыман кармак очына эләккән, акыл аны эшкәртеп маташа иде. Бәгырем, димәк... Җен-пәридән ышык җилкә – төн сакчысы Шакир, димәк. Бәхет телим дияр идем, теләмим, чөнки бу бәхет түгел, бу – фаҗига.

(«Фәрештәләр» әсәреннән өзек)

...Күптән, бик күптән фәрештәләр тавышын ишетәм. Беренче тапкыр тыңлаганда, акылдан яздым, ахры дип, авылга йөгергән идем. Анам ишегалдында сыер сава иде, мин, аякларымны туктата алмыйча, тыпыр-тыпыр аның янында биеп:
– Анда... анда... – дип, басудагы хикмәтле хәлләрне әйтә башлагач, ул:
– И Ходайның җәзасы, – диде һәм атама кычкырды: – Акмал, дим, Акмал! Нишләп кенә бетәрбез икән?! Бу баланың чире азган саен аза ла! Әнә, фәрештәләр дип саташа инде. Кешеләрдән хурлык, валлаһи!
Атам үз чиратында элеккеге кебек авыр көрсенмәде.
– Безгә авылдан ни-нәрсә яшерергә, Ләбибә? Исәр дигән исеме белән байтактан бирле авыз чайкыйлар, – диде.
– Әллә соң, дим, психлар брачына күрсәтикме, Акмал? Дару-фәлән язарлар иде, ичмасам.
Анам һаман сусыз гына тегермән ташын әйләндерә иде. Болар шулай бәхәсләшә торгач уртак фикергә килделәр дә мине Казанга ияртеп киттеләр. Зәңгәр коймалы бакча эчендәге бина өч катлы иде. Санамадым, җидеме, тугызмы тимер ишекләр аша үттек без. Ишекләр шап итеп артыбыздан ябылып кала. Әйтерсең төрмә, әйтерсең без тоткыннар!
Ак сакаллы карт кына табиб миңа бер генә күз ташлады да:
– Кысыр хәсрәт белән йөрмәгез! Әгәр алар (ягъни минем ишеләр) дөньяда күбрәк, ә без азрак булсак, алар безне, сез җүләрләр дип, урамда аулап, «сары йорт»ка ябарлар иде, – диде. – Тимәгез, иректә үзенчә яшәсен, – диде.
Газиз кешеләрем шушы сәяхәттән соң язмышларына күнде шикелле. Шөкер, атам белән анамның юанычка өч акыллы баласы бар иде. Кем дә түгел, миңа анам кызганыч иде. Мин бит аның бәгыреннән өзелгән җан идем! Шуңа күрә аны: «Көймә-янма, мин камил акыллы бала», – дип ышандырасым килә, ләкин аның күзләрендә өмет уты сүнгәнен күреп, үзалдымда тотлыга башлый идем. Хәер, анамны ышандыруы бик-бик авыр булыр, һәм, ни кызганыч, мин «савытым тулы» икәнлеген һич кенә дә дәлилли алмыйм, чөнки көн саен нәрсәдер уйлап табып туганнарымның кәефен кыра идем. Соңгысы – фәрештәләр – моңа мисал иде.
Анам минем кимчелегемдә үзен гаепле санап та өзгәләнә иде. Ә ул ялгыша иде. Әйе, мин карында чакта бичара явыз уй кора. Ләкин Аллаһы Тәгалә өнәмәгән ният, ничек кенә теләсәң дә, тормышка ашмый. Бөек Илаһтан башка яфрак та селкенми. Илле яшендә Ләбибә дигән хатын балага уза... Бу хакта ни кайнанасына, ни иренә белгертми, качып кына өч чакрымдагы күрше авыл табибына көмәнен алдырырга китә. Алда – урман. Моңарчы хәвеф-хәтәрсез генә йөрелгән сукмак очында күзләрен ялтыратып өч бүре утырганын күреп, анам җан-фәрманга кире Фумасына элдерә. Иртәгәсен, куркуы басылгач, ул яңадан тәвәккәлли. Тик бу юлысы да уңмый, тип-тигез урында җир убылып, юлы киселә. Өченче тапкыр анамның аягына яшен сугып, көчкә өенә кайтып егыла... Инде син кара уй-ниятеңнән тыйлык, күкләр тарафыннан сиңа өч тапкыр кисәтү ясалды! Юк, хатын бу хәлләрдән сабак алмый, авыл халкы, шул исәптән, атам да сизмәсен дип, корсагын буып бәйләп куя. Янәсе, сулышка буылып, көмәне үзалдына төшә. Мин, билгеле, агачта эленеп калган сары яфрак, әз генә җил какса да, куагымнан өзелергә әзер торам. Бер төнне алар атам белән хуҗалык печәненә бара. Әрҗәсенә төяп, кузгалабыз дигәндә генә, машина ватыла. «Вәлиҗанны йокысыннан уятып, сөйрәтергә тракторын сорыйм, – ди атам. – Син кабинада гына утыр. Бүреләр өркетмәсен».
Сәнәк белән печән ыргыта-ыргыта көч килгәндер, күрәсең, кисәк кенә бичараның эче авыртырга тотына. Басылмасмы дип ул болын янәшәсендәге арыш басуына табан үрмәли. И айның тум-тулы чагы! Баш түбәсеннән дүрт бармак югарылыгында гына ябалаклар оча... Аларның ай нурына манчылып кызарган канатлары шом тарата... Шунда җиде кат йозак белән бикләнгән сер капкасы шартлап ачыла: вакытлывакытсыз анамның тулгагы башлана, һәм җиһанга мин туам! Кычкырмыйм, бары тик өзек-өзек кенә ыңгырашам...
Атам, билгеле, алъяпкычка төрелгән нәни генә төргәкне күреп, аркан ава. Аннары шашып:
– Җен баласы бу, каян тапсаң, шунда ыргыт! – дип акыра.
Ярым сукыр Фатыйма әби мине сиртмәле бишектә тирбәткәндә бармаклары белән капшый да:
– Бәй, сабый җитлекмәгән кана! Акмалетдиннең шикләре рас: җен кавеменнәндер бу, киленнеке түгелдер, – ди.
Авылда хәбәр тиз «аяклана». Халык: «Ләбибә кырда ниндидер әкәмәткә юлыккан», – дигән сүзләрне бер авыздан икенче авызга ташый. Ни хикмәт, мин еламыйм. Әзрәк исәйгәч, исем куштырырга мулла чакырталар. Ул озак ялындыра. Имеш, кырдан табылган ниндидер җан иясенә дога укып гөнаһка батса, кыямәт көнендә тәмуг утында яндыралар ди моны. Хуп, бәби туена күрше-күлән, туган-тумача җыела. Исем сайланган: Гашурә. Йодрык хәтле генә нарасыйны урындыктагы мендәргә салалар. Шунда барысын да шаккатырган хәл була: мулла абзый колагыма исемемне пышылдап дога кылганда, мин дә учымны йөземә каратып, кунаклар белән бергә ике кулымны өскә күтәрәм...
...Бүген дә фәрештәләр арыш басуына төштеләр. Тирә-юнь тып-тын. Тулышкан башаклар гына бер-берсенә бәрелешеп зең-зең итә. Менә җил көчәер дә, алтын бөртекләр шыбыр-шыбыр җиргә коелыр төсле. Җәйме, язмы, кышмы – мин шушы урынга киләм. Кар яуса – карга бата-чума, яңгыр сибәләсә, пычракка буяла-буяла йөрим. Ник дигәндә, фәрештәләр бу уентыкка гына туктап ял ала. Ундүрт ел (туган көнемнән исәплим) мин аларны бер тапкыр да күрмәдем, нибарысы ефәк кебек йомшак, май җиле төсле ягымлы тавышларын гына тыңлый идем. Суларга да куркып. Кайчакта миндә фәрештәләргә кушылып сөйләшү теләге уяна, әмма иреннәрем, җилем сылагандай, берегеп ябыша иде. Аннан шикләндерә: әгәр тел тибрәтсәм, ачуланырлар кебек. Әр-битәрдән болай да гарык мин. Өйдә һәрберсе «ярамый» дип кисәтә. Шулай, миңа кагылганда берни ярамый. Ә мин үпкәләмим. Олылар белән бәхәсләшү файдасыз, аларның үз туксаны – туксан.
Фәрештәләрнең кыяфәтен мин хыялымда үземчә сурәтли идем. Ап-ак болытларда, керфекләренә кояш нуры сеңдергән көнбагарларда, чык тамчылары эчеп сусылланган җиләкләрдә, таҗларын ачкан чәчәкләрдә, ямь-яшел үләннәрдә аларның төсмере бардыр сыман миңа. Чишмә челтерәвендә, кошлар сайравында да шәйләнәләр кебек... Шуңа мин гаҗәеп гүзәл табигатькә биһуш булам. Аяк астындагы кырмыскаларга хәтле Аллаһы Тәгалә яраткан икәнлегенә инанган кеше бер мин генә түгелдер, мөгаен. Ләкин андыйлар берән-сәрән генә. Казандагы сакаллы табиб әйтмешли, безнең кебекләр ишәйсә, эш харап! Әмма шунысы бар: миндәйләр, ягъни дөньяны үз төсендә килеш кабул итүчеләр, ягъни ясалма кануннарга буйсынмаучылар очрашса, бер-берсен аңламаячаклар. Чөнки бездә «акыллы гавам»нан аермалы буларак, уртаклык юк, һәркайсыбыз үзгә зат. Бервакыт дуслаштыру нияте белән мине үз ишем – «сайсавыт» Зәйтүнәләргә илтте анам. Ул Галия әбинең каладагы оныгы иде. Җәй айларында авылга кайтаралар моны. Зәйтүнә тиктомалдан тамак төбен гырылдатып көлә, ә мин җитди, мин моңсу. Аның чәчендә, әтәч койрыгы кебек, аллы-гөлле тасма-каптыргычлар, өстендә ялтыравык күлмәк. Ә минем озын җиңле сарафаным киндер тукымадан, капчыкны кисеп үзем тектем. Чәчләрем дә толымнарга үреп, яулык белән капланган. Нәтиҗәсе шул: без килешмәдек, без бер-беребезне яратмадык! Ахырдан кыз миңа: «Син җүләр!» – диде, ә мин ләм-мим. Холкым шундый: нәрсә булса да ошамаса яки гайрәтемне чигерсә, сусыз гына йотам, дәшмим.
...Фәрештәләрнең тыныч, салмак тавышына изрәп йокыга талганмын икән, аска бөгелгән арыш башагы битемне чәнчеп уятты. Йә сансыз! Гөлмәрьям апа мине булышырга чакырган иде ләбаса! Ә мин көпә-көндез йокы бүсәм. Бак, кояш ничек кыздыра. Ник алай ялгыша ул, йә? Гөлмәрьям апа дим, ник үз куллары белән хата чүмәләсе өя?! Безнең Фума авылындагы мегафермага кайлардандыр Шакир исемле җитәкчене билгеләделәр. Чиста-пөхтә хуҗабикә дип, аны Гөл апага фатирга урнаштырдылар. «Төнлә шикләндерә», – дип, ялгыз йокларга курыккан хатын гел мине кунарга китерә иде. Баласытмаган, иптәш санагандыр инде. Шакирга ул өйнең алгы бүлмәсен бирде, ә без икенче якта – эре чәчәкле чаршау артында йоклый идек. Ә беркөнне Гөлмәрьям апа минем «хезмәт»тән баш тартты.
– Хәзер мине җен-пәриләр өркетми, матурым. Өеңдә генә кун инде, яме? – диде. Ә үзенең күзләре оялган төсле аска карый иде. Ул, билгеле, алдаша иде. Өркә анысы, бик өркә!
Хуҗалыгындагы вак-төяк йомышларын Гөл апа миннән эшләттерә иде. Карлыган өлгергәч беренче булышчы кем? Мин! Шулай хуҗабикә белән икәү бакчада карлыган чүплибез. Шакир кайтты. Ул искиткеч чибәр иде. Каш-керфек, калын иреннәр кат-кат сызып ясалган төсле. Камиллекнең чиге юк, имеш. Ничек кенә бар! Моннан да матуррак итеп ир-атны тудырып булмастыр ул. Тик егет салкын чибәр, аңа карагач күз өши иде. Өстәвенә, ул һавалы адәм иде.
Шакир кимсетепме, көлепме, миңа:
– Дегеткә буялган убыр мәллә син? – диде.
– Әй Шакир, син инде бигрәк тагын! Кояшта каралган безнең Гашурә. Иеме, матурым? – диде Гөл апа. Каты итеп, бастырып сөйләшкән хатынның бу юлы тавышы ясалма, нәзек иде. – Ай! – Кинәт кенә ул кулыннан савытын төшереп җибәрде.
Шунда Шакир:
– Нишләдең, бәгырем? – дип, аның беләгеннән сыйпады.
Гөл апаның йөзе көл кебек агарды. «Бәгырем...» Бу сүзне мин ишетмәмешкә салыштым. Тик инде ул балык сыман кармак очына эләккән, акыл аны эшкәртеп маташа иде. Бәгырем, димәк... Җен-пәридән ышык җилкә – төн сакчысы Шакир, димәк. Бәхет телим дияр идем, теләмим, чөнки бу бәхет түгел, бу – фаҗига. Мәхәббәтеннән исергән хатынның айныйсылары алда әле...
Шакир ашап-эчкәч фермага китте. Карлыган җыя-җыя әлсерәп куак төбенә аугач, Гөлмәрьям апа:
– Яртысы синеке, әниең кайнатма ясар, – диде.
– Үзебездә дә күп.
– Кешенеке тәмлерәк.
– Син беләсеңдер, Гөл апа.
– Җә инде, матурым, төрттермә. Һай, синең түбәң тишек шу-ул. Сиздең син, ә? Авызыңа су кап, зинһар, Гашурә!
– Йотам бит инде мин аны барыбер...
– Әй усал да инде үзең!
Гөл апаның юкка гына йөрәге тырнала, мин ни, мин мондый очракларда телсез һәм чукрак идем. Шакир белән икесенең гыйшык-мыйшыкларын җил урлап авыл урамнарына чәчмәсен менә!
Көлеп-шаярган «кәләш» көннәрдән бер көнне боекты. Күз төпләренә кара ягылып, йөзе суырылды. Иртә-кич мин аларга сугыла идем, бүген көтү куганда апам нигәдер сыерын капкадан чыгармады. Өенә кердем. Шакир төн кунмаган, ахрысы, Гөл апаның күмер самавыры гөжләми. Ул аны, чәе тәмле дип, иртән үк кияү егете өчен кайната иде. Алгы бүлмә ишегеннән башымны тыксам – шаккаттым: хуҗа хатын тезләнгән дә, идәнгә маңгаен ора-ора:
– Синең каршыңа барып басасылар бар бит, – дип тәкрарлый иде. Мине күргәч, ул, акланып: – Син, Гөл, ычкынган, ахрысы, димә берүк! Мин Аллага ялварам, – диде. – И-и, гөнаһлы инде без, матурым! Шакир белән никахсыз яшибез бит. Ничекләр Алла каршына барып басып торырмын кыямәт көннәрендә?! Никах укытыйк дисәм, чәчләре тырпая. Без – муллалар нәселе, әти белән әни, мәрхүмнәрем, бу хурлыктан каберләрендә әйләнеп ятадыр. Казандагы балаларымнан да оят!
 Ничек шөрепләрен боргалагандыр, берзаман чибәр егет Гөл апаның үгетләренә күнә. Әмма никах икесе арасында гына калырга тиеш сер дигән шарт куя. «Мулласы да минем танышым булыр», – ди.
 ...Мин авылга очам, аякларым җиргә әллә тия, әллә юк. Гөлмәрьям апа өен юган-җыйган, тәрәзә пәрдәләрен алмаштырган.
– Карале, матурым, – диде ул, минем мышнавыма игътибар да итмичә. – Кулларыңны чайка да караваттагы мендәрләрне кабарт. Бисмиллаңны укып, яме? Самат абыең үлгәннән бирле шкаф башында басылып яталар, инде мамыклары укмашкандыр.
– Ул сине яратмый, Гөл апа.
– Абау, кемне әйтәсең син?!
– Шакирыңны. Азгын бәндә ул. Сезнең яшь аермагыз да зур...
 Гөлмәрьям апа яулыгын кашларына табан шудырды. Күзләрен яшерә!
 – Әй, йөрәгемә кан саудыртмасана! Яратмый дип... Тәрәзә уеп күңеленә бактың мәллә? Син пычагым беләсеңме? Синең акыл җитәрлек эш түгел ул. Мендәрләр белән озак кайнашма, кил, бәлешкә дөге чистарт!
 Дәрте ташыган хуҗабикә йөгерә-чаба табын әзерләде.
– Быел бакчада һәммә нәрсә егылып уңды, иеме, Гашурә? Карлыган дисеңме, чиясеме... Нәкыя апаң кайткандыр, шәт?
– Юк әле.
– Бәй, нәкъ җимеш вакыты ла! Нишләп тора икән түзеп!
– Аңа дигәннәре соңрак өлгерә.
– Хи-хи, Нәкыягә аерым чәчәләрмени, исәр! Сибгате көтәдер инде, зар-интизардыр. Тегесенең калада ире, монысының авылда хатыны... Ике Сак белән Сок!
 – Бәлешеңнең төбе көйгән, – дидем мин усал гына. Туганымның гайбәтен сатарга кем соң син, Гөл?!
 – Бәй, әле мичкә дә тыкмаган бәлеш ничек көяр икән?! Алдан ук каркылдамасана, матурым.
 Каркылдаган идем инде: чынлап та бәлешнең асты каралып, табасына каткан иде.
– Кулың камырда, телең гайбәттә иде. Үзең гаеп-ле, – дидем.
 Никах мәҗлесе күңелсез узды. Мулла без танымаган ят бабай иде.
– Мәһәргә бүләккә ни бирәсең, улым? – диде ул яшь кияүгә. 
Шакир кунакчадагы әтәч кебек түрдә кукраеп утыра иде, аптырап Гөл апага карады. Нинди бүләк, янәсе. Тәҗрибәле «кәләш» эшне аңлап алды да, шкаф тартмасыннан алтын чылбыр тартып чыгарды:
 – Менә, хәзрәт абзый, менә кияүнең бүләге!
 Уф, чеп-чи ялган! Гөл апа әлеге чылбырны биш былтыр ук муенына тага иде. Искереп, каптырмасы ашалган иде бит аның!
Шакир канәгать елмайды.
Күкләрдә кабул кылынды микән бу никах – зур сорау билгесе... Ул кичне мин арыш кырына бүтән бармадым. Башым сызлады. Иртән Гөл апаларга килсәм, мин тырыша-тырыша кабарткан мендәрләр шиңмәгән, урын-җир җәелгән килеш. «Яшь бикәч» исә елый-елый кызарган күз кабакларын чәйгә чылаткан мамык белән сөртә иде. Почтасына эшкә барасы ла.
– Җизнәң төнлә янымда кунмады, матурым. Йөз пешереп тә бәлешемнең төбе каралмас иде. Хәерлегә булмаган икән.
Гөл апаның «минем акыл җитмәслек эше» тоташ ялгышлардан гыйбарәт иде. «Сез – елганың ике яры, син шуны аңла!» – дисәм, кызган ташка су гына сибәр идем. Мескенкәемнең болай да ярасыннан кан саркый иде. Күз яшьләренең әүвәлгесе-актыккысы тамса икән әле! 

Рәсем: Наталья Васильева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гол апанын дэвамы юкмы,бик ошады

    Хәзер укыйлар