Логотип
Проза

Гашыйклар көне

Гөлшат ФАТКУЛЛИНА
Ходайдан язган парым 

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, 

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта... 

Һади Такташ 

        Кереш 

Гашыйкларның гимнына әверелгән Такташ абый сүзләре белән башлап җибәрергә булдым әле хикәямне. Һәркемнең үз мәхәббәт тарихы бар, ул йөрәк түрендә саклана. Кемгәдер әлеге хис еракка, Галәм киңлегенә очарга канатлар өсти, дәрья кичәргә көч, дәрт-дәрман бирә; ә кемнәрдер ялгызлык куенында гомер кичерә, канатлары каерыла, йөрәкләрендә тирән яралар саклана... 

Мәхәббәттән йөрәкләр яраланса да, һәркем әлеге хисне зарыгып көтә.   

Мәхәббәт ул – һәркемнең шәхси эше. Мәхәббәт ул– көтмәгәндә бары тик Ходайдан язган вакыт белән үзе туа. 

 Гашыйк кеше ашаудан, йокыдан кала, күңелендә аллы-гөлле күбәләкләр оча, ул таулар күчерергә әзер... Әллә каян канатлар барлыкка килеп, һаваларда очасың, илһам тулы күңелләрдә сәйлән сыман шигъри юллар туа... 

 

Беренче бүлек 

– Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, туташлар һәм егетләр, тамашабызның көтелгән кунаклары, хәерле кич! Бүгенге кичне безнең белән үткәрүегез өчен без бик шат! «Пар аккош» кафесы җитәкчелеге исеменнән сезне якынлашып килүче «Изге Вәли» көне белән котлыйбыз! – дип, алып баручы тантаналы тавыш белән барысын да сәламләде. Күңелле кичә башланып китте. 

Кафеда бәйрәмнең иң кызган чагы. Беркем дә өйләренә китәргә ашыкмый иде. Әйтерсен лә һәркем ниндидер могҗиза көтә. 

«Пар аккош» башка кафелардан бер ягы белән дә аерылып тормый: шул ук өстәлләр, шул ук музыка, яшьләр рәхәтләнеп ял итә. Гадәти көндә монда керүчеләр дә күп түгел, күбесе шәһәрдә мондый кафе барлыгын белми дә. Кафе хуҗалары гашыйклар көне уңаеннан бик отышлы пиар уйлап тапты. Инде бер ай элек афишалар элеп чыктылар, янәсе өч көн буена күңелле программа, конкурслар, танышулар тәкъдим итәчәкләр. Әйтегез әле, кемнең үз парын табасы килми дә, кем авыр эш көненнән соң күңелле ял итәргә ашкынмый? Шуңа күрә кафеда халык бик күп бүген. Кафеның эче махсус йөрәк формасындагы шарлар белән бизәлгән, аллы-гөлле тасмалар эленгән, ут яктысы да романтик рух биреп тора. Бар да яхшы, бар да бәйрәмчә, бар да гашыйк парлар өчен. Вакыт-вакыт яшьләр дәррәү «Ура!» кычкырып,  бәйрәмгә эссе салалар. Әнә, бер өстәл артында утыручы кызлар бертавыштан: «Ура-ура-урааааа», – дип кычкырып, бокалларын күтәрделәр. Алар берсеннән-берсе чибәр, шат иде. 

Кызларның озын буйлы, кара чәчлесе иртәгә егет куенына керәсе. Туй алдыннан дус кызларын җыеп, күңел ачарга булган. Янында ут кебек янып торган бакыр чәчлесе – аның сеңлесе. Апалы-сеңелле дип  әйтмәссең дә, бер-берсенә бер дә охшамаганнар. Алсу – әтисе кебек озын буйлы, шук, күңел ачарга яратса, сеңлесе Алия әнисенә охшап кыска буйлы, җитмәсә, бите сипкелләр белән бизәлгән; ул көннәр буе  тыныч кына китап укып өйдә утырырга ярата. Алсу туй көне итеп 13 февральне – җомга көнен сайлаган. Ире буласы Дамир күпме генә каршы килсә дә, кыз үз сүзен бирмәгән. Кәләш күпме генә креатив туй үткәрергә теләсә дә, кияү егете моңа юл куймаган. Алар, барлык яшь парлар кебек үк, ак туй күлмәге киеп бәйрәм итәчәк. Дамир яхшы күңелле, әдәпле, тәртип ярата торган егет. Һәрнәрсәнең урынында ятуын тели. Хәтта Алсуларга кунакка кереп чыкканда да, өйләрендә тәртип ясарга мөмкин. Дамирның бу гадәте булачак балдызына бик ошый.  «Бер-берсенә юл куя белгәч, димәк, яраталар, – дип, эченнән генә апасы өчен куана иде Алия. – Алсу кебек «давылга» кем генә түзә алыр иде, Дамир булмаса...» 

Әнә, дус кызлары да күңел ачарга килгән. Алсуның дусты Эльмира, кияүдә булуына карамастан, кафега килергә ризалашкан. Алсу бит көн саен кияүгә чыкмый. Ире Ильяс белән инде ике ел үрнәк гаилә булып яшәсәләр дә, бәби алып кайтырга гына ашыкмыйлар әле. 

Алиянең дусты Лилия институтның өченче курсында укый. Чибәр булуына карамастан, нишләптер ялгызы. Кызлар, егетләр нишләптер гел читләтеп үтә аны. 

Алия, авыр сулап, тирә-якны күзәтте. Мондый шау-шулы бәйрәмнәрне аңлап бетерми ул. Мондый көчле музыка астында тәмәке төтененә чумып, ниндидер аңлаешсыз биюләр карап утырганчы, диванда тыныч кына китап уку яки фильм карау мең тапкыр күңеллерәк тоела аңа. Апасына бу кичәгә килергә сүз биргәч, түзеп елмаеп утырырга гына кала инде. 

– Алия! – ул кинәт сискәнеп апасына борылды, йөзенә ясалма елмаю да эләргә онытмады. 

– Нәрсә? – дип кашын җыерды Алия. «Тагын ни уйлап тапты икән инде? Тиккә генә болай хәйләкәр төлке кебек елмаерга тиеш түгел ул. Апаның чираттагы тозагына каптым, ахры...» 

– Синең чират! –  Алсу кулындагы кечкенә капчыгын сеңлесенә сузды. – Үзеңэ ошаганын тартып ал! 

– Апа, мин мәгънәсез уеныгызда катнашмыйм, – дип, башын какты Алия. 

Бу уенны Алсу аеруча яратып уйный иде. Ул алдан ук язып әзерләгән биремле кәгазьләрен янчыкка тутыра да, килгән кунаклардан кычкырып укытып, биремнәрне үтәтә. Кем дә кем үтәми, җәзасын да бик тиз уйлап таба. Алсу белән Эльмираның характерларын белгәнгә, Алия капчыктан яхшы язулар көтми дә. Уен Алсуның шәрран ярып көлүе белән тәмамланачак. 

– Алия, әйдә, сине генә көтәбез бит, – дип, мескен кыяфәт ясады Алсу, – Зинһар өчен, минем хакка? – дип ялварды. 

– Ярар, – дип авыр сулады Алия һәм капчык эченә кулын тыгып  бер кәгазьне тартып чыгарды. 

– Әйдә, укы инде! – дип кычкырды Алсу шатлыктан сикерә-сикерә. 

Алиягә инде 22 яшь, ә ул өйдә бикләнеп китап укый. Шулай утырып яшьлекнең үткәнен сизми дә калыр. Мәктәптә укыганда Алия Артур исемле егеткә гашыйк булган. Башка кызлар да аны читләтеп үтмәгән. Үзенең тыйнаклыгы аркасында ул егеткә мәхәббәт хаты язган да, сумкасына кеше күрмәгәндә генә салып куйган. Ә егет исә, икенче көнне мәктәпкә килгәч, бөтен класс алдында шул хатны кычкырып укыган, кыздан көлгән. Шул хәлләрдән соң Алия үз-үзенә бикләнеп, ошаган егетләр булса да, үз мәхәббәтен аңлатмый башлаган. 

– Кәләш күрсәткән егет белән танышырга, – дип, тыныч тавыш белән биремне укыды Алия һәм апасына үтенечле йөз белән карады: – Бәлки, кирәкмәс? 

– Кирәк, – дип пичәтләп куйды Алсу һәм тиз генә сикереп торып, Алия кире уйлаганчы кирәкле кандидатны эзләргә дә тотынды. Тимерне кызуында сугарга кирәк дип юкка гына әйтмиләр шул. «Чибәр, озын буйлы, коңгырт чәчле егетләр, сез кайда?» – дип сөйләнә-сөйләнә, тирә-якка күз йөртеп чыкты. Һәм күзе кинәт бар өстәленә төште. Алсу үз алдында елмаеп: «Эзләгән табар», – дип куанды. Анда ялгызы гына бер егет утыра иде. «Бик яхшы вариант! Коңгырт чәчле, озын буйлы, – дип, эченнән генә шатланды Алсу. – Минем Дамирым мең тапкырга яхшырак, билгеле, ә Алия өчен менә дигән вариант»,  – дип уйлады ул. Озак та үтмәде, Алсу сеңлесенә карап: 

– Алия, әәәнә теге бар өстәле янындагы егет, – дип, бармагы белән төртеп тә күрсәтте. Алия үрелеп: «Чыннан да күңелгә хуш килә, ләкин андый егетләр миңа күз салмый шул», – дип уйлап куйды. 

– Бар, бар! Ник карап каттың? Син шул егет белән та-ны-шыр-га тиеш! – дип, сеңлесен этә-төртә куып җибәрде. – Биергә чакырырга да онытма! – дип, артыннан елмаеп калды Алсу. 

– Кәгазьдә бит «танышырга» дип кенә язылган, – дип каршы килде Алия. 

– Мин – булачак кәләш, димәк, минем сүзем – закон! – дип хәйләкәр елмайды Алсу. 

Алия, керпе кебек фыр-фыр килә-килә, теләр-теләмәс кенә аска төшеп китте. Биремне үтәми калса, апасы аны гафу итмәячәк; аннары туй алдыннан бер дә ачуланышасы,  апасын борчыйсы да килми. «Алия, бу бары тик уен гына», – дип тынычландырды ул үзен. 

 Кыз бар өстәле янына килгәндә, егет,  сок эчә-эчә, тирә-якны күзәтеп утыра иде. Дөресрәге, биюче озын аяклы кызны күзәтә иде ул. «Әнә нинди озын буйлыларны күзли, минем метр ярымлы гәүдәмә күз дә салмас, сөйләшеп тә тормас», – дип борчылды Алия. Егет биюче кызга күз дә кысып алгалый, кыз җавап итеп елмая. Менә егет, өстәл яныннан акрын гына кузгалып, Алиягә таба атлый башлады. Алиянең йөрәге өзелеп төшәрдәй типте, идән дә әллә кая аска шуышкандай тоелды. 

– Га-га-фу ит-ите-гез! – дигән нечкә тавышка егет сискәнеп китте. Башын борып караганда, янында ут чәчле, зур яшел күзле кечкенә генә кызчык басып тора иде. Егет, гадәттәгечә, кызны баштанаяк карап чыкты. «Чып-чын «дюймовочка» бит бу», дип уйлап куйды. Кызчыкның карашыннан егетнең эченә кинәт җылы йөгерде, йөзендә елмаю барлыкка килде, йөзендәге һәр сипкелен үбеп чыгасы килде аның. Ике толымга үреп куелган ут янып торган җирән чәчләр, ямь-яшел күзләр, кечкенә борын, күпереп торган битләр, озын ак керфекләр – бар да, бар да үз урынында һәм кызчыкка ямь өстиләр иде. Егет аны күреп таң калды, хәтта кая барганын да онытты. 

– Гафу итегез, – дип кабатлады кызчык.  Өстәл янына килгәндә Алиянең башыннан нинди генә уйлар үтмәде: башта «Бу кафедан качарга кирәк!» – дигән уй миен бораулады, ләкин апасы алдында оят булды, ник ул шундый гади генә биремне үти алмыймыни? Аннары егетне ныклабрак күзәтергә тотынды: «Чыннан да, чибәр, апа юк-барны тәкъдим итмәс. Утырган килеш тә озын буйлы икәне күренә. Коңгырт чәче, кара күлмәге бик тә килешә үзенә. Җыйнак гәүдәле, спорт залын читләтеп узмавы күренеп тора. Нечкә иреннәреннән бер дә елмаю төшми», дип куанды Алия. Бу егет аның идеалы иде. Тирән итеп сулады да сөйләвен дәвам итте: 

– Сезнең белән танышырга мөмкинме? – дип мөлаем гына елмайды Алия. 

«Җирән әкият кызы, өнемме бу төшемме?» дип уйлады егет.  Аны  кызның туры сүзлелеге таң калдырды. «Кара әле, бу кызчыкта бернинди чытлыклану, ярарга тырышу юк. Килде дә: «Танышабызмы?» – диде...» Егет үз гомерендә беренче тапкыр кызга җавап бирә алмавы өчен үкенде. Үз гомерендә мондый үкену хисенең туганы булмады әле. Бик тә, бик тә кызга җавап бирәсе килгән иде дә, ләкин Ходай аңа тел бирмәгән. Утыз ел буена ул үзенең телсезлегенә күнеккән инде. Күнеккән генә дә түгел, телсезлек аңа тормышта бөтенләй дә комачауламый иде. Бүгенге көндә шәһәрдәге иң уңышлы бизнесменнар исемлегендә тора ул, кызлар белән дә моңа кадәр таныша, билгеле, иң якын дусты ярдәменнән башка килеп чыкмый иде инде ул танышулар. Аннары, бер-ике бокал винодан соң кызларга сүз дә кирәкми, күпчелеген калын кесә, тышкы кыяфәт кенә кызыксындыра башлый. Бер төнлек кенә кызлар иде алар. Егетнең күптән инде гаилә корып балалар үстерәсе килә, никтер моңа кадәр күңеленә хуш килердәй кешесен очратмаган  әле. Ә менә бу «җирән әкият кызы» белән ул бик теләп гомер кичерер иде. «Бер күрүдә гашыйк булдым түгелме соң?» – дип уйлады ул. 

Кыз тын да алмый егеттән җавап көтеп торды, ә ул дәшмәде, бары тик күзләренә туры карап, нидер уйлана иде. 

«Ник мин бу егет янына килдем икән соң? Бүтәннәр ник күзгә чалынмады? Хәзер ул бу җүләр кыз каян килеп чыкты соң дип уйлыйдыр инде. Һаман да минем аша теге озын аякны күзәтәдер, мөгаен. «Ник соң ул дәшми?» – дип ачуы кабарды Алиянең. Җавап алу өчен, ниһаять, башын күтәрде һәм егетнең искиткеч матур зәңгәр күзләре эченә кереп батты. Алиянең әйтергә теләгән ачу сүзләре эреп юкка чыкты. Өстәвенә, егет тә ризалыгын белдереп баш какты. 

Егет чыннан да риза иде, кабат-кабат башын какты, ләкин кыз аңлап бетермәде. Егет, тирә-якка карап, дустын эзләде, ләкин, кызганыч, ул каядыр китеп югалган. «Кирәк чакта һәрвакыт сине табып булмый...» – дип борчылды егет. 

– Мөмкин? Мин дөрес аңладыммы? – дип кабатлап сорады кызчык, җавап итеп тагын бер баш какты егет. Кызчык, шатланып, тагын да ныграк елмайды: «Минем исемем Алия», – дип, кулын сузды. Егет кызчыкның нәни кулларын учына кысты да үбеп алды, кызның бит очлары алсуланды. 

– Ә сезнең… синең исемең ничек? – дип сорады кабалана-кабалана кызчык. Ләкин Алиягә җавап бирүче булмады, егет кызның кулын кыскан килеш тораташ кебек басып тора бирде. 

«Ник сөйләми соң бу егет? Миннән шулай көләргә уйлыймы икән әллә?» – дип уйлады Алия. Һәм егеткә һөҗүм итәргә тотынды: 

– Син ник дәшмисең? Танышасың килмиме? Ник алайса баш кактың соң? Бәлки син шулай миннән көләсеңдер? Синең алда мескен кебек басып торырга миңа бик күңелле дип уйлыйсыңмы? Ихтыярымда булса, яныңа гомеремдә дә якын килмәгән булыр идем, – дип тезеп китте ул. – Сез, чибәр егетләр, барыгыз да бер калыптан, минем кебек кыска буйлы кызлардан көлеп йөрисез. Без әллә кеше түгелме? Мин бер уенның шарты буенча гына синең янга килдем. Миңа бары тик синең белән танышып, бер бию генә биисе бар, шул авырмы инде? Ул синең күп вакытыңны алмый бит инде… Синең янга килү бөтенләй минем теләгем түгел. Иртәгә кияүгә чыгасы апамның гына күңеле төшмәсен дип килдем… Ник соң һаман дәшмисең? – дип кызды Алия, күз яшьләреннән күзләре майлана башлады, аны сиздермәскә теләп, мелт-мелт күзен кысты. – Телеңне йоттыңмы әллә? – диде дә тынып калды Алия, чөнки чибәр егетнең дусты килеп бүлдерде. Дусты, җирән кызчыкны күрмичә, көлә-көлә ниндидер кызлар турында сөйли башлады. Егет тиз генә дустын туктатты да, кулы белән ниндер күрсәтә башлады. Алия, моны күреп, килеп чыккан хәлгә эченнән генә анализ ясый башлады: «Димәк, ул миңа җавап бирә алмаган… – ачуы сүнеп, Алия бөтенләй югалып калды. – Димәк, мин хаксызга ачуланганмын… ул бит бары тик миңа җавап кына бирә алмаган…» – дип, үз-үзен битәрләде ул. Үзен акларга тырышып, Алия егетнең кулыннан тотып, кабат күзләренә карады да: «Гафу ит мине!» –  дип йөгереп качарга булды, чөнки аңа бик оят иде. 

Дусты тиз генә бар өстәленә барып официант кыздан нидер сорады, ярты минут эчендә кыз бер савыт салфетка һәм маркер тотып каршысында пәйда булды. 

– Ээээх, дустым, күптән сине мондый кыяфәттә күргән юк иде инде, – дип иңсәсеннән какты. – Җирән чәчкәй йөрәгеңне яндырдымы? Ник алайса монда утырасың? Бар, артыннан йөгер, – дип, кулына салфетка белән маркер тоттырды.  Егет бер савытка, бер дустына карап торды да, җирән әкият кызы артыннан йөгерде. 

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамы кайчан була? Бик кызыклы хикэя!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дәвамын укыйсы килә иде...

      Хәзер укыйлар