Логотип
Проза

Гаделлек юлында. № 2.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5140

Лина, чынлап та, абруйсыз гына нәселдән чыккан, җебек кенә, маңкалы бер кыз иде. Ни укуы, ни төсе. Класс саен дигәндәй, икешәр ел утырып, уйнаштан бала тапты, җитмәсә. Баласын инәсенә калдырды да, Туймазыга китте. Азык-төлек кибетенә әйбер төреп торырга урнашты да, берничә елдан кешегә охшый да башлады: итек итек түгел, кәкре аяк димәссең, бүрек бүрек түгел, бүре маңгай димәссең! Атиныкы шикелле озын тешләренең утызын да күрсәтеп ырҗаеп елмаерга өйрәнгән, иләк авыз! "Минеке шикелле тешләрне шәһәрдә кинага төшерергә эзләп йөриләр, мине бер төшерделәр дә инде!” — ди. Үләрсең! Әллә чыны да шулайдыр. Әнә бит ниңди кияүгә барды - үзе милитсә, үзе мал таба, үзе кеше белән сөйләшә белә. Әле җитмәсә, эшен ташлап бизнеска күчкән бу Лина. Кытае калмый, Төркиясе, Польшасы калмый: айкап йөри. Аның акчасы безнеңчә генә санап бетерерлек түгел икән, доллар дип кенә сөйләшә, ди. Менә шулай булгач, ничек алла бабай белән бер фикердә буласың да, ничек диссидент булмыйсың? Бу елларда бәхет-бәхетсезлек, гаделлек-гаделсезлек хакында сүз тисә, шушы зур авыз Линаны мисалга китерәләр. Хәер, зур авызлы кеше бәхетле була инде ул, анысы әллә кайчан билгеле.

Кино башланып бер ун минут үтте инде, Уля апага һаман утырырга чират тими әле. Роза инәсенә булышмый. Гомумән, укыган кеше корымга-көлгә батып, иске куфайкы киеп йөрергә тиеш ел дип саный... Күзсез күп күрер дигәндәй, кино башлануга ялт итеп килеп кергән Зина апа кемнең түр башыңда утырганын, кемнең шак-шок килеп иртәнгә утын кертеп йөргәнен бик чамалап тора икән:
— Кил инде, Уля, кино бетә бит инде, утынны кызың кертер. Бу Марияны тәки  харап итәләр инде, кил әле ичмасам тизрәк!
— Марианна диген! — дип безнең әнкәй төзәтеп куйган була. Марианна турындагы кино күптән бетсә дә, аның исемен һаман онытырга теләми ул. Хәтере дә юк иңде, "Мария”ны иртән карый, кич тә карый — иртән караганын кичкә оныта...
— Мария бу, Мария, Марианна җәй көне бетте бит инде, — ди Зина апа ачуланмый гына — Зина апаның башы-хәтере шәп аның.
— И-и, Марианнакайны бүтән кеше белән бутап буламы соң аны! — дип йөгерә-атлый Уля апа да килеп утырды. Өйгә рәхәт җылы төште — авыл миченнән төшкән җылы үзенә бертөрле бит ул, кайнар мич бер теп-тере мәрхәмәт иясе шикелле, тәнне генә түгел, җанны да җылытып һәм юатып, шәфкать чәчеп утырган кебек. Кызган балчык исенә кушылып, мичкә тәгәрәткән бәрәңге исе чыкты, ипи исе...

Бәрәңге кино бетүгә генә пешеп чыкса да, ашатмыйча җибәрмәде Уля апа. Дөресен генә әйткәндә, беркемнең дә тиз генә китәсе дә килми иде. Кино бетсә дә, без әле бергә булгач, шул вакыйгалардан аерылмаган кебек. Мин үзем бу киноларны гомердә дә карамыйм, монда кайткач — карата! Щушы бергәлек, шушы җылылык нәкъ шуңдый — акылга түгел, йөрәккә генә барып җитә торган тамашалар белән ныгытылырга тиеш сыман. Татлы күз яшьләрен сөртә-сөртә, көлешеп тә куялар.
— Бу киналарның әкият икәнен аңлыйбыз да инде җүгыйсәң, бигрәк күңелгә ятышлы шул! Бигрәк гаделлек-дөреслек белән эш итәләр шул! И-и, җалчылары белән дә ничек әйбәт иттереп сүләшәләр бит алар! Без нигә шулай түгелдер инде...
Күңелләрнең туласы җирен тутырып, бушыйсы җирен бушатып, кайтып киттек. Үзебез белән Зина апаны да иярттек, озатып куярбыз. Капка төбеңдә Әпкәли абзыйны очраттык. Аяк атлаулары бик ышанычлы булмаса да, кулындагы зур сумкасы саллы гына күренде...
— Сезнең кина беттемени? — диде ул күңелле генә.
— Безнеке бетте, сезнеке дә беттеме әллә? — диде әнкәй кинаяләп.

Әпкәли абзый безнең кебек романтикага көйләнгән булмаса да, тормыш ваклыкларына күз йомар дәрәҗәгә күтәрелгән иде:
— Йе! Берсе бетсә, икенчесе була! Кодайның киналары безнең гумергә җитә!
— Җарар, җарар, сау бул, кайтып җат, — диде әнкәй.
— Әпкәлинең Әпкәлие дә буш кул җөрмәгәч, кая бара бу дөнья! — дип куйды ул капканы чыккач та. Әгәр шушында Роза булса, әйтер иде:
— Нигә аны үзенә әйтмисең, артыңда сөйлисең? — дияр иде.

Ул үзе кешенең битенә бәреп әйтергә кыенсынмый, моны намуслылык һәм гаделлек дип саный. Туры сүзлелек мактаулы сыйфат иңде югыйсә, тик нигәдер күңелсез... Минем, үз чиратымда, әнкәйгә:
— Нигә Әпкәли абзыйны алай кимсетәсең? Аңа ни булган? Бүтәннәргә яраган урлашу да ярамыймыни аңа? — диясем килде.

Әпкәли абзый үзенә күрә уникаль, кабатланмас шәхес бит ул. Беренчедән, тирә-якта бердәнбер мари, икенчедән, тирә-якта бердәнбер Әпкәли, өченчедән... Өченчедән, үзенең күпме яшәргә тиеш икәнен белүче бердәнбер кеше. Анысы болай: инәсе Әпкәли абзыйны өч тапкыр бер төсле итеп төшендә күргән: "Әпкәләй ак эшләпәсен, ак бишмәтен кигән, авызына трүпкәсен капкан, ак атын лүрт-лүрт атлатып, уҗмах капкасыннан кереп бара”, — ди. Марилар арасында еш кына чын сихерчеләр, чын күрәзәчеләр очрый диләр, ауларның берсе әйткән: "Әпкәләй туксан тугыз яшькә җитәр”, — дигән. Шушындый кешене ничек санга сукмаска кирәк! Алла үзе аны шәхси күзәтеп тора ич — алай-болай вакытсыз китеп бармасын дип...

Гомердә булмаганны, төпле пималар өстерәп, иртән иртүк Роза килеп кергәндә, без чәй дә эчмәгән идек әле. Ни йокылы — ни уяу торгангамы, аның өйалдыннан ук яңгыраган күтәренке тавышы миңа артык ямьсез ишетелде. Нәнәй әйтә торган иде: Таңнан тамак ертып кычкырсаң, фәрештәләр кача”, — дип. Чынлап та, иртән кычкырып сөйләшү колакка ятмый икән. Ләкин карлы пималарын бәргәләп, өйалдыннан өйгә килеп кергән Розаның салкыннан кызарган почык борынын, уймакланып торган көләч битен күргәч, ачуым качты — шат чагы сирәк була Розаның, димәк, бер әйбәт вакыйга бар. Мин сорау бирергә өлгерә алмадым, ул чынаякларны чыңлатып кычкырып та җибәрде:
— Илдар кайтты бит, әй! Тәекмәк табагызны бирегез әле тиз генә! Ятма әле син, ятма!
— Бөтеннәйгә кайтканмы? — диде әнкәй, шалтор-шолтыр табалар арасыннан кирәклесен эзләп. — Мә. Бер тәекмәк табасы инәңнең үзенеке бар.
— Юк шул... Бәләбәйгә бер командирларын күмәргә алып кайткан...
— Кит аннан! Үлгәнмени?!
— Үлгән дип, үтергәннәр инде, сугыш бит ул Таҗикстанда, Әфганнан бер дә ким түгел ди.
— Әй, илаһым! Менә ата-инәгә кайгы! — дип ахылдады әнкәй. — Әле кайсы көнне генә Шаранга Хабаровскидан алып кайтканнар. Бу кытайлар да зерә алама инде...
— Китегез моннан! Нинди кытай! Үзебезнекеләр үтергәние бит аны.
— Шулайдыр шул... "Кытайлармы?” дип сорагач, дәидмиләр ди бит, алай булса, иуңдук әйтерләр ие.
— На это они не имеют права. Илдарлар да кертеп куйганнар да, чыгып киткәннәр, не их дело давать объяснения. Әллә нәрсәләр сорыйлар ди инде, как будто от этого что-то меняется.
— И Розакаем, ата-инә, аптырагач, ничек булды, кемгә ни зыяны тиде, дип сорашкан буладыр инде...
— Все равно никто не ответит ни на какие вопросы. На то и армия, — диде Роза, гадәтенчә "закун капчыгы’ кыяфәтенә кереп.
— Ай алла, әллә Илдарны бүтән җибәрмисезме соң? — диде әнкәй, бөтенләй хисләнеп. Кешене жәлләп үлә инде ул...

Әллә әнкәйнең кеше уйлаганны сизү хикмәте булды — Роза: "Каян белдең син?” — дигәндәй, бәләкәй күзләрен зур ачып карап куйды. Тик шундук үзен кулга алды да, кыяфәтен үзгәртми генә:
— В армии тоже кто-то должен служить, — дип чыгып китте.

Роза чыгып киткәч кенә, әнкәй тел төбендәген ачып куйды:
— Бу Розаның чаты ачылган. Җибәрмәс ул энесен ут эченә. Таҗикстан-га эләккәнен белгәч тә, "Барам да алып кайтам! Үземне атсалар, атсыннар!” — дип котырды дигәние инәсе. Ничек барып алсын... Әле инде үз аягы белән кайтып кергәч, ничек итсә итәр, җибәрмәс. Ул дигәндә дөреслек дип тә тормас.
— Илдар кайткач, бөтенләй икенче кеше булган бу, — дидем, әнкәйнең сөйләшәсе килгәнен сизеп.
— Шулай булмый димени! Илдар моңда булса, эшсез дә тормас ие ул, Уфада эш беткәнмени! Кайтса да, шулай кул кушырып утырмыйдырые әле Илдар монда чакта. Апае киткәч, канаты каерылды аның. Карап торганы шул бит. Әпкәлигә дә сүз әйттертми әле ул, "Ул — Илдарның атасы”, — дип кенә җибәрә, беләсең бит иңде Розаны...
— Илдар үзе ничек соң?
— Илдар болай ипле ул. Розаны бик тыңлый, ди инәсе. Инәсе әйткәнне колагына    элмәсә, Розадан әйттерә.
И-и, ир баланың тыңлавы — бер өйләнгәнче иңде...

Кич белән табаны Уля апа үзе кертте. Роза Илдар белән Шаранга киткән икән. Бер дә җиңел сөякле түгел иде Роза, ничек тора салып чыгып киткәндер.
— Илҗә абзыйларга җибәрергә дип әллә кайчан әзерләп куйган күчтәнәчем торадырые, ару булды әле, — дип әллә нишләп бик нык тырышып аңлатты Уля апа. — Илдарның бер иптәш малае Шараннан үз машинасы белән килде дә, әзер машина булгач, Роза да барып кайтыйм, диде.
— Әйе, машина булып торганда, — дигән булды әнкәй, сүз куертмыйча.
Уля апа ишекне ябуга, гадәтенчә, чын сүзләрен чыгара башлады:
— Ай-Һай! Илҗәгә күчтәнәч илтергә китәр микән Роза! Җиңгәсе белән ду әләмәт килеп бозылышты бит ул.
— Аңа да өлгердемени? Аның белән ни бүлешә инде?
— Соң тегеләй итегез, болай итегез дигәндер инде, аны белмисеңмени... Илҗә хатыны бик зәһәр бит: “Син мине ир белән торырга өйрәтергә килдеңмени әле? — дигән. — Бәй, син ир күргәнмени? Син бит кыз, кыз килеш үләсең дә”, — дигән.

Бик алама телле ул, алладан да курыкмый. Роза да тик тормаган шул инде: “Кай җиреңне лизве белән кисеп Илҗә абзыйга барганыңны оныттыңмыни әле син?" — дигән! Шулай булгач, нинди күчтәнәч...
Мин көлә-көлә егылып китә яздым. Бу кадәр көлке нәрсәне чынга әйләндерәсем килмичә, өстәп куйдым:
— Соң, андый серне Роза белгәч, Илҗә абзыйга әйтмәде микәнни?
Әнкәй җип-җитди итеп җавап бирде:
— Ю-ук, әйтмәс, Роза кешене артыңда сүләми ул.
Әллә хәбәрчеләре бар инде безнең әнкәйнең... Иртән бозауны имезде дә, сыерның калган ике имиен саварга утырган җиреннән капылт туктап калды. Мине мунча алдыннан кул изәп чакырып алды. лай ук кул хәрәкәте белән генә башымны идереп, хөкүмәтнең яшерен телеграммасын укыгандай әкрен генә хәбәр итте:
— Илдарны җибәрмәү чарасын эзләп җөри Роза. Илҗә абзыйларның таныш-белеше нык, Рәшидәнең бөтен нәсел-нәсәбе урында.
Илдар аул китүдән кайтмады.

Роза бер кайтып китте. Мин аны автобус тукталышында гына күреп калдым, ул кайткан, мин китеп бара идем. Мине күргәч, тиз генә исәнләште дә, бик ашыккан кеше булып: “Уф, сиясем килә!” — дип, йөгерә-атлый югары очка менеп китте. Азактан гына исемә төшереп алдым: мөгаен, мине Илдар турында сорый башлар дип курыккан... Гомумән, аның төсенә курку чыккан иде, әллә куркусызлыкмы иунда.... Әлеге чебеш саклаган тавыкны карагыз — куркамы ул, куркытамы?
Ә Розаның хәлләре чынлап та иул тавыкныкы кебегрәк булган шул, тавыкның ичмаса чебие дә күп, киләчәге дә бар, ә моның...

Азактан ишетелгән өзек-төтек мәгълүматларга караганда, Илҗә абзыйсы белән Рәшидә җиңгәсенең аягына барып егылган Роза.
— Ярдәм итмәсәгез, ихатагызда асылынып үләм! — дигән.

Кулдан килгәнне эшләргә тырышканнардыр инде, икенче көнне үк Роза белән Илҗә абзый Уфага киткәннәр, Илдар да алар белән булгандыр. Аны Роза үзенең бүлмәсендә бикләп асраган... 
Илҗә абзый ничек юлын тапкандыр, военкоматка ук барып җиткән. Шуннан Роза авылга кайткан инде. Ут алгандай тиз китте. Бикбатыр Линалары машина белән кайтканнар да, шуларга утырып киткән.
— Әйбере авыр булгандыр, — диде әнкәй, ниндидер “хәбәр” алгач. — Бөтеннәй чарасыз гына булмаса, аларның машинасына утырмас Роза. “Спекулянтлар, жуликлар”, — дип күзләрен дә ачырмый ул аларның. Утырса, шул Илдар хакына гына утырыр, бик үзсүзле бит ул. Чокыр башында “горур, бәйсез, принципиаль” дип сөйли белмиләр, “үз сүзле, тискәре”, диләр дә, куялар. Ахырдан безгә кереп елады Уля апа:
— Ярты бозауны биреп җибәрдем, чирек бал... Акчасын әйтмим дә...

Балы инде аның Әпкәлигә тегермәннән кергән бал, — дияргә онытмады әнкәй, Уля апа чыгып китү белән... Күчтәнәч бирер кеше булгач, ярдәм итәргә алынучысы да булгандыр инде. Уля апа авыл Советыннан ниндидер кәгазьләр дә алып йөргән иде, алары эшкә ярамаган бугай. Роза аштан, йокыдан калып чапкандыр инде үзе, акылын түгел язгандыр, югыйсә, ул кадәр дуамал түгел иде бит, сәерлекләре булса да.
Ә Уля апа Илҗә абзыйларга барган иде, елап кайткан. Бөтенләй эчне ачып сала торган ахирәтләр булмасалар да, әнкәйгә кереп барысын да сөйләп бирде, йөрәгенә чыдый алмагандыр инде. Илҗә абзый бик ачулы икән. “Күпме кешене подводить иттем, дип әйтә, ди, бер сантый сүзен сүз итеп йөреп ни хәлгә калдым бит, дип әйтә, ди. Сугыш вакытында да армиядән калыр өчен шушылай кыландылар, сездә генә бала, дип әйтә, ди, бер елдан үзе дә кайтадырые бит иңде”, дип әйтә, ди.
— Имеш, Роза белән Илдар үзләре гаепле! И ходаем, үземне генә каргавың җитмәгәнмени, нигә ул Розага каныктың, эчеңдә бер кере дә юк бит аның, коры еле генә бит, атасы шулай ие бит аның...    — Кычкырып-кычкырып елады  инде Уля апа, нишләсен! Әнкәй дә елашты, тик шулай да, Уля апа чыгып киткәч, үзенекен әйтеп куйды:
— Ул итләр-баллар Рәшидәдән узып Уфаларга барып җитте микән әле, ай-һай! Илҗә “барып чыкса, чыгар, чыкмаса, шулай үтеп китәр”, дибрәк тотынгандыр ул моңа. Роза белән бәйләнгәч, уен-муен җук шул...
Бу сүзләр Илдар кайтканнан соң унбиш эннәр үткәч булды. Ә баштарак Уля апа: “Илдарга отпуска биргәннәр ахры аңа, апасы яныңда «әле ул», — дигән була иде.
Безнең әнкәй барыңда шпионнарың бер якта торсын. Әпкәли абзыйга әлеге ни исерек, ни айнык вакытта әйтеп уйган булды:
— Роза янында озаклады Илдар. Отпускасы беткәнче безгә дә кайтып үренсен инде.
— Әйе! Отпуска! — диде күп сөйләшә елмәгән Әпкәли абзый. — Җүриләр инде унда...
Әнкәйгә шуннан артыгы кирәкми дә.
— Хәерлегә булсын, илдә булган эш түгел, — диде.

Чынлап та, безнең якларда армияга бару-бармау дигән сүзнең ишетелгәне юк иде. Повестка килсә, китәләр дә баралар. Маңка гына малайлар да менә дигән җегеткә әйләнеп кайталар әле армиядән. Анысы бәхеткә карый иңде. Әнә, түбән оч Ивановларның уртанчы малае ике елда бер корал да тотып карамыйча кайткан. Мәскәү округына эләккән дә, генералларга дача салып ятканнар. Анысы да җиңел эш түгел дә соң, ут эченә керү бүтән иңде... “Ашау — кунак сые, — дип әйтә ди, — пепси-кола гына эчеп яттык”. Шулайдыр анысы. Генералның үз кесәсемени!

Илдарның өлешенә тигән көмеше икенчерәк булган шул. Бәлки, аннан да исән-сау кайтыр иде дә бит, каян бу Бәләбәе килеп чыккан. Роза апасы күңелен алгысыткан инде аның, әллә үзенең уеңда да булмагаңдыр кайткач бармый калу. “Илдарның сүләгәннәрен ишеткәч, Роза исәрләнә язды, — ди Уля апа. — Нигә ичмаса сүләде!” — ди. Әллә нишләп бөтен күңелен шул балага салган бит! Әнә, Уфадан әйберләрен алып кайтканнар, бүлмәсе тулы Илдарга алган нәрсәләр, ди. Японский магнитофонга хәтле алып куйган. Тартмасыннан да чыгармыйча Илдарны көткән... Таба алырга кергәндә дә күзләре ут яна иде бит, төелә-төелә мактанды — 6олай мактанчык түгел ул үзе Роза:
— Илдарны күрсәгез сез! Мунча чыгып, мин алып кайткан французский хушбуйларны сөртенеп җибәрде! “Мария”дагы артистларың бер якта торсын! Ничек шулкадәр чибәр булган ул безнең Илдар...
— Җарар, җегет кешенең матурлыгы акылында, — дип бүлдергән иде әнкәй. Шапырынганны яратмый ул.
— Иңде безнең Илдарны да акылсыз дисәгез! Еще года нет, он уже несколько специальностей освоил! Он же у нас ужасно способный! — дип сиптерде Роза, бернигә карамыйча. Аның күңеле кузгалган иде, ташкын кебек.

Бу ике атнаны шул ташыган күңелен туктата алмыйча уздырган инде ул. Тулай торактагы күршеләреннән сорашып белгәннәр: хәрби киемле кешеләр Илдарны алып киткәннән соң бераз торгач, Роза кайтып та кергән, Илдарны алып киткәннәрен белгәч, чишенеп тә тормыйча чыгып та чапкан. “Бер генә сүз әйтте”, — дигән күрше хатын.
— “Минем адресны шул сволочь кына беләдерие, үтерәм мин аны!” — дигән. Теге военкоматтагы адәм буладыр инде бу. Ул кешегә нишләп кенә адресын биргәндер... Тегесе сорагандыр, монысы биргәндер, “блат” белән танышкач, ышангандыр инде.
— Адәм ерткычтан яман, — диде әнкәй.
Илдарны алып калырга ярдәм итәсе бу кеше аны кулга алырга ярдәм иткән булса, әнкәй хаклы иде, билгеле. Бердәнбер малай булу сәбәпле, каядыр күчерергә булышам дигән үзе, имештер дә — монысы инде Уля апаның сүзе, дөреслеккә охшаган мәгәр.

Роза өеннән чыгып киткәч, военкоматка килгән, астан шылтыратканнар да, теге “таныш” янына керткәннәр. Араларында нинди әңгәмә булгандыр, бу очрашуга әзерләнеп килгән булган, бер чыдамы беткән мәлдә сумкасыннан үтүк чыгарган да, теге “зур кеше”нең маңгаена тондырган да... Хатын-кызның җан ачуы көчле булган, күрәсең, тегесе бер сугудан аңын югалтып егылган. Үтердем дип курыкканмы, алдан ук башында булганмы, урындыкка гына менеп баскан да... шул кабинетта ук асылынган да үлгән... Башыңда булгандыр — бавын алып килгән бит. Инәсе дә әйтә:    “Илдар армиядәге гарәсәтләрне сөйләгәч, “Таҗикстаныңа барам, начальнигыңның кабинетында асылынам, сине алып калам”, — дип әйтте”, — ди. Ул асылынгач, Илдарны кайтарып җибәрәләр дип уйлаган микән?
Менә инде хәзер Илдар төрмәдә, Роза...

Розаны күмгәндә Уля ападан да битәр сукыр Зина елады.
— Эче тулы ут янган бит Розакаемның! — дип такмаклады ул, тагын эчкәндер инде, бичара. — Янып көл булырга бер шырпы гына җитмәгән аңа! Эче тулы ут кешегә бауга менү нәмәкәй соң ул! Розакаем котылды, мин кайчан котылырмын!
Аңа гаеп белән караучыларны ул күрми иде, елады да елады.
Әнкәй аның иңенә кулын салган да әкрен генә:
— Җыла, Зинакаем, җыла, оялма! — дип тик тора. Әнкәй үзе артык еламады. Шушындыйрак хәлнең булачагын күптән сизенә иде бугай инде ул. Бер тапкыр авыл халкы газга бик интеккәч, “газовик”ка барып тавыш куптарган иде Роза. Тегесе эчкән, уйлап та бирми, “Сиңа газ жук миндә”, — дип тик утыра. “Миңа газ кирәкми, хайван! — ди Роза. — Үлгәнче шушы авылда яшәгән әтәй белән инәйне нигә интектерәсең син?!” Римнең үзенә дә газ кирәкми аның, “газовик” булса да, “но!” дип атын куды да, китте дә барды. “Мин өч участокка берүзем! Өч айның икесен газсыз утырсагыз да, бер сүз җук миңа!” — дип кычкырды җитмәсә. Роза районга кадәр барып җиткән иде шунда... Иллә авылда бер рәхмәт әйткән кеше булмады! Әнкәй шомланып әйтеп куйган иде: “Бу Роза үз үлеме белән үлмәс. Әлдә ходай бала бирмәгән моңа...” — дип.

Әле эндәшми әнкәй. Мин “инәсенең баласы” дигәндәй, аның уйларын укып торам: “Дөреслек күктә дә юк, син аны җирдән эзләдеңме?” Хәер, әнкәй үзе дә Роза сыңары була кайвакытта. Әле Зина апага “ела, ела”, дип торуыньгң хикмәтен аңлыйм бит. Теге башта Зина апага кашын-башын җимереп Санька Зоясы карап-карап ала. Аңа үч итеп юри Зина апаны кычкырудан тыймый ул әнкәй. Үзенчә әз булса да гаделлек урнаштыруыдыр инде: имеш, кабер өстендә булса да, көчлеләрнең сүзе генә сүз булмасын әле...

Ниһаять, аның да түземе тишелде. Якындагылар гына ишетерлек итеп елап-елап тезеп китте:
— И ходай, шушы мескен Уляга нигә бу кадәр кайгы? Инде гөнаһларын түләргә Венерасы да бик җиткәние бит! Ул Розаның ни гөнаһы бар ие тагын, нинди начарлык эшләгән ул?! Күпме гөнаһлы кешеләр дөбердәтеп яшәп яталар, син шуидыларны күрәсең...

Әйе, әнкәйнең кулында булса, барлык гөнаһларны һәм барлык җәзаларны тигезләп бүлеп бирер иде, мөгаен... Юк шул, Бөек Бүлүченең бизмән ташы безнең акыл җитәрлек түгел! һәм безгә ул зарланырга да рөхсәт итми — анысы да гөнаһ...
Әнә, әллә нишләп безнең янга килеп баскан Санька Зоясы пышылдый:
— Кит! Тәүбә диген! Кабер өстендә көфер сүз сүләмә... Ходайныкын синең белән мин үзгәртәсе түгел... Ашыкма, барыбызга да киләсе...

Зират сүз көрәштерә торган урын түгел, берләштерә торган урын, әнкәй Зоя сүзен җөпләгәндәй итә:
— Шула-ай, берәүнең дә капчыгын буш итмәм дигән. Минем янга аласыларын алып бетереп килерләр дигән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кодайның киналары безнең гумергә җитә!

    Хәзер укыйлар