Логотип
Проза

Гаделлек юлында

Без бәләкәй чакта кич утырырга кул эше белән йөриләр иде. Хәзер авыл халкы да цивилизация корбанына әйләнеп, эшсез генә кич утыруны хуп күрә башлаган. Ә барыбер — кич утыру коры телевизор карау гына түгел ул.

Шулай булмаса, тома сукыр Зина апа көннең-көнендә бата-чума Чокыр башын таптамас иде. Әле бер күршегә килә, бичара, әле икенчесенә, "Телевизор җал итсен әле, сездә карыйм бүген кинаны", — дигән була. Аның килүен бик өнәп тә бетермиләр дә инде, нишлисең, авыл җирендә чакырган җиргә генә барырга дигән закун язылмаган, кергән кешене борып җибәрмәскә дигән язылмаган закун бар. Ә ни өчен Зина апаны өнәмиләр — сукырлыгыннан түгел, анысына өйрәнгәннәр, әлеге дә баягы, хәерченең таягы дигәндәй, эчә Зина апа... Теләсә нәрсә эчә — одеколон туры киләме, пыяла тазарткычмы... Башкалар да фәрештә түгел дә, кич буе Зина апа белән утырырга бик ашкынып тормыйлар алай да. Җитмәсә, чисталыгы да чамалы бит аның, мунчага алып баргалыйлар да, барыбер сукыр кеше сау кеше кебек карый алмый инде үзен-үэе, эчке-тышкы киеме дә, чәче-башы да дигәндәй... Уналты яшьлек җиткән кызы бар югыйсә... Бер биргәнгә бирә бит ходай — кызы тәүфыйксыз, инәсен бар дип тә белми. Бәрәңгегә кадәр үзе әрчи Зина апа. Әрчү генәме! Көзге салкын пычракларда бәрәңге ала — казый да капшап җыя. Кызы чыгып та карамый. Атасы-анасы таза балаларның да башына килмәс инәсен бәрәңге казытып үзе өйдә утыру. Жәллиләр дә Зина апаны, кайсыберсе гөнаһысыннан курыкмыйча әрләп тә куя: "Шул кирәк аңа!" Монысының сәбәбе шунда: Зина апа бала чактан интернатта тәрбияләнгән. Шунда үзе кебек күзгә зәгыйфь адәмгә кияүгә барган, бала тапкан. Яхшымы-начармы, торыр урыннары булган, тамаклары тук, өсләре бөтен. Тик Зина апа ире өстеннән шундагы ук икенче бер сукыр егет белән йөри башлаган!

Нәрсәләр булып беткәндер, анысы караңгы, тик шунысы хак: Зина апага, баласын алып, чыгып китәргә туры килгән бу җылы урыннан. Авылына кайткан иңде, кая барсын. Инәсе янына. Тик инәсе үлгәч, шушы кызы белән генә калган дөньяда. Ул арада эчәргә дә өйрәнгән. Авыл сукырлар йорты түгел, аңа кимсетеп карыйлар, кешегә яраган, аңа ярамый дип санаучылар да күп. "Аңа ни җитмәгән, торган җирендә ипләп кенә торса, ни булган!" — диләр. "Аңа нигә ир, аңа нигә җегет, аңа нигә эчү!" — диләр. "Аңа нигә бала!" — дип тә җибәрәләр...

Безнең әнкәй бераз "диссидент"рак: кеше сүзенә кушылырга яратмый. Ходай рәнҗеткән зәгыйфь кешеләрнең дөньялыктагы хокуклары тазаларныкыннан күбрәк дигән фикердә тора ул, мәсәлән. Минем янга шәһәргә килсә дә, почмак саен сорашып утырган гариб-горабәгә барлы-юклы акчасын өләшеп йөри.
— Әнкәй, бирмә! Алар бит барыбер эчә ул акчаны, — дип карыйм.
— Эчсен, балакаем, эчсен, нишләсеннәр тагын ул мескенкәйләр! — ди.

Менә сукыр Зина апага да сүз тидертми. Ходайның мәрхәмәтенә тап булып әйбәт ир канаты астыңда рәхәт яшәгән һәм ходайның биргәнен үз казанышы дип кабул иткән очынгыч хатыннар белән эләгешеп тә киткәли ул. Һәрхәлдә, үз ирен генә мактап, башкаларныкын: "Һи, андый ирне балчыктан да ясаем мин!" — дип кимсетергә яраткан Санька Зоясын бер дә җавапсыз калдырмый. Тегесе: "И ходаем, бу Зина тагы..." — дип авызын ачса, шуңдук кирәген ала.
— Ния, синең җаның бар да, Зинаныкы җукмыни! Синдәге авыз да бар. Аңарда, синдәге бүтән нәрсә дә бар. Күзе дә булмагач, бүтәне бигрәк тә кирәк аңа, — ди әнкәй.
— Әй, теләсә нишләсен лә! — ди Санька Зоясы. — Баласын жәлләем мин аның. Күзе-башы бөтен, акылы камил бала бит ул, көннең-көнендә исерек, астына сиеп яткан инә белән шул сасыган өйдә тора, үзе кыз бала!
Демагогия дигән сүзне кулланмасалар да, аның үзен кулланырга бик осталар безнең Чокыр башында! Әнкәй, әйткәнемчә, махы бирми:
— Инәсенең сукыр икәнен дә белгәч, эчкәнен дә күреп торгач, инәсе белән өен әзрәк карап тотса булмыймыни! Бәләкәй бала түгел бит ул, кияүгә бирерлек кыз, өрлек кебек! Тоталар да, Зина эчә, диләр, асылынып үлмәгәч тә, шөкер...

Зоя сүз көрәштерүгә көйләнмәгән булса — бездә чәй эчеп утырганда, безнең әнкәй белән әрләшә алмый бит инде — сүзне уңай агымга бора:
— Әйтмә инде, әйтмә, баласы да килешкән. Кәҗә савып кер генә җумаслык түгел инде җүгыйсә, ат кебек кыз. Пычтыр-пычтыр үзе кер җуган була бит сукыр көенә...

Бүген телевизор карарга безгә кермәде Зина апа, берсе дә кермәде, әнкәй шуңа күрә “ямансылады" инде. Тышта көрт дип, караңгы дип тормыйлар авыл җирендә, киез итекләр кидек тә, киттек әнкәй белән. "Кичәле-бүгенле Уля күренмәде, әйдә, аларга керик", — диде әнкәй.

Уля апаларда кеше юк иде. Җомга көн Уфадагы кызлары кайткан. Роза Уля апаның олы кызы, кырыкка җитеп килә инде. Читтән торып та, читтән тормыйча да укыды да укыды ул. Укыганы шул бер институт иңде югыйсә, ул гомер нишләгәндер... Кеше биш елда бетергән институтны әле яңа гына тәмамлаганлыктандыр, гаилә дә кора алмады, квартиры-фәләне дә юк. Инәсе: "Һичюгы бала тап, үзем карашырмын", — дип карады, анысы да булмады бугай. Иргә бармый бала таба торган кеше Розамы соң иңде! Җегетләр белән дә йөргәне юктыр әле аның. Кайтканда сөйләштерә үзе: “Бер адәмне җибәргәннәр минем белән танышырга, — ди. — Бәй, урындыкка утырган ие, аягы идәнгә дә тими, сәленеп тора! Үзе шулкадәр бәләкәй буйлы да түгел. Әйтер ием инде..." Ә икенче бер егет аның белән танышырга килгәндә сарымсак ашаган икән... Тагын “әйтер ием инде"! Бөтен кешедән, тормышның бөтен якларыннан кимчелек эзләргә ярата Роза. Аңа гел ал да гөл булсын: квартираны да чираты җиткән өчен генә бирсеннәр, начальствога ярамсакланып йөрергә, кайсыберсенең дачаларына барып эшләп интегергә булмасын, өйләнәсе егет тә күңеленә ошаганга гына өйләнсен, аны аракылар белән каршылап, көен көйләп торасы булмасын, инәсе дә әүлия булсын. Үзе бер дә әллә кем түгел югыйсә. Төсе-башы да үтеп китсәң, борылып каратмый, ягымлылыгы да юк, киресенчә, башкорт әйткәндәй, мыжыклыгы белән үзеннән күңелне бик тиз кайтара. Әле шуның өстәвенә, эшсез дә калган, "сокращение" ди. Үзе эш эзләп авылга кайтмый мәгәр, тулай торакта бүлмәсе бар, шунда торып ята. Атна саен авылга кайтып, мунча кереп, ашарга-эчәргә алып, инәсенең пенсия акчасына да өлешкә кереп... якшәмбе тагы китә. Авылда әллә-ни булышмый да әле ул үзе. Таза түгел мин, физик эшкә ярамыйм", — ди. Бер эшкә тотынса, шулкадәр эш үрчеткән ата-анасын битәрли башлый: “Нигә сезгә бу кадәр мал, нигә сезгә бу кадәр бакча!". Үзе гел сумкасын тутырып китә... Бөтен җирдәге җитешсезлек не күрә белгәч, нишләп үзенә дә бераз игътибар беләнрәк карамый икән? Әнә телевизордан, әлеге дә баягы, ни шәрә, ни киенгән кызларны күрсәтә башлаганнар иде, Роза әбиләрдән битәр төкеренә дә башлады:
— Ну, б...ләр! Шушы проституткаларны телевизордан күрсәтәләр бит, әй! Әйтер ием инде...
— Б...т белән блат дөньясы бит, — ди әнкәй һәм фәлсәфи резюме дә чыгарып куя. — Шулай булганга шушылай булдык инде.

Ә Уля апа кызының сүзенә пичәт басарга тормый. Бердән, әни кеше буларак, ул кызына тәнкыйть белән карый, икенчедән... тагын сәбәпләре бар. Гомумән, Уля апа белән Розаның мөнәсәбәтләре, йомшак кына итеп әйткәндә, үтә дә сәер. Еш кына көндәшләр яки дошманнар шикелле сөйләшәләр... Әле дә Уля апа эндәшми генә кала алмады, энәсен тырпайтып:
— Нигә, проститутка булсани! Бик матурлар! Телевизор хәтле телевизорга төшәргә кулдан килергә кирәк әле! - дип куйды.
Бу юлы Розасы сүз озайтмады.
— Әйтер ием инде...

Бәләкәй генә түгәрәк күзләрен киереп ачып карый торган гадәте бар аның шулай. Шул гадәтен ташласа, бөтенләй башка кешегә әйләнер иде ул. Ягъни кылчык шикелле күзгә кадалып тормас - иде. Олыгаеп беткән инәсен инә итеп, аның җитешсезлекләренә күз йомар иде, һәрхәлдә, йөзенә бәреп әйтмәс иде. Инде мин инә белән кы арасында хәзер яңгыраячак диалогны ишетәм төсле:
— Син үзең гомер буе проститутка булдың! — дияр Роза гадәтенчә “р”ны яһүдчәрәк сакау итеп әйтеп. — Әле ир хатыны булып киткәч тә, онытканнар дисенмени! Без бәләкәй чакта эчеп ирләр белән йөрүдән башың чыкмады. Венера ни өчен бәкегә батып үлде?! Алты яшьлек баланы чатнама суыкта бәкегә суга җибәрәме җүнле инә? Аны өйдән чыгарып җибәреп ирләр белән калырга кирәк булган сиңа! “Венера баткан!” — дип мин акырып елап мәктәптән кайтып кергәндә, китмәгән дә иде бит Рәшитең! Уля апа ул кадәр усал түгел, тик бер гамәлгә кергән булгач, ул да уңайсызланып тормый, ачы сүзләрне чат-чат итеп чәпәп кенә куя: Ә-Ә! Бәй, син дә йөр, теккәннәрмени? Нәрсәгә саклыйсың аны? Сиңа минем кебек булырга кирәк әле! Мин, аллага шөкер, иргә дә ярадым,  миргә дә ярадым. Кыз да таптым, ул да таптым...

Алар шулай аламалана башласа: “Аллага шөкер, безнең телне бүтән милләтләр белми, берәр башка халык кешесе боларны ишетсә, татардан да әшәке милләт юк икән дияр иде...” — дип уйлыйм. Начарлык булса, милләткә ябалар бит, яхшылык кылган кешенең бер дә милләтен сорамыйлар.

Тик Роза безнең әнкәй алдында бик тугарылмый. Аның укучысы ул. Аннан соң, әнкәйнең талканы коры — ул Уля апа шикелле “бала-чага” белән тел ярыштырып тормас, бер генә фәлсәфи сүз әйтер һәм үтерер.
- Кит! Кеше булыр-булыр да, бу кадәр булмас!

Әйе, Уля апа кыз да тапкан, ул да тапкан. Улы әле армиядә. Олыгаеп кына кияүгә чыккан икенче иреннән бу улы. Яшь чакта тапкан ике кызын юньләп карамавының гаебен юарга теләгәндәй, өф итеп кенә үстерде аны инәсе. Салкын кышкы иртәләрдә мәктәпкә барырга торгызганда, оекбашларын, күлмәкләрен дөрләп янган мич алдыңда җылытып-җылытып бирә торган иде. Бәләкәй чагыңда ипи ашамады Илдар, Уля апа ике көннең береңдә төче күмәч салып торды. Улын үстергәндә тормыш та арурак иде шул инде, алтыннан коелмаган булса да, ире дә бар иде. Кызларының атасы белән 3-4 кенә ел торып калды ул. Кыш көне фермага салам ташыганда трактор астыңда калып үлде анысы. Бик үткер дә, бик ут күз иде, трактор астына барып керүе бер дә гаҗәп түгел... Иллә яратадырые аны хатыны! Ул юкка чыккач, дөнья бетте. Әллә яшьлек белән шулай булган. Чынлап та, балаларын да күрәсе килмәде... Бер ун ел котырып алды шул. Аннан иңле шушы Әпкәли килеп чыкты да, Шуңа баргач, басылды. Бу ире тегесе кебек тоткан җирдән тимер өзә торган түгел, ни калхузда эшләве, ни дөнья көтүе — ташка үлчим генә. Капчыкны да учлап тотмый, чеметеп кенә тота! Ярый инде, шул көенә тегермәндә эшләп йөргән була бит әле, тегеңди-мондыйрак йомышларны гына башкарса да, тегермәннән телгә кунып булса да кайта. Аның урынында берәү булса, таш пулат салыр иде дә тегермән юлында йөреп, моның алып кайтканы ун тавык белән бер бозауны гына ачка үтермәскә җитә. Хәер, умырып урлашырга тегермәнчеләр үзләре дә бар, моны шул ни аллага, ни муллага булган өчен үз тирәләрендә йөртәләр инде... Тегермәнгә бер-бер артлы килеп торган чирек-шешәләрдән дә өлеш чыгаралар. Үз кесәсеннән эчмәве ярый да бит, болай да кызыл танавын кызартып кайтып керүе җенне кузгата. Дөресен генә әйткәндә, моңа бик яратып бармады инде Уля апа, яратмаган кеше нишләсә дә җенгә тия бит ул... Менә бүген дә караңгы төшеп беткән, кайда инде ул адәм актыгы? Көрткә батып туңып та үләр әле бер, исәпкә бар, санга юк. Ни әйтсәң дә, ир шул әле. Авылда ничек дөнья көтәсең ирсез! Утынын-печәнен ул әзерли, ик-мәген-саламын китереп бушата, кулына эләккәнен күршегә кертеп бирми, исерек булса да, өйгә алып кайту ягын карый. Тегермән тирәсендә буталгач, пачут та юк түгел. “Улякаем, Әпкәлигә әйт әле, тегермәнче Әндригә әйтсен әле, үземә дип кенә берәр капчык пирвый сурт сорасын әле, мине беләсең, буш итмәм”, — дип йөз суларын түгеп Уляга керәләр. Шунысы да бар бит аның. Роза әйтә лә ул:
— Иргә бардым, иргә бардым, имеш! Шушы исерек Әпкәли инде синең күргәнең! Зоя әйтәдер әле: “Андыйны мин балчыктан да ясыйм”, — дип.
— Әйтсә, әйтер инде, — дип сер бирми Уля апа. — Зояныкы да мәңгелек булмас әле, әледән үк ках-кох килеп тора. Безнең яшькә җиткәндә, Әпкәли кебеген дә табармы әле...

Сер бирмәсә дә, эче поша инде пошуын, ару ирләр күргәндә. Ат җигеп, ат тугару да кулыннан килми бит моның. Ярар, юанычы бар әле — улы бик үткер дә, бик булдыклы да Уля апаның. Әпкәлидән түгел, беренче иреннән туган диярсең, тәүбә-тәүбә... Әллә бик яратсаң, шулай да була микән? Валлаһи, Розага да, Розаның атасына да нык итеп охшаган. Инде аның кебек кыска гомерле генә була күрмәсен, ходаем.
Әллә нинди сәер гадәте бар безнең әнкәйнең — менә ул кинәт кенә сорап куйды:
— Илдардан хәбәр бар дигәниенме, Уля?

Ашыга-ашыга мич уздырып, ипи тыгып йөргән Уля апа корымлы кулын юарга китеп барган җиреннән әллә нишләп баз капкачына абынып китте дә, авылча сүгенеп куйды:
— Б...т! Әй, ходаем, ничә әйттем шушы шәүлегәнгә, баз капкачының бер тактасы купкан, кагып куй дидем, юк, булмас, үзем кагам!

Тик абынуның сәбәбе купкан баз тактасы гына түгел икән:
— Әстәгъфирулла! Каян сизәсең син кешенең күңелендәгене? Җыгылып китә яздым бит! “Мунчалар, мичләр узып, ашлар пешүгә генә кайтып керсение Илдаркаем!” — дип уйлап кына бетергәнием ласа! Әйе шул, хаты бар Илдарның. “Кыска гына, тиз генә язам, — дигән. — Әллә шушы арада күрешергә туры килер,” — дигән. — “Сәбәпләрен язарга ярамый, кайткач белерсез”, — дигән. Ни шатланырга, ни нитәргә белгән юк. Ул ярата дип эчәкләрне дә саклап тотам, менә бүген дә суыткычка кертеп куярга оныттым бит әле, кышның җүне җук быел.
— Эрү торса, эчәк тәмсезләнә шул, — диде әнкәй.
— Кайтуын кайтса, башта минем янга керә әле ул! — диде кинәт йөзе ачылып киткән Роза. Энесен бик ярата ул. Яшь аермалары зур булып, үз баласы булмаганга, баласы урынына күрәме шунда. Эшләгән урынында акчаны аз түләсәләр дә, бик әйбәт чит ил тау арлары сата торганнар иде Розаларның, бартер ди, шуңа очсыз. Шул замаңда ничек кирәк алай акча җүнәйтеп гел Илдарга әйбер җыйды ул, аны мәктәптә иң матур малай итеп киендереп йөртте, һәм ул аңа һәрвакыт дөньяда иң акыллы, иң башлы, иң чибәр малай булып тоела. Унны бетергәндә Илдарның алгебра белән геометриясеннән өчле чыгарга торганын белгәч, янып үлә язып мәктәпкә чабып барды. Аңа Илдарның исеме үк дөньяда иң күркәм исем булып күренә: Кызылбаев Илдар — тагын кайда бар шуңдьгй исем! Ә елмаюлары? Ә шаяртулары? Шундый баланың аттестатында ничек өчле булырга мөмкин?! Мәктәптә ул укытучыны пыр туздырды. Тәбәнәк кенә буйлы, төссез генә чырайлы, саңгырау гына тавышлы бер хатын нәрсәсе белән адәм куркыта алгандыр: Илдарның аттестаты тәки өчлесез булды. Нәрсәсе белән куркыта дигәннән, шул артык яратуы белән булгандыр — чебешен саклаганда тавыкның тавыгы да куркыныч була бит, якын килеп кара... Ә Роза Илдарны баласыннан да артык күрәдер. Ир урынына да, бала урынына да, туган урынына да шуны яратадыр инде. Аннан соң, ул бит беркемне дә яратмый, мәхәббәт капчыгы бер Илдар белән туп-тулы! Әнә бит, баласын кулында уйнатып горурланып утырган ана шикелле, авызлары ерылып китте Илдар дигәч. “Үзе матур да була кайчагында”, — дип уйлап куйдым. Чын, белмәссең бу Розаны, кайчан бөкрәеп беткән түтәйгә ошый, кайчан менә дигән тап-таза хатын. Гомумән, ни әйбәт, ни начар, ни матур, ни ямьсез дип булмый аны. Әле мунча кереп чыккан, махровый халатлар киеп утырган, кыска гына ак муены да, изүеннән күренеп торган күкрәге дә, калын ак тастымал астыннан матур гына елтыраган яшькелт күзләре дә бик күңелгә ятышлы. Кечкенәрәк бите дә шоп-шома, чиста гына, тыгыз гына. Тик биш минуттан танымаслык булмас димә. Әнә бит, күзләре дә яшел бүген, ә болай зәңгәр күзле ул. Күзе генә зәңгәрле-яшелле булса бер хәл иде әле, нинди телдә сөйләшкәнен дә белерлек түгел Розаның! Бер караганда, ару гына Чокыр башындагыча матур итеп: “Ай-яй, малайлар, үләбез бит!” — дип кычкырып җибәрсә, икенче караганда, Ташкүмер марҗасы була да куя: “Ой, развели спекулянтов! Вот тебе и демократия, вот тебе и бизнес!” Алай гына бетми, дөп-дөрес итеп башкортча да сиптерә ул: “Белмәйем, был ялангас бисәләргә күт күрһәткән өсөн түләргә акса кайдан алалар икән? Эшләгән адәмгә түләргә акса юк тидәр, амауыздар!” Дөрес кеше шулайрак булырга тиеш дип саный Роза, һәм ул гел “тиеш” дип кенә сөйләшә: “Без үз телебезне белергә тиеш, Россиядә яшәгәч, русча белергә тиеш, Башкортостанда яшәгәч, башкортча сөйләшергә тиеш”. Кайткан арада күрше-тирәне “дөрес” яшәргә дә өйрәтеп киткәли Роза: “Эчмәгез, майлы ашамагыз, балаларны чиста йөртегез, колхоз җыелышларыңда җитешсезлекләрне түрәләрнең йөзенә бәреп әйтегез”, — кебегрәк була аның файдалы киңәшләре. Моны беркем дә яратмый, бигрәк тә Уля апа. Ул үз баласын бетереп тә ташлый бик ачуы килгәндә: “Эшеңдә дә дөреслек эзләгән ул, менә чыгарып ташлаганнар үзен, күрсәткәннәр дөреслекне!” Әнкәй аны үзенчә юата:
Әй, дөреслек бәндәдә түгел, аллада да юк. Ходай Тәгалә гадел булса, күзле  кешенең бер күзен алып Зинага бирерие... Безнең әнкәй кып-кызыл революционерка: ни барын тигезләп бүләсең дә, гаделлек урнаша, дип саный, тик гадел итеп бүләргә генә кирәк — күзләрне, мәсәлән... өчен ходай үзе шушы юлдан тайпыла — анысын уйлыйсы килми, әллә «диссидент” буларак, "аның үз фикере, минем үз фикерем” диме?

Уля апаның да үз карашы бар. Ни әйтмә, аңа үз баласы газиз:
- Соң, минем Розага кара! Белемеҗукмы, төсе-башы жукмы, теле җукмы? Мәктәпне мидал белән кем бетерде аңардан башка? Икелегә укып йөргән кызлар нинди ирләргә барып, ниңди урыннарга урнашып, баеп беттеләр. Бүтәнен әйтмим дә инде, Бикбатыр Линасын гына кара!

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5142

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дәвамын укымыйча фикеремне әйтә алмыйм. Ахырын каян табарга?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Красивый слог у автора, приятно читать. Спасибо

      Хәзер укыйлар