Логотип
Проза

Əманəт

Кыш урталарына хəтле кар яумады, Бер катырып, бер җебетеп торды. Инде менə көзге пычраклардан туңып калган җир өсте һавасы суынган вулканлы тау итəге кебек, кара көеп ята. Ни көзге сарылык, ни кышкы аклык. Əз генə җил истеме, тузан кубып үзəккə үтə. Коры, суык җил куенга үтеп, салкынга күнекмəгəн тəнне чирата. Кар төшсə, җылытыр иде əзрəк. Яңа сауган сөт кебек күпереп торган йомшак кар җилнең дə, җирнең дə суыгын үзенə ала кебек. Нишлəптер озаклады бу юлы.. Сугым суяр вакытлар да җитте. Кар төшеп, кыш утырмаганга гына кешелəр ашыкмадылар, көннəр җылынып, җебетеп ташлар, дип шиклəнделəр. Бик кирəге чыкса гына, берəр-икешəр баш казын, я үрдəген суйдырып алалар. Аларны шулай берəм-берəм эш итеп кую гадəткə кергəн инде хазер. Ни хикмəттер, элекке кебек каз суйган көннəрдə шау-гөр итеп каз өмəлəре ясаулар бетте. Барлык белəн, җитеш яшилəр, югыйсə. Ярты авылны чакырып кунак итəрлеклəре бар. Ə менə шул көннəр, күрше-күлəнгə түгел, кешелəрнең үзлəренə дə сизелми генə үтə дə үтə. Көянтə башына икешəр- өчəр саз элеп килгəн кызларны да, бəлеш исе чыккан өй артындагы гармунлы егетлəрне дə күрмəссең. Ата-бабадан килгəн сызыклы уеннар, əкият-мəзəклəр дə онытылып бара ахыры инде. Əллə авыр сугыш елларында, ачлы-туклы яшəгəн чакларда өзелде бу гадəт, əллə инде дөнья куарга бирелгəн кешелəрнең бер дə юктан тагын бер бəйрəм ясап, вакыт əрəм итəселəре килмиме. Бəйрəмнəр болай да җитəрлек бит.
Борын-борыннан килгəн бу гадəтне түбəн очның Майшəкəр апа гына онытып бетерми иде. Каз суйган вакытларга туры китереп, күрше-күлəндəге балаларны кунакка чакыра. Күңеле тыныч булсын Гаптелхəемнең, васыятен үтим, урны оҗмахта булгырының дип, исəнлектə кадер-хөрмəт күрсəтеп өлгерə алмаган кешесенə əз булса да яхшылык итүенə сөенеп эшли ул аны.

Бервакыт шулай ел да үрчетə торган сигез-ун баш казын, кыштырдап булса да бер үзе эш итеп куйгач, ике-өч көнгə сузылган ялыктыргыч бу эштəн тəмам гарык булып, шулай да келəт киштəсендəге симез түшкəлəргə куанып, мамыктан тузгыган өен көч-хəл белəн җыеп чыккач, арып-талып урынына менеп ятты. Ничə еллар төшенə кергəне юк иде, бу төндə ул Гаптелхəе белəн күреште. Төсен-битен яхшылап хəтерлəми, ə менə тавышы уянгач та колак төбендə яңгырап тора иде əле:
— Балаларны ашаттыңмы?

Нигə шулай дип əйтте икəн? Онытып бетердең, дип үпкəлəвеме əллə? Майшəкəр апа төшен ни дип юрарга да белмəде. Икенче көнне ул, рəнҗеп ятмасын, мəрхүмнең рухы тыныч булсын дип, сабыйларны җыеп кунак итте, Аннан алдагы елларда да шулай эшлəде, һаман бервакытта үткəрелгəн бу бəйрəмгə балалар да күнегеп бетте. Иң элек кайсының авызыннан чыккандыр, алар аңа Май тəтə дип дəшəлəр. Менə шул Май тəтəлəренə кунакка керер көннəр җитə башлагач, түземсезлəнеп калалар. Тəтəлəренең авызыннан җылы сүз ишетелүгə, атап чакырганны да көтмичə, җыелышып керəлəр, матур күлмəклəре белəн мактанышып туйгач, өстəл тирəли тезелешеп утыралар, тəмле-тəмле ризыкларны бер дə кыстатмыйча ашыйлар. Май тəтəлəренə җырлап-биеп күрсəтəлəр, шигырьлəр сөйлилəр. Олыраклары, кыюраклары урындыклар тезеп ясаган «сəхнə»гə икешəр-өчəр кат сикерп менəлəр, чират җиткерə алмый интеккəннəре пышык-пышык җылап җибəрə, аларны Май тəтəлəре үзе күтəреп «сəхнə»гə бастыра, сөйлəп бетергəч иркə сүзлəр белəн мактап, кул чаба, аңа ияреп башкалар кул чəбəклилəр. Əле генə ике бөртек яшь җемелдəгəн керфек очыннан шатлык түгелүен күреп сөенүлəре Майшəкəр апаның! Балалар ашап та, уйнап та туйгач кына өйлəренə таралалар. Хуҗа апа аларны берəм-берəм киендерə, кулларына тəмле күчтəнəчлəр тоттыра, башларыннан сыйпап ишектəн озатып кала.

Шуннан соң ул, рəхəт бер елмаю белəн, нəни кунакларының кыланышларын күз алдына китерə-китерə, табак-савыт юа, өстəл-урындыкларны тəртиплəп куя, каз канаты алып, идəнен себереп чыгара, тəмле чəй пешереп, өреклəп, каклап чəй эчеп ала. Бөтен эшен бетергəч кенə, мамык түшəген җəеп, утын сүндерə. Белгəн догаларын укыганда, бəхетле сабыйларның йөзлəрен күреп тора. Аннары Гаптелхəен уйлый. Сугышлардан исəн-сау кайткан булсаң, менə шундый балаларыбыз үсəр, инде оныкларыбыз җитеп килер иде бит. Итəк тутырып яшь бала да сөя алмадык, газиз башкайларың чит җирлəрдə вайран булгач, насыйп түгел икəн шул, дип офтана, һəм, рəхəт мəшəкать белəн үткəн бүгенге көненə шөкера-на кылып, йокыга оеганын сизми дə кала.

Ул күңелле вакыт бу ел да килеп җитте. -Көннəрнең болай торуы аркасында гына сузыла төште. Майшəкəр апа балаларның хəлен сизеп тора, йомыш-юлга йөрүлəре күбəйде. Кирəк булса да, булмаса да, əни сорады дип, я шырпыга, я тозга кереп җитəлəр. Күзлəре белəн тиз генə мич тирəлəрен капшап алгач, өмет белəн Май тəтəлəренең йөзенə текəлəлəр. Бер көнне тəрəзə янына килсə, күрше Зөлфəт улының өй түрендəге рəшəткə арасыннан карап торганын күрде. Майшəкəр ала гөллəренə су сибеп бетергəнче, малай урыныннан кузгалмады. Коега дип урамга чыкканда да, рəшəткəгə маңгаен терəп торуында иде теге.

— Өлфəт улым, ни эшлисең анда? Кил, кəнфит бирəм, — диде Май тəтəсе, аңар дип алып чыккан конфетны күрсəтеп.

Өлфəтнең үпкəлəве җиткəн икəн, күчтəнəчкə исе китмəде, дəшмəде, урыныннан купмады. Майшəкəр апа килеп кулыннан алгач, елап җибəрде:
— Үзең кунакка чакырмыйсың да чакырмыйсың.
— Килерсең, балам, килерсең. Каз бəлеше пешерəсе бар бит əле менə. Пешеп чыккач та чакырып алырмын, алла телəсə.
— Хəзер үкме? — диде малай яшь аралаш.

Май тəтəсе малайның ике бармагын тотып, башта берсен, аннан соң икенчесен бөгеп куйды:
— Башта менə моны йоклыйсың, аннары килеп монысын йоклыйсың. Аннан арыга кунакка керерсең, ярармы?
— Ялал, — диде Өлфəт, конфетны элəктереп, өйлəренə, əнисенə яңа хəбəр əйтергə дип йөгерде.


Балалар түгел, Майшəкəр апа үзе дə сабырсызлана башлаган иде инде. Көн дə урынга ятканда, Гаптелхəем төшкə керер инде, үпкəли торгандыр, оныттың дип əйтəдер, дигəн уйлар белəн ята иде. Нəни Өлфəткə биргəн вəгъдəсеннəн соң ашыгасы итте. Иң элек, авызы бисмиллалы булмаса да, күңеле яхшы кеше дип, Зөлфəттəн бер казны суйдырды. Кибеткə алма кайткан дип ишеткəн иде, икенче көнне, бер-ике малайны ияртеп, алма алырга китте. Сатучы, хəерсез, телəсə ниндиен тутырып маташа, ишле товарга китə ул, янəсе. Сабыйларга икəнен дə белə югыйсə. Шуңар кəефсезлəнеп, балачага суыра торган əче конфетны алырга оныткан. Ярты юлга җиткəч исенə төште. Кабат йөргəнче əллə кире борылыргамы дип икелəнеп торганда, яннарыннан җиңел машина узып китте.

Туктата идем мин аны, җитешми калдым,— диде, сумкасы шактый авыр күренгəн бер малай.

Туктаса ни эшлəр идең? —диде икенчесе Утырып кайтыр идек.
— Утырткан ди сине бар.

Ул арада машина бераз барды да уң кул якка борылып туктады.
— Май тəтə, синең капка төбенə туктады,—диештелəр балалар.

Майшəкəр апа үзе дə, каш өстенə кулын куеп, машинаны күзəтə иде.
— Булмас ла, ятим карчыкка кем килсен,— диде ул, ышанмыйча.
— Сиңа инде, Май тəтə, сиңа, əйдə ятерəк кайтыйк,— дип балалар ашыктыра башлагач ул тəмам каушап төште.
— Ай, аллам, ходаем, Гаптелхəй бабагыз турында бер-бер хəбəр китерделəрме икəн əллə?


Мөсафир үзен «Кызыл көч» колхозының председателе дип танытты. Исеме Фатыйх икəн. Майшəкəр апа ул авылның Идел аръягындагы кара туфраклы əйбəт җирдə утырганын белə. Сугыш елларында, кием-салымга алыштырып, ул яклардан бəрəңге алып кайталар иде. Кырык-илле чакрым юлны ачлы-туклы көе ухалла тартып кайтуның газаплары икмəккə тиенгəч кенə онытылды. Бөтенлəй баштан үтмəгəн дə кебек. Əнə бит əле, көчкə күтəреп, кыш уртасында алма алып кайттылар. Əҗəлгə дару урынына да табып булмый иде ул чакта. Алай гынамы, бəрəңгесен дə санап кына сала торган идек бит. Ни йомыш белəн йөри икəн бу Фатыйх дигəне, əллə, ходаем, берəрсенə бурычлы булып калдымы теге елларда? Алай дисəң, юк сəбəпне бар итеп, председатель башы белəн килеп йөрер идеме? Ник килдең, дип сорап булмый бит кешедəн, йомышка кергəн бала-чага түгел.

Майшəкəр апа шундый уйлар белəн самавырына ут салды, казан астына ягып җибəрде. Якын юлдан килмəгəн, ашатып-эчертеп озатырмын, диде. Кунак үзе дə алай тиз генə борылып чыгарга җыенмый иде булса кирəк, машинасын ишек алдына ук кертеп куйды. Аннары гына, өс-башын каккалап, өйгə керде, чишенеп, өстəл янына ук барып утырды.

— Юл төшлəре күрмəгəниеңме, Майшəкəр апа? — диде председатель, юкара башлаган чəчен артка тарый-тарый,— юлга апчыгарга дип килдем бит əле мин сине.
— Тəүбə əстəгыфирулла,— диде карчык, самавырга күмер салган җиреннəн тураеп,— нинди юлга?

Фатыйх сүзне кинəт, җайсыз башлавына уңайсызланып, бераз дəшми торды. Кунакның авызыннан юл турында сүз чыккач, Майшəкəр апа, бичара, кинəт кенə, ире Гаптелхəйне уйлап куйды: əллə каберен тапканнармы? Зыярəт кылырга алып баруларымы əллə? Шулай дип уйлап та бетермəде, кунагы:
— Айна дигəн кызны хəтерлисеңдер əле? — диде.
— Хəтерлəмиме соң? Мөлдерəп караган зур зəңгəр күзлəр, ябык ак чырай, зəңгəрлəнеп торган чигə тамырларына хəтле күз алдында. Балалар йортында туп кебек тəгəрəп йөргəн таза-матур сабыйлар бар иде югыйсə. Шушы Айна дигəн кызның йөрəк өзгеч хəсрəтле күз карашы Майшəкəр апаның җанын тетрəтте ахыры. Шундый ябык, өзелеп төшəргə торган гөл сабагыдай зəгыйфь иде ул, аны кулга аласы, күкрəккə кысып җылытасы, күзлəрендəге моңны куып чыгарырлык бер җай табасы килде.


Майшəкəр апа Айна өчен нилəр генə эшлəмəде! Лəкин кыз һаман шулай үз сүзле, боек күңелле булып яшəде. Төннəрен йокы аралаш елап җибəрсə тəннəр чымырдап китə иде. Майшəкəр апа кайнар учы белəн сабыйның күз яшен сөртеп алгач, кочагына алып кысканда, тол хатынның үзенең дə йөрəге сулкылдап-сулкылдап куя иде. Ир назын тоеп өлгермəгəн, гомерендə бер генə тапкыр булса да бала табын багарга язмаган бу хатынга сабый тəненең хуш исле җылысын, бала сулышының рəхəтен шушы Айна биргəн иде.

Кайчан булган хəллəрне хəзер китереп искə төшерделəр Бу Фатыйх исемле колхоз председателе белəн нинди юллар очраштырды икəн аны?

— Тау белəн тау очрашмаса да, бəндə белəн бəндə очраша дилəр бит,— диде Фатыйх, Майшəкəр апаның соравына каршы.— Бу ел Юрмала шəһəрендəге санаторийда ял иткəн идем. Оскар Янович дигəн латыш белəн бер бүлмəгə туры килдек.

Оскар Яновичны да хəтерли Майшəкəр апа. Менə шушындый кара балчыклы көз көнендə кайтып килде ул. Сугыш гарасатында югалган кызын нинди юллар белəн эзлəп тал кандыр бу майор, ата белəн баланың күрешүен җан гүзеп, карап торырлык түгел иде бу минутларда. Ə менə алардан аерылу барыннан да кыен булды. Йөрəк итен кисеп-кисел алдылармыни, акылны томаларлык итеп сызлады. Ə бит инде ул моннан да зуррак хəсрəтне — Гаптелхəен югалту кайгысын кичергəн кеше иде. Бу хəсрəтне ул Айнага сиздермəде, сиздерергə ярамый иде. Чөнки кыз, кара кəгазьне беренче булып кулына алган кеше, тырышып-тырышып, авыр хəбəрне Май тəтəсеннəн яшерə иде.

Бервакыт шулай, Айна гел бер китапка бəйлəнде. Иргə торса да шуны алын карый, кичкə керсə дə шуны актара. Аннары китап киштəсенең иң эченə, тиз генə кул җитмəслек җиренə яшереп куя. Ул моны Май тəтəсе юк чакта, өйдə үзе генə калганда эшли. Лəкин сабый хəйлəсе бик беркатлы, өстə ята торган була бит. Олы кешегə моны сизү кыен түгел. Тик Майшəкəрне бер нəрсə борчый: кочаклашып йокларга яткач, нилəр генə сөйлəшеп бетермəделəр, икесе бер к җан булып əверелгəн, бер сулыш белəн сулый башлаган кебек иделəр. Бөтенлəй ук ачылып бетмəде микəнни əле ул бала? Шундый якын кешесенə дə əйтə алмаслык нинди сере бар икəн?
 
Китап эчендəге конвертны күрүгə, Майшəкəрне яшен суккандай булды. Бу язуның үзенə кагылмавы да мөмкин иде бит, Айнаның əтйсе турындагы хəбəр булуы бик мөмкин иде. Ə күңел ялгышмый икəн, алдап булмый икəн аны. Авылда инде күп кешелəргə килгəн шундый конвертны күрүгə үк, «Гаптелхəем!» дигəн коточкыч уй бəгырен көйдереп ташлады. Ул шулай минутлар- сəгатьлəр дими, көннəр-атналар буе тораташ шикелле утырган булыр иде əле. Урыныннан кузгалып китəргə түгел, еларга, хəтта уйларга да сəлəте калмаган кебек иде, ишек алдыннан
Айнаның тавышы ишетелеп сискəндерде. Кабаланып конвертны китап эченə салды да урынына кире куйды, ə үзе бала күргəнче дип, чоланга кереп биклəнде. Май тəтəсенең «авыруы» атнадан артыкка сузылды, лəкин, китап эчендəге кəгазь үз урынында яткач, Айнаның күңеле тыныч иде. Кайгылы хəбəрне майор Оскар Яновичка əйтергə туры килде.

— Ул турыда белгəн идем инде, - диде Майшəкəр моңсу гына.
— Белгəн идегез? Кайдан?
—Кешелəр арасында яшибез бит,- диде хатын. Баланың серенə кагылмады.


Хəер, аның ул сүзе дə дөрес иде. Сөенечле истəлеклəр түгел иде болар. Бу минутта авыру баласына карап йөрəге сызлаган ана белəн бер иде Майшəкəр апа, кайгысы, яратуы, кызгануы, борчылуы, сагынуы барысы да сыйган иде аның күңеленə.

Үзе ничек соң? Бик картаймаганмы? диде, Айна ту рында сүз башларга кыймыйча. Аннары тəвəккəллəп сорады, Айна турында əйтмəдеме?

— Əйтте,— диде Фатыйх, сүзен ялгап китəргə бик ашыкмыйча, һəм шуның белəн Майшəкəр апаның күңеленə шом салып.
— Соң? Нəрсə дип əйтте?

Сəламəтлеккə туймады, ди. Врачлар, бала вакытта бик зур фаҗига кичергəн булырга тиеш, дигəннəр.

Айнаның авыру икəнен белə иде Майшəкəр апа, баштарак алар хат алышып тордылар. Ул кичергəн фаҗиганы да онытырлык түгел. Сабыйны балалар йортыннан алып киткəндə, директорлары сөйлəгəн иде.

Латвиядəн эвакуациялəнгəн эшелонны фашистлар бомбага тоткан. Айнаның анасы җəрəхəтлəнеп, кызының күз алдында газапланып җан биргəн. Ут, төтен, мəетлəр арасыннан табып алганда, бала үзе дə аңында булмаган. Менə ничə айлар инде шуның белəн җəфалана, рəтлəп ашамый-эчми, иптəшлəре белəн уйнамый, төннəрен саташа, гаилə җылысы күңелен бераз йомшартыр иде, дип əйткəн иде директор хатын. Авыруы гомергə калган икəн бичараның.

— Оскар Янович атна саен кызының хəлен белеп килə иде. Айнаның сезне бик күрəсе килə дигəч, бер ялны мин дə аларга киттем. Болай əйбəт карыйлар икəн үзен. Бəхетенə үги əнисе яхшы кеше булып чыккан. Айна шул күбрəк вакытын ятып үткəрə икəн. Без килгəч торып утырды. Сезнең турыда бик сорашып, сорашып карады-ы. Алдан таныш булмагач, мин генə берни əйтə алмадым. Алай да үзебезнең яклар турында сөйлəгəндə йөзе яктырып китте. Шундый сагындым, əй бер кайтып күрсəң икəн дин ятам, ди. Май тəтəне сагындым, ди, мин озак яшəмəм инде, приступларым бик ешайды, Май тəтəне үлгəнче бер күреп каласым килə, диде. Мин аңар сезне алып килергə вəгъдə иттем.

Майшəкəр апа, Айна җибəргəн йон кофтаны сыйпый-сыйпый, кунагының сүзен тыңлап утырганда ук бер карарга килгəн иде инде.

Ул төнне аның өендə ут сүнмəде. Майшəкəр ана төне буе күчтəнəчлəр əзерлəде. Тагын бер баш казын суйдырып алды, узган ел каклап куйганын да алып керде. Болын җилəгеннəн кайнаткан бер банка варенье, алма кагы, чиклəвек, киптереп төйгəн бөтнек, мəтрүшкə ишелəрен һəркайсын аерым-аерым төрде. Мич ягып, юлга дип тə, иртəгесе көндə балаларны сыйларга дип тə камыр ашлары пешерде. Аның бу эшлəренə күршесе нəни Өлфəтнең əнисе булышып йөрде. Иртəгə Майшəкəр апаның өендə балаларны җыеп, кунак итəсе кеше дə ул иде. Өйгə күз-колак булуны да үз өстенə ул алды.

Бу мəшəкатьлəр белəн таң атуын да сизми калдылар. Ул гынамы əле, бөтен дөньяны каплап ап-ак булып кар яуган икəн бит, шуны күрергə вакытлары булмаган.

— Юлың уң булыр əле, Майшəкəр түти, ак юлдан сəфəр чыгасың,—дип, озатып калдылар аны күршелəре.

Р. САФИУЛЛИН рəсеме.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар