Логотип
Проза

Елан. № 2.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4352

Яңа өй менә болайга табан салыныр. Кыр хәтле бәрәңге бакчасын шыртлатып урталай бүләргә кирәк. Шакирәнең нарат бурасы иркенләп — җәелеп утырсын.
Нигез урынын адымнары белән кат-кат үлчәде Фәһимә. Илдарның кайтуын көтеп тә ятасы түгел, бүрәнәләрне ташырга да, өмә ясап күтәртергә кирәк. Яшьләр туй мәҗлесен яңа йортта җыяр. “Үзе башкарыр” дип, Илдарга өметләнергә ярамый. Мәрхүм әтисе сыман әкрен кыймылдый малай. Баш миен ачып салсаң да файда юк. Фәһимә аны ничек кенә җитез һәм әрсез итеп үстерергә тырышса да, ул Гадел сыңары иде. Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләр, хак икән. Йөрәгеңнән өзелеп төшсә, бетереп үзең булыр иде дә... Әллә кызын югалткач тыныч яшәдеме Фәһимә?! Юк, гомер әрнү белән үтте. Ичмасам, шуннан соң буйга да узмады бит! Алла каргагандыр, күрәсең. Баласын күкрәгенә куйгач, яшь хатынның бозлы йөрәгенә “тып” итеп тамчы тамды... Бәләкәй генә төргәкнең җылысы эретте сыман. Юк, Хәмит кызы түгел бу, бу — аныкы... Яратудан яралмаса да, Фәһимә тудырган җан... Кеше сүзеннән куркып аңардан ваз кичәләр димени, җүләркәй?! Авылда әтисе фәрман белән генә мал җыя: ун ятим асрарлык рәте бар. Фәһимә кызчыкны алар тәрбиясенә калдырыр. Дус саналган кыз-кыркын шатланыр инде, чөелгән борынына көянтә элгәннәр, дияр. Шунысы үтерә дә аның. Кызларның һәммәсе дә, нәкъ тиле Хәтимә юраганча, кияүдән уңды. Боларны Фәһимә ишетеп тора, ишеткән саен көенеп тора.
Беркөнне базарда аңа тукмак борын Гатия очрады. Ире белән затлы тун сайлыйлар. Фәһимә аны күрде дә, салынган җилкәләрен төзәтеп, башын югары күтәрде. “Нишләгән безнең “җен тубалы”, тәмам бетерешкән!” — дип сөенмәсен әле.

Гатиянең ике күзеннән мөлдер-мөлдер бәхет ташый иде. Үзе һаман шул авыл мокыты инде, әлеге күрешүне бик көткән сыман кочаклый, елмая.
— Таныш   бул, Фәймә, ирем — Данис.   Туган көнемә тун бүләк итмәкче картым.
Кыздырган майлы табага салдылармыни, Фәһимә куырылып төште, әмма көнләшүен сиздермәде. Күргәзмәгә куеп карап кына торырлык, ир чибәр иде.
— Карале,  сабакташ, — диде такылдык Гатия,  аны бер читкәрәк тартты. — Безнеке дөрескә басты, нәкъ тиле Хәтимә әйткәнчә булды. Ирем бай, машинабыз чит илнеке.
“Ә синеке? — дип сорый иде Гатиянең күзләре. — Синеке ничек?”
— Миндә пока кияү кайгысы юк, — диде Фәһимә. — Аспирантурада укыйм. Вәгъдәләшкән кешем бар. Өлгерермен дим, арттан кумыйлар.
 
— Аллага шөкер, эшләрең уң икән, Фәймә. Тиле Хәтимә: “Ирсез бала табасың”, — дигәч, кайгырган идең, әйеме?
— Фи, тиле сүзен кем чынга алган?!
Гатия белән очрашу миен кайнаткан уйларын сыпырды да куйды. Юк!.. Аңа бала белән буялырга ярамый. Әнә абынганыңны ничек зарыгып көтәләр. Өтек кенә Гатияләр бай ирләре куенында рәхәт чиккәндә, ул яшьлеген әче “бәгырь җимеше”нә алыштырсынмы?!
Ниһаять, күкрәктәге шеш суырылган иде, хәле әйбәтләнгән Фәһимә атна буе бала тудыру йортына әйләнеп карамады. Югыйсә, ай ахырына кадәр имезәм дип, “шомырт күз”не ышандырган иде.
Ә бер төнне ул бала елаган тавышка уянды. Колак төбеннән киткән “үә-үә” авазлары янә кайтып ята иде. Йөрәк сулык-сулык итте. Никләр имезде икән соң шул тере төргәкне, никләр!
Яшь хатын тәрәзәне ачып тыңлады. Урам тып-тын, бәбиләр йортында утлар сүнгән иде. Чынбарлыкта түгел, күңелендә елый икән бала, күңелендә. Моннан мәңге котылу юк иде.
Ул, шәл генә бөркәнеп, ак бинага йөгерде. Елау көчәйгән саен көчәя иде. Бала күңелдә елый...
— Ачыгыз, ач! — диде Фәһимә, ишекне дөбердәтте!
— Миңа кызымны бирегез!

Дежур табиб аны таный иде. Ник танымасын, Фәһимә кебек нарасыен ташлаучылар сирәк була. Тик табиб яшь хатынны бусагадан да уздырмады, кулы белән артка этеп:
— Шауламагыз, Ханнанова, бездә сезнең балагыз юк, — диде. — Сез аңардан баш тарттыгыз бит, әйеме? Аны алып киттеләр.
— Кая? Кемнәр? — диде акылы таралган Фәһимә. — Хаклары юк, ул минем балам!!!

Ахырдан сораша-сораша кызын кем алганын ачыклады ул. “Шомырт күз” аның баласына әни булган! Менә ни өчен имезгәндә саклаган икән, төлке!
Фәһимә шәфкать туташының адресын табып өенә китте, ләкин “шомырт күз” пропискадан төшкән дә эзсез югалган иде...
Акылы белән ул тавыш-тынсыз гына кызчыктан арынуына шат иде. Авыл белмәде, әниләре белмәде, яшә дә яшә генә! Әмма табигать хатын-кызны нәсел озайту өчен яраткан һәм аның җанын коточкыч зур хис белән сугарган. Акыл исә ул хис белән ярыша алмый, хис барыбер өскә     калка, хатын-кыз, телиме-теләмиме, аңа буйсына иде. Фәһимә дә колга әверелде. “Шомырт күз”не шәһәр урамнарыннан эзли-эзли тилерә язды. Кинәт уянган ана хисе баласын таптырып җәфалый иде. Курсларга укырга килгән Гадел исемле егет белән танышкач, кызчыгы хәсрәте аз гына артка чигенде. “Миңа кияүгә чык”, — диде Гадел. Ә Фәһимәнең аның буй-сынына карап уйлаган беренче уе “Мин моңардан бик матур бала табар ием” булды.
Ул югалган кызчыгын алмаштырачак иде.
Хатын, Гаделгә ияреп, өстенә урман ишелгән ят авылга кайтып китте. Кайтса… бишектә сабый бытбылдап ята!
Ире бормалы-сырмалы тыкрыклардан урап тормады, туп-туры ярып салды.
— Минем малай. Хатыным бәбиләгәндә үлде. Яратсаң — кал, яратмасаң — кире шәһәреңә илтәм.
Шунда Фәһимәгә дә серен ачарга иде дә бит, һай! Гаделнеке белән бергә узар иде. Ә ул авызына су капты. «Нигә тормыш башламас борын гөнаһларыңны чыгарып селкергә әле, синең җилбәзәклегең ир-ат күңеленә хуш килер дисең мәллә?” — дип уйлады.
Байлыгы авызыннан таммаса да, урманчы Гадел заманына күрә хәлле кеше иде. Хәзерге тормыш кына ул бүтән бизмәннәрдә үлчәнә. Гаделне туган авылына әти-әнисе белән таныштырырга алып кайткач, картлар кияү дип өзгәләнмәде. Аларның өмете — бай ир иде. Ә бу бер йолкыш урманчы гына иде. Хәер, икәү генә калгач, әнисе:
— Ярар инде, — диде. — Куркып көткәнебез булмады. Шуңа шөкрана кылыйк. Тиле Хәтимәнең сүзләре элегрәк яман ие бит. Сез дә баерсыз. Ирең күбрәк урман сатсын, син гел төрткәләп йоклат, төрткәләп уят.
Аларны ярты авыл аштан ашка йөртте. Фәһимә тагын элеккеге һавалы Фәһимәгә әйләнде. Чибәр ир култыклап урамнан үткәндә, бала сагышы да, мәхшәр көннәр дә эреп тарала йде. Тик аны тиле Хәтимә бик тиз урталай бөкте.
— Әстәгьфирулла! Тиле Хәтимә үлем түшәгендә җан тартыша ие, кара, аякланган, безнең тыкрыктан төшеп килә, - диде әнисе беркөнне чәй эчеп утырганда. Гадел капка төбендә машина төзәтә иде. Фәһимә коты очып урамга чапты. Тилене ничек тә тыкрык башыннан борып җибәрергә кирәк иде.
Яланаяклы Хәтимә, юлы бүленгәч, шып туктады.
-
Кая чабасың, җен?! Кире борыл! Иремә тыкылдасаң, муеныңны өзеп атам, — дип ысылдады хатын. Бу янауга карчыкның керфеге дә селкенмәде. Күзе белән Фәһимәгә кадалды да катты. Тиленең карашыннан тән куырыла иде.
— Мин беләм, син безгә киләсең, тилебәрән орлыгы ашаган нәмәрсә! Таптым шул, таптым бала! Шуннан ни! Кабергә китәчәк ул сер булып, аңыштыңмы?! Тик йөр, күте өзелгән кигәвен шикелле, анда-монда бәрелеп-сугылып, сиңа авылда кем ышансын!
Артбакчадан гына тыкрыкка әнисе чыкты:
— Кызым, син хәзер кияүдә, бала-чага кебек карчык-корчык үртәү килешми, кер, — диде
Үрә каткан тиле Хәтимә аны күргәч җанланды.
— Бәдрехаят апа, күршең Сәкинәгә сызгыр, олы улы юл сапты, карт тавыгын суеп казан ассын, — диде.
— Җә, сызгырырмын, Хәтимә сеңлем, — диде әнисе.
Тиле борылды да китеп барды. Әнисе башын чайкап калды.
— Авыргач, саташуы тагын да көчәйгән бичараның. Сәкинәне каян искә төшергән диген, ә! Аның малае ун ел элек югалды кана. Чистайда үтереп, гәүдәсен суга батырганнар.
Ә кич белән әтисе:
— Тиле Хәтимә үлде, җыештырып күмдек, — диде.
— Безнең тыкрыкта актык саташулары булган икән, — дияргә генә өлгерде әнисе, урамнан Сәкинә кычкырды:
— Бәдрехаят, Зарифулла, үләм-бетәм! Фазылым кайтты, ип-исән, үлмәгән!
 
дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4397

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар