Логотип
Проза

Еламаска иде!

Җәйге каникуллар башлангач: «Фәния апалар кайткан!» – дигәннән дә күңеллерәк, татлырак хәбәр бар микән? Белмим, әйтә алмыйм.

(Якташларым истәлеге) 
 

 Җәйге каникуллар башлангач: «Фәния апалар кайткан!» – дигәннән дә күңеллерәк, татлырак хәбәр бар микән? Белмим, әйтә алмыйм. Бу сиңа мәктәптә алган «бишле» дә, авыл уртасындагы биек күтәрмәле агач кибеттән килгән тәмле исләр дә түгел инде, апаем! Әйе шул! Беренчедән, «бишле»не көн дә куялар, икенчедән, кибет исенә без күптән ияләшеп беткән, уйлап та бирмибез. Бәй, шулай булмый, тәмле исләр чыгарып утырган әйберләрне сатып алырга инәйләрнең барыбер акчалары юк! 
Ә менә: «Фәния апалар кайткан!» дигән икенче инде! Аны сүз белән язып та, тел белән сөйләп тә аңлатып булмый. Хәтта гәҗит-китапны су кебек эчкән, теле-телгә йокмаган әдәбият укытучыбыз Хәлимә апа да булдыра алмас. Ындыр ягында җим чүпләп йөргән тавыкларга кадәр башкачарак кыткылдый башлый алар кайтып төшкәч. Дөрес, аларны аңларга була – кала кунаклары өчен генә пешерелә торган иң тәмле шулпаны тәэмин итүчеләр булачагын чамалый бугай алар. Иң мөһимен әйтми торам бит әле сезгә! Фәния апалар ун көнләп кунак булганнан соң, без «төенчекләрне» үзләре белән калага алып китәләр, вәт! Эх, белсәгез иде бу мизгелләрнең рәхәтлекләрен! 
Гаиләдә ишле бала булгач, инәй безне чиратлап җибәрә. Быел уртанчы апам белән миңа чират. Без инде көтә-көтә көтек булып, чистый гына да өметләрне өзгән вакытта гына, «Фәния апалар кайтты» дигән тылсымлы сүз яңгырады...
 Алар кайткан көнне үк, үкчәсе тапалып беткән сандалиларны ялт итеп юып куеп, яланаяк йөри башладык. Бәп-бәләкәй генә кул чемоданына да олылар әйтмешли, «хәзинәдә» булганы әзерләп салынып куелды. Анысы инде беркемгә дә сер түгел – бер алмаш күлмәк-ыштан да, ары-бире көннәр суытып җибәрсә, сарык йоныннан бәйләнгән кофта дигәндәй. Хәзер безнең башта, ничек тә ике атналап вакытны тизрәк үткәреп җибәрү кайгысы гына. Калага кунакка җыенуыбызны адым саен мактанып алу җаен да кулдан ычкындырмыйбыз. Колакка каты Шәйхлислам бабай да бу турыда хәбәрдар. Беркөнне кышкы пималарын киеп, үзләренең капка төбенә чыгып утыргач, безне чакырып алды да: «Кысыр тавык күп кытаклый», – дигән була. Нәрсә әйтергә теләгәндер, мәгәр мин аңламадым. Апам колак яфракларына кадәр кызарды кызаруын. И-и, нәрсә ишетсәм дә риза мин! Теләсә кемгә эләгә дисезме әллә, кала тиклем калага кунакка бару! Капчыгыңны тот! Әтәйнең иң кече сеңлесе кебек кала кешесенә кияүгә чыкканнар бөтенләе белән авылда юк дигәннәрен әллә ничә ишеттем олылардан. Әнә сыйныфташым Гамиләнең туган апалары калада яшәсәләр дә, «кеше өстендә» торалар икән. Кая инде аңа кунакларга йөрү! 
 Ниһаять, Фәния апалар иртәгә китә дигән хәбәр безнең колакларга да килеп ирешә. Димәк, бүген мунча ягылып, чебешләнеп беткән аякларны сабынлы суга тыгып утырырга кирәк булачак. Һи, аңа гына калганмы әллә без?! Тик... «Күперенү күркәгә генә килешә», диләрме әле, шайтан алгыры?!
 «Җиләк вакытында тагын нинди кунак ул?» – дип, өч йорт аша гына яшәгән әбиебез, бөтен планнарыбызны минуты-секунды белән җимереп ташлый. Инәй аңа каршы киләмени инде?! Фәния апаларны әйтер идем, нигә шул вакытны туры китереп кайтканнардыр, ачуымны китереп! Инәйнең дә: «Кыш көне ачка үләбезмени, балалар? Сез бит инде зурлар, быел иң кечегез мәктәпкә төшә, аңлап торасыз барысын да. Әле үләннәр, җиләк-җимеш хәстәрләп куймасак, кар астыннан табып булмас», – дигәнендә хаклык бар, әлбәттә. Итле ашлар, бәлешләр төшкә генә керә. Аларның әледән-әле: «Шөкер, сугыш бетте, дөньялар рәтләнер», – дип, бертуктаусыз кабатлаганнарын үземне белә башлаганнан бирле ишетеп килсәм дә, артык үзгәрешләр сизгәнем юк. Һаман да шул сүз булып кына кала бирә. Иң авыры бозауны абзардан алып чыгып киткән мәл. Инәй үксеп елый, аны жәлләп, без – балалар, сигез яктан сигезебез шыңшыйбыз... Матча башына кыстырылып барган «заем» дигән кәгазьләргә тамак туймый шул! Үткән елны сыерыбыз җәй башында гына бозаулады. Берне түгел, икене! Инәй елый-елый, такмаклый-такмаклый сөйли: «Ары-бире кешегә-мазар ычкындыра күрмәгез!» Көз көне берсен илтеп биргәч, шуның белән котылырбыз дип уйлагандыр инде. Беркөнне әтәй, хәлләре бетеп кайтып кергән. «Безгә тиешле икмәгебезне дә сызганнар, икенче бозавыгызны китермичә, бөртек тә юк, диделәр!» 
Инәйнең ай-ваена карамый, әткәй үсеп беткән бозауны җитәкләп ферма ягына таба атлый... Аның: «Сөенче, икмәк булачак!» – дип, алтын кош тоткандай кайтып кергән минутлары әле дә күз алдымда тора. 
 Апа тимер карават астыннан теге агачтан эшләнгән бәп-бәләкәй чемоданны тартып чыгара да, бушата башлый. Мин каршы килмим. Җитмәсә, олыларча: 
– Ярар, рәтләнер әле дөньялар! – дип, өстәп тә куям. 
Инәй: «Үпкәләмәгез инде», – дигәндәй, безне кочаклап ала. Аның җылылык бөркеп торган кочагында үксеп-үксеп елыйсы килү теләге тагын да ныграк көчәя. Көч-хәл белән генә тыелып торабыз. Тик түзәргә, ничек тә түзәргә! Югыйсә инәй дә безгә кушылып елап җибәрәчәк. Ә аның күзләреннән яшь тама башласа, безнеке елгалар булып агачак... 
Түзәргә, ничек тә түзәргә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт Люция!Синең укымаларыңа ешырак керә башладым.Бәйләм,алмазный мозаикалар белән шөгелләнеп өлгерми калам.Чирләптә алдым.Безгә авыл балаларына үзәбезнең язмыш ,тормыш күз алдына килә.Мин конечно күберәк Тозлыкушта үткәрә идем җәйләремне.

    Хәзер укыйлар