Логотип
Проза

ЧАТНАГАН БӘХЕТ

(хикәя)


 (хикәя)
 Сирин, юынып, ашарга гына утырган иде, ишек шакыдылар. Ир берни уйламыйча барып ачты һәм катып калды. Ишек төбендә аның беренче мәхәббәте – яратып алган, ләкин аерылган хатыны Ләйлә басып тора иде. “Керергә ярыймы?” – дип эндәште ул. – Без күпме күрешмәдек соң әле? Ун елмы? Унберме?” Сириннең башында уйлар бураны купты: “Күпме вакыт үтте. Ә ул бер дә үзгәрмәгән...” Ир кунак хатыннан күзләрен алмыйча артка чикте һәм аны кулы белән керергә өндәде. Нидер әйтергә, исәнләшергә кирәк иде, ләкин Сирин, телен йоткандай, бу мизгелдә барлык сүзләрне дә онытты. Ләйлә аның халәтен аңладымы, бераз көлемсерәп, тупса аша атлады һәм кайчандыр үзе яшәгән йорт эченә күз йөгертеп чыкты. Көтелмәгән кунакны күрүдән һаман исенә килә алмаган Сирин ишек янында басып тора бирде. Әйтерсең лә, ул үз йортында түгел, ә әллә кайда. Теленнән сүз чыкмады, ә зиһенендә өзек-өзек, бәйләнешсез уйлар туды: “Ләйлә... Һаман шул ук Ләйлә... Ник килдең? Минем газаплы тормышымны күрергә килдеңме?..” Ләйлә зифа аякларыннан килешле аяк киемен салды да, өй эченә үтте. Ул бүлмә уртасында өй эчен күзәтеп басып торганда Сирин, әлбәттә, хатынның зифа буен, нәкъ яшь чактагыдай калку күкрәкләрен, иңнәренә дулкынланып төшеп торган чем-кара чәчләрен күрми калмады. Шул ук Ләйлә... Тик бераз тулыланып кына киткән сыман. Ләкин ул тулылык аңа шундый килешә. Тездән чак түбән зәңгәрсу чәчәкле күлмәгенең һәр җөе хатынның гәүдә-сынына шундый да урынлы, шундый да килешле. Әйе, киенә белә иде Ләйлә. Юк кына акча белән шундый зәвыклы итеп киенә иде. Ирексездән Сирин уйлап куйды: ”Өлгергән җиләк...” Ләйлә карашын диварда эленеп торган кайчандыр өчесе төшкән сурәттә туктатты да, бераз текәлеп карап торгач, ушына килә алмый басып торган Сиринга борылды: “Бергә төшкән фотоны һаман алмагансың..." Сирин, каушап калуыннан бераз кыенсынып, шунда гына исенә килде: "Ә... әйе... Без бит кайчандыр бергә идек...” Үз өендә шундый ук сурәтнең зурайтылганы эленеп торганын Ләйләнең әйтәсе килмәде.
 Сирин суына башлаган ашына ымлады: “Ләйлә, әйдә, утыр, теләсәң, аш салам”. Һәм кунакның җавабын да көтмичә чынаякка үрелде. Ләйлә каршы килмәде, кулын юып, өстәл артына утырды. Шулай да кисәтергә онытмады: “Озак утыра алмыйм. Мине көтәләр...” Буйдак ир пешергән аш ис китәрлек тәмле түгел иде, әлбәттә. Кибет консервасын кайнар суда болгатып кына алган ашны Ләйлә шулай да бер-ике капкан булды. Ә Сирин ашаудан калган иде, ахры. Калагын бармаклары агарганчы кысып тотып утырса да, ашка үрелмәде. Сүзсез утыру икесенә дә кыен иде. Сирин башында бөтерелгән уйны әйтте: “Һм... Чыннан да, ничә ел күрешмәдек? Ун елдан артты кебек...” Ләйләнең күзләрендә уйчанлык чагылды: “Уникенче ел китте...” Сиринга, сораулар яудырса, кунакны өркетер, ул чыгып китәр кебек тоелды. Аның Ләйләне әз булса да үз өендә тоткарлыйсы килә иде. Шулай да сорамый булдыра алмады: “Унбер елдан соң ничек килеп чыгарга булдың, Ләйлә?” Хатын исә башын күтәреп тагын дивардагы сурәткә карап торды. Караган саен күзләренә сагыш иңә барды. Тын гына, чак-чак ишетерлек итеп җавап бирде: “Беләсең бит улыбыз янына еш килеп йөргәнемне. Менә кереп чыгарга булдым синең янга...” Сирин бәхетле чакларының чагылышына − хатыны, улы Азамат белән өчәүләп төшкән фотога карап куйды һәм тирән итеп көрсенде. Беркайчан да алар бергә була алмаячак. Шушы ак-каралы сурәттә генә алар бергә калдылар. Яраткан хатыны, сөйгән улы, Сирин үзе... Сигез яшьлек Азамат, нигә болай булды бу дигәндәй, гаҗәпләнгән сыман күзләрен зур ачып, әтисе белән әнисенең уртасында утыра. Ә Ләйлә белән Сирин елмаялар, алар шундый бәхетле. Алар әле алда ни көтәсен белми...
 Ләйләнең мөлдерәмә тулы күз яшьләрен күреп, Сирин аны тынычландырырга ашыкты: “ Йә, йә, булды... Җитте дим...” Ләйлә читкә борылды, яңагыннан аккан тамчыларны сөртеп алды. Вакытсыз гомере өзелгән улларын искә алуы икесенә дә авыр иде. Унбер ел үтсә дә, бала кайгысы басылмый икән. Мәхәббәтләренең беренче җимешен, кадерле улларын сигез яшькә хәтле үстереп, саклап кала алмадылар шул ата белән ана кеше. Икесенең дә йөрәкләрен уллары алдында әлегәчә газаплы гаеп хисе кимерә. Алар икесе дә белә – бу гаеп тойгысы аларны гомер азагына хәтле эзәрлекләячәк. Елдан-елга үсә генә барачак. Баланы саклап кала алмаган өчен икесенә дә гомерлек җәза – шушы авыр гаеп хисен азаккача тоеп, шул тойгыдан көннән-көн ныграк авыртынып, сызланып яшәү. Икесенә дә гомерлек җәза. Ләйлә көзгеле шкафка ымлады: “Ватык көзгене алыштыргансың икән...” Аннары үз-үзе белән бәхәсләшкәндәй, өстәп куйды: “Көзгегә генә бәйле булса икән бәхет...” Бер-берсен кочып, чатнаган көзгегә карап торырга яраталар иде алар... “Карамагыз шул чатнаган көзгегә. Ярамый!” – кайнанасы әйтә килде, ә яшьләр тыңламады.
 ...Сигез яшьлек улының суда батып үлү хәбәрен ишеткәч, Ләйлә яланаяк, яланбаш елга буена чыгып йөгерде. Ул барып җиткәндә су буена халык җыелган иде инде. Кешеләр, Ләйләгә күтәрелеп карарга кыймыйча, дәшми-нитми генә аны яр буенда сузылып яткан Азамат янына үткәрделәр. Кулларын сузып,Ләйлә улының үле гәүдәсенә ташланды. Яр буйларын кошчыгын югалткан аккошның үзәк өзгеч ачы тавыш яңгыратты: “Балакаем... Азаматым...” Ләйлә дерелдәгән куллары белән улының тәнен, күзләрен, колакларын капшады һәм кешеләргә ялварды: “Ярдәм итегез, зинһар... Ярдәм итегез балама...” Тик гәүдәсе суынган, иреннәре күгәргән малайга инде ярдәм итәрлек түгел иде. Ярдан сикергән Азамат, су астындагы ташка башы белән бәрелеп, балалык шуклыгыннан вафат булды.
 Кайгыдан ана кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Иртә-кичен ул бары ике җөмләне кабатлады: “Юк! Юк! Дөрес түгел бу! Ышанмыйм... ышанмыйм...” Көтмәгәндә яшен суккан сыман, Сирин дә улын югалту кайгысын бик авыр кичерде. Хәмердә бераз гына булса да җан тынычлыгы табарга тырышты. Хаклымы, түгелме, үз-үзен белештермәгән хатынын гаепләде: “Син ана кеше. Син карамадың баланы...” Ә Ләйлә акланмады. Әйе, ул гына гаепле. Ул гына гаепле. Үз гомерләрен кисеп бирер иде дә бит, кая соң! Дөньядан ваз кичкән, карашы сүнгән хатынын Сирин табибка алып барды. Акылына зыян килмәсә дә, кайгысын күтәрә алмаган хатын депрессиягә бирелде. Табиб язып биргән даруларны эчмәде. Көне буена караватта бөркәнеп ятты да ятты. Кызының хәлен белергә килгән Кифая карчык беркөнне Ләйләне үзенә алып кайтып китте: “Бераз булса да үземдә яшәсен. Дәвалармын, Алла бирса. Терелгәч кайтыр.” Сирин риза булды.
 Шулай, кайчандыр күпләр сокланган гаиләнең бәхете чатнады. Сокланмаслык та түгел иде шул Сирин белән Ләйләгә. Икесе дә карап торырлык чибәр, асыл зат. Югары уку йортында укыганда танышкан егет белән кыз укуларын бетермичә үк туй ясап, кавышып та куйдыллар. Танышкан көннәреннән башлап, гел бергә булдылар. Укуларын бетергәч, Сирин Ләйләне туган авылына алып кайтты. Үзе совхозда агроном, ә Ләйлә хисапчы булып эшкә керделәр. Башта ике ел ата-аналары белән яшәделәр. Уллары Азамат тугач, иске генә йорт сатып алып, шуның урынына яңа өй салдылар. Замана үзгәреп, совхозлар беткәч, үз кибетләрен ачтылар. Яңа яралып кына килгән сәүдәгәрлек эшен алар беренчеләрдән булып диярлек башлап җибәрделәр. Бергәләп бөртекләп мул, иркен тормышларын төзеделәр. Тормышлары бар яктан да яхшы, бәхетләре түгәрәк иде. Ләйлә ирен, баласын яратып туя алмады. Киләчәк тә шундый ук матур, бәхетле булыр сыман тоела иде. Юк икән шул. Зур бәла, су астындагы таш янында, күзгә күренмичә сагалап торган икән аларны. Улларын югалткач, Ләйләнең тазалыгы какшады, ә Сирин эчүгә сабышты. Аларның түгәрәк бәхетләре шулай кителде, чатнады.
 Әнисе янында чирле Ләйлә ике айлап ятты. Кифая карчык кызын халык чаралары белән дә, авыл фельдшерының киңәшләрен кулланып та дәвалады. Шифалы үлән төнәтмәләрен өшкереп эчерде, белгән догасын укыды. Терелеп, ике-өч айдан үз өенә кайтып кергән Ләйләне яңа сынау көтә иде. Хатыны юк арада, салмыш баш хуҗаны кибет сатучысы “җете кызыл” чибәр Рәмилә үзенеке итәргә өлгергән иде инде. Өенә кайтып кергән Ләйлә, Сирин янында бөтерелеп йөргән Рәмиләне күреп, башта берни дә аңламады. Иренә ярдәм итә икән, дип рәхмәт әйтергә авызын ачкан иде, Рәмилә, биленә таянып: “Монда мин хәзер хуҗабикә!”− дигәч, Ләйлә чак артына утырмады. Сораулы карашын күзләрен яшергән Сирингә төбәде: “Чынмы бу?” Айнырга өлгермәгән Сирин дәшмәде, гаепле йөзен идәннән күтәрмәде. Шулай итеп, Ләйлә, чишенеп тә тормыйча, әйберләрен җыйды да үз өеннән чыгып китте. Тагын әнисенең бусагасына кайтып егылды.
 Утыз ике яшендә Ләйләнең бөтен тормышы асты өскә килде. Бөртекләп җыйган бәхетен югалтты. Аяусыз язмыш башта сөйгән улын алды. Яшь, чибәр, шук хатын – ирен, яшәгән йортын, җыйган байлыгын тартып алды. Ләйлә яшәү мәгънәсен югалтты. Карынында яралып килгән тере күзәнәк кенә аны бу дөньяда тотып калды. Үзең ничек телисең – шулай, ә бала туарга, яшәргә тиеш!
 Кайгысын онытырга, Рәмилә белән яңа тормыш башларга күпме генә теләсә дә, аның белән Сириннең тормышы барып чыкмады. Совхоз барагында әнисе, өч туганы белән ачлы-туклы диярлек үскән Рәмилә кинәт кенә башына ишелеп төшкән байлыктан исерде. Кибетне тиз генә үз кулына алды. Авырга калса да, әле яшьмен, балага батарга өлгерермен, дип Сириннән сорамыйча бер-бер артлы бала төшерде. Сириннең хәмер белән мавыгуына артык пошынмады. Аракының чишмәсе үз кибетләрендә. Кирәк саен алып чыгып кына торды. Сирин белән ярышып диярлек үзе дә эчте. Сирин кайгысын басарга тырышып эчсә, Рәмилә тук тормыштан илереп эчте. Сирин белән Рәмиләнең дуслары көннән-көн арта барды. Дуслар, бәйрәмнәр арта барган саен, кибет биргән табыш та кими барды. Рәмилә яхшы машина алып, руль артына утырды. Шәһәрнең кыйбатлы “бутикларында” гына киенде. Чит илгә ялга барды. Көннәрдән бер көнне Сирин яңа товар алырга да акча эзли башлады. Ләйлә белән еллар буе бөртекләп җыйган байлыкларын Рәмилә бер-ике елда туздырырга да өлгерде. Көннән-көн эчүгә сабыша барган яшь хатынын Сирин хастаханәгә дә салып карады. Тик аннан чыгу белән Рәмилә тагын шешәгә ябышты. Түземлеге төкәнгән ир Рәмиләне чак куып чыгара алды. Ләйләдән аермалы, Рәмилә буш китмәде, Сириннән яхшы машина, затлы кием-салым, кыйммәтле алтын-көмеш каерып алды. Кибетне дә бүләргә йөрде, тик барып кына чыкмады. Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Комсыз Рәмиләне беренче хатыны – тыйнак, эшчән Ләйлә белән чагыштырып, Сирин бик үкенде дә бит, тик соң иде шул.
 Ни булса шул булыр, диеп, Сирин җәйге бер көндә Ләйләне эзләп, аның авылына юл тотты. Кифая карчык элекке киявен капка алдында коры гына каршы алды. Өенә чакырмады. Ләйлә монда яшәми, аның гаиләсе бар, аны эзләп йөрмә, диде. Сирин моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Шулай да авыл буена сораша торгач, Ләйләнең эзенә төште. Көянтәсен күтәреп судан кайтып килгән Ләйләнең йортлары янында торган ят машинаны күреп хәле беттеме, иңнәреннән шуып төшкән бидрәләрне җиргә куярга өлгермәде. Мөлдерәмә тулы сулы бидрәләр җиргә тәгәрәде. “Нигә килдең монда? Ни йөзең белән килдең?” – Ләйләнең үзәк өзгеч тавышына капкадан бер-ике яшьлек малай чыкты һәм кунакка өркеп карый-карый еларга тотынды. Ләйлә аны тынычландырырга ашыкты: “Елама, Азамат улым, елама, яме. Тими ул сиңа...” Азамат? Шунда гына Сирин малайга игътибар белән текәлеп карады. Бу бит Азаматларының нәкъ бәләкәй чагы! Сирин берни дә аңламады. Тукта, тукта, ничек, бу бала аның улы булып чыгамы соң? Сирин Ләйләнең җиңнәреннән тотты: “Бала минекеме?” Ә Ләйләнең күзләрендә нәфрәт уты кабынды. Ул улын күтәреп күкрәгенә кысты да: “Минеке!” – дип кырт кына җиңен тартып алды һәм капканы шарт итеп ябып кереп китте. Эчтән капканы терәп куйганы ишетелде.
 Сирин хатыны алдында тезләнеп гафу үтенергә әзер иде, ләкин аны тыңлаучы булмады. Капканы күпме шакыса да, аңа ачучы күренмәде. Ләйлә аны кичерә алмады. Буш, салкын йортына кайтып китте Сирин. Рәмиләдән соң хатын-кызга ышанычы кайткан Сирин, артыннан ияреп йөрүчеләр булса да, башкача өйләнмәде, ялгызы яшәде. Ләйләне йөрәгеннән ничек кенә сызып ташларга теләсә дә, булдыра алмады. Бер яктан аның алдындагы гаебе җанын кимерсә, икенче яктан тәүге, саф мәхәббәт онытыламы соң ул? Әйе, бик тә гаепле Сирин Ләйлә каршында. Вакытсыз вафат булган улы һәм хатыны алдында икеләтә гаеп тоеп, Сирин газаплы тормышта яши бирде. Тормышлары җай гына, рәхәт кенә барганда, үргә күтәрелгәндә бергә булдылар. Ә кайгы килү белән Сирин хатынын ташлады булып чыга. Болай да сынган хатынын баланы карамауда гаепләп, үзенең ата буларак җаваплылыгын танымау түгелме соң бу? Икесе дә авырлыкны бертигез күтәрер урында, бер-берсенә терәк булыр урында Сирин хатынын иң авыр чакта ташлады. Ничек кичерсен аны Ләйлә? Көзге кисәгедәй чатнаган бәхет кыйпылчыкларын тагын җыя алырбызмы? Синсез яшәү юк миңа, Ләйләм, бәгърем. Унбер елдан соң нигә тагын килеп чыктың тормышыма? Кичерүең шулмы? Минем газапларымны күреп тантана итүеңме? Ничек аңларга сине, Ләйлә?..
 Кара-каршы утырган ир белән хатын кыска гына мизгел эчендә йөрәкләреннән әллә ниләр үткәрде. Телләре түгел, карашлары сөйләште. Ләйлә, мине көтәләр, миңа вакыт, дип, урыныннан кузгалды. Аны өеннән җибәрәсе килмәсә дә, Сирин Ләйләне озата чыкты. Кем көтә аны? Әлбәттә, бер ир заты. Ләйлә кебек хатын-кызның ялгыз булуы икеле. Хатын кибет каршында тукталган машина янына атлады. Гади генә машинадан аның каршына ... унөч-ундүрт яшьләрдәге яшүсмер чыкты. Сириннең бүгенге тетрәнүләре бетмәгән икән әле. Ләйлә, малайны иңнәреннән кочып, Сирингә борды: “Азамат улым, әтиеңне күрергә теләгән идең. Менә синең әтиең...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх сирин. Ялгышкансын монда рамиленен де тырышлыгы зур булган инде терсек якын да бит тешлеп булмый

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эй, язмыш, язмыш....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тормош сынауҙары, бигерәк тә оҡшаны. Сабырлыҡ түземлек бәлә ҡазаларҙа сорарға кәрәк.

        Хәзер укыйлар