Логотип
Проза

Бәйрәм ашы — кара-каршы

Минем җор телле, искиткеч шук Фәрзия исемле апам бар. Уен-көлкегә ясап куйган кебек инде менә. Авызы һаман ерык. Ул күзгә күренүгә, тагын ни әйтеп эчне катырыр икән бу, дип уйлап куясың. Мәзәк сөйләве — бер хәл, көлкегә калдырырга да күп сорамый. Үзем турында әйтмим дә инде (көнгә ике-өч тапкыр эләгәм мин аның кармагына), кемнәрне генә төп башына утыртмады инде. 1апрельне бәйрәм итеп көтеп ала, бөтен авылны алдап чыга.

Белә торып, күрәләтә алданалар бит. Бигрәк тә күршебез Хөсниҗамал әбигә ис-акылыбыз китә. Ул аны ничек ышандырадыр, ягылмаган салкын мунчага җибәрә. Ел саен!

Быел әни апамның колагын гына киртләмәде:
— Матри, кыз, Хөсниҗамалтәйгә кагыласы булма, әнә, үз ишеләрең белән кайнаш, — диде.

Ни күрик, 1 апрельдә якын әбиебез рәхмәтләр укый-укый мунчага китеп бара. Комганы кулында, тастымалы җилкәсендә.
— Ходаем, кул-аякларыгыз сызлаусыз булсын, теләгән теләкләрегез кабул булсын…


Көндәлек дәфтәреннән
Кичләтеп кенә өйгә дә килеп керде бу, үзе кет-кет көлә, хәзер кызыгызның колагын борам, дигән була. Әмма сәбәбе башка икән.
— Сары майга йөздереп кенә тары тәбикмәге пешердем, барыгызны да чәйгә алырга кердем, — диде, — җиләк вәринҗәм дә бар, гелән сезнең сый гына булмас… Ризалатты тәки.
Гөнаһ шомлыгына каршы, әни:
— Хөсниҗамалтәй, син чыга тор, без хәзер кереп җитәрбез, — диде. Шушы харап итте дә инде безне.
Мул итеп күчтәнәчләр кыстырдык та, каз бәбкәләре кебек тезелешеп, кереп киттек. Ә күршебезнең ишегендә, йә, Хода, ат башы чаклы богау йозагы эленеп тора иде. Ярыкка кәгазь дә кыстырылган. Анда чатлы-ботлы бер генә җөмлә сыланган, “Бигайбә, күршеләр, бәйрәм ашы — кара-каршы”.

Бер авызың пешкәч…
Безнең авылда Солтанхәмит абый белән Саҗидә апаны “Кияү-Кәләш” дип йөртәләр иде. Үзләре нигәдер аерым яши.
Фәрзия апаның белмәгәне юк, әлеге кушаматның тарихын аннан белешмәкче иттем.
— Яшең баш, — диде апам, гадәттәгечә, шаярту белән, — күп белсәң, тиз картаерсың.
Чарасын калдырмагач, сөйлисе булды үзе тагын. Соңыннан мин ул сөйләгәннәрне көндәлек дәфтәренә язып куйдым. Инде, исем-фамилияләрен үзгәртеп, сезгә тәкъдим итәм.

Солтанхәмит абый яшьтән үк кыюсыз, оялчан, оешмаганрак була, борынын еш канаталар малайның. Әмма, үсә төшкәч, бу авылның иң чибәр кызларыннан саналган Саҗидә сылуга яучы җибәрергә комачауламый, чөнки тырыш, уңган, көчле. Шуңа күрә абруйлы. Кызның әти-әнисе бик рәхәтләнеп ризалыгын бирә.

Бирүен бирә, тик чибәркәй шул ук төнне кунакка кайткан Хәбибулла атлы шахтер егеткә ябышып чыга.
Ни кызганыч, бәхетләре озакка сузылмый, егетне таш баса, Саҗидә тол кала. Солтанхәмит бик озак авыз-борынын салындырып йөрсә дә, тора-бара арадагы боз эри, сөйгәненә сүз куша башлый. Менә дигән пар! Авыл түземсезлек белән туй көтә. Шул мәнфәгатьтә гашыйкларга ашыгычлык белән “Кияү— Кәләш” кушаматын тагып та куялар.

Бер авызың пешкәч, өреп кабарга туры килә икән, Солтанхәмитнең тәвәккәллеге җитми генә бит. ә вакыт үтә. Ун ел гомер аз түгел.
Кемнеңдер теләге фәрештәнең “амин” дигән чагына туры килгән, ахры, көннәрдән бер көнне, өй түбәсе кыегыннан тып-тып итеп тамчылар тама башласа, яучылар, ниһаять, Саҗидәнең капкасын кагалар. Солтанхәмит үзе һәм күршесе Хәтмулла. 

Кәләш яучыны сүз уртасында бүлә.
— Ошбу сайрауларыгызның хикмәте чыкмас, ахры, — ди Солтанхәмиткә текәлеп, — беләсеңме ни өчен?
— Җу-у-к…
— Белмәсәң бел, ачык авызым, теге чакта да Алдау көнне яучылаган идең, шуңа күрә уңмадың, инде янә шул хатаңны кабатлыйсың. Алдау көнне изге эш башламыйлар. Бүген 1 апрель ләбаса! Башка көнне килерсез.

Солтанхәмит тәмам тынычлыгын җуя, кая ул яучылар җибәрү, Саҗидәсенең өен чакрым ярымнан урап уза башлый. Кавыша алмаган Сак-Соклар шикелле һаман тол “Кияү-Кәләш” булып яши бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар