Логотип
Проза

Буранда

Мин бу авыл аша көндез үтеп китәргә тиеш идем, соң­гарганымны сизми дә калганмын. Болай да кыска көн кичкә авышып килә. җәяүле буран йөгерә-йөгерә аяк эзләрен күмә, сукмакларны тигезли, бөтерелеп уйнап китә дә ак багана булып күккә үрелә. Син аңа терәк булып багана үзәгендә басып торасың. Тын алыр өчен бияләең белән авыз-борыныңны томалыйсың... Ул һаман нәзек кенә итеп борын очын чеметә, маңгайны ялый...

— Мондыйда юлга чыкмыйлар. Әнә Хатимә карчыкка кер дә кун. Юлчыларны көтеп тора ул, — диде миңа кое янындагы улактан  атына су эчереп торучы иске фуфайка­лы агай. — Йортын  — мосафирлар, кое­сының суын атлар ярата...

Шул мәлдә карбизәкле ярым туң тәрәзәдән ак яулыклы карчык күренде, ул «кер» дигән кебегрәк ишарә ясады. Мин йортка үттем.
— Мәче көне буе келәм тырмады. Бөтен йонын йолкып бетерде. Димәк, буран тиз генә басылмаячак... Әйдә, әйдә, уз... Итекләреңне тота кер...

Аның йөзе кырыс иде. Күзләре карчыганыкына охшап торсалар да, аларда ниндидер бер нур уйнаклый. Шул нурга ияреп булса кирәк, көрткә чумган итекләремне эләктереп мин өйгә атладым.
— Син беренчесе һәм син соңгысы түгелсең, — диде карчык. — Кунаклар урыны әнә тегендә — алгы якта. Аллага шөкер, өем иркен. Үт, әйдә, үт...

Карчыкны ялгызы яши дип белгәнгәме, монда тагын кемнедер күрермен дип уйламаган идем. Шуңа да күз алдымдагы күренештән имәнеп киттем. Гарипләр арбасына утырган ир-ат, сискәндереп, игътибарны җәлеп итәрлек иде шул... Өтер билгеседәй сыңар күзе чалы­шайган авызына кушылгандай тоела. Борын урынында ике олы тишек тырпаеп тора. Битләре тулы күкле-кызыллы җөйләр... Һәм утырган көенә һәйкәлдәй катып калган сын... Хәер, бу минутта  минем халәтемне аңлатыр өчен дә, әлеге җан иясен тасвирлар өчен дә бу дөньяның сүз байлыгы җитмәс иде кебек...
— Улым ул минем, — диде карчык ярты юлда уңайсызланып, тук­талып калуымны күргәч. — Чирли ул... Әйдә, әйдә, аргы якка үт.

Хәсрәтенең күптәнге булуы, аңа кигән күлмәгедәй күнеккәнлеге күренеп торса да, карчыкның йөрәк җәрәхәтенең зурлыгын, кырыс тормышның аны сындырырга теләп сынавын, тик җиңә генә алмавын тоемларга мөмкин иде...

Мин хуҗа күрсәткән караватның өске япмасын җыеп куйдым да аның бер почмагына килеп утырдым. Шомлы ялгызлыктан, куркыныч билгесезлектән авыр иде миңа. «Ичмасам, китә дә алмадым», — дип үкенеп тә куйдым.
— Буран көчәйгән, — диде карчык керә-керешкә. — Күрше Мөфлихәнең морҗасы да күренми. — Һәм ул алгы як ишектән ба­шын тыгып миңа эндәште:
— Юлчы, чык әйдә, чәйләп алыйк...

Мин кыяр-кыймас кына самоварлы өстәл янына елыштым.
— Безнең авылда самовар калмады инде. Халык күптән чәйнеккә күчте. Мин ташлый алмадым: чәйнек чәе эчемә төшми. Болай күңелле бит. Балалар үстергән чактагы кебек... Мәрхүмкәем, әтиләре дә шулай ярата иде...

Тыштан кырыс күренсә дә, карчык эчтән елмая иде. 
Самовар җырлавы, тәрәзә артында буран улавы — бөтенесе бергә кушылды да, әллә нинди сәер бер халәт барлыкка китерде. Хуҗа, чы­наякларга чәй агыза-агыза, кай тарафларга баруым белән кызыксынды. Мөлдерәмә өч чынаяк чәйнең берсе минем алга күчте. «Улын да чәй эчертергә җыена микән?» — дип уйлап куйдым эчемнән генә, чөнки таш сынның кыймылдый алуын күзаллау да мөмкин түгел иде.
— Әзрәк суынсын, бал кашык белән эчертәм мин аңа, — диде кар­чык, уйларымны укыгандай. Шул мәлдә ишек шыгырдаганы ишетелде.
— Күрше керә бугай...

Һәм ул урыныннан кузгалып, сөйләнә-сөйләнә бусагага таба китте.
— Капканы җил ачмасын тагын, кар тутырып куяр да чыгалмый интегерсең...

Ул барып өлгергәнче ишектән суык җил йөгереп керде.
— Без бу, әнкәй, — диде яшь тавыш.
— И-и, сезмени әле?! Минем балакаем кайткан лабаса! 

Ул кызчыкны күкрәгенә кысып  кымшанмый торды. Аннан:
— Әйдәгез, әйдәгез, үтегез! — диде. Яшь хатын бусага төбенә кереп басты. Аның дебет шәленә, мутон якалы зәңгәр пәлтәсенә ярма-ярма кар бөртекләре кунган иде. Шулай да тиз генә борылып, кызның өс-башын кагып алды, чишендерергә булышты. Мизгел эчендә ки­емнәрендәге кар бөртекләре эреп тә беттеләр, салкын тамчылар күз яшьләренә охшап калдылар...

Хатын нигәдер бик моңсу иде. Авыр карашы арбадагы иргә төбәлде. Ул аңардан күзләрен алмыйча гына сумкасын актарды, бер пар җылы оекбаш тартып чыгарды һәм түргә атлады. Кыенсы­нып кына:
— Нихәл, Хәбибулла. Боларны сиңа алып кайттым  менә... — диде. Кыз да күлмәк кесәсен капшады, аннан рәсемле кәгазь бите тартып алды һәм арбага, ир алдына илтеп куйды:
— Моны мин синең өчен ясадым, — диде. Әбекәенә дә шундый ук бүләк эләкте. Карчык сөенде, күзләре яшьләнде. Тик таш сын сел­кенмәде. Йөзендәге бер генә җөе дә, бер генә җыерчыгы да кыймыл­дамады.
— Кеше танымый шул бичара, — диде карчык, миңа таба боры­лып.

Бу хәлне карап торуы авыр булганлыктан, урынымнан кубып, алгы якка кереп киттем. әбекәй дә кузгалды, комганын эләктереп йортка юнәлде.
Ярым ачык ишектән хатынның сулык-сулык елаганы да, язмышын каһәрләве дә аермачык ишетелеп торды.
— Мин бит башка җирдә елый алмыйм, Хәбибулла, — диде ул. — Шушы бусаганы атлап чыгуга, бәгырем ташка әйләнә... Җаным монда бит минем, гәүдәм генә нидер эзли... Кичер син мине, кичерә күр!..
— Әни, елама! — диде кыз үпкәле тавыш белән. — Кайткач, Таһир абый тагын күзләрең нигә шешенде, дип сорар...

Мин караватымнан кузгалып ишекнең ябык ягындагы пыяласыннан бүлмәгә күз салдым. Башымнан: «Янына чыгып валидол, йә булмаса сукыр кычыткан төнәтмәсе эчертәсеме соң», дигән уй чагылып үтте. Тик кинәт гаҗәп бер күренештән тукталып калдым...

Хатын бармаклары белән, аралый-аралый, ирнең чәчләрен сыйпый иде. Шулкадәр назлы, үз итеп сыйпый иде ул... Әмма таш сын өчен моның әһәмияте юк иде, күрәсең...
— Тагын елыйсыңмы? — Авазларга комган шалтыравы кушылды. Хатын дәшмәде. Кул сырты белән күзләрен, битен сөртте.
— Кызым үскән бу юлы, — диде карчык һәм кесәсеннән чыгарып төенләнгән кулъяулыгын чишә башлады. Тиеннәр чылтыравы авыр һаваны җиңеләйтеп җибәргәндәй булды.
— Кая, кызыма хәер бирим әле...

Бала елмайды. әбекәенең муеныннан кочып алды.
— Син безне онытма инде, балам. җәйгә чыккач, озак торырга кайт, яме!
— Ярар, — диде кыз, башын аска иеп. — Тик Таһир абыйның бер дә сезгә җибәрәсе килми шул...
— Көнләшәме?
— Белмим...
— Син аңа әйт: мәеттән көнләшмиләр, диген. Ул бит минем әтием, диген...
— Ярар, — диде кыз авыр сулап. — әйтермен. 

Хатын кинәт урыныннан кузгалды:
— Без китик инде, әнкәй, — диде.
— Туктагыз, чәйне яңартып алыйк...
— Юк, юк, башка юлы иркенләп керербез, йә эзли башларлар...

Ул ашыга-ашыга ишеккә юнәлде. Кыз аңа иярде.
Бу очрашудан күңелдә бөтен дөньясын таш баскандай авырлык калды. Хуҗа да сөенә алмады кебек. Хәлне җиңеләйтмәк булып, мин өстәл янына чыгып утырдым.
— Киленем бу минем, — диде карчык. — Хәбибулламның хатыны иде... — Ул арба ягына ымлады.
— Кияүгә чыгарга үзем ризалык бирдем. Ике тере мәет асрый ал­мам, дип курыктым... Көчем җитмәс, дип уйладым...

Ике арада тынлык урнашты. Тынлыкны бозып, карчык теш ара­сыннан бер җөмлә сытып чыгарды:
— Хатын — ирен, ир хатынын ташлый ала... Ана баланы ташлый ал­мый шул. Бу бала бары тик минеке генә...

Шушы җөмләдә ниндидер көч тә, рухи зурлык та, иң тирән әрнү дә, иң авыр газап та бар иде.
— Кайда яшиләр соң хәзер?
— Шәһәрдә.
— Күптәнме?
— Дүрт ел була. Уртак балалары бар инде... Яшәсеннәр генә... Газапланмасын гына...

Ул, башын күтәреп, каршы яктагы стенага төбәлде. Анда рам эченнән безгә япь-яшь чибәр хатын белән әзмәвердәй ир карап тора икән. Урталарында газиз нарасыйлары... өчесенең дә йөзләреннән бәхет ташый...
— Киленегезнең күзләрен алыштырып куйганнар, диярсең... Хәзер бигрәк моңсулар...
— Бер мизгел үзгәртте барысын да... — Ул миңа, моны үз башына төшкәннәр генә аңлый, дигән кебегрәк караш ташлады да дәвам ит­те. — Бу дөньяның бер мизгеле берәүләрне үтерә, берәүләрне яңадан тудыра ала... Күз күрми торып, без моңа ышанмыйбыз гына икән бит... Чыгып киткәндә нинди бәхетле иде... Матаена утырып, коштай очты балакаем. Күрше авылга, килен белән оныкны алырга дип кит­те... «Соң бит инде, әти-әнисе янында тагын берне кунсын, иртән, яктыргач, барып алыр идең», — дип калдым. «Алардан башка өйдә ямь юк, әнкәй. Дөнья бушлыктан тора кебек», — диде. Ашыкты... ә юлга чуер таш китереп аударган булганнар. җәеп өлгермәгәннәр — караңгы төшкән... Менә шул: сау-сәламәт чыгып китте, гарип көе алып кайт­тык... — Ул тирән итеп көрсенде. — Аңы да, хәтере дә юк хәзер...
Мин эчтән генә юату сүзләре эзләдем. Сүзләр табылмады.
— Бала ул ананыкы гына, — диде карчык янә тынлыкны бүлеп һәм улына чәйнәп ит каптырды, балкашыктан авызына су салды. Таш сын хәрәкәтсез генә йотты.

«Мизгелләр... Язмышлар мизгелләрдән тора…» Минем җанда гади авыл карчыгының, ул үстергән ананың гади сүзләре олы хакыйкатькә әверелделәр. Хакыйкатьнең яман ачы була алуын да аңладым мин. «Ашыгырга ярамый... Дөнья үзен узарга тырышканны яратмый...» — диде ул бая сабыр гына. әле дә сабыр гына улы янында әвәрә килә. Мондый тынгысыз кичтә әлеге сабырлык сәеррәк тә тоела. Урамда буран тәрәзәләргә ябышып эт өргән тавышлар чыгара. Морҗа тише­генә кереп улый. Җиле дә булышчы: өйнең җылысын суыра...
— Иртәгә аязачак... — диде карчык. — Радиодан шулай диделәр... 

Мин, уйларымнан арынырга теләп, тәрәзә янына килдем. Тоташ хәрәкәттән торган салкын дөньяга күз салдым. Шунда олы һәм кеч­кенә ике шәүләнең караңгы өермә эченә кереп югалганын күрдем...
— Дөрес әйтмәгәннәрдер, бер дә басылырга охшамаган әле бу, — дидем, һич исе китмәгән кешедәй, бүлмәгә таба борылып.
— Радиодан әйткәч, басылыр... — диде карчык. — Анда кое өстен ачык калдырмаганнармы?
— Япканнар...

Ул, көзге яфрактай юка, арык гәүдәсен нык тотып, ирне арбасыннан күтәреп алды да түрдәге караватка таба атлады.
— Күтәрешим... — дидем мин якын килеп.
— Кит... Юлдан кит... Мин өйрәнгән инде... Йә берәр җирен авырттырырсың...

Аның кырыслыгыннан бераз шомланып та куйдым, чөнки ул бу мизгелдә баласын якларга әзерләнгән ана арысланга охшап калган иде...

Сүзсез генә читкә борылдым. Шул мәлдә үземдә ниндидер көч артуын сиздем: нигәдер, менә хәзер, шушы минутта чыгып китсәм дә, бу дөньяның караңгы бураны мине адаштыра алмас кебек тоелды...

«Сөембикә», № 3, 2006.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язмышлардан юктыр узмышлар...

    • аватар Без имени

      0

      0

      БАЛА ЭНИНЕКЕ ГЕНЭ ШУЛ УЛ...

      Хәзер укыйлар