Логотип
Проза

Будильник

Оркыя карчык, Шәмсиянең күлмәк итәкләрен җилфердәтеп алыпсатар торган урынга юнәлгәнен күргәч, чыгарга булды. Якындагы кибет  чатына килеп туктаган алыпсатарны иртәнчәк үк күргән иде ул күрүен. Берни дә кирәкмәгәч ни – игътибар итмәде. Әмма Шәмсиянең шунда юнәлгәнен күреп, чыдап калып буламы?..

Оркыя карчык, Шәмсиянең күлмәк итәкләрен җилфердәтеп алыпсатар торган урынга юнәлгәнен күргәч, чыгарга булды. Якындагы кибет  чатына килеп туктаган алыпсатарны иртәнчәк үк күргән иде ул күрүен. Берни дә кирәкмәгәч ни – игътибар итмәде. Әмма Шәмсиянең шунда юнәлгәнен күреп, чыдап калып буламы?
Шәмсия – аның кара-каршы күршесе. Оркыя кебек үк, балалары үсеп очкач, ялгыз калган ана коштай утыра. Картлары да күптән юк инде. Гомер  буе күрше булып яшәделәр, балалары бергә уйнап үсте. Күршеләрчә дустанә генә аралаштылар, гаиләле заманнарда бер-берсенә сугымга, өмәләргә, башка бәйрәм ашларына йөрештеләр. Шулай яшәделәр. Хәзер икесе дә ялгызлар.
Әнә шул ялгызлык хафасыннанмы, соңгы елларда ике әби үзара гел ярышып яши башлады. Оркыяга балалары төсле телевизор алып биргәч, күршесенә тегесенең: «Төслесен карасаң төссез дилвызыр сурәт кебек тә түгел икән ул», – дип җибәрүе ошамадымы, әллә үзенең ак-кара телевизор карап утыруына кимсендеме – хәтере калды.  Моңа кадәр бер дә аптырамый гына караган телевизорын «шарт» иттереп сүндереп, өстенә шәлъяулыгын ябып ук куйды. Аннан килеп-китеп йөргән балаларына сүз уңае: «Бозылды, гомере беткәндер… «Ефрәсиньяны» карап бумый инде хәзер», – дигәнрәк хәбәр ташларга да онытмады. Озак көттермәде тегеләре: атна-ун көн дигәндә, зур булмаган «Акай» телевизоры искесенең урынында кукраеп утыра иде инде. 
Аннан Шәмсиягә бер кызы шау бизәктән генә торган мамыктай йомшак плед алып килде. Әби шул көнне үк аны Оркыяга кертеп күрсәтте. «Мондый матур нәрсәне үзем беренче күрәм, синең дә күргәнең юктыр, дим», – диде. Күршесе бик озак карап, аннан чыдамыйча төргәген ачып (плед үтә күренмәле сумкада иде) капшап карады. Бигрәк кенә дә йомшак, үтә генә дә купшы иде шул әйбер. Ике әби баш чайкап, тел шартлатып сокланды. Аннан берсе канәгать булып кайтып китсә, икенчесе нәфсе кортының күңел итен «кырт-кырт» кимерүен тыңлап утырып калды.
Утырып кына калып буламы? Оркыя, күршесе чыгып китү белән, район үзәгендә яшәгән килененә шалтыратты. Хәл-әхвәл белештеләр, оныкларының кызыкларын сөйләп көлештеләр, аннан әби шалтыратуының төп сәбәбенә күчте. «Ул плед сиңа нәрсәгә, әни, түшәк кирәк-ярагыңнан күп нәрсәң юк», – дип аптырады килене. «Кирәк, – диде өзеп кенә кайнана, – апкил, килен, хакын түләрмен».
Ике елдан артык барган «салкын сугыш» барышында, шундый ук юллар белән ике күршенең дә беләкләрен күз явын алырдай ялтыр көмеш беләзекләр бизәде, өстәлләренә суын озак эссе килеш саклый торган термосамавырлар менеп утырса, аптечкаларына автомат кан басымын үлчәгечләр килеп ятты. Әбиләр икесе дә электр самавыры чәен эчмәде, ә инде теге аппаратларын ачып та карамады (аның нәрсәсен карыйсың инде, тотына белмәгәч).  Шулай да: «Инде кирәкле нәрсә, инде кирәкле», – дип,  җае чыккан саен кат-кат мактап алырга онытмадылар. 
Болардан тыш, әбиләрнең авыл кибетеннән, читтән килгән алыпсатарлардан алган кирәкле-кирәксез чүп-чарының исәбе-саны булмады. Сандык төпләренә, сервант киштәләренә аклы-күкле, ялтыр-йолтыр товарлар, кыек-мыек тегелгән кытай күлмәкләре, ябынуга бармаслык шома үзбәк яулыклары, оекбашлар, башмаклар ыргытылды. Кайбер Ходай кушмаган әйберләрне әбиләр, балалары әрләүдән куркып, төпкәрәк тә яшерде. Беркөн хәтта үтми яткан күрәгә җимешләрен дә бүлешеп алып куйдылар, азактан икесе дә үкенде. Әлбәттә, эчтән генә. Җимешләрнең вакыты чыгып, сагызланып, ябышып беткән булып чыкты. Берсе «оҗмах җимеше»н яшертен генә киртә артына тавыкларына чакырып сипсә, икенчесе кайнап утырган балына салды.
Бу мәгънәсез «ярыш» әбиләрнең болай да зур булмаган пенсияләрен сизелерлек юкартып, йөрәкләрен чеметсә дә, серне төшенеп алган сатучыга кулай иде ул. Берсе килсә, нәрсәнедер тәкъдим итә дә: «Оркыя әби алды, аңа килешә» яки «Шәмсия әби инде куанып тотып китте», – дип җибәрә. Әлбәттә, тегеләр: «Шәмсиянең юан гәүдәсенә ничек сыйды икән бу, менә миңа сылашып ятты», «Оркыя моны кайда кимәкче икән, мин, ичмасам, калага еш йөрим», – дип сөйләнеп, алып китәләр. Алмый чаралары юк, махы бирергә ярамый.
Хәзер дә алыпсатарның әле бу, әле икенче нәрсәсен тоткалап карады карчыклар, әле моның, әле тегенең хакын сорашкан булды. Өйләрендә булмаган, күзгә-башка чалынырлык бер ят нәрсә дә юк иде. Иң ахырда Оркыяның күзе кечкенә өй сурәтендәге сәгатькә төште:
– Бу сәгатең ничә тәңкә, балам?
Җитез алыпсатар әбиләрнең һәр соравына тулы җавап биреп, кызыктырырга тырышты:
– Будильник бу, әби, менә шушы кызыл телен кирәкле вакытка куйсаң, зырылдап уята. Бик уңайлы нәрсә.
«Уңайлы нәрсә»гә җәһәт кенә икенче әби дә игътибарын күчерде һәм, күршесеннән алда өлгерергә тырышып, төйнәлгән кулъяулыгын чишә башлады:
– Кая, бир шуны, кызым, алыйм. 
Оркыя эченнән: «Аһ-аһ, бу сәгать Шәмсиягә ни пычагыма?!» – дип аптыраса да, бармак башларына «түф» иттереп төкереп, унарлыкларын санап сузды:
– Мин дә алыйм, анда-монда чыкканда соңламаска…
Әлбәттә, ике әбинең дә будильникка мохтаҗлыклары юк иде. Моны алар үзләре дә бик яхшы белә. Будильник белән уяну түгел, йоклый алмый йончыйлар, таң әтәчләреннән алда торып утыралар. Ашыгып, соңлап барырдай, кабаланырдай урыннары булсачы? Икесе дә хәзер сыер тота алмый, көннәре кәҗәгә дә тавыкка калган. Аларын да күңелсез булмасын, киртә-кура бигрәк буш тормасын өчен генә асраган булалар. 
Алыпсатар кыз будильникларын мактый-мактый, әбиләрне тәмам алгысытып, сәгатьләренә бушлай батареялар куеп биреп җибәрде. Авыл өенә охшатып, морҗалап эшләнгән кечкенә будильниклар алып кайтылып, берсе – телевизор өстенә, икенчесе сервантка куелды, һәм аларны  инде башкача искә алучы да булмады.
Тик алай гына онытыла торган нәрсә түгел икән ул будильник дигәнең. Үзенең бу йортта барлыгын Оркыя карчыкка ул кичке сәгать унда белдерде. Капыл яңгыраган үзәк өзгеч ачы тавыш «Телевизорны күп карасаң – күз авырта, иртә ятсаң, таң атуын көтеп ятып бил ката», – дип, ничек тә вакыт сузарга тырышып, аркасын җылы миченә терәп, оекбаш бәйләп утырган әбинең котын алды: 
– Пип-пип! Пип-пип! Пип-пип!
Хуҗабикәсе янында мырлап кына оеп яткан песи, көтелмәгән тавыштан сикереп торып, аркасын дугаландырды. Әби дә, песи дә башта тавышның кайдан чыкканын аңлый алмый торды. Икәүләшеп зур ачылган күз карашлары белән кечкенә өй эчен сөзеп чыктылар. «Әһә! Бузилник…» Оркыя оеган аякларында алпан-тилпән барып, теге нәрсәне кулына алды да… ничек сүндерергә белмәде.  Артында бер генә бормасы бар барлыгын, тик анысын кайсы якка борса да,  сәгать һаман ачы чырылдый бирде:
– Пип-пи! Пип-пип!
Озак мәшәкатьләнде әби. Алай итте, болай итте, хәтта теге «өй»не нык кына итеп селкетеп тә карады, әмма тавыш тукталмады. Ахырда кире урынына куеп, ишетмәмешкә салышкан булып бәйләменә утырды. Ишетми кара, кабердән торгызып утыртыр бу. 
– Чәнчелгере! – Оркыя җан ачуына бәйләмен урындыгына ыргытты да, торып киенә башлады. Җылы күкрәкчәсе өстеннән башыннан алып зур шәленә урангач, будильникны тастымалга төреп, йон оеклы аякларына тирән кырлы галушларын элеп, ишеккә юнәлде. Ишек ачылуга, куркуыннан күптән тупса төбендә посып утырган песи дә, хуҗабикәсен эләктереп ега язып, тышка атылды.
– Монысына ни-нәрсә калмаган! – Әби салкын ноябрь төнендә үзен авыл буйлап йөрергә мәҗбүр иткән будильник ачуын песиенә күчерде. 
Туң җиргә сак басарга тырышып, күрше урамдагы оныгы йортына юнәлде ул. Өлкән улының малае авылга килеп йөреп, фельдшер кызга өйләнеп, шушында төпләнгән иде. Әйбәт булды әле, үзенә дә күз-колак. Тату гына яшәп яталар, биш яшьлек туп шикелле малайлары үсә.
Тастымал эчендә чинаган сәгатьне куенында кысып килгән әби, оныгының капкасына килеп җитеп, тоткага үрелим дигәндә генә, бозлы урынга басып таеп китте. 
– Әттә-ген-нәсе-е! – егылмаска тырышып чәбәләнгәндә, куенындагы төргәк читкә атылды, карчык кулларын болгый-болгый чалкан ауды…

Шәмсияне бу «уңайлы нәрсә» төнге өчтә уятты. Болай да тавык шикелле генә йоклаган әби беренче «Пип»тән үк күзләрен ачты. Тәүге уе: «Өй иясе… кәҗәм бәрәнләвен белдерәдер… рәхмәт төшкере…» – булды. Аннан, теге һаман ярсыгач, тәмам йокысы очып, торып утырды. Стена буйлап кармалана-кармалана барып ут кабызды. Эшнең нидә икәнлеген төшенгәч, көенеп үк китте:
– Йоклап ята, ди микән, шулхәтле сөрәнләмәсә!
Карчык кулындагы кечкенә будильник тегеләй әйләнде, болай тулганды, алды да, арты да каралды, бер утырды, бер ятты. Шәмсия тәмам арыды:
– Башындагы тырылдыгына баса да сүндерә торганнар иде элек, әллә нәрсә уйлап табалар бит хәзер, корыгырылар!
Будильник ачулы хуҗабикәнең башта ястыгы, аннан кабарган түшәге астына тыгылды.  
«Чыгып керүемә басылыр әле», – дип, кәҗәсен карарга булды Шәмсия. Бәрәнләмәгән икән, әлеге шул ярыш барышында алыпсатардан алып калган кесә фонарен бите тирәсенә күтәреп, үзе шул яктылык астында өрәк шикелле булып торган әбисенә: «Нишләп йөрисең бу вакытта» дигәндәй, акайган күзен әйләндереп бер генә ризасыз караш ташлады да, буаз гәүдәсе белән авыр тын алып, «керт-керт» күшәп ятуын белде.
Керсә – теге һаман чыелдый, дөрес, тавышы ерактан ишетелгәндәй, әмма болай да тынгысыз әбинең саруын кайнатырга җитә. Шәмсия каты  басып барып, сәгатьне түшәк арасыннан тартып чыгарды һәм «ялт» иттереп чоланга чыгарып куйды:
– Дошман! Өйдә яши белмәсәң, утыр шушында туңып!
«Дошман» «куып чыгарылгач», карчык тынычлана төшеп, учагына ут якты. Сагызлы агач  чытырдап кабынды да күңелле дөрләп янып та китте.
Шул вакыт Шәмсиянең башына әлеге карагай пүлән белән тондырдылармыни: «Теге чыелдаган урам яңгырата, Оркыя да ишетәдер бит!» Әби бәрелә-төртелә тышка ташланды. Көзге салкын таңда бөтен дөньяга кычкырган будильникны эләктереп, кадерле нәрсәседәй күкрәгенә кысты да, аяк очларына басарга тырышып, өйгә шылды. Эчкә кергәч тә, нәрсә урлап кая яшерергә белми чәбәләнгән карак шикелле, әле болай, әле тегеләй йөгергәләде, ахырда һични уйлап таба алмыйча тәмам арып, кулындагын идәндә утырган ашлы суга төшерде дә җибәрде. Ниһаять – тынлык.
Әмма эш аның белән генә бетмәгән икән. Тын алышы җайланып, ярсуы басылганчы, дип, чиләк янында чүгәләп утырган Шәмсия башы әйләнеп хәлсезләнә баруын тойды. «А,й Алла, көйдерә… ыһ, дәвлинйәм микән…» Хәле аптечкадан дару алып кабарга да урындыгына барып аварга гына җитте.
Шулай ятып азмы-күпме көч туплагач, медпунктның ачылу вакытын чак көтеп алып, ташбака адымнары белән шунда юнәлде. Барып керсә, йөзе кәгазь төсенә кереп агарган, иреннәре күгәреп, күзләре төпкә батып киткән күршесе дә шунда утыра икән. Үзенең бил турысыннан әллә нинди җепләр сузылышып чыгып, нәрсәгәдер тоташып тора.
– Ыһ, нихәл күрше, авырып киттеңме әллә, ыһ…
Оркыя башын бора алмаса да, күршесенең тавышын таныды:
– Казаланып калдым бит менә… Бәла аяк астында безнең яшьтә ни. Менә, килен билемне җылыттыра.
Аннан янына килеп җиткән күршесенең кара янган йөзенә күз алмаларын  гына күтәрә алды:
– Үзең дә авырып торасың түгелме…
Шәмсия элеп алды:
– Дәвлинйәм шулайтә бит минем, капыл аяктан ега да куя… ыһ…
Фельдшер килүченең җитез генә кан басымын үлчәде һәм бер-бер артлы ике укол кадап, аркасын терәтеп утыртып куйды. 
Ике әби ике якта ыһылдашып утыра торгач, оеп киткәннәр иде, шул вакыт зур тавыш белән кечкенә малай атылып килеп керде:
– Әнкәй! Әнкәй! Кара! Кара нәрсә таптым! 
Фельдшер хатын эчтәге бүлмәдән, улын тыярга ашыкты:
– Чү! Тукта! Монда кычкырырга ярамый… Әнә бит әбиләр авырый…
Малай тыюны ишетерлек түгел иде, кычкыруын белде:
– Кара, әнкәй – будильник! – Кечкенә «өй» «шап» итеп ике әби уртасындагы тумбочкага килеп утырды. Таныш сыннан әбиләрнең башлары, ташбаканыкы шикелле, үзләреннән-үзе җилкә эченә сеңде, күзләре бу әйберне мәңге күрмәслек булып чытырдатып йомылды, укол-дарулар белән яңа тынычланган йөрәкләре хәлсез аякларын йөгереп качарга өндәп, көчле итеп дулап типте.
Ана аптырап:
– Бәй, будильник шул. Кайдан алдың?
– Үзебезнең капка төбеннән таптым. Кара, әнкәй – пипелди!
Ике әби ике яктан хәлсез чәбәләнеп өлгергәнче, таныш аваз бүлмә тынлыгын телде:
– Пип-пип! Пип-пип! Пип-пип!
– Ай Алла, аны нишләп кабыза икән, ничек сүндерәбез инде хәзер!
– Үтерер инде мине бу бузилник, кайдан алдым корыгырыны, кайдан алдым…
Олыларның көтмәгәндә ризасызлык белдерүеннән уңайсызланган фельдшер хатын улына каты гына эндәште:
– Йә, булды – күрдек. Сүндер дә алып кит.
Әбиләр беравыздан ыһылдады:
– Ничек сүндерсен ул аны…
– Сүнми бит ул, хәле бетмичә…
Сабый кечкенә бармагы белән өйнең кыегыннан калкып чыгып торган морҗасына басты. Морҗа эчкә кереп, җиңелчә генә шыкылдады да… сигнал тынды. Ул арада малай, шатлык ташкынында тибрәлеп, табышын эләктерде дә урамга чапты. Әбиләр, ачкан авызларын ябарга онытып, карап калды. Бу мәлдә аларга бер-берсенең күзенә карау, ничектер, уңайсыз иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    эллэ нинди "тозсыз" хикэя

    Хәзер укыйлар