Логотип
Проза

Бәллүр бәхет чатнаса

Баян белән ике ел буена йөреп, булачак туй көнен билгеләгәч, Гөлзадә... икенче егеткә тормышка чыкты. Туй алдыннан гына Баянга чыкмаска уйлаганын да аның үзенә түгел, ә кеше артыннан гына җиткерде. Баян бу хәбәрне ничек кабул иткәндер, анысы Гөлзадәгә әллә ни мөһим түгел иде...

Баян белән ике ел буена йөреп, булачак туй көнен билгеләгәч, Гөлзадә... икенче егеткә тормышка чыкты. Туй алдыннан гына Баянга чыкмаска уйлаганын да аның үзенә түгел, ә кеше артыннан гына җиткерде. Баян бу хәбәрне ничек кабул иткәндер, анысы Гөлзадәгә әллә ни мөһим түгел иде. Бу вакытта аның бар уе үз язмышын авыл егете белән түгел, ә шәһәр егете Мадис белән бәйләү иде. Баян да начар егет түгел, шулай да аның кендек җебе һаман шул тиресле авылга береккәнен ошатмады Гөлзадә. Өйләнешергә сүз куешкач та егет – үз ягына, кыз үз ягына тарта башлады . Гөлзадә шәһәргә чыгып китү теләге белән янды, ә Баянның олыгайган әти-әнисен ташлыйсы килмәде. Баянны бу яктан җиңә алмаячагын аңлаган Гөлзадә аңа алмашка бик тиз егет тапты. Туй кирәк-ярагы алырга шәһәргә барган җиреннән базарда сату-алу иткән Мадис белән танышты. Туй онытылды. Беренче көнне үк Гөлзадә Мадиста куна калды. Егетнең берүзенә ике бүлмәле фатирлы булуы барысын да бер мизгелдә хәл итте. Мадиска да бу чая, чибәр авыл кызы ошады булса кирәк, тиз арада бергә яши башларга тәкъдим ясады. Әлбәттә, Гөлзадә аңа Баян турында, тормышка чыгарга исәбе булуы турында ачылмады. Үткән эшкә салават, янәсе. Баянның үзен гаепле санады. Ризалашсын иде авылдан китәргә, янәсе. Шулай, булачак ире хакында берни дә диярлек белмичә, Гөлзадә тиз арада тормышка чыгып куйды. Барсаң табып бар, егетне танып бар да бит...Туй-мазар дип мәшәкатьләнмәделәр. Мадисның туйга чакырырлык әллә ни туганнары да юк икән. Авылга кайтып никах укыттылар да бергә яши дә башладылар. Гөлзадәнең ата-анасы башта, белмәгән-күрмәгән кешегә ничек фатиханы бирик, Баянның ата-анасыннан да оят, дип карасалар да, кызларының теләгенә каршы бара алмадылар. Авылча әйткәндә, суга дип киткән кияү алып кайткан, кебегрәк булды Гөлзадәнең тормышка чыгуы. 
Үзләренә күрә Гөлзадә белән Мадис матур гына яшәп киттеләр. Базарда кеше тауарын сатып торган Мадис Гөлзадәне үз янына эшкә алды. Кеше белән чатнатып сөйләшә, ышанычка керә белгән Гөлзадә сату эшенә тиз өйрәнеп китте һәм гаилә бюджетына ярыйсы гына өлеш кертә башлады. Бераз гына акча туплагач, икәүләп җиң сызганып фатирда ремонт ясап ташладылар. Шәһәрдә яшәү генә түгел, үз фатирында яшәү хыялы бик тиз тормышка ашуына әле һаман ышанып бетә алмаган Гөлзадә иренә яхшы хатын булырга тырышты. Кемгә тәти әле ул ике бүлмәле фатир?! Ярый әле аңа Мадискае очрады! Гөлзадә ире өчен татлы телен, ачык йөзен кызганмады. Мадис та язмышыннан канәгать иде. Матур башланган тормышларының күркәм дәвамы булып, бераздан дөньяга уллары туды. Нәкъ әтиседәй кап-кара малайга Радис дип исем куштылар. Гөлзадәнең бәхете бар яктан да түгәрәкләнде.
Бер кичне Гөлзадә иренең эштән кайтуын көтә-көтә көтек булды. Радисны күтәреп, тәрәзә янында да басып торды, балконга да чыгып керде. Бераздан улын киендерде дә, караңгы төшүгә карамастан, коляскасын этеп, ирен каршыларга автобус тукталышына китте. Ничә тапкыр шалтыратса да, Мадис ни сәбәпледер телефонын алмады. Ни уйларга да белмәгән хатын ире белән бергә эшләгән хезмәттәшләренең берсенә шалтыратты. Күрше бүлектә тауар саткан Сәхибә телефонны тиз алды. Мадисның кайдалыгын белмисеңме, дип сорагач, Сәхибә, беләм, әлбәттә, дип Гөлзадәне торган саен ныграк аптырашта калдырды: «Сиңа хәбәр итмәделәрмени? Аны бит бүген хастаханәгә алып киттеләр!» Көтелмәгән бу яңалык Гөлзадәне аягыннан ега язды. Кайсы хастахәнәгә, ни булган Мадис белән – бу сорауларга Сәхибә бары тик: «Белмим, мин башкача берни дә белмим», – дип кенә кабатлады. Сәхибә нидер белә, тик яшерә сыман тоелды. Гөлзадә өенә кайтты да шәһәрнең барлык хастаханәләренә шалтыратып, Мадисны эзли башлады. Бераздан Мадис табылды. Ирен тапканга ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Ашыгыч ярдәм машинасы үз чире тотып чирләгән Мадисны эшләгән җиреннән юләрләр йортына алып киткән иде... Дежур табиб Гөлзадәнең кемлеген сорагач: «Әлегә берни дә әйтә алмыйм. Авыру тикшерү үтәргә тиеш. Телефоннан бу хакта сөйләшеп булмый», − диде дә трубканы куйды. Аяктан егарлык бу яңалыктан ушлары китеп, Гөлзадә телефонны учында кыскан килеш күпме басып торыр иде, улының елап җибәрүе генә аны аңына-ушына китерде. Әйтерсең лә бала да атасы белән нидер булуын аңлады – ул бу төнне бертуктамый елап чыкты. Черем дә итмәгән Гөлзадә таң ату белән баласын күтәреп Мадис яткан хастаханәгә китте. Табиб кичәге сүзләрне кабатлады: «Әлегә диагнозы билгесез. Ирегез тикшерү стадиясендә. Шулай да аңа озак вакыт дәвалану кирәк булачагы ачык». Табиб рөхсәте белән Гөлзадә Мадис янына керде һәм артына чак авып китмәде. Кичә генә өйдән үз акылында, үз аягы белән чыгып киткән ире караватта бәйле килеш ята иде: авыруның авызыннан селәгәе ага, акылсыз күзләре, акаеп, түшәмгә текәлгән. Мадис үз янына кешеләр кергәнен күрде, тик... хатынын танымады. Гөлзадәнең: «Акыллым, бу мин, мин бит бу», – дип өзгәләнүе дә җавапсыз калды. Мадис яныннан чыккач, табиб Гөлзадәгә авыру хакында күп кенә сораулар бирде: «Ирегез күптән авырыймы? Приступлары еш кабатланамы?» Авырый? Приступлары?.. «Мин бу хакта беренче ишетәм», − Гөлзадәнең бу җавабына табиб ышанмагандай тоелды. Үз күзләре күргәнгә, колаклары ишеткәнгә ышанырга да теләмичә, Гөлзадә өенә чак кайтып ауды. 
Шунда гына Гөлзадә берни белмәгән кешегә тормышка чыгып куюының зур ялгыш икәнлеген аңлый башлады. Бер минутлык ялгыш гомерлек кайгы китерә ала дип юкка әйтмәгәннәр. Ике бүлмәле фатир күргәч тә күзе яна башлады шул. Дөресен генә әйткәндә, ул Мадиска да түгел, ә аның фатирына тормышка чыкты. Фатир иясе кем – аңа барыбер иде. Мадисның үзе турында әз сөйләве нидер яшерүе булдымы? Хәер, Гөлзадә үзе ныклап кызыксындымы соң? Күрше-күлән белән артык аралашмасалар да, аларның сынаулы карашларын күрми калмады шул. Мадис белән икесен очратканда аларның карашында аптырауга якын гаҗәпсенү бар иде бит! Янәсе, нишли бу кыз Мадис янында?! Хастаханәдән кайтып бераз ушына килү белән, күршеләренең ишеген шакыды. Олы гына яшьтәге ханым аның күзләрен ачты. Мадисның әнисендә дә, абыйсында да әнә шул чир булган. Икесе дә үзләренә кул салган: берсе – асылынып, берсе йокы даруы эчеп үлгән. Бераз сәерлеге сизелсә дә, Мадис моңа хәтле сәламәт саналган. Күршесенең юләрләр йортына эләгүен ишеткәч, ханым, Гөлзадәгә һәм кечкенә Радиска кызганулы караш ташлап, баш чайкады: «Их, балалар!»
Ишеткәннәреннән телсез-өнсез калган Гөлзадә үзе дә чак акылын югалтмады. Түгәрәк дип санаган бәхете бер минутта челпәрәмә килде! Газизеңә нинди хаста килсә дә авыр, ә мондый чир авыру өчен дә, аның якыннары өчен дә зур бәхетсезлек! Гөлзадәнең якты көне кара төнгә әйләнде. Терелерме Мадис? Өмет бармы? Тагын да чирләмәсме? Тик табиблар Гөлзадәнең бу сорауларына җавап бирә алмады. Яшь ананы иң куркытканы – әтисенең чире улына күчмәсме? Бу сорау да җавапсыз калды. Улын күрше әбидә калдырып, Гөлзадә хастаханә юлын таптый башлады. Тик ак халатлы фәрештәләр Гөлзадәне артык өметләндерә генә алмады: «Нәсел чире... Вакытлыча гына ремиссия булуы мөмкин...» Мадисның хәле бер яхшырган кебек булды, бер начарланды. Бер килүендә ире хатынын таныды һәм үзен өйгә алып кайтырга ялварды. Хатыны икенче килүгә ул аны тагын танымады. Ул хастаханәгә керүгә бер ай, ике ай үтте... Өйдә күптән акча бетте. Гөлзадә ярдәм сорап әти-әнисенә шылтыратты. Әнисе аны әлегә үзләренә кайтып яшәргә күндерде. Көзге көннең караңгы бер кичендә Гөлзадә, баласын күтәреп, авылга кайтып төште. 
Кайтып сыеныр кешеләрең булуы, әлбәттә, зур бәхет. Тик Гөлзадә әти-әнисенең бусагасына бәхетсезлектән кайтып егылды шул. Әти-әнисе, үзең гаепле, теге чакта безне тыңламадың, дип, кызларының йөрәк ярасына тоз өстәмәделәр. Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр шул. Бала кайгысын үз кайгылары итеп кабул иттеләр. Бәлки, кияү терелеп тә китәр, кем белә, дип, Гөлзадәнең сынган күңелен өметләндерергә тырыштылар. Тик Гөлзадә генә моңа ышанмый иде инде. Мадистан бигрәк, йөрәктә улы өчен гомерлек курку йөртү... Моннан да зуррак газап бармы икән ана өчен?! Чатнады Гөлзадәнең бәллүр бәхеткәйләре!.. Ай бирде, кояш күпсенде. Әллә туй алдыннан качкан өчен Баянның рәнҗеше төштеме икән? Гөлзадәнең йөрәген яндырып, хатыны белән көн дә тәрәзә каршыннан култыклашып үтәләр. Хатыны да әлләкем түгел. Гөлзадәдән ике яшькә кечерәк почык борынлы бер нәрсә. Баянга чыккач, ничек матурланып киткән! Өйләнешүләренә бер ел да үтмәгән, өй салырга йөриләр. Үзенең җимерелгән тормышын уйлап, Гөлзадәнең күңелен үкенеч утлары ялмады. Баянга чыкса, бар да башкача булыр иде!.. Тик Баян гына аның хакында, ярый әле шуңа өйләнмәдем дип уйлый булыр. Яраттымы аны Гөлзадә? Әллә Мадиснымы? Юк шул, Мадисны түгел, ә бары тик аның фатирын яратты Гөлзадә. Менә инде Гөлзадәнең фатиры да бар, тик куанычы гына юк! Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач икәнен дә белә иде югыйсә. Яратса да, үзен генә сөя, ахры, Гөлзадә. Шулай булмаса, үзе белән язмышын бәйләргә теләгән Баянга аягын сөртмәс иде. Бик акыллы исәп белән корган иде дә оясын, тик исәп-хисабы кайдадыр бик дөрес булып чыкмады. Кайдадыр ялгышты Гөлзадә. Ялгыш кабул ителгән карар ялгыш атылып киткән мылтык ядрәсенә тиң димәсләр иде. Кичерүен сорарга иде Баяннан. Бала хакына... Ачу-рәнҗеш тотмасын иде. Бер күреп сөйләшергә иде Баян белән! 
Бераздан Гөлзадәнең теләге кабул булды. Шәһәргә барырга чыккан Гөлзадәне Баян олы юлга хәтле машинасында утыртып килде. Телгә нинди оста булып та, Гөлзадә бу юлы ничек сүз башларга да белмәде. Машинадан төшәр алдыннан гына, карашын да күтәрмичә, ишетелер-ишетелмәс, кичер мине, дип куйды. Баян аның бәхетсезлеге хакында ишеткән иде инде. Шуңадырмы, сүз озайтмады. «Бәхетле бул, Гөлзадә», − дип кенә җаваплады да район үзәгенә бала табарга киткән хатыны янына ашыкты. Ә Гөлзадәне язмышы ялгышлардан үзе төзегән кискен борылышлы, катлаулы, билгесез юл белән еракка алып китте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар