Логотип
Проза

Бүләккә җыр

Хикәя

Хикәя

– Роза! Роза, дим. 
Хатын әйләнеп карамады. Розалар бер ул гынамыни? Урамда эндәшкән, сызгырган саен туктый торганнардан түгел иде ул. Кирәк кеше куып та җитәр.
– Йә, син бит инде бу? – дип, машинасының ишеген дә ябып тормаган берәү тимер киртә аша сикереп, аның каршысына төште. – Күземә күренәсең дип торам. Ничә еллар эзлим бит инде мин сине.
– Мин сезне белмим.
– Кит инде. Кеше көлдермә инде, Рузанам! 
– Җәүдәт! Бәй, син бит бу.
Аңа Рузана дип, дөньяда бер генә кеше эндәшә ала иде. Анда да кеше-фәлән ишетмәгәндә генә. Чөнки бу исем – аның сере. Рузана – әрмән исеме. Роза – әнисенең мәхәббәт җимеше. Әнисе – авыл кызы – иртә яшьлегендә әрмән егетен яраткан да тау егетенең берәр заман әйләнеп килерен көтеп гомер уздырган. Кызының зур кара күзләре, карлыгач канатыдай кыйгач кашлары да тау кызларыныкыдай нечкә биле, зифа сыны гына хәтерләтә Ашотын. 
«Кызыбыз туса, Рузана кушарсың. Мин әти-әни ризалыгын алам да кире әйләнеп киләм», – дигән ул. Ләкин әти кешенең анда икенче бер гүзәл белән туйлар үткәрү хәбәре генә килеп ирешкән Идел буена. Ир кешеләр хыянәте әни белән кыз язмышын әнә шулай хәл иткән иде.
Әнисе бик сабыр, йомшак телле хатын иде. Димләүчеләргә ипләп кенә кире җавабын бирә торды. Ул арада Роза да үсте, җиткән кыз булды. Кыз бала күп очракта әнисе язмышын кабатлый, диләр. Розасы 18 е тулуга, Дмитрий атлы урыс егетен яратып, тиз генә кияүгә чыгып та куйды. Мәктәптәге чыгарылыш кичәсендә гел бергә җитәкләшеп йөргән Җәүдәт образы, иртәнге томан кебек, бер дә булмагандай күңеленнән эреп җуелды. Аксыл бөдрә чәчле Дима бөтен дөньясын оныттырды шул. Гашыйклыгы баштан ашкан иде кызның. Ул чакта Розаны күргән дус-ишләре:
– Менә син чыннан да Роза чәчәге хәзер. Чибәрнең дә чибәре! – дип аһ итәләр иде. Пешеп-өлгереп җитүе дә, җимешнең хуҗасы учына өзелеп төшүе дә бик тиз булды. Дима белән яшәгән егерме ел гомере дә искән җилдәй үтте дә китте. Тиз-тиз! Матур гомергә аянычлы нокта куйды Дима. Өй артында бакчада кайнашкан җирдән генә китте дә югалды. Суга гына киткәндер, дигән иде Роза. Юк та юк бит. Суга киткән икән шул. Тик су алырга түгел. Су коенырга дип. Эсселәгән тәнен су салкыны куырган бәгырькәйнең. Югыйсә бил тиңентен генә кергән суга да... Роза иренең вакытсыз үлемен үзенә хыянәт кебек кабул итте. 
Озак айнымады ул бу хәсрәттән. Ходай аларга бала да бирмәде, ичмаса. Бушлык упкынында торып калды Роза. Кайтса – ялгыз, китсә – ялгыз. Шул ялгызлыгын күреп, бәяләп, хәтта сагалап йөрүчеләр дә бар икән. Шулай бервакыт, подъезд ишеге бикләнгәнче дип йөгереп ишектән кергәндә, берәү аны лифтта куып җитте. Роза бишенче кат төймәсен басуга, теге кеше алтынчы кат төймәсен басты. Димәк, Розаларның алтынчы каттагы күршеләре була инде бу. Дөньялардан ваз кичеп йөргән хатын күрше-тирәдә кем яшәгәнен дә абайламый иде шул. Таныш түгел күрше ипләп кенә сүз катты: «Мин үзем ялгыз кеше, сез дә буш бугай. Мин сезне театрга чакырам әле». Лифт бишенче катта туктагач, теге ир дә, Розадан алда чыгып, ишек янына басты. Тагын әллә ниләр сөйләде. Ләкин Розаның колагы, күңеле бер генә сүзне ишетеп калган иде. Ул буш! Буш! Иясез, ятим хатын. Әлеге буйдак күршегә ул ачу белән кистереп: «Юк. Мин буш түгел», – диде дә, тиз-тиз ишеген ачып, кереп бикләнде. Аннары шушы шыксыз сүз аны бик озак эзәрлекләде әле. 
Беркөнне Роза, затлы шәраблар тезелгән шкаф ишеген ачып торганда, үз-үзен тыеп кала алды. «Тукта! Нишләвең бу? Менә әйбәт кенә хатыннар эчүгә ничек сабыша икән», – дигән уй баш миен сызып үтте. Юк! Анысы булмас. Әле аңа нибары 40 яшь кенә. Аның яшендәгеләр дөнья тоткасы булып яши. «Бүгеннән үзгәрәм. Бүгеннән үземә шөгыль табам, кызыклы кешегә әйләнәм», – дигән уй беркетеп куйды ул үзенә. Ире вафатына нәкъ ике ел тулган көн иде бу. 
Ике көннән ул урыс ире рухына Коръән укытты. Мөселманча итеп. Аш уздырып, кунакларны озатып, савыт-сабаны җыештырып йөри иде. Ире мунчадан соң әйрән салып эчәргә ярата торган зур касәне ялгыш кулыннан төшереп ватты. Чәлпәрәмә килде чынаяк. «Шундыйны ук яңаны алам, – дип үзалдына тәкрарлый-тәкрарлый касә ватыкларын җыйды ул. – Яңаны алам! – Мышык-мышык, борын тарта-тарта, күз яшьләрен агыза-агыза мүкәләп йөрде хатын. – Яңаны алам!»
Аннан чынаяк ватыкларын кушучына алып бер тын карап торды да чылтыратып чүп чиләгенә койды. Яңа касә алган белән тормышың бөтенәйсә иде ул. Касәне яңаны алма син, хатирәләреңне яңартып, үзеңне үртәп торма, тормышыңны яңарт, үзең яңар! Иртәгәдән өеңә ремонт башла, обойлар ал, ишегеңне алмаштыр, идәнгә яңа келәм җәй. Йә, тагын ниләр эшләп булыр икән? Ярар сана. Хәзер киен дә урамга чыгып йөреп кер. Җәй үтеп бара, әле синең җәй чәчәкләренә сокланганың юк. Тукай һәйкәле янындагы бакчада гөлҗимеш куаклары янында үз исеменә кардәш чәчәкләргә сокланып торганда куып җитте дә инде аны Җәүдәт тавышы. 
– Рузана! Мин бит сине гомерем буе эзләдем. – Шунда ир кеше дә Роза сокланып торган чәчәкләргә игътибар итте. – И-и, син һаман гөлҗимеш чәчәкләре яратасың икән. Теге вакытта, геометриядән имтихан биргәндә түшеңә гөлҗимеш чәчәге кадаган идең. Аннары чәчәгең идәнгә төшеп китте. Син аны иелеп алдың да, тактага борылып, теорема аңлата башладың...
– И-и, Җәүдәт, син шуларны хәтерлисеңме? Син нигә мине эзләдең? Нигә, нигә? Минем бит югалганым да юк. Егерме ел инде Казанда яшим. Яшәдек... Менә ике ел инде үзем генә. Яшим...
Розаның соңгы сүзе гаепле сыман килеп чыкты. Ул үзенә әлеге билгесез сәбәптән каушаган иде. Теге касә төшеп ватылгандагы кебек чарасызлык, гаеплелек халәте иде бу. Яшьлегеннән пылт итеп калкып чыккан егет алдында бәхетсез, ватык чынаяк кебек китек күңелле хатын булып күренүеннән куркып китте бугай ул. Җәүдәткә исә аның «яшәдек»не «яшим»гә әйләндерүе ошады гына кебек. Йөзе тагын да яктырып китте. 
– Алайса сине өйдә беркем дә көтми. Әйдә, якындагы төрек кафесына кереп утырыйк. Туйганчы күрим әле үзеңне.
Бу икәүнең ашыкмавын кара мыеклы төрек егете тиз төшенде. Ят ризыкларны җае белән генә, сөйләшеп утырырлык ара калдырып кына китерә торды. Тыенкы дәрт агылып торган төрек көйләре дә очрашу сәгатен бизәде. Яшьлек белән, мазасыз дәвер белән очрашу Розаның яралы җанына бәлзәм кебек тәэсир итте. Ир кеше исә, ике дистә елга соңарып, мәхәббәтен аңлатырга талпынды.
– Мин җүләрне әйт инде син. Чыгарылыш кичәсе көнне йөрәгемне ачарга тәки егетлегем җитмәде бит. Югыйсә күземә синнән башка һичкем күренми иде. Үзең сизәсеңдер дип уйладым. 
– Сиздем дә кебек. Геометриядән имтихан биргәндә синең миңа томырылып карап утыруыңны сизеп, такта янында үземне бик кыю, тәвәккәл тотканым, укытучыны сөендереп, «5»ле алганым хәтердә. Аннары кая югалдың соң син? Хәер, син бит мәктәпнең өмете идең. Слетлардан, олимпиадалардан кайтып кермәдең.
– Мәктәпнең өмете миндә булса, минеке синдә иде. Син генә минем институтка кереп, студент булып кайтканны да көтмәдең. Офицерга ияреп китеп барды,  диделәр. 
– Ник көтәргә? Без бит бер-беребезгә беркем түгел идек. Аннары китүем дә әллә кая түгел, Казан гарнизонына гына. 
– Сиңа гына шулай булган ул. Мин – яшел студент – синең офицер белән китүеңне белгәч, институтта ике генә ай укыдым да, үзем теләп армиягә китеп бардым. Имеш, мин дә офицер булам. Солдат шулпасы ул уемнан бик тиз айнытты. Күңел генә синнән айнымады. Минем кебек кешеләрне «однолюб», диләр. Холык микән бу, тәкъдир микән – шайтан белсен. Институтны тәмамладым мин. Хәзер геология трестында баш инженермын. Соң булса да, өйләндем. Сиңа охшатып, бер молдаван кызын алдым. Валерия исемле минем хатын. Интегә инде минем белән. Туган якларын сагына. Кызым бар. Быел мәктәпкә бара. Исеме ничек дип сора? Гөлчәчәк! Розаның татарчасы. Әй, Рузана, Рузана! Сине таптым бит. Син бит бу. 
Җиңелчә шәрабтанмы, чыннан да очрашу куанычыннанмы, Җәүдәтнең теле ачылган, йөзе балкыган иде. Сыйныфның иң акыллы, иң җитди, иң аз сүзле егете иде ләбаса ул. Шул тыенкылыгы сәбәпле хисләрен сиздерә алмый калды да инде. Хәер, Димасына бер күрүдә дөньясын онытып гашыйк булган Роза Җәүдәтнең хисләрен, мөгаен, барыбер атлап үткән булыр иде. 
Төрек ашханәсеннән соң Җәүдәт аны машинасында өенә илтеп куйды. Ун катлы кирпеч йортның бишенче катындагы тәрәзәсенә төртеп күрсәтеп, әнә шунда яшим, дип саубуллашырга уйлаган иде дә Роза, әйдә, тормышыңны күреп чыгыйм әле, дип, Җәүдәт иярә керде. Сынаучан, кайгыртучан карашын өй эченнән йөгертте. Кайда ни кирәген тиз чамалаган, ахры. Бер атнадан яңа батареялар, аннары буяу, обой китереп китте. Үзеннән-үзе фатирда ремонт башланды. Роза мәшәкатькә чумды. Хатын башта Җәүдәтнең кайгыртуын кире какмакчы иде. Анда да Җәүдәтнең гаиләсеннән кыенсынып, көтелмәгән кайгыртудан оялып кына. 
– Хәзер синең хакта мин кайгыртырмын, – дип, Җәүдәт кырт кисте. Роза бүтән карышмады. Аның соңгы ике елдагы ялгызлыктан, бушлыктан тәмам йөдәгән җанына әнә шундый ирләрчә нык итеп әйтелгән сүзләр, сүз артындагы гамәлләр июль кояшында әлсерәгән иген басуына яңгыр кебек тансык иде. Җәүдәт егерме ел буена күңелендә оеган мәхәббәтен кайгыртучан мөнәсәбәткә, ягымлы назга әйләндереп, Розаның җанын тибрәтте. Әнисеннән адашкан бала үзен юаткан берәр апага сарылгандай, хатын аңа елышты. Яратаммы-юкмы дип тә уйланмады бугай ул. Әкият дөньясыннан җан өшеткеч чынбарлыкка, ялгызлыкка кайту нигә? Аны яраталар. Шул җиткән. Хәтта Җәүдәтнең гаиләсе булу да аны өркетмәде. Гөлчәчәккә дип үзе дә бүләкләр ала башлады әле ул. Кыз бала аңа якын иде. Көндәшеннән дә көнләмәде. Көнләшмәгәч, яратмыйлар, дип үзен шуңа ышандырып яшәде. 
Җәүдәтнең исә Розадан бик тә яраттырасы килә. Дөньяны алтын идарә итә, дисәләр дә, кешеләр йөрәгенә мәхәббәт хуҗа. Хәтта шул ук алтын ияләрен дә мәхәббәт буйсындыра.
– Роза! Рузанам! Хыялым минем! Синең белән уртак оя корып яши алсак, мин дөнья патшасы – җиһангир булыр идем. Бәхетле ит мине.
– Болай да өемнең ачкычы кесәңдә йөри бит инде. 
– Юк. Дөньяга бергә чыгыйк. Янәшәмдә йөр. Фамилиямне йөрт. Хатыным бул. Бала тап. 
– Ялгыш сөйлисең, классташ. Гаилә – изге әйбер ул. Мине гөнаһлы юлга этәрмә. Бала табарга, дисең. Соңдыр инде миңа. 
Мондый сөйләшүләр еш була. Нәтиҗәсез бетә. Шуннан соң Җәүдәт озак кына килми тора. Менә тагын ике ай күренгәне юк. Бүген Җәүдәтнең туган көне. Сөендерәсе иде бит аны. Ничекләр итеп булса да сөендерәсе иде. Розаның аңа бик зур бүләге дә бар – карынында ята. Серне чишәргә вакыттыр инде. Өенә шалтырату ярамас. Бәлки үзе килмәсме? Юк, килмәс. Кунаклары бардыр. Туган көнендә өй ташлап чыгып йөрүен Роза үзе дә килештерми. Гаиләсенә бернинди зыян салмыйм, дип сүз беркетеп куйды бит ул. Алгысыган күңелне тынычландырмасмы дип, кулына бәйләмен алып, радионы ачып куйды. «Тургай» каналыннан «Бүләккә җыр» тапшыруы бара икән. Бар да соң инде кыю затлар. Әнә берсе сөйгәненә сәлам юллый. «Очраша алмыйбыз, ярамый, – ди. – Алай да сәламем ирешсен, мин аны яратам, сагынам, түзә алмыйм», – ди. Шулайлар ди. Исләрең китәр. Бөтен дөньяга серен ярып салган көне. Теге билгесез ханымнан Роза көнләшеп тә куйды. Менә шулай эчкерсез, ихлас була алсаң иде ул. Әгәр Розадан шундыйрак сәлам ирешсә, Җәүдәт, мөгаен, бүген – туган көнендә бик шат, хәтта бәхетле булыр иде. 
Кара, чыннан да, әйбәт уй бит бу. Роза тиз-тиз генә эфирдан һаман кабатланып торган телефон номерын җыйды. Аннары каушаудан үзгәреп калган тавыш белән «тургай»ларга сүзләрен җиткерде. «Җәүдәтне туган көне белән котлыйм! Яратам, көтәм, дип әйтегез. Аңа багышлап «Язгы умырзая» җырын тапшыруыгызны сорыйм. Бу җыр безнең яшьлек таңын, мәктәп елларын сагындырып искә төшерсен. Кем икәнемне әйтмим, ул мине үзе таныр». Сүзләрен әйтеп бетерде дә лып итеп кәнәфигә утырды. 
«Тургай»лылар аның сүзләрен шат авазлар, ягымлы аһәңнәр белән баетып, тиз арада эфирга очырдылар. «Язгы умырзая» да яңгырады. Розаның күңеле сөенеч белән тулды. Үз өенә дә бәйрәм иңгәндәй булды. Яхшы итте әле. Үпкәләп утырганчы монда. Әйдә, Җәүдәт куансын. Җыр-моңнары белән бергә үз йөрәгендә дә сөю дулкыннары күтәрелде. Ярата икән бит. Яратмаса, ике атна буе телефонын янәшә алып утырмас, баскычтагы һәр адым тавышына сагаеп калмас иде. 
«Бүләккә җыр» тапшыруы дәвам итте. Диктор туташ кош кебек сайрый. «Җәүдәт әфәндене туган көне белән котлаучылар тагын да бар. Бик бәхетле кеше икәнсез». Котлауның бусы хатыныннан иде. Ул үзләренә тигез гомер, тигез мәхәббәт тели иде. Җыр тынып та өлгермәде, диктор туташ куанычыннан тәмам шашынып, Җәүдәт әфәндегә өченче котлауны юллады: «Сөеклем, бердәнберем, газизем Җәүдәт», – дип укыды ул. Гомер юлын бергә башлаганбыз, ахыргача бергә булыйк без. Яратам сине, Роза», – дип төгәлләп куйды. Роза өнсез калды. Кем эше бу? Нигә?
Икенче көнне чәчәкләр, тәмле ризыклар күтәреп, инде туган көнен Роза белән икәүдән-икәү бәйрәм итәргә дип килгән Җәүдәткә иң элек шул сорауны бирде: 
– Рузанам, нигә? – диде ул, сагынулы карашын төбәп. Мин болай да бәхетле идем. 
Кем эше икәнлеге барыбер беленмәде. Розаның берәр ахирәте кылган изгелек булды, ахрысы. Кузгала алмый торган арбаны тәгәрәтеп җибәрергә теләде бугай алар. Аннары Роза төпченеп тә тормады. Хәерле булсын. Аның каруы, ир авыр мәсьәләнең чишелешен тапкан кеше кебек бәхетле иде. 
– Хатын да тыңлады бит. Зур сөйләшү булды. Яшермәдем, кызымны үстереп бетергәч, синең белән кушылырбыз дигән хыялым якынайды. Шәһәр читендә сиңа әйтмичә генә икебезгә дип оя кора – өй сала башлаган идем мин. Дөньяга шәрран яргач, кире чигенә алмыйсың инде, Рузана ханым! 
...Рузана дөньясының киңәя, күңеленең тәмам тулыша, тыгызлана баруын тоюдан гаҗәп дәрәҗәдә бәхетле иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар