Логотип
Проза

«Бәхет серен ачканда»

«И дөнья, уралган йонга, уралмаган          
мамыкка, рәхәт булыр иде халыкка!»


Быел язмыш кушып, республикадагы билгеле бер шәхес белән ялда булырга туры килде. Без Азамат Мирхәт улы һәм анын тормыш иптәше Сәкинә ханым белән  әллә кайчандагы танышлар кебек аралаштык. Без дигәнем - тормыш иптәшем һәм мин. Ялыбыз сизелми дә үтеп китте. Иртәгә аерылышабыз дигән көнне: «Ничек сез тормышта бар яклап та уңышларга ирешә алдыгыз, бәхет сере нәрсәдә?» - дип сорарга базнат иттем. Ул: «Бәхет үз серен авырлыклар алдында югалып калмаганнарга бик теләп ача», - дип җавап бирде. Сез укыячак язмамны аның рөхсәте белән урнаштырам.

1985 елның май башында деканатка берьюлы ике хат килеп төште. Икесе дә бер студентка кагылышлы булып, эчтәлеге буенча капма-каршы булып чыкты  алар. Деканат җитәкчесе Рифат Ислам улы аптырашта калды. Диплом яклап, өч айдан эш башларга җыенган яшь белгеч хакында язылган хатларның кайсысына ышанырга? Беренче хатта бишенче курс студенты Халиков Азаматның практика вакытында үзен бик уңай яктан күрсәтүе һәм яшь белгечне районга эшкә кайтару турында сүз бара иде. Икенче хатта… Хәер, монысы турында әз генә соңрак, укучым. 

Рифат Ислам улы курс старостасы Илвира Гаделшинаны чакыртты. «Әгәр икенче хатта язылганнар дөрес булса, ни өчен идарә башлыгы Закирҗан Җамалетдин улы Азаматның районга кайтуын тели? Бәлки,  ул бөтенләй хәбәрдәр түгелдер? Республикада абруйлы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе уйламыйча чакыру хатына имзасын куймас”, - дигән сорауларга башы чорналып торганда, кабинет ишеген шакыдылар.
- Керегез! 
Биш ел буе егетләр белән “командовать” иткән Илвира кабинетка үткәч, ул сүзне уратыбрак башлады.
- Я, хәлләрегез ничек? Практикадан соң курс тулысынча җыелып беттеме?
- Җыелып беттек дисәк тә була, Халиков Азамат кына юк.
- Халиков Азамат юк? Ни булган, белештегезме?
- Үпкәсенә салкын тидергән, хастахәнәдә ята. Суга батучы малайны коткарган. Май ае бит, суның салкын чагы. Икесен дә бик югары температура белән хастахәнәгә салганнар.
- Кызганыч, кызганыч. Хәле ничек икән, савыгырга табанмы эшләр?
- Әйе, кичә телефоннан егетләр әнисе белән сөйләшкәннәр, бер атнадан килеп җитәргә тиеш.
- Яшь кеше бирешмәс, спорт мастерына кандидат та түгелме соң әле ул?

Кабинетта үзе генә калгач, Рифат Ислам улы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белән сөйләшеп алырга булды. Тик ул урынында булып чыкмады - урынбасары белән тоташтырдылар. Илфир Сафа улы Азаматны күкләргә чөйде: менә дигән белгеч булачак, җәмәгать эшләрендә дә үзен күрсәтеп өлгергән, инсафлы, тәртипле һәм гомумән, аны диплом алу белән, куш куллап районга эшкә көтәләр. 
- Азаматны районга кайтару хакындагы хатны үзем оештырдым, каршы килмәссез дип уйлыйбыз, бүгеннән хуҗалык җитәкчесе итеп куярлык егет. Флотта хезмәт итеп кайтуы гына ни тора! 
- Кайту-кайтмау мәсьәләсен үзе хәл итәр, кызыл дипломга тәмамлый, тик районнан икенче бер хат та килде, шул турыда сөйләшмәкче идем.
- Икенче бер хат?
Хатны укып биргәч, урынбасар башта дәшми торды.  Аннан: «Димәк, кемгәдер комаучалаган егет, кемнеңдер аны монда эшкә кайтарасы килми? Хатны кем язганын әйтә аласызмы?», - дип сорады. Деканның җавабы катгый булды:
-Юк!
- Яхшы. Тик шулай да монда нидер бар, озакламый тишелер ул сер, без капчыкта ятмый. Ә егеткә килгәндә, сез һич шикләнмәгез, затлы нәселдән ул. Бүген генә дөньяга килгән кешеләр түгел без, кемнең кем икәнен таныйбыз.

Практика үтеп йөргән Азамат турында беренче тапкыр Фирдания иреннән ишетте.
- Вәт егет, ичмасам, вәт инженер! Авыл хуҗалыгына менә шундый белгечләр кирәк. Безгә кайтачак диплом алгач, хат яздык институтка.
Фирдания ашап утырган җиреннән чәчи язды.
- Башың эшлиме синең эзрәк, юкмы? Нәрсә, бер белмәгән кеше өчен сөенеп утырасың! Баҗаң быел диплом ала, сеңелкәш әллә кайчан белешеп куйды, җизни Ригатны идарәгә урнаштырыр дип… 
Илфир башта: “Сигез генә ел укыды бит, тагын бераз укымас микән? -, дип шаяртмакчы булган иде дә, хатынының холкын яхшы белгәнгә кире уйлады, - прокурор ярдәмчесе бит, телгә кесәгә керә торганнардан түгел, әллә ни ишетерсең!».
- Фирдания, идарәдә балдызның эшләве дә җиткән, минем өстән жалу язганнарын көтәсеңме әллә? Башта дипломын якласын әле, аннан күз күрер, - дип, уллары каршында артыгын сөйләуне хуп күрмичә, кәнәфигә күчеп утырды. 

Кичке аштан сон, Фирдания савыт-сабалаларны кая ничек шулай оештыргалап куйгач, сеңлесенә шылтыратты.
- Дилә, иртәгә иртүк минем эшкә сугыл, сөйләшәсе сүз бар.
Апасы әйткәненнән чыгарга өйрәнмәгән Дилә, артыгын сораштырып тормады. 
-Ярый, сәгать  унга килсәм, ничек булыр?- дип кенә ачыклады.
Икенче көнне апалы-сеңелле Азаматның «кабыргасын кимерделәр». “Йомышың шул гына булса, телефоннан гына сөйләп биргән булыр идем, - дип башлады сүзен Дилә,- бик яхшы егет, шаккатмалы! Ул практикада булганда рәхәтләндем мин дә, юл ыңгае булгач, гел эштән аңа утырып кайттым. Ну, булачак хатыны бәхетле инде, апам, бирсә бирә бит Ходай бар яклап та кешегә!”.
Фирданияның йөзенә кәнәгатьләнү билгеләре чыкты. 
- Нәрсә әллә гашыйк булдыңмы?
- Гашыйк булмаслык түгел, кияүдә булмасам, валлаһи үземнеке итер идем мин аны. 
- Итәрсең әле менә... Ригатың урнашасы вазыйфаны биләсә. 
- Апа, юкны сөйләмә, кайтачак башы юк аның монда, аспирантурага керергә ул.
- Керде ди, мондый җылы урын булганда, җитмәсә идарә чакырып хат язып торганда…

Фирдания ишек артында кеше-мазар тыңлап тормыймы дип, кабинет ишеген сак кына ачып карагач, сөйләшүләрен дәвам иттеләр. Саубуллашканда Дилә: “Җизнине көйлә инде, ничек тә бу вазыйфаны кулдан ычкындырмыйк,” – дип, өметле карашын апасына ташлады.
- Җизнәң ике куллап ризалыгын биреп тормый. Ярый, мине беләсең, башлаган эшемне азагына җиткерми туктамыйм. Ә сиңа практикант егеткә утырып йөрүеңне дәвам итәргә кирәк булыр.
- Бик утырып йөрер идем дә, шифаханәдә ята шул.
- Анысы начар булган икән. Кара әле, жизнәң командировкага китте, Ригат эштән соң турыга безгә килсен әле, үзең соңрак сугылырсың.
-Ярый, апам. 
Дилә киткәч, прокурор ярдәмчесе бөтен эшен ташлап, хат язырга утырды. 

Ригат хатны укып чыккач, яшелле-күкле булды. Анда, авыл хуҗалыгы идарәсендә практика үткән вакытта, Халиков Азаматның Дилә белән  «типтерүе» хакында язылган иде.
- Дөресме бу хатта язылганар?
- Дөрес сиңа, пычагым. Әйттем ич, ахмак, бар да уйдырма дип. Югары белемле булгач, сельхозтехникада механик булып йөрисең килмәс, алдагы көнеңне бүген уйларга кирәк. Баҗаң урынбасар була торып, идарәгә сине  урнаштырмый, шушы «маңка борын»га юл куймабыз инде?!  Кыскасы, хатны күчереп яза, калганы минем эш. Кабатлап әйтәм:  хатта язылганнар бар да уйдырма, үзең дә ышанма, Диләне дә рәнҗетмә!

Озакламый Дилә килеп җитте. Ригат тиз генә хатны язу өстәле тартмасына шудырды. Фирдания: “Хатының барысын да белә, яшерәсе әйбер юк”, - дип тынычландырса да, аны ниндидер бер эчке калтырану биләп алды. Чәй артында, Дилә Азаматның йөргән кызының Рәзилә исемле булып, авылда укытучы булып эшләвен ачыклаганын сөйләде. 
- Иң кызыгы, апа, Рәзилә Азаматның әти-әнисе белән бер мәктәптә эшли булып чыкты.
«Килен- кайнә туфрагыннан икән, -дип хихылдады Фирдания,- Рәзиләсенең йортларында телефон бармы, белештеңме?»
- Белешеп кенә калмадым, номерын язып та алып килдем.
Фирдания, сәгатькә күз төшереп алды да, “Хәзер спектакль күрсәтәм мин сезгә,”- дип, телефонга үрелде.
Ригат бу хатын-кыз театрыннан качасы бик килсә дә, ул хәзер спектакльдә төп рольләрнең берсен уйнарга үз ризалыгы белән алынган актерларның берсе булганын чамалап утырды.
- Алло, хәерле кич, Рәзилә белән сөйләшәсе иде.
Телефонны Рәзилә үзе алды ахыры, Фирдания сүзен дәвам итте.
- Сеңлем, Фирдания Гафуровна булам мин, прокурор ярдәмчесе. Бик җитди, ләкин сезгә мөһим хәбәр җиткерәсем килә. Азамат исемле егет белән өйләнешергә җыенасыз икән, ләкин ул практика вакытында идарәдә эшләүче Дилә исемле яшь хатын артыннан бик каты “ухаживать” итеп йөргән булып чыкты. Каян беләм? Дилә - минем бертуган сеңлем. Идарәдә эшләгәннәр дус итеп кенә җиткерде.

Без бит районда билгеле кешеләр, күңелгә бик ятышсыз бу әйбергә, ни уйларга да белмим. Диләнең тетмәсен теттем тетүен, әлбәттә. Иренә барып ишетелсә, тегесе, белмим нишләр? Ригаты аның кызу кеше, ике уйлап тормый. Сеңлем, тормышка юлдаш сайлаганда бик уйлап сайларга кирәк, өйләнешмәс элек шулай йөргән кеше, алда ничек булыр икән? 
Фирдания: “Булдымы, тагын өстимме?- дигән кыяфәттә бераз дәшми торды. Аннан зәһәр елмаеп:
- Азамат укуын бетергәч районга кайтырга уйлый икән, шулай булгач, сеңлем белән аралары өзелергә ошамаган…. Ярый, язмышыңа үзең хуҗа, Рәзилә, мин сиңа яхшылык кына телим, ачуланма!
Фирдания трубканы куйгач, Ригатка:
- Хастаханәгә шылтыратып Азаматның “хәлен” бел, ә мин биргән хатны бүген кич үк күчереп язып, институтка салып җибәр”, - дип чираттагы “указаниесын” бирде. 

Рәзиләнең агарынып киткән йөзен күреп, әнисе: «Кем шылтырата, кызым, бер-бер хәл булмагандыр бит?» - дип сорамый булдыра алмады.
- Юк, әни, бар да тәртиптә, бер укучым чирләп киткән, иртәгә дәрескә килә алмый, бары шул гына. 
- Син үзең дә иртәгә дәресләреңне алыштырдың түгелме соң, Азамат янына барам дигән кебек идең?
- Барып булмас... Җыелыш куйганнар иртәгә.
- Алай икән, ярый, үзең кара, кызым.
- Әниләре көн дә бара, сорашып торам хәлен. 

Күзләреннән атылып чыгарга торган яшьләр башы-аягы белән сатмасыннар дип, Рәзилә тизрәк әнисе яныннан китәргә ашыкты.
“Намуссыз! Ничек ул мине алдап йөргән? Бөтен авыл безнең туйны сөйли, ояты ни тора! Имеш, данлыклы сиксәненче - Олимпиада елында өйләнешәләр. Әни белән әтигә бу хәлне ничек аңлатырга? Тукта, бәлки, ялгандыр? Тик... Прокурор ярдәмчесе булып эшләгән кеше авызыннан үз колаклары белән ишетте бит. Бертуган сеңлесе хакында бер сәбәпсез юк-бар хәбәр таратып ятырга, башына тай типмәгәндер ич Фирдания Гафур кызының!”
Рәзиләне бүген мәктәптә көтмәгәннәр иде. “Директор килене” шәп- шәп атлап математика кабинетына кереп китте.
- Сания апа, хәерле иртә!
- Хәерле иртә, Рәзилә! Мин сине бу вакытта хастаханәдә Азамат янында дип уйлап тора идем...
Рәзилә бер ни дәшми, куллары белән йөзен каплап, тавышсыз гына елап җибәрде. Азамат хастаханәгә эләккән көннән алып ут эчендә йөргән Сания хәлсезләнеп урындыкка утырды. Башыннан яшен тизлеге белән улы үтеп китте: “Рәзилә начар хәбәр алып килмәгәндер бит?”. 
Рәзилә кичә телефон аша Азамат хакында ишеткән сүзләрне түкми-чәчми Азаматның әнисенә җиткерде. Егерме биш ел педагоглык стажы булган укытучының күзләре: “Колагыма гына ишетеләме соң болар барысы да?”,- дигән кыяфәттә Рәзиләгә төбәлде. Ләкин никадәр генә тырышмасын, ул үзен киресенә ышандыра алмады. Ярый әле, дәрескә керергә чакырып, кыңгырау шылтырады да, класс укучылар белән тулды. Ул Рәзиләне арттагы лаборатория бүлмәсенә этеп диярлек кертте. 
- Тынычлан, хәзер мөстәкыйль эш бирәм дә, аннан сөйләшербез.

Биремне тактага әкрен генә, уйларына бата-чума язды ул. “Булмас, Азамат, нишләп мондый адымга барсын? Рәзиләсе белән мәктәп елларыннан ук аерылмас парлар. Алай дисәң, Азамат практика вакытында әтисенең машинасында йөреде, соңгарак калып кайткан чаклары да әз булмады. Әтисе дә: “Утыз километр якын ара түгел, автобусы да йөреп тормый”,- дип, каршы килмәде. 
Азамат Рәзиләнең хастаханәгә килми башлавына аптырады. «Юк, Рәзилә әллә нәрсә булса да, аны бүгенге халәтендә ташлап китә торган кеше түгел. Җиде ел җиде көн генә түгел ич, сыналасы сыналган. Хәер… Ничек әле? Кеше күңеле кара урман, диме бабасы?» 
Азамат күңелсез уйларыннан арынырга теләп, тумбочка өстендә яткан китапка үрелде. 

Тик китап аны үзенә ияртә алмады. Рәзиләсе күз алдына килде дә басты, килде дә басты. Практиканы да үзләренең районнарында үтәргә Рәзилә өчен генә ризалашты бит ул. Югыйсә, Мәскәүнең үзендә мөмкинлек бар иде. Әнә, биш курсташ егете рәхәтләнеп башкаланы буйлады. Юк, үкенми Азамат. Рәзилә белән икәүләп авыл халкы, мәктәп балалары өчен нинди генә чаралар оештырмадылар! Рәзилә бер ел гына эшләсә дә, үзен күрсәтеп өлгергән: комсомол оешмасы секретаре, агитатор итеп билгеләп куйганнар. Комсомол райкомының беренче секретаре райком аппаратына эшкә дә димләгән. Тик Рәзилә әлегә ризалыгын бирмәгән. Шулай булмый ни, Азамат диплом алгач, ул кайда, Рәзилә шунда дип вәгъдә бирештеләр ич!  Шәфкать туташы палата ишегеннән башын тыгып, Азаматны телефонга эндәште.
Азамат, Рәзилә тавышын ишетергә өметләнеп, трубкага үрелде, тик аннан ир-ат тавышы ишетелде.
- Алло, Азаматмы?
- Әйе, тыңлыйм. Кем буласыз?
- Ригат Касыймов. Авыл хуҗалыгы идарәсендә бухгалтер булып эшләүче Диләнең ире…онытмагансыңдыр бит?
Азамат аптырап:
-Гафу итегез, Дилә Гафур кызы белән бер-бер хәл булмагандыр бит?
- Менә анысын синнән сорарга кирәк энем, син белергә тиеш!
- Мин? Мин бер әйбер дә белмим, бер атна шифаханәдә ятам. Зинһар, ачыклабырак сөйләгез әле, аны хастаханәгә эләгер алдыннан йортыгыз янында машинадан төшереп калдырган идем.
- Алай утыртып йөрткәнеңне таныйсың икән. Болай булгач аңлашылды! Кайчан өйләнергә жыенасың?
Азамат: «Безнен туйда аның ни эше бар икән?»,- дип уйлап куйса да, тыныч кына җавап бирде:
- Диплом алгач.
- Энекәш, бик зурлап сөйләмә алдан, башта терелеп чык, аннан... минем сиңа аерып бирер хатыным юк!
- Нинди аерып бирер хатыныгыз? Без Рәзилә белән өйләнешәбез…
Ләкин Азаматның соңгы сүзләрен Ригат ишетмәде, ул трубканы куеп өлгергән иде.

Ике атна дигәндә, ул ныклап аягына басты. Хастаханә юлына тузан төшермәгән әниләре,  бүген алырга килделәр. 
- Улым, кереп чыгасы урын бар иде үзәктә, аз гына машинада көтеп торырга туры килер,- диде әтисе, хастаханәнәдән кузгалып киткәч.
- Яхшы гына булыр, минем дә сугыласы җир бар иде.
- Сер булмаса, кая?
- Авыл хуҗалыгы идарәсенә.
- Әтиең характеристикаңны кереп алган иде, үзең кушкач. Идарәдә тагын йомышың бар идеме?
- Әйе, Дилә Гафур кызын күрәсем бар.
- Дилә Гафур кызын?! 

Әнисе белән әтисе икесе бертавыштан эндәшкәч, Азамат бераз аптырабрак: « Әйе, ник әллә ярамыймы?» –дип сорарга мәҗбүр булды.
- Юк, юк, улым, бернинди дә Дилә Гафур кызы янына кереп йөрмисең, шулай бит әтисе.
Бу вакытта Мирхәт Мингалим улы машинасын район прокуратурасы каршына китереп туктаткан иде.
- Әти, рәхмәт, юл аша гына чыгасы булды-, дип, Азамат машина ишеген ачып җибәрде.
- Кузгалма, урыныңда гына утыр! 
Әтисенең кырыс тавышынан Азамат утыргычка кире ябышканын сизми дә калды.
-Улым, өйгә кайткач кына сөйләшербез дип уйлаган идек әниең белән, күрәм, соң булырга ошап тора.
- Соң булырга? Шулкадәр кичектерерлек түгел икән, мин әзер сезне тыңларга.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Закирҗан Ямалетдинович кабинетына урынбасарын чакыртты.
- Илфир Сафа улы, нигә сез бер дә баҗагызның озакламый диплом алуын, безгә эшкә урнашырга теләге барлыгы турында сөйләнмәдегез?
Соңгы көннәрдә болай да мөшкәдә бары Ригат кына булып, иртән торсаң да, кич ятсаң да, хатынының: “Кердеңме хуҗаңа, белештеңме эш”,- дип, колак итен ашавы, Илфирның саруын кайнатып кына калмый, чыгырыннан чыгарырлык дәрәҗәгә җиткергән иде инде. 
- Закирҗан Җамалетдин улы, ни бит... бүгенге көндә инженер урыны берәү генә һәм идарә ул урынга яна гына практикада булган Азаматны кайтаруларын сорап институтка хат язган иде.
- Беләм, хәтерлим. Ләкин синең баҗаңны эшкә урнаштыруны район прокуроры сорый, аңа каршы килсәк, үзең беләсең, килешеп бетмәс. 
Идарә башлыгы ирен чите белән елмаеп сүзен дәвам итте:
-Хәер, сиңа аңлатасы юк, син бит прокурор ярдәмчесе ире. Озын сүзнең кыскасы, чарасын күр, прокурор йомышы үтәлсен.
Илфир иң беренче эш итеп деканатка шылтыратты. Рифат Ислам улына барысын да ачыктан –ачык сөйләп бирергә туры килде. 
- Хәзер бар да аңлашыла кебек, Ригат Касыймов эш урыны өчен Азамат Халиковны пычратмакчы булган түгелме соң?
- Рифат Ислам улы, аңламадым, Ригат Касыймов Азамат Халиковны пычратмакчы булган дисезме?
- Институтка шикаятьне шушы кеше язган иде бит.
Урынбасар телсез калды. Ярый әле, декан Ригат Касыймовның аның баҗасы икәнен белми дә, сөйләшү телефон аша гына. Югыйсә, комач кебек кызарган битләре аны берсүссез сатырлар иде.
- Борчылмагыз, Илфир Сафа улы, егет аңлый торганнардан, җайларбыз, килсен генә терелеп.
“Ригат институтка хат язган? Урысча түгел, татарча да ике сүзне оештырып яза белми бит ул. Ю-ю-юк, - дип сузды ул,- хатны Ригат түгел, башка берәү язган, тик кем?” Илфир үз соравына җавабын да үзе бирде. “Фирданияның эше генә бу! Аңа кадәр булган прокурор ярдәмчесен дә, урынынан шикаятьләр язып очыртты да, үзе менеп кунаклады соңыннан. Туган-тумача, таныш-белешләр арасында да сүз йөртеп, буташтырырга ярата. Алар Фирданияның чын асылын белсәләр дә, эндәшмиләр, куркалар. Төшке ашка кайткач, Илфир Фирданияның кылын тарткаларга булды.
- Закирҗан Җамалетдин улы бүген үзенә чакырып, тагын бер тапкыр искәртте: прокурор шылтыраты, Азамат Халиков дигән егетне эшкә кайтаруны оештырыгыз, дип. Болай булгач, баҗай турында, сүз кузгатып тормам.

Фирдания яшелле-зәңгәрле тавышлары белән кычкырып җибәрде:
- Прокурор Азамат Халиковны кайтартуны сораган? Ригат Касыймов дип әйттем бит аңа!
Фирдания шунда гына үзенең ялгыш артыгын ычкындырганын сизеп калды, ләкин, кем әйтмешли, әйткән сүз- аткан ук, аны бик теләсәң дә, кире кайтарып булмый шул.
Илфир: «Синең башка эшең юкмы әллә, прокурордан киявеңә эш соратасың, аның исеменнән институтка бер гаепсез кеше өстеннән шикаять язасың. Белгәннәр хат авторы чынлыкта кем икәнен, кара аны, җавап бирергә калмасын”, - диде дә, өстәл артыннан торып, тышка ук чыгып китте. Башка вакытта әтәч кебек өстеңә сикереп кунарга торган хатынны алыштырып куйдылар мени! Ни әйтергә белми, коелып төште. Шуннан иренең, эшкә итеп куймасын чамалагач, тиз-тиз генә җыенып, кыска юл белән, эшенә китте. Юл буена иренең әйткәннәре тынгылык бирмәде. “Ригат белән Диләне кисәтеп куярга кирәк теге хат турында, ялгыш сатып куймасыннар мине”. Кинәт әллә нәрсә булды - аяк астында җир убылдымы, Фирдания аска тәгәрәде.  Ушына килгәндә, башы чатнап авырта, янында ниндидер ир-ат чүгәләгән. Фирдания ыңгырашып куйды. 
- Кузгалмагыз, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырттым, килеп җитәргә тиеш.
Ир-атның сүзләрен куатләп, сирена тавышы ишетелде.

(Дәвамы бар)

фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, әсәр бик матур, кара күңелле кешеләр нахаккка кеше рәңҗетәләр,күпме гаилә таркала...Тизрәк дәвамын көтәм, Люция!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәмилә, зур рәхмәт! Дәвамы куелды)))

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик матур эсэр,рэхмэт, укуы жинел. Дэвамы кайда сон?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искитмэле, шулай шул, узен казыган коега узе тошэ эдэм баласы, укыган булсамда тагы дэвамын котеп калам, ижади унышлар телим сезгэ.......

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ай-яй, шәп әсәр! Дәвамын тизрәк укыйсы килә. Иҗади уңышлар юлдаш булсын!

            Хәзер укыйлар