Логотип
Проза

«Безгә күрешергә кирәк!»

Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа.

Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
Менә бүген дә Рәбисә апа, радио тыңлый башлагач, авыртканнарын оныткандай булды. Алтмышның теге ягына чыккач, сөякләр дә бик тиз генә ялганам дип тормыйлар икән. Тик шулай да үзе өчен артык кайгырып утырмый Рәбисә апа. Иң кече кызы – Кәбирә уйландыра. Ике ел элек кинәт кенә яман чирдән китте дә барды шул кияүләре. Башка да килгән әйбер түгел иде дә бит, нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк. Рәбисә апаның бөтен хыялы – өч кенә яшьлек кызы белән тол калган Кәбирәсен тормышлы итү. Кызына тәкъдим ясаучы ир-атлар хәтсез генә булды. Араларында моңа кадәр гаилә корып карамаганнары да бар иде. Тик кызы гына менә бер кешене дә якын-фәлән китерәм дип тормый. Үлгән ире белән мәхәббәтләре бик көчле иде шул. «Әллә күз-мазар тиде инде, бигрәкләр килгәннәр, сокланмаган кеше юк иде, дип сөйләгән сүзләрдә, бәлки, хаклык та бардыр», – дип уйлап куйган чаклары да юк түгел Рәбисә апаның. Әтиләре Газизҗан абзый да тол калган кызларын бик сузмый гына кияүгә бирү ягында. Ялгызлар тирәсендә төрле булган-булмаган сүзләр дә йөрүчән. Алты баласының берсе дә моңа кадәр йөзгә кызыллык китергәннәре булмады. Кушылган кешеләре дә тәрбияле гаиләләрдән, шөкер! Тик менә төпчекләренә генә язмыш уйламаган җирдән сынаулар әзерләгән булып чыкты. 
 Район үзәгендә хисапчы булып эшләгән Кәбирә, кечкенә кызы белән ялларда төп йортка кайтып йөри. Аның атна саен авылга ашкынып торганына әти-әнисе ризалыкка-ризалар да, тик: «Гел болай безнең янга кайтып йөреп, үзенә тиңен таба алыр микән?» – дип тә уйлап куйган чаклары булгалый. Үзенә турыга бәреп әйтмәсәләр дә, җай чыкканда: «Тормыш яме – парлы булуда, аның йөген бергә тартуда» икәнлеген дә ассызыклыйлар.
«Әнкәем, күз нурым!» Радио аша укыла башлаган чираттагы хат юллары Рәбисә апаны уйларыннан чынбарлыкка кайтарды. «Син безнең өчен дөньядагы иң изге, иң кадерле, илаһи зат. Балачагыбызда, аңламыйча сиңа борчулар китергәнебез өчен кичерсәң иде безне. Рәнҗеткән булсак, гафу ит...» 
Артык та җылы эчтәлекле, бик озын итеп язылган тәбрикләү хатына Рәбисә апа бөтенләе белән мөкиббән китте. Әгәр мөмкин булса, бу минутларда ул радионың эченә үк кереп китәр иде. «Бик тә бәхетле анадыр бу! Шушы кадәр дә йөрәккә үтәрлек итеп ничек язган да, сүзләрен кайдан табып бетерде икән?» – дип, әкрен генә үзалдына да сөйләнеп куйды. Хат: «Сине яратып, Илшат һәм оныгың», – дип тәмамланганда, Рәбисә апа дертләп китте. «Хатыны юк микәнни? Әллә язарга онытканнармы? Бәлки алып баручы төшереп калдыргандыр ялгышып?» 
Рәбисә апаның башында төрле-төрле уйлар кайный башлады. Күңеленә сары май булып яткан хатның хуҗасын тегеләй дә, болай да итеп күз алдына китерде. «Кешенең үзенә карама, сүзенә кара!» – диләр бит. Шулкадәр ихлас, самими итеп теләсә кем язмас! Бик тә яхшы күңелле, күркәм холыклыдыр бу кеше! Моңа кадәр дөньяда барлыгын да белмәгән шул ир-атны ул нишләптер үлгән киявенә охшаты. Алай гына да түгел, Кәбирәнең булачак ире нәкъ менә Илшат булырга тиеш кебек тоела башлады. Үзе дә аңлап бетермәгән ниндидер көчләр Рәбисә апаны диваннан тартып торгызды. Сынык аяк кайгысы китте. Өстәлдә яткан дәфтәр белән ручканы үрелеп алды да, ашыга-ашыга хат язарга кереште. Әйтерсең, менә хәзер шушы минутларда уйлаган эшен эшләмәсә, иртәгә соң булачак. 
«Кадерле радио хезмәткәрләре! Борчыганым өчен гафу итегез, тик язмыйча булдыра алмадым. Әлеге хатымны бүген әнисен туган көне белән котлаган Илшатка тапшыра алмассызмы?» Рәбисә апа үзе яза, үзенең күзләреннән бертуктаусыз яшь ага... Иреннәре: «Кәбирәнең булачак ире нәкъ менә Илшат булырга тиеш..» – дип кабатлый.
 
 ***
«Әгәр дә чынлап та ялгыз булсагыз, телефон аша кызым белән элемтәгә керегез әле. Тик, зинһар, минем сезгә хат язганымны белмәсен». Хат юлларын һәм телефон номерын ятлап бетерсә дә, Илшат Кәбирәгә шалтыратырга ашыкмады. Үткән ел улларын аңа калдырып, икенче берәүгә кияүгә чыгып киткән хатынының кире әйләнеп кайтырына һаман ышана, өметләнә иде әле ул. Үзенең гаебе дә булгандыр Әлифәнең китеп баруында. Алсыз-ялсыз дигәндәй артык эшенә бирелде. Вакытында, кирәк чакта өйдә булмаган ир-атка кайсы хатын-кыз риза булсын? Гаиләнең кадере таркалгач кына беленә икән. Бар чагында уйламыйсың. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, хатыны ялгызы гына ял йортына китмәгән булса, бәлки, аерылышуга барып та җитмәгән булырлар иде. Шунда эшләгән бер хезмәткәр белән мөнәсәбәтләре бик тирәнгә киткән булып чыкты... Аек акыл белән Илшат Әлифәнең кире кайтмасын аңласа да, алсу хыялларга алданып яшәвен дәвам итә. Ә улының, башка балалар кебек: «Әни!» дип дәшәр кешесе булмавы җанын ничек әрнеткәнен үзе генә белә. «Өйләнергә кирәк!» – дип киңәш бирүчеләр күп күплеккә. Тик Илшат иң беренче улын уйлый, риза булырмы яңа әнигә? Ул сайлаган кеше, баласын кабул итәрме? 

 ***

– Хәерле көн, Кәбирә!
– Хәерле көн! 
      – Аптырамагыз, Илшат исемле кеше булам... Телефон номерыгызны сезне белгән кеше бирде.
      – Йомышыгыз бармы?
      – Бар. Тик телефон аша сөйләшә торган түгел.
      – Кызык... Димәк, күрешергә исәбегез.
      – Шулайрак. Очрашкач, барысын да сөйләрмен. Ризасызмы?
      – Юк!
      – Жәл! Гафу итегез!
 Сөйләшү шуның белән тәмамланды. Кәбирәнең очрашырга ризалык бирмәгәненә, Илшат башта игътибар бирмәсә дә, тора-бара тынычлыгын югалтты. Үзен күрмәсә дә, тавышы күңеленең бер почмагына бик тә якын булып ягылып калган икән ләбаса! Җитмәсә, онытам дигән саен, кабат исенә төшеп йөдәтә башлый. 
«Шалтырат... шалтырат...» Бәйләнчек уйларыннан котылырга тырышып, беркөнне район үзәгенә баргач, ул тагын Кәбирәнең телефон номерын җыйды. Тик җавап бирүче булмады... «Вәт, тиле, беркатлы син Илшат!» – дип, үз-үзеннән көлеп тә алды. Авылга кайтып җитеп килгәндә, телефоны шалтырады. Илшат, күзләренә ышанмый торды: Кәбирә! 
      – Әни белән дәваханәдә идем көндез, шуңа сөйләшә алмадым.
      – Рәбисә апа гипсын алдырдымы әллә?
      – Әйе. Ә сез каян беләсез бу турыда?
      – Икебезне таныштырган кеше ул бит инде, ничек белмәскә?! 
      – Берни аңламыйм! Чынлап әйтәм.
      – Әйтәм ич, безгә күрешергә кирәк дип! 
 ***
«Татлы тел тимер капканы ачар», – дип башлады сүзен Рәбисә апа. Язылышу хөрмәтенә якыннары белән бергә җыелган табынның түрендә утырган Кәбирә белән Илшат, бер-берсенә карашып, елмаеп куйдылар. 
Ә тышта искитмәле көн бүген! Сайласаң да шулай туры килмәс. Бөтен тирә-якка сафлык, гүзәллек өстәп, кышның ак гөлләре – карлар ява... Бер-берсенә кирәк, терәк булачак бу парның мәхәббәткә, бәхеткә төренеп яшәячәкләренә табигатъ үзе ишарә ясый түгелме соң?! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ матур жылы итеп язылган,hэр суз уз урынында.Зур рэхмэт,Люция! Бэхет,шатлык,ижади унышлар Сезгэ!!!

    Хәзер укыйлар