Логотип
Проза

Беренче туй

(хикәя) 

 

(хикәя) 

 

           Рәлифә иренә яратып чыкмады. Анасы ирегеннән уза алмаганга, аның  сүзен сүз итеп кенә Хәйбуллага  чыкты.  Уналты  яшьлек кыз үз мәхәббәтен очратырга,  бердәнбер пары белән гаилә корырга, балалар үстерергә хыялланмады түгел. Бигрәк тә җәйге җылы төндә хуш исле сәндерәдә кунганда, кич йөреп кайткан апасы Хәмидәнең  егетләр белән булган маҗараларын тыңлаганда  яшь күңелен моңарчы таныш булмаган тойгылар  җилкендерә, иләсләндерә иде. Биш кызын бикле сандыкта саклагандай тотса да,  азарлар дип куркып бик ирек бирмәсә дә, аналары Мәмдүхага кая инде арада бер  чая, чибәр Хәмидәне биктә тота алу!  Калган дүрт туганы әвен базарына киткәндә үткер кыз  кача-поса кич чыга: йозаклы сәндерә ишегенә якын да килми, ә түбәнең бер-ике тактасын кубара да шуннан җай гына  аста көтеп торган егет кочагына шуып төшә.  Иртән аналары килеп тикшерүгә, йозак та, кызлар да урынында... Тирә-яктагы егетләрнең башын әйләндереп арыгачмы, вакыты җитепме, егерме яше яңа  тулган  Хәмидәсе күрше авыл егете Хәйбуллага тормышка чыгам дигәч? әнисе сөенеченнән нишләргә дә белмәде – кирәгеннән артык чая кызының итәгенә бала күтәреп кайтып керүеннән бик өркә иде Мәмдуха. Бозылганчы, кеше теленә менгәнче котылуың хәерле бу дәртле кызыйдан!  Кемгә охшап тугандыр бу Хәмидәсе – Мәмдуха үзе дә баш бирмәслек шук, чая булмады,  сугыш яраларыннан мантымаган мәрхүм аталары да тыныч, сабыр холыклы иде.  Чибәрлеге, сылулыгы өстенә телгә дә үткер, җыр-биюгә дә оста үзе.  Башка дүрт кыз Хәмидәнең күләгәсе,  шәүләсе астында үсте дияргә дә була.  Апаларыннан уздырып, алардан алда кияүгә чыгарга булгач та, беркем дә аңа каршы килә алмады.  Берьюлы әллә ничә егет белән йөргән Хәмидәнең тизрәк  ир хатыны булып басылып  яши башлавы кызларга да, әниләренә  дә тынычлык китерер төсле иде.  Хәйбулласы да начар егет түгел. Күрше авылда гына түгел, тирә-якта данлыклы механизатор. Мәмдуха йортында туйга әзерлек башланды, ыгы-зыгы купты.    

       Тик бизәкле сандыкка салынган әзме-күпме бирнә дә, булачак кәләш өчен әзерләнеп куйган зәңгәр көянтә  белән яңа чиләкләр дә өйалдына куелган килеш торып калды – сөлгеле атларга җигелгән   тарантаска утырган кияү егете һәм туй кунаклары килеп туктаганда Хәмидә өйдән чыгып качкан иде инде.  Табын әзерләшеп йөргән Хәмидәсен анасы кай арада күздән яздырды да, кай арада тегесе  олы юлга илтә торган әрәмәлеккә чыгып йөгерде – беркемнең дә башына сыймады.  Артыннан кеше йөгертсәләр дә, кызның  куак ботакларына эленеп калган ефәк  яулыгыннан башка нәрсә тапмадылар.  Үзен ил алдында рисвай иткән кызына бик рәнҗеде Мәмдуха. Аннан да ныграк  кияү егете Хәйбулла өзгәләнде.  Гаилә корам, дип өмет баглап йөргән  кызың туй көнендә ташлап качсын әле! Моннан да  ачырак, моннан да  күңелсезрәк  хәл бармы икән?!  Кызлар да, туйга җыелган кунаклар да бик кайгырыштылар.  Дөньяда булмаган бу хәлгә карап, Мәмдуханың бер туган апасы аны читкә чакырды: “Сеңлем, ул хәтле бетеренмә. Әнә Рәлифәңне бир теге качкын кыз урынына!” Мәмдуха икеләнде: “Риза булырлармы соң?”  Шулай, ил алдында оятка калмас өчен генә диярлек,  Хәйбулла Рәлифәгә өйләнде. Ә Рәлифә әнисенең сүзен екмас өчен генә җизнәсе булырга тиешле Хәйбуллага тормышка чыкты.  

       Рәлифә белән Хәйбулланың  мәхәббәт учагы җылытмаган уртак  тормышы башланды. Бер-бер артлы туган ике уллары да мәхәббәт җимеше түгел, ә бары тик ир белән хатын кылган якынлык нәтиҗәсе генә иде.  Сөю ялкыны Хәйбулланың йөрәген көйдерде  көйдерүен. Ир  башта Хәмидәне оныта алмый газапланды.    Күңеленә ул салган яра бик озак төзәлде. Йөрәк җәрәхәтен хәмер белән баскан чаклары да булды. Эчеп кайтып хәтта хатынына кул да күтәргәләде. “Күземә күренмә!” –  дип өйдән куды. Башка чакта барлыгы-юклыгы да беленмәгән кайнанасы  ир белән хатын тавышланганда араларына керде, киленен яклап үз сүзен әйтте. Язмышына буйсынып,  Рәлифәнең балалары хакына, гаиләсе хакына  теше-тырнагы белән ябышып тормыш көтәргә тырышуы да эзсез булмады.  Рәлифә иренең сызлануын күреп барлык сабырлыгын җыйды.  Мәхәббәткә тарыма, тарысаң арыма, дип юкка әйтмәгәннәр шул.  Хәйбулласы шул җавапсыз, бәхетсез мәхәббәткә тарыган иде шул аның.  Җылы карашы, якты йөзе, тәмле сүзе белән Рәлифә Хәйбулласының йөрәгеннән хыянәтче апасын кысрыклап чыгарырга тырышты.  Ире өчен назларын жәлләмәде.  Әкрен-әкренләп иренең күңелен яуларга тырышты.     

        Туган булгач, Хәмидә белән алар күрешми, аралашмый яши алмады. Туйда булсынмы, кунакта булсынмы,  очраштылар. Беренче елларда Хәмидәне күрүдән Хәйбулланың  йөзе караңгылана, карашына  әйтеп бетермәслек сагыш куна иде.  Кунактан да ир үз-үзен белештермәслек итеп исереп кайта иде.  Рәлифә белән тормышлары көйләнә башлагач, бәхетсез мәхәббәте ирне җибәрде, ахры, Хәмидәне оныта башлады.  Тегесенең кемгәдер  тормышка чыгуы да  бик вакытлы булды кебек.  Һәрхәлдә,  Мәмдуха да, кызлары да   Хәмидәнең яшьлектә калган  ялгышы хакында хәтерләмәскә, онытырга  тырышты. Алар ихлас күңелдән Рәлифә белән Хәйбуллага бәхет кенә теләде.  

     Ә күптән көткән бәхет Рәлифә белән Хәйбулла йортына да килде. Дөресрәге, Рәлифә аны үз куллары, үз тырышлыгы белән төзи белде.  Иренә назлы хатын, кайнанасына кайгыртучан килен, балаларына   яхшы ана була белде.  Дөнья йөген ире белән бертигез тартты. Теше-тырнагы белән төшкән йортына ябышып ятты. Тырыша торгач, алар зур таш йорт салып керделәр. Күпләп мал тоттылар. Механизатор  Хәйбулла алдынгылыктан  төшмәде.  Районда иң күп сөт савучы Рәлифә булды.  Үсә төшкәч, ике балаларын укытып кеше иттеләр.  Бергә үткән чирек гасыр гомерен барлаганда Хәйбулла шуны гына белә – Рәлифәдән дә яхшы, аңардан да булдыклы, аңардан да назлы хатын юк бу дөньяда!  Чибәррәкләре, чаяраклары, дәртлерәкләре бардыр, тик алар Хәйбуллага кирәкми. Аңа бары тик Рәлифәсе генә кирәк! Ә Рәлифә  язмыш ялгышы аша булса да Хәйбулласы белән кавышканга  сөенеп бетә алмый. Соңлап булса да алар йортына да бәхет килде, ир белән хатын арасына  яшь чактагыдай  иләс-миләс түгел, ә гомерлек сыналган мәхәббәт килде.  Төннәрен иренең киң күкрәгенә сыенып  күңелен биләгән тойгылардан изрәп ятканда Рәлифә  теге вакыттагы адымы өчен  апасы Хәмидәгә карата хәтта рәхмәт хисләре дә тоя.  Туй вакытында Хәмидә Хәйбулланы ташлап качмаса,  Рәлифәнең  язмышы кемгә бәйләнер, киләчәге нинди булыр иде, билгесез.  Ә Хәмидәгә килгәндә, ул беренче ире белән озак яши алмады.  Ике яшьлек баласын иренә ташлап чыгып китте.  Аннары тагын тормышка чыкты. Тагын аерылды, тагын чыкты... Улы белән кызы туды. Эчкече иренә ияреп эчә башлады.  Язмышы аңа искиткеч чибәрлек бирсә дә, акыл ягын кызганган иде шул, ахры. Шул акылын Хәмидә тормыштан да ала белмәде, үз ялгышлары аша да җыя алмады.  Беренче иренә ташлап калдырган улын үги әнисе үз баласыдай күреп үстерде. Укытты, кеше итте. Анысы зур кеше булды. Тик әнисен күрергә генә бик ашкынып тормый. Азаккы иреннән туган кызы белән улы да хәмердән айнымаган аналарыннан читләшкәннән-читләшә баралар.   Чибәрлеге шиңгән, олыгая барган Хәмидә  җимерек өйдә берьялгызы  калды.  Нишлисең, һәркем бу тормышта үз юлын үзе сайлый.  

       Ә Рәлифә белән Хәйбулланың бүген көмеш туйлары.  Аларның егерме биш яшьлек бәхет агачы елдан-елга үсә генә бара. Инде тамырларын тирән җибәрде бу агач. Инде  җимешләрен дә бирә – Хәмидулла белән Рәлифәнең ике оныгы үсеп килә.  Үз гомерләренә Хәйбулла белән Рәлифәнең бүген  беренче, чын туйлары!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч гыйбрэтле хикэя!Азагы бик матур тэмамланган.Хэмидэгэ шул кирэк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сезнең язмаларыгызны булдырганча укып барам.Менә бу хикәягез дә бик ошады,дулкынланып укыдым.Рәхмәт сезгә .Физәлия.

      Хәзер укыйлар