Логотип
Проза

Бер очрашу

Хикәя

 

Хикәя

 

Аяклары һаман парк ягына тарталардыр аны. Ир рәт-рәт кыргый алмагачлар тезелгән аллея буйлап үтте. Әле алдына, әле артына борылып карый-карый, тимер эскәмиягә килеп утырды. Тубын җиргә бәреп сикертә-сикертә бер малай якынлашканны күреп, елан чаккандай торып басты. Малай артыннан озак итеп төбәлеп карап калды. Чигәләрен куллары белән кысып, башын аска иеп, җиргә текәлде.

Читтән күзәткән кешегә аны нидер газаплый кебек тоелды...

Ул аяк тавышлары ишеткән саен сискәнеп китә, әле уңга, әле сулга борыла – ир кемнедер көтә иде...

Беренче күрүендә Айсылу аңа бик гаҗәпләнеп карап торды. Ул чакта әле яз иде.

Хәзер хатын аны җәй буена күзәтә инде.

Дөресрәге, аның эш урыны шушы кыргый алмагачлар үсеп утырган аллея янында гына. Сәгать уникене суккач та ул урамга чыгып китү җаен карый. Шактый арыла чөнки. Урамның һавасы да бүтән. Кыргый алмагачлар ап-ак чәчәкләрен коеп утырганда яшәү бөтенләй башкача була, серле яздан нидер көткән җанны тәмам хушландыра.

Җәй көне дә сокланырлык шул бу аллея! Якында гына, бер ягында биек-биек шәһәр йортлары, алар яныннан юл үтсә дә, машиналар ташкыны кайбер нечкә хисләрне күңелдән эләктереп алып китәр өченыжгырып гүләп торса да, кыргый алмагачлар, һәммә җайсызлыкларны басарга тырышып, тын гына җилдә тибрәлеп куялар. Айсылуга төшке ял вакытында шунысы да җитеп тора иде...

Ул күптәннән инде, ярты сәгатьләп микән, таныш булмаган иргә күз төшергәләп, каршы яктагы эскәмиядә утыра. Хәер, гел шулай утыра ул. Тик ирнең аңа бер генә мәртәбә дә күңел күзе белән караганы юк әле. «Синең каршыда берәрсе утыра идеме анда?» – дип сорасалар, ул, мөгаен, җавап та бирә алмас иде... Хатынның моңа һич тә ачуы килми, чөнки ирнең көтәр кешесе бар... Ул аны ярата... Аның өчен җанын бирергә дә әзер кебек тоела...

Алай гына да түгел, аның яратуын бөтен кешелек дөньясына күрсәтәсе, шушы мәхәббәткә лаек булуы белән горурланасы килә сыман.

Хатын сизеп тора: ирне кыргый алмагачлар гына аңлый шул... Алар гына, хәленә кергәндәй, әле салмак кына тибрәлеп, әле бердәм шыбырдашып куялар...

«Язмышы рәхимсезлек күрсәткәндер, җанының иң нечкә кылларына үткен пычак тидереп алгандыр, мөгаен», – дип уйлады хатын, иргә төбәлеп.

Хәер, бәлки, алай да түгелдер әле...

Ир һаман башын уңга-сулга боргалап утыра... Ул шулай озаклап үткән вакыт белән көрәшеп, сәгатенә күз төшергәләп ала-ала газизен көтә...

Айсылу исә, яңа роман укыгандай, һәммәсен алдан гөманларга тырыша. Аның бәхетсез язмышын җан әрнүләре аша тоемлый. Эчтән генә: «Аерылышканда, хатын-кызлар ни сәбәпледерусалрак булалар шул. Ирләрнең үзләренә генә калдырсаң, бу эшне мәңге дә башкарып чыга алмаслар иде инде, дип уйлый. – Хатын-кыз бит ул балаларын ятим итүдән дә тайчанмый...» – ди...

Хәер, кем белә, бәлки, алай да түгелдер әле...

Хәзер хатын аның кемне көткәнен белә инде...

Әнә аллеяның буеннан-буена төрле төсләрдә балкып, рәшәдәй дулкынланып торган халык арасыннан ул аны танып та алды. Чөнки ир инде басып, юк-юк, баскан урынында биеп тора иде.

Малай аллея юлыннан кырыйлап кына җидереп килде дә, иргә елмаюлы караш ташлап, ары китеп барды.

– Улым, ничек? Сәпитең йөрергә җайлымы? Таманын сайлаганмынмы? – диде ир кинәт, куанычыннан тулышып.

Малай артына борылып башын селкеде.

– Әйбәт дисең алайса... Башка төрлесе дә бар иде... Минем үземә күбрәк менә шушысы ошады...

Малай инде шактый ераклашкан булса да, ир үз-үзенә сөйләнеп тора бирде.

– Син дә яраткач, бик әйбәт, улым... Бик әйбәт...

Айсылу кичә урамга чыкмый калган иде шул, мөгаен, иң зур вакыйганы күздән ычкындыргандыр. Ул моңа пошынып та куйды. Малай әлегәчә сабыйлар йөри торган кечкенә велосипедта йөрде, кайчакта педальләрне әйләндергәндә аның тезләре борынына тиеп китәр кебек тоела иде. Иптәшләре көләләрдер инде бу малайдан дип борчылган чаклары да булды. Тик малай аллеяга беркайчан да дуслары белән килмәде. Ул, күрәсең, җан ярасын бер үзенең йөрәгенә салып куйган һәм аны кешеләргә күрсәтмәслек итеп качырган иде...

Ә бүген... Ул әнә рам астыннан сыңар аягын тыгып, очыртып әйләндерә аны. Яңа велосипедында кош кебек кенә оча үзе дә... Ул янә борылып, аллея юлы буйлап килә башлады. Ир аңа каршы ук чыгып басты. Күңелсез тавыш белән:

– Улым, туктале, сөйләшик әле бер... – дип эндәште. 

Ир гомер үтүккүрмәгән, шактый таушалган джинсы чалбарының бот тирәләрен сыпырып алды.

– Улым...

Малай гүя аны ишетми дә. Ул тагын бер кат елмаеп, каерылып карады да тизлеген арттырып, ирне урый төшеп китеп тә барды.

Малайның әтисе янына тукталырга батырчылык итмәвенең сәбәбе шул: аның нәни күңеленнән җиһандагы яктылыкны гына күрергә теләгән күзләренә кемнәндер өркү бәреп чыккан, әйтерсең әтисенә, улы булып, курку уарап тора иде... Курку белән мәхәббәт бергә сыешмый диләр шул...

Айсылуның йөрәге урыныннан купты. Ул кан басымы күтәрелүен сизеп торды, ике яклап чигәләре кысты. Әтисе балага велосипед алып биргән... Инде сөенечен уртаклашырга килгән түгелме?.. Ә бала?..

«Атага нәфрәтне бары тик хатын-кыз гына тәрбияли ала. Ник эшли ул моны? Бөтен дөньяга тараласын белеп кыла микән ул бу гамәлен, әллә бөтенләй аңламыйчамы?»

Әнә шундый эчке бер уй хатынны өнсез итте. Ул кайчандыр бер-берсен сөйгән ике затның мәхәббәт җимеше икегә бүленүен аңлады. Балага, әлбәттә, әти дә кирәктер. Шулай булмаса, бу аллеяга килеп тә тормас иде.Бәлки әле әнисенә бу хакта бөтенләй сиздермидер дә. Алдашадыр да...

«Дөньяда ятимлек арта, ятимлек белән бергә һаман нәфрәт арта, шуңа ул сукыр күзгә дә күп күренә», – дип уйлады хатын. Малай ул арада тагын бер кат урап әтисе янына якынлашты.

– Улым! Туктале, улым...

Малай туктамады. Бу юлы инде борылып карауны да кирәк тапмады кебек. Йөзендәге елмаю да кырып алгандай юкка чыккан иде.

Ир куырылып эскәмиягә барып утырды да башын аска иеп учларына салды. Ул чыннан да читтән караган кешегә шәүлә кебек кенә күренә иде...

«Нәфрәт менә нишләтә кешеләрне!» – дип уйлады хатын. Ул бер тапкыр да моңарчы күңеленә килмәгән язмыш фаҗигасен иҗат итә башлады. Дөресрәге, ир һәм малайның күзләренә карап укыды аларны...

«Бу кешенең элеккеге хатыны, мөгаен, япа-ялгызы яшәп ятадыр... Мөгаен, ул мәхәббәтен очратырга теләп ярдан ярга бәргәләнгәндер дә хыялына барып җитә алмагандыр. Шуңа хәзер ялгызлыгына нәфрәтләнәдер... Очраткан булса, Мәхәббәт барыбер дә Нәфрәтне җиңәр иде. Чөнки ни дисәң дә, Мәхәббәт Нәфрәттән көчлерәк бит... Ә ул табылмаган мәхәббәткә ышанып, тормышын ватып ташлагандыр да, хәзер үкенеп, үзен үзе дә күрәлмыйча гомер сөрәдер... Малай менә шуны тоеп тора һәм өйдәге һаваны нәни күңеленә сеңдерә барадыр... Бәлки әле, әтисен улы да һаман гаепләп кенә яшидер... Чөнки кешеләр нәфрәтне ничек кенә яшерергә тырышмасыннар, ул барыбер ярларыннан ташып чыккан елга кебек бер җәелеп ала, һәм шул мәлдә елга, үзенә бәйләнгән нәни чишмәләрне кузгаткандай, ду кубарып, бала күңеленә күчеп тә кала...»

Айсылу уйларыннан бүленде.

– Улым! Тукта инде, улым! Кил әле яныма!

Малай бу юлы әтисе янына җиткәнче үк борылды. Ир аның артыннан җиңел гәүдәсен атындырып, кызу-кызу атлап китте.Аның хәсрәттән какланган ябык беләкләре кояш яктысында үтә күренгәндәй шыр сөяк булып чалымлана, әйтерсең лә мәктәпнең биология кабинетындагы скелетны аллеяга чыгарып җибәргәннәр... Бөтен кеше дә баласының ятимлеген җиңел кичермидер шул...

Уңып, төсен югалткан күлмәге дә аның өшәнгән тәнен кояш нурларыннан каплый алмый, хәер, аның үзенең дә моңа әллә ни исе китми кебек. Хатын күреп тора: ул җәй буе һаман бер үк күлмәк-чалбардан килә шул...

Киемен күр – хәлен күр, дисәләр дә, өс-башы чиста ич... Киелмәгән кием тузмый, ди... Бәлки, ул күлмәк-чалбар аласы соңгы акчасын улына велосипедка тоткандыр... Һичшиксез шулайдыр. Балам кешедән ким булып йөрмәсен, дигәндер... Ятимлеген сиздермәскә тырышкандыр үзенчә...

Хатын сәгатенә карап куйды.. Төшке аш вакыты чыкмаган, әле тагын ун минутлап күзәтеп утырырга була.

Ул арада аллеяга туй тантанасы килеп керде. Яшь парлар, язылышу сараеннан чыгып, җәяүләп кыргый алмагачлар арасыннан үттеләр. Кат-кат фотога төштеләр. Бәхетле елмаюлар, шат көлешү авазлары эчендә ак өрфия күлмәкле кәләш белән үз-үзенә ышанган горур кияү, дөньяда Мәхәббәт кенә яшәвен исбат итеп, бер-берсенә сыенышып атладылар...

«Ничек матур башлана бу тормыш», дип кызыгып, сокланып калды хатын алар артыннан. Тик каршы як эскәмиядә утырган ир туй тантанасына күтәрелеп тә карамады. Улы өчен дә бу матур күренешнең һич әһәмияте юк иде...

«Йә Ходаем, – дип уйлады Айсылу, – кешенең эчке дөньясына тыкшыну шулай да гөнаһ микән соң?..»

Юк-юк, ул аларны читтән генә күзәтеп утыра лабаса! Гыйбрәт өчен генә... Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт, диләр бит...

Хтын янә шушы бер-берсенә газиз ике зат дөньясында яши башлавын сизми дә калды.

«Әлбәттә, ир өйләнгәндер. Хатыны үзенең ялгызлыгына бер нәфрәтләнсә, иренең өйләнүенә икенче нәфрәтләнгәндер... Шулкадәрле томандай куе, һич таралмас нәфрәт илендә балага нишләмәк кирәк? Аның нәни генә башына бу хәтле вакыйгалар ничек сыя алсын соң? Шуңа әнкәсе ни кушса, шуны башкарып йөридер инде ул сабый...»

Хатын ни гомер яшәп, үзе дә җир йөзенә явызлыкның ничек яралуын аңламаган булган икән... Кешеләр моны үзләре дә сизмәстән үрчетеп җибәрәләр икән бит... Шушындый күңелсез уйларыннан кинәт аның нечкәдән нечкә күңеле тетрәнү кичерде.

 

Малай китте. 

Ирнең гәүдәсе корышып-бөрешеп калды. Кешеләрне аралый-аралый атлады да атлады.

Улы инде аннан шактый ераклашкан иде. Ул инде зур юлга якынлашып килә. Ир адымын кызулатты һәм улына кул болгап:

– Юл аша яхшы карап чык, улым!.. – дип кычкырды һәм, күз яшьләрен кешегә күрсәтмәс өчен аллеяга яны белән борылып басты...

Инде төшке аш вакыты да тәмамланган икән. Айсылу әкрен генә урыныннан кузгалды. Аның бу бәхетсез тормышка кушылыпниләрдер үзгәртәсе килеп китте... Тик ир аңа бер генә мәртәбә дә күз төбәп карамады шул...

Ул да малайның әллә кайда, еракта-еракта тәгәрәп барган шәүләсенә текәлде. (Бәлки, каршыдагы йортның югары катыннан аңа сөеп әнисе карап торадыр...) Һәм сискәнеп куйды: әйтерсең лә җир өстеннән Нәфрәт тәгәрәп бара иде...

Бәлки, алай ук түгелдер әле... – дип куйды хатын шыпырт кына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!

    Хәзер укыйлар