Логотип
Проза

Бер микъдар былбыл

Әле кайчан гына мәңге җитмәс кебек тоелган яз да җит­те. Кырда эшләр башланды. Көн эссесенә чыдар хәл юк. Уку тәмам туйдырган. Без дәресләр беткәнне көтеп ин­тегәбез, тизрәк өйгә кайтасы, кышлак читендәге үзәндә малайлар белән туп тибәсе, борын төрткән яшел үләннәргә ятып, дөнья хәлләрен сөйләшәсе килә.
Язда минем хәлләр бераз хөртиләште. Әни — хаста­ханәдә. Өйдә берсеннән-берсе кечкенәрәк дүрт бала бар, аларга күз-колак булу — минем өстә. Кызлар кебек, тизәк җыю да, мал-туар карау да миңа калды. Атамның өйдә торганы юк дисәң дә була: туфрак тәмам кипкәнче, кыр эшләрен тәмамлыйсылары бар.
Без күрше кызы Сөенеч белән кайвакыт тау битләрен урап кайтабыз. Җиңел чиләкләрендә пар былбыл рәсеме булгангамы, мин аны былбыл, дип үртим. Ачуланмый. Кү­тәрелеп, кара күзләрен тутырып кына карый да керфекләрен яңадан түбән төшерә.
Сөенеч ханым1 күзгә күренеп матурайды. Ул инде җиткән кызлар арасына кереп маташа. Кашларына сөрмә тарта, керфекләрен буйый. Тырнакларына кына йөгерткән булыр.
Ә миңа болар һич кенә дә ошамый. Калын кашлы былбыл була димени?! Сөенеч усал күренә башлый, әнә шул бар усаллыгы маңгай уртасына җыелгандыр кебек тоела.
- Аҗаеп адамдар сиз ханымнар, — дим мин аңа. — Гүзәллекне беллесе керек, кичани равшан итир йүзингне каронгуламак — увол-гунохтыр2.
- О хосуста тюшюнмәк үчүн, махсус гыйлем йоктыр. Ман не дие билем?3 — Сөенеч, астыртынлык белән елмаеп, миңа карый.
Сүзне дәвам итәрлек осталык бирмәгән миңа Ходай. Хәер, үзбәкчәм дә шундый гына. Татар сүзләре белән бу­ташкан. Әле мин туганчы ук, бик ерактан, салалары-калалары яшеллеккә төренеп утырган Кырымнан бу якларга күчеп килгәнбез. Безнең белән берничә гаилә, бар булган байлыкларын калдырып, төенчек-фәлән генә кулларына алып, сабый балаларын күтәреп, ерак бер илгә чыгып киткән. Монда да алар бер тирәдәрәк төпләнгәннәр, авыл­га үз гадәтләрен алып килгәннәр, аларныкын да кабул иткәннәр. Атам ул заманнар турында искә алырга бик ярат­мый. Ялгышып, уйлап бетермичә, арабыздан кем дә сүз башласа, ул аны икенчегә бора, күзләре яшьләнеп киткәндәй була яисә, бер-бер эше исенә төшкәндәй, эре-эре атлап ишеккә таба юнәлә. Аның ата-баба туфрагын сагынганы, күңеле белән шунда яшәгәне күренеп тора.
Минем үземә Акболак кышлагы ошый. Аннан каядыр китәсем, мондагы дусларымны югалтасым килми. Акболак — туган җирем лә ул! Нигәдер ерактагы гүзәл илләр дә кызыктырмый, әмма шул ук вакытта кайдадыр икенче ватанның барлыгын да, анда бөтенләй башка телдә сөйләшкәннәрен, башкачарак яшәгәннәрен дә тоям.
Үзбәкчә уку миңа шактый авырга килә. Гаиләдә дә, дус­лар белән дә ниндидер уртак телдә сөйләшергә күнегелгән. Без яхшырак төшенсен өчен, остазлар да җөмләләренә та­тарга гына хас сүзләр кыстырырга, аларны үзгәртебрәк, аңлаешлырак әйтергә тырышалар. Ә менә үзбәк әдәбия­тын яхшы гына аңлыйм. Күп укыйм, күңелгә ошаган ши­гырьләрне истә дә калдыргалыйм...
Гулзори җамолини тилаб нола килурдим,
Чун булбули шуридә гулистона йулуктум...4
Увайсиның бу шигыре Сөенечкә бик ошый. Кычкырып көлә дә, кыр кәҗәсе кебек, су буендагы ташлардан ташларга сике­реп, алгарак йөгереп китә. Аннан, мине чакырып, кул болгый.
- Чабук ол! — ди Сөенеч, татарчалап, — Яваш эркәк сеңерләнгән эшәккә бәнзуюр5.
- Минме әкрен, минме ишәккә охшаган?
- Э, джынмы, шейтанмы сән шәхсән? ...Йок, татлы бал­мы сән? Ашыкма... Каптым йоттум олур!6

Без бу көн Сөенеч белән тизәкне бик озак җыйганбыз, мин дусларым белән футбол уйнауны да, йорттагы башка эшләрне дә онытканмын.

* * *

Гайрәтнең үзе хакында сөйли башлаган хикәясе, дөре­сен әйтим, гел Казан татарчасына күчереп тыңлагач, ми­не туйдыра да башлаган һәм бик озакка сузылыр шикел­ле иде. Үзем белән су буена алып килгән җайлы ятагыма ипләбрәк урнашкач:
- Гайрәт, әдәбият дәресләрен читкә куеп тор әле, ми­нем үзбәкчәм синекеннән дә чамалы. Кырымчагызны беләм дип тә мактанырлыгым юк. Ялкау колагыма аңлаешсыз ши­гырьләреңнең мине ярату хакында түгеллеген аңлар дәрәҗәдә генә. Балачагың турында истәлекләргә бирелер өчен көн дә бу тупыл янына киләсеңмени соң син? Әнә су коен, кызын...
Ирен — гөл, бәдән — гөл... вөҗүдең гөлшанында бер микъдар гөл7, дигәнме әле син яраткан үзбәк шагыйре? Син дә шуңа охшагансыңдыр әле. Сөенеч — былбыл, Нәсимә — былбыл, Зөббениса — былбылдыр... Бер микъ­дар былбыл арасында мин генә юктыр...
Сүзләрем Гайрәткә ошамады. Йөзеннән үпкә шәүләсе сызылып үтте, әмма ул бер башлаган сүзен өзәргә теләмәде. Аның эч бушатуга бик озак әзерләнгәне күре­неп тора. Танышым кабат, инде миңа туры карамый гына, балачак истәлекләренә бирелде. Мин дә аның сөйлә­гәннәрен, авырлык белән булса да, үзебезчәгә күчереп аңларга күнектем.

* * *

Әтиемнең дә эштән кайтканлыгын абайлап, аяк очла­рымда гына үз бүлмәмә узармын дигән идем, язмаган икән. Ахшамда барыбыз да җыела торган йортыбызда, табынлык янында, йомшак мендәрләргә таянып атам утыра. Авыр­дан тын алуы яманнан хәбәр кебек аңлашыла.
- Әниеңнең хәле авырайган, иртә таңнан алырга чыгып китәбез, әзер тор, — диде ул кырыс кына.
Әнине алып кайттык. Ул, чыннан да, бик йончыган һәм инде беркайчан да аягына басмас кебек иде. Ни хикмәт, Алла рәхмәте беләнме, без, менә өзелә, менә өзелә, дип көткәндә, атна-ун көн узгач, карават кырыена торып утыр­ды һәм аш соратып алды. Шул көннән аның сулган йөз­ләренә — төс керә, күңеле көрәя башлады. Моңаеп утыр­масын дип, мин еш кына аның янына киләм, хәлләнә башлаган кулларыннан сыйпыйм. Аның күңелендә нинди­дер сер бар шикелле, бигрәк тә шул серне беләсем, ан­нан сөйләтәсем килә. Әгәр соң, сөйләтмәгән булсам соң... Юк ла, ул инде минем тормышымда берни үзгәртмәс иде.
Әни терелде. Йорт эшләренә дә катнаша башлады. Ши­фаханәдә узган көннәре дә кат-кат сөйләнелде, дисәм... дөрес булмаган икән. Бервакыт ул мине үзе янына чакы­рып алды да аяктан егарлык хәбәр әйтте:
- Улым, авырып ятканда, ерак бер кардәшебезне оч­раттым. Аның Мәхәббәт атлы җиткән кызы бар. Исән-имин
калсак, ирләребезнең дә ризалыгын алып, шуның белән туганлашырбыз, дидек.
- Без соң болай да акраба булгач... Килсеннәр, михмон — кунак булсыннар.
- Мәхәббәт матур гына кыз, син аны яратырсың, — ди­де әнием, чәч бөдрәләремнән сыйпый-сыйпый. Сыйпау түгел, учмасы белән йолкып чыгарса да, мин риза! Шушы минутта мин аны сизмәячәкмен дә! Иң кадерле кешем җаныма иң олы ташны бәргән инде.
Атылып, сукмак буйлап йөгердем. Сукмак мине без әле кичә генә Сөенеч белән җип-җиңел тизәкләр җыеп кайт­кан үзәнгә, су чәчрәтеп уйнаган арык буена алып чыкты.
- Сөенеч! — дип кычкырдым мин, күкләрне ярырга теләгәндәй. — Сөенеч!
Арык буендагы тупыл артына терәлеп, Мехмет картның хәл алган чагы икән.
- Ни дип шар ярасың, ахмак! — диде ул миңа, таягын селкеп. — Һәр сөенгән кырга, үзәнгә, урамга чыгып сөрән салса! Менә мин агач төбендә йоклап киткәнмен дә ярат­кан карчыгымны төшемдә күрдем. Шул сөенечне дә синең кебек болыт ярылырлык итеп кычкырмыйм әле.
Сөенеч... Көенеч булганга, синең исемеңне кычкырам икән ләбаса. Мин инде иртәгә, синең белән су буена да төшмәм, ярәшелгән егет булып, ат җигеп, кыз катына китәрмен.
Арыкның ташлар белән ныгытылган ярына килеп утыр­дым. Елау егет эшемени дисәләр дә, буылып-буылып еладым. Яныма килгән Мехмет карт, сәерсенеп торды, тор­ды да:
- Сөенечтән дә еласыннар әле... — дип, мыгыр-мыгыр килеп, кышлакка кайтып китте. Аксакалга хөрмәтсезлек күрсәтеп, алай да ул инде тимәслек ерагайгач, су буен­нан шомарган бер ташны алып, таякка таянып җилфердәгән шәүләсенә ыргыттым. Мине Сөенечсез калдырган йолалар­га, әнине алып китәргә килгән чиргә, аның шартлар куеп китүенә ыргытылган таш иде бу.
Нәзерен үтәтмичә, әнисез калудан курку, бер үк вакыт­та күрмәгән, ишетмәгән, белмәгән кызга ярәшелү минем үземне дә ярты хаста итте. Алай да әни, тынычландырып:
- И юләр, ошатмасаң, кем сине мәҗбүр итә, барып ку­нак булырбыз да кайтырбыз, — диде.
Мәхәббәт ямьсез дә, ахмак та кыз түгел иде, әмма күңелгә кереп оялаган Сөенеч, аның миңа яратып караган күзләре, усал шаяртулары тәмам үз булып беткәнгәме, мин кызга булачак кәләшем кебек итеп карый алмадым.
Хәл-әхвәл сорашып, ашап-эчеп алгач, кызның карен- дәшләре белән урамга — уйнарга чыгарга җыендым. Мо­ны сизеп алган әни, ишеккә таба барган чагымда башка­ларга сиздермичә генә, күлмәк җиңемнән тартып туктатты да, башын икенче якка борып:
- Гөлҗамал, балалар кинога-фәлән барып кайтсын­нар, — без сөйләшеп утырырбыз, — диде. Аннан, үтеп барышлый, аның янында тукталган Мәхәббәтнең кулларын минем кулларым белән тоташтырды. Сүзләр ризалашмый калырга мөмкин булмаслык итеп әйтелгән иде.
Клубка барганда да, кайтканда да Мәхәббәт тә, мин дә бер-беребезгә ник бер сүз әйтик тә, ник бер караш таш­лыйк. Учымда тирләгән бармаклардан гына мин Мәхәббәтнең дә бик дулкынланганын, ундүрт яшьлек акы­лы белән дә безне хәзер ни көткәнлеген аңлап ук бе­термәгәнен тойдым.
Акболакка кайтуыбызны каршылап капкадан чыккан әтигә:
- Сезнең Мәхәббәтегезгә мәңге өйләнәсем юк! Мин аны яратмыйм! — дип кычкырдым.
- Улым, ни сөйлисең, сабыр... — дип туктатты әни. — Син аның кулларыннан тоттың лабаса. Урам буйлап та шу­лай бардыгыз. Баш тартсаң, аның турында туган-тумачалары, танышлары ни уйларлар? Бу хәлләрдән соң кыз ба­ланы кабат кем сорап килер? Гыйффәте югалыр лабаса!

Мин үлдем. Нинди гыйффәт? Нинди намуссызлык? Ку­лыннан да куркып кына, әни тоттырганга гына тоттым ла­баса. Хәзер менә, яратмаган булсаң, җитәкләр идеңмени, ди. Мин беттем. Бер гаепсездән явыз дәрәҗәсенә җитке­релдем. Әни урынына ундүрт яшемдә корбанга китерелгә­немне, алдагы гомеремнең сызып ташланганлыгын аңла­дым. Ул исә:
- Сөенеч... — дип сүз башлавымны эләктереп кенә алып китте.
- Әйе, сөенеч, ә син яратмыйм, дип керә-керешкә кур­кытып куйган буласың, имансыз малай.
Сүзне артык сузуның кирәксезлеген аңлап, тандыр өстенә тезелгән савытлар ишелерлек итеп:
- Куркытмыйм берегезне дә, сөенмим, Сөенеч ханым­ны сөям мин! — дип турыдан ярдым да салдым.
Әни дә, әти дә тынсыз калдылар. Гомер буе аяк ара­сында шыңшып йөрергә күнеккән Акборын тиз генә оясына шылды. Әйттем дә, капканы шартлатып ябып, йорттан чыгып киттем. Исәп кайтмаска, барысыннан да ваз кичәргә иде. Әле көннәр җылы, базар сатучыларына булышып, ак­ча юнәтергә кулай. Шул акчага чәйханә тирәсендә көн итәргә була. Чәйханәгә көнлекче булып керсәң дә ярый. Туп-туры шунда киттем. Кахромон ага, кочак җәеп каршыламаса да, гозеремне кире какмады, үзе янына алды. Ул кышлактан бөтенләйгә чит якларга чыгып китүемнән кур­кып шулай эшләде булса кирәк. Бераздан аның яшереп кенә атама хәбәр салганын, ризалыгын алганын сиздем.
Көннәр аш бүлмәсендә пылау болгатып, көрпәчәдә чәйләп утырган картларны сыйлап уза торды. Көз, аның белән бергә укулар якынлашты. Алга таба нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Ул да булмады, ачуын эченә йотыпмы, атам да килеп җитте. Йомшак сүз белән кире йортыбызга кайтарды.
Чәйханәдә торганда, Сөенечне күрүгә зар булдым. Мәк­тәптә укулар башлану мине сөендерде, һичбер өметлән­мәгәндә, ярәшелгән егет икәнлегемне белсәләр дә, бу ел­да да аның янәшәсенә утырттылар. Ул миңа туры карамый, артык сүз башламый, биргән сорауларымны җавапсыз да калдырмый иде.
Хәер, өйдә Мәхәббәт турында телгә алган кеше дә юк. һәркем үз эше, хуҗалык тормышы белән мәшгуль. Шулай итеп, бәлки, бу ярәшү онытылыр кебек тә иде. Уйламаганда-нитмәгәндә Мәхәббәтне, барлык әйберләрен йөк маши­насына төяп, йортыбызга китереп куйдылар. Әнисе вафат, атасы башка ханымга өйләнгән, кызның да яше никах өчен җитәрлек булган, имеш.
Хоҗа8 булганлыгымны аңлаудан телсез калып, атама карап торам. Ул дәшми. Аның да аптырашталыгы, гаҗиз­ләнгәне йөзенә чыккан. Әни килене тирәсендә бөтерелә, үзара эш, вазифа бүлешәләр, туй-никах турында сөйлә­шәләр. Ара-тирә миңа да күз салып алалар.
Әти ым белән генә тышка чакырды.
Гомер булмаганны, кесәсеннән чыгарган тәмәке кабын­нан алып, миңа да берне сузды һәм ут кабызып җибәрде. Бу инде ир, тиң, гаилә башлыгы санау идеме, атамның уй­сыз бер адымы булдымы — аңламадым. Икебез дә көрпәчәгә менеп утырмыйча, җиргә генә чүмәштек.
- Углым, — диде ул, озын итеп суырган төтененнән бу­ылгандай, авырлык белән. — Анаңның нинди хәлдә икәнле­ген күрәсең. Нәзерен таптатсаң, картлык көнемдә мин ял­гыз калсам, кем янына барырмын? Энесеңелләреңне кем карар? Мәхәббәтнең әнисе вафатын да кызының синнән баш тартуыннан күрәләр икән...
...Укуны ташладым. Мәхәббәт белән гаилә булып яшәп киттек. Начар хатын да түгел иде ул. Барысына өлгерергә тырыша. Мине дә бераз булса да ярата шикелле, тик менә күңелемне генә үзенә тарта алмады. Тордым, ашадым, йокладым, бурыч икәнлеген аңлап, аны куеныма да алгаладым... Көн арты көн үтте. Бер-берсенә охшаган бу көннәр дә йөрәктәге Сөенечне үзләре белән алып калмадылар. Торган саен аны ярату, аның белән яшәргә теләү хисе көчәя генә барды. Күрше кызы буй җитеп ир йортына киткәч тә узмады бу тойгы.
Әнинең вафаты тыныч кына барган көннәребезне үзгәртте дә куйды. Мине Мәхәббәт тирәсендә тотарлык берни калмаган иде. Инде, һичшиксез, әйтермен дип ят­кан бер төнемдә хатыным беренче тотуымдагы кебек тирләп чыккан кулларына минекеләрне учлап алды да күкрәк ту­рысыннан тәне буйлап аска таба шудырып төшерде һәм:
- Гайрәт, көмәнем бар, сизәсеңме? — дип сорады.
Ничә айлар кочагымда кунып та якыная алмаган
Мәхәббәтне шундый чакта рәнҗетерлегем юк иде. Китмәдем. Калдым. Кыз арты кыз алып кайтып, ул мине гаиләгә тагын да ныграк бәйләде. Инде малай да тапкач, моннан соң беркайчан да китү турында минем сүз башла­маячагым үземә дә ап-ачык иде. Шуны сизгән Мәхәббәт тә үзгәрде, аның тавышы, йөрешләре ныгыды, үз сүзен ка­тырак әйтә башлады, әмма яраткан кешене биздерерлек бер адым да ясамады. Минем дә, аның да бәхетсезлеге бары тик арада мәхәббәт булмауда иде.
Язмыш каһәрләве болар белән генә чикләнмәгән икән. Мәхәббәт, уйсызлык белән, кайнар су тулы казанны тан­дыр буена куйган да, чәй-шикәр алырга дип, кибеткә киткән. Китүен киткән... Хәсәннең әрнүле кычкыруын ишетеп, юлын­нан да борылган, тик соң булган инде. Яшь ярымлык са­бый казанга килеп төшкән дә кире чыга алмаган...
Бу вакыйга мине исәрләндерде. Болай да битарафлык кына хис иткән хатыныма инде нәфрәт күзе белән карый башладым, һәр начар эшкә аны сәбәпче иттем. Үземнең бәхетсезлегемне дә аннан гына күрдем. Ачу белән кул күтәргән чаклар да булгалады, Хода үзе кичерсен инде. Нәсел аты дәвам итүчесез дә калгач, ата-баба нигезен ташлап, читкә китәргә җыенып йөргән көннәрдә, Мәхәб­бәтләр авылыннан әманәтче татар кардәшләре килеп керде.
- Хәпсе адам, ай-вай, бир үләҗәк икән, ничюн дуүнья- га келе аҗаба? — диде ул керә-керешкә. — Ах, гарип ба­шым, ич де акылым йитмәй, башым айлана, әннәгез ба- кыга кечте, шимди бабагыз (атагыз) хастадыр. Гайрәтнең бармасы керек. Сизни орада чок күрмәк истейләр9.
Йорттан чыгып китәргә җыенуым каенатамнан фатиха алуга бару булып калды. Чыннан да, хәле авыр, көннәре­нең санаулы икәнлеге күренә иде. Атам белән дә сөйләшер- леге калмаган. Бөтен теләге, мине күреп, соңгы сүзен әйтеп калу булган икән.
Карт, кансыз калып агарган кулларын әкрен генә сел­кетеп, түшәге янына чакыргандай итте. Килдем. Тыңларга хәзерләнеп, ятак кырыендагы урындыкка утырдым.
- Синнән вәгъдә алмый торып, бу дөнья белән арам өзелмәс шикелле, ничәнче төн, чакырып та, әҗәлнең бусагабыздан атлаганы юк. Мин аның инде йорт артында йөргән адымнарын ишетәм, — дип башлады ул сүзен. — Гайрәт, син миңа үз балам кебек якынсың. Безнең сезнең белән ерак кардәшлегебез дә бар. Аллага шөкер, балала­рыгыз акылына, сәламәтлегенә аның зыяны тимәде. Кы­зым Мәхәббәтнең бу дөньяда инде синнән гайре һичбер якын кешесе калмады. Аны яратмавыңны да беләм, әгәр булдыра алсаң, тыныч күңел белән саубуллашуымны теләсәң, аны ташламаска сүз бир.


Чит хатыннарга күз атма дип тә әйтмим, күңелеңне ничә еллардан бирле тыеп килгәнеңне сизәм, җиңел эш түгел­дер... Анысын үзең беләсең. Башка бер үтенечем дә юк. Әгәр бергә тыныч-имин яшәсәгез, балаларыгызны ташла- масагыз, миннән сезгә — хәер-фатиха.
Миңа торырга да китәргә иде, кана. Ни уйлаганымны чамалаган атам, сак кына иңемнән басып, кузгала башла­ган урыныма утыртты да, иелеп, колагыма:
- Вәгъдә бир, карт кешенең күңелен рәнҗетмә, дөнья­дан тынычлыкта кичсен, — диде.
Ярар, дип әйтергә, телем әйләнмәде, нишләргә белмәгәнгә, картның арык гәүдәсен кочаклап алдым. Әллә ризалык билгесе дип аңлады, күзе йомылганда чыккан яше бергә кушылган йөзебез буйлап тәгәрәде. Шул кочаклан­ган хәлендә аның соңгы сулышы да чыкты.
Әтисен югалткан көннәрдә Мәхәббәткә аерылышу ту­рында сүз кату мөмкин түгел иде. Мин аның хәл алганын, картның җидесен, кырыгын, елын... көттем. Ниһаять, көннәр­дән бер көнне үз теләгемне белдерү, тормышны ничек дәвам итү өчен киңәшү йөзеннән дә атам катына килдем.
- Улым, мәетләрнең рухыннан курык, киленнең атасы­на вәгъдә биргәнеңне онытма... Сүзеңне таптасаң, тыныч яткан кабереннән кубарылыр, кем белән дә, кайда да бәхет­ле була алмассың. Алай да үзең беләсең. Инде балалары­гыз кул арасына керә. Синнән башка да яшәрләр. Килен­нең миңа моннан да яхшысы юк. Бергәләшеп ничек тә торырбыз. Әле мин дә көчемдә, — дип бетерде ул сүзен.
Китсәм, үз кызына әйләнгән Мәхәббәт әтинең бердәнбе­ре булып калачак иде. Ә минем бердәнберем кем? Таш­лап китсәм, атам йортына кире кайту юк дигән сүз. Шул бердәнберемне тапмасам... Тормышым барып чыкмаса...
Сорауларыма бер-бер җавап табарга теләгәндәй, сабый чагым узган үзәнлеккә киттем. Мехмет карт утырган тупыл төбенә килеп яттым. Күктә ак болытлар йөзә. Нәкъ Сөенеч кияргә яраткан күпергән итәкле ак болытлар кебек иде алар. Бар көчемә:
- Сөенеч! — дип кычкырдым.
Ерак тауларга барып бәрелгән тавышым:
- Сөен, эч! — дигән кебек, колагыма кире ишетелгәндәй булды. Тилергән кеше кебек, кычкырып көләргә тотындым. Мине ташлап еракка агып киткән болытларга, таулар ке­бек, минем сүзнең мәгънәсен аңламаган картка, дөньяда булган һәр нәрсәгә ачуым күпергәннән күперә бара иде.
- Сөенеч... — дидем мин, җирне тырнап.
- Сөенеч... — дидем мин, каты туфракта да шытарга җөрьәт иткән, баш калкыткан үләннәрне йодрыгым белән төя-төя.

* * *

Сөенеч... Гаҗәп тә инде бу дөнья! Сөенеч — күз яше, Мәхәббәт — күз яше. Күз яшеннән бер микъдар. Былбыл­лар яшеннән дә бер микъдар.
Мәхәббәт тикле мәхәббәтне яратма инде! Мондый исем­не кушу нинди фаҗигагә әйләнә ала икән. Таң калдым. Үзең көн дә Мәхәббәт дип эндәшкән ханымга күңелеңдә яратмау хисеннән башка һичбер хисең булмасын. Сүзне өзәсем килмәде, Гайрәтне бүлеп фикер кыстырмадым. Бу­шанган чакта кешегә киңәш-фикер кирәкмени?! Диван ур­тасында сөйләгән саен кечерәя барган Гайрәткә карата ниндидер аңлаешсыз хисләр бергә буталдылар.

* * *

Чәйханәгә юл тоттым. Касә арты касә чәй эчәсе урын­га, җанны аракы белән басарга тырыштым. Ни эчсәм дә, исертмәде. Күңелдән Сөенеч сурәте, ансыз үткән хәсрәтле еллар китмәде. Мин аның инде гаиләле икәнлеген ишетеп белә идем. Бәхетле булгандырмы, юкмы — анысын белә
алмадым. Ата-баба гадәте ирле хатынның хәлен белешү өчен дә күрешүне тыя шул. Начар йолалардырмы бездә — әйтә алмыйм. Ул гадәтләр, ышанулар газиз әнкәмнең го­мерен озайткандай булды. Алар каенатамны теге дөньяга тыныч күңел белән кичтерде, атамны — кадерле, балала­рымны әтиле итте. Минем җаным шул киң сулы, мәрхәмәтле йолаларның ташлы ярларына бәрелә-бәрелә вакыт уңаена акты, шул агымга каршы тора да, агымнан чыга да алмады, ярлардан торып кыйнаган ташлардан исән-имин калмады.
Мине рәнҗеткән шул ташларны ничек чүпләргә, читкә ыргытырга икәнлекне төшенә алмадым. Әгәр арыкның яр­ларын, төпләрен ныгыткан ташларны алып ачсаң, ул кибәр, тиешле җиренә барып җитмәс, күпме адәмнәрне хәсрәтле, икмәксез һәм сусыз итәр. Ниһаять, шул йолаларны салау, башкалар иминлеге хакына китерелгән корбан икәнле­гемне чын-чынлап аңлагач, тынычланып калдым.
Күңелдән үпкә китте дип кенә әйтә алмыйм. Бик бор­чылган чакларымда шушы карт тупыл янына киләм дә, чал­кан ятып, ак болытларны күзәтәм. Алар миңа вакыт-вакыт усал да, вакыт-вакыт бик мөлаем дә булып күренәләр. Нәкъ Сөенеч кебек инде менә. Чәчләре генә, йөзләре генә бе­раз аграк. Кара кашлы Сөенечне сөйсәм дә, карасу бо­лытларны мин сөймим. Үз дөньяма төс булган өченме... Әллә су буена Сөенеч гел ак күлмәктән чыккангамы...
Кече кызыма чиләкләр алып кайттым бүген. Пар был-быллысын түгел, чәчәк рәсеме төшкәнен. Болай да күңел яралы. Пар тапмаган былбыл сагышы бар анда.
Кызга әле генә ундүрт яшь тулды. Гомер үткән дә киткән. Бер көянтәдә тиң булмаган чиләкләр кебек чайкалганбыз. Түгелгәнбез, кемнәрнедер рөхсәтсез чылатканбыздыр да. Бу көянтәгә безне рөхсәт сорамый гына элгәннәр, сора­мый гына хәсрәт суларын тутырганнар...
Нигә көн дә киләсез, имеш. Былбыл микъдарында мин юктыр, дисезме? Анда кем бары инде Сезгә дә билгеле. Әгәр тупылымны үз итмәсәгез, мин Сезне очратмас та идем. Килүемдә бер сер күрмәгез дип, үземнең тормы­шымны сөйләдем. Хәер, сер дигәч тә, ул монда үскән һәр куакка, үзәндә туп типкән һәр балага билгеле.
Кызга чиләк алып кайттым бүген, дидемме әле? Былбыллысын түгел. Гөллесен. Былбыл үзе сайлап кунарлык гөл булсын дип...

* * *

Сөенеч — былбыл, Мәхәббәт — былбыл. Бер йөрәктә бер-берсенә охшамаган ике былбыл. Юк, өч былбыл. Өйдә тагын кызлар бар, ди, бит. Былбылдан бер микъдар... Әгәр ул былбыллар тагын да артса, үзе дә кош кебек тын ал­ган йөрәкнең хәсрәтләре тагын да күбрәккә артмас микәнни? Әгәр ул былбылларның берсе, башкаларның моңлы тавышын күмеп, җырлап җибәрсә?..
И, Гайрәт, Гайрәт. Чал чәчле ир-егет йөрәгенә шулкадәр газап тулган дип, кем уйлаган?
Без, икебез дә тын калып, күктәге болытларга карап ятабыз... Алар арасында Сөенеч болыты да бар, ди бит Гайрәт. Шифа болыты булсын иде алар. Яңа танышымның йөрәген бәйләргә туган болыт.
Ерактан кайдандыр бер кызның шат чыркылдавы ише­телә. Без борылып караган якта ике яшүсмер, җитәкләшеп, болытлар артыннан йөгерәләр.
- Сөенеч! — дип кычкыра егет, тауларга йөз белән.
- Сөенеч! — дип кабатлый кар башлы болытлар.
Ни дип әйтергә белмичә, Гайрәткә карыйм. Аның йөзен­дә — бәхетле елмаю. Төшме бу, өнме? Әллә соң яшьле­ген терелтеп саташабызмы? Ул, чалбар балакларын кага- кага, җирдән күтәрелә.
- Минем кызым ул, — ди Гайрәт. — Сөенечем. Синеңчә әйтсәк, шагыйрьчә әйтсәк, вөҗүдем гөлшанында тагын бер гөл.
1 Ханым — төрки халыкларда кызларга һәм хатыннарга эндәшү формасы.
2 Гаҗәеп адәмнәр сез, ханымнар, гүзәллекне белергә кирәк: кичәне раушан итәр йөзне карага буяу — гөнаһтыр.
3 Бу турыда махсус гыйлем юк бит. Мин каян белим?
4 Болынлык матурлыгын күрергә теләү үтенече белән килә идем,
Чөнки былбыллы шул җирдә гөллеккә юлыктым.
5 Тиз бул, әкрен ир кеше ачуы чыккан ишәккә охшаган.
6 Җенме, шайтанмы син, юк, татлы балмы син? Ашыкма, кабармын да йотармын!
7 Бу урында: гәүдәң (барлыгың) бакчасында берникадәр гөл.
8 Ир, хуҗа.
9 Һәр адәм, ай-вай, бер үләчәк булгач, ни өчен дөньяга килә икән? Ах, гарип башым, һич тә акылым җитми, башым әйләнә, әниегез мәңгелеккә кичте, хәзер әтиегез хаста. Гайрәтнең баруы кирәк. Сезне анда бик күрәселәре килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар