Логотип
Проза

Баллы кирпеч-8

Акбүз ат Болын-Балыкчының берничә урамын кыңгырауларын зеңләтеп әйләнде дә өйгә борылды. «Гөлнаһар җиңги генә килгән булсын иде, буш өйгә килен алып кайтуы бер дә күңелле булмас», – дип борчылды ир. Нәгыймәнең йөзендә: «Менә күрдегезме, тирә-якның бер дигән тырыш егете минеке хәзер», – дигән горурлык тантана итә иде.


 Тарихи-биографик повесть

(Дәвамы. Башы:  http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech

                            http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2

                            http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3

                           http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4

                          http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5

                         http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-6)

                        http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-7 )

Акбүз ат Болын-Балыкчының берничә урамын кыңгырауларын зеңгелдәтеп әйләнде дә өйгә борылды. «Гөлнаһар җиңги генә килгән булсын иде, буш өйгә килен алып кайтуы бер дә күңелле булмас», – дип борчылды ир. Нәгыймәнең йөзендә: «Менә күрдегезме, тирә-якның бер дигән тырыш егете минеке хәзер», – дигән горурлык тантана итә иде. 

 Акбүз ат капка төбенә килеп туктауга, капка ачылып китте дә кызыл сөлге өстенә кечкенә җамаяк белән тоз куйган, күпереп пешкән икмәк күтәргән Гөлнаһар күренде. Ибәтулланың эченә җылы йөгерде. Җиңгәсе яулыгын кызлар кебек артка чөеп бәйләгән, зәңгәр ефәк күлмәгенең әллә ничә кат балитәкләре җилдә диңгез дулкыннары кебек тирбәлеп, итәге җилфердәп, аякларындагы кызыл башмакларын күрсәтеп ала. 

– Әйдүк, Нәгыймә балакай! Нигезегез ипи-тозлы булсын! Килгән кешеләргә ишекләрегез һәрчак ачык булып, килүчеләрне нурлы йөз белән каршы алыгыз! Күрик әле киленнең уңган-булганлыгын, кабымлыгы нинди булыр? 

 Нәгыймә хуш исләр таратып торган икмәкне зур итеп тешләп алды да тозга манып кабып та куйды. Ибәтулла бу күренешкә күңеле булып: «Ашаган малда рәт бар», – дияргә теләсә дә тукталып калды. Аннары үзе дә Нәгыймә тешләгән җирдән үк икмәкне зур итеп тешләп, тоз белән капты. 

 Гөлнаһарның бу манзарага күңеле булып: 
– И-и-и, менә бит, асыл кошларым, тырышлар, җимне яхшы чүпләрләр болай булгач, – дип кеткелдәде. 

Яшьләр болдырга узды. Гөлнаһар болдыр баскычына мендәр чыгарып куйган иде. 
– Йәле, Нәгыймә, алтыным, Ибәтулла энебез нигезенә төкле аягың белән бас! – дип, кызны мендәргә бастырды. Бергәләп өйгә керделәр. Түр башында җиз самовар җырлап утыра. Ибәтулланың җиңгәсе чәй эчәрлек табын да корып куйган иде. Өчәү бергә тәмләп чәй эчтеләр дә, Гөлнаһар никах табынын кайгырта башлады. 

– Ибәтулла, энем, шулпа куйсак, әйбәт булыр. Синең ит ягы ничегрәк? 
– Базда зур табын корырлык ит бар. 
– Бик яхшы. Менә яшь киленнән токмач бастырабыз, мулла абзый шаккатып китсен әле, – дип, никах өстәлен әзерләү планын Гөлнаһар үз өстенә алды. 

 Нәгыймә дә үзен әллә кайчан бу йортта торган кебек хис итте. Әле бер көн элек кенә Ибәтулланың өен җыеп-юып чыгарганда: «Бер бәхетле килен килә инде бу йортка», – дип, сеңлесенә сөйләнгәнен искә төшереп елмаеп куйды.. Аннары төенчектә килгән гади ситсы күлмәген киеп алды да токмач җәю эшенә кереште. Кызның кулларына күз иярми, Гөлнаһар сокланып, Ибәтулла өчен шатланып, казан астын кабызып җибәрде. Кече учактан бүлмәгә тәмле утын исе таралды. 
 Ибәтулла Спиридон дәдәйгә тарантасын илтә китте. 

Ике хатын-кыз мәҗлес табыны әзерләгәнне читтән карап торучы булса, аларны әнкәле-кызлы дип уйлар иде, чөнки бер-берсенә шулкадәр хөрмәт белән сөйләшәләр. Гөлнаһар Нәгыймә кискән токмачларның нәзеклегенә таң калып: 
 – Нәгыймә, балакаем, тәрәзәләрдән очып китәрлек булган ләбаса, токмачларың, бииигрәк тә нәзек, тигез, матурлар! – дип, яшь киленне үсендерсә, Нәгыймә исә: 
– Гөлнаһар җиңги, икмәгең тел йотарлык булды, мине дә шулай пешерергә өйрәтерсең әле, – дип җавапсыз калмады. 

Бәлхиснең өйлә намазын көтәргә сабырлыгы җитмәгән – җилдереп килеп тә җитте. Кулындагы ашъяулыгын чишеп җибәрде. 
– Менә чәй эчәргә дип бер йомарлам май белән корт алып килдем әле, кызым. Ибәтулланың сыеры бар бит, тора-бара, үзең дә кирәк-яракка кайнатып куярсың. Аннары: 
– Йәле, өегезне бер карап әйләним, – дип олы якка кереп китте. 

 Яшь киленнең челтәр пәрдәләрен генә булса да элергә кирәк икән монда,  дип, сөйләнә-сөйләнә, бирнә сандыгын ачып җибәрде. Кече яктан Гөлнаһар белән Нәгыймәне дә чакырып, зур якны бергәләп килен бирнәләре белән киендереп тә куйдылар. Бәлхис, Гайникамалдан калган чигешле мендәрләрне караваттан алып куярга уйлаган иде дә, кызы шунда ук әнисен туктатты: 
 – Әнкәй, ярамас алай. Әле килеп керүгә Ибәтулла абыйның тормышына хуҗа булырга теләмим мин. Гайникамал апа аның яратып өйләнгән хатыны! Торсын, аның истәлекләре дә торсын үз урынында, Ибәтулла абыйдан сорармын, үземнең чаршауны элсәм ничек була дип, Гайникамал апаның сандыгы да торсын түрдә. Пар сандык булгач, урын-җирне җыеп куярга да яхшырак булыр, – диде. 

Бәлхис тә, Гөлнаһар да кызның бу сүзләренә бераз аптырап та калдылар. Никахны зур якта укытырга дип уйлаштылар. Тәрәзә кырыендагы өстәлне уртага куеп, бирнә сандыгыннан ашъяулык җәеп, булган ризык-нигъмәтне шунда тезделәр. 
 Гариф мулла белән Ибәтулла кайтып кергәндә, кунак өстәле әзер иде инде. 
Алар артыннан ук Насыйбулла да килеп җитте. 

 Гариф мулла булачак килен Нәгыймә белән кияү Ибәтулланы каршысына утыртты. Мулла абзый аларны шаһитлары белән бергә тәүбә-истигъфар иттерде, өйләнү, ир-хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы кыска гына вәгазь укып алды. Аннан соң башта Нәгыймәгә карап: 
 – Аллаһының әмере, Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча, Нәгыймә балакай, Габдерәхим улы Ибәтулланы килешенгән мәһәр белән хәләл тормыш иптәше итеп кабул иттегезме? – дип сорады. 

Бәлхис шул чакта Ибәтуллага күз төшерде. Ибәтулла Нәгыймәнең беләкләренә бизәкле көмеш беләзекләр кигезде. Бәлхис белән Насыйбулла бер-берсенә карашып алдылар. Мәһәр турында берни дә әйтмәгән кияүләренә бераз аптырап та карадылар. 

 Гөлнаһар Нәгыймәнең башта беләзекләренә, аннан балкып киткән йөзенә карап, мәһәрне киленнең ошатуын аңлады. Нәгыймә бу минутларда Ибәтуллага аеруча сөйкемле күренде. Нәгыймә Гариф мулланың соравына бик риза булуын белдереп: 
– Әйе, – диде. 
Мулла Ибәтуллага борылып: 
– Ибәтулла энем, Насыйбулла кызы Нәгыймәне Аллаһының әмере, Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча, килешенгән мәһәр белән алдыгызмы? – дип сорады. 
Ир, кәләшенә карап: 
– Әйе, – дигәч тә, Гариф мулла шаһитларга карап: 
– Сез дә бу җавапларга шаһит булдыгызмы? – диде. 
Насыйбулла белән Бәлхис тә, Гөлнаһар да: 
– Булдык, бик риза булдык, – диештеләр. 

Гариф мулла моңлы матур мәкам белән никах догасын укырга тотынды: 
 – Аллаһүммәҗгаль һәзәл-гакъдә мәймүнән мубаракан, вәҗгаль бәйнәһүмә үлфәтән вә мәхәббәтән вә карара, вәлә тәҗгаль бәйнәһүмә нәфратан вә фитнәтән вә фирара. Аллаһүммә әллиф бәйнәһүма кәма әлләфтә бәйнә Әдәмә вә Һавва вә кәма әлләфтә бәйнә Мухәммәдин вә Хәдиҗәтәл-Кубра вә кәма әлләфтә бәйнә Галиййин вә Фатиматәз-Зөһра. Аллаһүммә әгътый ләһүмә әүләдан салихан вә ризкан васиган вә гумран тавилән. Аллаһүммә йәссири әмраһумә вә кәссир гумраһүмә вәр-зукъһүмә йә хайрар-разикыйн. Вә кәррим халькаһүма вә хас-син хулүкаһума вәхълүф ләһума халәфән йа ахсанәл- халикыйн. Аллаһүммә кәссир уммәтә Мухәммәдин бихурмати нәбиййикә Мухәммәдин саллаллаһу галәйһи вә сәлләм. Раббәна һәб ләна мин әзвәҗина вә зурриййатина курратә әгьйунин вәҗгальна лил муттәкыйнә имама. Раббәна атина фид дунйа хасәнәтән вә фил ахирати хасәнәтән вәкыйна газабәннар...

 Гариф мулланың моңлы мәкаме кияү белән киленнең генә түгел, мәҗлестәгеләрнең дә күңелен тутырды, өйгә ниндидер җылылык, нур иңде. 
 – Аллаһым! Синең әмереңә, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә буйсынып, ике яшьнең никахын укыдык. Син аларга гомерләре буенча саулык һәм бәхет бүләк ит. Ризыкларына бәрәкәт, эшләрендә җиңеллек бир. Динебез, халкыбыз өчен хәерле балалар бүләк ит. Үзләрен Исламның нурлы юлыннан аерма, гөнаһларын кичер. Калебләре Синең һәм Пәйгамбәребезнең сөюе белән тулсын. Амин! Амин! Амин! 

 Табын тирәли утырган һәркем Гариф мулланың сүзләрен күңеленә сеңдереп, амин тотты. 
 Мәҗлескә әзерләнгән ашны да, киленнең уңганлыгын да мактап алдылар. Ибәтуллага рәхәт иде, бик рәхәт иде бу минутта. Ул бер кашык шулпа капкан саен, күңеленнән: «И Аллаһ, тормышыбыз барып чыксын иде!» – дип теләде. Аш-судан авыз иткәч, кул ялы алгач, Гариф хәзрәт йортка тагын бер кат бәрәкәт, тынычлык теләп, саубуллашты да кайтып китте. Насыйбулла белән Бәлхис тә бу көннән канәгать калып китү ягын карадылар. 

Ибәтулла белән Нәгыймә икәү генә калгач, бер-берсенә азрак карашып, эшне нидән башларга дип торганда, кыз сүз башлады: 
– Ибәтулла абый, минем дә сезгә дә аерым бүләкләрем бар иде бит, ошатырсызмы-юкмы, дип кенә куркып торам, – дип сүз катты. 
– И Нәгыймә, бүләкне кем яратмас та, кем ошатмас икән?! Йә утыр әле янымарак. Бүләгеңне дә, үзеңне дә яхшырак күрәсем килә, – дип, кызны ялкын телемнәренә урады. Нәгыймә коп-комач булды. 

Кыз бирнә сандыгын ачты да киндер япмага ураган төргәкне алып килде. Ибәтулла да, инде тормышны шактый күргән ир булса да, бераз дулкынланып алды. Ни булыр бу төргәктә? 

Нәгыймә акрын гына төргәкне сүтте. Аннары кулын бик пөхтә итеп таслап куйган күлмәк алды. Озын, тоташ буйлы, чабулары киң итеп тегелгән, җиң төпләре тамбур җепләр белән чигелгән ирләр күлмәге иде бу. Изүе күкрәк уртасына туры китереп, муен уемы утыртма, җиңнәрендәге кебек үк җепләр белән чигүле яка куелган ак киндер күлмәктән Ибәтулла күзләрен ала алмый торды. Изү кырыйларына өч сәдәф тегелгән кияү күлмәген Нәгыймә, күрәсең, бик яратып теккән, чиккән. Күлмәкне күтәреп күрсәтеп торган бармаклары дерелди, үзе кияве ни әйтер дип тынсыз калган. 

– Уңганым! Менә бу күлмәк дисәң дә күлмәк! Моны киеп Тәтеш, Шунгаты базарларын әйләнүе дә ни тора! Минем бәхетемә тугансыңдыр син, Нәгыймәәәә! 
Ибәтулла күлмәге белән бергә Нәгыймәне дә кочаклап алып идән уртасында туйганчы әйләндерде. Бу кочаклауда ирнең күптән хатын-кыз назына сусавы да, киләчәк тормышы турындагы матур хыяллары да чагыла иде. 
– Ибәтулла абый! 
– Нинди абый инде, җаным?! Хатыным ич син бүгеннән! Әйтмә абый дип. 
– Ярар, мин өйрәнермен... 
– Йәле, бу матур күлмәгеңне киеп тә карыйм, Нәгыймә? 

Ибәтулла өстендәге киемнәрен салып сандык өстенә куйды да кәләше алдына килеп басты. Нәгыймәнең үзе янында бер сузымда ук тәүге тапкыр ялангач ир-ат күрүе идеме – артка тартылып куйды. 
– Син куян баласы кебек, бигрәк куркак инде, Нәгыймә! Мин бит бүре түгел, сине ашарга җыенмыйм, – дип көлде ир. 
Нәгыймә күлмәкне Ибәтулланың башына сузды.

 Беләкләре тыгыз, нык, иңбашлары киң, гайрәте ташып торган ир икән аның Ибәтулласы! «Раббым, шушы ирем белән сәламәт балалар үстереп, матур яши алсам иде!» – дип теләгәнен кыз сизми дә калды. 

Ибәтулла күлмәкнең нәкъ үзенә үлчәп теккән кебек таман булуына шаккатты: 
– Нәгыймә, җаным, син каян болай белеп тектең? 
– Әй, белдем инде, – дип елмайды кыз. 
– Бигрәк затлы күлмәк булган бит бу, гел бәйрәмнәрдә генә киярлек! Кулларың алтын икән! 

Кыз шунда Ибәтулланы сынап караган төсле, бераз тынып торды да: 
– Ибәтулла абый... Ибәтулла, син тәмәке тартасыңмы ул? 
– Нигә? Әллә бүләккә тәмәке алып килдеңме? Булганда, уйлаганда көйрәтәм. 
– Ошатырсыңмы икән, тагын бер бүләгем бар иде, – дип, кыз төргәк төбеннән чигешле тәмәке янчыгы чыгарды. Учка сыярлык кына, яшел атластан, җирлегенә бал кәрәзләре сурәте чигелгән янчыкны Нәгыймә Ибәтуллага сузды. 
– Менә сиңа кәләш, менә сиңа Нәгыймә дисәң Нәгыймә! Кайларда мине көтеп яттың син, җаным? – дип, Ибәтулла Нәгыймәнең иңбашыннан күкрәкләре өстенә төшкән чулпылы толымнарын үбеп куйды. 
– Бүләк кенә дисәң әрәм бу матурлыкка, бу бит, бу бит, – ир хисләрен аңлатырга сүз таба алмый аптырады, – бу бит хәзинә, җаным! 
Ирнең үзенең бүләкләрен ошатуга күңеле булып, Нәгыймә Ибәтуллага яратып карады. 

Өйдәге тынлыкны ачык тәрәзәдән ишетелгән сыер тавышы бүлде. Саудырмакчы була, ахрысы. 
– Нәгыймә, бергәләп тыштагы эшләрне бетереп керик, төн безнеке бит әле, хыялланырбыз да, йолдызларны да санарбыз, яме, җаным, – диде ир. Ибәтулла бикәченең сыер сауганын да, йортта үз итеп йөрүен дә бик ошатып өлгерде. Кичке чәйне эчкәч, көннең узганын да сизмәгәннәренә үзләренең дә исләре китеп, урын түшәлде. 

 Кояш, яңа никахлашкан парларга алсу офыктан нурларын сузып субуллашты да төнге бишегенә ашыкты. Эшнең иң зурысы – Айга йөкләнде. 
Ай тәрәзә пәрдәләре артыннан гына яшь парларны күзәтте. 

– Нәгыймә, уңганым... 
– Ибәтулла абый... 
– Безгә бергә булырга, балалар үстерергә Аллаһ үзе язган! Син ризамы, җаным? 
Өйдәге тынлык кызның әллә ризалык галәмәтен аңлаттымы, әллә оялуынмы – ир аңламады. 
Тәне ут кебек янган Нәгыймәне тагын да ныграк кочып: 
– Син ризамы? – дип сорады. 
Нәгыймәнең: 
– Риза, Ибәтулла абый, – диюе булды, күктәге йолдызлар, әйтерсең лә йөзәрләп Ибәтулла алдына сибелде. Сөю-сәгадәт бакчасының гөлләре бергә дулкынланды, бергә тирбәлде... 
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-9.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар