Логотип
Проза

Балан 

Башта әтисе, аннары ике елдан әнисе вафат булды. Дөм ятим калганда университетны тәмамлап, эшкә урнашкан иде генә Фәнзилә. Ичмасам, бер якын туганы булмады бу хәсрәтне күтәрешергә. Күпме сораса да, бер сеңлекәш алып кайтмады әнисе. Сәламәтлеге булмаган инде. Шуның белән китеп тә барды...

Чытырманлык буйлап сыдырыла-сыдырыла балан куакларына таба барганда нигә кайтканына үкенеп бетә язды Фәнзилә. Бу баланны җыеп та эшкәртәме соң әле? Кая саклый ул аны? Балан бәлешен дә әллә пешерә, әллә юк. Бу сорауларны ел саен бирә ул үзенә. Ләкин ел саен шушы ноябрь ялларында авылга кайтып балан җыярга бара.

Әллә нинди бер көч тартып китерә аны бу чытырманлыкка. Бер мәшәкать инде бу миңа, дип, үзен үзе ачуланып, тезелеп үскән балан агачлары янына килеп җитте. Алар ерактан ук янып, үзләренә таба чакырып торалар. Яфраклары калмаган да инде, ә кып-кызыл тәлгәшләре Фәнзиләне көткәннәр, әнә. Баланның гына түгел, бер агачның да яфрагы калмаган. Быел көзе дә үтә яңгырлы булды. Яңгырдан яфраклар тиз коела. 

Әти-әнисе исән чакта мондый яңгырлы, караңгы көз булганы юк иде бугай. Бәлки, алар булганга дөнья яктырак та, матуррак та тоелгандыр.  Көзнең моңсулыгы сизелмәгән, алтын төсләре генә истә калган. Фәнзиләнең үзен дә әтисе «балан бөртегем» дип ярата иде. Карап торышка сөйкемле, чибәр кызның холкы гел кире иде балачакта. Кочып яраттырырга бирмәде, үзе назлана белмәде. «Әче балан бөртегем», – дип, әтисе күтәреп чөя иде... Хәзер шул вакытларны исенә төшерә дә, көлеп җибәрә Фәнзилә. Хәзер булса, кычкырып көлер иде әтисе белән бергә. Нигәдер ул вакытта хисләрен күрсәтергә теләмәде. Елмаеп-көлеп йөрү көчсезлек билгесе дип уйлады кыз, гел җитди, төпле булып күренергә тырышты. Юк шул инде, үткәннәрне кайтарып булмый.

Башта әтисе, аннары ике елдан әнисе вафат булды. Дөм ятим калганда университетны тәмамлап, эшкә урнашкан иде генә Фәнзилә. Ичмасам, бер якын туганы булмады бу хәсрәтне күтәрешергә. Күпме сораса да, бер сеңлекәш алып кайтмады әнисе. Сәламәтлеге булмаган инде. Шуның белән китеп тә барды... Әтисе дә вакытсыз вафат булгач, эш белән онытылудан кала чарасы булмады кызның. Егетләргә исе китмәде, гаилә төзергә ашкынмады. Аның әтисе белән әнисе матур яшәгән кебек яшәүчеләрне башка белмәде кыз. Шундый гаилә булмаса, аны төзүдән ни файда дип уйлады. Әтисе кебек кешене очратканы юк иде әле моңарчы. Бик акыллы, укымышлы иде әтисе. Кайсы эшкә тотынса да, рәтен белеп, җимертеп эшләүче...  

Әнисе менә бу агачны ярата иде. Ул башкаларына караганда киңрәк җәелеп, иркенәеп үсә. Шуңа күрә баланнары да эрерәк, тыгызрак аның. Балан бәлешен пешергәндә эчлегенә салган балан бөртеге ашаган вакытта авызда ярылса тәмле була, дияргә ярата иде әнисе. Баллы бәлешкә җиңелчә генә әчелек биреп тора ул. Фәнзилә әле дә шушы агачтан җыя баланны. Ләкин аның янына кереп җитү елдан-ел кыенрак. Тирәсендә чытырман булып үскән яшь агачлар сакчылар кебек әйләндереп алганнар шул әнкә баланны. Барыбер керә инде Фәнзилә. Шуның өчен кайтты бит ул авылга. Терсәге белән йөзен каплап эчкәрәк үтте. Чиләген генә теге яшь балан куаклар гел эләктереп торалар: кулыннан төшә дә, ботакларга эленеп кала. 

Кирәкле куак төбенә барып җитүгә өскә күтәрелеп карады кыз. Өстәге иң эре баланнарга ничек үрелергә инде хәзер? Әтисе үзе белән бау бәйләгән тимер элмәк йөртә иде. Элмәкне агачның иң калын ботагына төбәп атып җибәрә дә, эләккән ботакны бау белән үзенә таба тартып китерә. Бауның икенче башына төен ясап, аягына киеп куя. Балан куагының ботагы беркая китә алмый! Буйсынып, башын иеп басып тора. Тәлгәшләрен җыеп чиләкне тутыргач, әтисе ботакны элмәктән ычкындыруы була, куак ботагы, җиңеләеп калып, яңадан үз урынына тураеп баса. Аннары икенче ботакны шулай буйсындыра әтисе. 

Фәнзилә ул элмәкне таба алмады. Әтисе бик яхшылап җыеп куйгандыр инде аны. Аның каравы кыз агачка менергә курыкмый. Баланның ул менерлек кәүсәсе булмаса да, калынрак төпне сайлап, өскә үрмәли. Фәнзилә өскә менгән саен куакның очы аска иелә. Аннары ботак өстеннән җиргә сикереп төшә дә, балан тәлгәшләрен чүпли башлый кыз. Чиләкне дә, куакны да берьюлы тотып тору уңайсыз. Ничек кенә урнаштырыйм икән моны дип уйлап торганда
Чиләкне тотып торыйммы? – дигән тавыштан куркып, кычкырып куйды, тырышып иңдергән ботагын да кулдан ычкындырды Фәнзилә. Чиләк тә, җыярга өлгергән балан да ботакка эленеп, куак башына менеп кунакладылар.

Куркуны шундук ачу басып алды. Җүләрме әллә бу кеше? Чытырманлыкта кеше куркытып йөрмәсә... Сыдырылмаган җире калмады бит инде бу куакны төшереп!
– Хәзер чиләкне алып бирергә тиештер инде мин, – дип, көлә-көлә Фәнзиләнең чиләген төшерергә тырышты.
– Сез, гомумән, моннан соң миңа өйләнергә тиеш булмагаегыз. Тотлыга торган булып калсам, кемгә кирәк инде мин? – дип дорфа гына җавап бирде аңа кыз. Ул арада чиләкне алып, чәчелгән баланнарын кире тутырып, ир кеше чиләкне хуҗасына сузды.
– Булмастай эш түгел анысы да. Балан бәлеше пешерә белсәгез, кияүгә дә алам, – дип елмайды.
– Урманда беренче очраган кешегә кияүгә чыгарга кем дип белдегез мине? – дип җавап бирде Фәнзилә. 
 – Кем икәнегезне хәзер беләбез инде менә. Рамил булам мин. Сезгә кем дип эндәшергә? Нигә минем балан куагыннан балан җыеп йөрисез? – дип, чытырманлыкта үскән балан куагына дәгъва кылып маташа.
 – Ничек сезнең балан булсын? Кем тели, шул җыя. Мин беренче генә ел җыймыйм инде монда баланны. Ел саен шушында киләбез, – дип тезеп китте Фәнзилә. Исемгә кагылышлы сорауга җавап биреп тормаска булды.  
– Әйтәм аны, мин килгәндә ел саен инде кемдер ярты куак баланны җыеп киткән була. Кемнең эше икәнлеге аңлашыла хәзер. 

Фәнзилә шунда гына бу ирне игътибар белән күзәтә башлады. Үзеннән бераз гына олырактыр... Фәнзиләдән көлеп басып тора, диярсең. Чытырманлыкта кем йөрмәс: бу кешегә ышаныч юк, ачуын китермичә генә баланны җыеп тизрәк кайту ягын карарга кирәк, дип уйлады. Алай дисәң, яхшы кеше булуы ирнең йөзенә чыккан. Балан куагын да ничек ансат кына бөгеп төшереп, чиләген алып бирде, әнә. Ирнең кулындагы элмәкне игътибарсыз калдырмады кыз. Нәкъ әтисенеке кебек! Куркуны кызыксыну алыштырды.

– Бу юлы сездән калганны гына җыймам инде. Әйдәгез, бергәләп җыябыз шушыннан, – дип, чиләгенә балан тәлгәшләре сала башлады. – Сез куакны бик оста егасыз икән. Тагын бер кабатлап күрсәтсәгез дә, каршы түгел мин, – дип тагын бер елмаеп куйды. 

Яңадан куакка атланып, ботакны егарга оялды Фәнзилә. Читтән карап торганда, чыннан да, кызыктыр инде ул. Үзе дә пырхылдап көлеп җибәрде. Ир тотып торган ботакның икенче ягына басып, ике куллап балан җыярга тотынды. Сөйләшә-сөйләшә чиләкләр тиз тулды. Рамил дә балан җыярга бер генә чиләк белән йөрми икән. Алып килгән савытларын тутырып, машиналарының багажникларына урнаштырдылар. Ул арада якыннан танышып та өлгерделәр. Рамил күрше авылы егете икән. Ул да, Фәнзилә кебек, шәһәрдә яши. Өлкән яшьтәге әнисе кушуы буенча ел саен шушы урынга килеп балан җыеп алып кайтып бирәм, ди. «Бәхетле кеше», – дип уйлап куйды Фәнзилә. Өйдә көтеп торучы әнисе бар. Ә Фәнзилә хәзер беркеме көтеп тормаган өенә кайтып, чәй кайнатып эчәчәк тә, шәһәргә китәчәк. 

– Ярый, Рамил, балан бәлешләрегез тәмле булсын. Кем белә, бәлки киләсе елга яңадан очрашырбыз әле монда, – дип саубуллаша башлады кыз.
– Фәнзилә, мин кыюсыз булып йөрү яшеннән чыккан инде. Шуңа күрә турысын әйтәм: ошадыгыз сез миңа. Әйдәгез әле, безгә кайтып, чәй эчик. Әни дә сөенер генә. Кабак бәлеше пешереп көтәм диде. Безнең авылны да күрерсез, – диде Рамил, туп-туры Фәнзиләнең күзенә карап. 

Фәнзилә үзендә каршы килерлек көч тә, теләк тә тапмады. Үз гомерендә беренче тапкыр әтисе кебек ышанычлы кеше белән очрашты ул бүген. Күңеле шулай сизә...
Рамилләр капка төбенә ике машина белән кайтып туктадылар. Кабак бәлеше белән чәй эчеп чыккач, үз баланнарын да Рамилләрдә бушатып калдырды Фәнзилә. Өйдә барыбер пешермәм инде, узган ел җыйган балан да шул килеш туңдыргычта ята, дип уйлады. Алай гына микән... Икенче кайтырга бик тәмле итеп балан бәлеше пешерергә ышандырды Рамилнең әнисе. «Көтеп калам», – дип, аркасыннан сөйде... Шуларны уйлап, шәһәргә юл тотканда йөзеннән елмаю китмәде Фәнзиләнең. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар