Логотип
Проза

Бала хакы

(хикәя)


 (хикәя)
 Бер-берсен үзләре табышып, йөреп-яратышып кавышсалар да, уртак өч балалары булса да, Нәлия белән Гайнан кешечә яши алмадылар. Икесе дә кызу холыклы, икесе дә әрем телле ир белән хатын кушылуларының беренче көненнән диярлек бер-берсен басарга, җиңәргә тырыштылар. Сабырлык, түземлек аларның икесенә дә ят иде. Ире әз генә кабып кайтса да Нәлия зур тавыш чыгарды. Үзен гаилә башы санаган Гайнанның да бу мин-минлегенә тиде – хатынына еш кына кул күтәрде. Тавыш-гаугалы тормыштан җиләгән Нәлия, Гайнан белән аерылмас борын, үзенә тиз арада яңа ир табып, җиде яшьлек кызы Камиләне җитәкләп чыгып китте. Ә ике улы – ундүрт яшьлек Айраты белән тугыз яшьлек Айдары, без моннан беркая да китмибез, дип өйдә калдылар. Ата – йортның матчасы, ана – йортның өрлеге, балалар – дивары. Җимерелде Нәлия белән Гайнанның йорты. Нигездән җимерелде. Аталарында калган ике улы өчен Нәлия борчылмады түгел, тик бер чыгып киткән йортның ишеге аның өчен мәңгегә ябылды. Гайнан хатынының беркемгә дә сиздермичә мыштым гына тиз арада ир табуын, кызы белән туп-туры тол ир Әнәскә чыгып китүен үзен алдау итеп кабул итте, гарьләнде. Аннан да бигрәк, яраткан төпчек кызын ирексезләп алып чыгып китүен кичерә алмады. Гайнан улларын күрергә килгән Нәлияне ишектән кертмәде, ә Нәлия Камиләсен әтисенә күрсәтмәде. Бер авылның ике урамында яшәгән ир белән хатын очраклы гына очрашканда да кешедән оялмадылар, бер-берсенә әшәке сүзләр аттылар, кычкырышып киттеләр. Хәтта урамда сугышып киткән чаклары да булды. Бер-берсен дошман күргән ир белән хатын аерылсалар да, арадагы сугышны дәвам иттеләр. Ә балалары алар өчен яу коралына әверелделәр. Шулай Айдар белән Айрат, бер авылда яшәп тә, аналарын күрмичә диярлек аталарында үстеләр. Ә Камилә, абыйларын һәм атасын сагынып, әнисе белән Әнәс йортында үсте. Аталы бала ардаклы, инәле бала иркәле дә бит, кая соң! Вакыты җиткәч, Айрат хәрби хезмәткә китте һәм контракт белән хезмәтен дәвам итеп армия сафларында калды. Ә Айдар, үсә төшкәч, һөнәр көллиятенә шәһәргә укырга керде. Себердә эшләгән Әнәс, элекке ир белән хатынның бетмәс-төкәнмәс бу ызгышы хакында белсә дә, аларның арасына артык кысылмауны хуп күрде.
 Ир белән хатын арасындагы мәнсез ызгышның корбаннары – өч бала иде. Ике улының ана тәрбиясе, ана назы күрмичә үскәнлегенә Гайнан үзен гаепле тоймаган кебек, Нәлия дә кызын атасыннан, үз туганнарыннан аерганга үзен гаепле санамады. Балаларның нәни йөрәкләре ни кичергәне аларны кызыксындырмады. Беренче булып Айдар сынды. Ул да ата белән ананың сугыш коралына әйләнгән иде шул. Корычтан ясалган булса да, сугышта корал да сына. Ә бала җаны корычтан күпкә йомшаграк шул. Һөнәр көллиятендә укып йөргәндә бәдәне ныгып җитмәгән яшүсмер Айдар шундый сыек буынлыларны эзләгән мәкерле затлар кармагына тиз килеп капты. Барлы-юклы акчасына әфиюн сатып ала торгач, чиргә тиз күнекте. Бурычка батты. Гайнан нидер сизенә башлаганда соң иде инде. Әфиюнсыз яши алмаган улы башын элмәккә тыкты. Яши дә башламаган яшь гомер киселде. Вакытында күрүче, коткаручы булмады. Әтисе улының тамагы тук, өсте бөтен булуын гына кайгыртты. Ә әнисен Айдар өзелеп сагынса да сирәк күрде. Бала хакын санламыйча үзара туктаусыз ызгышкан, ялгышкан әти-әнисен кисәтүе дә булгандыр, бәлки. Әти-әни, туктагыз, ызгышмагыз. Балаларыгыз хакында онытмагыз. Югыйсә, аларны югалтуыгыз бар! Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш. Тик ишетүче, аңлаучы булдымы соң анасы исән булып та ятим үскән бахыр Айдарны? Улларын югалткан Гайнан белән Нәлия ниндидер нәтиҗә ясадылармы? Юк шул! Шунысы аянычлы. Элеккечә Гайнан балаларын ташлап чыгып киткән Нәлияне, ә Нәлия бала үлемендә атасын гаепләде. Кайгыдан кемнеңдер җаны эрер, үз баласының атасына якынаер иде. Ә Нәлиянең, улын югалткач, бәгыре киресенчә таштай ката гына барды. Гайнанны ул үз язмышын гына сындыруда түгел, ә бала гомерен дә кисүдә гаепләде. Болай да киеренке мөнәсәбәт кылдай тартылды.
 ...Кышның салкын, җилле бер көнендә Нәлиянең алтынчы сыйныфта укып йөргән кызы Камилә мәктәптән кайтмады. Чыпчык койрыгыдай кыска көн кичкә авышты, тәрәзәләрдә ут кабынды, ә Камилә күренмәде. Кызының моңа хәтле мәктәптән соңлап кайтканы булгаласа да, йорт эшләрен эшли-эшли тәрәзәдән күзен алмаган хатынның күңеленә билгесез шом үрләде. Нәлия Камиләнең телефон номерын җыйды. Кызы урынына җансыз автомат битараф кына җавап бирде. Дәресләрдә укытучылар укучыларның телефонын сүндереп куюларын таләп итә. Бәлки Камиләсе кабызырга оныткандыр. Нәлия шулай уйлады. Тик бу вакытта кая булыр соң? Иптәш кызларына керәсе булса, алдан кисәтә торган иде. Төрле түгәрәкләрдә дисәң, бу вакытта инде нинди түгәрәк булсын? Нәлия кызының аерылмас ахирәте Гөлнарага шылтыратты. Тик аның җавабы Нәлияне тынычландырмады, ә киресенчә, җанын айкаган шомын көчәйтте генә. Гөлнараның әйтүенчә, Камилә бүген ике дәрестән сорамыйча киткән иде. Дус кызының әлегә хәтле кайтмавын ишетеп, Гөлнара да борчыла башлады. Нәлиянең, мәктәптә кыерсытмадылармы, бер-бер хәл булмадымы, әйттеме, кая китте, дип кат-кат кабатлаган соравына Гөлнара: “Белмим. Тәрәзәгә карап утырды-утырды да, кинәт кенә дәреслекләрен җыеп, чыгып китте”, − дип җаваплады. Телсез калган Нәлияне, Гөлнара, классташ кызларның барысына да үзем шылтыратырмын, бәлки берәрсендә утырадыр, дип тынычландырырга тырышса да, хатын башкача өйдә кала алмады. Ашыга-ашыга өстенә киенде дә ишеген дә ябарга онытып, урамга атылды. Ул йөгерә-атлый мәктәпкә барып кергәндә анда җыештыручыдан башка беркем дә калмаган иде. Үзенә урын табалмаган Нәлия мәктәп бинасыннан чыкты да кайсы тарафка китәргә белмичә тукталып калды. Кая булыр аның Камиләсе? Каян эзләргә? Камиләсе кемгәдер барып керерлек, анда утырырлык якын туган-тумачасы да юк авылда. Бер-бер хәл булмагае бала белән! Нәлия тагын кызының телефон номерын җыйды. Тик коры гына җаваплаган автомат тавышы аяусыз иде. Нәлия Камиләнең класс җитәкчесенә шылтыратты. Аның калтыранган тавышын ишетүгә үк класс җитәкчесе нидер булганын аңлады, тик Камиләнең кайда икәнлеген генә әйтә алмады.
 Камиләсен атасы белән аралашудан тыйса да, Нәлия бүген, баласын югалткач, күңелендәге барлык рәнҗешен җиңәргә тырышып, бәлки кызы атасындадыр, бәлки андадыр, дип өметләнде. Үзе теләмәсә дә, аяклары аны Гайнан йортына табан алып китте. Барып җиткәнче Нәлия, кызым анда гына булсачы, анда гына булсачы дип кабатлады. Тик сулышы капкан хатын Гайнан яшәгән йорт турысына килеп җиткәндә, тәрәзәләрдә ут күренми, өйдә беркем дә юк иде. Бикле капкага шакыган Нәлияне танып, эчтәге сарбай гына шыңшыды. Кая барырга, кемнән ярдәм сорарга белмәгән Нәлия урам уртасында туктады. Шәле иңенә төшүен, чал керә башлаган чәчләренә салкын кар кунганын да Нәлия сизмәде. Бияләйсез генә чыгып киткән хатын кулы өшегәнен тоймады. Күз алдыннан кызына бәйле берсеннән-берсе куркынычрак хәлләр узды. Авыл зур гына. Кешеләр арасында төрлесе бар. Әллә берәр яман адәмгә очрадымы соң балакае?! Авыл кырыеннан гына зур юл үтә. Әллә ерткыч җаннар машинага салып алып киттеләрме соң сабыйны? Кайларда йөрисең икән әниең ут йоткан әлеге мизгелдә?! Нәлиянең җанына еландай шуышып салкын шом үрләде. Икенче баламны югалтуыммы? Фаҗигадан соң ике ел үтсә дә, Айдарын югалту кайгысыннан мантымаган Нәлия үз уйларыннан үзе үк калтырана башлады. Икенче баламны?.. Юк! Берни дә белмичә, яман уйларны башка кертергә дә ярамый! Ни уйласаң, шул алдыңа килә диләр! Аллам сакласын! Нәлиянең котын алып, кинәт кесәсендә телефон шылтырады. Камиләсе түгелме, дип тизрәк телефонга баскан Нәлия, Гөлнараның тавышын ишетеп, өмете киселде. Гөлнараның бары тик, Камилә табылмадымы, дип сорашуы иде. Менә бит ничек! Камиләсенең барлыгы-юклыгы анасыннан һәм ахирәтеннән башка беркемгә дә кирәкми! Күзләреннән яшь аккан Нәлия өенә табан атлады – бәлки Камиләсе кайткандыр да, кем белә. Тик Әнәс өендә тәрәзәләрдә ут юклыгын борылыштан ук күреп, Нәлиянең хәле китте. Хатын исерек кешедәй алпан-тилпән атлап барды да өенә җитәр-җитмәс юл буендагы карга ауды. Камилә кайтмаган! Кайлардан эзләргә газизен? Кемнәрдән ярдәм сорарга?! Кемнәргә таянырга?!
 Хәле бетеп карда утырган Нәлияне күршеләре күреп өенә алып кайттылар. Куркыныч хәбәрне ишетеп котлары алынган күршеләре дә ни уйларга да белмәде. Күз алдында үскән тыйнак, басынкы Камиләнең кая булуы алар өчен дә табышмак иде. Кемдер эз югалтканчы тизрәк полициягә гариза юлларга киңәш бирде. Кемдер авыл урамнарын, ташландык йортларны карап чыгарга ризалашты. Аңа килгән бәланы үз кайгысыдай кабул иткән күршеләре чыгып киткәч, Нәлия себердә эшләгән иренә шылтыратты: “Әнәс, Камилә югалды!” Ерактагы Әнәс борчылуын белдерсә дә, ни кылсын? Нәлия ялгызы ут йотты. Бераздан, яшүсмер баланың югалуын ишетеп, полиция участогыннан вәкил килде. Нидер сорашты, нидер язды. Кыз иртәгә кайтмаса, кичекмәстән эзләргә гариза язарга кушып чыгып китте. Кайгыга калган Нәлиянең төне төн булмады. Хатын тамчы да черем итмәде. Юкка гына туктаусыз Камиләнең телефон номерын җыйды. Капканы җил какса да тышка йөгереп чыкты. Тик Камилә күренмәде дә, хәбәр дә бирмәде. Инде бик соң булуга карамастан, Нәлия, горурлыгын җиңеп, Гайнанга да шылтыратып карады. Тик тегесе элекке хатыны белән сөйләшергә теләмәде. Камилә, унөч яшьлек кыз бала, суга төшкәндәй юкка чыкты. Ә ана кеше Нәлия кайгысы белән япа-ялгызы калды. Ходай аңа өч бала бирде. Берсен Нәлия саклый алмады, югалтты. Инде икенчесен дә язмыш тартып алырга йөриме? Ни өчен? Юылмаслык нинди гаепләре бар Нәлиянең?
 Югалган кызны ике көн үткәч кенә, шәһәр вокзалыннан табып, полиция хезмәткәрләре алып кайтты. Кызын күрүгә, Нәлия бер елады, бер көлде. Ни әйткәнен үзе дә белештермәде. Үзе кызын кочты, үзе югалганы өчен тиргәде. Ни булганын күпме сорасалар да, Камилә дәшмәде, башын иеп тик утырды. Шул көннән башлап, Нәлия кызын күздән яздырырга курыкты, мәктәпкә озата барды, каршы алды. Аңа балалар бүлмәсеннән килгән хезмәткәр белән дә, мәктәп директоры белән дә аралашырга туры килде. Бу яшендә бала ни кылса да, ата-ана җаваплы. Тик ул кызының күңелендә ни барлыгын үзе дә аңлый алмады.
 Хәер, үз халәтен унөч яшьлек үсмер бала үзе аңлый алдымы икән соң? Ни дип әйтсен ул үзеннән сорау алган полиция хезмәткәрләренә? Үзен аңларга тырышкан укытучыларга ни дип әйтсен? Мәктәптән өенә кайтмыйча күзе караган якка ник чыгып киткәнлеген ул үзе дә белми. Ә чынлыкта өе бармы соң аның? Әйе, кайчандыр Камиләнең дә үз өе, яраткан ике абыйсы бар иде. Телиме-юкмы, әнисе аны үз өеннән җитәкләп алып чыгып китте, әтисеннән, абыйларыннан аерды. Ә аннары... Аннары Айдар абыйсы үз үзенә кул салды... Аның үлеменнән соң Камилә өчен барысы да үзгәрде. Айрат абыйлары яшь ягыннан шактый гына өлкән иде, шуңамы Айдар белән Камилә, ата-аналары аерылганчы гел бергә үстеләр. “Үскәнем” – Айдар сеңлесен яратып шулай гына атап үстерде. Әти-әниләренең аерылуын, сеңлесеннән язуын ул да бик авыр кичерде. “Үскәне” янына мәктәптә һәр тәнәфестә килеп җитә, кәнфит суза иде. Камилә аңардан әтисе турында, ә малай сеңлесеннән әнисе хакында сорый иде... Менә инде Камиләгә “үскәнем” диюче дә юк. Абыйсын өзелеп сагынганда Камилә зиратка барып аның баш очында озаклап утыра. Әтисе нигәдер Айдарның елмаеп төшкән сүрәтен куйган. Бәлки аңа шулай җиңелрәктер... Ә Камиләгә Айдар абыйсы елмая түгел, ә көлә кебек. Чын ата, чын ана була алмаган әти-әнисенең йөзенә карап, яшь гомерен вакытсыз кискән дөнья йөзенә карап ачынып көлә кебек. Газиз балаларын югалтсалар да, әти белән әниләре генә чыннан да берни дә аңламадылар, элеккечә бер-берсен дошман күрәләр, өй бүләләр. Хәтта зиратта очрашсалар да талашып китәләр. Әйтерсең дә, дөнья малы алар өчен үз балаларыннан да өстен. Әтисе һәм ике абыйсы белән күрешергә-йөрешергә Камиләгә әнисе рөхсәт итми үстерде. Аныңча, ул Гайнанны дошман күргәч, Камилә дә әнисе белән бер булырга, әтисен күрәлмаска тиеш. Тик Камиләнең бу мәгънәсез ызгышта катнашырга һич кенә дә теләге юк шул. Аның ике арада сугыш коралы буласы килми. Ул әнисен дә, әтисен дә тигез ярата. Алар икесе дә аңа тигез кирәк. Ничек кенә басым ясамасыннар, ничек кенә тыймасыннар, балалар атасына да, анасына да тигез тартыла. Чөнки һәр күзәнәге белән, канының һәр тамчысы белән бала аларның икесенең дә дәвамы. Аерылган очракта да балалары хакына кешечә мөнәсәбәт саклап калган парлар күп. Алар үз хаталары белән балаларының күңелен аярга, яраламаска тырыша. Шулай ук, уртак тормышлары җимерелгәч, кызганмыйча, балаларын корал урынына кулланганнар да юк түгел. Нәлия белән Гайнан шундыйларның берсе иде. Икесе дә үзен генә хаксызга рәнҗетелгән санап, үзен генә хаклы санады. Икесе дә бер-берсен ничек булса да җиңәргә тырышты. Ачулы башта акыл бармы соң? Ир белән хатын балалар хакына ду килешеп йортны бүлештеләр, алимент артыннан йөгерделәр. Үзләренә калса, икесе дә балалары хакына тырыша иде. Ничәмә суд аша бүлеп-бүлеп тә бүлешә алмаган йорт та балалар хакына, алимент та алар исеменә. Тик чынлап торып Гайнан да, Нәлия дә балалар хакында уйладылармы соң? Юк, алар бары тик балалар исеменнән ызгыштылар гына, ә чынлыкта үзләре хакында гына уйладылар түгелме. Гайнан кызына алимент түләвен түләде, тик, атасы белән ике бала калуын искә алып, суд йортны бүлмәде. Кыерсытылган мин-минлекләрен азга гына булса да онытып бераз уйлансалар, үз балаларын нинди хәлгә төшерүләрен бәлки аңларлар да иде. Кошчыклардай бер-берсенә сыенышып үскән балаларны атасы белән анасы бер-берсеннән аердылар, ояларын тузгыттылар. Балаларга бер-берсе белән күрешү катгый рәвештә тыелды. Хәтта Камилә әнисе алдында абыйларын, әтисен искә алса да, Нәлия кызып китә иде. Үсә барган саен үзеннән читләшкән ике улын да Нәлия аталарының коткысына бирелүдә гаепләде. Балаларның күңеленә ата-анасы көчләп дошманлык, ачу тойгысы иңдерергә тырышты. Ир белән хатын яши белмәгәнгә балалары гаепле булып калды. Үзләре күтәрә алмаган йөкне ата-анасы балаларына йөкләделәр. Үзләре дә аңламыйча, Гайнан белән Нәлия балаларын бәхетле балачактан мәхрүм иттеләр түгелме. Үсә-үскәннән бирле Камилә аерылышып та тыныша белмәгән ата-анасының бер-берсен туктаусыз гаепләвен, тагын-тагын ызгышып китүләрен күреп, ишетеп үсте. Телиме-юкмы, ул, кечкенә генә кыз, ата-анасын хөкем итәргә тиеш булды. Кайсысы хаклы, кайсысы хаксыз икәнлеген ул әлбәттә аңлый алмады. Дөресрәге, икесенең дә хаксызлыгын тойды, тик берни дә кыла алмавыннан бәләкәч кызның нәни йөрәге сызлады. Гаеп биядә дә бар, тәртәдә дә бар дип күзләренә карап әйтерлек олы кеше табылмады шул кызганычка. Бергә яши алмасалар да, әтисе белән әнисенең бер-берсен дошман күрүен Камилә һич кенә дә теләми иде. Бәләкәйдән Камилә күреп үсте: Гөлнара әнә эштән кайтып килгән әтисенә кулларын җәеп көлә-көлә каршы йөгерә, ә әтисе аны күтәреп ала дә күккә чөя. Камиләнең дә әтисенең һәм әнисенең дә яраткан кызы буласы килә. Гөлнараның әнисе кызына башкача сеңелкәш-энекәш алып кайта алмаганга үкенә. Ә Камилә абыйлары була торып та алар белән аралаша алмавына ачына. Айдар абыйсы белән шау-гөр килеп таудан шуган чакларын, өшемәсен өчен абыйсының аңа үз бияләвен кидерүен, аннары йөгертә-йөгертә чанада тартып өйгә алып кайтуын Камилә оныта аламы соң? Иң якын кешеләре – әтисе белән әнисе аның хакын кистеләр. Әтигә, әнигә булган тигез хакын, сеңелкәшләренең абыйларына булган туганлык хакын кистеләр. Бер-берсен аңлый алмаган атасы белән анасы кечкенә кызчыкның күңелендә ни барлыгын аңлый алырмы соң?! Ничек, әти-әнисенең йөрәкләренә үтеп керерлек нинди сүзләр табып аңлатсын кечкенә кыз эчендәген? Әтисез, абыйларсыз бу өйгә кайтасы килмәгәнлеген, әнисеннән дә, әтисеннән дә көннән-көн читләшә баруын ничек төшендерә алсын? Әтием, әнием, бу бит сезнең мине югалтуыгыз гына түгел, минем сезне югалта баруым да! Ничек яшәргә миңа әти-әнисез?! Минем бит сезнең өчен ояласым түгел, ә киресенчә, сезнең балагыз булуым белән горурланасым килә! Айдарның фаҗигале үлемендә аларның икесенең дә гаебе бар, тик алар аны танырга гына теләмиләр. Ничек, нинди үтемле сүзләр табып шуны Камилә әти белән әнигә төшендерә алсын? Бу фаҗигадә Камилә хәтта үз гаебен дә тоя. Вакытында күрешә алмаган өчен, кирәк чакта ярдәм итә алмаган өчен... Әти-әни үз хаталарын аңласын өчен ничә балаларын югалтырга тиешләр?! Бәлки саклый белмәгән, кадерен белмәгән өчен ата-анадан бала дигән хәзинәне Аллаһ аладыр?
 Ата-ана сабый бала өчен сулаган һава кебек тигез кирәк. Балаларын атасыннан яисә анасыннан үз ихтыярлары белән мәхрүм иткән ата яки ана аны сулаган һавасыннан мәхрүм итәләр түгелме. Ата белән ана үз кошчыкларын бергә очырып җибәрергә тиешләр. Очырып җибәрүче булмаса, канат ярмаган кошчыкларның оядан мәтәлеп төшүләре, канатларын сындырулары бар. Кызларын югалтып торганнан соң Гайнан белән Нәлия әлбәттә уйланмадылар түгел. Бала хакы дигән төшенчәне аңларга аларга да вакыт җитте, ахры. Соң булса да, үз кирелекләрен ничек тә җиңеп, канлы күз яшьләре аша булса да аларга үз ялгышларын балалары хакына танырга кирәк иде. Айдардан соң бу аларга язмышның икенче кисәтүе иде. Кайчандыр бер гаилә булып яшәгән, күптән күрешмәгән ир белән хатын вакытсыз киткән улларының баш очында очраштылар. Бер-берсенең күзенә күтәрелеп карарга кыймыйча, тимер чардуганның ике ягына килеп бастылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы эсэр,бик азлар гына анлый шул язмышнын кисэтуен.Яшь чагымда ирем бн ачуланышкач,сойлэшмим дип уземэ-узем суз биреп,ярты кон сойлэшмэсэм,ике улымнын берсе нык итеп авырый башлый иделэр,температуралар бн.Шуннан сойлэшэ башлыйсын инде,уртак борчу килгэч.Купме сынадым,гел шулай була иде,аннары тэкэбберлегемне читкэ куеп,элэгешсэк тэ,сойлэшмичэ йормэдем,мин хаклы булсам,ярар,Аннан минем Бер жирем жэ кимеми дип,уземне тынычландыра идем.Бер тирэ,аерылыйм микэн эллэ дигэн уйлар да кергэлэде,аннары уйладым,этилэре балаларга минем шикелле ук якын,бигрэк тэ ир балага,этилэреннэн аерып алсам,барыбер мине гаеплэрлэр,алар да бит ир кешелэр,алга таба узем генэ доес тэрбия бирэ алырмынмы дип,барысын уйлап торып калдым.Аллага шокер,хэзер шуна соенеп бетэ алмыйм,инде 45-ел яшибез.Балалар да гаилэле,аларга гел тигезлектэ уз балаларын узлэренэ устерулэрен телим.Балалар бэхете эти-энидэн тора.

    Хәзер укыйлар