Логотип
Проза

Бала – бәла булса

(хикәя)


(хикәя)


       Бакчасында чүп утап йөргән Мөслимәне сискәндереп, кесә телефоны  кинәт чырылдап шалтырады. Туганнан туган сеңлесе Сәкинәнең, кереп чыгарга вакыт тапмыйча, хәл белергә маташуымы, бакчаны яңгыратып, кәрәзле телефон түземсезләнде. Мөслимә тузанлы кулларын сөрткәнче, түзсәна, өч йорт аша яшисең ләбаса, кереп тә чыкмыйсың, дип сөйләнә-сөйләнә телефонга басты. Исәнлек-саулык сорашу гадәте Сәкинә өчен түгел микән, туганының каударланган тавышы ишетелде:  “Мөслимә апа, тиз генә кибет янына килеп җит!”  Мөслимәнең, сагындыңмы әллә, миңа ни калган кибет янында, дип урынсыз шаяртырга  маташуын Сәкинә кабул итмәде: “Тизрәк кил, дим мин сиңа! Килгәч белерсең!” − дип боерды. “И Аллам! Ни булды соң? Бу хәтле кеше куркытырлык сөйләшмәсәң!” Үз чиратында Сәкинә  каты сөйләшүенең  урынсызлыгын аңлады, булса кирәк, бераз  йомшарды: “Туган апа, ишетмәгәнсеңдер бит?  Миңа язган икән начар хәбәр җиткерергә! Кибет янында Сәлих абый белән Фәрил яталар! Авария...”   Шул яман яңалыкны башка суккандай орды да, Мөслимә ушына килгәнче телефонын басты Сәкинә.  Ичмасам, нинди хәлдә ятканнарын әйтсен иде ире белән улының!  Исәннәрме? Әллә?.. Аллакаем сакласын!  Ярты сәгать элек кенә аталы-уллы машинага утырып чыгып киткәннәр иде бит! Әллә ялгышамы икән соң Сәкинә?  Башында мең төрле уй, ә аяклары  абына-сөртенә урам буйлап кибет ягына атлый иде инде Мөслимәнең.
     Авыл уртасында урнашкан кибет бинасы янына барып җиткәндә, анда  шактый гына  кеше җыелган иде.  Мөслимәне ерактан күреп алган халык, ике якка аерылып, аңа юл бирде. Мөслимә  янына Сәкинә килеп җитте. Мөслимәгә нидер әйтте, тик туганы аны ишетмәде. Инде күзләремә ни күрергә язгандыр, дип уйлана-уйлана атлап килсә дә, Мөслимә мондый да аяныч күренешкә әзер түгел иде:  ишегалдыннан ярты сәгать элек төзек килеш чыгып киткән машина,   ватык-җимерек тимер-томыр калдыгына әверелеп, юл читендәге  канауда ята, ә тимер кисәкләре арасында канга баткан ике ир гәүдәсе ауный... Мөслимә аларны йөз-битләреннән түгел, ә бары иртән  икесенә дә үзе юып  кидергән киемнәрдән генә таныды.  Кызыл-сарылы шакмаклы күлмәклесе − улы Фәриле... Аның өстендә  аяк-кулы төрле якка каерылып ятканы, соры гимнастеркалы  – ире Салих...  Эченә сыймаган кайгыдан да, кинәт өелеп төшкән шатлыктан да, аңлап булмаслык вакыйгага  гаҗәпсенүдән дә  кеше теленнән бер үк сүз бәреп чыга.  Башына өелеп төшкән хәсрәттән кечерәеп калдымы, аяклары тотмас булдымы,  Мөслимә  чүгә төште һәм  шул ук бер сүзне пышылдады: “Йә Аллам!” Башка сүзне оныткандай, белмәгәндәй,  тораташ булып каткан хатын шул сүзне кабатлады да кабатлады: “Йә Аллам...”  Кемдер телефоннан ашыгыч ярдәм  машинасы чакырды, кемдер хокук саклаучыларга шалтыратты, кемдер  ике ирне тимер-томырдан аралый башлады.  Кагылуга, карарлыгы калмаган  ире белән улының ыңгырашып куюы Мөслимәне уятып җибәргәндәй булды –  исәннәр бит аның газизләре, исәннәр! Әнә Фәриле күзләрен дә ачты түгелме? Кая соң ашыгыч дигән ярдәме дә? Сәкинә, фельдшерга булса да йөгер тизрәк!  Фельдшерның районга киткән чагы туры килүе хәсрәт өстенә хәсрәт өстәде.  Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче  һәлакәткә  очраган ике ирне,  тимер-томырдан аралап, юл читендәге чирәмгә сузып салдылар.  Мөслимә ике газизенең кайсына да сарылырга белмичә яннарына чүкте: “Улым, Фәрилем, ач күзеңне, зинһар? Салихым, ишетәсеңме мине? Хәлең ничек?” Бераздан авыл очында  үзәкләргә үтәрлек итеп сиренасын кычкырта-кычкырта ашыгыч ярдәм машинасы күренде.
    Канга баткан ике ушсыз гәүдәне хастаханәгә озаткач, юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау нияте белән тикшерү китте. Юл хәвефсезлеге хезмәткәрләре авыл кешеләренең күргән берсе белән сөйләшеп чыкты.  Кибеттә сатучы булып эшләгән  Әлфизәгә дә шактый гына сораулар бирделәр:  машина һәлакәткә очраганда юлда башка  кеше яки машина бар идеме,  икенең кайсы рульдә иде... Әлфизә җавап бирер алдыннан икеләнүен икеләнде, шулай да  икеле-микеле булса да җаваплады: “Төгәл күрмәдем, рульдә Салих абый үзе иде кебек...” Тикшерүче аның сүзләрен кәгазьгә терки барды.  Өйдән чыгып киткәндә ике ирнең кайсысы  исерек баштан рульгә утырганын Мөслимә абайлаган иде анысы. Әйтеп тә, машина ачкычын бирмичә дә  караган иде. Кая соң! Күрәчәкләре булдымы, үз башларына азындылармы аталы-уллы...
   Ике ирнең хәле авыр булса да, яшьрәгенең гомере бетмәдеме,  яшәүгә тартылуы көчлерәк идеме,  Фәрилнең хәле  атасына карата  өметлерәк иде. Ул шул ук  көнне  күзләрен ачты. Сынган сөякләреннән башка аңа әллә ни зыян килмәгән иде.  Калган җәрәхәтләре  өстенә башы  каты бәрелгән Салихның хәле исә күпкә авыррак иде. Баш миенә зыян килгән иргә кичексез операция ясадылар. Табиблар күпме тырышмасын, ул  көннән-көнгә сүнгәннән сүнә генә барды. Сынган сөякләрен гипслагач, Фәрилне Мөслимә   өенә  алып кайтты.  Фәрилдән  тикшерүче берничә тапкыр килеп сорады: ”Рульдә кем иде?” Фәрил күз дә йоммыйча җаваплады: “Рульдә әти иде!” Икесенең дә салмыш булуын яшермәде, тик рульдә кем  булганын яшерде...  Тәүге көнне  ук  кибет сатучысының колагына пышылдап өлгергән Мөслимә исә  тагын кибет юлын тапады. “Әлфизәкәем,  сорасалар, зинһар, рульдә Фәрил түгел, Салих иде, дип әйт. Салихның яшисе  калмаган, менә-менә  үлә. Зинһар, баламның башын төрмәгә тыкма?!” Кибет сатучысы  Әлфизә икеләнде.  Закон алдында ялганларга курыкты. Шулай да, Мөслимә, бәхилләрмен, дигәч,  ризалашты.  Шулай,  авыр хәлдә яткан Салих, рульдә утырмаса да,  юл һәлакәтендә гаепле булып калды. Ә  эчеп рульгә утырган улы Фәрил  судан коры чыкты.
   Өч ай буена ушсыз яткан Салихның интегүләренә вакыт бер көнне нокта куйды. Үз атасының башына җиткән улын Мөслимә  ялган аша төрмәдән йолып алып калды.  Ире өчен хәсрәте зур булса да, улын төрмәдән йолып кала алуы җанын бераз юатты. Нишләмәк кирәк, аңа ире белән улы арасында  сайларга туры килде. Үлем кочагында яткан гаепсез  иренә  яла гаеп тагып,  улын коткарып калды. Кем өчендер аның Фәриле кешелектән чыккан эчкече хәсрәт заты булса да, Мөслимә өчен  улы – йөрәк парәсе иде шул.
       Әйтерсең, аңарда гына малай, әй куанган иде Салих улы тугач! Фәрил көттереп кенә туганда апасы Нәзиягә унике яшь иде инде.  Ул вакытта  Салихның анасы да исән иде әле.  Бер бәбәйгә йөз нәнкә дигәндәй, Фәрилне кулдан төшермичә иркәләп кенә үстерделәр. Улы тугач, Салих хатынын бер җирдә дә  эшләтмәде. Үги анасыннан кагылып та сугылып үскән Мөслимә, үзе ана булгач, балаларыма бармак белән дә тимәм,  дигән иде. Сүзендә торды Мөслимә. Балаларына кул белән тию түгел, тавышын да күтәрмәде.  Үги анасы Мөслимәне атасы өйдә юк чакта бик кыерсыта иде: караңгы базга ябып тоту дисеңме, өстенә утын пүләне ыргыту дисеңме.  Сукканда үз  кулын авырттырмас өчен үги ана,  уң кулын учлап, бөгелгән ике  урта бармагыннан  “кәҗә тәпие” ясап,  шул “кәҗә тәпие” белән төртә иде. Авыртудан сынсыз калган Мөслимә кычыткан  эләгүдән дә бигрәк шул “кәҗә тәпиеннән” куркып үсте.  Үзем күргән җәбердән балаларымны саклармын,  диде.  Тик һәрнәрсәнең чамасы булырга тиешлеген генә онытып җибәрде, ахры, Мөслимә.  Бала тәрбияләгәндә прәнек-кнутсыз булмыйдыр. Кнут кына ярамаган кебек,  гел прәнек тә баланы боза. Әни суккан авыртмый – сугасы калган икән Фәрилгә дә! Иркә малайга үскәндә үк бар нәрсәне дә  рөхсәт иттеләр.  Фәрилнең этлекләре өчен  еш кына апасы Нәзиягә  эләкте. Бәләкәйдән башка менгән  оныгына карап, дәү әнисе тыярга маташса да, Мөслимә белән Салих аның сүзен сүз итмәделәр.  Үз ирегенә куймаган өчен Фәрил дәү әнисенә китереп тибә, суга иде. Моны да вакытында күрүче булмады.  Кешене беләсең килсә, холкына, баланы беләсең килсә, уенына кара.  Бәләкәйдән Фәрил каз бәбкәләрен буып бәдрәфкә сала иде. Мәктәптә укыганда Фәрилгә сугыш чукмары даны ябеште.  Сугышса да үзеннән кечерәкләр, көчсезрәкләрне җәберли иде. Мәктәп балаларының җелегенә үткәч, олырак  бер малай Фәрилне тукмаган иде, борынын канаткан улын яклап, Салих ул  малайны үзе кыйнап кайтты. Үсә барган саен Фәрилнең этлекләре дә үсә барды. Бервакыт Мөслимә кичкырын  урам якта улының күрше малае белән сөйләшеп утырганын ишетеп калды.  Авылдан чыга торган юл аша ике каен арасына алар сузган тимер чыбыкка бәрелеп,  матайда барган егет караңгыда  канауга очкан! Этлекләре барып чыккач, ике малай менә куана!  Ә алар аркасында яшь егетнең  гомерлек гарип булып калуы берни түгел!  Кем сузган ул тимер чыбыкны юл аша, кемнең этлеге бу – авылда сүз күп йөрде.  Мөслимә, артыннан гына тын алып, ләм-мим дәшмәде. Улын  ул чакта да җаваплылыктан йолып калды.   Үгет-нәсыйхәт укуын укый иде ул улына. Тик сүз генә үтми иде ахры Фәрилгә. Җәзасызлык – менә нәрсә азындырды Фәрилне. Бервакыт ташландык ферма янында  кыйналып үлгән эчкече картның гәүдәсен табып алдылар. Мөслимә ул төнне улының  канга батып кайтканын күргән иде. Канлы киемнәрне үзе мунчада яндырды  Ә тикшерүчегә, улым төне буена өйдә йоклады, дип күз дә йоммыйча алдады. Фәрил тагын төрмәдән котылып калды. Мөслимә, ришвәт төртеп, улын хәрби хезмәттән дә алып кала алды.  Авыл кызлары Фәрил ягына борылып та карамадылар. Бер тол хатынга, аннан икенче ялгыз хатынга  йортка кергән ир анда да озак яши алмады.  Кияүдән кайткан кыз кебек тагын ата-ана йортына әйләнеп кайтты.  Яман бала өйгә сыймас, өйдән чыкса, илгә сыймас. Фәрил  эше белән дә әллә ни куандырмады.  Авылда эш юклыгы бер сәбәп булса, өч тиен өчен кайда да булса эшләп йөрүне Фәрил үз дәрәҗәсеннән түбән күрде.  Тапканын эчеп бетерә барды. Балам-багалмам дип багып кына, өметләр баглап, бар дөньядан артык күреп кенә кадерләп үстергән иде югыйсә улкаен Мөслимә! Кайчан юкка чыкты балакае? Кайда ялгышты Мөслимә? Яман бала тудырганнан елан тудырганың мең яхшы икән! Карт көнемдә таянычым булыр дип күз карасыдай саклап үстергән улы Мөслимә өчен  терәк түгел, ә   торган саен имгәккә  әйләнә барды. Балаң рәнҗетте – кылганнарыңның әҗере. Улы аша күргәннәрне язмышка сылтаса да, Мөслимә бу ачы язмышының  үз ялгышлары нәтиҗәсе икәнлеген  бик соң булса да аңлады. Баланы тудыру гына аз, кеше итеп үстерә дә бел икән, ана кеше.
     Моңа хәтле Мөслимә улын  үзе тудырган һәр бәладән яклый килде. Күп очракта гаепле булса да, тел-теш  тидермәскә тырышты. Намусы белән көрәште, үзен аклап, вөҗдан тавышын  җиңә килде. Бала – бавыр ите шул.  Ана – шәфкать диңгезе.  Ана кеше үз баласы өчен утка-суга керергә әзер. Тик балаңа кылган игелегең башка берәү өчен яманлыкка әйләнә икән, ул игелекме соң?! Кылган гамәле өчен һәр кеше үзе җавап тотарга тиеш. Ата баласы хатасын үзе юар дигәннәр. Ә Мөслимә, хаклымы-түгелме, улын җаваплылыктан коткара килде.  Атасының башына җиткән аянычлы вакыйга шул “коткара килүнең” , тиешле җәзадан аралый килүнең нәтиҗәсе иде. Фәрил анасының ярдәме белән,  үз җинаятенең гаебен  атасына селтәп, тагын төрмәдән котылып калды. Кылган җәзасына бәрабәрле җәза  кешене яман гамәл кылудан туктата.Башы барны уйландыра. Күп очракта кешелегенә кайтара. Ни кылса да җәзасыз калу киресенчә кешене юкка чыгара.  Җинаятьчен  туктатмаганда,  ул инде кеше түгел. Фәрилне дә туктатучы булмады.
       Эчәргә акча сорап җиләткән улыннан кыйнала-тукмала яшәгән,  баласыннан  да, мондый  тормыштан да гарык булган анасын, олыгайгач, кызы  Нәзия үзендә яшәргә алып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар