Логотип
Проза

Айлы күлдәвекләр

Хикәя 

 

 

Хикәя 

 

Давытның кызгылт-көрән костюмы эченнән әллә нинди серләр эзләгән шикелле, җил чишеп, сәдәфләрен йолыккалап уйный. Ул, аңа тар булмаса да, буйга кечерәеп, утырып калган. Әллә каян: «Егет, син инде мәктәп баласы түгел, үскәнсең, ирәйгәнсең», – дип әйтеп тора. 

Давыт быел нигәдер гел әлеге костюмында гына йөрде. Шомырт кара чәчле, ыспай гәүдәле бу егеткә башка берәүне койрыксыз тавык итәрдәй кием дә килешә. Менә ул шул костюмында клубка килеп керде дә, беркемгә дә сәлам бирмәстән, туп-туры миңа таба атлады. 

Безнең яңа салынган зур мунчабыз кадәр бу агач йортта миңа җитәргә – нибарысы биш адым. Соңгысы минем туфли очларына ук килеп терәлә. Юньлерәк кино булганда, авыл кешесенең яртысы, ишек ачып, урам яктан карый. Аларга акча түлисе булмый, шуңа күрә андый көннәрдә бала-чага, зал тулганны көтеп, ишегалдындагы чирәмлектә мәш килә. 

Егерме-утыз кешелек кичке уеннар өчен дә урындыкларны ян-якларга җыялар монда. Мин һәрвакыт диярлек аларның ундагысына утырам. Шәһәрдән кайтып, клуб ишегеннән баш белән сөзеп кенә, кыз эзләгән егетләр күзенә дә чалынмыйсың, биик әле дип аптыратучылар да каршы яктарак. 

Давыт моны белә. Озын аякларын берсе өстенә берсен чалыштырып утырган Саниягә бәрелми генә, минем янга уза. 

Бөтен авыл Саниянең әнисе тәрбиясендәге кызын әнә шул чибәр егетнеке саный. Инде утызы тулып килә торган бу ханымга нинди мөнәсәбәттә булуын Давыт беркайчан да, хәтта миңа да сиздерми. Ә мин, үҗәтләнеп, сүзне гел аңа әйләндерәм дә кайтарам, әйләндерәм дә кайтарам: 

– Сания бүген бигрәк килешле күлмәк кигән иде, Давыт. 

– Әллә тагын. 

– Туфлиенә кадәр туры килә. Каенсарда иң зәвыклы кыз бит ул. 

– Ә-ә-ә… 

– Аларның урамнары сезнеке кебек чокыр-чакырлы түгел шул, клубта бутыйлар кочаклап утырмый, – дим мин, уфтанып һәм кулымдагы аяк киемнәренә ачу килеп. 

Без, шул рәвешчә сөйләшеп, тагын берничә йортны узабыз. Мин, күптәннән әзерләнгән сорауны бирер өчен, җайлырак вакытны эләктермәкче. 

Менә ул, барган жиреннән туктап, ике кулымны кушырып, иреннәренә китерә. 

– Саниянең куллары бигрәк тә эре име, Давыт? 

– ... 

– Күзләре дә зур, борыны да дугалы... Нәкъ бәрәңге бакчасында үскән кавказ кызы инде менә. 

Давыт көлә генә: 

– Шулаймыни? 

– Шулай шул!– дим мин, әллә нинди бер зәһәрлек белән, Давытны аңламамышка, белмәмешкә салынып. 

– Шулайдыр шул,– ди Давыт бераздан.– Үзе дә озын буйлы бит. Мин хәзер кечкенә гәүдәлеләрне ошата төшәм. Кызлар кулга күтәреп йөртерлек булсын ул! 

– Озын буйлыларны күтәрә алмыйм, диген, Давыт, гел әйләнечтән киләсең. 

– Әйдә, синеңчә булсын. Күтәрмәс өчен качуым дип аңламагач... 

Күз алдыма яшел күлмәк, зәңгәрсу-яшькелт кофта кигән Сания килеп баса. 

– Саниянең карашы гел синдә,– дим мин тагын да мәкер беләнрәк. 

–  Ә Илдарныкы кемдә? Аныкы да синдә бит. 

Илдар Илдар инде ул. Ул мине ярата. Ә менә Сания... 

Син алайса аны кемнедер яратмый, дип уйла. 

–  Менә мин аны сине ярата мәллә дип уйлыйм, Давыт! Синең мин яратмаган өтек костюмыңа кадәр ярата! 

Төрттерүләремнән тәмам алҗыган Давыт, аерылып, алгарак китә. Алҗыпмы, әллә үпкәләпме – белмәссең тагын. Баскан урынымнан кымшанмыйм да. Үтә дә үжәт холкым мине айлы күлдәвек янында тезләндерә. Аның янында гына язгы ташуларда акмый калган йомычкалар ята. Мин шуларны йөздереп уйнарга керешәм. Артыннан бармасымны аңлаган Давыт кирегә борыла. 

– Йә инде, Нургөл, кайтыйк, үпкәләмә. Сине генә яратканымны беләсең ич.  Үзем үпкәлисе урынга... 

– Бар, кайта тор, Илдар белән кайтырмын әле, – аннан әкрен генә җырлап җибәрәм: 

Әнә килә ак пароход, 

Ак билләрен бумаган. 

Мине каратыр егетләр 

Бу дөньяга тумаган. 

Көрән пароходчыкларым, икенче күлдәвеккә илтер бугазда тыгылышып, түбән якка ага алмый торалар. Аксалар, алар Илдарның резин итекләренә килеп-килеп бәрелерләр иде... Бездән әз генә арттарак аның кайтканын беләм мин. Озак та үтми, кара шәүләсенең якынлашканы да күренә. 

Илдар бер аякка аксабрак атлый. Әле генә идәннән тузан күтәреп, бөтен клубны дер селкетеп биегән егет димәссең. Кайбер озын телләр, кызлар өчен сугышканда, Илдарны Давыт имгәткән, дип сөйлиләр. Мин исә Сания өчен дип фаразлыйм. 

Чүгәләп утыруымны күреп, Илдар да туктала. Айлар буе шәүлә булып кына йөргән бу егет бүген нигәдер якынга ук киләсе, сүз башласы итә – әле Давыт белән танышканчы колакларымны иркәләгән бәрхет тавышы белән: 

– Ходай шулай язган шикелле, юлларыбыз гел кисешә безнең, – ди. 

Егетем, туры карамыйча гына, аның сүзләрен кырт кисә: 

– Бер үк кызлар өчен сугышып яшәрбезмени гел?! 

Аяк асларында жыелган суларда – ай шәүләсе. Давыт та, мин дә, Илдар да шуңа текәлгәнбез. Сүзләр булса да, сөйләшәсе, тын да аласы килми. 

– Мин китәм инде,– ди аннан Илдар, авыр сулап. – Китәм. Армиягә. Тәки аласы иттеләр. Кайтуыма, бәлки, аксавымның эзе дә калмас. 

– Китмә лә, Илдар,– дим мин, тиле шикелле. Ул миңа, куртка кесәсеннән чыгарып, бөгәрләнеп беткән чакыру кәгазе суза. 

Иртәгә кил. Озату кичәсенә. Көтәрмен. 

Аннан аз гына уйланып торгандай итенә дә: 

– Давыт, син дә кил. Ачу йөртмә. Ул – әле беркемнеке дә түгел!– дип өсти, миңа ишарәләп. 

Салкынча апрель җиле Илдарның чәч бөдрәләрен тузгыта. 

Ул үзләренең урам чатында кала. Баганадан төшкән тонык ут яктысында әле бик озак басып тора. Җыелган сулардагы ай шәүләсенә карап, мин гел аны уйлыйм. Олыгаеп барган бу егетнең, үзе теләп, Хезмәткә китүенә гаҗәпләнергә дә, бу хәлне ахмаклык санарга да, аңа сокланырга да белмим.          

Капка төпләрендәге суларда да – шул ук ай. Киселеп атылган өрәңге ботагын табып алып, мин аның судагы йөзен бозмакчы булам, ә ул һаман   элеккечә елмая бирә. 

– Айга да усал булма инде,– Давытның бу сүзләре шундый да әрнүле, мин, исәнгерәп, юка колготкиларымны юешләтеп, җиргә тезләнәм дә айның ерык иреннәреннән үбеп алам. Әле ул яшь, әле ул җебек. 

– Әй лә, ай да салкын икән бит, менә синең шикелле. Үзе якты. Яктысыннан җанга җылы юк,– дим аннан, көлә-көлә. 

– Синең киемнәрең калын булганга ул, ничек итеп аркылы үтеп керсен! 

– Гел шушы изүе ачык костюмнан йөргәч, үз җылың җилләмәдеме икән? 

– ... 

– Киләсе елга кимәссең инде яме, Давыт? 

– …. 

– Син менә бу аяк астындагы айны да тимер табанлы итекләрең белән таптап китәрсең шикелле. Ә мине... 

– Ә сине яратырмын гына! 

– Сезнең авылда айсыз төн буламы, Давыт? Давытсыз төн буламы? Адым саен – чокыр, чокыр саен – су, су саен – бер ай... Шул ай янында – Давыт! Сез никадәр икән бит! 

Чүгәләгән җиремнән генә Давытның өстенә айлы су сибеп алам. 

– Тик менә әтәч костюмың гына берәү. 

–... 

– Киләсе елга кимә инде, яме, Давыт?! 

– Ә мин аны яратам, ияләнгәнмен. Башкасы әллә ничә юкса. 

– Яратсаң, балагын бөкләтеп, җәен шортик итеп киярсең. Костюмы да әбиеңнең күкрәкчәсе кебек кенә калган бит инде! 

Ну бу айны! Чекерәеп карап торуында. 

Ә бит айлы сулар Илдарның серле күзләренә охшаган. 

– Айлы күзем, әйдә биергә чык, – дим мин аңа кай вакытларда, соклануымны яшермичә, үземне авыл кызларыннан көлдертеп. 

Менә мин тураям да, урам суларындагы айларны санап, апамнарның капкасында югалам. 

– Бер, ике, өч, дүрт... 

Резин итекләремә кереп утырган айлардан – аякларым юпь-юеш. 

Давыттан капкага кадәр нәкъ унбиш ай. Миңа да шулкадәр үк яшь. Кирегә таба сикерсәм, Давыт яшенә җитәр идем дә... ул инде, үпкәләп, өенә китеп баргандыр. Капканы яңадан ачып, Давыт басып калган җиргә карыйм. Өтек кызыл костюмының әле һаман да шул урында калуын күреп:                                                                          

– Иртәгә ! Клубта!– дип кычкырам. 

Өйдә мәчедән кала барысы да йоклаган. Ул тәрәзә төбендә мине яраткан айга карап утыра. Мәчегә, айга, зур итеп телне чыгарып күрсәтәм дә юрган астына кереп чумам. 

Миңа үпкәләгән ай икенче көнне теүге тапкыр Каенсар өстенә күтәрелми. Уку китапларымны чак өстерәп, тагын авылга кайтам. Караңгы. Пычрак. Шыксыз. Үзле балчык аякларны тагын да авырайта, көне буе яуган яңгырдан баткакка әверелгән юл, үзәгенә суырып алырдай булып, үзенә тарта. 

Клубка теләр-теләмәс кенә, сүз биргәнгә генә төшәм. Караңгы сазлык булып калган урамнарда эт тә юк дияр идең, алар кисешкән чатта – ниндидер карачкы. Якынгарак килгәч, мин аның Илдар икәнлеген таныйм. 

– Нишләп торасың син монда, Илдар?– соравым мәгънәсезрәк, әлбәттә. 

          – Менә сине көтеп. 

            – Мин бит клубка барам – вечерга. 

Давыт янына, дип, дөресен әйтергә мәллә? 

Озатырга да килмәскә булдыңмыни? 

Давыт...– дип кенә сүз башлавым була, шул сүзне ишетүдән үк корт чаккандай, Илдар ирексезләп күтәреп ала да, кыргый жанвар шикелле, сазлы юллардан да курыкмыйча, мине кочаклаган килеш, үзләренә элдерә. Капка төпләренә житкәч кенә, хәле киткәнгә, җиргә бастыра. 

– Үз аягың белән кер, Нургөл, анда сине көтәләр. 

– Ничек, бер белмәгән кешеләрме? 

– Мин аңлаттым. Сөйгән кызым дидем. 

– Үзе генә сөйми дип тә өстәдеңме? 

– Анысы нәрсәгә соң аның? Вакыт күрсәтер әле. Шундый көнне... 

Әйе шул. Иртәгә инде Илдар булмас та. Бер чынаяк чәй эчеп чыкканнан укам коеламы? 

– Оялам мин, Илдар... Беркемең дә түгел килеш. Башка кызны чакырсаң, ни була инде... 

– Бу төн генә минем янымда утырчы, Нургөл. Юкса мин өйгә кереп тә тормыйм, менә хәзер үк биштәремне алам да китәм дә барам. 

Безнең бәхәсне ишеткәннәр, ахрысы. Ачык капкадан Илдарга охшаганрак бер ир-ат килеп чыга: 

– Сеңлем, кермисезмени?                                       .                                      . 

– Ю-у-у-к,– дим мин сузып, еламсырап. Шул арада пәйда булган өч-дүрт егет мине курчак кебек кенә күтәреп, өйгә алып кереп китәселәрен сизенгән шикелле. 

Өй тулы халык. Мине түрдә калдырган артлы урындыкларның берсенә ипләп кенә утырталар. Пар фужерларга икебез өчен салынган, сүрелгән шампан өстендә Илдарның күзләре йөзәдер кебек, мин гел аның алдындагысына карап утырам. Илдарның күзләре Давытныкына бөтенләй ошамаган! Каенсар өстендәге айларга ошаган дим ич! 

Мәҗлес тынып калган. Менә ишектә Илдарның әти-әнисе һәм туган- тумачалары күренә. Абыйсыдыр дип фаразлаган ир-ат үзенә сүз сорап ала: 

– Кайчандыр шушы өйдә мине  Нургөл шикелле чип-чибәр, япь-яшь кыз Хезмәткә озатып калган иде. Бер-беребезне мәңге онытмаска, хатлар алышырга вәгъдәләр бирештек без. Хушлашу мәҗлесендә әйтелгән әлеге вәгъдәләрнең барысы да ялган булып чыкты... Нургөлнең бөтен йөзе башканы сөйли. Мин аңа карыйм да, Нургөлдән дә сафрак кыз бар микән, дип уйлыйм. Мондый зур кара күзләрдә нигәдер ялган булмас шикелле. Нургөл сеңлем, минем япа-ялгыз яшәвемнең серен син аңлагансыңдыр инде. Энемнең дә минем язмышымны кабатлавын теләмим. Син аны көт. Хатларыңнан мәхрүм итмә. Сине уйлап, ул болай да йокламый, төннәр буе көрсенеп чыга. 

Минем хактагы сүзләрне кире кагып, Илдарның беркеме дә булмавымны аңлатырга теләсәм дә, безнең дуслык, мәхәббәт хакына күтәрелгән чәркәләр моңа мөмкинлек бирми. Аларга яңа теләкләр өстәлә, бүлмәне шау-шу күмеп китә. 

Илдар җиңелчә генә яңакларымнан да үбеп алгач, бик тә көлке бер хәлдә калуымны аңлыйм. Кызарганымны тоям. Аска карап кына утырам.                      

Бу авылда күзләре төшкән кызга алмадан чәчәк ясап җибәрү гадәте бар икән. Өстәлдә минем турыга өем булып җыелган алмаларны Илдар бушап калган савытка сыпырып төшерә дә иң матур, иң кызыл бөтен алманы кулыма китереп тоттыра. 

Көтсәң, мин сине алма гына ашатып яшәтермен,– ди ул, шаяртып. Кунаклар тәнәфескә чыгып киткәч, безне Илдарның туганнары чорнап ала. Мәхлук бер чыпчык баласы шикелле кечерәеп, алар уртасында хәер-фатиха тыңлап утырам. 

Бүлмә бөтенләй бушап калгач, сораулы карашларымны Илдарга төбим. Нинди тамаша булды инде бу, янәсе. 

Мин сине яратырмын, менә күрерсең. Тик хат кына яз, оныта күрмә. Бер истәлегемне калдырам. Әгәр шуны югалтсаң, мәңге кавыша алмабыз, син мине бөтенләй онытырсың.... – дип, ул иңбашларыма элгән җәйге пәлтәм кесәсенә медальон салып куя. 

Илдар... 

Бер сүз дә кирәкми. Вакыт күрсәтер. Мин башкача булдыра алмадым. Ачуланма инде. Һәм минем яратуыма ышан. 

Иртә таңнан авыр Хезмәт юлын башлаячак егеткә ничек ачуланасың. Ә бәлки, мин язачак хатлар шул юлларны җиңеләйтә төшәр, дигән уй белән, аңа вәгъдә биреп ташлыйм. 

Бөдрә чәчләреннән мәхрүм калган башына башка бер чакта тигәнәк кадап китәр кыз булсам да, назлап, үз итеп маңгай турысын сыпырам: 

Чирләмә, исән-сау йөр, Илдар, кем белә... 

Артыграк сүзләр әйтелмәсен дип, шул урында туктап калырга акыл җитә. Туганапаемнан рөхсәт сорамаганлыктан, инде бу йортта кала алмасымны аңлатам да мәҗлестәгеләр кергәнче дип кузгалам. 

Яңгыр туктаган. Болытлар таралган. Мине яраткан ай малайлары тагын җыелган суларга төшеп утырганнар. 

Сиңа аларга басарга ярамый. Күзләреңне таптап китәрсең кебек тоела миңа... 

Озата килгән Илдарны һәр сүзем гаҗәпкә калдыра: 

– Бигрәк тә сәер кыз инде син, Нургөл. Бездә болай серле итеп сөйләшмиләр. Әллә шуңа авылның бар егете синең арттан чаба. Алай миңа күлдәвеккә басарга да ярамагач, үзең ник айдан айга сикереп йөрисең? 

– Минем аякларым – күбәләк аяклары ич алар. Моннан соң ай санаудан да туктармындыр, ахрысы...                                          • 

– И-и-и, Нургөл, түш кесәңдәге истәлегемне генә сакласаң да, бик җитәр иде әле. Күккә менеп, айны йолкыган кеше юк. Бездән соң да кала ул. Сиңа карап кала... 

Капка төбендәге соңгы күлдәвектәге айга төртеп сөйләгән бу сүзләргә үпкәләргә дә булыр иде. Юри генә, үртәп, котыртып. Тик нигәдер алай эшләмим. Утыргычка басып, Илдарны муеныннан кочып алам. 

– Син, үзең дә ай күзле егет, кемнән соң кемнең, нәрсәнең каласын каян беләсең? Әллә болытлы көндәге ай кебек китеп барырсың да югалырсың...                             . 

Үз сүзләремнән үземә үк авыр. Ичмасам, ул да дәшми генә хушлаша. Икенче көнне укырга бернинди теләксез барам. Авылдан райүзәктәге мәктәпкә кадәр ара бер-ике чакрымнан артмаса да, юлда көннәр узгандыр күк. Тәнәфес вакытында, мәктәпнең ачык тәрәзәләре янына килеп, бездән якында гына – комиссариатка җыелган егетләрнең җырларын тыңлыйм. Башкасын белмәгән шикелле, махмырлы тавышлар әледән-әле: 

– Через две, через две зимы-ы-ы,      

   Через две, через две весны-ы-ы.. 

– дип үкерә. 

Илдар белән ике арада адымнар гына ятса да, минем аны озата бармавым күңелне тырный. Ничек кенә эшләсәм дә, ялгышырмын кебек тоела. Чишенү бүлмәсенә кереп, пәлтә кесәсендәге медальонны барлыйм һәм... аның урланганлыгын беләм. 

Әгәр сакласаң... әгәр сакласаң... ди миңа эчке бер тавыш, нәкъ Илдар шикелле. Алар әле машинага да төялмәгәннәрдер, инде кесәдәге истәлегеннән җилләр искән. 

Көннәр, атналар, айлар уза. Илдардан хат юк та юк. Минем хакта, аны                                            озатып калган икән, дип ишеткән Давыт та авылларыннан чыгып китте. Алай да хушлашырга киләсе иткән үзе. Элеккечә, гадәттәгечә, кулларымны кушырып, иреннәренә китерде дә, башта бик озаклап җылы өргәч, кисәктәнрәк: 

– Сания өчен китә икән дип уйлама, аның баласы Илдарныкы иде, болай да күп сүз ишеткән кызны жәлләп, ни дә булса аңлатырга гына теләмәдем, ныклап кочканым да булдымы икән аны...– диде. 

– Ә Илдар, Илдар нигә шулай эшләгән? 

– Яратмагандыр ул аны, Нургөл, яратмагандыр. Яратса, рәнжетер идеме икән?! Ә бәлки... Рәнҗетмәгәндер дә!  Шулай булуын Сания үзе теләгәндер... Яшь түгел иде бит инде. Илдар да –  авылның менә дигән егете. Күз төшмәслекмени?! Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләрме әле? Гаепләргә генә җиңел ул. 

– ... 

– Менә үзең… Илдар да сине ничек ярата иде бит, Нургөл! Минем кебек үк дияргә генә тел бармый… 

– Илдар да Илдар, дисең. Аның миңа хат та язмаганлыгын белмәгән шикелле... Юкса нинди сүзләр сөйләгән иде. Үзе әйтмешли, вакыт күрсәтте...                                                      

Давыт, чынлыкта да, безнең хат алышмаганыбызны белмәгән икән. Аптырап ук китте. 

– Ә син почта бүлекчәсенә барып белеш,– дип киңәш итте ул.– Син безнең авылда яшәмәгәч, бәлки, кире борганнардыр. Үз адресыңны биргән идеңме? 

Менә акыллы баш! Чыннан да! Кайда торганымны әйтмәгәч, кая җибәрәсен кайдан белсен инде Илдар?! Апамнарга – Каенсарга язса гына. Давытка башка сүз өстәрлек тә итмичә, бәхет теләдем дә урам буйлап район почта бүлекчәсенә йөгердем, әмма, ишегенә "Сортировочная" дип язылган бусаганы атлаганда, йөрәгем жу итеп китте дә, корт чаккан шикелле, кире атылып чыктым. Анда, Каенсар дип язылган ящик янында, әлеге дә баягы Сания хатлар аралап тора иде. 

Әгәр аны югалтсаң... Әгәр аны югалтсаң... Кем кемне, нәрсәне югалтты соң? Кем тапты?.. Кайсыбыз кайсыбызны берни белмәстән гаепләде? Инде һичнәрсәне үзгәртеп булмый иде! 

Үсмер кызны яраткан айлар да, шул айлы күзле медальон да, аның иясе Илдар да, мине шулар хакына калдырган киң күңелле Давыт та тормыш күлдәвекләренә мин табып алмаслык төшеп югалдылар, ахрысы. 

... Асфальты ватылып беткән тротуардан әкрен генә атлыйм. Кала юллары мине Каенсар сукмакларына алып чыкмый. Мондагы суларда кайчандыр мин санап шаярган ай малайлары юк. Илдарның күзләреннән ай качкан... 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ошады БИК эчтәлекле дәвамен көтәм

    Хәзер укыйлар