Логотип
Проза

Ай сылуы

(Повестьтан өзек) 

 

(Повестьтан өзек) 
 

 
Беркайчан да мондый кызарып пешкән җиләкле урынны очратканы юк иде Айсылуның. Башын күтәрми, эреләрен генә сайлап җыйды да җыйды кыз. Алып килгән бишәр литрлы ике чиләге күптән тулды. Ә ул кайтып китәргә уйламый да. Чишмәгә барып бит-кулларын юды, салкын суын эчеп хәл алды. Хәзер җиләкне сабагы белән дә җыярга була. Тик менә ничек алып кайтырга? Әй, ярар, бәлки Нариман аны эзләп килер әле. Нариманны уйлауга кызның битенә алсулык йөгерде. Бик ярата кыз егетне, ничек аңлатырга инде? Үлеп ярата ул аны, үлеп ярата! Ә Нариман? 
Айсылу үзе җиләк җыйды, ә уйлары белән Нариманны ничек очратуы хакында искә төшерде. Бик матур язгы кич иде. Айсылу күктәге йолдызларга карап хыялланып торганда, аңа кемдер: “Исәбенә чыктыңмы?” – дип дәште. Кыз сискәнеп китте, егеткә тупас кына: “Сезнең ни эшегез бар?” – дип җавап кайтарды. “О-о-о, син усал да икән әле!” – дип егет кызга якынрак килде. Айсылу кәҗә бәтие кебек читкә сикерде дә егетнең күз алдыннан юк та булды. Әнисе авырып ятканда егетләр белән сөйләшеп-танышып торып буламы? Бетмәс алар! Үз авылы егете булса бер хәл... 
– Кызым, синме ул? – дип дәште әнисе хәлсез тавыш белән. 
Айсылу әнисе янына атылды. Ярый әле вакытында кереп киткән! 
– Ие, әни. Берәр нәрсә кирәкме әллә? 
– Миңа инде берни дә кирәкми, кызым... Синең өчен борчылам. Үлеп китсәм, бөтенләй... ялгыз каласың бит. 
– Ярар инде, әни, әллә ниләр сөйләмә әле, елыйсыны китерәсең. Кеше авырмый тора диме? Тереләсең син, менә карап тор, тереләсең! 
Хәлсез ана үз хәлен үзе белгәнгә, кызының сүзенә каршы берни әйтмәде. Күп булса бер атна вакыты калгандыр, үлемнән курыкмый ул, кызы өчен борчыла. Бер туганы юк, дөм ятим килеш ничек яшәр инде? Әллә соң дөресен әйтергәме? Әтисенең кем икәнен белеп калса... 
Ана тәвәккәлләп кызына дәште: 
– Кызым, якынрак килче... Әйтеп калдырасы сүзем бар сиңа. 
– Әни! Син тагын шул хактамы? 
– Бүлдермә, кызым, әниеңне тыңла... Кызым, сиңа... әтиеңнең кем икәнен әйтеп калдырырга телим. 
– Әни!.. Мин инде аны күптән беләм... Сиңа әйтергә көчем җитмәде, гафу ит. 
– Кызыыыым, гаепләмә аны... мине дә... Шулай килеп чыкты инде, арага ятлар керде, язылышырга өлгермәдек... Авырлы икәнемне белгәндә, әтиең өйләнгән иде инде. Гаиләсе таркалмасын дип аңа әйтмәдем. Әмма ул сизенде... Кызым, син аңа охшаган. Әтиең кебек үк намуслы, ярдәмчел, кыю йөрәкле. Әгәр дә бик авыр вакытларың булса, аңа бар, яме. Тик... кеше барында аңа “әти” дип дәшә күрмә. Гаиләсе бар, кеше арасына сүз чыгар... Тукта әле, син аны кайдан белдең? Кем әйтте? 
– Ул үзе яныма килеп, башымнан сыйпады. Миңа сигез яшь тулган көн иде... “Берәрсе кыерсытса, үземә әйт”, – диде. Аны кысып кочаклап алдым да: “Син минем әтиемме әллә?” – дип сорадым... Ул “юк” димәде... Мин барысын да үзем аңладым, әнием! 
– Кызым, нинди алтын йөрәкле син! Сине ташлап киткәнгә рәнҗемә, балам!.. Бик калыр идем, калып була торган чир түгел миндә. Түгел... Бәхилләшик, кызым... 
Бу сөйләшүдән соң бер атна вакыт узгач, үпкәсенә җыелган су, таң алдыннан Айсылуның әнисен мәңгелеккә алып китте. Елмаеп, риза-бәхил булып, кызының кулында соңгы сулышын алып ахирәткә күченде әнисе. Ялгызлыктан интеккән кыз янында шундук Нариман пәйда булды. Егетнең кем икәнен дә белмәгән Айсылуга терәк, киң җилкәсен куючы, юатучы булды. Кызга артыгы кирәкми, шулар да җитте, егеткә ышанды, аны яратты. Берәрсе: “Нариман сине ничек үзенә каратты?” – дип сораса, ул төгәл генә җавап та бирә алмас иде. Төз гәүдәле, чибәр, кешелекле... Тагын ниләр... Мөгаен, исемедер... Көчле рухлы, кыю, батыр дигән мәгънәдә бит ул Нариман дигән исем. Кайдан таба алды ул Айсылуны юатырлык сүзләр? Аның куенында бөтен кайгыларын таратты, хәсрәтен юды кыз. Үзен бәхетле, бик бәхетле тойды. 
Кем ул? Нигә бу якларга килеп чыккан? Бай, чибәр, мәһабәт гәүдәле егет ни өчен ятим кыз янында? Нигә ул үзе хакында берни сөйләми? Самими, кешеләргә ышанучан беркатлы авыл кызы болары хакында уйлап та карамады. Чөнки ул ялгыз, әнисенең вакытсыз үлеменнән бераз исәңгерәп калган риясыз, гашыйк җан иде... 
Авыр хатирәләрдән арынырга теләп, Айсылу җиләк җыюдан туктады, тирә-ягына күз салды. Ай-яй, шактый эчкә керелгән бит, инде караңгы төшә башлаган түгелме? Их, Нариманны көтәсе калган! Узган атнадагы кебек икесе бергә уйный-көлә җыйган булырлар иде... Мавыгып кителгән, вакыт узганын да сизмәгән. Кыз ашыга-кабалана кире борылды. Кулында җиләкле ике чиләк, зур гына бәйләмнең җиләкләрен дә сытмаска, сак тотасы булыр... Озын булып үскән үләнне ерып чыгу ансат түгел икән. Бигрәк озын булып үскәннәр, баскан көе качып торсаң да күрүче булмас. Җәяүләп кайтасы да бар бит әле. Телефоны өйдә калмаган булса, Нариманга: “Килеп ал”, – дип шалтыраткан булыр иде... Кыз тау читендә туктап торган машинаны күреп алды. Сөйгәне аны алырга килгән! Менә нинди кайгыртучан кеше аның Нариманы. “Нариман, мин монда!” – дип кычкырды ул, шатланып. Әмма егет кызны ишетмәде, ул... ниндидер ят хатын-кыз белән иде. Айсылу, үзен ишетмәүләренә сөенеп, җиргә чүкте. Аның беркайчан да Нариманны мондый кыяфәттә күргәне булмады. Нигә кычкыра? Нишли ул монда? Нигә шулкадәр котыра? Нигә җәберли ул хатынны? Чыннан да Нариманмы соң бу, әллә күзләре ялгыш күрәме? Ят хатынның чәчләреннән өстерәп йөри! Үтерә бит инде... Әллә качкан җиреннән чыгаргамы? Айсылу кызарып пешкән җиләкләрен җиргә аударып, ике чиләген дә бушатып куйды. Хәзер егетнең каршысына барып басар да чиләкләрне башына киертер. Әмма, Нариманның машинасыннан мылтык алуын күреп, бу уеннан кире кайтты. Тагын нишләргә җыена? Айсылу сөйгәненең ау мылтыгы барлыгын белә иде. Бер-ике тапкыр “бүген куян аттым” дип мактанган да иде егет. Әмма хәзер аның каршында куян түгел, хатын-кыз басып тора! 
Егет, мылтыгын хатынга төбәп, атарга әзерләнде. Айсылу күзләрен чытырдатып йомды, бөтен тәне куырылып килде. Күзләрен ачарга куркып, бераз сулыш та алмый утырды, әмма ату тавышы ишетелмәде. Күзләрен ачканда, Нариман мылтыгын ташлаган, машинасын кабызып, акрын гына корбаны өстенә килә иде. Шулвакыт Айсылу ят хатынның авырлы икәнен күреп алды. Өзгәләнеп Нариманнан нидер ялвара... Борынына җиткән корсагы белән нишләп йөри ул? Җиләк җыярга килмәгән бит инде... Нишли ул Нариман?! Ах! Таптарга уйлыймы? Авырлы хатынны! Нигә качмый ул? Нигә бер урында басып тора? Әй, кач инде, сикер читкә, өстеңә менә бит хәзер! Ничек ярдәм итәргә?! Э-э-эх! Нигә бер кеше дә юк соң? Айсылу як-ягына каранды... Тирә-юньдә ник бер кеше булсын?! Бер Айсылу гына ни эшли ала? А-а-а... Кыз, күзләре белән күргәнгә ышанырга теләмичә, таш кебек катып калды. Соңгы минутка кадәр, егет куркыта гына, хәзер рулен читкә борыр да хатынны тузанга батырып китеп барыр дип өметләнгән иде Айсылу. Әмма... Аның Нариманы... авырлы хатын өстеннән машинасы белән чыгып китте! Дөрес күрдеме? Нишләргә соң, нишләргә?! “Ярдәм итегез!” – дип бөтен көченә кычкырды Айсылу. Әмма тирә-як буш, беркем юк, булса да ишетмәсләр, чөнки кызның тавышы беткән иде. Качкан җиреннән чыкмакчы булды, кабат кире уйлады. Әнә, теге ерткыч кире чигенеп килә! Ярдәм итәргә омтылган кыз үлән арасына чүмәште. Нариман машинасыннан төште, ыңгырашып яткан хәлсез хатынның авыр хәлдә икәнен күреп сөенде. Иелә төшеп: “Мине табарга сиңа кем булышты? Күпме әйтергә була?! Синең миңа кирәгең юк, балаң да кирәкми!” – дип акырды. Тиз генә машинасына менеп утырды да хатын өстеннән... тагын бер кат узды! Айсылу, әрнү катыш ыңгырашып, җиргә ауды, үләннәрне йолкый-йолкый үрсәләнде, җирне тырнап, тырнаклары авыртып бетте, әмма качкан җиреннән чыкмады. Түзәргә кирәк, түзәргә! Ничек тә түзәргә! Кыз аңлады: Нариман үзен беркем дә күрми дип уйлый, шуңа күрә бичара хатынны үтергәнче кыланачак, ни теләсә шуны эшләячәк. Хәзер Айсылу берүзе ни кыра инде? Икесен дә үтереп, күмеп куячак Нариман. Әнә нинди икән бит ул... Кабахәт, явыз, чын йөзен яшереп, яхшы булып йөргән адәм актыгы... Кыз аңа бөтен йөрәге белән ышанды, ә ул... Бандит, кеше үтерүче икән... Чарасызлыктан нишләргә дә белмәде Айсылу. 
Киче дә әллә нинди, явызлыкка түзә алмый томаланды, караңгы тиз төшкән кебек булды. Вәхшилеккә табигать тә түзә алмый икән... 
Ерткыч җан иясе машинасыннан төшеп кабат хатын янына килде, аның хәрәкәтсез калган гәүдәсен таудан түбән тәгәрәтте. Моны күреп, кызның башы әйләнде, бичара хатын белән бергә бөтен дөнья каядыр тәгәрәгәндәй булды. Сулыш ала алмаслык дәрәҗәдә тыны кысылды, башында меңләгән бөҗәк йөргәндәй, түзә алмаслык кычытыну барлыкка килде. Әгәр дә Айсылу көзге каршында торган булса, чәчләренең тоташ акка әйләнүен күргән булыр иде. Теге ерткыч җан машинасын үкертеп китеп баруга, Айсылу хатынга ярдәмгә ашыкты. “Нишләтте ул сине? Ни өчен?” – дип елый-елый хатынның канлы битләрен туфрактан аралады. Бичара хатын исән, әмма хәле авыр иде. Айсылу хатынның кай җиреннән тотарга белми аптырап калды. 
“Ай... ай... табам... игезәкләр... кендекләрен кис... тешең белән өз...” – дип ыңгырашты хатын. Каушаган, курыккан, хәле беткән Айсылу көч-хәл белән үзен кулга алды. 
Тавыш-тынсыз гына кыз бала туды. Әйтерсең лә ул да тавыш чыгарырга ярамаганлыгын аңлый. Айсылу баланың йомшак җиренә бер-ике тапкыр чәп итеп алды. Сабыйның “эх” дигәнен ишеткәч, исән булуын аңлап, сөенде. Кыз баланы әнисенең кофтасына төреп кенә бетерде, канга баткан малай да дөньяга чыгу юлын тапты. Шулчак еракта машина уты күренде... “Кире килә теге кабахәт!” – диде Айсылу. Ана кызын соңгы тапкыр күкрәгенә кысты да Айсылуга бирде: “Кызымны ал да... йөгер... малайны калдыр... эзләп табачак... болай шикләнмәс... Кызыма Гайшә дип куш... Үлемсез булсын... үзең үстер... чит кешегә бирмә... Тукта!.. Исемең ничек?.. Минеке Зөлфия... Рәхмәт, Айсылу... йөгер...” – дип пышылдады. Китте Айсылу... Бичара хатын үлем белән тартышып җирдә ятып калды. 
Баланы күкрәгенә кысып, йөгерде дә йөгерде Айсылу. Тыны кысылды, йөрәге туктар хәлдә иде. Әмма ул үзен белештерми барды да барды. Исәнме бала? Тавышы ишетелми... Белми Айсылу... Кофта аркылы тән җылысы сизелә. Исәндер, бәлки... Туктарга курыкты, артына борылып карамады. Кире килсә, уты күренер иде... Озак тора, җинаятен яшерәдер... 
Кыз үз йортына кайтырга курыкты. Кая барырга? Кемгә сыенырга? Бу хәлдән соң кемгә ышанырга? Беркеме юк бит... Туктале, әгәр дә әтисе янына барса? “Авыр вакытыңда әтиең янына бар”, – диде бит әнисе. Хатыны ни дияр? Айсылу кулындагы төргәккә күз салды. Бу бала белән кая барып була? Кыз, икеләнеп тормыйча, әтисе йортының тәрәзәсен шакыды... 

Төнге шакуларга күнеккән авыл башлыгының йортында аның килүенә әллә ни гаҗәпләнмәделәр. Айсылуның кулында бала күреп, әтисе Тимерхан аны тиз генә гәүдәсе белән каплады. Хатынына: “Хәзер керәм!” – дип дәште дә болдырга чыкты. Баланың хәлен бер карауда аңлап, кирәкле дарулар белән кендеген эшкәртте, аны яхшылап биләде. Кызның гаҗәпләнүенең чиге булмады. Каян белә аның әтисе мондый нечкәлекләрне? Әтисенең хәрби кеше булуын, авыр яра алгач кына тыныч хезмәткә кайтуын ишетеп белә иде ул, әмма мондый ук һөнәре барлыгын... 
Айсылуның сүзләренә гаҗәпләнмәде әтисе, күптән инде егеттән шикләнеп йөрүен дә яшермәде. Шуңа күрә, сүзне озакка сузмыйча, җинаять кылынган урынга барырга әзерләнде. Зөлфияне коткарырга теләгән әтисен туктатты кыз, хатын белән баланың мәет булуларына тамчы да шикләнми иде ул. Нариман тик тормагандыр, алардан котылу чарасын да күргәндер. Хәзер бала хакында уйларга кирәк. Районга баруны уйларга да ярамый, икенче көнне үк матбугат чаралары табылдык бала хакында шау итәчәк, бу хакта Нариман да беләчәк һәм... Бу хакта уйларга да куркыныч иде. Алар ни эшләргә белми утырганда, Нариман машинасы коточкыч тавышлар чыгарып узып китте. Кыз өенә кайту уеннан ваз кичте. Аңа мөмкин кадәр ераккарак китәргә кирәк иде. 
Тимерхан тиз генә бишекле мотоциклын гараждан алып чыкты, кызга үзенең зур тире курткасын кидерде. Мотоциклны кабызмый гына авылдан шактый ерак киттеләр. Айсылуга минутлар түгел, тәүлекләр узган кебек тоелды. Ниһаять, алар юлда. Бишекле мотоциклда утырып йөрергә гомере буе хыялланган иде кыз. Менә, форсат чыкты. Кем уйлаган, аны әтисе белән шундый хәлләр якынайтыр дип. Айсылу горурланып куйды: менә аның әтисе нинди көчле, бернидән курыкмый! Тик моны кычкырып әйтергә генә ярамый. 
Кыз, балага җил тидермәскә теләп, артка карап утыра иде, еракта җемелдәгән машина утын күрүгә, Тимерханга кычкырды: 
– Әти! Машина килә! 
Тимерхан тиз генә мотоциклын туктатты: 
– Бар, йөгер, урман эченә кер! Курыкма, бу тирәдә сиңа тиярлек җанвар юк. Эчкәрәк кер, мин сине үзем эзләп табармын. 
Айсылу урманга томырылды, Тимерхан тиз генә мотоциклының көпчәген сүтеп ташлады. Өлгерде! Аның янына, тормозларын чинатып, Нариман машинасы килеп туктады. 
– Нәрсә, Тимерхан абый, ватылдыңмы әллә? Кая бара идең? – дип, хәл сорашкан арада, мотоциклның бишегенә дә күз салырга өлгерде. 
– Әй, хатын белән ызгыштык та, җилләнеп кайтыйм дигән идем. Менә, җилләндем, көпчәк чыгып очты. Ярый әле капланмадым, – дип мескенләнде Тимерхан, эчендәге нәфрәте тышка чыгудан куркып. 
– Да-а-а, хатыннар азды хәзер, ирләрен санга сукмыйлар. Мин сезне бик тату яшиләр дип белә идем, ялгышканмын икән. Йә, ярар, киттем алайса. Ярдәм кирәкмидер бит? – дип, Нариман күзен Тимерханга терәде. 
Тимерхан тешен кысып: “Юк, рәхмәт”, – диюгә, машинасына утырып китеп тә барды. 
Тимерхан мотоциклын кабызып тормады, ерткыч кебек үткер күзле Нариман нидер сизенгән кебек тоелды аңа. 
Урман кырыена барып җиткәч: 
– Кызым, син мондамы? – дип дәште. 
– Монда без, әти. Киттеме? – дип урманнан чыккан кызын кочагына алды. 
Ашыгырга кирәк иде, төн кыска, кояш чыгар вакыт та җитә. Урман эче тын, мотоцикл тавышы шушы сихри тынлыкны боза, Айсылуга Нариман ишетер, артларыннан килер кебек тоела. 
Аның тынычсызлыгын сизгән әтисе: 
– Курыкма, кызым, сиңа монда беркем тимәячәк, – дип юата. 
Шактый озак бардылар. “Адаштык ахры”, – дип уйлады Айсылу. Әтисенең тыныч йөзен күргәч кенә, ерак барган саен хәвефнең артта калганын уйлап тынычланды. 
Урман тәмам уянып, кошлар сайравына күмелгәч, бер аланда туктадылар. “Баланың дөньяга килгәненә шактый вакыт узды, ашыйсы киләдер. Нигә еламый ул?” – дип борчыла Айсылу. Тагын ярты сәгать чамасы җәяү баргач, урманның иң куе җирендә бер алачык күреп, Айсылу әтисенә карады. “Килеп җиттек”, – диде әтисе. Алачык эченә кереп агач сәкегә баланы салуга, Айсылу аңын җуеп егылды... 

 

дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/ay-syluy-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Азагы ничек булды микэн. Бик кызганыч.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигеракта кызганыч давамы булырмы?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дэвамын белэсе иде

        • аватар Без имени

          0

          0

          Азагы бармы икэн

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дэвамын да бастырсагыз иде

            Хәзер укыйлар