Логотип
Проза

А'римьлэ, син – иң матур кыз!

Август ахыры. Алтынчыга күчүгә, берьюлы әллә никадәр яңалык! Беренчедән, яңа фәннәр. Физика, урта гасырлар тарихы, немец теле...

 

 

Август ахыры. Алтынчыга күчүгә, берьюлы әллә никадәр яңалык! Беренчедән, яңа фәннәр. Физика, урта гасырлар тарихы, немец теле... Икенчедән, кайбер малайларны (!) күрәсе килә... Өченчедән, әнинең «шпилька» үкчәле туфлие миңа тап-таман хәзер. Беркөн әниләр югында (укытучылар өч көнгә районга август киңәшмәсенә киттеләр), «аулак өй» ясадык. Кич, көтү кайткач, шул туфлиләрне (гаҗәп, әни ничек үзе кимәгән?), гармун итәкле «плиссе» юбканы киеп (анысы да әнинеке, зур икәне сизелмәсен өчен, билгә каеш будым), мәктәп директоры кызы Гөлшат белән клубка элдерттек. Тырнакларны лаклауның да җаен таптык. Клей шундый шәп ялтырата, төссез лактан бер аермасы да юк кебек, һәм, беләсезме, ни булды? Үзебездән олы егетләр «озатып куйды». Әллә Аккүз, әллә Ахунныкылар шунда... Матай белән кинога дип килгән булганнар да... 

Безгә «сез» дип эндәшүләрен ишеткәч, үч иткәндәй, үкчә кыйгая да китә, кыйгая да китә. «Тугызынчыга (!!!) күчтегезме?» – дип сораудан, үкчәләр тагын да янтайды. (Үләм, өйдә репетиция ясап карыйсы калган, ичмаса). 

Торна кебек озын булгач, җиткән кызлар дип уйладылар бугай... Анысы да монысы, үзебезнең малайлар алдында борыныбызны чөяргә ярап куйды ул. 

Сентябрь. Беренче сентябрьгә... чәчне кистереп килдем. Варлейныкына охшатыбрак. Арткы партада утыручы «Математик» кушаматлы малай каш астыннан әллә ничек кенә карап куйды шунда. Ошатыпмы, ошатмыйчамы — аңламадым. 

Географиядә записка килеп төште. «Чәчеңне нигә кистердең?» Исемен куеп тормаса да, чамаларга була. 

Октябрь. Ура! «Яшь ленинчы»да мәкаләм чыкты. Бик яраткан укытучыбыз турында. И шуннан соң хатлар яуганын белсәгез!.. Көн саен дүртәр-бишәр хат. Кызыклары әз. Җыенысында бер үк сүз. «Классыгызда ничә малай, ничә кыз? Ничәлегә укыйсың? Нәрсәләр җыясың? Әти-әниең кемнәр?..» Ә бер малай менә үзенең фотосын да җибәргән. Моряк киеменнән. Ярыйсы гына. Кара чәчле, зәңгәр күзле бугай. Исеме Ринат. Мин — шалт рәсемен рус теле китабы арасына. Күрсеннәр әле малайлар! Китап актарганда, фотоны юри идәнгә төшердем. Шунда ук сырып алдылар. Кызлар: «Ай, нинди чибәр!» – дип, аһ-ваһ килә. Берсе тактага «Эльмира +Ринат» дип язып куярга да онытмады. Математик кына... борылып та карамады. Ә мин тырышкан булам... 

Октябрь. Иң сөймәгән фәнемдер бу математика! 'Тагын контроль эш. Тактадан үземнең рәт мәсьәләсен укыйм. «А һәм Б шәһәрләреннән бер үк тизлек белән кара-каршы ике поезд юлга чыккан... 3 сәгать үткәч, очрашканнар. Бер поездның тизлеге... Шәһәрләр арасындагы ераклыкны табарга». 

Берни аңламыйм. Башта поездларны сүктем. Нигә кара-каршы чыкканнардыр? Минем ишеләрне контроль эш саен җәфаларгамы? 

Чишеп бетергәннәр эшләрен тапшырып чыгып китә. Мин утырам... Иң беренче булып… Әйе, шул малай чишеп бетерде. Чү... Минем парта яныннан узганда сиздермичә генә киптергеч кәгазен «төшереп»  калдырды. Аяк бармагы белән эләктереп күтәрсәм – шпаргалка! Күчереп кенә куясы… Тик ул бит башка рәттә утыра иде... Минем өчен махсус эшләгән булып чыга түгелме соң? 

Ноябрь. Миңа яңа исем тапты Математик: А’римьлэ. Эльмираның киресе була инде ягъни мәсәлән. Конспирация өчен шәп бит? Юкса, укытучыларга эләгә кайбер юк-бар язылган «кош теле» хатлар. Иң кыены — укытучы кызы булу икән! «Учительская» дигән бүлмәдә безнең класс турында сүз чыкмый каламы сон! Безнең класс булгач, мин дә бар инде анда... Кызлар, Математик сиңа гашыйк булган, диләр. Ышанмыйм. Яратам дигәне юк. Үпкәне юк. (Һич югы кулымнан!) Башка малайларны «дуэль»гә чакырганы юк... Гашыйк булгач, тагын әллә ниләр буладыр әле… Запискалар гына нәрсә? Юри жыеп бардым. Берни юк аларда. «А'римьлэ, кич клубта «Я шагаю по Москве». Әниеңнәр жибәрәме?» «Син фототүгәрәккә язылгансың икән. Мин дә». «Иң әйбәт сочинение синеке иде». «Ярышка кайчан китәсез? Чемпион булуыңны теләп калам. Син шәп йөгерәсең». «Син яраткан Эдита Пьеха миңа да ошый». 

Декабрь. Математик, менә дигән камырлык урынын беләм, дип мактанды. Белер дә! Авыллары урманга терәлеп үк тора бит. Ял көне чаңгылар белән Сөн аръягына киттек. 

Малайлар, югарыдан үрелеп өзә-өзә, безне камырлык белән сыйлый. Кара, кара, әле Дамира, әле Гөлшат тирәсендә генә бу малай. Кар атышалар. Чырык-чырык киләләр. Мин әллә бар, әллә юк! Үлсәм дә күрмәячәкләр. 

Кайтыр юлга чыккач берсенә бер эндәшмәдем. Иң артка калдым. Кулларым туңа. Өзелеп төшәр дәрәҗәгә җитеп туңа. Күзләремә яшь тыгылды. Өшүдән генә түгел иде бугай ул яшьләр. 

Борылып... карады. Туктап калды. Юк, юк! Миңа таба килә башлады. «Туңгансың бит, тизрәк-тизрәк», – дип сөйләнә-сөйләнә, битемне, кулларымны уды. Бармакларымны учына алып өреп җылытканда, йөрәгем әле туктап калды, әле дөп-дөп типте шунда. Хәзер, хәзер... могҗиза булачак. Котым очып, колак ишетмәгән сүзләрне көттем. Ул магазин бияләйләремне салдырып, әнисе бәйләгән җылы бияләйләрен кидереп куйды. «Кара, ничек килешә икән сиңа! Син бит... син бит иң матур кыз!»— дип тә җибәрде әле. Бу инде «яратам» дигән сүз генә түгел иде… 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар