Логотип
Проза

Ана рәнҗеше

– И-и, син бер дә бала үстерә белмисең икән! Әнә, Ләйсирә, маладис! Салкын тия дә дими, болай шарфларга төргәне юк аның! Ләйлә, баласының итекләрен кидерү белән мәшгуль иде, кайнанасының бу сүзләренә тешен кысып түзде, каршы эндәшмәде.

– И-и, син бер дә бала үстерә белмисең икән! Әнә, Ләйсирә, маладис! Салкын тия дә дими, болай шарфларга төргәне юк аның!
Ләйлә, баласының итекләрен кидерү белән мәшгуль иде, кайнанасының бу сүзләренә тешен кысып түзде, каршы эндәшмәде. Кайнанасы аның саен кызды:
– Ник бу кадәр калын итеп киендердең инде? Тирли бит хәзер! Аннары син йөрисең, бала чирли, дип... Безнең Ләйсирә моның кадәр калын киендерми.
– Ярар, әни, бу бит әле утырып тора торган гына бала, җиле салкын аның бүген. Тирләсә, бер катын салдырырмын. 
Ләйлә улын киендереп, кар каплаган ишегалдына чыгарып бастырды. Кайнанасы мыдыр-мыдыр артыннан нәрсәдер сөйләнеп калды.

Ләйлә – кунакка гына кайтып йөрүче килен. Шуңа күрә кайнанасы белән артык сүз көрәштерми. Әнисе әйтмешли, кайтса, шул бер кичкә кайта инде. Бер кичкә кер мичкә, диләрме әле? Түзә, эндәшми. Эндәшеп тә, барыбер үзенең сүзе өстен чыкмасын белә бит. Кайнанасы өчен авылдагы кече килен генә авторитет. Кайнанасы өчен генәме, кайнатасы да аның гына сүзен җөпләп тора. Бәрәңге утыртырга чыксалар, иң элек кече киленнән фатиха алалар. 
– Килен, син ничек дисәң, шулай утыртабыз! Аркылыга дисәң – аркылы, буйга дисәң – буйлыга. Ничек әйтәсең? 
Әй ярата да соң инде сүзен өстен чыгарырга тегесе. Бик белдекләнеп, бакчага беренче булып ул кереп китә. Ләйләгә соң, ник шунда кыйгачлап утыртмыйлар. Ул иренең әти-әнисенең хакын хаклап, булышырга гына кайтты ла. Үзләрендә дә гектарлаган бәрәңге бакчасы көтә. 

Кайнанасы үзен яратмады дия алмый Ләйлә, алай караңгы чырай күрсәткәнен хәтерләми. Ул үзе дә ярата иренең әнисен. Ярату дип, бәлки, ул күбрәк хөрмәттер инде. Биш баласын үстергән, гомере буена эштән бушамаган, ашын дисәң – ашын, бәлешен дисәң бәлешен телеңне йотарлык итеп пешерә белгән, алар кайтышка бер эшен калдырмый эшләп куйган кайнана тагын кемдә бар әле?! Менә шул бер генә ягы күңеленә тия – кайнанасы авылдагы киленен бер дә теленнән төшерми. Аны тыңлап торсаң, Ләйлә бала да үстерә белми, ир дә көйли алмый, эшләгән эше дә бер кирәксезгә... 

– Менә безнең Ләйсирә... – дип башларга ярата кайнанасы сүзен. – Ире кайтышка бер битен куя, бер артын куя, маладис, ичмасам! Ирне шулай назлап кына торырга кирәк аны. 
– Менә безнең Ләйсирә, акчаны бер дә жәлләп тотмый инде. Нәрсәгә күзе төшсә, шуны ала да кайта, маладис ул яктан. Акчасы бетсә дә аптырап тормый, кибеттән яздыра да ала... 
– И әни, ярый авылда кеше бер-берсен белә, шәһәрдә миңа кем яздырып кына әйбер бирсен инде? Анда сак тотмый булмый шул.
– Әй, алай дип тоткач, яшәп булмый инде ул! – кайнанасы, бәлки, күңеленнән Ләйлә белән килешсә дә, кече киленне барыбер өстен чыгарасы килү теләге көчлерәк.

Балалар туып, исәя башлагач, кайнана инде балаларны чагыштырырга кереште. «Менә безнең Ләйсирә»не хәзер инде «менә безнең Ислам!» алыштырды. Ислам – авылдагы киленнең улы. Ләйлә белән икесе бер айда тапты алар балаларын. Ләйлә дә улы Илһам турында мактанасы килеп, авыз ачса, кайнанасы ярты сүздән бүлдерә: 
– И-и, менә безнең Ислам... – ул Илһамнан иртәрәк утыра да башлаган, теле дә иртәрәк ачыласы икән, ул башлырак та, ул терчәрәк тә... Үзен килендәше белән чагыштыруларга әле тешен кысып түзсә дә, балаларны чагыштырганда бигрәк тә үртәлә Ләйлә. Күреп тора бит инде, Илһам да бер дә ким түгел авылдагы оныктан. Аңлый инде, бер авылда яшәгәч, ул оныкны алар ешрак күрә, аны үстерүгә көчләре күбрәк керә, шуңа күрә ул кадерлерәктер. 

Кайната белән кайнанасы авылдагы улларына йорт салды, башка чыгарып, мунчасын, капка-коймасын корышты. Ләйләләр шәһәрдә тулай торак бүлмәсендә көн күрделәр, тукта әле, бу малай да безнең улыбыз лабаса, аларга да бераз булышыйк, диюче булмады. Бөтен тапканнары авылдагы малай белән киленгә генә. Килен иртән мәктәпкә эшкә киткәч, кайнана төшеп урынын җыйды, балаларын киендереп, бакчага илтте, төшке аш пешерде, терлек-туарын карады... Ләкин аңа карап, кече киленнән берәр тапкыр рәхмәт сүзе ишетте микән? 

– Катсын! –  табагы белән өчпочмак күтәреп үзләренә килеп яткан кайнанасын күреп, авылдагы килен шулай ысылдады. 
– Ник алай дип әйтәсең инде? – дип гаҗәпләнде Ләйлә. – Сезнең өчен дип тырышып йөри бит... 
– Йөрмәгәе! Миңа нәрсәгә аның өчпочмаклары? Әллә үзем пешерә алмыйммы?
Килендәшенең бу сүзләренә тәмам аптырады Ләйлә. Биеп кенә торалар бит инде килен сүзенә, шуның да кадерен белмәс икән кеше!

Ләйләләр кайтып керсә, кайнанасы чишенергә дә ирек бирмәде: 
– Барыгыз, бар, килендәшең үпкәли, бара күрегез! – Ләйлә үз әнисенең дә хәлен белмәгән килеш, килендәше йортына юл тотар иде. Нишләтәсең, кайнанасы өлкән кеше – аның сүзен аяк астына сала алмыйсың. 
– Бик көнләшә синнән Ләйсирә, – диде беркөнне кайнанасы. 
– Кайсы җиремнән көнләшә икән соң ул? Тулай торакта интегеп яшәвебездәнме? Бала авырса, эшкә киткәндә кем белән калдырыйм, дип тилмерүдәнме?
– Ник, шәһәрдә яшисез бит... Шуннан көнләшә. 
– Килсеннәр шәһәргә, яшәсеннәр алайса безнең кебек, – дип төгәлләде съзен Ләйлә. – Тапканнар көнләшер нәрсә?

Әллә сүзләре Аллаһның «амин» дигән сәгатенә туры килде, авылдагы килен ничек итсә итте, кайнаталары салып биргән йортны сатып, шәһәргә күченделәр.   Тормышлар үзгәрсә дә, кайнана белән кайнатаның гына гадәте үзгәрмәде – алар дөньяда тагын дүрт балалары барлыгын онытып, һаман да шушы улларының гаиләсен кайгыртуда булдылар. Кайтсалар – бензин хакын капладылар, хәтта күчтәнәчкә дип алган ипиләре өчен дә акчасын түләделәр. Тегеләр дә, шулай тиеш, дигән кебек, һич тартынусыз, акчаны кесәләренә шудырырга гына торды. Ләйләнең дә тормышында бик авыр вакытлар булды, акчалары җитмәгән чаклары да бар, ләкин әти белән әнинең алар өчен йөрәге янмады. Үз әнисен җир куенына салып, туган йортын бикләгәндә дә аларның ярдәмен тоймады ул. Аңа карап, ата-ана хакын хаклаудан туктамады. Дингә тартылган күңеле боларга күз йомарга, өч көнлек дөньяда начарын уйламаска боерды. 

Еллар узды, балалар үсте. Киленнәрнең дә чая яшьлекләре ерак калды. Ике килендәш кайткан-киткән чакларында кайнана-кайната йортында еш очраштылар. Ләйлә берәр эшкә тотынса, Ләйсирә, очып килеп, кулыннан эшен тартып алыр иде. 
– Бир әле монда! Алай эшләмиләр аны! 
Эшкә кулы ята анысы Ләйләнең дә. Әнисенең йортын да курчак өе кебек тота, бакчасына бер ел да орлык чәчми калганы юк. Олы кешеләр янында тавыш чыкмасын, дип, килендәшенең бу гадәтен дә шыпырт кына йотып җибәрергә тырышты ул. Алай бик теләгәч, эшләсен сәнә! 

Болай да үзен карарга бик ярата иде килендәше, шәһәргә күчкәч бөтенләй иреккә чыкты. Бер кайтканда керфекләрен поши керфеге кадәр озынайтып кайта, бер кайтканда ат ялы кадәр итеп чәч тага. Кием-салымының да чуты юк. Сөйләшә башласа, барысын да бәреп кенә ега. Бар да юләр, аңгыра, сарык кына аның өчен. Ни гомер яшәп, берәү турында да юньле сүз әйткәнен ишеткәне юк Ләйләнең. Шуңа да килендәше белән сирәк аралашырга тырыша ул. Шул кайткан-киткәндә генә күрешсәләр инде. Болай уртак бер серләре дә юк. 

– Ишеттеңме соң әле, Ләйсирә аерылышырга гариза биргән бит, – диде бер килүендә иренең апасы. Нәрсәдер турап торган чагы иде Ләйләнең, кулыннан пычагы төшеп китте. 
– Нишлисең? Әле юбилейда гына бер-берсенә авыздан авызга чия ашатып утырдылар бит!
– Уен булгандыр. Ләйсирәнең андый гадәте бар бит инде, беләсең. Кеше алдында артистлана белә ул. 

Апасының әйткәннәре хак булып чыкты. Читтә сөяркә тапкан икән бит килендәше. Өч баласы барлыгын онытып, тәмам туарылган. Гөнаһын кешедән дә яшереп-нитеп тору юк, гаиләле ир белән чуала башлаган. Аерылышырга гариза язуы да үзенә юл ачу өчен кирәк булгандыр. Хыянәтен белеп, ире рәхмәт әйтмәс бит инде. Ә болай, аерылышкач, бергә яшәсәләр дә, үзара хәзер чит кешеләр. Чит кешегә кул күтәреп кара син! Ай-яй, хәйләгә оста да соң бу Ләйсирә!  

Юк, килендәшенең болай гаиләсен җимерүенә куанмады Ләйлә. Ул үзе дә әтисез үсте, ятимлекнең ни икәнен бик яхшы белә. 
– Ялгышкандыр, хатын-кыз хискә бирелүчән була бит, үкенәдер – дип, ничек тә аны акларга тырышты. Таныш муллаларга шалтыратып, алардан киңәш сорады. Арадашчы ролен алып, ир белән хатынның арасын җайларга тырышты. Хатын-кызның психикасы сыгылмалы, ир-ат исә бигрәк тә авыр кичерә бит мондый хәлләрне. Килендәшенең дә ире тәмам бетереште, үз-үзенә кул салмагае дип, барчасының тынычлыгы бетте. Ләкин Ләйлә бер нәрсәдә ялгышты – килендәше үкенә торган кеше түгел иде. Гөнаһ диңгезенең эченә торган саен ныграк керде. Аны инде аннан тартып чыгарырлык түгел иде. 

Кайнана белән кайнатасы бер ай дигәндә егерме еллык картайдылар. Кулларыннан – эш төште, күзләреннән йокылары качты. Аллаһ урынына күреп табынган, син ничек әйтсәң, шулай булыр дип, күзләренә генә карап торган киленнәре картлык көннәрендә битләренә төкереп китсен әле! Моңарчы капка төбенә чыгып утырып, күңеленә ял тапкан кайнатасы капканың теге ягына аяк атламас булды. Ләйлә аларны юатудан гаҗиз иде. 
– Ярар инде, илдә булмаган хәл түгел бит, җайланыр, – дип, күңелләрен тынычландырырга тырышты.
Чәй эчәргә утырсалар, кайнананың күзе гел тәрәзәдә булды. 
– Шушы сукмактан җәлт кенә итеп Ләйсирә кереп килер шикелле, – дип көтәр иде ясаган чәен дә онытып.
– Керер, керер, менә күрерсең дә торырсың. Егерме ел корган тормышны егерме көндә генә җимермәс, – диде Ләйлә. Ләкин көткән килен күренмәде. Өлкәннәр бу хәсрәт белән әллә ни озак яшәмәде, бер-бер артлы гүр иясе булдылар. 
Соңгы вакытларында кече киленнең исемен телгә алырга да рөхсәт итмәде кайнанасы. «Безнең Ләйсирә»не хәзер инде «сөйрәлчек хатын» дигән ат алыштырды. Чын күңеленнән рәнҗеп, бәхиллеген бирми күченде ул бакыйлыкка. Ана рәнҗеше җирдә ятмый, күккә күтәрелә, диләр. Аны күкләр дә күтәрә алмый, кире җиргә кайтара, имеш. Ул шулай кая урнашыр җир тапмый йөри-йөри икән дә, рәнҗетүче кешенең йөрәгенә кереп ята икән. Андый рәнҗешләр алудан Аллам үзе сакласын. 

 

фото: Background фото создан(а) freepik - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ник шул хатле табындылар микэн? Ике килен икэн тигез кур! Ник берсен рэнжетергэ, уземдэдэ шул. Мина кайнанасы вообще жэл тугел. Утэ кызыл тиз уна. Ул хатле кыланмыйлар.

    Хәзер укыйлар