Логотип
Проза

Алсу күзлек

Мин үзем светофорга ышанам. Яшел төс күзен кыскан икән, димәк, «Атла, үт!» – дигән ишарәсе.

Мин үзем светофорга ышанам. 
Яшел төс күзен кыскан икән, димәк, «Атла, үт!» – дигән ишарәсе. Як-якка каранып та тормыйм, юлны аркылы чыга башлыйм. Ә нигә? Яшел ут шуның өчен янган түгелме соң? Шулай булгач, пардон, гафу итегез, каранып торып, вакытымны алмыйм. Моңа кадәр аркылы килгәннәре булмады, шөкер. Тик бу юлы ниндидер сиземләү көче мине туктап калырга мәҗбүр итте. Карасам, машина өстемә менеп бара! Тәрәзә аша машина хуҗасының авызы ни сөйләнгәнен колагым ишетмәсә дә, йөзенә карап чамаладым. Дөрес, нәкъ сез уйлаганча – мине аты-юлы белән сүгә, ояты качкан нәрсә! Иномаркага утырып алалар да, әллә кем булалар! Шок хәлендә, әле нәрсә булганын ныклап аңлап та бетмәгән килеш, юлны аркылы чыгып беттем. Шунда берәүнең: «Ханым, күзлегегезне югалттыгыз бугай, алыгыз әле», – дигән тавышына әйләнеп карасам, урта яшьләрдәге ир-ат миңа күзлек сузып тора. «Рәхмәт, ләкин бу күзлек минеке түгел», – дип күпме генә кире каксам да, аны ышандыра алмадым. «Сезнең сумкагыздан төшкәнен үз күзләрем белән күрдем, алыгыз, ал», – дип, көчләп дигәндәй кулыма тоттырды да, гаип тә булды. Барби курчагына кидерә торган кебек алсу күзлекне кулларымда әйләндереп тордым-тордым да, аптырап, сумкама салып куйдым. Кичә сеңлемдә кунакта булган идек, әллә кечкенә кызы салып җибәргәнме? Теге иркәйне әйтәм, бала-чага түгел бит инде, алдап торырга, сумкагыздан төште дип. Күзлекне салып куйдым да, оныттым да! Анысы да, сумка төбенә төшеп, тын гына ятуын белгән. 
Мин үзем бер оешмада кече хезмәткәр булып эшлим. Дүшәмбе иртәсендә, гадәттә, бүлек башлыгыбыз Фәлән Фәлән улы безне җыеп, үткән эш атнасына йомгак ясый. Төрлечә уза бу җыелышлар, җаныкайларым. Сездә дә шулайдыр инде. Нәчәльникләр әгәр атна башында кирәгеңне киертмәсәләр, ашаганнары – аш, эчкәннәре су булмый аларның. Безнекенең, шуңа өстәп, сүгенә торган гадәте дә бар әле, җитмәсә. Бүген «өлеш» алу чираты минеке булып чыкты. Җитмәсә, күзлегемне таба алмый изаланам. Хатын-кыз сумкасының эчендә ни генә юклыгын чамалыйсыз инде! Төбенә кадәр төшкәч, ниһаять күзлекне тартып чыгардым. Тик ул, шайтан алгыры, теге алсу күзлек булып чыкты. Каушаудандыр инде, киеп тә куйдым. Куркып кына бүлек башлыгына карыйм. Бәй... каршымда бөтенләе белән икенче кеше тора. Киеме, килеш-килбәте нәкъ министр диярсең! «Йә, Фәлән Фәлән кызы, саннарны әйтеп бирәсезме?» – дип тавыш күтәрми генә сорый бу. Мин дә (шул арада бөтен мәгълүмат, кәгазьгә карамый әйтерлек итеп, ничек искә килеп төшкәндер) җиңел генә җавап бирәм. Икенче көн тәртибенә күчәбез диюенә, котылдым дип җиңел сулап, күзлегемне салам. Шул минутта ук, нәчәльникнең гөбедән чыккан кебек тавышы колакларны ярып үтә: 
– Нигә җавап бирмисез, дим?!
Карасам, теге яхшы костюмы урынына – иске кәчтүме дә, атнасына бер тапкыр да үтүк күрмәгән торба чалбары... Күзлекне киеп, саннарны барлыйм. Нәрсә соң бу, саташаммы әллә, чуктай киенгән Фәлән Фәлән улы, сүз әйтергә дә ирек бирми: «Бик яхшы, бик яхшы!» – дип, мине мактап тора. Шунда ничектер башыма бер уй сукты – әллә, мәйтәм, бу алсу күзлек могҗизага ияме?! 
Көн буе, беркемгә дә сиздермәскә тырышып, эксперимент уздырдым. Күзлекне кисәм, бөтенебез тик эш белән генә мәшгуль. Салдым исә, беребез чәйгә ябыша, икенчебез телефон аша танышы белән гөрләшә, өченчебез үз йомышы белән бинадан ук чыгып бара... Үзем дә мулла песие түгел, интернет-кибеттән кышкы итекләргә заказ ясыйм. Әһә, димен, җәфалыйм әле боларны бераз, күзлекне салмыйча. Чукынган, үземә дә эшләп утырырга туры киләчәк ич! Чамалап кына кулланырга туры килде. 
Төшке аш вакытында ашханәбезгә, әлбәттә, алсу күзлектә бардым. Нинди үзгәрешләр булыр икән монда, үземә дә кызык. Иң беренче күзгә ташланган нәрсә – чиратның эзе-әсәре дә юк. Залда уңайлы итеп тезеп куелган өстәлләрдә, телефон аша алдан җибәреп куелган заказ-ризыгың көтеп тора. Кара, нинди уңайлы ләбаса. Тамак ялгаганнан соң, саф һава сулап керергә дә вакыт кала. Күзлегемне салырга курыктым, төшке ашсыз кала күрмим тагын! 
Иң кызыгы, өйдә нинди сюрпризлар көтә икән?
Дөрес, ишек ачып кергәндә, алсу күзлектә түгел идем. Шуңа күрә, чамалагансыздыр, бар да элеккечә: ирем телевизор каршында, балалар ноутбук артында. «Минуточку!» – димен, эчтән генә урысчалап, хәзер «перестройка» башланачак! Күзлекне и эзлим, и эзлим, һич кенә дә табып булмый бит, рәхмәт төшкере! Сумканың астын-өскә әйләндердем, юк инде, малай! Эштән кайтканда автобуска утыргач, бер киеп салганымны да хәтерлим югыйсә. Кесә караклары эше дияр идең, акча янчыгы урынында. Аптырадым, бөтен әйбер бар, күзлек юк! 
Иптәшләр, борыныгызны бик күккә чөеп йөрмәгез әле, бәлки, алсу күзлекне берәрегез табып алыр. Әгәр дә мәгәр шулай була калса, бер генә көнгә биреп торырсыз әле, гаиләбезне идеаль-мөкәммәл итеп күрү теләге көчле бит, әй!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгыз

    • аватар Без имени

      0

      1

      18 гыйнвар 2021 - 19:50 язган кешегә фикер әйтәсем килә. Белеп торыгыз, бөтен кеше бертөсле язмый, бу - беренчедән булса, икенчедән, сез әдәбият белгече, тел белгече, галим-тәнкыйтьчеме әллә? "Алсу күзлек" авторы - үзешчән. Шулай булса да кемнәрдер аны яратып укый икән, бу яхшы - язсын.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Бик кызык.Кемнәр күзлекне табып нинди историяга юлкыр икән.Бер хәл искә төште олы кеше булсамда бала чактагы хәл онытылмый.Исемен язмыйм Котыда булган хәл.Мәктәптән кайтып килгәндә кошелек тапкан идек бер кыз белән.Артыбыздан бер апа йогерә кошелек югалттым дип.Без аңа кошлекны бирдек.Ул безгә 1кг.перәник алып бирермен балам дигән иде үтенечен үтәмәде.әле булса шул хәлне онытмыйм.Ярый инде тыныч йокласыннар алар күптән бу доньядан киттеләр.

        Хәзер укыйлар